Шигъри уйлануларым.
материал на тему
Кышын тугангамы, яратам мин бу ел фасылын, аның аклыгын, җемелдәшеп очкан энҗе бөртекләрен, күңелләргә ниндидер сафлык иңдерүләрен...
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kuk_yozen_ni_bulgan.docx | 11.11 КБ |
kysh._dekabr.docx | 10.93 КБ |
Предварительный просмотр:
Күк йөзенә ни булган?
Күк йөзенә ни булган?
Ул бүген нык үзгәргән!
Карлар ява ишелеп,
Кар капчыгы тишелеп.
Күк йөзе бик ачулы,
Каралтканга дөньяны.
Агартыйм дип карадан,
Күмде җирне ул кардан.
Күмде кардан йортларны,
Агач һәм куакларны,
Шуннан күчте юлларга,
Батырды ак карларга.
Яшийк әйдә аклыкта,
Сафлыкта һәм пакьлектә.
Күк йөзе дә куансын,
Шатлыклы кар яудырсын!
Идрисова Гөлсинә Мидхәтовна
Предварительный просмотр:
Кыш. Декабрь...
Кыш. Декабрь. Иртәнге вакыт.
Ут яктысы. Һавада тынлык.
Шыгыр-шыгыр кар шыгырдый
Аяк астымда,
Җем-җем итеп кар ялтырый
Минем юлымда.
Төн уздырган йолдызчыклар
Җиргә төшкәннәр,
Хәл җыйыйк дип, ял итик дип,
Карга чумганнар.
Килә дөнья уянып,
Мин барамын уйланып:
Күкне бизәгән йолдызлар,
Бизи хәзер җир йөзен.
Идрисова Гөлсинә Мидхәтовна
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татарстанның шигъри картасы
Рус төркемнәре өчен эшләнгән татар теле дәреслекләрендә Татарстанга багышланган бүлекләр елдан-елга цикллап кабатланып бара. Татар төркемнәрендә дә туган җиребезгә багышланган сөйләм үстерү дәресләре ...
Сыйныф җитәкчесе уйланулары
Укучыларның үз сәламәтлекләренә карашлары...
Шагыйрь белән очрашу "Шигърият илчесе - Расых Шагаев"
Шагыйрь белән очрашу кичәсенең план-конспекты....
“Шигърият бәйрәме” (әдәби музыкаль кичә)
Резедә Тәфкалүн кызы Вәлиева 1930 нчы елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы Районы Дүшәмбикә авылында укытучы гаиләсендә туган.Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанга килеп, Казан дәүл...
Гимназиядә шигърият кичәсе
Алып баручы. Гимназиядә бүген бәйрәм – шигырь яратучылар бәйрәме, шигырь язучылар бәйгесе. Залда тере шагыйрәләр, танылган шагыйрәләр, нәни шагыйрәләр утыра. Бу уку елында район күләмендә шигырь...
Эссе "Я - учитель" Минем педагогик уйлануларым
Минем педагогик уйлануларым....
“Анасыз шагыйрь дә, батыр да юк...” (Муса Җәлил әсәрләрендә АНА образы турында уйланулар)
ldquo;Аналарның бөеклеген яши-яши аңлыйсың”, – дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Ана ул җәмгыятьтә элек-электән һәм хәзерге көнне дә югары урын алып тора, чөнки ул – тәрбияче. Кешенең н...