Эссе "Я - учитель" Минем педагогик уйлануларым
материал на тему

 Минем педагогик уйлануларым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_minem_pedagogik_uylanularym.docx23.07 КБ

Предварительный просмотр:

Минем педагогик уйлануларым

(Эссе)

Гөлназ Фәрит кызы Шәйдуллина,  Апас районы Морзалар урта мәктәбенең югары квалификация категорияле химия укытучысы.

 “Тышкы яктан тыйнак күренгән укытучы

 һөнәре – тарихта иң бөек эшләрнең берсе”

К.Д.Ушинский.

  Укытучы һөнәрен мәңгелек һөнәр дип атыйлар. Бу һөнәр иясе- иң катлаулы процесс – шәхес формалашу белән идарә итә. Бу процессның катлаулылыгы, тәрбияләнүче шәхеснең даими үзгәреп торуы һәм аңа күпсанлы, күптөрле яңа заманча таләпләрнең тәэсир итүе белән билгеләнә.

  Мин укытучы баласы. Әниемнең һөнәрен дәвам иттерүче. Әнинең эш тәҗрибәсен күреп, мин шундый фикергә килдем: “Укытучы һөнәрен сайлау – тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, аралаша белү, эзлекле хезмәт юлын сайлау ул.” Укытучы булу минем балачак хыялым иде.Ә табигать баласы буларак, табигать фәнен сайладым.  Хыялым тормышка ашты. 1998 нче Казан дәүләт педагогика университетының химия-биология факультетын тәмамлап, 16 ел инде Морзалар урта мәктәбендә укучыларыны  химия фәне серләренә өйрәтәм.

  Бугенге заманда кешеләр материаль байлыкларны алгы планга куялар, рухи кыйммәтләре ничектер ярлылана, кими бара кебек. Укытучы һөнәренең катлаулылыгы  арта барган саен мәктәпләрдә чын фанатиклар гына калып бара. Мин - шундыйларның берсе.

  Чынлап та җәмгыять катлаулы; үсеп килүче буын өчен катлаулы тормыш юлы көтә. Мәгариф системасы да зур үзгәрешләр кичерде.Соңгы елларда 9 нчы сыйныфны ничек бетерергә, ә 11 нче сыйныфта биреләчәк БДИ турында уйларга да куркып калучы балалар да бик күп. Китап укуны да комьютер алмаштырды. Балаларыбыз төрле уеннар уйнап, чит ил тапшыруларын карап, төрле бозыклыкларны да күреп үсәләр. Ә шушы балалар – киләчәгебезнең нигезе. Балаларны авыл һәм шәһәр баласына аеру мөмкин түгел.Бала, кайда яшәсә дә бала ул.  Бала тәрбияләү гаиләдән башланса, ә белем бирү һәм баланы дөрес юлдан алып бару мәктәпкә йөкләнә. Минем  максатым- белемле, мәрхәмәтле, әхлаклы һәм хәзерге заман шартларына яраклашып яши белүче, туган җиренә тугрылыклы, үзен гомуми үстерә белүче, үз милләтен яратучы, башка милләтләргә ихтирамлы, сәламәт шәхес тәрбияләү.

  Мин замана укытучысы. Гади авыл мәктәбендә белем бирәм. Җәмгыятьтәге барлык  уңайлыклар да, авырлыклар да миңа таныш. Замана бездән яңа педагогик фикерләр таләп итә. Үзәк урында бала – укытучы-ата-ана  хезмәттәшлеге тора.  Уңышка ирешү өчен укытучы шушы катлаулы тормышта югалып калмаска, максатчан эш алып барырга, йөзләгән холыклы баланың йөзләгән төр күңеленә ачкыч таба белергә һәм иң мөһиме, балаларны яратырга тиеш. Табигать биргән көчле омтылышым, җитезлегем, кешеләр һәм балалар белән тиз уртак тел таба алуым, аралашучан  булуым, зур кызыксынучанлыгым миңа бу кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. 16 ел һәр көн 6 чакырым ераклыктагы мәктәбемә ашыгам, чөнки анда мине укучыларым көтә. Алар мине яхшы аңлыйлар, чөнки күбесе иртә таңнан торып автобус белән укырга килүче балалар. Ү-з авыл мәктәбендә эшләүче укытучылар минем хәлне аңламаслар, дип уйлыйм. Юл газабы, гүр газабы дип юкка гына эйтмәгәннәр. Ләкин,  мин үз һөнәремне бик яратам. Эш урыны булу да бик кирәк. Гаилә һәм ике баланы да үстереп кеше итәсе бар. Ә гаилә җылысы миңа тырышып эшләргә көч бирә. Шунысы борчуга сала, балалар саны аз булу сәбәпле сыйныфлар кыскара, дәресләр саны кими, димәк укытучыларга  сәгатьләр саны да кими дигән сүз. Яшь һәм эшләргә теләге булган белгеч кая барырга тиеш? Мин үзем шушы борчуны кичергән авыл укытучысы.  Химия һәм биология фәннәреннән дәрес саны кимү сәбәпле ярты ставкага калдым һәм икенче күрше авыл мәктәбендә дә укытырга туры килде. Рәхмәт, кая барсам да үз һөнәремә намус белән карагач, анда да җылы кабул иттеләр. Мин аңлыйм, мондый катлаулы заманда мәктәп җитәкчесе булып эшлисе дә җиңел түгел. Соңгы елларда  алар укытучыларга эш булсын, сәгатьләр саны нормага тулсын өчен укытучының сәләтенә туры килердәй фәннәр тәгъдим иттеләр. Ә андый укытучылар 1 ел эчендә  читтән торып, шул  фәннән өстәмә белем алдылар. Бу да авыл укытучысы өчен уңай якка үзгәреш булды дип саныйм. Мәгариф системасындагы мондый үзгәрешләр  минада кагылды. Химия – биология фәннәреннән тыш, мин мәктәптә сәнгать дәресләре дә алып барам. Рәсем ясарга яратам,  шуна да авырлыгын тоймыйм. Менә шулай, авыл мәктәбендә дә авырлыкларны җиңеп, куелган максатларга ирешеп, төрле дәрәҗәдәге  бәйгеләргәдә катнашып зур уңышларга да ирешәбез. Уку белән хезмәт тәрбиясе бергә үрелеп бара. Авыл баласы әле белем алу гына түгел, ә төрле һөнәрләргә дә өйрәнеп үсә.

  Мәктәбебез зур матур, районда алдынгы урыннарда бара. Замана мәктәбенә туры килерлек барлык уңайлыклар да бар. Күп кабинетлар заманча  җиһазландырылган, шул исәптән химия – биология кабинеты да. Шәһәр мәктәбе укытучыларыннан үземне  бер дә ким эшлим дип уйламыйм. Белемем дә һәм эшләргә уңай шартлар да җитәрлек дип саныйм.  Балаларны имтиханнарга да әзерлибез, сәгать саны кимеде дип сылтау дөрес булмас иде. Монда баланың гаебе юк. Теләк кенә булсын. Дәрескә кадәр, дәрес вакытында, озын тәнәфестә, дәрестән соң балалар белән эшлибез. Хәтта һәр бала белән дә аерым эш алып барырга тырышабыз.  Имтихан алдыннан кичкә кадәр утырган чаклар да еш була,  бала гына уңышлы имтиханын бирсен. Авылда  уңай ягы шул, балалар саны аз. Теләгән бала авылда да репетиторга йөреп белем арттыра ала. Ләкин мин үзем репетиторлык белән шөгыльләнә алмыйм һәм кирәк дип тә санамыйм. Беренчедән,  мине мәктәптән кайткач гаиләм көтә. Өйдәдә, тыштада хуҗалык эшләрен бергәләп  башкарасы бар. Район тарафыннан да кайчакта  укытучылардан ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр, ул эшләргә дә актив катнашырга тырышабыз. Икенчедән, укучы балага  акчага белем сату яхшы гамәл түгел . Укучыларга да өйдә үзегез  шөгыльләнегез,  файдасы күбрәк, дип аңлатам.

  Укыта торган фәннәрем табигатькә бик якын. Шуңа күрә авыл балаларында беренче чиратта матурлык хисләре, эстетик зәвык тәрбияләргә кирәк дип  уйлыйм. Быел укучыларым белән тәрәзә төбендә,  яз көне мәктәп янына утырту өчен, чәчәкләр үстерергә өйрәндек. Ә киләсе елга тәҗрибә туплап, бу өлкәдә шәп итеп эшләргә планнарыбыз бар. Ә бәлки ходай насыйп итсә, киләчәктә мәктәбебезне гөлбакча итәрбез. Бу минем хыял. Күмәк көч булса хыяллар чынга аша ул. Мәктәп булса авыл яши!  Язмамны шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә.

Мин - укытучы

 Һәр кешенең була туган иле,

Туган ягы, туган төбәге,

Туган теле, мәдәнияте,

Көнкүреше, гореф-гадәте.

Әткәй-әнкәй киңәшләре:

“Тырыш, балам, карышма!

Җаның-тәнең белән сөй хезмәтне

Гомереңне илгә багышла!”

Замана баласы булсам да,

Әдәп, әхлак төшенчәсен җуймадым.

Югары дәрәҗә, зур акчалар уйламыйча

Мин укытучы һөнәрен сайладым.

Туган җирем, туган төбәгемдә

Ошый миңа яшәү рәвеше.

Минем бурыч җирдә тәрбияләү

Киләчәккә лаек чын кеше!

Балаларның салам күңеленә

Үз күңелемнән чыккан яктыны,

Чын йөрәктән куанамын күреп,

Күзләрендә сорау чаткысы.

Бар теләгем:яшәсеннәр иде

Данга күмеп туган җирләрен,

 Яуласыннар галәм киңлекләрен,

Йолдызларның ачып серләрен .

Төзесеннәр биек, матур йортлар,

Үстерсеннәр кырда икмәген,

Аңласыннар иде җир кадерен,

Туган илнең газиз икәнен.

Югалтмыйча сакласыннар иде,

Мәдәният, милли сәнгатьне.

Якын итеп газиз ана телен

Дәвам итеп гореф – гадәтне.

Ярдәм итәм кинәшләрем белән

Сау кичәргә тормыш дәрьясын.

Кешелекле, горур, белемлеләр

Югалтмаслар җирдә кыйбыласын.

Мин укытучы – авыл укытучысы.

Шуңа горурланам:

Килер көнгә минем өмет бар.

Киләчәктә илне алып барыр

Мин белем биргән балалар!

Гөлназ Шәйдуллина


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем педагогик фәлсәфәм

Дөньяда күп төрле һөнәрләр бар. Күңелләргә матур сүзләр язучы, сукмак салучы һөнәр ияләре – укытучыларым. Сезнең белән иркенләп утырып, укытучы һөнәре турында сөйләшәсем, хезмәттәшләр буларак фикерләш...

Эссе "Минем педагогик табышларым"

Обмен опытом на тему "Мои педагогические находки"...

Минем педагогик табышларым

Педагогик фәлсәфә...

Минем педагогик табышларым

Ун ел эшләү дәверендә тупланган педагогик табышларым, уйлануларым....

Минең педагогик философиям. (эссе)

Уҡытыусы һөнәрен һайлауым сәбәптәре. Уйланыуҙар, һығымталар....

Минем педагогик фәлсәфәм.Эссе.

Минем һөнәрем-Укытучы!     1983-елда КДПИын тәмамлап ,математика укытучысы булу бәхетенә ирештем.Язмыш кушуы буенча шул вакыттан бирле үзем укыган мәктәптә эшлим...

Минең педагогик фәлсәфәм

Минең педагогик фәлсәфәм...