“Анасыз шагыйрь дә, батыр да юк...” (Муса Җәлил әсәрләрендә АНА образы турында уйланулар)
учебно-методический материал (8 класс)

“Аналарның бөеклеген яши-яши аңлыйсың”, – дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Ана ул җәмгыятьтә элек-электән һәм хәзерге көнне дә югары урын алып тора, чөнки ул – тәрбияче. Кешенең нинди булуы, тормышта үз кыйбласын дөрес таба белүе-белмәве дә ананың тәрбиясе белән бәйле. Ана назы, ана сүзе, аның һәр эш - гамәле баланы тәрбияли. Анасыз шагыйрь дә, батыр да, президент та, эшче дә юк...Анасын хөрмәт иткән, анасын сөйгән кеше генә үз Ватанын, үз халкын ярата ала, аңа бөтен тормышын, омтылышын багышлый ала. Безнең татар әдәбиятында да АНА образын чагылдырган әсәрләр бихисап. Аналарга мәдхияне күпме җырласаң да аз кебек, чөнки дөньяның тоткасы да, тормышның яме дә алар кулында. “Ана- бөек исем, нәрсә җитә ана булуга”, - дип язган бөек Такташыбыз. Минемчә дә бу тема – мәңгелек, ул һәр язучы-шагыйрьнең әсәрләрендә күренекле урын алып торган, тора һәм торачак. Бу эшемдә мин Муса Җәлил әсәрләрендә АНА образының бирелешенә тукталам һәм Җәлилнең батырлыгының серен дә ачып карыйм.

Скачать:


Предварительный просмотр:

          “Анасыз шагыйрь дә, батыр да юк...”

(Муса Җәлил әсәрләрендә АНА образы турында уйланулар)

                     Анасыз шагыйрь дә, батыр да юк...

      “Аналарның бөеклеген яши-яши аңлыйсың”,  – дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Ана ул җәмгыятьтә  элек-электән һәм хәзерге көнне  дә югары урын алып тора, чөнки ул – тәрбияче. Кешенең нинди булуы, тормышта үз кыйбласын дөрес таба белүе-белмәве дә ананың тәрбиясе белән бәйле. Ана назы, ана сүзе, аның һәр эш - гамәле баланы тәрбияли. Анасыз  шагыйрь дә, батыр да, президент та, эшче дә  юк...Анасын хөрмәт иткән, анасын сөйгән кеше генә үз Ватанын, үз халкын ярата ала, аңа бөтен тормышын, омтылышын багышлый ала.      

        Безнең татар әдәбиятында да АНА образын чагылдырган әсәрләр бихисап. Аналарга мәдхияне күпме җырласаң да аз кебек, чөнки дөньяның тоткасы да, тормышның яме дә алар кулында.  “Ана- бөек исем, нәрсә җитә ана булуга”, - дип язган бөек Такташыбыз.  Минемчә дә бу тема – мәңгелек, ул һәр    язучы-шагыйрьнең әсәрләрендә  күренекле  урын алып торган, тора һәм торачак.   Бу эшемдә мин Муса Җәлил әсәрләрендә АНА образының бирелешенә тукталам  һәм Җәлилнең батырлыгының серен дә ачып карыйм.

       Муса Җәлил татар халкының горурлыгы. Аның “Моабит дәфтәре” циклы шигырьләрендә батырлык рухы һәм ихтыяр көче ташып тора. Алар Ватанга, халыкка тирән мәхәббәт, хак эшнең тантана итәчәгенә ышаныч белән сугарылганнар. Тирән мәгънәле, искиткеч нәфис, ялкынлы бу шигырьләрне укыганда, Муса Җәлилнең батырлыгына, рухи сафлыгына, намуслылыгына сокланмый мөмкин түгел! Ул миллионнар өчен яшәү үрнәге булып әверелде.

     СУГЫШ... Күпме кешенең чәчәктәй гомерен өзде ул. Күпме гөнаһсыз кешенең каны дә рья урынына акты. Әле хәзер дә, ул еллардан соң 68 ел үтсә дә, фашизмга ләгънәт укыйлар. Ватан өчен барган изге көрәштә татар халкының күпме бөек улы башын салды. Күпме әсәрләр, шигырьләр, күңелләрдә туып та ак кәгазь битенә төшмичә, яралгы хәлендә югалды, гаип булды. Муса Җәлилнең дә ни бары 94 шигыре генә бик бормалы юллар аша туган илгә кайтып җитә алды.

Данлы Казанның чал Кремле янында Муса Җәлил һәйкәле тора. Ул югарыга очар өчен канатларын җайлап куйган бөркетне хәтерләтә. Ике кулы артка каерылып бәйләнгән... Менә - менә җилкәләрен киереп, чылбырларын өзәр дә, һавага күтәрелеп китәр кебек. Аның кабатланмас рухы гасырларга барып җитәр әле.

  Илгә, халыкка үлемсез җыр кайтты:

         Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

         Һәм үләргә кыю ир булып,

         Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

         Үлемем дә яңгырар җыр булып.

    “ Муса Җәлил – татар халкының соклангыч улы, аның җырчысы һәм герое – бөтен халыкның сөекле шагыйренә, аның данына һәм горурлыгына әверелде”, - дип язган Марк Лисянский.  Ә Петрусь Бровка исә Җәлил турында менә нәрсәләр әйткән:  “Шагыйрь җиңүгә нык ышанды, һәм ул җиңү килде. Ватанның тантана итүе хакына иң кадерле нәрсәсе – тормышларын биргән күп санлы геройлар арасында Муса Җәлил исеме һәрвакыт сүнмәс йолдыз булып балкыр”.

 “Мин үлемнән курыкмыйм. Бу буш сүз түгел. Без үлемгә җирәнеп карыйбыз дип әйтәбез икән, бу чыннан да шулай бит.....Чөнки минем турында сөйләячәкләр, язачаклар, ихтимал, рәсемнәрендә дә басып чыгарырлар. Әгәр мин шуңа ирешә алам икән, ни дип үлемнән куркырга? ДӨНЬЯДА  ШУНДЫЙ  ИТЕП  ЯШӘРГӘ  КИРӘК, ҮЛГӘННӘН  СОҢ  ДА ҮЛМӘСЛЕК  БУЛСЫН – ЯШӘҮНЕҢ  БӨТЕН  МАКСАТЫ  ШУНДА ТҮГЕЛМЕНИ?”   Муса Җәлилнең бу сүзләрен тетрәнмичә укып булмый. Нинди көч, нинди ныклык, нинди тугърылык!.

            Әйтче, Муса, шундый батырлыкны

       Кай җиреңдә саклап йөреттең?

 Әйе,  Муса Җәлилнең исемен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

      Әйтче, Муса, шундый батырлыкны

      Кай җиреңдә саклап йөреттең?

      Кемнән алдың мондый горурлыкны?

      Нинди ялкыннарда чыныктың?

Бөек патриот- шагыйрь кем баласы?  Кем тәрбияләп үстергән аны?

      Мусаның әтисе Мостафа абзый  гади крестьян була, 1913 нче елларда вак сәүдә эшенә катнашып китә, сатудан кергән акчасы налог

(салым) түләргә дә җитми аның. Ахырда әҗәткә батып йорт һәм йорт җиһазларын сатып, шәһәргә күчәргә мәҗбүр була. Шәһәрдә дә төрле кәсепкә тотынып карый, ләкин берничек тә тормышын җайлый алмый, әҗәтен түли алмаганга аны төрмәгә дә утыртып куялар, ләкин алырлык әйбере булмагач, озакламый азат итәләр. Алар бик авыр тормышта яшиләр

      Мусаның әтисе 41 яшендә үлеп китә. Муса әтисен бик ярата, иртә әтисез калса да , әтисен гомере буе исеннән чыгармый.  Авылдашлары Мусаның әтисен кечерәк гәүдәле, җирәнрәк чәчле, бик йомшак характерлы, үткен сүзле, уен – көлке яратучы, шаян, җырга, моңга гашыйк, төрле такмаклар җырларга яратучы кеше итеп сүрәтлиләр.

     Мусаның әнисенең чыгышы гади крестьян гаиләсеннән. 14 яшендә ятим кала. Үги әнисе Рәхимәне ( Мусаның әнисен) яратмый, бик нык җәберли һәм бик яшьли кияүгә бирә. Аның 11 баласы була . Шуларның 4се генә исән – сау  үсә: Ибраһим, Муса, Зәйнәп, Хәдичә. Рәхимә апа 4 баласын берүзе аякка бастыра, өчесенә югары белем бирә.

      Рәхимә апа бик күп авырлыклар кичерә. Авылда да Оренбургка күчеп килгәч тә эш табалмый интегүләр, ачлык, ялангачлык, фатирсыз яшәүләре дисеңме... Кеше керен уып, идәннәрен   юып көн күрәләр алар. Балалары ашарга сорап елаша башласалар, башка чара калмагач, яннарына утырып җыр җырлый, риваятьләр сөйли ул аларга, мескен балалар онытылып тыңлый- тыңлый йоклап китә торган булалар. Мусаның әнисе шигъри җанлы кеше була, җырлар, бәетләр, шигырьләр чыгара, балаларына багышлап язган мөнәҗәте дә билгеле аның бүгенге көндә. Балалары төрле якка укырга, эшкә таралып беткәч, 1928 нче елда, үләр алдыннан балаларына атап язган шигырь – мөнәҗәте  әле дә Мостафа авылы халкында саклана.

      Бик нык авырдым , балам, үлсәм – күрәлми калам.

      Зарланып бер хат салам, уйлап карагыз, балам! ...

      Чит илдә сез үзегез, хатта килә сүзегез,

      Үзәгемне өздегез, уйлап карагыз, балам.

      Мусаның әнисендә артистлык сәләте – теләсә кем булып кылана белү сәләте – бик көчле булган. Аның мимикага бай булуын сокланып сөйлиләр авылдашлары. Рәхимә апа яшь вакытта бик матур, сабыр холыклы, шук була, биергә, җырларга ярата. Ул бик пөхтә йөргән, башында һәрвакыт ап- ак яулык, өстендә бала итәкле аклы ситса күлмәк, колагында үзенә килешеп тора торган арзанлы алкалар , ә чәч толымнарында үргән тәңкәләр зыңгылдап чылтырап торганнар. Ул бик эшчән, тыйнак,  түземле, гадел булган. Балаларында да шушы сыйфатларны тәрбияләргә тырышкан. 51 яшендә Мусаның әнисе исәнлеген югалтып дөнья куя.

     Муса әнисен  бик ярата. Төс, йөз кыяфәте белән ул әнисенә охшаган.

      Әнисенең бик күп матур сыйфатлары аңа әнисеннән күчкән.  Муса кешеләргә карата игътибарлы булган, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган. Үтә пөхтә, җыйнак, көчле,  максатына омтылышлы.  Тәкәбберлек, үзен  башкалардан өстен кую кебек сыйфатларны ул чит иткән.

      Ана образы Җәлил иҗатының буеннан-буена үтә. 

 “Батрак ана”, “Ана”(бу исемдә Җәлилнең ике шигыре бар), ,,Су төбендә”,“Ана бәйрәме”, “Соңгы үпкә”, “Үлем турында” , ,,Яшь ана”, ,,Вәхшәт”һәм шигырь-поэмаларында бу образ бөтен тулылыгы, эчке матурлыгы, мөлаемлыгы белән ачыла. Ул әсәрләрдә Җәлилнең иң изге хисләре, йөрәктән кайнап чыккан кичерешләре, уй-хыяллары чагылган. Шуңа күрә мондый әсәрләр укучылар күңеленә дә юл таба. Алар безне рухи яктан баета, күңелләрне сафландыра, яшәргә яңа көч бирә.

       Гомеренең соңгы һәм авыр көннәрендә, үлем җәзасын көткәндә дә Муса газиз әнисен искә төшерә.

      Эчем тулы каргыш, үпкә белән

      Китәм инде җирнең өстеннән.

      Мескен әни мине юкка гына

      Күз нурларын түгеп үстергән.

                          Юкка гына күкрәк сөтен имезеп,

                          Бишек җыры җырлап тибрәткән...

                          Дөньясына нәфрәт, каргыш булып

                          Чыкты ул җыр минем йөрәктән, -

- дип яза ул. Шагыйрь хәлен күз алдыгызга китереп карагыз. Кулларын дуслары түгел – богаулар кыскан. Яткан урыны үз каны белән юылган, төрмә камерасы салкын кабергә әверелгән. Әмма шундый шартларда дә Җәлил үз җанын саклап калу турында түгел –  туган туфрагына кайтып, әнисе каберенә йөзен куеп үлү турында хыяллана.

       Үләм, дидем, ярый, тик кайгырдым,

       Күреп үлсәмче, дип кызымны!

       Анам кабере – туган туфрагыма

       Куеп үлсәмче, дип, башымны!

          Бу урында  шагыйрьнең 1918 елны язылган “Ятим бала” исемле шигыре искә төшә. Шигырьдә күрсәтелгән ятим бала, башка сыеныр урын тапмагач, зиратка бара, әнисе каберенә йөзен куеп, барлык моң-зарларын сөйли. Яшь түгеп аргач, шунда ук мәңгелек йокыга китә...

          Кечкенә Мусаның шуңа охшаш эчтәлекле “Анам кабере” исемле пьесасы да бар. Ул авылның мәктәп сәхнәсендә куелган. Төп рольне кечкенә Муса үзе башкарган. Яшь артист кәс, куаклар һәм чын ташлар ярдәмендә ясалган кабер өстенә ятып, әрнеп, дулкынланып әнисенә эндәшкәндә, тамашачылар – авылның бала-чагасы, агай-энеләре – балавыз сыгып утырганнар, дип язган галим һәм язучы   Рафаэль Мостафин.

        Иҗатының башы һәм ахыры... икесендә дә бер үк фикер: дөньяда ана кабере булган туган туфрактан изге җир юк, анадан да изге җан юк. Муса әнисе турында күп яза һәм күпләр бу образда үз аналарына хас сыйфатлар күрәләр . Ана образы Җәлил иҗатында Ватан-анага , Туган ил образларына барып тоташа.

    Мин оныттым күптән үксезлекне,

     Югалтсам да туган әнине

     Бар нәрсәдән якын һәм сөекле

    Туган илем - хәзер әнием, - дигән юллары бар  аның ,,Ана” шигырендә.

     ,,Ана бәйрәме” балладасында сугыш афәте, фаҗигасе өч йөрәк парәсен сугышка озаткан ана кичерешләре аша ачыла. Шагыйрь бу әсәрендә үз әнисен күздә тотып язгандыр.  Образның эчке дөньясын, уй-хисләрен сурәтләүдә, вакыйгаларның эзлекле һәм динамик үсешен тәэмин итүдә халык җырларының Күгәрчен, Җил кебек традицион образлары таяныч була. Анага беренче кайгылы хәбәрне Күгәрчен алып килсә, икенче улының үлеме турында Җил «белешмә бирә». Кече улы алып кайткан җиңү байрагы ананың сукыр күзен ачып җибәрә, тирән сагышын җиңеләйтә. Ана образы зур гомумиләштерү көченә ия, ул балалары, туган ил шатлыгы-кайгысы, сөенече-көенече белән яшәгән барлык әниләрнең иң якты сыйфатларын үзенә җыеп алган.

       ,,Вәхшәт” әсәрендә ул тетрәндергеч вакыйганы сурәтли:

    Ана, иелеп, ике кулы белән

    Күтәрде дә җирдән баласын,

    Күкрәгенә кысты һәм мылтыкка

    Каршы тотты йөрәк парасын..

   -Курыкма, балам, хәзер... хәзер бетә,

    Йом күзеңне, күзең күрмәсен!

    Түз, түз, балам...хәзер...авырттырмас та...

    Палач тереләй җиргә күммәсен!..

      Ана үз баласына үлемнең дә җиңелен сайлый, баласын кызгана. Аналар гына уз баласын яклый, саклый белә.

     ,,Яшь  ана” шигырендә алты айлык ятим баланы кочагына алган Сәрвәр образы сокланырлык. Ул ана бәхете белән шатлана.

               Җәлил  әсәрләренең тәрбияви роле.

         Бу әсәрләр бездә сугышка карата нәфрәт уята, аналарга ихтирам хисләре тәрбияли. Батыр яуда беленсә, ана кемнәрне үстергән, дөньяны кемнәр белән бизәгән - ул шуның белән таныла.

 Язучы М. Горький ,,Кешедә булган барлык гүзәллек кояш нурыннан һәм ана сөтеннән килә... Анасыз шагыйрь дә, батыр да юк”,- дип яза. Димәк, Муса абыйның анасы - илебезгә халкыбыз горурлыгы булган  каһарманны тәрбияләп биргән изге ана. Исемнәре мәңге үлмәс Мусаларны тудырган әниләр халкыбызның күңелендә мәңге яшәр!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Муса Җәлил - герой-шагыйрь (6 сыйныф)

Презентация Муса Җәлилнең иҗатын үткәндә кулланыла....

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты

.           Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...

Татар шагыйре Муса Җәлил иҗаты һәм аның көрәш юлы.

Творчество и  борьба Джалиля. Поиск и  создание реферата  ученика.  Проектная деятельность ученика  и учителя  для  классных  часов  и уроков о жизни, деят...

“Муса Җәлил – шагыйрь-герой”

Бу рефератта Муса Җәлилнең автобиографиясе, тормыш юлы, батырлык һәм талант гәүдәләнеше күрсәтелә....

"Батыр да, шагыйрь дә" әдәби- музыкаль кичә

Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан башалнгыч сыйныф укучылары катнашында үткәрелгән әдәби-  музыкаль кичә эшкәртмәсе....

Шагыйрь Әнәс Кариның тормыш юлы турында истәлекләр

Шагыйрь Әнәс Кариның  тормыш юлы белән бәйле материалларны  эзләү, алар белән танышу....