Г.Исхакыйның “Җан Баевич” комедиясе буенча дәрес планы.
план-конспект урока (7 класс) на тему

Муртазина Айназ Талгатовна

Г.Исхакыйның "Җан Баевич" комедиясенә анализ

Скачать:


Предварительный просмотр:

Шәриф Камалның “Акчарлаклар” повесте буенча дәрес планы.

Предмет: әдәбият

10 нчы сыйныф

Дәреслек авторы: М.Х. Хәсәнов, А.Г. Әхмәдуллин, Ф.Г. Галимуллин, И.З.Нуруллин.

Дәрес темасы: “Кешеләрне нәрсә якынайта?”

 (Шәриф Камалның “Акчарлаклар” повестенда күтәрелгән мәсьәләләрне чишү)

Дәрес тибы: уку мәсьәләсен кую.

Тема: “Кешеләрне нәрсә якынайта?”

Дәреснең максаты:

1. Өйрәтү максаты: “Акчарлаклар” әсәрендә күтәрелгән мәсьәләләрне чишү.

2. Белем үстерү максаты: укучыларны фикер йөртергә, үз фикерләрен булдырырга, әдәби әсәргә җитди карарга күнектерү.

3. Тәрбияви: һөнәр турында җитди караш формалаштыру.

Эш формалары: индивидуаль, парларда эш.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет: укылган әсәрнең эчтәлеген үзләштерү, анализлый белү.

Танып белү: үз фикереңне дәлилләп анализлый белү;  белем һәм күнекмәләрне дөрес итеп файдалана белү.

Регулятив: бер-береңнең һәм үзеңнең дә эшләрен тикшерү, бәяләү; дәреснең максатына туры китереп биремнәрне үтәү.

Коммуникатив: парларда эшләгәндә, бер-береңә комачауламый, иптәшең белән килешә, тыңлый, нәтиҗә чыгара һәм аңлатып бирә белү.

Шәхси: хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү: ярдәмчел, намуслы булу кебек сыйфатларны тәрбияләү.

                                              Дәрес  барышы:

  I. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Безнең бүгенге дәрес Шәриф Камалның “Акчарлаклар” әсәренә багышланган. Тормыш, хезмәт, мәхәббәт, бәхет, һөнәр, дуслык турында сөйләшербез. Дәреснең максаты – “Акчарлаклар” әсәрендә күтәрелгән мәсьәләләрне чишү, фикер йөртү, үз фикерләребезне матур итеп сөйли, дәлилли белү, әдәби әсәргә җитди караш тәрбияләү,тирәннән уйлану,әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең бүгенге көндә дә актуаль булуларына игътибар итү.

    Шәриф Камалның “Акчарлаклар” повесте иң күренеклеләрдән санала. Язучыны классик әдип дип таныткан әсәр ул. Әдәби тарихыбызның чын мәгънәсендә, Тукайга ияреп әйткәндә, “һич тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”. Повестьнең дөньяга килүенә быел 102 ел була. Инде бер гасыр буе ул татар канлы, милли җанлы укучыны дулкынландырып, уйландырып, сокландырып килә. Әсәре үзеннән соң да яши алган язучы – бәхетле язучы ул. Тормышта бәхет эзләүчеләрне диңгездән мәрхәмәт өмет итүче акчарлакларга тиңләгән Шәриф Камалның тууына 132 ел.

II. Уку мәсьәләсе кую.

Укытучы : XX гасырга аяк басканда татар тормышында яңа сыйныф үзенә урын даулый башлады. Бу — эшчеләр сыйныфы. Капиталистик мөнәсәбәтләр киңәя, завод-фабрикалар саны арта һәм промышленность көчәя барган саен, җәмгыятьтә эшчеләр катламы үсә. Аның үз яшәү рәвеше оеша, үзенең мәнфәгатьләре, иҗтимагый идеаллары формалаша. Җәмгыять тормы-
шында инде татар эшчесе дә актив катнаша, аның мәнфәгатен яклаучылар, аны кайгыртучылар барлыкка килә, сәяси әдәбият туа. Матур әдәбиятта да бу сыйныф тормышы чагыла башлый. Инкыйлабый рухлы шигърият барлыкка килә, прозада һәм драматургиядә эшчеләр образларын үзәккә куйган әсәрләр языла. Аерым әдипләр бу теманы яктыртуга ныклап керешәләр. Мондыйлар арасында Шәриф Камал күренекле урын били.

        Сез “Акчарлаклар” повестен укыдыгыз. Әйдәгез кыскача эчтәлеге белән танышыйк. (укучы эчтәлеген сөйли)

III. Уку мәсьәләсен чишү. 

Укучыларга сорау бирелә, җаваплар тыңлана.

Укытучы: Эшчеләр тормышын, аларның да вакытлы (сезонлы) эшчеләр көнкүрешен яктыртуны Ш. Камал үзенең кайсы әсәрләрендә үзәккә куя? Ни өчен дип уйлыйсыз?

Укучы: “Бәхет эзләгәндә”, “Чит илдә”, “Сукбай” кебек әсәрләре. Мулла гаиләсендә туып тәрбияләнгән егет бик яшьли үз көнен үзе күрә башлый. Аның яшьлек елларындагы тормышында ике юнәлешне күрергә мөмкин. Берсе — белемгә омтылу, үзебездәге төрле мәдрәсәләрдә, Рига, Истанбул, Каһи-
рә уку йортларында белем алу, укытучы булып эшләү, газета-журналларда хезмәттәшлек итү. Икенчесе — шахталарда, балык промыселларында, тимер юл төзелешләрендә эшләү, ягъни төрле һөнәр эшчесе булып көн итү. Ә болар, ягъни тормышта үзе күреп-белгәннәр, үзе кичергәннәр, Ш. Камалга зыялылар хәятыннан да, эшчеләр тормышыннан да үз әсәрләренә мул азык табарга ярдәм итә.)

Укытучы: Ни өчен бу җыйнак повесть укучы күңеленә нык тәэсир итә, тойгылар байлыгы тудыра, хәтердә уелып кала?

Укучы: Чөнки үзәктә кеше образы, аның эчке дөньясы, кешеләргә һәм выкыйгаларга мөнәсәбәте төп урынны били.

Укытучы: Повестьта сурәтләнгән вакыйгаларны икегә аерып карарга була. Бу

“Балык тоту тарихы” һәм “Газизә белән Гарифның саф хисләре”. Укучылар, эшчеләрнең акча эшләргә омтылышын чагылдырган сюжет сызыгын төзегез әле.

Укучылар:

Промыселга җыелу – чаннарны балык тозларга хәзерләү- беренче невод салу – неводны коткару – балыкны тозлау.

Укытучы: Нәрсә ул бәхет? (җаваплар тыңлана)

Укытучы: Бәхет  темасы – мәңгелек тема. Ул бер генә  язучы,шагыйрьдән дә читтә калмаган. Ә хәзер, шушы фикерләрдән  чыгып, Ш.Камалның “Акчарлаклар” әсәрендәге  образларга күчәбез. Алар  бәхетлеме? Гомумән, аларның яшәү рәвеше нидән гыйбарәт?

Укучылардан җавап көтелә. Балаларның якынча җаваплары теркәлә.

Укытучы: Әсәрдә күтәрелеп чыккан проблема да бәхет эзләү проблемасы. Сезнең җавап белән килешми мөмкин түгел, хезмәт – бәхет чыганагы. Тормышта  бәхетле булу, үз  урыныңны табу өчен  нык белемле булырга, хезмәт яратырга кирәк.

Укытучы: Интерактив тактада “коллектив” сүзенә аңлатма бирелгән, шуның белән танышып үтик әле. Коллектив – уртак максатлар һәм уртак эшчәнлек нигезендә берләшкән кешеләр төркеме (“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” 268 нче бит). “Акчарлаклар” повестендә промыселга вакытлы эшкә килгән кешеләр чын мәгънәсендә коллектив булып оешамы?

Укучы: Юк, чөнки алар кыска вакытка очрашалар. Монда таркаулык, эчеп-исереп сугышу, үпкәләшү дә бар.

Укытучы: Шуңа да карамастан эшчеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте нинди?

Укучы: Вак-төяк каршылыклар, тормыш мәшәкатьләре аркылы эшчеләрдә бер-берсенә хөрмәт, игелекле мөнәсәбәт күренеп тора. Түземлелек, башкаларның фикеренә колак салу кебек сыйфатлар ярала...

Укытучы: Димәк, хезмәткә тартылу процессы нечкә һәм оста итеп милли хисләр белән үрелеп бирелә. Сәгыйдә карчык, Газизә, Шәрәфи карт, Гариф образлары эшчәнлек, күндәмлек, инсафлык, тәртиплелек белән башка милләт кешеләренең хөрмәтен казанып булуын белдерә.

Интерактив тактада “образ” һәм “символ”  сүзләренә аңлатма бирелгән.

Укытучы: Образ — әдәби әсәрдә кешенең эчке һәм тышкы бербөтен сурәте. Табигать күренешләре, җәнлек-кошлар, иҗтимагый күренеш-вакыйгалар да образ-сурәт төсен алырга мөмкин. Аерым әсәрләрдә, бигрәк тә лирикада, кешенең кайбер кичереш-халәте дә образ була ала. Икенче сүзләр белән әйткәндә, образ төшенчәсе күбрәк кеше образы мәгънәсендә кулланылса да, шулай ук образ-кичереш, образ-күренеш, образ-предмет, образ-пейзаж һ.б. мәгънәләрдә дә кулланылышта йөри.

         «Акчарлаклар» повестенда, мәсәлән, Гариф образы, Газизә, Солдат, Шәрәфи карт һ. б. кешеләр образлары бар. Шул ук вакытта диңгез образы, акчарлаклар образы, давыл, көймә, барак образлары да үзенчәлекле итеп сурәтләнгән. Акчарлаклар образын кертүнең әсәрдә үз йөкләмәсе дә бар. Бу образ ярдәмендә вакытлы эшчеләрнең хәле — балык тотуга кадәрге, балык тоту вакытында, сезон тәмамлангач булган иҗтимагый хәлләре дә, эчке кичерешләре дә гомумиләштерелгән сәнгатьчә гәүдәләнеш таба. Менә шунда инде бу образ символик мәгънә ала.

Нәрсә ул символ? Символ — нинди дә булса күренешне яки предметны аңлатучы шартлы сүз яки билге. (Ул «шартлы билге» дигән грек сүзеннән алынган) Мәсәлән, ипи-тоз - кунакчыллык, чишмә - сафлык символы булып әверелгән.

Акчарлакларны бу әсәрдә сезонлы эшчеләрнең символик образы дип әйтергә мөмкин.

1 укучы – Газизә образына, 2 нче укучы – Гариф образына, 3 нче укучы – акчарлаклар образына характеристика әзерли. Һәр укучы җавап бирә.Укытучы җавапларны хуплый. Бергәләп таблица тутырыла.

Гариф

Газизә

Акчарлаклар

Укымышлы, чибәр, көчле, батыр, кыю, тәвәккәл, нечкә күңелле, итагатьле, хисчән

Чибәр, саф күңелле, эчкерсез, кешеләргә игътибарлы, ата-анасына хөрмәтле, оялчан, тыйнак

Туктаусыз хәрәкәттәге, эзләнүче диңгез кошлары

IV. Йомгаклау.

Укытучы: Әсәргә карата нинди фикерләрегез бар? Сезгә әсәр ошадымы?

Укучы: Мина бу әсәр бик ошады. Бигрәк тә әсәрдәге төп геройлар – Газизә hәм Гариф. Алар арасында бөреләнеп кенә килгән саф мәхәббәт, яхшы, жылы мөнәсәбәт, хисләр бик матур итеп тасвирланган.

Мина бигрәк тә балыкчылар тормышы турында мәгьлуматлар булуы ошады. Мин дә аларны акчарлаклар белән чагыштырдым, чөнки акчарлаклар кебек алар да үз бәхетләрен әзләп йөриләр. Әгәр дә табыш күп булса, акчасы да куп булыр иде. Ләкин монда эшчеләр житәрлек дәрәҗәдә акча эшли алмыйлар.эшләре авыр,акчалары аз, ләкин аңа карап күңелләре төшенке түгел, киресенчә, алар эшли дә, ял да итә беләләр.

Укучыларга билге куела.

V. Өй эше.

Укытучы: “Акчарлаклар” повестенда хезмәт кешесенең уңай сыйфатлары” дигән темага сочинение языгыз.



Предварительный просмотр:

7 класста 2 нче чиреккә контроль эш

1.К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәре жанры…

А) хикәя

Б) драма

В) комедия

2. Ни өчен Надир асылына?

А) яраткан кешесен югалту кайгысыннан

Б) патша хезмәтенә бармас өчен

В) үзенең ямьсез кыяфәтеннән кимсенеп

3. Фәрхи карчык нинди фаҗигадә гаепләнә?

А) авыл егетләрен хезмәт итүдән коткаруда

Б) Сәрвәрне мәхдүмгә кияүгә чыгарга кыстауда

В) кеше үтерүдә

4. Исмәгыйль – ул…

А) кибеттә сатучы

Б) көтүче

В) хәзрәттә ялчы

5. “Сүнгән йолдызлар” әсәрендә авыл малларын кайда көтәләр?

А) иске зиарат өстендә

Б) ашлык кырында

В) алма бакчасында

6. Әсәрдә мәхәббәт өчпочмагын кемнәр тәшкил итә?

А) Сәрвәр, Исмәгыйль, Надир

Б) Исмәгыйль, Сәрвәр, Җиһанша

В) Гөлнур, Исмәгыйль, Надир

7. “Мокамай” әсәрен кем язган?

А) Г.Исхакый

Б) Һ.Такташ

В) Дәрдемәнд

8. Мокамайның чын исеме?

А) Мөхәммәтҗан

Б) Камалетдин

В) Мөнир

9. Мокамай ни өчен үзенә кул сала?

А) йомырка урлауда гаепләнә

Б) тәгәрмәч урлауда гаепләнә

В) кеше үтерүдә гаепләнә

10. “Мокамай” поэмасының идеясе...

А) урлашу начарлыкка илтә

Б) балачакның кадерен белергә кирәк

В) дуслыкка тугъры булырга

11. “Агыйдел” әсәрендә төп геройны ни өчен Артыкбикә дип атыйлар?

А) гаиләдә унынчы бала, кыз бала булып туганга

Б) әнисе шул исемне яратканга

В) битендә ямьсез, артык булып торган миңе булганга

12. “Агыйдел” әсәре нинди жанрда язылган?

А) роман

Б) повесть

В) поэма

13. Әсәр нинди вакыйга белән башлана?

А) мәктәптә ата-аналар җыелышы белән

Б) сабантуй бәйрәме белән

В) театр кую белән

14. “Агыйдел” әсәре кем исеменнән сөйләнә

А) Гаяз

Б) автор

В) Ильяс

15. Гаяз белән Ильяс – алар...

А) укучылар

Б) студентлар

В) колхозчылар

16. Ни өчен Артыкбикә өйдән кача?

А) кияүгә чыкмас өчен

Б) укырга китмәс өчен

В) абыйсын эзләр өчен

17. Сюжет элементларын санап китегез:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы сыйныфта Хәсән Туфан иҗаты буенча дәрес планы.

Укучыларны Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты , “Каеннар сары   иде”,  “Илдә ниләр бар икән?” шигырьләре белән таныштыру....

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....

Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы

Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы шк№10...

"Безнең музейларыбыз" темасы буенча дәрес планы

7 нче сыйныфларының рус төркемнәрендә Р.З.Хәйдәрова. Р.Л.Малафеева дәреслеге буенча "Безнең музейларыбыз" темасына дәрес планы....

5 класста сузык авазларны кабатлау буенча дәрес планы

Сингапур методикасы кулланып төзелгән дәрес планы....

“Иярчен ия, иярчен хәбәр” темасы буенча дәрес план-конспекты.

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр буенча зачет ( кабатлау, ныгыту) дәресе. 8 нче класс. Максат: 1. Баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту...