6 нчы сыйныфта Хәсән Туфан иҗаты буенча дәрес планы.
план-конспект урока (6 класс) по теме
Укучыларны Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты , “Каеннар сары иде”, “Илдә ниләр бар икән?” шигырьләре белән таныштыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
urok_tat.lit_..doc | 83 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты, “Каеннар сары иде”,
“Илдә ниләр бар икән?” шигырьләре.
Максат: 1. Укучыларны Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты , “Каеннар сары иде”, “Илдә ниләр бар икән?” шигырьләре белән таныштыру.
2.Сәнгатьле уку һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.
3.Ватанпәрварлык, әхлаклылык, милли үзаң, бөек шәхесләргә карата
хөрмәт хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: Х.Туфанның портреты, китапларыннан төзелгән күргәзмә, фоторә- семнәр, ноутбок, мультимедиа проектор , язучылар портретлары.
Материал: 1. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф өчен дәреслек/ Ф.Ә.Ганиева, И.Г.Гыйләҗев, Ф.Ф.Исламов. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2006 (78 – 85 нче битләр).
2.Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары 5 – 11 нче сыйныфлар/Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы,Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2010
3. Р.Ә.Мостафин. Репрессияләнгән татар әдипләре. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009.
4.Мәктәп китапханәсе. Хәсән Туфан. Сайланма әсәрләр. Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2004
Метод: аңлату, әңгәмә.
Дәрес тибы: яңа материал үзләштерү.
Дәрес планы.
- Дәресне оештыру.
Уңай психологик халәт тудыру.
Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
- Актуальләштерү.
- Татар шигърияте турында кереш сүз.
- Татар халкының йөз аклыгы булган шагыйрьләр.
(Габдулла Тукай, Һади Такташ, СәгыйтьРәмиев)
3.Шигырьләрнең авторларын табу.
1)И, авыл, син мең шәһәрдән... (С.Рәмиев)
2) Ак чәчәкләр ява, шундый матур ( Һ.Такташ)
3) Тау башына салынгандыр безнең авыл... (Г.Тукай)
4)Бирде дөнья кирәкне...
-Әлеге шигырь юлларының авторы кем?
- Хәсән Туфан.
- Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
- Укучыларны бүгенге дәрес темасы һәм максаты белән таныштыру.
- Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.
а) балачагы
б) ничек шагыйрь булып китүе;
в) урау юллары;
г)иҗатының чорларга бүленеше.
- “Каеннар сары иде” шигыре өстендә эш.
1)Укытучының үрнәк укуы;
2) Укучыларның бер кат эчтән укулары.
3) Түбәндәге сораулар ярдәмендә шигырьне анализлау.
- Шигырьне укыгач, сезнең күңелдә нинди хисләр уянды? ( Күңелдә моңлы җыр тыңлаганнан соң була торган сагыш, моңсу хисләр тарала).
- Укучылар, сезнең уйлавыгызча, шигырьдә кемнәр катнаша?
( Сабый бала; сабыйның хәлен аңлыа, үзәге өзелеп, аны кызганган шагыйрь. Ул сабый бала белән сөйләшә, аңа эндәшә).
- Вакыйгалар кайсы вакытта бара? ( Минем уйлавымча, бу сугыш вакыты, чөнки са-
Сабыйның әтисен сугышта йөри диләр.)
- Ә сабый үзе кайда? ( Сабый үз өендә, тәрәзәдән карап, әтисен көтә, китап сорап шкаф янына килә.)
- Шигырьдә нинди күренеш тасвирлана?
( Шигырьдә моңсу күренеш тасвирлана. “ Яшьләрең юа ләбаса күзеңнең зәңгәрле-ген” дигән сүзләр дә үзәкне өзеп куя: нинди ачы, ул сабыйның күз яшьләре олылар кайгысы кебек хәсрәтледер; сугыш чорының кырыс авырлага тасвирлана).
4. Укучылар, шигырьне сез ничек атар идегез? (Сабый”, “ Сугышка киткән әти”, “Сугыш” һ.б.)
5.Шигырьнең язылу вакытына игътибар итү.
-а)Туфан бу елларда кайда була? (Тоткынлыкта, Себер далаларында.)
б) Бердәнбер кызы, сабые, ни хәлдә икән? Әтисен сагына микән? ( Шигырьдән өзекләр уку).
в) йомгаклау сүзе. ( Туфан үзе һәм үзенең сабые турында яза, күңеленнән аның белән сөйләшә. Шундый ук язмышны кичергән сабыйлар ул вакытта бик күп була. Шагыйрь җаны өчен алар барысы да - үз балалары. Әтисез калган сабыйның йөзләре сарылануы, күзенең зәңгәрлеген күз яшьләре юуы шул чорның ул вакытта әйтергә ярамаган олы фаҗигасе, халыкның йөрәк ярасы булып ачыла.
Физкультминут
6. “Илдә ниләр бар икән?” шигыре өстендә эш.
- Автор бу шигырендә нәәрсә әйтергә теләгән? Вакыйгаларга бүлү:
1) лирик геройның билгесезлектә яшәве;
2) лирик герой яраткан кешесенең хәсрәте өчен кайгыра;
3) илнең киләчәге өчен борчылу;
- “Зәңгәр кар”, “пожар”, “таң” образлары нәрсәне белдерәләр?
(Әлеге образлар символ булып килгәннәр. Шагыйрь шул символлар аша күңелендә булган уйларын укучыга җиткерә).
- Бу шигырьдә лирик герой кем? Кайсы юллардан беләбез? (Лирик герой – тоткын. Без аның тоткын икәнлеген шигырьнең беренче строфасыннан беләбез).
- Лирик герой нинди? (Әдипнең лирик герое түземле, сабыр, көчле ихтыярлы, туган илен һәм сөйгәнен өзелеп яратучы, кеше хәсрәте өчен кайгыра белә).
- Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.Шигырьләрне укучылардан сәнгатьле укыту.
2.Иҗади эш. “Сугышның безнең нәселебездә чагылышы”.Дәү әни - дәү әтиләре, туганнарыннан сорашкан буенча, укыган әсәрләре, караган кинолары аша балалар кечкенә күләмле инша яза башлыйлар.
- Йомгаклау
- Без бүгенге дәрестә кем иҗаты белән таныштык?
- Укыган шигырьләр сезгә аеруча нәрсәсе белән тәэсир итте?
3.Бу дәреснең кайсы өлеше сезгә аеруча ошады?
4.Укучыларны бәяләү.
5.Өй эше бирү. (Иҗади эшне тәмамларга, сугыш чоры балалары яз-
мышын рәсемдә сурәтләргә).
Дәрес барышы.
- Якты чырай, яхшы кәеф
Күрәм сезнең йөзегездә.
Исәнмесез, хәерле көн!
Телим һәрберегезгә.
- Шушы җылы мөгаләмәдә дәресне башлап җибәрик. Балалар, барыгыз да бүгенге дәрескә әзерме?
- Әйе.
-Ярый, бик әйбәт. Бүген без сезнең белән шигърият турында сөйләшербез. Шигърият әдәбиятта иң дәрәҗәле урында тора. Шуңа күрә чын шагыйрьләр халыкларыың сөекле уллары булып танылалар, халык күңелендә мәңге яшиләр. Тормышның иң кыен вакытларында, тарихның хәлиткеч көннәрендә хак сүзне,иң кирәкле сүзне шагыйрьләр әйтә. Алар үз халкы исеменнән, аның намусы һәм җан авазы булып сөйлиләр.
- Укучылар, татар халкының йөз аклыгы булган шагыйрьләрдән сез кемнәрне беләсез?
Укучы: Габдулла Тукай, зәңгәр күзле Һади Такташ, Сәгыйть Рәмиев.
Укытучы: Кыска гомерле шагыйрьләр һәм мәңгелек шигърият!
Бу иҗатларда әдәбиятның тарихы чагыла, халыкның кайгы – хәсрәте, шатлык өметләре гәүдәләнә. Үз тирәсенә башка шагыйрьләрне дә җыйган бу исемнәрне тагын да дәвам итәрбез.Укучылар, мин сезгә шигырьләрдән өзекләр укып китәм, сез ул шигырьләрнең исемен һәм авторын әйтерсез, авторның портретын күрсәтерсез. Игътибар белән тыңлыйбыз.
1)И, авыл, син мең шәһәрдән... (“Авыл”.С.Рәмиев)
2) Ак чәчәкләр ява, шундый матур ( “Ак чәчәкләр”.Һ.Такташ)
3) Тау башына салынгандыр безнең авыл... (“Туган авыл”.Г.Тукай)
4)Бирде дөнья кирәкне...
-Әлеге шигырь юлларының авторы кем?
- Хәсән Туфан. Балалар, бүгенге дәресебезнең темасы: “Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. Аның “Каеннар сары иде”, “Илдә ниләр бар икән” шигырьләрен өйрәнү”.
Сез Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты, аның ике шигыре белән танышырсыз. Үзегез өчен файдалы бик күп мәгълүмат алырсыз.
Хәсән Туфан 1900 нче елның 9 нчы декабрендә Татарстанның хәзерге Аксубай районы Иске Кармәт авылында туа.
Хәсән укырга – язарга әтисеннән һәм үзлегеннән өйрәнә, күрше чуваш авылындагы мәктәптә бер ел русча да укый. 1905 нче елгы революциядән соң , авылда мәктәп ачыла. Язучыларның тормыш юлын өйрәнгәндә, “Ул ни өчен язучы булып киткән?” дигән сорауга җавап бирергә тырышабыз.
Х.Туфанның язучы булып китүенә нәрсә сәбәп булды икән? Бу турыда Хәсән Туфан болай ди. (Cлайдтан уку)
Язмыш Туфанны урау юллардан йөртә: абыйлары янында Урал шахталарында эшли, “тернәкләнеп, баеп булмый” торган эштән коткарып, абыйлары аны Уфага “Галия” мәдрәсәсенә җибәрәләр.
Әмма укыр өчен акча кирәк, тагын – Урал заводлары. Завода ул тимерче булып хезмәт итә, үз эшен бик яратып башкара.Хәсән 1917 елның көзендә “Галия” мәдрәсәсенә кайта һәм укуын дәвам итә.
1918 – 1919 елларда Омскидан 40 чакрымдагы Тока исемле казак авылында,
1919 – 1921 елларда Төмәннең Верхнеудинск шәһәренең татар мәктәбендә,
19921 – 1923 елларда Чита шәһәрендә рус – татар мәктәбендә укытучы булып эшли.
1924 елда Казанга килә һәм шунда төпләнеп кала. Башта Бишбалта бистәсендә балалар укыта, ананры “Сове әдәбияты” редакциясендә, радиокомитетта эшли. Һ.Такташ, Г.кутуй, М.Җәлили кебек якын дуслар таба. Үзенең олы мәхәббәтен – артист Луиза Салиәсгарованы очрата һәм аның белән тормыш корып җибәрә.
Әдәбиятчылар аның иҗатын өч зур чорга бүлеп өйрәнәләр:
1. 20 -30 нчы еллар - шигырьләре, поэмалары белән күренекле татар совет шагыйре булып танылган чор.
2. 40 – 50 нче еелар – сәяси гаепләнеп, әдәби процесстан көчләп читләштерелгән чоры.
3. 60 -70 нче еллар – сәяси тоткынлыктан котылып, иҗатын тулы хокуклы шагыйрь булып дәвам иткән чоры.
Беренче чорда Х.Туфан шагыйрь булып таныла. Ә менә икенче чор безне тетрәндерә. Бүген дәрестә без сезнең белән шшушы чорга караган “Каеннар сары иде” һәм “Илдә ниләр бар икән?” шигырьләре белән якыннан танышырбыз.
Ил язмышының кара җилләре Туфанны уналты ел буена гаиләсеннән, балалрыннан, туганнарыннан аерылып торырга мәҗбүр итә. Ләкин шулай булса да ул әдәбияттан аерылмый. Аның шигырьләре моның ачык мисалы. Әлеге китап күргәзмәсндә сез аның иҗаты белән якыннан таныша аласыз. Бу китап күргәзмәсе әле язучының иҗатын өйрәнеп бетергәнче сезнең каршыда торачак. Буш вакытларыгызда килерсез, укырсыз. Шулай ук экранда да аның китапларын күрәсез.
- Ә хәзер әйдәгез аның шигырьләре белән якыннан танышыйк. Аның беренче шигыре “Каеннар сары иде” дип атала.
Мин шигырьне укыйм, сез игътибар белән карап барырсыз. (Шигырьне уку).
- Ә хәзер бер кат шигырьне эчтән укыгыз. (Укучылар укыйлар).
- Балалар, шигырьне укыгач, сезнең күңелдә нинди хисләр уянды?
Укучы: Күңелдә моңлы җыр тыңлаганнан соң була торган сагыш, моңсу хисләр тарала.
- Укучылар, сезнең уйлавыгызча, шигырьдә кемнәр катнаша?
Укучы: Сабый бала; сабыйның хәлен аңлыа, үзәге өзелеп, аны кызганган шагыйрь. Ул сабый бала белән сөйләшә, аңа эндәшә.
- Вакыйгалар кайсы вакытта бара?
Укучы: Минем уйлавымча, бу сугыш вакыты, чөнки сабыйның әтисен сугышта йөри диләр.
- Ә сабый үзе кайда?
Укучы: Сабый үз өендә, тәрәзәдән карап, әтисен көтә, китап сорап шкаф янына килә.
- Шигырьдә нинди күренеш тасвирлана?
Укучы: Шигырьдә моңсу күренеш тасвирлана. “ Яшьләрең юа ләбаса күзеңнең зәңгәрле-ген” дигән сүзләр дә үзәкне өзеп куя: нинди ачы, ул сабыйның күз яшьләре олылар кайгысы кебек хәсрәтледер; сугыш чорының кырыс авырлага тасвирлана.
- Укучылар, шигырьне сез ничек атар идегез?
Укучы: Сабый”, “ Сугышка киткән әти”, “Сугыш” һ.б.
- Укучылар, шигырьнең язылу вакытына игътибар итегез әле. Туфан бу елларда кайда була?
Укучы: Тоткынлыкта, Себер далаларында.
- Бердәнбер кызы, сабые, ни хәлдә икән? Әтисен сагына микән? Юатучы бар микән? Ул аны да белми. Менә шушы тирәннән килгән сагыш, ярдәм итеп, юатып булмый торган үкенечле хәл тетрәндерә икән безнең күңелен. Укучылар, кызы, сабые әтисен сагынамы соң? Юатучысы бармы аның? ( Шигырьдән өзекләр уку).
- Әйе, балалар,Туфан үзе һәм үзенең сабые турында яза, күңеленнән аның белән сөйләшә. Хәер, шундый ук язмышны кичергән сабыйлар күпме була ул чорда, шагыйрь өчен алар барысы да – үз сабыйлары. Әтисез калган сабыйның йөзләре сарылануы, күзенең зәңгәрлеген күз яшьләре юуы шул чорның ул вакытта әйтергә ярамаган олы фаҗигасе, халыкның йөрәк ярасы булып ачыла.
Менә нәрсә этәргән аны әлеге шигырен язарга.
- Ә хәзер, әйдәгез, бераз ял итеп алыйк. Барыбыз да парта араларна чыгып басыйк.
Яңгыр ява шып та шып (күрсәтәләр)
Тамчы тама тып та тып.
Күк йөзенә карадык, (өскә карыйлар)
Битләребез чыланды, (сыпыру)
Аяклар юешләнде, (күрсәтү),
Иңбашларны сикерттек,
Тамчыларны селектек.
Бу яңгырдан качабыз, (иеләләр),
Куакларга посабыз,
Урынга утырабыз.
- Барыбыз да утырдык. Дәресне дәвам итәбез. Укучылар, шагыйрьнең тоткынлык чоры иҗатына хас тагын бер шигыре “Илдә ниләр бар икән?” дип атала. Мин шигырьне укыйм. Сез игътибар белән карап барыгыз. (Шигырьне уку).
- Ә хәзер эчтән бер кат укыгыз. (Укучыларның укуы).
-Әйдәгез, шигырьгә тагын бер кат игътибар итик әле. Бу ш игырендә автор нәрсә әйтергә тели? Вакыйгалараг бүлеп карыйк:
1 ) лирик геройның билгесезлектә яшәве;
2) лирик герой яраткан кешесенең хәсрәте өчен кайгыра;
3) илнең киләчәге өчен борчылу;
- Беренче вакыйга лирик геройның билгесезлектә яшәве дидек. Ничек билгели соң шагыйрь бу билгесезлекне?
Укучы: лирик герой тормыштан читләштерелгән.
- Ни өчен шулай уйлыйсың?
Укучы: чөнки ул тыштагы вакыйгаларны белми. Шулай да күңеле белән тышта ак карлы кыш булуын тели. Тәрәзәдәге боз карны шагыйрьгә зәңгәр итеп күрсәтә.
- Зәңгәр кар – ул шагыйрьләр иҗатында салкынлык, гаделсезлек символы. Шагыйрьләр, гадәттә, таң атуны, якты киләчәкне сурәтләгәндә кулланалар. Ә монда шагыйрь билгесезлектә: якты киләчәк таңы туамы, әллә аны фаҗига көтәме?
- Икенче вакыйга лирик герой яраткан кешесенең хәсрәте өчен кайгыра дидек. Бу турыда нәрсә әйтә алырсыз? Яле, Регина.
Регина: лирик герой сөйгәненең аны кайгыртып хәсрәтләнгәнен уйлап кайгыра. Ул иректә калганнарның да хәлләре җиңел булмавын аңлый. Аларның хәленә керә алмавына борчыла.
- Рәхмәт Регина. Өченче вакыйгага тукталыйк. Шагыйрь илнең киләчәге өчен борчыла. Ничек уйлыйсыз, ни өчен “тышта” сүзе бишенче строфада “илдә” сүзе белән алыштырыла?
Укучы: Шагыйрь шул рәвешле шигырьнең эчтәлеген сәяси темага борып җибәрә. Алсу шәүлә әле илдә тыныч булмаганын күрсәтә.
- Әйе,бик дөрес. “Зәңгәр кар”, “пожар”, “таң” образлары нәрсәне белдерәләр?
Укучы: Әлеге образлар символ булып килгәннәр. Шагыйрь шул символлар аша күңелендә булган уйларын укучыга җиткерә.
- Бу шигырьдә лирик герой кем?
Укучы: Лирик герой – тоткын. Без аны тоткын икәнлеген шигырьнең беренче строфасыннан ук беләбез.
- Әйе, әдип бер гаепсезгә төрмәдә утыра. Ләкин барыбер үзен гаепле саный, чөнки Луиза хәсрәтенең сәбәпчесе ул бит. Аның кичерешләре мәхәббәт хисе белән мөлдерәмә тулган.
- Шагыйрьнең лирик герое нинди?
Укучы: Әдипнең лирик герое түземле, сабыр, көчле ихтыярлы, туган илен һәм сөйгәнен өзелеп яратучы, кеше хәсрәте өчен кайгыра белә.
- Ә хәзер әйдәгез шигырьләрне сәнгатьле укып карыйк. Әйдә Зөлфәт, син укып күрсәт әле. (Зөлфәт укый).
- Ранис, син ничегрәк укыр идең? (Ранис укый.)
- Ярый, молодцы, укучылар. Әле сәнгатьлелек өстендә бераз эшләргә кирәк.
Без бүгенге дәрестә Х.Туфанның сугыш темасына кагылышлы шигырьләре белән таныштык. Инде үзебез дәү әни - дәү әтиләреннән, туганнардан сорашкан буенча, укыган әсәрләр, караган кинолары аша “Сугышның безнең нәселебездә чагылышы” дигән кечкенә күләмле инша язып карыйк. (Укучылар иҗаты.)
- Укучылар, башлаган җөмләләрне генә языйк та, ручкаларны куйыйк. Сез бу эшне өйдә тәмамалап килерсез.
- Балалар, без бүгенге дәрестә кем иҗаты белән таныштык?
Укучы: без бүгенге дәрестә Хәсән Туфан иҗаты белән таныштык.
- Укыган шигырьләр сезгә аеруча нәрсәсе белән тәэсир итте?
Укучы: шигырьләреннән күренгәнчә бик авыр һәм сикәлтәле юллар үткән Хәсән Туфан. Үткән юлларында ул иң кыйммәтле асылташларга тиң шигъри җәүһәрләрен иҗат итүдән туктамаган.
- Бик дөрес укучылар. Мин дә сезнең белән килешәм.
- Бу дәреснең кайсы өлеше сезгә аеруча ошады? (Укучылар фикере тыңлана.)
- Бүгенге дәрестә барыгыз да бик актив булдыгыз. Бигрәк тә Регина, Зөлфәт, Ранис, Айнурлар үз фикерләрен төгәл, аңлаешлы итеп җиткерделәр.
(Билгеләр кую).
- Ә өй эшен мин сезгә буклет итеп таратам. (Иҗади эшне тәмамларга, сугыш чоры балалары язмышын рәсемдә сурәтләргә).
- Дәресебез тәмам. Игътибарыгыз өчен барыгызга да рәхмәт укучылар. Сау булыгыз, киләсе дәрестә кабат сезнең белән очрашырбыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Х.Туфан иҗаты буенча контроль эш
11 нче класс укучылары өчен Х. Туфан иҗаты буенча кечкенә тест һәм тулы җавапны таләп итә торган биремле контроль эш тәкъдим ителә. Эш 2 вариантта....
Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы
Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы шк№10...
"Безнең музейларыбыз" темасы буенча дәрес планы
7 нче сыйныфларының рус төркемнәрендә Р.З.Хәйдәрова. Р.Л.Малафеева дәреслеге буенча "Безнең музейларыбыз" темасына дәрес планы....
5 класста сузык авазларны кабатлау буенча дәрес планы
Сингапур методикасы кулланып төзелгән дәрес планы....
Татарстан Республикасы темасы буенча дәрес планы
Рус телле балаларга....
“Иярчен ия, иярчен хәбәр” темасы буенча дәрес план-конспекты.
Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр буенча зачет ( кабатлау, ныгыту) дәресе. 8 нче класс. Максат: 1. Баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту...
Хәсән Туфан иҗаты буенча стенд.
Хәсән Туфан иҗаты буенча стенд....