Татарстан Республикасы темасы буенча дәрес планы
план-конспект урока на тему
Предварительный просмотр:
Туган җирем - Татарстан
Үткәрде:Татар теле һәм әдәбият укытучысы
2012 ел |
Максат: 1. Укучыларның башкала турындагы белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү.
2. Аларның тыңлап аңлау,аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.
3. Телләр өйрәнүгә омтылыш тәрбияләү, укучыларның иҗади активлыгын арттыру.
Җиһазлау: магнитлы такта, компьютер, мульти - медиялы күрсәткеч, карточкалар.
Дәрес барышы
I. Оештыру.
1)Дежур укучы белән әңгәмә.
1 нче слайд
2)Укучылар белән әңгәмә.
-Cезнең бүген ничә дәрес?
-Нинди дәресләр?
-Хәзер нинди дәрес бара?
-Уку дәресе ничәнче дәрес?
-Кичә нинди дәрестә очраштык?
-Уку дәресендә сез нишлисез?
-Татар теле дәресендә нишлибез?
-Әйдәгез әле, укучылар, сузык авазларны кабатлап үтик әле.
“Сузыклар җырын”кабатлау .
2нче слайд
1)Иреннәрне җәеп әйтә торган сузык авазлардан башлап,иреннәрне җыеп әйтә сузыклар белән бетерү торган.
[ И] –[ Ы] –[ Э] –[ Ә] –[ А] –[ О] –[ Ө] –[ У] –[ Ү]
2)Киресенчә кабатлау:
[ У ]– [Ү ]– [Ө ]- [О ]– [А ]– [Ә ]- [Э ]– [Ы ]– [И]
3)Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
-Укучылар бугенге дәреснең темасы “Туган җирем-Татарстан”.Бу дәрес гади дәрес кенә түгел. Ул уен рәвешендә булачак.Сез ике командага бүленеп көч сынаячакбыз.Сезгә алдагы дәрестә алган белемнәрегез,тапкырлык һәм җитезлек кирәк булачак.
II.Белемнәрне актуальләштерү.(тәрҗемә эше)
1)Сүзләрне татарчадан русчага тәрҗемә итү: бай, дәүләт, борынгы, сурәтләнгән, риваять, мөстәкыйль ,горур.
2)Сүзтезмәләрне татарчадан русчага тәрҗемә итү: Татарстанның башкаласы,безнең байлыгыбыз, борынгы риваять, мөстәкыйль дәүләт, Сөймбикә манарасы , татар халкының горурлыгы.
3)Җөмләләрне тәрҗемә итү:
Безнең туган илебез-Татарстан.
Без Татарстан белән горурланабыз.
Татарстанда эшчән халык яши.
Татарстан бай һәм көчле республика.
4) Уен-дәреснең шартлары белән таныштыру.
(Укучылар 2 төркемгә бүленеп утыра)
-Укучылар,ә хәзер үзегезнең командага исем һәм девиз уйлагыз.
5)Командаларның көч сынашуы.
I нче тур “Туган җирем-Татарстан.”
3 нче слайд
Сораулар.
- Безнең туган илебез ничек атала?
- Безнең башкалабыз - ... .
- Татарстанда кайсы милләт кешеләре яши ?
- Алар ничек яши ?
- Татарстанда нинди шәһәрләр бар?
- Татарстанда нинди елгалар бар?
- Татарстанның беренче президенты кем?
- Казан нинди шәһәр?
- Анда нинди тарихи урыннар бар ?
- Татарстанда нинди файдалы казылмалар алына ?
II нче тур.”Дәүләт символлары”.”Татарстан гербы.”
4-5 нче слайд
Сораулар.
- Татарстанның нинди символлары бар?
- Татарстан гербында нәрсәләр сурәтләнгән?
- Калкандагы чәчәк нәрсәне аңлата?
- Татарстан герындагы ак барс рәсеме нәрсәне аңлата?
Физ.минутка.
Киң итеп җәеп колач,
Килде яз,килде яз.
Елмаеп тора кояш,
Көн аяз,көн аяз.
Кыш буе яткан карлар,
Эределәр,эределәр.
III нче тур. “Тарихи урыннар”.
6 нчы слайд
Һәр команда бер-берсенә башкаланың истәлекле урыннары турында 3 әр сорау әзерли.
Үрнәк сораулар:
1. Сөембикә кем ул?
2. Сөембикә турында нинди риваять яши?
3. Кремельдә нинди биналар бар?
4. Кремель нинди елга буена урнашкан?
5. Күптән түгел Казанда нинди мәчет ачылды?
IV нче тур. “Капитаннар ярышы”.
7 нче слайд
1)Бирем. Кушымчалар өстәп җөмләләрне дөресләп яз.
Мин Казан... Фучик урамы... 14 нче йорт... яшим.Мин Казан... бик яратам,чөнки ул бик матур шәһәр.Казанда музей... , театр... , цирк... бар.
2)Бирем. Диалогка төшеп калган репликаларны өстә.
-Син нин ди республикада яшисең? -Татарстанның табигате нинди?
-... . -... .
-Аның башкаласы нинди шәһәр? -Татарстанда нинди елгалар бар?
-... . -... .
-Анда нинди истәлекле урыннар бар? -Нинди файдалы казылмалар чыгарыла?
-... . -... .
-Татарстанда нинди шәһәрләр бар? -Кырларында нәрсәләр үсә?
-... . -... .
V нче тур. “Кем җитез?”
8 нче слайд
Укучыларга иҗекләр язылган карточкалар бирелә.Алар иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзергә тиеш.
Җөмләләр: Казан - борынгы шәһәр.
Безнең башкалабыз – Казан.
VI нче тур. “Танып әйт”.
9 нчы слайд
1.Бирем. Рәсемдә нинди истәлекле урыннар сурәтләнгәнне әйтергә.(Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Г.Тукай һәйкәле, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, өирк, Кремль).10-15 нче слайд
2.Бирем.Үзегез теләгән истәлекле урын турында хикәя төзегез. 16 нчы слайд
Җиңүче команда билгеләнелә.
VII. Йомгак ясала. Рефлексив бәяләү.
-Бүген сез бик тырышып, кызыксынып эшләдегез: бик эчтәлекле, тирән, мәгънәле диалог һәм монологлар төзедегез.
Ә хәзер сезнең кәефегезне яңадан тикшереп карыйсым килә.Мин сезгә чәчәкләр һәм болытлар таратам.Сез шушы аланга чәчәкләр яки болот рәсемнәрен куясыз.Дәрес ошаса чәчәк,бик үк ошап бетмәсә болот рәсеме куясыз.
-Укучылар, мин бик шат, сезгә дәрес ошаган. Шуның белән дәрес тәмам.
( Дәрес ахырында “Мин яратам сине Татарстан” җыры яңгырый ).
1)Бирем. Кушымчалар өстәп җөмләләрне дөресләп яз.
Мин Казан... Фучик урамы... 14 нче йорт... яшим.Мин Казан... бик яратам,чөнки ул бик матур шәһәр.Казанда музей... , театр... цирк... бар.
2)Бирем. Диалогка төшеп калган репликаларны өстә.
-Син нинди республикада яшисең?
-... .
-Аның башкаласы нинди шәһәр?
-... .
-Анда нинди истәлекле урыннар бар?
-... .
-Татарстанда нинди шәһәрләр бар?
-... .
-Татарстанның табигате нинди?
-... .
-Татарстанда нинди елгалар бар?
-... .
-Нинди файдалы казылмалар чыгарыла?
-... .
-Кырларында нәрсәләр үсә?
-... .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Безнең музейларыбыз" темасы буенча дәрес планы
7 нче сыйныфларының рус төркемнәрендә Р.З.Хәйдәрова. Р.Л.Малафеева дәреслеге буенча "Безнең музейларыбыз" темасына дәрес планы....
“Иярчен ия, иярчен хәбәр” темасы буенча дәрес план-конспекты.
Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр буенча зачет ( кабатлау, ныгыту) дәресе. 8 нче класс. Максат: 1. Баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту...
5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест по теме «Татарстан».)
5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест по теме «Татарстан».)...
"Минем туган көнем" темасы буенча дәрес планы
7 нче сыйныфта "Минем туган көнем" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....
"Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт" темасы буенча 5 нче сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес планы
Тема: Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт5 нче сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес планы....
"Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт" темасы буенча презентация
quot;Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт" темасы буенча дәрес презентациясе....