Этап | Укытучының эшчәнлеге | Укучының эшчәнлеге | Универсаль эшчәнлек |
1. Эшчәнлеккә әзерлек (Оештыру моменты) | Эш ритмына кертү. - Оештыру
Хәерле көн! Күтәренке кәеф телим сезгә. Укытучының сөйләме. - Кереш әңгәмә.
- Бүген көн нинди?
- Мондый көн сезгә ошыймы? Ни өчен?
Укытучы фикере.
| Сыйныфны эшкә әзерләү. - Дәрескә әзерләнә.
- Әңгәмәдә катнаша, үз фикерен белдерә.
| Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек; регулятив: максат кую; коммуникатив: укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. |
2. Белемнәрне актуальләштерү | Белем дәрәҗәсен тикшерү . - Көн турында сөйләшкәндә нинди сүзләр кулландык?
- Алар нинди сорауга җавап бирәләр?
- Нинди соравына кайсы сүз төркеме җавап бирә?
- Сыйфатлардан гына торган рәтне күрсәтергә
- Салкынрак , кояшлы, болытлы
- Көн, тиз, җилле
- Бара, биш, кечкенә
Типик җитешсезлекләрне билгеләү. Ялгышлар булса сораулар куйдырып төзәтү | Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү. - Болытлы, яңгырлы...
- Нинди?
- Сыйфат
| Коммуникатив: укучыларның укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. Танып белү: билгеләрне аерып чыгару максаты белән объектларга логик анализ.
|
3. Укыту максатын кую | Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару. - Кайсы сыйфат башкачарак?
- Бу сүзнең тамырын табыйк.
- Кушымча кушкач нәрсә үзгәрә? Русчага тәрҗемә итеп, тәрҗемәләрен чагыштырып карагыз.
- Икесе белән дә җөмлә төзегез.
| Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра.
| Регулятив: максат кую; коммуникатив: сораулар кую; танып белү: гомумуку – танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик-проблеманы билгеләү. |
4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү | Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру.
- Сары яфраклар коела.
- Бу агачның яфраклары сарырак.
- Җир өстендә сап-сары яфраклар.
- Саргылт яфраклар оча.
- Җөмләләрне тәрҗемә итегез.
Сары төсе җөмләләрдә бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? - Әлеге сүзләрне таблицага тутырыгыз.
По. | Ср. | Пр. | Ум. | Сары | -рак | сап- | -гылт | Гади | Ч. | А. | К. |
- Бу бер төсме? Әллә төрлеме?
- Болар сарының төсмерләре.(оттенки). Төсмерләр дәрәҗә була. (степень )
| Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б.) - Тәрҗемә ителгән җөмләләр.
.
| Регулятив: планлаштыру, прогноз ясау; танып белү: модельләштерү, логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотеза һәм аның нигезен күрсәтү; коммуникатив: мәгълүматны эзләүдә һәм сайлауда инициатив хезмәттәшлек. |
5. Беренче кат ныгыту | Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү) Таблицаны тутырырга - ( ак, кара, зәңгәр, ал, түгәрәк....)
- Барлык сыйфатларны да үзгәртә алдыгызмы?
- Бөтен сыйфатларның да барлык дәрәҗәләре булмый.
| Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр.
- Ак-аграк-аксыл-ап-ак.....
- ...
- ...
- Юк
| Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: гомумуку- бе-лемнәрне структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар сайлау, сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары; коммуникатив: хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, төзәтмә кертү, аны бәяләү. |
6. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге. | Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру. - 43нче бит 5нче күнегү
- сыйфатларның дәрәҗәләрен әйтергә
- шулар белән җөмләләр язарга(беренче рәт-чагыштыру, 2нче рәт -артыклык, 3нче рәт – кимлек дәрәҗәсе белән)
| Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үзтикшерү адым-нарын чагыштыру. Дәфтәрләрдә эш (язарга тиеш ) | Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган бе-лемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек. |
7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре) | Рефлексияне оештыру. - Бүгенге дәреснең моделен төзегез .
- Шуның ярдәмендә бер-берегезгә сөйләгез.
| Үз уку эшчәнлеген бәяләү-не, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру. Сыйфат дәрәҗәләре
гади чагыштыру артыклык кимлек
| Коммуникатив: үз фике-реңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗәәр чыгару |