Открытый урок К. Нәҗми "Хәят апа" шигыре.
план-конспект урока (9 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Дәрес планы
Тема.К.Нәҗминең “Хәят апа” шигыре.
Максат:
1.Шигырьне уку, идея-эчтәлеген ачу.
2.Тиз, йөгерек,сәнгатьле уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
3.Укучыларга патриотик тәрбия бирү.
Жиһаз:Дәреслек. Магнитофон.Плакатлар,А.АПластовның ”Фашист очып үтте” картинасы, Х.Туфанның “Сугыш килеп җитте бу җиргә” шигыре, рус-татар фольклор үрнәкләре.
Дәрес барышы.
I Оештыру моменты.
II Укучыларның белемнәрен актуальләштерү:
Укучылардан Кави Нәҗминең тормыш юлын һәм иҗатын сөйләтү.
Сорауларга җавап.
Укучыларга яңа белем һәм күнекмәләр бирү:
Магнитофон язмасын тыңлау.
III Теманы әйтү.
Сүзлек өстендә әш.
Шигырьне укуга әзерлек.
Шигырьне укытучының сәнгатьле итеп укып чыгуы.
Шигырьне укучылардан укыту.
Сораулар өстендә эш.
IV Дәрестә алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту:
1 Бөек Ватан сугышы елларындагы фольклор өстендә эш:
а)рус халык фольклоры.
б)татар халык фольклоры.
2 Х.Туфанның “Сугыш килеп җитте бу җиргә” шигыре.
3 А.А.Пластовның”Фашист очып үтте” картинасы өстендә эш:
а)сораулар ярдәмендә рәсем анализ.
4 Язучы Ләбиб Лерон шигырен уку, анализлау.
Терәк сүзләр белән эш.
V Дәрескә йомгак. Укытучы сүзе.Билгеләрне анализлап кую.
VI Өй эше: Шигырьне сәнгатьле итеп укырга.Рәсем буенча инша язарга.
Дәрес барышы.
I Оештыру моменты.
Укучылар белән исәнләшү.
II Укучыларның белемнәрен актуальләштерү:
1 Кави Нәҗминең тормыш юлын һәм иҗатын сөйләү.
2 Сорауларга җавап.
III Укучыларга яңа белем һәм күнекмәләр бирү:
Укытучы сүзе:
-Укучылар,без хәзер аудио язма тыңлыйбыз
- Игътибар белән тыңлагыз әле.Аннан соң мин сезгә сораулар бирермен.
1941 елның 14 июнендә мин унынчы классны бетердем.Алда күптән көтелгән чыгарылыш кичәсе.Кулыма 10кл бетергәнгә таныклык алам. Казанга китәм,медицина институтына укырга керәм.дип йөрдем. Хыялым-врач булу. Кулда-аттестат. Ләкин 1941 елның 22 июнендә сугыш башланды. Озак та үтми бөтен гаиләбез белән елый-елый әтине фронтка озаттык. Әни 5 бала белән калды. Иң олысы-мин. Бригадир иртүк тәрәзәдән кычкырып китә:
-Фәйрүзә.бүген әниең белән,чалгылар алып.борчак чабарга чыгыгыз. Мин. зурлар белән беррәттән, эшли башладым. Врач булам, кешеләр дәвалыйм, ак халат киеп йөрим дигән уйлар хыялда гына калды.
-Бу апаның өмет-хыяллары ни өчен тормышка ошмаган? Кем гаепле моңа?(Сугыш)
-Бик дөрес. Моңа сугыш,фашистлар Германиясе гаепле.
-Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз. Язып куегыз бүгенге числоны һәм теманы:Кави Нәҗмия”Хәят апа”шигыре.
Сүзлекчә.
нәләт-проклятие
мордар-начар,әшәке
килен-сноха
чик-граница
-Ә хәзер гади карандашларыгызны алыгыз. Мин укыйм, кайсы сүзләр сезгә аңлашылмый, шуларны билгеләп барыгыз. Автор сүзләрен, хикәя, сорау, өндәү җөмләләрне укыганда интонация ничек үзгәрә, шуңа игътибар итегез.(Укытучының укуы)
-Кайсы сүзләр аңлашылмады?
(Укучылардан укыту, сәнгатьлелек дәрәҗәсенә игътибар итү)
Сораулар һәм биремнәр өстендә эш: .
-Бу шигырьдә вакыйга кайда һәм кайчан бара? (Шәһәрдә һәм сугыш башланыр алдыннан бара)
-Исеме үк әйтеп тора инде. Бу шигырь кем турында? ( Хәят апа гаиләсе турында)
-Бик дәрес, Хәят апа турында.Бу бик матур.тирән мәгънәле татар исеме. Ул- тереклек, яшәеш ,гомер, тормыш дигән сүз.
-Хәят апаның ире кая китә?(Улы Камил чик буенда хезмәт итә.Ире ял алып, улын күрергә китә)
Ул нинди хәлләргә очрый?(Ул партизаннар отрядына керә)
-Хәят ana тылда нинди батырлык эшли?(Иренең станогын да үзенеке итә. Сугыш беткәнчегә кадәр 2 станокта берүзе эшләргә сүз бирә)
-Шул юлларны табып укыгыз.
-Бу шигыре белән автор нәрсәне күрсәтә?(Бөек Ватан сугышы елларында шәһәрдәге тылдагы хезмәтне күрсәтә).
-Кави Нәҗми фашистларның начар кешеләр икәнлеген нинди сүзләр белән күрсәтә, тасвирлый.
“Адәм каны эчеп котырган,
Эзе тигән җирдә үлән көйгән
Ирене тигән җирдә су кипкән
Көйрәп яна башлый ак кәгазь
Ут йөгерә минем телемә.''
-Нәтиҗә ясап әйтик әле, сугыш елларында тормышны алып бару кемнәр җилкәсенә төшкән икән?
-Хатын-кызлар, картлар, балалар.
Гомәр ага Бәширов аларны бик матур сүзләр белән:Туган илнең тылдагы солдатлары, ә тылны икенче фронт ,диде.
'Туган илнең тылдагы солдатлары да, фронттагы солдатлар кебек ук 1418 көн һәм төн Бөек Җиңүне якынайту өчен армый-талмый көрәштеләр.
Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай:
А) «Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Тынычта без аттан артык эшлибез...
Б)Халык зур ул, көчле ул, әдип ул, шагыйрь ул» дип язган иде.
Бөек Ватан сугышы еллары фольклорын алып карасак .моңа бик күп мисаллар табасың
Не топтать фашистам
Степи и угодины. •
Грудью встанем, как один,
На защиту Родины.
Б)Милый мой фашистов бьет
И мне тоже хочется.
Дайте, дайте пулемет
Буду пулеметчицей.
Мой миленочек на фронте
Управляет танком,
Скоро я к нему поеду
Стану санитаркой.
Ой, подруженька моя,
Мой миленок на войне
За него и за себя
Я работаю вдвойне.
Наши тракторы - как танки
А девчата - как бойцы.
Распахали все полянки,
Все засеяли концы.
Күрәсез бу дүртъюллыкларда Бөек Җиңүне якынайту өчен авылда да зур көрәш барган.Ә хәзер татар халык авыз иҗатын карап үтик.
Әх дусларым бу сугышның
Беткәнен күрсәк иде.
Гитлер белән Муссолинны
Сабанга җиксәк иде.
Фашистларның ашаганы
Ак май белән бал гына.
Ул этләрнең эшләгәне
Күз яшь белән кан гына.
Немецларның башкаласы
Берлин дигән калада.
Калмый фашист штыгыннан
Бишектәге бала да.
Димәк, Бөек Ватан сугышы еллары фольклорын Хәсән Туфанның «Сугыш килеп җитте бу җиргә» шигыре белән йомгаклап булыр иде.
Сугыш килеп китте бу җиргә
Нәрсә күрсә шуны яндырып
Күмер көл үлек калдырып,
Сугыш килеп җитте бу җиргә.
Россиянең халык рәссамы,Ленин премиясе лауреаты Аркадий Александрович Пластов. 1942 елда бер төркем художниклар белән Сталинград фронтында була. Сугыш хәрабәләрен көлгә әйләндерелгән авылларны үтерелгән картларны һәм балаларны күрә.
-Рәсемдә елның кайсы вакыты сүрәтләнгән? ()
-Көз көне без нишлибез?
Ни өчен бу малай көтүне берүзе көтә?
-Рәсемнең исеменә игьтибар итегез әле «Фашист пролетел» «Фашист очып үтте».
-Безнең шигырьдәге кайсы юллар әлеге рәсемнең эчтәлеген тирән ачарга ярдәм итә?
«Әзе тигән җирдә үлән көйгән
Ирене тигән җирдә су кипкән
Тиңе күрелмәгән ерткычлык
Язучы Ләбиб Лерон шушы рәсемгә багышлап, сугыш әфатен күрсәтеп шигырь язган.
Сарыклар үлән чемченә,
Тәмләп күши сыерлар.
Көтүче малай янына
Ала маэмай сыенган.
Шундый тып-тын,хозур!
Кинәт...
Маэмай куйды сагаеп
Ап-ак болытлар артыннан
Калкып чыкты самолет.
Сүрәнләнә төште кояш
Һәм маэмай куйды өреп.
Саргылт яфракларны җилләр
Алып китте бөтереп.
Шулчак чирәмнәрне өтеп
Йөгерде утлы аваз.
Тынлыкны чәрдәкләп үтте
Кайтаваз.
Йөзтүбән капланды малай,
Канда-башы йөзе ,кул.
-Утырт әле, самолет!-дип
Кычкырмакчы иде ул...
Фашист очып үтте.
Гүләү
Сүнеп бара, таралып.
...Бугазындагы төерен
Йоталмыйча тора эт...
-Ә хәзер «Фашист очып үтте» рәсеме буенча хикәя язабыз.
Мин сезгә төрәк сүзләр бирәм: көзге көн, табигать, алтынга маныла, фашист козгыны,пулеметтан ут яңгыры,нинди ерткычлык, кан саркып чыккан, малайның дусты, үзәк өзгеч тавыш.
Рәссам үзенең әсәрендә уч алырга чакыра.
Йомгаклау. Быел безнең илебезнең фашистлар Германиясен җиңүенә 68 ел тула. Бу бәйрәмгә бөтен ил, халык әзерләнә. Һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Без дә укучылар; шушы матур бәхетле тормышыбызның кадерен белик, олыларга ихтирам, кадер-хөрмәт күрсәтик. Кайда гына булсак та ,транспортта булсак урын бирик, күршебездәге карт-корыга мәрхәмәтле , ярдәмчел булыйк. Аларның авыр ,ачы язмышларын истә тотып, картлыкларын хөрмәт итик.
Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Разработка открытого урока по теме: «Географическая оболочка» Урок-открытие
Что такое географическая оболочка? ГО – это взаимосвязь и взаимодействие всех оболочек Земли - всех сфер Земли.Какие это сферы?Постановка проблемы1. Ученику дается г...
Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной». Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной».
Открытый урок по алгебре в 7 классе «А»тема: «Уравнения с одной переменной».презентация по данной теме...
Открытый урок (мастер-класс) по русскому языку, проведённый на Фестивале инновационных идей в региональном образовании «Педагогические открытия 21 века» по теме Урок – исследование. «Предлог». (7 класс)
Тема: Предлог. (Закрепление знаний)Цель урока а) учебная: систематизировать и обогатить знания учащихся о предлоге, на основе заданий-исследований предупредить возможные ошибки в употреблении предлого...
Открытый урок по английскому языку. Открытый урок на активность обучения английского языка». (2 е—5 е классы обучения предмету)
Применение различныхвидов игр на уроке с целью закрепления лексических и грамматических навыков в обучении английскому языку....
Методическая разработка открытого урока по математике в 5 классе «Умножение десятичных дробей» (урок открытия новых знаний) в рамках ФГОС
Технологическая карта практико - ориентированного урока...
2.1.Совершенствование методов обучения и воспитания через проведение открытых уроков/занятий на МО муниципального уровня (экспертный лист оценивания, протокол посещения первого открытого урока от МО муниципального уровня)
Эксперный лист первого урока...
3.2.Совершенствование методов обучения и воспитания через проведение открытых уроков/занятий на МО муниципального уровня (экспертный лист оценивания, протокол посещения второго открытого урока от МО муниципального уровня)
3.2.Совершенствование методов обучения и воспитания через проведение открытых уроков/занятий на МО муниципального уровня (экспертный лист оценивания, протокол посещения второго открытого у...