2 сыйныф " Исемнең юнәлеш килеше"
план-конспект урока на тему
«2 нче сыйныфның рус төркеме укучылары өчен
татар теле “Исемнең юнәлеш килеше ” темасы буенча технологик карта»
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
isemnen_yunlesh_kileshe.docx | 32.57 КБ |
Предварительный просмотр:
Технологик карта
«2 нче сыйныфның рус төркеме укучылары өчен
татар теле “Исемнең юнәлеш килеше ” темасы буенча технологик карта»
Укытучы | Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы |
Предмет | Татар теле |
Тема | Исемнең юнәлеш килеше . |
Класс | 2д рус төркеме |
Үткәрү вакыты | 13.10.2016 |
Максатлар | 1. Белем бирү максаты: Кая? соравы -га/-гә; -ка/-кә кушымчаларының җөмлә төзелешендә тоткан урыны, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру. 2. Фикер сәләтен үстерү максаты: укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү. Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру 3. Тәрбияви максат: аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. |
Планлаштырылган нәтиҗәләр | Шәхси үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере бедән исәпләшә белү; хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү. Предмет дәреслек белән эшли белү, ....төшенчәләрен аңлау. Метапредмет бәйләнешле сөйләм телен үстерү. |
Бурычлар | Белем бирү: турында булган белемнәрне тирәнәйтү; Тәрбияви: тәрбияләү; Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен устерү. |
Дәреснең тибы | әңгәмә, биремнәрне аерым-аерым үтәү, текст белән эш, сәнгатьле уку. |
Предметара бәйләнеш | әдәбият, физкулЬтура, музыка, тарих. |
Эшне оештыру | Фронталь,төркемдә, парлада, индивидуаль. |
Материал | Дәреслек: Хайдарова Р.З.,Ахметзянова Г.М.,Гиниятуллина Л.А.Татар теле, 3 сыйныф.2 бүлек -Казан: Татармультфильм,2013 Хайдарова Р.З.,Гиниятуллина Л.А.,Газизуллина Г.И. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.3 нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма – Казан: Татармультфильм,2013 |
Җиһазлау | компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге. |
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Универсаль укыту гамәлләре |
I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация) Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру. | СЛАЙД № 1 – Исәнмесез,укучылар! - Хәерле көннәр сезгә! – Утырыгыз. Укучылар,сез дәрескә әзерме? - Кәефләрегез ничек? - Кәефләрне тагын да күтәрер өчен, әйдәгез бер-беребезгә матур сүзләр ( комплиментлар) әйтәбез.
СЛАЙД№ 2 - Бүгенге дежурларны тыңлыйк. (Спроси у Даши, какое сегодня число, какой день недели, какая сегодня погода, кого нет в классе.) -Даша, бүген ничәнче число? -Атнаның нинди көне? -Бүген көн нинди? -Класста кем юк? Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим. | Укучылар бер-берсенең хәлләрен сорыйлар. - Исәнмесез! - Хәерле көн! -Әйе. -Яхшы. Комплимент әйтәләр. - Маша, синең бантигың (күлмәгең,чәчең һ.б.) шундый матур! - Рәхмәт. - Бүген унөченче октябрь. -Атнаның дүртенче көне,пәнҗешәмбе. - Бүген көн салкын,җил исә, кояшлы түгел. -Класста барысыда? | Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ) Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ) |
II. Белемнәрне актуальләштерү. Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау | СЛАЙД № 3 -Укучылар, безгә дәрескә бүген тагын Аю дус килде. Сезгә төрле биремнәр алып килде. СЛАЙД № 4 1.Өй эшен тикшерү. -Син кайда яшисең? (2, 3 бала укый) -Укытучы: Кайчан –да/-дә, -та/-тә аффиксларын кулланабыз. Алар кайчан кулланылалар? СЛАЙД № 5 - У нашего “Солнышка” открылись лучики с аффиксами -да/-дә, -та/-тә | Мин Мамадышта яшим. Мин Чистайда яшим. Мин Әлмәттә яшим. Мин Бөгелмәдә яшим. | Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ) Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ) Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ) |
III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу. Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау. Алган белемнәргә таянып, текстны аңлап уку. | СЛАЙД 6 -Сүзләрне укыгыз һәм тәрҗемә итегез. Стадион Парк Өй мәктәп -Беренче баганадагы сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр? СЛАЙД 7 -Җөмләләрне укыйбыз:
-Сравнивая с доски найдите похожие слова. Рабатаем в группах. Соңыннан тикшерү. -Икенче баганадагы сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр? -Ребята, как вы думаете сегодня на какой вопрос будем отвечать? Какая тема будет на уроке?
-Что общего в этих словах? -Найдите основу слов и обозначьте. (Сүзләрнең тамырын табыгыз). СЛАЙД 8 -Ә нәрсә өстәлде? Что добавилось? -Нинди кушымчалар? -Меняют ли эти окончания смысл слов? -Что они обозначают? - У нашего “Солнышка” открылись лучики с аффиксами -га/-гә, -ка/-кә СЛАЙД 9 -Аю дус алып килгән биремнәрне үтибез. Матур конвертта җөмләләр язылган, нокталар урынына –га/-гә, -ка/-кә кушымчаларын ялгагыз. (Вставьте нужные окончания) (Работа в парах) Катя өй... бара. Оля бәйрәм... бара. Витя мәктәп... бара. Дима стадион... бара. Әни кибет... бара. Саша парк... бара. Биремне тикшерәбез. -Балалар, бу кушымчалар ни өчен кирәк? (для чего нужны эти окончания) -Ребята, подумайте и скажите друг-другу. Работаем в парах с партнёром по плечу. Каждому по 10 секунд -Для чего нужны эти окончания? Фронтально сорарга. ( Для связи слов) (Сүзләрне бер-берсенә бәйләү өчен.) ФИЗМИНУТКА Аю дус белән сүзләр әйтәбез. Аффиксларны үзегез өстисез. -га/-гә – чүгәлисез, -ка/-кә – сикерәсез . | - Стадион -парк -дом -школа - Нәрсә? Дима стадионга бара. Ләйсән өйгә бара. Укучылар мәктәпкә бара. Балалар паркка бара. Кая? -Будем отвечать на вопрос кая? И соединять окончания к словам. Узнать правописание окончаний в словах. - Одинаковая основа( тамырлары бер төрле) -Кушымчалар --га/-гә, -ка/-кә кушымчалары - Нет. Не меняют. - куда-то направляется Катя өй.гә.. бара. Оля бәйрәм.гә.. бара. Витя мәктәп.кә.. бара. Дима стадионга... бара. Әни кибеткә... бара.Саша парк.ка.. бара. | Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ) Максат кую (Танып белү УУГ) Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ) |
IV.Уку мәсьәләсен чишү. Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау. | СЛАЙД 10 Дәфтәрләрне ачабыз. 2 юл калдырып числоны язабыз. Матур, төз утырабыз. -Матур конвертны ачабыз. Рәсемнәр -А теперь каждый составит предложения по рисунку из двух реплик используя вопрос кая? и запишет в тетради. -Сейчас читайте свой диалог. | -Син кая барасың? -Мин стадионга барам. | Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ) Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ) Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ) |
V. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту. Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү. | СЛАЙД 11 (шәһәрләр) -Балалар, сезнең алдыгызда 4 шәһәр. Башта сайлагыз. Сез бу шәһәрләргә кунакка барасыз ди. Сез әйтергә тиеш сез кая барасыз? -Спрашивайте друг у друга куда он едет? -Рәхмәт. Урыннарыгызга утырыгыз. | -Саша, син кая барасың? -Мин Мамадышка барам. | Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ) Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ) |
VI. Дәресне йомгаклау. Рефлексия. Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү. | СЛАЙД 12 -Балалар бүгенге дәрестә нинди сорауга җавап бирдек? - Кая? соравына җавап биргән сүзләргә нинди кушымчалар ялгана? -Кайчан -га/-гә кушымчалары ялгана? -Кайчан –ка/-кә кушымчалары ялгана? -Для чего нужны эти окончания?
-Что обозначают эти окончания? Үзбәя. Укытучы яшел төстәге карточкаларны тарата. Карточкада 3 төрле бәя бирелгән( Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк). Укучылар үзләренең эшчәнлеген бәяләү өчен кирәк булган сүзләрнең астына сызалар. Үзләренең ни өчен мондый бәя сайлауларын аңлатала | -Кая? Соравына. -га/-гә, -ка/-кә кушымчалары - После звонких согласных –га/гә). После гласных –га/-гә - После глухих согласных –ка/кә -(Для связи слов) (Сүзләрне бер-берсенә бәйләү өчен.) -Куда-то идет, направляется Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр. | Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) |
VII. Өй эше | СЛАЙД 13 -Өй эше бит 30, 6нчы күнегү. Бәяләү - Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт | Өй эшен көндәлеккә язалар. | ТБУУГ Биремне аңлау. РУУГ Эшчәнлекне оештыра белү. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе
5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе...
5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе
5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе...
Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)
Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...
Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)
Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...
Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)
Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...
Исемнең тартым һәм килеш белән төрләнүе. Укучыларга ярдәмгә.
Укучыларга ярдәмгә...
2 сыйныф " Исемнәрдә килеш кушымчалары"
«2 нче сыйныфның рус төркеме укучылары өчентатар теле “Исемнәрдә килеш кушымчалары ” темасы буенча технологик карта»...