2 сыйныф " Ә хәрефе"
план-конспект урока на тему
«2 нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен
Татар теленнщн “Ө хәрефе” темасы буенча технологик карта»
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
o_hrefe.docx | 32.49 КБ |
Предварительный просмотр:
Технологик карта
«2 нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен
Татар теленнщн “Ө хәрефе” темасы буенча технологик карта»
Укытучы | Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы |
Предмет | Татар теле |
Тема | “Ө хәрефе” |
Класс | 2 татар төркеме |
Үткәрү вакыты | 14.10.2016 |
Максатлар | Укучыларны ө ләштереп укыганда икенче һәм башка иҗекләрдә е хәрефен язу кагыйдәсен өйрәтү. Ишеткәннәрне дөрес итеп язу күнекмәләрен камилләштерү. Парларда , төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен камилләштерү. Татар теле дәресләренә мәхәббәт тәрбияләү. |
Планлаштырылган нәтиҗәләр | Шәхескә кагылышлы: үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере бедән исәпләшә белү; хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү. Метапредмет: Танып – белү УУГ:Тыңлап аңлау, аңлап уку, нәтиҗә чыгара һәм гомумиләштерүләр ясый белү. Коммуникатив: ачык итеп үз фикерләрен җиткерә белү. Регулятив: “ ө” ләштереп укыганда икенче һәм башка иҗекләрдә е хәрефен язу кагыйдәсе Предмет буенча: Укучыларның сузык аваз хәрефләрен аера, ө хәрефенең сүзнең беренче иҗегендә генә язылуын , калган иҗекләрдә [ө]авазы ишетелсә дә е хәрефе язылуын белү |
Дәреснең тибы | яңа белемнәрне үзләштерү дәресе |
Предметара бәйләнеш | уку |
Эшне оештыру | төркемдә, парлада, индивидуаль. |
Материал | Дәреслек:Харисов Ф.Ф татар теле: рус телендә башл. Гомуми белем бирү мәкт.2 нче с-фы өчен д-лек ( татар балалары өчен)/Ф.Ф.Харисов,Ч.М. Харисова, Е.А.Панова.- Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр.,2013. |
Җиһазлау | дәреслек, компьютер, проектор, презентация,дидактик таратма материал, биремле карточкалар. |
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Универсаль укыту гамәлләре |
I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация) Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру. | СЛАЙД №2 – Исәнмесез,укучылар! - Хәерле көннәр сезгә! – Утырыгыз. Укучылар,сез дәрескә әзерме? - Кәефләрегез ничек?
СЛАЙД№2 - Бүгенге дежурларны тыңлыйк. -Алия, бүген ничәнче число? -Атнаның нинди көне? -Бүген көн нинди? -Класста кем юк? Ә хәзер, балалар, күрсәтегез миңа: — Җил ничек исә? — Кояш ничек чыга? — Укучылар ничек матур итеп утыралар? Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим. | Укучылар бер-берсенең хәлләрен сорыйлар. - Исәнмесез! - Хәерле көн! -Әйе. -Яхшы. . - Бүген унөченче октябрь. -Атнаның бишенче көне,җомга. - Бүген көн салкын,җил исә, кояшлы түгел. -Класста барысыда бар. | ШУУГ Укытучыны һәм иптәшләреңне хөрмәт итү, дәрескә әзерлеккә үзбәя бирү. ТБУУГ Тыңлап аңлау.Нәтиҗә чыгару. КУУГ Диалогта катнашу,фикерләрне ачык һәм дөрес җиткерү. РУУГ Эшчәнлекне оештыра белү, җавапларны бәяли белү. |
II. Белемнәрне актуальләштерү. Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау. | 1.[о] авазларының әйтелешен, язылышын кабатлау. СЛАЙД№3 Булат кулына шар тоткан. -Шар да нәрсә язылган? СЛАЙД№4 -.[о] авазы нинди аваз әле? - О хәрефе сүзнең кайсы иҗегендә генә языла. -О хәрефе рус сүзләрендә кайсы иҗекләрдә языла? 2. Карточкалар белән эшләү. -Укучылар, сезнең алдыгызда карточкалар бар. -Хәрефе төшеп калган сүзләргә тиешле хәрефне куеп языгыз. Й..лд..з, б..л..н, к..л..н, ..рл..к, й..мр.., й..к.., б..л..т, с..л.., кин.., т..рм..ш. СЛАЙД №5 - Эталон буенча үзеңне тикшер. СЛАЙД № 6 Коллективта эш. - Фотолар буенча яңа сүзләрне ныгыту - Балалар,хәзер экранга карыйбыз. -Рәсемдә нәрсә ясалган? -Төлке сүзендә ничә иҗек? -Беренче иҗекне әйтегез. -Нинди сузык аваз ишетелә? -Икенче иҗектә нинди сузык аваз ишетелә? - Бу авазны язганда нинди хәреф белән күрсәтелә икән? Шулай ук сөт, көзге,чөгендер сүзләрен тикшерәбез. - Димәк балалар, Ө хәрефе сүзнең ничәнче иҗегендә генә языла? -Калган иҗекләрдә, ө авазы ишетелсә дә, нинди хәреф языла? | -[о]авазы язылган -.[о]авазы калын сузык аваз. - О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла.М-н: болыт,борын. - О хәрефе рус сүзләрендә төрле иҗекләрдә языла.М-н: кино Эталон буенча үз-үзләрен тикшерәләр. Йолдыз, болын, колын, орлык, йомры, йокы, болыт, солы, кино, тормыш. Фотолар:төлке,көзге,сөт,чөгендер.
-Төлке -2 иҗек -төл -[ө]сузык авазы ишетелә -[ө]сузык авазы ишетелә -е хәрефен язабыз -ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. - калган иҗекләрдә е хәрефе языла. | ТБУУГ Тыңлап аңлау.Символлар куллану. Предмет нәтиҗәләр: Сорауларга җавап бирә белү. РУУГ Җавапларны дөресли,дәлилли белү. |
III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу. Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау. Алган белемнәргә таянып, текстны аңлап уку. Физминутка. | СЛАЙД № 11 Нәтиҗә ясау. Кагыйдә чыгару. -Кагыйдәне әйтеп карагыз әле. -Балалар, сез ничек уйлыйсыз, без бүген дәрестә нинди тема буенча эшлибез? - Димәк, дәрестә нишлибез? -Әйдәгез әле балалар тикшереп карыйк , без кагыйдәне дөрес чыгарганбыз микән.Китапларыгызның 30 нчы битен ачтык.Фәрит абый нәрсә дип язган икән. 36 нчы күнегү - телдән. Сүзләрне укыйбыз һәм иҗекләргә бүләбез. - Һәр иҗектә нинди сузык аваз ишетелә? - Сүз иҗеккә ничек бүленә? - Ө хәрефе сүзнең ничәнче иҗегендә генә языла? Хәзер”Сүз әйт” уенын уйнап ял итеп алабыз | -ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла,калган иҗекләрдә ө авазы ишетелсә дә е хәрефе языла -Бүген без дәрестә ө-е хәрефләрен язарга өйрәнәбез. -бер укучы кагыйдәне укый. -төн,көн,сөз-геч,Гөл-фия,көз-ге,тө-тен,дө-ге,өч,чө-ген-дер,сө-енеч. -ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Укучылар бер-берсенә туп бирәләр,тупны биргәндә [ө] авазы булган сүз әйтәләр. | Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ) Максат кую (Танып белү УУГ) Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ) РУУГ Үзрегуляция. |
IV.Уку мәсьәләсен чишү. Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау. | 1.Дәфтәрдә эш -Дәфтәрләрне ачтык, матур язу күнегүе язабыз. Әә Әә Дәфтәр- укучының көзгесе. -Нинди сүз өйрәнгән кагыйдәгә туры килә? 2. 37 нче күнегү - язмача. Табышмакларны уку һәм җавапларын табу. Гәүдәсе бар –җаны юк, Үзе эшләпә кигән – башы юк. Гәүдәсе нәзек булса да, Бик зур чалма чорналган. -Табышмакларның җавапларын күчереп язарга. Ө,е хәрефләренең астына сызарга - Нинди сузыктан соң е хәрефе “ө” ләштереп укыла? - Бу сүзләр калынмы яки нечкәме? -Шул сүз белән җөмлә төзегез. | Укучылар “Дәфтәр –укучының көзгесе” мәкален тактадан күчереп язалар. Мәкальнең мәгънәсен аңлатып, нәтиҗә ясыйлар. - дәфтәрләрне чиста,пөхтә тотарга кирәк. -көзгесе Сүзне табып,кагыйдәгә туры килгән хәрефләр астына төсле карандашлар белән, сызып куялар.Бер-берсенең эшен тикшерәләр. -Гөмбә. -Көнбагыш -өстәл -төтен -төтен -нечкә | Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ) Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ) Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ) |
V. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту. Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү. | Карточкаларда эш. Укучыларның эшләренең дөреслеген тикшерү | Укучылар биремне мөстәкыйль эшлиләр. | Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ) Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ) |
VI. Дәресне йомгаклау. Рефлексия. Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү. | - Без бүген дәрестә нишләдек? - Дәреснең темасы нинди иде? - Максатка ирештекме? - Кемгә дәрестә җиңел булды? - Кемгә авыр булды? Ни өчен? Үзбәя. Укытучы яшел төстәге карточкаларны тарата. Карточкада 3 төрле бәя бирелгән( Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк). Укучылар үзләренең эшчәнлеген бәяләү өчен кирәк булган сүзләрнең астына сызалар. Үзләренең ни өчен мондый бәя сайлауларын аңлатала | -Сорауларга җавап бирдек,текст төзедек,карточкалар буенча эшләдек. -- Ө хәрефенең әйтелешен һәм язылышын өйрәндек -Максатка ирештек. Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр. | Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) |
VII. Өй эше | 31 бит 38 нче күнегү. Көзге сүзе белән җөмлә төзергә. Бәяләү - Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт | Өй эшен көндәлеккә язалар. | ТБУУГ Биремне аңлау. РУУГ Эшчәнлекне оештыра белү. |
Й..лд..з, б..л..н, к..л..н, ..рл..к, й..мр.., й..к.., б..л..т, с..л.., кин.., т..рм..ш. | Й..лд..з, б..л..н, к..л..н, ..рл..к, й..мр.., й..к.., б..л..т, с..л.., кин.., т..рм..ш. |
Й..лд..з, б..л..н, к..л..н, ..рл..к, й..мр.., й..к.., б..л..т, с..л.., кин.., т..рм..ш. | Й..лд..з, б..л..н, к..л..н, ..рл..к, й..мр.., й..к.., б..л..т, с..л.., кин.., т..рм..ш. |
Й..лд..з, б..л..н, к..л..н, ..рл..к, й..мр.., й..к.., б..л..т, с..л.., кин.., т..рм..ш. | Й..лд..з, б..л..н, к..л..н, ..рл..к, й..мр.., й..к.., б..л..т, с..л.., кин.., т..рм..ш. |
Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк | Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк | Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк |
Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк | Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк | Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк |
Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк | Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк | Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк |
Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк | Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк | Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк |
Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк | Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк | Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк |
Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк | Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк | Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк |
Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк | Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк | Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк |
Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк | Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк | Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк |
Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк | Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк | Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк |
Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк | Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк | Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...
Л хәрефе һәм авазы. 1 сыйныф
1нче сыйныф өчен ачык дәрес эшкәртмәсе...
П хәрефе һәм п авазы. 1 сыйныф
1 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе...
2 сыйныф " Я хәрефе"
«2 нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен Татар теленнән “Я хәрефе” темасы буенча презентация»...
1 сыйныф " Җ хәрефе"
«1 нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчентатар теле “Җ хәрефе ” темасы буенча технологик карта»...
1 сыйныф " Һ хәрефе"
«1 нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчентатар теле “Һ хәрефе ” темасы буенча технологик карта»...
Я я хәрефе (2 нче сыйныф, татар төркеме)
2 нче сыйныф (татар төркеме) Тема - Я я хәрефеМаксат: 1) Яя хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыклау, я хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү;2) Ук...