1 сыйныф " Җ хәрефе"
план-конспект урока на тему
«1 нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен
татар теле “Җ хәрефе ” темасы буенча технологик карта»
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
1_kl_zh_avazy_hrefe_3.doc | 71 КБ |
Предварительный просмотр:
Ф.И.О. __________________
Дата: __________________
Предмет: _ татар теле _____________
Класс: 1
Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү
Дәрес темасы: Тартык [җ] авазы һәм Җ, җ хәрефе
Өйрәнелә торган темада дәреснең роле һәм урыны: Яңа белемнәр үзләштерү
Дәреснең максатлары (образовательные, развивающие, воспитательные):
Белем бирү максаты: 1. Сүзләрдә җ авазын ишетергә күнектерү. Җ хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу күнекмәләрен бирү;
2. Җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
Фикер сәләтен үстерү максаты: үз фикереңне әйтә, башкалар фикерен тыңлый белү күнекмәләрен үстерү.
Тәрбияви максат: укучыларда табигатькә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.
1 сыйныф өчен технологик карта
Этапы урока-Дәрес этаплары | Деятельность учителя Укытучы эшчәнлеге | Деятельность учащихся Укучылар эшчәнлеге | УУД Универсаль уку гамәлләре (УУГ) ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре |
1. Мотивация. Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру | 1. Уңай психологик хәләт булдыру. - Исәнмесез укучылар. Хәерле көн. - Хәерле көн миңа! - Хәерле көн сиңа! - Хәерле көн сезгә! - Хәерле көн безгә! 2 . Сезне кояш сәламли.Ул сезгә яхшы,хәерле көн тели. | Исәнләшү. | КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү |
2.Актуализация знаний (разминка) . Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру |
3. Сүзлек эше (Мультимедия сүзләр- рәсемнәр) 4. “Хатаны тап” – найди ошибку. Я буду называть слова и показывать ягоды и фрукты (муляжи), а вы внимательно следите, верно ли я называю. -Бу чия. |
[а] – алма, ат, арба [ә] - әни, әти, әтәч [ы]- ылыс, ыргак, кыш [ө]- өй, өч, өстәл [ү] – үлән, үрдәк, бүре [о] – оя, кош, оча 3. Сүзлек эше (Мультимедия сүзләр- рәсемнәр) Җиләк-җимеш- Җиләк- Чия- Әфлисун- Карлыган- Карбыз- Алма- 4. “Хатаны тап” – найди ошибку. Әйе, бу чия. Юк, бу чия түгел. ... | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу |
3.Формирование новых знаний. Яңа белемнәр формалаштыру. |
Беренче рәсемдә нәрсә күрсәтелгән? -Бу сүзләрдә нинди аваз еш кабатлана?
- Әйдәгез [җ] авазына характеристика биреп китик әле - Ул тартык авазмы, әллә сузыкмы? - Ни өчен тартык, аны сузып буламы? - Нинди тартык ул? - Тактага схемасын төзү. Тактада сүзләр бирелә. Җиләк , җомга 3. Җ авазының әйтелешен өйрәнү. | Укучыларның җавабы. (җиләк) Җ авазы Тартык-согласный Сузып булмый-не поется Яңгырау-звонкий Уку: Җа, җо, җы, җә, җө, җү, җи Җә-җә-җә-җә! Бакчада йөри кәҗә! Җи-җи-җи-җи! Кызарып пеште җиләк! | ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу ШУУГ: үзмаксат кую |
4.Первичное закрепление и проговаривание вслух. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү, ныгыту. | “Кул чабу” уены. - Хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм. Сүздә [җ] авазы булса, кул чабыгыз. Җавап,Җәмилә, чалбар, җиләк, чиләк, читек, җитен, җыр, чишмә, җитәкче, җиңүче, кояш, җыелыш, бакча, җимеш | Укучыларның җавабы. | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу |
5.Самостоятельная работа с самопроверкой по эталону. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге. | Җ хәрефен язарга өйрәнү. - Рус телендә сез Ж хәрефен язарга өйрәндегез,аннан аермасы нәрсәдә? -Дөрес,без аңа койрык өстибез.(язу дәфтәре белән эшләү) | Дәфтәрләрдә язу. | РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү УУГ: , тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү |
6. Включение в систему знаний и повторение. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану. | 1. Рәсем буенча әңгәмә оештыру. -Рәсемдә нәрсәләр күрәсез? -Алар нишлиләр? Әтәч нишли? -Тавык нишли? -Үрдәк нишли? -Каз нишли? -Бакчада нәрсәләр үсә? 2. Сүзләр, җөмләләр уку. 3. “Сатучы һәм сатып алучы” - “Продавец и покупатель” - Ребята, представьте как будто вы пришли в магазин, вам надо купить фрукты. Давайте это разыграем. | 1. Сорауларга җавап бирү: -Бу йорт кошлары. Әтәч, тавык, каз, үрдәк. -Алар бакчада эшлиләр. -Әтәч гармунда уйный. -Тавык су ташый. -Үрдәк су сибә. -Каз җир казый. -Бакчада кәбестә, кыяр, бәрәңге, җиләк үсә. Алар эшчән, тырыш. 2. Укучыларның укуы. Җәмилә, җиләк, журнал. Бу Җәмилә. Җәмилә, мә җиләк! Җиләк зур, тәмле, кызыл. 3.“Сатучы һәм сатып алучы” - “Продавец и покупатель” - Исәнмесез! - Исәнмесез! - Сиңа нәрсә кирәк? - Миңа... кирәк. - Сиңа ... кирәкме? - Әйе, кирәк/ Юк, кирәкми. - Рәхмәт. Сау булыгыз. - Сау булыгыз. Тагын килегез. | КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү. ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру. ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү. |
7. Рефлексия. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре) | -Балалар, без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек? -Сезгә ниләр ошады? Үзбәя: - Балалар сезгә кояшчыклар таратылды,әгәр сезгә дәрес ошады икән ,сез аңа елмая торган авыз,ошамаса елмаймый торган авыз ясап куясыз.(нәтиҗә) Дәрес тәмам , сау булыгыз. | Укучыларның фикерләре. | ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү |
8. Домашнее задание. Өй эше. | Өйрәнгәнне кабатлау |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...
Л хәрефе һәм авазы. 1 сыйныф
1нче сыйныф өчен ачык дәрес эшкәртмәсе...
П хәрефе һәм п авазы. 1 сыйныф
1 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе...
2 сыйныф " Ә хәрефе"
«2 нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен Татар теленнщн “Ө хәрефе” темасы буенча технологик карта»...
2 сыйныф " Я хәрефе"
«2 нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен Татар теленнән “Я хәрефе” темасы буенча презентация»...
1 сыйныф " Һ хәрефе"
«1 нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчентатар теле “Һ хәрефе ” темасы буенча технологик карта»...
Я я хәрефе (2 нче сыйныф, татар төркеме)
2 нче сыйныф (татар төркеме) Тема - Я я хәрефеМаксат: 1) Яя хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыклау, я хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү;2) Ук...