«Татар теленнән эш программасы» 1 нче сыйныфның рус төркеме, база дәрәҗәсе
рабочая программа на тему
Дәреслек: Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, - Казан “Татармультфильм” нәшрияты., 2012.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
1_kl.rus_t.t.doc | 444 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе
“Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларның Килешенде: Раслыйм:
методик берләшмә утырышында укыту эшләре буенча директор Мәктәп директоры:
каралды. урынбасары :
Беркетмә № , “ “ .08.2016 _________/ А.Д.Прокофьева / __________ /З.А.Замдиханов/
________/И.И.Курамшина/ “___”_________ 2016нчы ел Приказ № , “ __” _______ 2016 ел
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Укыту предметы: «Татар теле»
1 нче сыйныфның рус төркеме, база дәрәҗәсе
Курамшина Илсөяр Илдус кызы, татар теле һәм әдәбияты буенча
төп гомуми белем бирү программасын гамәлгә куючы беренче квалификация категорияле педагогик хезмәткәр
Педагогик киңәшмә утырышында каралды
Беркетмә № 1
___ август, 2016 ел
Биеш авылы, 2016 нчы ел
Эчтәлек
1.Аңлатма язуы...................................................................................................................................................3-7 бит
2. Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр......................................................................................7-9 бит
3.Курсның эчтәлеге ...........................................................................................................................................10 бит
4.Татар теленнән контроль төре.........................................................................................................................11-12 бит
5. Календарь-тематик план ...............................................................................................................................13-32 бит
6. Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә таләпләр......................................................................33-34 бит
7. Укыту-методик тәэмин ителеше өчен әдәбият исемлеге..............................................................................35-36 бит
8. Эш программасына төзәтмәләр кертү бите...................................................................................................37 бит
9. Кушымта............................................................................................................................................................38-39
I.Аңлатма язуы
1 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
- Башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 2009 нчы ел, 6 нчы октябрь боерыгы 373 нче номер белән расланган, РФ Юстиция министрлыгында 17785 нче регистрация номеры белән 2009 нчы елның 22 нче декабрендә теркәлгән(с изменениями на 8 апреля 2015года);
- Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МГББУ «Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең башлангыч белем программасы;
-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән үрнәк программа: “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”(рус төркемнәре өчен), (төзүче авторлары: Р. 3. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Казан -2014).
-Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МГББУ «Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе» педагогик коллективы 2016 нчы елның 25 ннчы августындагы 1 номерлы карары буенча кабул ителгән “2016-2017 нче уку елына укыту планы”;
-РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 нче ел, 8 нче июнь, 576 номерлы боерыгы. (Приказ Минобрнауки России от 08.06.2015 № 576 «О внесении изменений в федеральный перечень учебников... http://mon.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_330177.pdf)
Дәреслек: Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, - Казан “Татармультфильм” нәшрияты., 2012.
Укыту предметының гомуми аңлатмасы
1 нче сыйныфта укучы рус балаларына татар теле укыту үз алдына түбәндәге максат һәм бурычларны куя:
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълумат җиткерү программаның төп максаты итеп билгеләнә.
Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар үтәлергә тиеш:
1) Баланың сөйләү, тыңлау, уку сәләтен үстерү.
2) Мөстәкыйль рәвештә китап укырга әзерләү.
3) Татар әдәби текстларын дөрес интонация белән укырга өйрәтү.
4) Татар әдәбиятына, мәдәниятына, сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Укыту-методик комплектка эчтәлек сайлау коммуникатив технология принципларына (Е.И.Пассов) нигезләнде.
Телне аралашу аша өйрәнү принцибы нигезендә УМК өчен материал беренче сыйныф балаларының аралашу сфераларын исәпкә алып сайланды.
Укыту - методик комплексы балаларның психик үсешендә федераль дәүләт стандартларында аеруча басым ясалган түбәндәге юнәлешләрне үстерүне максат итеп куя:
- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;
- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;
- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.
Укыту-методик комплексына эчтәлек коммуникатив методика принципларына нигезләп сайланылды.
7-8 яшьлекләр тормышында уен, өй һәм уку хезмәте, гаиләдә һәм дуслар белән аралашу зур урын алып тора. Шулай ук балалар хайваннар турында сөйләшергә, әкиятләр тыңларга яраталар. Дәреслеккә түбәндәге аралашу темалары кертелде: “Әйдәгез, танышабыз!”, “Урман дусларыбыз”, “Спорт бәйрәме”, “Мәктәптә”, “Йорт хайваннары һәм кошлары”, “Бакчада” “Кыш җитә” “Сәламәт бул”, “ Безнең гаилә”, “Кунакта” “Кибеттә”, “Без шәһәрдә яшибез”, “Җәй ”.
Шушы темалар буенча сөйләшү өчен продуктив лексика якынча 300-310 сүз тәшкил итә.
Уку эшчәнлегенең мотивлашкан булу принцибы. Кече яшьтәге мәктәп балалары эмоциональ, хәрәкәтчән балалар. Алар тиз арыйлар, бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең ихтыяҗына туры килсә генә кабул итә һәм фикерли башлый. Күрсәтелгән психологик үзенчәлекләр дәреслекнең, мультимедианың, эш дәфтәренең предмет эчтәлеген сайлаганда исәпкә алынды. Дәреслеккә сайланган материал әкияти сюжетлар, балаларның кечкенә вакытта үзләре ишеткән геройлары (Карлсон, Буратино, Винни Пух һ.б.) аша таныштырыла барды. Әйтик, балалар янына урман хуҗасы Шүрәле кунакка килә, балалар белән таныша (танышу, хушлашу лексикасы кертелә). Шүрәле бары тик татарча гына сөйләшә. Шүрәле белән аралашу өчен балаларда татар телен өйрәнү теләге уяна. Шулай ук, балалар Г.Тукай әсәрләре геройлары белән танышалар: Гали, Акбай, Күбәләк, Кояш, Алмагач, Сандугач. Бу геройлар мультимедиада аралашу ситуацияләрен имитацияләгәндә төп катнашучылар булып торалар.
Шүрәле, балаларга Сабантуйга килергә вәгъдә биреп, урманга кайтып китә. Урманда үз дуслары – кыргый хайваннар белән очраша (кыргый хайваннар белән танышу лексикасы кертелә). Алар спорт бәйрәменә әзерләнәләр, спорт белән шөгыльләнәләр (“Спорт бәйрәме” темасы кертелә) һ.б. Предмет эчтәлеге аша укучылар үзләштерергә тиешле лексик-грамматик материалны билгеләү түбәндәге схема аша оештырыла:
Аралашу сферасында социаль контактларны, сөйләм ситуацияләрен ачыклау
Сөйләшү, сөйләм предметын билгеләү
Сөйләм бурычларын ачыклау
Сөйләм үрнәкләрен билгеләү
Тиешле лингвистик материалны сайлау
Мондый юл белән укучылар үзләштерергә тиешле лингвистик материалны билгеләү Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты таләп иткән системалы-эшчәнлекле концепциягә нигезләнә: башта системаны барлыкка китерүче төп компонент – ахыргы нәтиҗә (аралашу мөмкинлекләре) билгеләнә, аннан соң гына билгеләнгән сфераларда аралашуны тәэмин итәрлек лингвистик материал сайлап алына.
Укыту процессын индивидуальләштерү принцибы. Балаларның истә калдыру сәләтләре төрлечә. Дәрескә алынган сөйләм материалын дәрес азагында һәр бала да үзләштереп бетермәскә мөмкин. Хәтердә калдыруның индивидуаль үзенчәлекләрен истә тотып, дәреслектәге күнегүләр системасы шундый итеп урнаштырылды, бер үк материалның бер дәрес дәвамында кимендә 9-10 тапкыр, аннан соң тема буенча дәресләр дәвамында, шулай ук темалар бәйләнешендә кабатлана баруы тәэмин ителде. Һәр сүзне, өйрәнелгән грамматик категорияне, аралашу өчен кирәкле сөйләм үрнәкләрен системалы кабатлатып бару – УМК ның төп бурычы булды.
Телне ятлап түгел, ә актив фикерләп өйрәнү принцибы – чит тел өйрәнүдәге төп принципларның берсе. Укучыларның телне актив фикерләп өйрәнүләрен, беренче чиратта, аралашуны хәтерләтүче ситуатив күнегүләр аша тәэмин итеп була. Ситуатив күнегүләр методик ярдәмлектә бирелде. Мондый күнегүләр яңа лексик, грамматик материал белән таныштырганда да (бу очракта мотивация тудыру ролен башкара), камилләштерү һәм мөстәкыйль сөйләм этабында да кулланыла ала.
Аралашу Коммуникатив Сөйләм үрнәге
ситуацияләре бурыч
Твоя мама больна. Предложи ей лекарство. – Әни, мә дару.
Ты ухаживаешь за Спроси, не надо ли ей – Әни, дару кирәк-
мамой. лекарство. миме?
Спроси, нет ли у неё – Әни, темпера-
температуры. тураң юкмы?
Предложи ей чай. – Әни, мә, чәй эч.
Предложи чай с медом. – Бал белән чәй эч.
Дәреслектә кызыклы сораулар, чагыштыруны, анализлауны, логик фикерләүне таләп иткән төрле биремнәр кертелде. Мондый биремнәрне балалар кызыксынып эшлиләр, шул ук вакытта өйрәнелгән сөйләм үрнәкләре дә кабатлана. Дәреслектәге биремнәр белән генә чикләнмичә, укытучы шундый биремнәрне өстәмә әзерләсә, әлбәттә, дәресләр тагын да нәтиҗәлерәк булыр.
Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы. Бу принцип нигезендә грамматик материал түбәндәге таләпләр буенча сайланды:
- грамматик материал коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнде;
- грамматик материалның күләмен, теоретик авырлыгын билгеләгәндә укучыларның үзләштерү мөмкинлекләре исәпкә алынды;
- грамматиканы сөйләм берәмлеге буларак өйрәнү күздә тотылды: иң беренче чиратта грамматик категориянең формасына түгел, ә аның функциясенә игътибар ителде: хәбәр итү, сорау, риза булу һ.б. Берникадәр грамматик материал теоретик формада бирелмичә, ә лексик-грамматик төзелмәләр формасында тәкъдим ителде. Аларны үзләштерү сөйләм ситуацияләре нигезендә оештырылды. Ә җиңелрәк дип саналган грамматик материал филологик формада, кагыйдәләр нигезендә өйрәнелә барды.
Укыту-методик комплексының тагын бер үзенчәлеге шунда: сөйләм эшчәнлеге төрләренә бер-бер артлы түгел, ә параллель, бер-берсенә бәйле рәвештә өйрәтү бурычы куела. Ягъни һәр дәрестә сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре дә катнаша, һәм дәрес максатында күрсәтелгән сөйләм дозасы сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре аша да үтеп чыга. Аралашу процессы сөйләшү (диалогик, монологик сөйләм), ишетеп аңлау, уку һәм язу аша оештырыла.
Укыту предметының укыту планында тоткан урыны
Рус балаларына татар теле һәм әдәбиятын укыту, ана теле һәм әдәбиятын укыту белән беррәттән, аларның филологик белемнәрен киңәйтү һәм коммуникатив культурасын үстерү. Шулай ук, базис укыту планында 1 нче сыйныфта сәгатьләр саны бүленеше күрсәтелгән.
Үрнәк программада татар телен һәм әдәби укуны укытуга 136 сәгать (атнага 5 сәгать) каралган. Ә мәктәпнең уку планында татар теленә атнага 3 сәгать бирелә. Шуңа күрә еллык тематик планымда татар теленә 99 сәгать күрсәттем (елга 33 атна исәбеннән). Татар теле һәм әдәбият дәресләрен укыту процессы үзара бәйләнештә бер дәреслек, интегратив нигездә укытыла.
II. Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр
Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерүче төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укыту системасыныңбарлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.
Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.
Төп һәм (урта)гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.
Башлангыч гомуми белем бирү баскычларында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
Укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
“Татар теле һәм әдәбияты” фәненә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.
Укытуның предмет, метапредмет , шәхси нәтиҗәләре:
“Татар теле һәм әдәби уку” предметы буенча 1 нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:
– татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;
– шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
– татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.
– әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.
Татар теленә өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:
– укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
– эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;
– дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
– дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
– әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
– парларда һәм күмәк эшли белү;
– әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;
– үрнәк буенча эшли белү;
– аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
– рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;
– аңлап укый белү;
– укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
– чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.
Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре.
I. Сөйләшү.
Диалогик сөйләм.
1 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80% ын сөйләшергә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
– сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
– дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
Монологик сөйләм:
– җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
– өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.
II. Ишетеп аңлау (аудирование).
Аралашу өчен, төп шартларның берсе – әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 1 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:
– нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;
– сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;
– ишетү хәтеренең күләмен үстерү.
III. Уку.
Уку эшчәнлеге буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
– Татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү.
– Транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру.
– Интерференция күренешеннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү. Мәсәлән: алма – автобус; кош – помидор һ.б.
– Сәнгатьле дөрес уку күнекмәләре формалаштыру.
– Уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр өйрәнү.
IV. Язу.
– 1 нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты – татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү.
– Иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру.
–Дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыру
Укытуның шәхси нәтиҗәләре.
Башлангыч гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:
шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
“гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.
III. Курсның эчтәлеге
1 нче сыйныф (99 сәгать)
Темалар буенча эчтәлек | Сәгать саны | Темага караган төп төшенчәләр | |||
План | Факт | ||||
1.Әйдәгез,танышабыз! | 14 | 10 | Исемнәргә кем? Нәрсә? Сорауларын куя белү. Микъдар һәм тәртип саннары б/н тан-ру (1–20 саннары) | ||
2.Урман дусларыбыз. | 6 | 6 | Исемнәрнең берлек һәм күплек саннары. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, IIIнче зат берл. сан формаларын сөйләмдә куллану. Боерык фигыльнең II зат берлек һәм күплек сан формалары белән таныштыру. | ||
3.Спорт бәйрәме | 10 | 7 | Иптәшеңә командалар бирә белү. Спорт бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтә белү. Дустыңны уйнарга чакыра, кем белән уйнаганыңны әйтә белү. | ||
4.Мәктәптә. | 7 | 5 | Кайда? Кая? Кайдан? Сорауларын кулланып төзелгән сорау җөмләләр белән таныштыру. | ||
5. Йорт хайваннары һәм кошлары | 12 | 7 | Нинди? Нишли? Сорауларына җавап бирә белү. | ||
6.Бакчада | 10 | 8 | Исемнәрнең урын-вакыт, юнәлеш, чыгыш килешләрендә төрләнеше белән танышу. | ||
7.Кыш җитте. | 15 | 7 | -мы/-ме, түгел кисәкчәләрен, хәз. заман хикәя фиг-нең юклык фор-сын (-мый/-ми) сөйләмдә куллану. | ||
8. Сәламәт бул | 9 | 7 | Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану. | ||
9. Безнең гаилә | 11 | 11 | Исемнәрнең I, II, III нче затта берлек санда тартым төрләнеше б/н танышу. Белән бәйлеген сөйләмдә исем белән куллану. Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану. Сыйфат + исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану. Сан + исем төзелмәсен сөйләмдә куллану. Без зат алмашлыгының сөйләмдә кулланышы белән танышу. | ||
10. Татар халык ашлары | 10 | 7 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, IIIнче зат берлек сан формаларын сөйләмдә куллану. Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану. | ||
11.Кибеттә. | 12 | 7 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, IIIнче зат берлек сан формаларын сөйләмдә куллану. | ||
12. Без шәһәрдә яшибез. | 10 | 8 | -мы/-ме, түгел кисәкчәләрен, хәз. заман хикәя фиг-нең юклык фор-сын (-мый/-ми) сөйләмдә куллану. | ||
13. Җәй җитә | 10 | 9 | Белән бәйлеген сөйләмдә исем белән куллану. Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану. Кайда? Кая? Кайдан? Сорауларын кулланып төзелгән сорау җөмләләр белән таныштыру. | ||
Барлыгы: | 136 | 99 |
IV. Татар теленнән контроль төре
РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ БАЛАЛАРНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕННӘН БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕН ТИКШЕРҮ
№ | Эш төрләре | норма |
1. | Тыңлап аңлау | сүзләр, сүзтезмәләр) |
2. | Диалогик сөйләм | 3 реплика |
3. | Монологик сөйләм | 4 фраза |
4. | Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү: | 2 |
5. | Уку | 15-20 сүз |
6. | Язу: | |
7 | Күчереп язу( гади җөмлә) | 1-2 җөмлә |
2016/2017 НЧЕ УКУ ЕЛЫНДА 1 НЧЕ СЫЙНЫФНЫҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘ
ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА КОНТРОЛЬ ТӨРЕНДӘГЕ ЭШЛӘР ҮТКӘРҮ ГРАФИГЫ
1 чирек | 2 чирек | 3 чирек | 4 чирек | |||||||||||
Класс | к/ күчереп язу | м/с | д/с | к/ күчереп язу | м/с | д/с | к/ күчереп язу | м/с | д/с | К / күчереп язу | д/с | м/с | тест | |
1 | - | - | - | - | 1 | 3 | 3 | 1 | 2 | 2 | 1 | |||
- |
Контроль эш темалары
1класс | № | Темалар | Үткәрү вакыты | |
Календарь | Фактик | |||
1 | Контроль күчереп язу. Кыш билгеләре. | |||
2 | Контроль күчереп язу. Яз. | |||
3 | Тест( 1 нче сыйныфта өйрәнелгән материал буенча) |
Бәйләнешле сөйләм үстерү темалары
1нче сыйныф | № | Темалар | Үткәрү вакыты | |
Календарь | Фактик | |||
1. | Кышкы табигатьне тасвирлау (м/с) | |||
2. | “Минем гаиләм”темасына м/с | |||
3. | “Яз фасылы” темасына д/с | |||
4. | Татар халык ашлары исемнәрен кулланып, диалог төзү | |||
5. | “Бүген минем туган көнем” моногик сөйләм | |||
6. | “Ашамлыклар кибетендә” темасына д/с “ | |||
7. | Мин шәһәрдә яшим” темасына м/с | |||
8 | “Татарстан шәһәрләре” темасына д/с | |||
9 | Җәйге табигать турында сөйләү (м/с) | |||
10 | “Каникулда” темасына д/с |
V. Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен татанр теленнән календарь- тематик план
Дәреслек авторы: Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, 2012
Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:
ЛКФ - лексик күнекмәләр формалаштыру
ЛКК - лексик күнекмәләр камилләштерү
ГКФ - грамматик күнекмәләр формалаштыру
ГКК - грамматик күнекмәләр камилләштерү
ЛГКК - лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү
Д/с - диалогик сөйләм М/с - монологик сөйләм
№ | Дәрес темасы | сәг-саны | Дәрес тибы | Көтелгән нәтиҗә | Сөйләм материалы | Үткәрү вакыты | ||||
метапредмет | предмет | шәхси | План буенча | Факт буенча | ||||||
1 | Әйдәгез, танышабыз! Исемнәргә кем? соравын куя белү | 1 | ЛКФ | Дәреслек белән таныштыру | Исәнләшү сүзләрен өйрәнү. | Татар телен өйрәнүнең әһәмиятен аңлату | Синең исемең ничек? Бу кем? Бу нәрсә? | 1.09 | ||
2 | Синең исемең ничек? Соравы һәм аңа җавап формасы. | 1 | ГКФ | Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштырырга өйрәнү. | Сорау куярга, сыйныфташыңнан исемен сорарга өйрәтү | Укуга карата кызыксыну хисе уяту, укучы ролен үзләштерү | Синең исемең ничек? | 2.09 | ||
3 | Бу нәрсә? Соравы белән танышу. –мы, -ме сорау кисәкчәләре/ | 1 | ГКФ | Үрнәк буенча эшли белергә өйрәнү | Бу, күбәләк, Акбай, эт, песи, нәрсә, укучы, укытучы, әйдә, уйныйбыз сүзләре белән танышу | Татар телен өйрәнү теләге формалаштыру | Бу нәрсә? Соравы. –мы, -ме кисәкчәләре | 4.09 | ||
4 | Син кайда яшисең? | 1 | ЛКФ | Сорау куя, әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый, кире кага, раслый белү Парларда эшли алу | Әйе, аның, түгел, юк, хәлләр, рәхмәт, яхшы сүзләре белән танышу, аларны сөйләмдә куллануга ирешү. | Сыйныфташ-ларга карата хөрмәт б/н карау | Син кайда яшисең? | 8.09 | ||
5 | Мин Татарстанда яшим. | 1 | ГКФ | Үрнәк буенча эшли белергә өйрәтү | -мы, -ме сорау кисәкчәләрен ныгыту. Мин Казанда яшим җөмләсе белән таныштыру | Туган шәһәреңә хөрмәт тәрбияләү | Кайда? Соравына җавап | 9.09 | ||
6 | 1 дән 10 га кадәр саннар. | 1 | ЛКФ | Бер-береңнең яшен сорый һәм җавап бирә белү. | 1дән 10 га кадәрге саннар, ничә, ничәнче, яшь сүзләре б/н таныштыру; саннарны дөрес әйтү күнекмәләрен формалаштыру | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | Ничә? соравы | 11.09 | ||
7 | Сиңа ничә яшь? соравы һәм аңа җавап формасы | 1 | Д/м | Әңгәмәдәшеңнең ничәнче сыйныфта укуын , ничә яшь икәнен сорый һәм шул сорауга җавап бирә белү; үзе турында , иптәшләре турында сорый белергә тиеш | Мин беренче сыйныфта укыйм җөмләсе б/н таныштыру, өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материаллар, уеннар, ситуатив һәм ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау. | Әхлак тәрбиясен тәрбияләү | Ничә? Соравына җавап бирү | 15.09 | ||
8 | “А” хәрефе һәм авазы белән танышу | 1 | ГКФ | Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү | Исемнәрнең күплек сан формасы белән таныштыру | Җәнлекләргә карата сакчыл караш тәрбияләү | А хәрефе һәм авазы | 16.09 | ||
9 | “Ә”хәрефе һәм авазы белән таныштыру | 1 | ЛКФ | Иптәшеңнең хәлен сорый, уйнарга чакыра белү Рус теле б/н чагыштырып күрсәтү | Әә хәрефе белән таныштыру. Кайда? кайда яши? сораулары һәм аларга өйрәнелгән сүзләр белән җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү. Кил, монда, бар, әле, әтәч сүзләре б/н таныштыру. Калын һәм нечкә сузык төшенчәләре б/н таныштыру | Бер-береңне чакыра белү итагатенә өйрәтү. | Ә хәрефе һәм авазы
| 18.09 | ||
10 | “О” хәрефе һәм авазы белән танышу | 1 | ЛКФ | Кыргый хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү | Оо хәрефе. Кыргый хайваннар исемнәре б/н таныштыру; ис.-рне күплек санда әйтә белүне камилләштерү; яшәми фигыле б/н лексик формада таныштыру | Җәнлекләргә карата сакчыл караш тәрбияләү | О хәрефе һәм авазы | 22.09 | ||
11 | “Ө”хәрефе һәм авазы белән танышу | 1 | Д/м | Рус халык әкияте “Теремкәй”не сәхнәләштерү | Кер, бергә, яшибез кебек сүзләр һәм Теремкәйдә кем яши? Әйдә, кер, бергә яшибез? җөмләләре б/н таныштыру | Башкаларга карата “түземлелек” төшенчәсен кабул итү | Ө хәрефе һәм авазы | 23.09 | ||
12 | “Н”, “ң” хәрефләре һәм авазлары белән танышу | 1 | ГКФ | Иптәшеңә командалар бирә белү Рус теле б/н чагыштырып күрсәтү | Боерык фигыль формасын сөйләмдә куллану. Нн, ң хәрефләрен укый, яза белү күнекмәләрен формалаштыру. Йөгер, сикер, йөз, бас, утыр сүзләре б/н таныштыру. Әле кисәкчәсен боерык ф.-нең IIзат берлек сан формасы б/н куллану | Башкаларның сәламәтлеге турында кайгырту | Н ң хәрефләре О, ө хәрефләре | 25.09 | ||
13 | “И”, “Ы” хәрефләре һәм авазлары. | 1 | Д/м | Спорт төрләрен искә төшерү; дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү | И,Ы хәрефләре б/н таныштыру. Бу авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәтү. | Үзеңнең сәламәтлегең турында кайгырту | И , Ы хәрефләре һәм авазлары | 29.09 | ||
14 | Нишли? соравы белән танышу. | 1 | ЛКФ | Дустыңны урамга уйнарга чакыра белү | нишли? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен формалаштыру; өйрәнелгән фигыльләрнең күплек формасы б/н таныштыру | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | Нишли? Соравы | 30.09 | ||
15 | “У” хәрефе һәм авазы белән танышу. | 1 | ГКК | Башта эшеңне эшләү мөһим икәнлегенә төшендерү | Алмагач, сандугач, ярый сүзләре; урамга чык, Булат укый, утыра төзелмәләре б/н таныштыру | Дуслык хисләре тәрбияләү | У хәрефе һәм авазы | |||
16 | “Ү” хәрефе һәм авазы белән танышу. | 1 | ГКК | Авазның дөрес әйтелешенә ирешү | Уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше б/н таныштыру. | Ү хәрефе һәм авазы | ||||
17 | Сузыклар. | 1 | Д/м | Рус теле б/н чагыштырып күрсәтү. Сузыклар таблицасы төзү. | Кем белән уйныйсың?соравын әйтә, аңа җавап бирә белү күнекмәләрен формалаштыру; | Сөйләм телен үстерү | Сузыклар | |||
18 | “Т” хәрефе. Нишлисең? соравы. | 1 | ГКФ | Предметларның санын әйтә белү | Тәртип саннарын сөйләмдә куллану белән таныштыру. Марат тиз йөгерә, Айнур әкрен йөгерә җөмләләрен сөйләмдә кулланырга күнектерү. | Ярдәмчел булу турында әңгәмә. | Т хәрефе һәм авазы | |||
19 | “Л” хәрефе. Нишлисең? соравы. | 1 | д/дс | Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгын, юклыгын әйтә белү | Кем белән уйныйсың?соравын әйтә, аңа җавап бирә белү күнекмәләрен формалаштыру | Уку әсбапларын чиста йөртү турында әңгәмә. | Л хәрефе һәм авазы | |||
20 | “К” хәрефе. Кем беренче килә? Тәртип саннары. | 1 | ГКК | Кем белән уйныйсың?соравын әйтә, аңа җавап бирә белү күнекмәләрен формалаштыру | Бу авазның калын һәм нечкә әйтелешләре өстендә эшләү. Тәртип саны кушымчалары белән таныштыру | Толерантлык тәрбияләү. | К хәрефе һәм авазы | |||
21 | “М” хәрефе һәм авазы белән таныштыру. Нинди? соравы. | 1 | ЛКФ | Мәктәптәге уку хезмәтен атый белү | Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәтү. | Китапка ихтирам итү сыйфатын үстерү | М хәрефе һәм авазы | |||
22 | “С”хәрефе һәм авазы белән таныштыру | 1 | ГКФ ГКК | Предметларның урынын, санын әйтә белү | Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую өстендә эшләү. | Сөйләм телен үстерү | С хәрефе һәм авазы | |||
23 | “Р” хәрефе. Без дәрестә. | 1 | Д\МС | Дәрестә үзең не тоту кагыйдәләрен искә төшерү | Берлек сандагы зат алмашлыкларын өйрәнүне ныгыту | Матур һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру. | Р хәрефе һәм авазы | |||
24 | Ничек? соравы белән таныштыру. | 1 | ГКФ | Ничек? соравын дөрес урында куллана белү | Ничек укыйсың? Ничек язасың?җөмләләрен сөйләмгә кертү | Сөйләм телен үстерү | Ничек? соравы | |||
25 | Кайда? соравы белән танышу. | 1 | ЛКФ | Кайда? уйныйсың?соравын әйтә, аңа җавап бирә белү күнекмәләрен формалаштыру | Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгын, юклыгын әйтә белү. | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | Кайда? соравы | 27.10 | ||
26 | “В” хәрефе һәм авазы белән танышу. | 1 | ЛКФ | Йорт хайваннары һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный белү | Вв хәрефе һәм авазы б/н таныштыру. Йорт хайваннары һәм кошларының исемнәре б/н таныштыру. Яши фигылен I,II затта куллану, кайда? соравына җавап бирергә өйрәтү | Җәнлекләргә карата сакчыл караш тәрбияләү | В хәрефе һәм авазы | |||
27 | Күплек саны белән танышу. | 1 | ЛКФ | Күплек саны кушымчаларын ялгарга өйрәтү | Йорт хайваннары һәм кошларының исемнәре б/н таныштыру. Яши фигылен I,II затта куллану, кайда? соравына җавап бирергә өйрәтү | Җәнлекләргә карата сакчыл караш тәрбияләү | -лар, ләр кушымчалары | 30.10 | ||
28 | “Г” хәрефе һәм авазы белән танышу. | 1 | ГКФ | Татар авазларын сөйләмдә дөрес куллану. | Гг хәрефе һәм авазы б/н танышу. Кая?соравына җавап буларак, исемнәрнең юнәлеш килеше формасы б/н таныштыру | Сөйләм телен үстерү | Г хәрефе һәм авазы | |||
29 | Кая бара? Бу күрсәтү алмашлыгы. | 1 | Д\МС | Хайваннарны сүрәтли белү | Бу күрсәтү алмашлыгы белән сүзтезмәләр төзү | Сөйләм телен үстерү | Кая бара? | |||
30 | Кушымчалар. | 1 | ГКК | Укытучы б/н бергәләп үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү | Кая? кемгә? сорауларын үзләштерү һәм аларга җавап буларак, исемнәрне ю.к. куллануны камилләштерү | Толерантлык тәрбияләү | -га, --ка, -кә, -гә кушымчалары | |||
31 | “Д” хәрефе һәм авазы белән танышу. | 1 | ГКФ | Иптәшеңнең кайдан кайтканын сорый һәм үзеңнең кайдан кайтканыңны әйтә белү | Кайдан? соравы һәм аңа җавап буларак, исемнәрнең чыгыш килеше формасы. Кайта сүзе белән таныштыру | сөйләм телен үстерү . | Д хәрефе һәм авазы | |||
32 | “З” хәрефе һәм авазы белән танышу. | 1 | ГКК | Үзеңнең кая барганыңны, кайда торганыңны, кайдан кайтканыңны әйтә белү | Кая?кайда? кайдан? сорауларына җавап бирү күнекмәләрен камилләштерү Чыга сүзе белән таныштыру | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | З хәрефе һәм авазы | |||
33 | Кайдан? соравы һәм аңа җавап формасы. | 1 | Д\МС | Кая барганыңны, кайда торганыңны, кайдан кайтканыңны әйтә белү | Сорау бирә белү, Кая?кайда? кайдан? сорауларына җавап бирү күнекмәләрен камилләштерү | Уйлап әйтү фикерен тәрбияләү | Кайдан? соравы | |||
34 | “Б” хәрефе һәм авазы белән танышу. | 1 | ЛКФ | Тыныч йокы, хәерле иртә теләү | “Тыныч йокы!”, “Хәрле иртә!”, “Без йоклыйбыз”җөмләләре б/н таныштыру. Диалогик, монологик сөйләмне үстерү | Әхлак тәрбиясен тәрбияләү | Б хәрефе һәм авазы | |||
35 | “П” хәрефе һәм авазы белән танышу. | 1 | Д\М С | Тыныч йокы, хәерле иртә теләргә өйрәтү | Йоклый фигылен I, III затта сөйләмдә куллану | Тыйнак булу турында әңгәмә. | П хәрефе һәм авазы | |||
36 | “Э” хәрефе һәм авазы белән танышу. | 1 | ЛКФ | Яшелчә исемнәрен, санын,аларның төсен,тәмен әйтә, аларны сорап ала белергә өйрәтү | Ээ хәрефе. Яңа сүзләр б/н танышу. Кирәк, кирәкми сүзләрен сөйләмдә куллануга ирешү | Ризыкка хөрмәт тәрбияләү. | Э хәрефе һәм авазы | |||
37 | “Й” хәрефе һәм авазы белән танышу. | 1 | ЛКФ | Нинди яшелчә, җиләк-җимеш яратканыңны әйтә белү. | Ии хәрефе б/н таныштыру. Җҗ хәрефенең татар телендәге сүзләрдә генә булуын әйтеп үтү. Уку-язу күнекмәләрен камилләштерү | Ярдәмчел булу турында әңгәмә. | Й хәрефе һәм авазы | |||
38 | “Е” хәрефе һәм авазы белән танышу. | 1 | ДМС | Яшелчә исемнәрен,санын, аларның төсен,тәмен әйтә, аларны сорап ала белү | Җиләк, алма, чия, карлыган, әфлисун, җиләк-җимеш, тәмле, чәчәк, бар, матур, җыя сүзләре б/н таныштыру | Җиләк-җимешләрнең файдасы турында әңгәмә | Е хәрефе һәм авазы | |||
39 | “Ж” хәрефе һәм авазы белән танышу. | 1 | ЛКФ | “Шалкан” әкиятенең эчтәлеге белән таныштыру. | Яшелчә исемнәрен, санын,аларның төсен,тәмен әйтә, аларны сорап ала белергә өйрәтү | Ярдәмчел булу турында әңгәмә | Ж хәрефе һәм авазы | |||
40 | Яшелчәләр. | 1 | ГКК | Яшелчә исемнәрен, санын,аларның төсен,тәмен әйтә, аларны сорап ала белергә өйрәтү | Җөмләләргә сорау бирә белү күнекмәләрен үстерү. Яратам, яратмыйм фигыльләрен аралашуда куллануны активлаштыру | "Башкаларга карата түземлелек” төшенчәсен кабул итү | ||||
41 | “Җ”хәрефе һәм авазы белән танышу. | 1 | Д\М С | Бакчада нәрсә үскәнне әйтә белү | “Бакчада” темасын кабатлау. Дәреслектәге диалоглар, ситуатив күнегүләр аша эш куша белү, эшне бергә планлаштыра белү күнекмәләрен камилләштерү | Тыйнак булу турында әңгәмә. | Җ хәрефе һәм авазы | |||
42 | Син нәрсә яратасың? | 1 | ЛКФ | Укытучы б/н бергәләп үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү | Тема буенча кем нәрсә ярата? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү. Су, сибә, үсә, эшчән сүзләре б/н таныштыру. | Ярдәмчел булу турында әңгәмә. | Син нәрсә яратасың? | |||
43 | “Ш”хәрефе һәм авазы белән таныштыру. | 1 | ЛКФ | Кыш билгеләрен әйтә, кышкы уенга чакыра, көн нинди булуын сорый белү. | Кыш, кыш көне, салкын, буран, кар ява, җил исә сүзләре һәм сүзтезмәләре б/н таныштыру. Чыга фигыленең I зат юклык формасы белән таныштыру | Табигатьнең матурлыгы турында сөйләшү | Ш хәрефе һәм авазы | |||
44 | “Щ”хәрефе һәм авазы белән таныштыру. | 1 | ЛКФ | Кыш бабай, Кар кызы исемнәрен әйтә, Кыш бабайга хат яза, Кыш бабайдан бүләк сорый белү | Кыш бабай, Кар кызы, хат, бүләк, шар, курчак, машина, килә сүзләре. Һһ хәрефе һәм авазының үзенчәлеге турында аңлату | Фикерләү сәләтен үстерү | Щ хәрефе һәм авазы | |||
45 | “Ч”хәрефе һәм авазы белән таныштыру. | 1 | ЛКФ | Чана,чаңгы,тимераяк сүзләрен әйтә белү. Бу предметларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү | Әйе, юк, түгел сүзләрен дөрес куллана белү; Чаңгы, чана сүзләренең берлек санда тартым б/н төрләнеше б/н таныштыру | Физкультурага мәхәббәт тәрбияләү | Ч хәрефе һәм авазы | |||
46 | Кая? Кайдан? Кайда? сорауларын кулланып төзелгән сорау җөмләләр. | 1 | ГКК | Үзеңнең кая барганыңны, кайда торганыңны, кайдан кайтканыңны әйтә белү | Сорау бирә белү, Кая?кайда? кайдан? сорауларына җавап бирү күнекмәләрен камилләштерү | Табигатьнең матурлыгы турында сөйләшү | Кая? Кайда? Кайдан? | 22.12 | ||
47 | Күплек санны ныгыту | 1 | ГКК | Сүзләрне күплек санда куярга өйрәнү | Татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтә белү | Бәйрәмнәр турында сөйләшү | _лар, -ләр,-нар, -нәр кушымчалары | |||
48 | “Х” хәрефе һәм авазы белән танышу | 1 | Д/МС | Хат язу күнекмәләре турында таныштыру | Х х хәрефе һәм авазы. “Яңа ел бәйрәме” темасына караган төзелмәләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү | Тыйнак булу турында әңгәмә | Х хәрефе һәм авазы | |||
49 | “Һ”хәрефе һәм авазы белән таныштыру. Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану | 1 | Д/МС | Бер-береңне уенга чакыра белү | . “Яңа ел бәйрәме” темасына караган төзелмәләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү | Чиста, матур һәм дөрес язу тәрбиясе | Һ хәрефе һәм авазы | |||
50 | Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе. | 1 | ГКК | Татар авазларын сөйләмдә дөрес куллану.
| Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе белән таныштыру.
| Сөйләм телен үстерү | Алфавит | |||
51 | Татар теленә хас авазларны кабатлау. | 1 | Д/МС | Татар авазларын сөйләмдә дөрес куллану | Татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтә белү | Сөйләм телен үстерү | Татар алфавитына гына хас булган хәрефләр | |||
52 | “Ф” хәрефе һәм авазы белән таныштыру | 1 | ЛКК | Чана,чаңгы,тимераяк сүзләрен әйтә белү. Бу предметларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү | Әйе, юк, түгел сүзләрен дөрес куллана белү; Чаңгы, чана сүзләренең берлек санда тартым б/н төрләнеше б/н таныштыру | Чиста, матур һәм дөрес язу тәрбиясе | Ф хәрефе һәм авазы | |||
53 | Монологик сөйләм телен үстерү. Сан + исем төзелмәсен сөйләмдә куллану | 1 | ЛКФ | Укытучы б/н бергәләп үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү | Татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтә белү | Сөйләм телен үстерү | Ничә? Нинди? сораулары | |||
54 | “Ц” хәрефе һәм авазы белән танышу. Нишли? соравына җавап бирә белү. | 1 | ЛКФ | Нишли? Соравына җавап бирүне ныгыту | Ц ц хәрефе һәм авазы. “Яңа ел бәйрәме” темасына караган төзелмәләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү | Дөрес уку күнекмәләрен үстерү | Ц хәрефе һәм авазы | |||
55 | Кая? Кайда? Кайдан? сораулары | 1 | ДМС | Үзеңнең кая барганыңны, кайда торганыңны, кайдан кайтканыңны әйтә белү | Сорау бирә белү, Кая?кайда? кайдан? сорауларына җавап бирү күнекмәләрен камилләштерү | Матур язу күнекмәләрен үстерү | Кая? Кайда? Кайдан? сораулары | |||
56 | “Я” хәрефе һәм авазы белән танышу | 1 | ЛКФ | (йа, йә) авазлары, калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне аера белү | Яңа ел бәйрәме” темасына караган төзелмәләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү | Матур язу күнекмәләрен булдыру | Я хәрефе һәм авазы | |||
57 | Яңа ел бәйрәме! Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану. | 1 | ГКК | Бәйрәмгә барам, бәйрәмгә барасың, бәйрәмгә бара сүзтезмәләре белән җөмләләр төзү | Яңа ел бәйрәме” темасына караган төзелмәләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү | Бәйрәмгә баргач үзеңне тоту турында сөйләшү | Яңа ел , Кыш бабай, Кар кызы | |||
58 | “Ю” хәрефе һәм авазы белән танышу | 1 | ЛКФ | (йу, йү) авазлары, калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне аера белү( йу, йү) | Сорау бирә белү, Кая?кайда? кайдан? сорауларына җавап бирү күнекмәләрен камилләштерү | Матур язу күнекмәләрен үстерү | Ю хәрефе һәм авазы | |||
59 | “ь”, “ъ” - билгеләре | 1 | ЛКФ | Ь ,ъ билгеләре белән таныштыру | Җөмләләргә сорау бирә белү күнекмәләрен үстерү | Сөйләм телен баету | Ъ, ь билгеләре | |||
60 | “К”, “Г” хәрефләре һәм авазлары | 1 | ЛКФ | Калын һәм нечкә (к,г) авазларын дөрес әйтергә өйрәтү | Сорауларга җавап бирергә өйрәтү | Мәктәптә үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлау | К, Г хәрефләре һәм авазлары | |||
61 | Тартык авазлар | 1 | ЛКФ | Тартык авазлар таблицасы төзү | Җөмләләргә сорау бирә белү күнекмәләрен үстерү | Әхлак тәрбиясен тәрбияләү | Тартык авазлар таблицасы | |||
62 | Син кая барасың? Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану | 1 | ДМС | Үзеңнең кая барганыңны, кайда торганыңны, кайдан кайтканыңны әйтә белү | Җөмләләргә сорау бирә белү күнекмәләрен үстерү | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү | Син кая барасың7 | |||
63 | Алфавит. Сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар.Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. | 1 | ДМС | Алфавит белән таныштыру. Татар телендә кенә булган хәрефләрнең урыны | Татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтә белү | Матур язу күнекмәләрен үстерү | Алфавит,сузыклар һәм тартыклар таблицасы | |||
64 | Тартым алмашлыклары | 1 | Д/МС | Авыру кешенең хәлен сорау,аңа дару чәй, тәкъдим итә белү | Сорауларга җавап бирергә өйрәтү | Сөйләм телен үстерү | Минем, синең | |||
65 | Нәрсә белән? Белән бәйлеген сөйләмдә исем белән куллану | 1 | ЛКФ | Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтә, аларның барлыгын, юклыгын,кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү. | Исемнәрне I,II зат тартым белән төрләндерү күнекмәләрен камилләштерү | Тыйнак булу турында әңгәмә | Нәрсә белән? соравына җавап | |||
66 | Боерык фигыль белән танышу. II зат берлек һәм күплек формалары | 1 | Д/МС | Боерык фигыльләр белән таныштыру | Исемнәрне I,II зат тартым белән төрләндерү күнекмәләрен камилләштерү | Әхлак тәрбиясен тәрбияләү | Кил, укы, яз, уйна | |||
67 | Нинди сөлге кирәк? | 1 | Д/МС | Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү. | Минем кулым чиста; минем кулым чиста түгел төзелмәләрен өйрәнү | Физкультурага мәхәббәт тәрбияләү | Нинди? соравы | |||
68 | Нишли? Нәрсә белән? | 1 | ЛКФ | Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшләрең гаиләсе турында сорый белү. | Сәнгатьле уку, монологик сөйләм үстерү | Әти-әнигә хөрмәт тәрбияләү. | Нишли? соравы | |||
69 | Өйдә кемнәр бар? Без зат алмашлыгының сөйләмдә кулланылышы | 1 | Д/м | Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтә белү | Гаилә,әби, бабай, апа, абый, эне, сеңел, кеше, тату сүзләре. Сәнгатьле уку, монологик сөйләм үстерү | Тыйнак булу турында әңгәмә | Кемнәр? соравы | |||
70 | Өйдә кемнәр бар? | 1 | ЛКФ | Г. Тукай белән таныштыру | Г.Тукай “Безнең гаилә” шигыре. Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтә белергә өйрәнү. Сәнгатьле уку, монологик сөйләм үстерү | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү | Җиде, җидәү, җиденчесе | |||
71 | Яз ел фасылы | 1 | ЛКФ | Яз ел фасылы турында, язгы көнне сурәтләп сөйли белү. | Яз фасылы турында сөйли белү күнекмәләрен үстерү: җылы, кояш көлә, кар эри, кошлар килә, тамчы тама. | Табигать турында кайгырту | Яз, яңгыр, тамчы, кояш... | |||
72 | “Яз җитә” | 1 | Д/мс | Һава торышын сорый, урамга чакыра белү. Язның ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Аңлап, сәнгатьле укый белү. | Яз билгеләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү. -мы/-ме сорау кисәкчәләрен куллана белүне ныгыту | Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү | Тәрәзә, эре, тып-тып итә, тамчылар | |||
73 | 8 нче Март –әниләр бәйрәме. Бәйрәм белән котлый белү. | 1 1 | ГКФ Д\МС | Бүләк сайлау һәм котлауның әһәмиятен аңлату. | Бәйрәм белән котлый белү. Өйрәнелгән фигыльләрнең I затта берлек санда кулланылышын камилләштерү Син алмашлыгын төшем килешендә куллануны үзләштерү. | Әниләргә, әбиләргә хөрмәт тәрбияләү | Бәйрәм белән котлыйм | |||
74 | Сөйләмдә “тәмле сүзләр”не куллану | 1 | Д\МС | Сөйләмдә “тәмле сүзләр”не куллана белергә өйрәтү | Бир фигыльен хәзерге заман берлек санда I,II, III затларда куллана белү, кемгә? соравын куллана белү һәм аңа җавап бирә белү күнекмәләре камилләштерелә. | Әхлак тәрбиясен тәрбияләү | Хәерле көн, тыныч йокы, Рәхим итегез | |||
75 | Татар халык ашлары | 1 | ЛКФ | Табынга чакыра, татар халык ашларының исемнәрен әйтә, ризыкларның тәмле булуын әйтә белү. | Татар халык ашларының атамалары: өчпочмак, чәк-чәк, бәлеш, кыстыбый, гөбәдия б/н таныштыру. | Татар милләте турында әңгәмә | Гөбәдия, пәрәмәч, бәлеш | |||
76 | Ризыкның тәмле булуын әйтү. | 1 | Д\МС | Сөйләмдә “тәмле сүзләр”не куллана белергә өйрәтүне ныгыту | Татар халык ашларының атамалары: өчпочмак, чәк-чәк, бәлеш, кыстыбый, гөбәдия б/н танышты | Сөйләм телен үстерү | Чәкчәк, өчпочмак | |||
77 | Табын янында. Сыйфат һәм исем төзелмәсе | 1 | Д\МС | Үз-үзеңне тоту этикеты нормаларын үтәү | Нинди ризыклар яратканыңны , нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү | Әхлак тәрбиясен тәрбияләү | Чәй эч, чәкчәк белән эч | |||
78 | Кунакны каршы алу | 1 | ЛКФ | Кунакларны каршы ала белү, аларны табынга чакыра белү | -мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, мәгълүмат ала белү күнекмәләре камилләштерелә | Кунакчыл булу турында әңгәмә | Сорау җөмләләр | |||
79 | -мы /-ме , түгел сорау кисәкчәләре. | 1 | Д\М С | -мы /-ме сорау кисәкчәләрен кулланып мәгълүмат алу | мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, мәгълүмат ала белү күнекмәләре камилләштерелә | Матур язу күнекмәләрен баету | Сорау җөмләләр | |||
80 | Туган көн белән котлау.Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән язу. | 1 | Д\МС | Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү | Туган көн сүзтезмәсе, котлыйм, уңышлар, бәхет, телим сүзләре б/н таныштыру. Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | Туган көн, бәйрәм, котлыйм | |||
81 | Ашамлыклар. | 1 | ЛКФ | Татар авазларын сөйләмдә дөрес куллану | Ипи, сөт, май, сыр, шикәр, кәнфит, аш сүзләре б/н таныштыру | Ризыкка хөрмәт тәрбияләү | Ачы, баллы Ипи, сөт, май, шикәр... | |||
82 | Эч, аша фигыльләрен I, II, III затта берлек санда куллану. | ЛГК | Зат алмашлыкларын искә төшерү | Эч, аша фигыльләрен I, II, III затта берлек санда куллана белү. Азык-төлек исемнәрен, нәрсә ашаганыңны. эчкәнеңне әйтә белү | Табын янында үзеңне дөрес тоту турында сөйләшү | Мин, син, ул | ||||
83 | Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез. | 1 | Д/МС | Укытучы б/н бергәләп үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү | Азык-төлек исемнәрен, нәрсә ашаганыңны. эчкәнеңне әйтә белү. | Әхлак тәрбиясен тәрбияләү | Нәрсә? соравы | |||
84 | Савыт- саба. Хикәя һәм сорау җөмләләрне дөрес әйтү. | 1 | ЛКФ | Савыт- саба исемнәрен дөрес әйтә белү; Б. Рәхмәт иҗаты турында сөйләп узу | Савыт- саба исемнәре б/н таныштыру. | Сәнгатьле уку, матур һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру. | Нәрсә? соравы | |||
85 | Кибеттә савыт- саба сатып алу. | 1 | ГКФ | Кайда? Соравына дөрес җавап бирергә өйрәтү | Аларны аралашуда куллана белү күнекмәләрен үстерү. Мин пычак белән ипи кисәм; Мин кашык белән аш ашыйм төзелмәләрен сөйләмдә куллана белүне формалаштыру | Сөйләм телен үстерү | Чынаяк, чәйнек ,тәлинкә, пычак, чәнечке | |||
86 | Савыт-саба кибетендә. | 1 | Д/м | Татар авазларын сөйләмдә дөрес куллану | Ничә? Ничә сум? сорауларын сөйләмдә куллана белү; -мы/-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә куллана белүне камилләштерү | Чиста, матур һәм дөрес язу тәрбиясе | Кайда? соравы | |||
87 | Киемнәр. | 1 | ЛКФ | Кием исемнәрен дөрес әйтә белү. | Яңа лексика – күлмәк, чалбар, итек, итәк,бүрек, читек, бияләй, башлык,тун, киемнәр сүзләре б/н таныштыру. | Сакчыл караш тәрбияләү | Күлмәк, итәк, чалбар.. | |||
88 | Исемнәрнең I,II,IIIзат берлек санда тартым белән төрләнеше. | 1 | ГКФ | Татар авазларын сөйләмдә дөрес куллану | Исемнәрнең I,II,III зат берлек санда тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү | Чисталык турында сөйләшү. | Тартым кушымчалары | |||
89 | Шәһәрдә . Озын һәм кыска сузыкларны дөрес әйтә белү. | 1 | ЛГКК | Үзеңнең шәһәрең турында сөйли белү. | Кая? Кайдан? Кайда? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү; Чиста, матур, кечкенә, зур, пычрак сыйфатларын кулланып, сурәтли белү күнекмәләрен үстерү | Туган шәһәргә мәхәббәт тәрбияләү | Кайда ?соравына җавап, озын һәм кыска сузыклар | |||
90 | Мин транспортта барам. Сүзләрдә басымны дөрес кую. | 1 | Д/М | Укытучы б/н бергәләп үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү | Кайда? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү; Нинди транспортта барганыңны әйтә белү | Әхлак тәрбиясен тәрбияләү | Кайда? | |||
91 | Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш килеше. | 1 | ГКК | Кая? Кайдан? Соравына җавап бирүне ныгыту | Исемнәрне юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллану күнекмәләрен камилләштерү | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. | -га, -гә, -ка, -кә, -дан, -дән... | |||
92 | Исемнәрнең урын-вакыт килеше “Шәһәрдә” темасын йомгаклау. | 1 | Д/М | Кайда? Соравын сөйләмдә дөрес куллану | Кайда? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү; Нинди транспортта барганыңны әйтә белү | Матур язу күнекмәләрен үстерү | -да, -дә кушымчалары | |||
93 | Исемнәрнең берлек һәм күплек саннарын ныгыту. | 1 | ЛКФ | Җәй турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру | Җәй билгеләре: Кояш балкый,күбәләкләр,оча,чәчәкләр үсә, җиләк-җимеш, пешә, урамда җылы җөмләләрен сөйләмдә куллана, Җәйге ял турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру | Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү | Сорауларга җавап бирү, исемнәр. | |||
94 | Белән бәйлеген сөйләмдә куллануны ныгыту.”Бала белән күбәләк” Г.Тукай. | 1 | ЛГКК | Яраткан язучыбызны өйрәнүне дәвам итү | Аңлап, сәнгатьле укый белү күнекмәләрен формалаштыру | Шагыйрьләргә хөрмәт тәрбияләү. | Кем? Нәрсә? | |||
95 | Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану. | 1 | Д|М | Укытучы б/н бергәләп үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү | Җәйге ял турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру | Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү | Кая? Кайда? Кайдан? Кем? Нәрсә?.. | |||
96 | Җәйге ял. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә куллану. | 1 | Д/М | Җәйге ялны кайда үткәрү турында сөйләшү | Җәйге ял турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру | Дусларыңны ярату, сагыну хисләре тәрбияләү | Кая? Кайдан? сораулары, нишли? нишләми? сораулары | |||
97 | Резерв дәрес | 1 | ||||||||
98 | Резерв дәрес | 1 | ||||||||
99 | Резерв дәрес | 1 |
VI. Белем дәрәҗәсенә таләпләр:
Грамматик минимум
1.Исемнәрнең берлек һәм күплек саннары.
2.Исемнәргә кем? нәрсә? соруларын куя белү.
3.Исемнәрнең 1,2,3 затта берлек санда тартым белән төрләнеше белән таныштыру.
4.Исемнәрнең урын-вакыт,юнәлеш,чыгыш килешләрендә төрләнеше белән танышу.
5.Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану.
6.-мы-ме,түгел кисәкчәләрен,хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын(-мый-ми)сөйләмдә куллану.
7.Кайда?Кая?Кайдан?сорауларын кулланып төзелгән сорау җөмләләр белән таныштыру.
8.Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру(1-20саннары).
9.Ничә?Ничек?Нинди?Нишли?Кайчан? сорауларына җавап бирә белү.
10.Белән бәйлеген сөйләмдә исем белән куллану.
11.Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат берлек сан формаларын сөйләмдә куллану.
12.Боерык фигыльнең 2 зат берлек һәм күплек сан формалары белән таныштыру.
13. Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.
14.Сыйфат + исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.
15.Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.
16.Сан + исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.
17.Без зат алмашлыгының сөйләмдә кулланышы белән танышу.
Орфографик һәм орфоэпик минимум
Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасы. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерырга өйрәнү.
Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән таныштыру.
Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белү.
Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.
Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую.
Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес куеп язарга күнектерү.
Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәтү.
Матур һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру.
Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләрне аңларга өйрәтү.
I. Сөйләшү.
Диалогик сөйләм.
1 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80% ын сөйләшергә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
– сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
– дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
Монологик сөйләм:
– җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
– өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.
II. Ишетеп аңлау (аудирование).
Аралашу өчен, төп шартларның берсе – әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 1 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:
– нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;
– сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;
– ишетү хәтеренең күләмен үстерү.
III. Уку.
Уку эшчәнлеге буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
– Татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү.
– Транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру.
– Интерференция күренешеннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү. Мәсәлән: алма – автобус; кош – помидор һ.б.
– Сәнгатьле дөрес уку күнекмәләре формалаштыру.
– Уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр өйрәнү.
IV. Язу.
– 1 нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты – татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү.
– Иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру.
–Дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыру
VII.Укыту-методик тәэмин ителеше өчен әдәбият исемлеге
УМК | Укучы өчен әдәбият | Укытучы өчен әдәбият |
1.Дәреслек: “Күңелле татар теле”, Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2012. 2.Мультимедиа “Күңелле татар теле” диск. 3.Эш дәфтәре 4.Укытучы өчен методик ярдәмлек “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту” 1нче сыйныф,Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Л.Ә.Гыйниятуллина, Казан “Татармультфильм”, 2012. 5.Ишетеп аңлау күнегүләре. 6.Эш программасы үрнәге МО и Н РТ, авторлар:Р.З.Хәдәрова, Малафиева , 2014 7.Ата-аналар өчен кулланма “В помощь родителям русскоязычных учащихся 1-2 классов для работ по учебнику «Күңелле татар теле» (на татарском и русском языках) – Казань: Татармультфильм, 2012. | 1. Татар теле һәм әдәби уку китабына эш дәфтәре “Күңелле татар теле” гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучы 1 нче сыйныф укучылары өчен (рус телле балаларга) – Казан: Татармультфильм, 2012. 2. Р.Н.Насыбуллина “Татарский язык в таблицах и схемах” Казан “Гыйлем”, 2011. 3. Ф.С.Сафиуллина “Татарско-русский, русско-татарский школьный словарь” – Казан: Мәгариф, 2008. 4. Р. З. Хәйдарова, Л. А. Гиниятуллина В помощь родителям русскоязычных учащихся 1-2 класс для работ по учебнику «Күңелле татар теле» (на татарском и русском языках) – Казань: Татармультфильм, 2012. 5. И.Х.Мияссарова “Хәрәкәттә- бәрәкәт” Физкультминутлар, Казан-2010. 6. А.Г.Зәләлова “Уйный-уйный белем алабыз” Казан -2010. | 1.Р. З. Хәйдарова Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 1 нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма /- Казан: Татармультфильм, 2012 2 Р.З.Хәйдәрова, “Ситуатив күнегүләр”, Яр Чаллы, 2006; 3. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары 4. Диск “Татар теле” / Татармультфильм, 2012 5. Р.З. Хәйдәрова “Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуда яңа технологияләр” Яр Чаллы, 2013. 6. А.Н.Газизова Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен), 2007. 7. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова “Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы” Яр Чаллы, 2014. 8. З.Н.Хәбибуллина, К.Х.Фәйзрахманова “Татар теленнән мөстәкыйль эшләр” Мәгариф нәшрияты, 2008. |
Мәгълүмат чыганаклары
http://www.ed.gov.ru
Белем бирү буенча федераль агентлык
http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе
http://www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства
http://www.rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
http://www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы
http://www.mon.tatar.ru
http://www.shoolexpo.ru
http://. belem.ru
http://. tatar.ru ТР рәсми серверы
http://. Tat. Tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы
http://. intertat.ru ТР электрон газетасы
http://. xat.ru Татар хат алышу хезмәте
http://. suzlek.ru on- line русча сүзлек
http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе
http://. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр
http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар
http://. tataroved.ru Татар тарихы: төрки – татар дөньясы
http://. selet.ru “Сәләт” яшьләр
http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе
http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар
VIII. Эш программасына төзәтмәләр кертү бите
Класс | Дәрес темасы | План буенча үткәрү вакыты | Төзәтмәләр кертүнең сәбәбе | Төзәтмәләр кертү чаралары | Фактта үткәрү вакыты |
Кушымта
Контроль күчереп язу өчен текстлар
Бу- мәктәп. Мәктәп зур, матур.
Мин- укучы. Мин мәктәптә укыйм.
Гүзәл апа.
Гүзәл апа- укытучы. Ул мәктәптә эшли.
Казан.
Мин Казанда яшим. Казан – зур һәм матур шәһәр.
Шәһәрдә.
Шәһәрдә урамнар киң һәм матур. Урамда автобуслар, трамвайлар, машиналар күп.
Һәйкәл.
Менә һәйкәл. Бу – Габдулла Тукай һәйкәле.
Киемнәр кибетендә.
Шәһәрдә зур кибет бар. Кибеттә күлмәкләр, чалбарлар, итәкләр, туннар күп.
Кибеттә.
Бу- кибет. Кибеттә сатучы матур уенчыклар сата.
Кыш.
Менә кыш килә. Кыш көне Яңа ел бәйрәме була.
Хәзер кыш. Көннәр салкын. Кар ява, җил исә.
Яз килә.
Матур яз килә. Кар эри. Тамчылар тама. Җылы яктан кошлар кайта.
Җәй.
Хәзер җәй. Җәй көне балалар ял итәләр.
Урманда.
Җәй көне урманда бик матур. Без урманда җиләк, гөмбә җыябыз.
Яңа ел бәйрәме.
Бүген Яңа ел бәйрәме. Бәйрәмдә балалар уйныйлар, бииләр, җырлыйлар.
Әниләр бәйрәме.
Бүген мәктәптә зур бәйрәм. Балалар әниләрне бәйрәм белән котлыйлар, җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр.
Болында.
Менә болын. Болында атлар, сыерлар, сарыклар йөри.
Кунакка.
Бүген Фәрит кунакка бара. Ул Булатка кызыклы китап бүләк итә
Песи.
Бу- песи. Ул сөт, балык ярата.
Урман.
Менә зур урман. Урманда матур кошлар, кыргый хайваннар күп.
Урман.
Менә урман. Урманда бүре, төлке, тиен, куян һәм керпе яши.
Бакча.
Бу- бакча. Бакчада матур чәчәкләр, биек агачлар үсә.
Бүре.
Урманда соры бүре яши. Бүре бик усал.
Төлке.
Төлке урманда яши. Ул бик хәйләкәр.
Ял көне.
Бүген ял көне. Без бакчага барабыз.
Бәйрәм.
Бүген 8 нче март- Әниләр бәйрәме. Мин идән юам, тузан сөртәм, әнигә булышам.
Бакча.
Безнең бакча зур. Бакчада кишер, кыяр, суган, бәрәңге үсә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
3 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.
3 нчесыйныфның рус төркеме (атнага 3сәг.)Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен татар теленн тематик план.Дәреслек авторы: Хәйдәрова Р.З., 2009 ел...
6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы
Дәреслек авторлары: А.Ш.Әсәдуллин, К.С.Фәтхуллова...
5нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы
Хәйдәрова Р.З. дәреслеге буенча 5нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы....
Рус мәктәбендә 11 нче сыйныфның рус телле укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы
ТАТАР ТЕЛЕННӘН ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН 11 нче сыйныф өчен( рус телле төркем өчен) ЭШ ПРОГРАММАСЫ Аңлатма язуы Эш программасы статусы Программ...
8 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан якынча эш программасы
Эш программасы Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча, атнага ике сәгать исәбенә төзелде....
7 нче сыйныфның рус төркеменә эш программасы
7 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы. (Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча)...
7 нче сыйныфның рус төркеменә эш программасы
7нче сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы. (Р.З.Хәйдарова буенча)...