Рус мәктәбендә 11 нче сыйныфның рус телле укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы
рабочая программа (11 класс) по теме

Хасанзянова Клара Ахметовна

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН

11 нче сыйныф өчен( рус телле төркем өчен)

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

 

 

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы

 

       Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы» (Казан, «Мәгариф»,2010ел), 11 нче сыйныф өчен Р.З.Хәйдәрова тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2010), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек һәм рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева әзерләгән кулланмага нигезләнеп төзелде.

 

Эш программасы структурасы

 

      Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

 

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары:

-укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;

-тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;

-татар телен халыкның рухи, әхлакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;

-татар әдәбиятыннан алган белемне сөйләм телендә куллана белү;

-алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында кулланырга өйрәтү;

-укучыларның орфографик, пунктацион граматолылык дәрәҗәсен камилләштерү.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укытуның төп максаты һәм бурычлары:

-матур әдәбият текстларын кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү; әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру;

-гомумхалык карашлары, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, татар әдәбиятына һәм татар халкының мәдәни кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләү;

-әдәби зәвыкны, телдән һәм язма сөйләмне үстерү;

-татар классик әдәбияты, балалар әдәбиятының, хәзерге татар әдәбиятының күренекле вәкилләрен атый белү, аларның әсәрләреннән өзекләрнең эчтәлеген аңлау һәм фикер алыша белү;

-татар халкының әдәбияты, тарихы, мәдәнияты буенча мәгълүматлы булу;

-бүгенге татар сәнгатенең күренекле вәкилләре турында хәбәрдар булу.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН

11 нче сыйныф өчен

(рус телле төркем өчен)

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татарстан Республикасы

Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе

“16 нчы урта белем мәктәбе”

Төзүче:

1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәсәнҗанова Клара Әхмәт кызы

2012-2013 нче уку елы

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы

       Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы» (Казан, «Мәгариф»,2010ел), 11 нче сыйныф өчен Р.З.Хәйдәрова тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2010), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек һәм рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева әзерләгән кулланмага нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы

      Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары:

-укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;

-тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;

-татар телен халыкның рухи, әхлакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;

-татар әдәбиятыннан алган белемне сөйләм телендә куллана белү;

-алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында кулланырга өйрәтү;

-укучыларның орфографик, пунктацион граматолылык дәрәҗәсен камилләштерү.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укытуның төп максаты һәм бурычлары:

-матур әдәбият текстларын кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү; әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру;

-гомумхалык карашлары, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, татар әдәбиятына һәм татар халкының мәдәни кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләү;

-әдәби зәвыкны, телдән һәм язма сөйләмне үстерү;

-татар классик әдәбияты, балалар әдәбиятының, хәзерге татар әдәбиятының күренекле вәкилләрен атый белү, аларның әсәрләреннән өзекләрнең эчтәлеген аңлау һәм фикер алыша белү;

-татар халкының әдәбияты, тарихы, мәдәнияты буенча мәгълүматлы булу;

-бүгенге татар сәнгатенең күренекле вәкилләре турында хәбәрдар булу.

Тел материалын үзләштерүгә таләпләр

  1. Татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен гамәли белү.
  2. Иҗек чигендәге фонетик үзгәрешләрне истә тотып сөйли алу.
  3. Хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләрне дөрес интонация белән әйтә алу.
  4. Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне, шул исәптән кушма, тезмә, парлы һәм кыскартылма сүзләрне дөрес куллана һәм яза белү.
  5. Антоним, синоним, омонимнарны аера белү һәм сөйләмдә урынлы куллана алу.
  6. Татарча-русча, русча-татарча һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү.
  7. Аерым сүз төркемнәренә хас грамматик формаларның татар һәм рус телләрендә тәңгәл килү-килмәвен белү: татар телендә исемнең род категориясе булмавы һәм аның лексик берәмлекләр белән бирелеше; татар телендә исемнең тартым категориясе булу һәм аның рус телендә бирелеше; татар телендә хикәя фигыльнең заман формаларының мәгънәви үзенчәлекләре; татар телендә фигыльнең вид категориясе булмавы һәм аның аналитик формалар белән бирелеше; бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең татар телендә сүздән соң килүе; татар телендә саннарның һәм сыйфатларның исем янында килеш белән төрләнмәве.
  8. Татар телендәге хикәя җөмләнең хәбәр белән тәмамлану үзенчәлеген истә тотып, сөйләм оештыра алу.
  9. Язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү: ия белән хәбәр арасында сызык; җөмләнең аерымланган кисәкләре, модаль сүзләр, тиңдәш кисәкләр янында, кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Тыңлап аңлау

Җанлы сөйләмне тыңлап аңлап, сөйләшүдә катнаша алу; тыңланган мәгълүматны аңлатып бирә алу һәм, эчтәлегенә таянып, сорауларга җавап бирә алу.

Диалогик сөйләм

Аралашканда төрле репликалардан (сораштыру, кабатлап сорау, тәкъдим итү, риза булу һ.б.) урынлы файдалана алу; әңгәмәдәшнең социаль хәлен исәпкә алып, сөйләшү оештыра алу; аралашу барышында фикерне төгәл җиткерә алу; киңәйтелгән репликаларны кулланып, сөйләшү үткәрә алу; укылган текстларның эчтәлеге буенча бәхәсләрдә катнашканда, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслый һәм дәлилли алу; укылган әдәби әсәрләрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора алу.

Монологик сөйләм

Төрле җөмлә калыпларын урынлы кулланып, мөһим вакыйгалар, дөнья яңалыклары турында хәбәр итә алу һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне һәм фикерләреңне белдерә алу; сөйләмне эзлекле һәм аңлаешлы итеп оештыра белү; татар классик әдипләренең тормышы һәм иҗаты турында сөйли алу; әдәби әсәрләрдә күтәрелгән проблемаларны аңлый һәм аларга карата үз фикерләреңне дәлилләп әйтә белү; әсәрдәге геройларны характерлап, алар турында фикер әйтә белү.

Уку

Уку төрләреннән файдаланып, тексттан кирәкле мәгълүматны таба алу һәм аның эчтәлеген телдән яки язмача белдерә алу; текст белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә ия булу; шигъри текстларны яттан сөйли белү; әдәби текстның төрен һәм жанрын билгели белү; татар һәм рус телләрендәге әдәби әсәрләрнең уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгели, әхлакый кыйммәтләрне чагыштырып бәяли алу; татар әдәбияты классикларын һәм аларның танылган әсәрләрен атый белү; аерым автор һәм аның әсәрләре, татар әдәбияты турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, Интернет аша таба белү.

Язу һәм язма сөйләм

Аралашу ситуациясенә карата фикерләрне язмача белдерә алу; өйрәнелгән темага яки укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, сочинение яза алу; укылган яки тыңланган текстның планын төзеп, аның эчтәлеген язмача сөйләп бирә алу; тәкъдим ителгән темага реферат яза алу.

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Алда юллар, кайсын сайларга?( 26 сәгать)

Югары уку йортлары һəм

без сайлаган һөнəрлəр.


Бүгенге икътисади тор-

мыштагы яңа һөнəрлəр.

Бүгенге мəктəптə мине

бор чыган проблемалар.



Без сайлаган про фес-

сия лəр, аларга куел ган

талəплəр.

Татарстандагы югары уку йортлары: ... . Мин

ки лəчəктə югары уку йортында укырга телим,

чөнки ... .

Социологлар, логистлар,промоутерлар — алар

кемнəр?

Безнең заманга аттестатлы кешелəр түгел,белемле кешелəр кирəк.<...> Бүгенге мəктəптə мине күп мəсьəлəлəр борчый. <...> Килəчəк мəктəбен мин шулай күз алдына китерəм: ... . <...>

Минемчə, табиб иң беренче чиратта шəф кать ле,

җаваплы булырга тиеш

килəчəк, уку йорты, за-

ман, килəчəк мəктəбе,

бор чый, икътисади, шəф-

кать ле, җаваплы

Шушы яктан , шушы туфрактан без... (12 сəгать)

Татарстанның яңа икъ-

тисади үсеш дəрəҗəсе,

дөнья күлəм аренада бү-

ген ге урыны.


Татарстанның бөтен дөнья

спорт үсешенə керт кəн

өлеше, Казан дагы яңа

спорт корыл малары ту-

рын да сөйлə шү.

Татарстанның икътисади (экономик) куəте белəн

бүген бик күп чит иллəр кызыксына. <...>

2013 нче ел бөтендөнья спорт тарихында Татар-

станның яңа урынын бил гелəде. <...>


Су спорт сараенда синхрон йөзү буенча ярыш-

лар була. <...>

үсеш дəрəҗəсе, икъти-

сади куəте, дөньякүлəм

урыны, өлеш, бөтендөнья

тарихы, ярышлар, спорт

корылмалары

Спорт һəм сəламəт яшəү рəвеше (14 сəгать)

Спорт төрлəре, дөнья-

күлəм танылган спорт-

чылар, Татарстанның

атаклы спортчылары.


Шəһəребездə, авылы быз-

да спорт белəн шөгыль-

лəнү өчен шартлар. Алар

нинди?

Сəламəт яшəү рəвеше

ту рында сөйлəшү

Россия спорты тарихында 2013—2014 нче ел

вакыйгалары ... . Биеклек королевасы Елена Исинбаева ... . Татарстан спортчысы Гөлнара Сəмитова-Галкина Пекинда Олимпия уеннарында яңадөнья рекорды куйды.

Спорт секциялəренə һəр -кем йөри аламы? Яшь-

лəр спорт белəн шөгыльлəнсен өчен, нинди

шартлар һəм чаралар оештырыр идең?


Сəламəт яшəү һəркемнең үз кулында. Моның

өчен сəламəт яшəү ка-

гыйдəлəрен белергə ки-

рəк. <...>

биеклек, дөнья рекорды,

шартлар, чаралар, Олим-

пия уеннары, һəркем,

беркем, һичкайчан

Гаилə һəм балалар (25 сəгать)

Балаларны ярату, саклау,

укыту — ата-ананың

ба лалар алдындагы бу-

рычы. Ятим балалар

проблемасы.


Балаларның ата-аналар

кар шындагы бурычы,

өл кəннəргə мөнəсəбəт

проблемалары.

Балалар йортында ятимнəр саны кимеми, чөн-

ки ... . Һ. Такташның«Ана — бөек исем, Нəр-

сə җитə ана булуга!» фикере белəн мин киле шəм,

чөнки ... .



Өлкəннəрне ихтирам

итү, алар турында кай-

гырту, аларга булышу —

яшьлəрнең бурычы

ятим, ятимлек, балалар

йорты, меценатлык хə-

рəкəте, рəхмəтле, бүлешү,

картлык, кайгырту, рəн-

җү, үкенү, искə алу, оны-

ту, беренчел

Беренче хислəр , гаилə кору (25 сəгать)

Дуслык мəхəббəткə əве-

релə аламы?

Дуслыкта, мəхəббəттə

кыз ларның һəм егет лəр-

нең роле. Мəхəббəт һəм

байлык.


Без гаилə корырга əзер-

ме?

Катнаш гаилəлəр, алар-

ның килəчəге?

Дуслык һəм мəхəббəтнең нигезе — ... . Бер-бе рең-

не ярату ул — ... . Минем ярат кан кызым (еге тем)

ул — ... . Минем яраткан егетем (кызым) ми ңа

игътибарлы, минем өчен борчыла ... .

Чын ир-ат булсаң, ... .



Гаилə кору — зур җаваплылык, чөнки ... . Гаи-

лə кору өчен, ... . Үпкəлəшүнең төп сəбəплəре ... .

Катнаш гаилə озын гомерле була ал мый, чөнки ... .

көнлəшү, аптырау, ял-

кынланып яну, шел-

тəлəү, чын ярату, оша та,

кызыксындыра, кот ка -

ра, яра, тормыш рə хəт -

леклəре, көнлəшə, көн-

чел, җаваплылык, катнаш

гаилə, үпкəлəшү

Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

ЛКФ – лексик күнекмәләр формалаштыру

ЛКК – лексик күнекмәләр камилләштерү

ГКФ – грамматик күнекмәләр формалаштыру

ГКК – грамматик күнекмәләр камилләштерү

ЛГКК – лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

Д/с – диалогик сөйләм

М/с – монологик сөйләм

Д/м сөйләм – диалогик-монологик сөйләм

Кабат. - кабатлау

Татар теле укытуның тематик планы

Сыйныф 11   рус төркеме

Укытучы __Хәсәнҗанова К.Ә.

Сәгатьләр саны:

Барысы 34 атна (34 сәгать)

Атнага 1 сәгать

План буенча контроль дәресләргә 2, зачётларга ___, тестларга ___ бирелгән сәгатьләр саны.

Администрация тарафыннан үткәрелә торган контроль дәресләр саны ___.

Тематик план Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы)  гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 1 – 11 нче сыйныфлар)” нигезендә төзелде (2010).

Дәреслек Татар теле: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәкт. 11 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан: Мәгариф, 2010.

 

Уку дәресләренең тематик планы

Сыйныф 11 рус төркеме

Укытучы Хәсәнҗанова К.Ә.

Сәгатьләр саны:

Барысы 34 атна (68 сәгать)

Атнага 2 сәгать

План буенча контроль дәресләргә _2_, зачётларга ___, тестларга __2_ бирелгән сәгатьләр саны.

Администрация тарафыннан үткәрелә торган контроль дәресләр саны __2_.

Тематик план Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән  “Рус телендә урта (тулы)  гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 1 – 11 нче сыйныфлар)” нигезендә төзелде (2010).

Дәреслек Татар теле: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәкт. 11 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан: Мәгариф, 2010.

Татар теле укытуның тематик планы

Тема

Сәгать саны

Дәрес тибы

Укучыларның эшчәнлек төре

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү вакыты

план

Факт.

                                                                       

Алда

Юллар,

Кайсын сайларга?

1.

 Телләр белгән,илләр белгән. / Телебезнең мөстәкыйльлеге ,камиллеге турында әңгәмә/

1

ЛКФ

Татар  теленә генә хас авзларның һәм хәрефләрнең дөрес әйтелешен һәм язылышын транскрипция  һәм күнегүләр аша дөрес әйтү .

Тел турында   монологик сөйләм яки диалог төзү. 4 мәкаль   язып килү һәм истә калдыру..

2.

Хикәя фигыль

2

ГКК

Хикәя фигыльнең заман формалары кабатлау

Заман формаларын текстта таный һәм куллана  белү

3

Хикәя фигыльнең зат,сан белән төрләнеше.

1

       ГКК

Хикәя фигыльнең зат,сан белән төрләнешен искә төшерү.

Яклый, чыңгылдый, тир түгә,дөнья таный һ.б.фигыльләрне зат сан белән төрләндерү, җөмләләрне дөрес төзүгә ирешү

4.

Җөмлә кисәкләре

1

ГКК

Җөмләдә баш кисәкләрнең урнашуы,рус теле белән чагыштыру нәтиҗәсендә  танырга өйрәнү.Тәрҗемә итү күнегүләре  аша ныгыту.

Җөмләдә җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен  дөрес урнаштыра һәм куллана  белү

5.

Теләк белү

 Формасының зат-сан белән төрләнеше.

1

ГКК

Татар телендәге теләк фигыльнең барлык һәм юклык формасын,калын һәм нечкә төрләнешен,кушымчаларын күнегүләрдә куллану.

Укучыларның эшчәнлеге аша көтелгән нәтиҗәләргә ирешү өчен төркемнәрдә эшләү,сөйләмдә дөрес куллана белү.

6.

Сыйфат фигыль

1

ЛКФ

Сыйфатларны табу, заман формаларын билгеләү.

Бирелгән исемнәргә сыйфатлар өстәп яза белү

7.

“Сез әзерме?” текстындагы лгм

1

ЛГКК

Шарт фигыльләрне табу, сораулар куя белү.Кыскартылма сүзләрне җөмләдә куллану.

Җөмләләрдә шарт фигыль куллана белү

8.

“Имтихан” әсәрендәге лгм

1

ЛКФ

Хәл фигыль, хикәя фигыль, сыйфат фигыльләрне  күнегүләр өстендә  кабатлау.

Фигыльләрне таба белү һәм дөрес куллану,татар телендәге фразеологик әйтелмәләрне ике телдә дә чагыштыру һәм мәгънәләренә төшенү.

9.

 Диктант.“Чулпы яки чәч тәңкәсе”\админстрация тарафыннан үткәрелгән/

1

Укучыларның белем дәрәҗәләрен тикшерү. Халкыбызның милли киемнәренә соклану һәм кызыксыну хисләре уяту.

“Татар халкының милли киемнәре яки  бизәнү әйберләре” Презентация  яки язма рәвештә тасвирлау.

     10.

“Имтихан” әсәрендәге лгм (2 өлеш)

1

ГКК

Бәйлекләр һәм бәйлек сүләрне кулланып җөмләләр төзү,татар телендә сүз алдыннан куелышына игътибар итү,диалоглар төзү.

Бәйлекләрнең тәрҗемәсен истә калдырып, җөмләләрдә ирекле куллана белү

11.

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

1

ГКК

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешен рус теле белән чагыштырып төрләндерү,күнегүләр өстендә ныгыту.Яшерми,намус,хокук сүзләрен зат алмашлыклары белән төрләндерү.

Зат алмашлыкларын барлык килешләрдә сөйләмдә   һәм язмада дөрес куллану

12.

“Данлыклы Акчуриннар” текстындагы лгм

1

ЛГКК

Сүз ясагыч кушымчаларны искә төшерү.Нәсел,морза эшкуар,көрәштәш сүзләренең мәгүнәсенә төшенү.

Сүз ясагыч кушымчаларны кулланып  “Табиб янында”дигән темада диалог төзеп иркен рәвештә сөйләшү.

13.

“Ак чәчәкләр” әсәрендәге лгм./1нче бүлек/

1

ГКК

Хәл фигыль формаларын искә төшереп ,әсәрдәге күнегүләрне эшләү.Сулыш алу,дару эчерде,чирли,өшемәде сүзләренең мәгънәсен истә калдыру

Хәл фигыльненең 4 формасын да кулланып “Шифаханәдә” яки “Авыру яныда “дигән темага мөстәкыйль рәвештә диалог төзү.

14.

“Ак чәчәкләр” әсәрендәге лгм /2 нче бүлек/

1

      ГКК

Бәйлек сүзләрнең төрле килешләрдә,  төрле мәнәсәбәтләрдә кулланылышы турында төшенү.

Бәйлек сүзләрне куллана белү.

15.

Һөнәр сайлау әсәрендәге лгм.

1

ГКК

Киләчәкне ничек күз алдына китерү турында күзаллау,күнегүләр өстендә ныгыту.

Сайлаган  һөнәрләргә куелган таләпләрне истә калдыру.

                                                   Татарстан  Республикасы.

16.

“Татарстан Республикасы” текстындагы лгм. “Туган җирем- Татарстан”.

1

ЛКФ

Лексик грамматик күнекмәләрне камилләштерү:тугай,килешү,шартнамә.бәйләнеш,игълан ителде,әрәмә,яшәү тантанасы сүзләре белән җөмләләр төзү.Дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Җөмләдә ия белән хәбәрне дөрес куллана белү һәм татарстан турында кечкенә хикәя төзү.

     17.

1нче яртыеллыкка контроль эш./Диктант/.”Китаплы халык-хәтерле халык”.

1

Белемнәрне камилләштерү.

Үзләштерелгән белемнәрне тикшерү.

18.

Сан .Хаталар өстендә эш

1

Белемнәрне системалаштыру.Хаталы сүзләргә тамырдаш сүзләр табу,җөмләләр төзү. Сан                        төркемчәләрен –микъдар,тәртип,бүлем саннарын дөрес язу һәм куллану.

Сан төркемчәләрен аера  һәм куллана белү.

19.

“Сәнгать дөньясында” текстындагы лгм

1

ЛГКК

Камал театрында, спорт залында кебек структураларын өйрәнү.Дәреслектәге күнегүләр аша аңлап дөрес язу      булдыру.күнекмәләре

Сорау- җавап формасында монологик һәм диалогик сөйләм төзи белү,дөрес язу күнекмәләре камилләштерү.

20

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

1

ГКК

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль формаларын истә калдыру,язма эштә аңлы рәвештә куллану.

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрен дөрес таба белү һәм куллану.

Гаилә һәм балалар

21.

Бәйлек сүзләр.Сүзлек диктанты.

1

ГКК

Астында,астына,астыннан,яныннан янына ,артына,артында һ.б бәйлек сүзләрнең мәгънәсенә төшенү һәм җөмләдә куллана белү.

 Бәйлек сүзләрне урынлы кулланып диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу.

22.

Билгесез киләчәк заман.

1

ЛКФ

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен өйрәнү,күнегүләр өстендә ныгыту.

Киләчәк заман хикәя фигыльнең ясалышын һәм төрләнешен аңлау

23.

Рәвеш төркемчәләре

1

ГКК

Рәвеш төркемчәләре белән таныштыру, күнегүләр эшләү

Сөйләмдә һәм язуда дөрес итеп куллана белү.

24

Җыйнак, җәенке җөмләләр.68нче дәрес. .Искәртмәле диктант  ”Әни”З.Воскресенскаядан.

1

ЛКФ

Җыйнак, җәенке җөмләләр сөйләмдә куллану. Әниләргә хөрмәт, ихтирам хисләре булдыру.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аера белергә гадәтләндерү

25

“Әни нинди була?” хикәясендәге лгм

1

ЛКФ

Синонимнар, сүз ясагыч кушымчаларны өйрәнү.

Синонимнарны сөйләмдә куллану

26

Туры сөйләм

1

ГКК

Туры сөйләм белән таныштыру

Сөйләмдә куллана белү

27

“Сөембикә кыйссасы” хикәясендәге лгм/76нчы дәрес./

1

ГКК

Кисәкчәләр, исем фигыльне өйрәнү.

Исем фигыль белән җөмләләр төзи белү

Мәхәббәт – гаиләнең нигезе

28.

 Исем фигыль.Сүзлек диктанты.

1

ГКК

Исем фигыль белән таныштыру

Исем фигыль белән җөмләләр төзи белү

29.

Инфинитив

1

ГКК

Инфинитивның барлык-юклык формаларын сөйләмдә куллану

Инфинитивның барлык-юклык формаларын белү

30.

Боерык фигыльләрнең төрләнеше./87нче дәрес/

1

ГКК

Кагыйдәләрне өйрәнү һәм күнегүләр эшләү,белем дәрәҗәләрен арттыру.

Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формасын җөмләләрдә яза белү

31

“Батыр егет” хикәясендәге лгм

1

ЛКФ

Текстан бәйлек сүзләрне таба белү,истә калдыру.Сөйләмдә һәм язма рәвештә урынлы куллана белү.

Бәйлек сүзләрне кабатлау

32

 Теркәгечләр

1

ЛКФ

ГКК

Теркәгечләр кулланып җөмләләр төзү

Җөмләдә дөрес яза белүгә ирешү

33

2 нче яртыеллыкка контроль эш.Диктант.Һ.Мәхмүтовтан “Дөньяда ничә тел бар”

1

Контроль дәрес

Белемнәрне  тикшерү һәм ныгыту,

Өйрәнелгән кагыйдәләрне куллану белү

34

Йомгаклау дәресе.Хаталар өстендә эш.

1

Белемнәрне  системалаш

тыру

дәресе

9-11 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау. Хаталар өстендә эш

Кагыйдәләрне искә төшереп,белемнәрне камилләштерү.

Уку дәресләренең тематик планы

Дәрес саны

Тема

Дәрес тибы

Укучыларның эшчәнлек төрләре.

Көтелгән нәтиҗә.

Үткәрү вакыты

План

Факт

Алда юллар, кайсын сайларга?

1

1.

1

Тел- аралашу чарасы.

Телебезнең,телләр белүнең  әһәмияте һәм кыйммәте турында фикерләшү.Тел турындагы законнарны искә төшерү.

“Тел-аралашу чарасы “яки “Телләр белү-гыйлемлелек”моно-логик сөйләм төзү

2.

1

Ф.Яруллинның тормыш һәм иҗат юлы.

ЛГКК

Шагыйрь тормышы  аша түземлелек,чыдамлылык һәм авырлыкларга сыгылып төшмәү сыйфатларын күрә белү.

Ф.Яруллин иҗаты буенча белешмәләр, презентация ясау.

3

1

Ф.Яруллин”Иң гүзәл кеше икәнсез”

ЛГКК

Әсәр аша кеше характерына хас сыйфатларны , укытучыларга булган хөрмәт һәм ихтирам хисләрен таба белү.

Сүзләрен истә калдыру.Көе белән танышу һәм күмәк җырлау.

4.

1.

Җ.Тәрҗеманов иҗаты.

Күзәтү дәресе.

Әдип иҗатына кызыксыну,соклану хисләре уяту.

5.

1

Җ.Тәрҗеманов “Математика укытучыларына хат”

ЛГКК

Дәрәҗә, даһи, мөдир, лаек, иҗат иттем, остаз сүзләрене мәгънәсенә төшенү.

Тел белмәүнең көлке һәм уңайсызлык тудыруына төшенү ,гомумән, әсәрнең эчтәлеген аңлау.

6.

1

В.Хәйруллина “Килешләр”

д/м сөйләм

Төшендерәм, бутамагыз, һәр тарафны сүзләренең мәгънәсенә төшенү,сөйләмдә актив куллану.

Якташларыбыз укытучы шагыйрь һәм шагыйрәләр белән танышу.Йөгерек һәм сәнгатьле уку.

7.

1.

Т.Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлы.

д/м сөйләм.

Күренекле драматург Т.Миңнуллинның сәләтле һәм җәмәгать эшлеклесе булуына басым ясау.Укучыларда соклану һәм ихтирам хисләре тәрбияләү..

Презентация һәм өстәмә материаллар туплау,кызыксыну.

8.

1

Т.Миңнуллин “Үзебез сайлаган язмыш”

ЛГКК

д/м сөйләм

Дәлил, фаҗига, мактауга лаек, ялган, өмет итмәгез сүзләрен истә калдыру.Драматургның әдәбиятта тоткан урынына һәм иҗатына соклану

Фикерләү сәләтләрен,     бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү. Әсәрдәге төп проблемаларны ачыклау.

9.

1

Т.Миңнуллин”Үзебез сайлаган язмыш”.

д/сөйләм оештыру.

Образларга характеристикалар бирү,анализлау.Сәнгатьтле уку күнекмәләре булдыру.

“Бүгенге мәктәп” төркемнәрдә фикер алышу.

10.

1

“Сез әзерме?” тексты

д/м сөйләм

Өлгермәү, сынап кара, кисәтеп куй, теләк, ышаныч сүзләрен кулланып төркемнәрдә сөйләшү оештыру.

БДИ га ничек әзерләнергә,дәрес-лектәге киңәшләр белән сез килешәсезме? Шул турыда һ.б диалог 1төзү,фикерләү.

11.

1

М.Насыйбуллинның тормышы һәм  иҗаты.

Күзәтү дәресе.

Күпкырлы сәләт иясе,белемле язучының иҗаты белән киңрәк танышу һәм кызыксыну,соклану хисләре уяту.

Бер әсәрен (тәрҗемәсен) уку яки интернеттан белешмәләр табу.

12.

1

М.Насыйбуллин “Имтихан”  (2 өлеш)

ЛГКК

Җинаять, ирек бирмәү, фикер тупларга, гаебен танырга сүзләрен мәгънәдәш сүзләр аша төшенү.

Һәр эшкә дә җаваплы карашның никадәр дәрәҗәдә мөһим икәнлегенә төшенү һәм инану.

13.

1

М.Насыйбуллин “Имтихан”  (3 өлеш)

ЛГКК

Хокук, намус, сак булу, гадел, юнәлеш, ачу сүзләренең мәгънәсенә төшү,истә калдыру.

Тексттагы сорауларга нигезләнеп,үз фикереңне әйтә белү,бәя бирү.

14.

1

“Имтихан” әсәре турында сөйләшү

Сөйләм үстерү дәресе

Караклык, гаделлек турында сөйләшү (һ.б сүзләр аша) сүзлек запасларын баету.”Дөреслек –таш яра “мәкаленең асылын аңлау.

Төркемнәрдә образларның охшаш яки тискәре якларын таба белү,бәхәс кузгату,дәлилләү.

15.

1

“Данлыклы Акчуриннар” тексты

д/м сөйләм

Нәсел, укымышлы, морза, гасыр, үзсүзле, вәкилләр сүзләренең мәгънәсенә синонимнар аша төшендерү.Халкыбызның атаклы танылган кызлары һәм улларының иҗатлары һәм хезмәтләре аша милләтебезгә горурлык ,соклану хисләре тудыру.

Укучыларга профессия сайлауда ярдәм итүгә ирешү.

16.

1

Диалогик сөйләм үстерү

Дсү

Табиблар турында сөйләшү.

Логик һәм сүз басымын дөрес куеп диалоглар төзү.

«Медицина университетында»,.»Табиб янында»һ.б.темага караган диалог яки монологны   бәйләнешле итеп, иҗади төзү.

17.

1

Г.Әпсәләмовның тормыш һәм иҗат юлы.

Күзәтү дәресе.

18.

1

Г.Әпсәләмов “Ак чәчәкләр”

Аңлап уку дәресе

Дәреслектәге лексиканы истә калдыру күнекмәләре белән бергә җаваплылык,намус-лылык хисләре булдыру.

Әсәрдәге төп образның уңай якларын күрү һәм үз фикерең белән дәлилләү.

19.

1

Г.Әпсәләмов “Ак чәчәкләр”  (2 өлеш)

Аңлап уку дәресе

Шәфкатьле,кайгыртучан,түземле ,кешелекле,гадел сүзләренә текст ярдәменә җаваплар табу.Шушындый күркәм сыйфатлар кеше тормышында нинди роль уйнавы турында әңгәмә оештыру.

Укылган текстны аңлап уку ,сораулар ярдәмендә эчтәлеген сөйләргә ирешү

20.

1

“Ак чәчәкләр” әсәре турында сөйләшү

Сөйләм үстерү дәресе

Лексиканы кабатлау. Композитор Җ.Фәйзи иҗатына соклану хисләре һәм кызыксыну тудыру.

Гөлшәһидә  җыры белән танышу.

21.

1

Социолог профессиясе турында

ЛГКК

Җәмәгатьчелек катлам,төркемнәр, йогынты фикер, мөнәсәбәтлр , бәхәс, ышанычлы- шушы сүзләрне өйрәнеп теманы ачыклау

Социологлар, логистлар, промоутерлар-һөнәрләрнең кирәклеген ачыклау.

 

22.

1

“Реклама” тексты

ЛГКК

Реклама кайчан барлыкка килгән соң? Ташлама, табыш, мәгълүмат, тәртип, җитәкче, төркем сүзләре аша текстны өйрәнү

Рекламада табыш китерүдә әһәмиятен аңлау.

23.

1

“Һөнәр сайлау – җаваплы эш” тексты

ЛГКК

Ихтыяҗ, килешә, киләчәк, төгәл,күңелгә ятмау, канәгатьсезлек сүзләренең мәгънәләренә төшенү һәм телдән җөмләләр төзү.

Сайлаган профессияләргә куелган таләпләрне белү

24.

1

“Нинди һөнәр сайларга” дигән тема буенча сөйләшү

Сөйләм үстерү дәресе

Һөнәрләр турында сөйләшү.Белем алу белән бергә тормышта үз урыныңны табу проблемасы турында сөйләшү.

Без сайлаган һөнәрләр һәм аларга куелган таләпләр турында үз фикереңне әйтү.

25.

1

“Минем булачак һөнәрем” сочинение

Дсү

Һөнәр сайлау җаваплы эш

Шушы инша нигезендә һөнәр сайлауга булышу. Киләчәккә минем сайлаган юлым. Теләк һәм мөмкинлекләр.

Татарстан Республикасы

26.

1

 Р.Андреев ,Р.Рәкыйпов “Мин яратам сине,татарстан”тексты

д/м сөйләм

Шәһәребездә яшәп иҗат  итүче

 Шагыйрьләр,композиторлар  турында тулы белешмә бирү.Соклану һәм горурлану хисләре тәрбияләү.

Җырның сүзләрен истә калдыру Һәм күмәкләп җырларга өйрәнү.

27.

“Татарстан Республикасы.””

д/м сөйләм

Татарстанның территориясе,аның географик урыны,климаты белән  тулырак танышу һәм горурлану ,соклану хисләре тудыру.

Республикабызның символларын белү”.Татарстаным-күпмилләтле республика” сөйләмгә чыгу.

28.

1

“Татарстанның икътисади үсеше” тексты

д/м сөйләм

Текстны укып аңлау. Икътисади үсеш, төбәк, тәэсир итә, ягулык, билгеле сүзләре белән танышу.Татарстанның яңа икътисади үсеше,дөньякүләм аренада бүгенге урыны.

Татарстан байлыкларын белү.Татарстаны-бызның  икътисади куәте белән  чит илләрнең кызыксынуы-төркемнәрдә сөйләмгә чыгу.

29.

1

“Казан” тексты

ЛГКК

Текстны укып Казан шәһәре турында мәгълүматләр алу. “Музейлар тарихны барлый”  төшенчәсенең мәгънәсен аңлау.

Татарстанның истәлекле урыннары белән танышу һәм диалоглар оештыру.Презента-ция.

30..

1

Чәчәк ат,Татарстаным!

Сөйләм үстерү дәресе.

Казаныбызның меңьеллыгына  шәһәребезнең үзгәреше турында белешмә бирү.Туган җиребезне ярату,бирелгәнлек хисләре тәрбияләү.

“Бауман урамына сәяхәт”-презентация буенча  ирекле сөйләмгә чыгу.

31.

1

Казан шәһәренең үсеше.

Сөйләм үстерү дәресе

Башкалабызның көннән –көн чәчәк атуы,җир асты юлларының артуы  һ.б төзелешләргә тулырак белешмә бирү.

 “Җир асты юлы буйлап” төркемнәрдә монологик һәм диалогик сөйләмгә чыгу.

32.

1

“Сәнгать дөньясында” тексты

д/м сөйләм

Композиторлар, рәссамчылар, язучылар, шагыйрьләр, артистлар һәм  татар милли опера сәнгатенә нигез салучылар белән тулырак таныштыру.Сәнгать йолдызларыбызга хөрмәт һәм ихтирам,соклану хисләре уяту.

Тел дәресендә өйрәнгән яңа сүзләргә нигезләнеп “Концертта»яки «Опера театрында» диалог төзү,ирекле сөйләмгә чыгу.

33.

1

Сынлы сәнгать музеенда

Шәһәребездәге сынлы сәнгать музеена бару. Музейдагы экспонатлар белән танышып,соклану хисләре тудыру.

“Музейда” төркемнәрдә сөйләм оештыру.

34.

1

Татарстанның сынлы сәнгате.

д/м сөйләм.

Татарстаныбызның сынлы сәнгатенә нигез салучы,дөньякүләм хөрмәткә ия булган  атаклы шәхесләребез белән таныштыру. “Сәләт һәм тырышлык”  төшенчәсен ассызыклап төшендерү.

“Сынлы сәнгать музеенда»төркем-нәрдә кара -каршы сөйләм оештыру. Тел дәресендә алган лексиканы истә калдыру,сөйләмдә куллану.

 

35.

1

“Казандагы югары уку йортлары” тексты

д/м сөйләм оештыру.

Югары уку йортлары турында сөйләшү.Укырга кая барырга?  Башкалабызда нинди яңа һөнәрләр алып була? Һ.б сорауларга юнәлеш бирү.

“Казан дәүләт университетында” төркемнәрдә сөйләмгә чыгу.Интернетка мөрәҗәгать итү.

36.

1.

Казандагы югары уку йортлары

Дәрес-сәяхәт.

 Укучыларның аңлы һәм дөрес сөйләмнәренә ирешү.Презентация ярдәмендә читтән  торып сәяхәт итү,сүз байлыклары баету,сөйләм тлләрен үстерү.

Югары уку йортлары турында төркемнәрдә әңгәмә оештыру.

37.

1

“Җәйге Универсиада” тексты

д/м сөйләм

Спорт төрләре, дөньякүләм танылган спортчылар, Татарстанның атаклы спортчылары турында өстәмә мәгълүмат алу. Татарстанның бөтендөнья спорт үсешенә керткән өлеше, Казандагы яңа спорт корылмалары турында сөйләшү.Дәреслектәге,телеви-дение буенча алган белшмәләр аша укучыларның фикерләрен  баету,тулыландыру.

“Россия спорты тарихында 2013-2014 нче ел вакыйгалары... 2013 нче ел бөтендөнья спорт тарихында Татарстанның яңа урынын билгеләде”-сөйләмгә чыгу..

Гаилә һәм балалар

38.

1

Г.Кутуйның тормыш һәм иҗат юлы.

Аңлап уку дәресе

Г.Кутуйның тормышы һәм иҗаты,гайләсе турында белешмә алу. Соклану,горурлану,Туган Илне ярату,Туган Илгә бирелгәнлек хисләре тәрбияләү. Нәсер,түземлелек,нәсел сүзләренең мәгънәсенә төшендерү.

Дәреслектә бирелгән биографиясен сөйләргә,өстәмә материаллар тупларга.

39.

1

Г.Кутуй “Тапшырылмаган хатлар”  (1нче өлеше)

Аңлап уку дәресе

“Тапшырылмаган хатлар”  әсәре белән танышу.Әхлак тәрбиясе бирү.Яңа лексиканы истә калдырып,сүз байлыгын һәм сөйләм телен үстерү.

Уңай һәм тискәре образларны аера белү,күзаллау-төркемнәрдә бәхәскә керү.

40.

1

“Тапшырылмаган хатлар” (2нче өлеше).

Сөйләм үстерү дәресе

“Хатын-кыз бәхете” темасына сөйләшү.Әсәр ни өчен “Тапшырылмаган хатлар” дип исемләнгән.Дәреслектәге фразеологизмнарны истә калдыру,мәгънәсенә төшенү.

“Хатын-кыз бәхете” дигән тема буенча төркемнәрдә фикер алышу

41.

1

“Тапшырылмаган хатлар “ әсәре буенча йомгаклау дәресе.

Сөйләм үстерү.

Өйрәнелгән лексиканы ныгыту.Икейөзлелек, тәкәбберлек һ.б тискәре сүзләргә нәфрәтлелек  хисләре тудыру.Төп образ-Галиягә кагылышлы кешелеклелек сыйфатларын күрә белү,үрнәк алу.

Г.Идрисов сүзләре , Р..Хәсәнов музыкасы “Галия җыры”белән танышу.Көйнең моңлылыгын тоя белү,хисләнү.

42..

1

Т.Миңнуллин “Илгизәр+Вера” (1 өлеш)

Аңлап уку дәресе

Пәри,аңгыра,бәйләнәсең,тап-тарга,бурыч,элек һ.б сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.

Лингвистик материалны сөйләмдә куллану.Әсәрнең 1нче бүлеген аңлап уку.

43.

1

Т.Миңнуллин “Илгизәр+Вера”  (2 өлеш)

Аңлап уку дәресе

Образларны истә калдыру аша укучыларның хәтер сәләтләрен үстерү.Дуслык мәхәббәткә әверелә аламы?Дуслыкта,мәхәббәттә кызларның һәм егетләрнең роле.

Зурлар  һәм өлкәннәр белән итагатьле сөйләшү проблемасы буенча төркемнәрдә фикер алышу.

44.

1

 “Илгизәр+Вера”(3нче өлеше) .

Сөйләм үстерү дәресе

Уңайсызлану.үкенү,интегү, кискен, сүзләрен синонимнар аша истә калдыру,сөйләмдә куллану.”Катнаш гайлә” проблемасы безнең илдә ничек куелган һ.б сораулар буенча фикер алышу.

14нче биремдәге сораулар аша төркемнәрдә фикер алышу.”Катнаш гайлә”авырлыклар тудырырга мөмкинм?-сөйләмгә чыгу.

45.

1

Татар театры сәнгатенең алга китүе.

Сөйләм үстерү.

Татар театры сәнгатенең барлыкка килүе турында тулырак белешмә бирү. Беренче театр артистлары  белән таныштыру,кызыксыну хисләре уяту.Тамашачы,сәнгать эшлеклесе, дәртле,нурлы,гасыр, тамаша,мәдәни үзәк һәм башка сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау.

Татар театры тарихы турында белешмәләр, презентация.

46.

1

Г.Әхтәмова “Берсе ак, берсе чуар”

ЛГКК

Г.Әхтәмова иҗаты белән танышу.Купшы,сагалый,гомер кичергән, кубар, тилгән тилмергән,һич , ятлар(чужие) сүзләренең мәгънәсенә төшендерү.Мәрхәмәтлелек хисләре  булдыру.

Текстны укып аңлашу.Нәниләрен бала тудыру йортында калдырган әниләргә карашыгыз нинди.?Бу проблемага тормыш авырлыклары сәбәпче була аламы?-төркемнәрдә фикер алышу,чыгыш ясарга әзерләнү.

47.

1

Р.Хафизованың тормыш һәм иҗат юлы.

ЛГКК

Хатын-кыз язучы һәм шагыйрәләребезне искә  төшерү,аларның иҗатларына соклану һәм кызыксыну хисләре уяту.

Белешмәләр туплау. “Минем яраткан язучым” телдән хикәя төзү.

48.

1

Р.Хафизова “Әни нинди була?”

ЛГКК

Наз,юатты,ятим,ябышты,төп-чек,көнләшү,читкә этәреп,бө-тенләй сүзләренең синонимик мәгънәләренә төшенү.       “Әни нинди була?” әсәре аша әниләрнең иң кадерле,иң газиз кеше икәнлекләрен ассызыклау.Ихтирамлылык, игътибарлылык,олылау,санлау мөнәсәбәтләре булдыру.

Яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсе,хезмәт сөючәнлек сыйфатларына басым ясау.

Ни өчен бүгенге көндә балалар йортында ятим балалар саны кимеми ,ә арта гына бара? Төркемнәрдә фикер алышу.

49.

1

Нүрзилә “Сөембикә кыйссасы”  (1 өлеш)

Аңлап уку дәресе

Юл һәлакәте,форсат, чүлмәк,рух.юньле,намаз,фахи-шә,тулай торак сүзләренең тәрҗемәләре белән танышу.Текстны сәнгатьле итеп уку күнекмәләре бирү.

Сөембикә ни өчен ялгышты? Шул турыда аңлашу һәм үз фикерең белән дәлилләү.

50.

1

Нүрзилә “Сөембикә кыйссасы” (2 өлеш)

Аңлап уку дәресе

Шашкын,битараф,шаккату, шәрәлек,нечкә,пышылдады, читлек сүзләренең мәгънәләренә синонимик вариантлар аша төшенү.Әсәрдәге вакыйгаларга бәя бирү.

“Һәр эшне уйлап эшлә,ялгышуга юл куйма!”мәгънәсен аңлау.Төркемнәрдә бер-береңә сораулар биреп сөйләмгә чыгу.

51.

1

“Сөембикә кыйссасы” әсәре турында сөйләшү

д/м сөйләм

Сөембикә турында язылган тарихи әсәрләр

легендалар,дастаннар һ.б жанрдагы әсәрләргә кыскача күзәтү оештыру.

Башка әсәрләр белән танышкан һәм әсәрдәге Сембикәгә нинди сыйфатлар хас?төркемнәрдә диалогик сөйләмгә чыгу.Презентация.

52.

1

“Гаилә һәм балалар”  (бу өлеш буенча йомгаклау дәресе)

д/м сөйләм

Лексиканы кабатлау.Гайләнең иминлеген саклау һәм кайгырту-һәркемнең бурычы.

Төркемнәрдә “Үрнәк гайлә нинди сыйфатларга ия”? яки”Безнең гайлә”дигән темада монологик сөйләм  һәм диалог оештыру.

Мәхәббәт – гаиләнең нигезе

53.

1.

Г.Мөхәмәтшинның иҗат юлы.

Күзәтү дәресе.

Язучының тормышы һәм иҗаты белән тулырак танышу.Юморист,сатирик  буларак игътибарларын юнәлтү.Башка юмор осталары белән таныштыру һәм кызыксындыру.

Нәрсә ул юмор?Рус юмористларыннан кемнәрне беләсез? Төркемнәрдә фикер алышу.

54.

1

Г.Мөхәммәтшин “Йөрәктәге эзләр”  (1 өзек)

Аңлап уку дәресе

Текстны аңлап уку.Әсәрдәге образлар белән танышу. Җенләнү,оялту,очрашу,аучы, йөргән кызым һ.б сүзләрнең мәгънәсен җөмләләр өстендә аңлату.

Өзекләрне 3 өлешкә бүлеп,төркемнәрдә парлап сөйләшү.

55.

1

Г.Мөхәммәтшин “Йөрәктәге эзләр” (2 өзек)

Аңлап уку дәресе

Айзатны киендерү “киңәшмәсе” ничек бара?Киенә белү зәвыгы турында әңгәмә.”Киемеңә карап каршы алалар-.....  “әйтеменең дәвамын таптыру һәм анализлау.

Схемалар буенча диалоглар төзүгә ирешү.

56.

1

Г.Мөхәммәтшин “Йөрәктәге эзләр” (3 өзек)

Аңлап уку дәресе

Пөхтә,янады,аптырап, чәчле бикә,көләч,киңәшләшергә һ.б сүзләрне мәгънәдәш сүзләр аша төшенү.Үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен  искә төшерү.

“Өсәл янында” төркемнәрдә диалог оештыру.

57.

1

 “Йөрәктәге эзләр” әсәре турында сөйләшү.

д/м сөйләм

Табын әзерләү этикетын белү.Әсәрнең өйрәнелгән өлешләре буенча әңгәмә үткәрү. Итагатьлелек сыйфатларына ия булуга ирешү

Соңгы бүлеген сәхнәләштерү.

58.

1

А.Гыймадиев “Батыр егет”

Алмаз Гимадиев иҗатын  өйрәнү.

Бу әсәрне аңлап уку. Тәкәббер,пәке,дөньяны онытып, буй,кундырды ,чүгәләде.һ.б сүзләренең мәгънәсенә төшенү.

Нәрсә ул- батырлык.Син аны ничек аңлыйсың? Төркемнәрдә фикер алышу.

59.

1

З.Хәким иҗаты.

Күзәтү дәресе.

З.Хәким иҗаты белән якыннан танышу,кызыксыну хисләре уяту.

“Бүгенге көн шагыйрьләре” -төркемнәрдә әңгәмә кузгату.

60.

1

З.Хәким “Чын ярату” хикәясе

Сәнгатьле уку дәресе.

Кое,ялварулы,аптырады, чылбыр,мыш-мыш килү,җан кисәгем,шелтә ,нәфрәт, сулкылдый,чара табу. Акылсызлык бәласе турында укып аңлашу.

“Зәбир –батыр егетме? Шул турыда аңлашу. ”Мәхәббәтне саклауда ике як та җаваплы”темасына төркемнәрдә бәхәс кузгату.

61.

1

Х.Туфанның тормыш һәм иҗат юлы

Күзәтү дәресе

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән   танышу.

Х.Туфан әсәрләрен  белән кызыксына һәм хисләнә белү тәрбияләү,иҗади фикер йөртергә өйрәнү.             Сагыш, гаделсезллек,тормыш йөге һ.б.сүзләрнең мәгънәсенә төшендерү.

“Хәсән Туфан –татар халкының горурлыгы “- кыскача конспект һәм дәреслектәге материал нигезендә сөйләмгә чыгу.Репрессия еллары турында фикер алышу.

62.

1

Х.Туфан “Кайсыгызның кулы җылы?”

Сәнгатьле уку дәресе

 Сәнгатьле  һәм аңлап  уку күнекмәләре бирү.     Җиң, ертырга,ямаштырып,кабер, дала һәм башка сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.  Лирик геройның хисен аңларга өйрәтү,эчке мәгънәне табу.

Хатын кызның тормышта ир-атка терәк булуы турында төркемнәрдә фикер алышу.Рус әдәбиятында мондый үрнәкләр бармы?

63..

1

Х.Туфан “Әйткән идең”

Сәнгатьле уку дәресе

Х.Туфан шигърияте аша хисләнә белү.Лирик шигырьгә язылган җырларда кешенең рухи халәте чагылуга төшендерү һәм инандыру.

Композитор Ә.Бакиров иҗаты белән кыскача таныштыру һәм җыр тыңлау.

Мәхәббәтнең көче,тугрылык мәсьәләләре турында сөйләмгә чыгу.

64.

     1

Х.Туфан иҗаты -музыка сәнгатендә

Дәрес-концерт.

Татар музыкасына соклану, кызыксындыру хисләре тәрбияләү.”Көй-күңелнең моңы”төшенчәсен аңлату.        Укучыларның җыр сәнгатенә булган сәләтләрен үстерү.

“Концертта» ирекле сөйләмгә чыгу. ”Кояшта туды микән”җырын күмәк җырлау.

65.

1

Р.Гаташ иҗаты.

Күзәтү дәресе

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты ,язу стиле белән танышу.Укучыларда шагыйрьнең иҗатына кызыксындыру хисләре тудыру.

Өстәмә материаллар,презентация.

66

1

Р.Гаташ “Ирләр булыйк”

Сәнгатьле уку дәресе

 Мәҗлес,кыйналганда,вәгъдә, чигенгәндә,иң, кат, килешкәндә,үпкәләшеп йөрешкәндә сүзләренең күпмәгънәлелеген аңлату.Шигырьне сәнгатьле укырга ирешү

Ирләр булып калуны ничек аңлыйбыз? Төркемнәрдә фикер алышу. Дәреслектәге  ситуатив бирем аша фикерләрне дәлилләү.

67

1

“Мәхәббәт – гаиләнең нигезе”  темасын йомгаклау дәресе.

Сөйләм үстерү дәресе

Лексиканы кабатлау. “Гайлә учагы”төшенчәсенә аңлатма бирү.

Гаилә кору-зур җаваплылык сорый. Син шуңа әзерме? –төркемнәрдә әңгәмәгә чыгу.

68.

1.

Йомгаклау дәресе

Йомгаклау дәресе

Ел буе үткәннәрне кабатлау, ныгыту,ныгыту.

Өйрәнелгән лексиканы гамәлдә куллана белү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы (сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68сәг ать)

Аңлатма язуы Эш программасы статусы.            Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм ...

6 нчы сыйныфның рус төркеменә татар теле һәм әдәбиятыннан Р.Хәйдарова дәреслеге буенча төзелгән эш программалары

Татар теле һәм әдәбиятын аерып укыту сәбәпле, татар теле һәм татар әдәбиятына эш программасын аерым төзедем. Һәр программа титул битеннән, аңлатма язуыннан, календарь-тематик планнан тора. Планла...

Рус мәктәпләрендә 5 класста укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә 5 класста укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбиятыннан эш программасы...

7 нче сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Эш программасы Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча....

Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы 5-11класслар

7 нче сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы...

7нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Рабочая программа разработана на основе Программы  по татарскому языку для средней (полной) общеобразовательной школы с русским языком обучения (для учащихся-татар) Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, В....

11нче сыйныф өчен Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Рабочая программа составлена в соответствии с годовым календарным учебным графиком, учебным планом школы на 2015-2016 учебный год, предусматривающим изучение  предмета в 11 классе по 2 часа в нед...