рабочая программа по татарской литературе для 5 класса (татарская группа)
рабочая программа (5 класс) на тему
I.Аңлатма язуы
5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 2010 нчы ел, 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция министрлыгында 19644 нче регистрация номеры белән 2011 нче елның 1 нче февралендә теркәлгән);
- Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МГББУ «Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең төп белем программасы;
-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән үрнәк программалар: -“Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа” (Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова. Казан, 2013); “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа” (Төзүче-авторлар: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина);
-Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МГББУ «Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе» педагогик коллективы 2016 нчы елның 25 ннчы августындагы 1 номерлы карары буенча кабул ителгән “2016-2017 нче уку елына укыту планы”;
-РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 нче ел, 8 нче июнь, 576 номерлы боерыгы. (Приказ Минобрнауки России от 08.06.2015 № 576 «О внесении изменений в федеральный перечень учебников... http://mon.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_330177.pdf)
Укыту предметының гомуми аңлатмасы
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максаты һәм бурычлары
1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
5_kltat_lit.docx | 106.66 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе
“Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Каралды: Килешенде: Раслыйм:
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларның Укыту-тәрбия эшләре буенча Боерык №___ _________, 2016 ел мәктәп методик берләшмә утырышы директор урынбасары Мәктәп директоры
беркетмәсе № 1
___ август, 2016 нче ел _______/ А.Д.Прокофьева / ___________З.А.Замдиханов
Җитәкчесе________/И.И.Курамшина/ ____ август, 2016нче ел
Югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гыйбасева Эльмира Мансур кызының
5 сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Педагогик киңәшмә утырышында каралды
Беркетмә № 1
август, 2016 ел
2016-2017 нче уку елы
I.Аңлатма язуы
5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 2010 нчы ел, 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция министрлыгында 19644 нче регистрация номеры белән 2011 нче елның 1 нче февралендә теркәлгән);
- Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МГББУ «Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең төп белем программасы;
-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән үрнәк программалар: -“Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа” (Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова. Казан, 2013); “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа” (Төзүче-авторлар: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина);
-Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы МГББУ «Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе» педагогик коллективы 2016 нчы елның 25 ннчы августындагы 1 номерлы карары буенча кабул ителгән “2016-2017 нче уку елына укыту планы”;
-РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 нче ел, 8 нче июнь, 576 номерлы боерыгы. (Приказ Минобрнауки России от 08.06.2015 № 576 «О внесении изменений в федеральный перечень учебников... http://mon.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_330177.pdf)
Укыту предметының гомуми аңлатмасы
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максаты һәм бурычлары
1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.
2. Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен (яки әдәби әсәрләрдән өзекне) укып үзләштерү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.
3. Әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү.
4. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат бирү.
5. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм гомумән кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл, мәрхәмәтле караш уяту.
6. Татар, рус һәм башка халыклар әдәбиятларын чагыштырып карау күнекмәләре булдыру.
7. Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү дә әһәмиятле. Бу җәһәттән эш түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:
- татар теленең үзенчәлекле авазларын әйтү күнекмәләре булдыру;
- сүз басымын дөрес куя белү;
- логик басымны дөрес куя белү;
- җөмләне фразаларга бүлү һәм дөрес пауза белән уку;
- тавышны дөрес төшерә һәм күтәрә белү, ягъни интонацияне дөрес куллану күнекмәләре булдыру һ.б.
Уку фәненең уку планында тоткан урыны
Мәктәптә әдәбият предметы – кирәкле, әһәмиятле предметларның берсе. Ул укучыларны тормышны үзенчәлекле итеп танып белергә өйрәтә, хисси-эмоциональ дөньясын баета, эстетик зәвык тәрбияли, сөйләмен үстерә, гомумән, шәхес итеп тәрбияләүдә зур роль уйный.
Татар әдәбияты төп мәктәптә 5-9 сыйныфларда өйрәнелә. Укыту планында каралганча, татар әдәбияты дәресләре өчен 5 нче сыйныфта 2 сәгать исәбеннән елга 70 сәгать күздә тотыла.
Дәреслек: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен).5 нче с-ф. Ике кисәктә. /Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. – Казан: «Мәгариф – Вакыт» нәшр.,2014. – 143 б.: рәс. б-н.
II.Уку-укыту материалын үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр
- сүз сәнгатенең образлы табигатен тою;
- өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау;
- классик әдипләрнең (К.Насыйри, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, М.Җәлил) биографик белешмәләре белән танышу;
- өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру;
- әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;
- әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;
- әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;
- укыган әсәрнең темасын, проблемасын билгеләү;
- геройларга характеристика бирү;
- сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;
- әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;
- укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;
- әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;
- кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;
- өйрәнелгән әсәрләргә бәйле рәвештә телдән һәм язмача фикер белдерү;
- укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү;
- татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;
- эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;
- аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, интернет чаралары һ.б. аша эзләү.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр
- шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятына ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру;
- активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәнү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;
- үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;
- милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру.
Метапредмет нәтиҗәләр
“Әдәбият” курсын өйрәнүнең метапредмет нәтиҗәләре булып, универсаль уку-укыту гамәлләре формалаштыру санала (УУГ.)
Танып белү УУГ(ТБУУГ):
- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү;
- мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый белү, өстәмә материалларны таба һәм тиешле урында куллана белү;
- кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;
- татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша, дөнья культурасы белән танышу;
- бәхәсләшү, үз фикерен дәлилләү, анализ ясау, йомгаклау.
Коммуникатив УУГ (КУУГ):
- төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;
- күмәк эш вакытында бер фикергә килә белү;
- коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;
- үз фикереңне телдән һәм язма формада җиткерә белү;
- текст буенча сораулар куя белү
- бәхәсләшү, үз фикерләрен дәлилләү.
Регулятив УУГ (РУУГ):
- мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру;
- проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, материалны төзү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, нәтиҗәләрне формалаштыру;
- уку проблемасын чишү өчен план төзү;
- укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.
Предмет нәтиҗәләре
- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;
- әдәби әсәрләрне анализлау, аларның билгеле бер жанрга каравын, теманы аңлау һәм формалаштыру, идеясен тотып ала белү;
- геройларга характеристика бирү, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белү;
- татар әдәбияты һәм мәдәниятенең әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен үзара якынайту, башка халыкларныкы белән чагыштыру;
-төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес аңлау;
-әдәбиятның образлы дөньясын сүз сәнгате күренеше буларак аңлау, әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итү, әсәрләрдән рухи тәм табу.
III. Курс эчтәлеге
Кереш
Ибраһим Газинең китап турындагы “Үзе бер могҗиза” әсәрен укып фикер алышу. Дәреслекнең төзелеше, структурасы – тышлык, титул бите, форзац, шартлы билгеләр, эчтәлек, дәреслекне төзүчеләр: автор, рәссам, редактор, корректор, нәшир һ.б. белән танышу.
Китап турындагы мәкаль, табышмаклар, кызыклы мәгълүматлар
Халык авыз иҗаты
Фольклор – күмәк халык авыз иҗаты. Фольклорның кече жанрлары. Балалар фольклор (табышмак, такмак, сынамыш, мәсәл һ.б.) турында кабатлау. Бишек җырлары (халык авыз иҗаты белән беррәттән, авторлар иҗат иткән бишек җырларын да өйрәнү).
Әдәбият теориясе. Халык авыз иҗаты.
Татар халык әкиятләре
Халык авыз иҗаты буларак әкиятләр. Тылсымлы, хайваннар турындагы, тормыш-көнкүреш әкиятләре. Әкият геройлары үрнәгендә шәфкатьлелек, миһербанлылык тәрбияләү.
“Ак байтал” – тылсымлы әкият. Ат турында мәкальләр. Атка мәдхия.
Тылсымлы әкиятләрнең поэтикасы. Тылсымлы әкиятләрдә фантастик элементлар.
“Үги кыз” – тормыш-көнкүреш әкияте. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт. Яхшылыгыңның да, начарлыгыңның да үзеңә кире кайтуы.
“Хәйләкәр төлке” – хайваннар турындагы әкият.
“Солдат боткасы”, “Өч каләм”, “Камыр батыр”, “Кәтән Иваныч” әкиятләренең кайсы төргә керүен һәм нинди билгеләре буенча төркемләнүен ачыклау.
Әдәбият теориясе.
Әкият. Әкият төрләре. Әкиятнең төзелеше. Даими эпитетлар. Гипербола. Чагыштырулар. Кабатлаулар. Инверсия. Әкияттә башлам, бетем, кульминация, чишелеш, төенләнеш, үстерелеш элементлары. Халык әкиятләренең вариативлыгы. Әкият геройлары, ярдәмче геройлар.
Халык иҗаты белән рухланып
Халык иҗаты әсәрләренә таянып, язучылар иҗат иткән мәсәлләр, Г.Тукай һәм Ә.Исхак,Г.Тукай һәм И.Крылов, Г.Тукай һәм Г.Шамуков язган исемдәш мәсәлләр. Уртак һәм аермалы яклары. Мәсәлләрне сәнгатьле уку.
Әдәбият теориясе.
Мәсәл жанры, читләтеп әйтү, сюжеты. Мәсәлләрдә хикәяләү, мораль. Киная. Аллегория. Мәсәл төзелеше. Бу жанрда иҗат итүчеләр.
Хәзинә. Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре
Кол Гали турында белешмә. Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән данлыклы “Кыйссаи Йосыф” әсәре турында. Поэмадан өзекләр уку. Әсәрнең сюжеты.
Шәүкәт Галиевның Кол Галигә багышланган шигыре.
Казан ханлыгы әдәбияты үрнәкләре
Мөхәммәдьяр турында белешмә. “Нуры содур” поэмасыннан өзек уку. Хикәятнең мәгънәсе: игелекле эш-гамәлләр һич тә юкка чыкмый, ә бәлки артыгы белән кире үзеңә кайта.
XIX йөз әдәбияты
Каюм Насыйри, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. “Патша белән карт”, “Бай белән хезмәтче”, “Аңгыралык бәласе” әсәрләренең халык авыз иҗатына нигезләнеп язылуы.
“Әбүгалисина”. Белем алуның әһәмияте. Күңеле яхшылыкта булып, халыкка ярдәм итәргә теләгән Әбүгалисина һәм игезәге Әбелхарисның белем алырга омтылышлары. Тормыш юлларының аерылу сәбәпләре.
Каюм Насыйри музее.
XX йөз башы татар әдәбияты
Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. Башлангыч сыйныфларда шагырь турында өйрәнгәннәрне тирәнәйтү. ”Су анасы”, “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәрләре. Кырлайдагы Тукай музее. Нәзыйрә жанры турында төшенчә.
XX йөз татар әдәбияты
Галимҗан Ибраһимов. Әдипнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. “Яз башы”, “Фагыйлә” хикәяләре. Туган як табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану темаларының күтәрелүе һәм сәнгатьчә хәл ителеше. Хикәя турында төшенчә.
Муса Җәлил. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Алтынчәч” либреттосыннан арияләр тексты.
Әдәбият теориясе: ария, либретто, строфа турында төшенчә, лирик герой.
Сугыш чоры әдәбияты
Муса Җәлил. “Кызыл ромашка”, “Җырларым”, “Бүреләр”.
Баллада жанры.
Харис Якуповның “Хөкем алдыннан” картинасы.
Рафаэль Мостафинның шагыйрьнең балачак елларын чагылдырган “Балыкчы Муса” хикәясе.
Фатих Кәрим. “Кыр казы”, “Ватаным өчен”. Ватан азатлыгы өчен көрәшкән солдат батырлыгы. Г.Кутуй, А.Алиш, С.Хәкимнәрнең тормыш юллары, әсәрләре. А.Пластовның “Фашист самолеты очып үтте” картинасы. Ләбиб Леронның “Фашист очып үтте” шигыре.
Сугыштан соңгы чор әдәбияты
Ренат Харис. “Ветеран дәфтәрләре” шигыре. Сугыш чоры язмалары.
Метафора, чагыштыру.
Фатих Хөсни. “Чыбыркы” хикәясе. Һөнәр сайлау проблемасы.
Роберт Әхмәтҗанов. “Солдатлар” шигыре. Сугыш яраларының онытылмавы.
Нәби Дәүли. “Бәхет кайда була?” шигыре. Хезмәт яраткан кешенең бәхетне табуы. Бала психологиясенең бирелеше.
Фәнис Яруллин. “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкияте. Яхшылыкка каршы яхшылык белән җавап бирү. Эчке матурлыкның ямьсезлекне җиңүе.
Резеда Вәлиеваның “Бәхет” шигыре. Бәхет төшенчәсе. Туган илеңдә уку, эшләү – чын бәхет.
Туган ил, туган як
Нәкый Исәнбәт. “Туган ил” шигыре.
Туган як турында картиналар.
Нәҗип Мәдьяров. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. “Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем” шигыре.
Сибгат Хәким. “Бер горурлык хисе”, “Башка берни дә кирәкми” шигырьләре.
Фоат Садриев. “Тургай ни дип җырлый?” хикәясе. ЭльмираШәрифуллина. “Татарстан шуннан башлана” шигыре.
Гөлшат Зәйнәшева. “Үз илемдә” шигыре.
Резеда Вәлиева. Шагыйрәнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. “Табигать баласына” шигыре.
М.Әгъләмов. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. “Матурлык минем белән” шигыре.
Гамил Афзал. “Туган җиреңнән китмә” шигыре.
Разил Вәлиев. “Туган телдә дәшсәм генә” шигыре.
Кадыйр Сибгатуллин. “Шишкин наратлары” шигыре.
Иван Шишкинның “Нарат урманы” картинасы.
Тәрҗемә әсәрләр
А.Платонов. “Ягъфәр бабай” хикәясе (Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе). Дж.Родари. “Әбинең кошчыклары” хикәясе (Зөлфәт тәрҗемәсе).
А.Экзюпери. “Нәни принц” әсәре (Р.Вәлиев тәрҗемәсе).
Язучылар иҗатында юмор
Алмаз Гыймадиев. “Телефонлы кәҗә”, “Интернетта АLF”, “Дианаларда кунакта” хикәяләре.
Ләбиб Лерон. “Зөһрә кыз – безнең авылдан” хикәясе, “Песи булсаң иде” шигыре.
Роберт Миңнуллин. “Уйлап табучы”, “Мин әгәр икәү булсам” шигырьләре.
Шәүкәт Галиев. “Борау”, “Эш кушып булмый” шигырьләре.
Рафис Корбан. “Үзем” шигыре. Фәнис Яруллин. “Җыр калдырыйк” шигыре.
Әдәбият теориясе: лирик герой, юмор, эпиграф, пародия.
Рус мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителгән әсәрләр минимумы (төз. Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова)
1. К.Насыйри “ Патшабелән карт”; 2. Г. Тукай “Су анасы”; 3. Г. Ибраһимов “Яз башы”; 4. М. Җәлил “Алтынчәч”;
5. Ф.Кәрим “Кыр казы”; 6. Ф. Хөсни “Чыбыркы”; 7. Ф. Яруллин “Зәңгәрткүлдә ай коена”; 8. М.Әгъләм “Матурлык минем белән”;
9. Н.Дәүли “Бәхет кайда була ул?”.
Биографик белешмәләр.
1. К. Насыйри 2. Г. Тукай 3. Г. Ибраһимов 4. М. Җәлил
5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан контроль төрләре.
Эш төре | Тема | Үткәрү вакыты | |
Программа буенча | Фактик | ||
Ятлау өчен әсәрләр | 1. 1. Г.Тукай “Су анасы”; 2. С.Хәким “Бер горурлык хисе”; 3. Ф.Кәрим “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”; 4. Н.Дәүли “Бәхет кайда була?”; 5. Ш.Галиев “Борау”; 6. М.Әгъләмов “Матурлык минем белән” 7. ЭШәрифуллина. “Бишек җыры”. |
Бәйләнешле сөйләм үстерү өчен бирелгән дәресләр.
Эш төре | Тема | Үткәрү вакыты | ||
Программа буенча | Фактик | |||
Бәйләнешле сөйләм үстерү өчен бирелгән дәресләр |
|
Дәрестән тыш уку
Тема | Үткәрү вакыты | |
Программа буенча | Фактик | |
1. “Кәтән Иваныч” әкияте 2. Г.Тукай. “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәре 3. Р.Мостафин. “Балыкчы Муса” әсәре 4. А.Экзюпери. “Нәни принц” әсәре |
IV.Тематик планлаштыру
V. 5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан календарь-тематик план
№ | Дәрес темасы | Сәг саны |
| Укучылар эшчәнлеге төрләре |
Өй эше | Үткәрү вакыты | Искәрмә | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
План | Факт | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
шәхси | метапредмет | предмет | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Кереш – 1сәг. | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
1 |
| 1 |
|
|
|
| 3 нче бирем, 9 бит яки «Китап» турында презентация ясарга. | 3.09 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Халык авыз иҗаты -2 сәг. | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
2-3 | Татар халык авыз иҗаты.Әкиятләр. Әкиятләр төзелеше. | 2 | Татар халык авыз иҗатының кыйммәтен аңлау; матурлыкны тоя алу; гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу | Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку; төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позицияңне аңлату | Фольклор жанры турында белешмә алу, әкият төшенчәсен аңлау, аның төрләре, төзелеше белән танышу | Фольклор төрләрен искә төшерү, дәреслектә бирелгән таблица өстендә эшләү; үзләре теләгән әкиятләрнең башлам, төенләнеш, вакыйгалар үсеше, кульминация һәм бетем өлешләрен табу | 1 нче бирем, 13 бит; Үзегезгә ошаган бер әкият эчтәлеген сөйләргә, 16 бит | 6.09 10.09 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Татар халык әкиятләре – 9 сәг. | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
4-5 | “Ак байтал” әкияте | 2 | Халык әкиятләренә, әкият геройлары булган хайваннарга хөрмәт, ярату хисләре белән карарга кирәклеген аңлау | Әдәби текстны аңлау, анализлау, кирәк өлешләрен генә аерып ала белү; бер мәгълүматны икенче төрлегә үзгәртә белү
| “Ак байтал” әкияте белән танышу; халык әкияте, әкият геройлары төшенчәләрен аңлау; сәнгатьле уку | Әкиятне чылбыр буенча уку; Ф.Ризаеваның әкияткә ясалган иллюстрациясен карау, анализлау, текст белән чагыштыру | Сорауларга җавап бирү,29 б Эчтәлек сөйләргә – 18-28 бит | 13.09 17.09 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
6 | Тылсымлы әкият һәм аның геройлары | 1 | Тылсым тормышның бизәге икәнен аңлау; матурлыкны күрә белергә, ярата белергә кирәклеген аңлау | Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый белү; әдәби әсәрләрне анализлап, геройларга характеристика бирә белү; монологик сөйләмне куллана белү | Р.Харисның әкият геройлары турындагы мәкаләсе белән танышу; тылсым төшенчәсе белән танышу | Р.Харисның әкият геройлары турындагы мәкаләсен уку; сорау,биремнәрне үтәү; З. Хәбипованың атка мәдхиясен уку; ат турында мәкальләр уку, мәгънәләрен үз сүзләре белән аңлату | 29 бит–бирем, 30 бит-бирем (авыр бирем) | 20.09 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
7 | “Үги кыз” әкияте | 1 | Яхшылык һәм начарлыкның кеше тормышына йогынтысын аңлау; гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу. | Татар һәм рус әдәбияты әкиятләрен чагыштырып, мөстәкыйль нәтиҗә ясый белү; әңгәмә кора белү; төрле әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны күрсәтә белү | Татар халкының “Үги кыз” әкияте белән танышу | Әкиятне уку, әкияттәге уңай һәм тискәре геройлар турында сөйләшү; рольләргә бүленеп уку; бу әкиятне рус халык әкияте белән чагыштыру | План буенча эчтәлек сөйләргә, 38 бит | 24.09 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
8 | “Хәйләкәр төлке”, “Солдат балтасы” әкиятләре | 1 | Халык авыз иҗаты әсәрләренең тормышта кирәклеген, аларның кешегә тәрбия бирүен аңлау | Текстны сәнгатьле укый белү; әсәр геройларына характеристика бирә белү,әдәби әсәр үзенчәлекләрен, әсәр сюжетын ачыклый белү | “Хәйләкәр төлке”, “Солдат балтасы” әкиятләре белән танышу; “туган-тумача”, “туган-үскән җир” төшенчәләренең мәгънәләрен аңлау | Укыган әкиятләрнең кайсы төркемгә керүен ачыклау; төп геройларны, сюжетын, башлам һәм бетем өлешләрен табу; хәйләкәр геройга характеристика бирү | Әкият буенча рәсем ясарга, 34 б (сайлап алырга) | 27.09 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
9 | “Камыр батыр” әкияте | 1 | Халык авыз иҗаты әсәрләренең тормышта кирәклеген, аларның кешегә тәрбия бирүен аңлау | Әсәрдән мөһим мәгълүматны аерып ала белү; әсәр геройларына характеристика бирә белү; укытучы һәм сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек оештыра белү | “Камыр батыр” әкияте белән танышу, әкият төзелешен өйрәнү | Әкиятне уку; эчтәлеге буенча әңгәмә кору; герой турында сөйләшү; Ф.Ризаева иллюстрациясе буенча эшләү | Эчтәл. сөйләргә Әкият тексты белән рәсем арасындагы уртак, аерманы табарга, 13 б ,2 к | 1.10 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
10 | “Өч каләм” әкияте | 1 | Тормышта мөстәкыйльлек, үз көчеңә ышаныч кирәклеген аңлау; халык авыз иҗаты әсәрләренең тормышта кирәклеген, аларның кешегә тәрбия бирүен аңлау | Сүзлек өстендә эшли белү; автор әйтергә теләгән төп фикерне таба белү; композиция, сюжет элементларын, тел-сурәтләү чараларын, әсәр эчтәлеген билгеләүдәге ролен ачыклый белү | “Өч каләм” әкияте белән танышу; “вәзир”, “дию” төшенчәләренең мәгънәләрен аңлау | Әкиятне уку, сюжетын ачыклау; әкиятнең төрен билгеләү; рәсемнәргә карап, дию турында белгәннәрне сөйләү | Әкиятнең ахырын язып карарга яки сорауларга җавап әзерләргә, 22 б, 2 кисәк | 4.10 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
11 | “Кәтән Иваныч” әкияте (сыйныфтан тыш уку) | 1 | Урыны белән тормышта хәйләнең дә үз фикерен раслау өчен дәлилләр сайлый белү; халык авыз иҗаты әсәрләренең тормышта кирәклеген, аларның кешегә тәрбия бирүенә төшенү | Проблеманы аңлый белү; гипотеза чыгару, телдән һәм язма сөйләмдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып ала, нәтиҗәләрне формалаштыра белү | “Кәтән Иваныч” әкияте белән танышу; әкият төрен, сюжет тәртибен билгеләү | Әкиятне уку, сюжетын ачыклау; ”Татарларда отчество бармы?” дигән сорауга җавап эзләү; әкияттә бирелгән рус сүзләрен табу, алар урынына татар сүзләре куеп уку | 8 бирем-25бит, 2 кисәк. | 8.10 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
12 | Б.с.ү. Бишек җырлары. Тест | 1 | Гаиләдә туганлык, бер-береңә җылы мөнәсәбәт, ата-анага мәхәббәт хисләре белән карарга кирәклекне аңлау; бишек җырларының кеше тормышында тәрбияви роль уйнавын аңлау | Әдәбиятны музыка белән бәйләп карый белү; халык җырларын автор җырлары белән чагыштырып карый белү; әсәрне укыганда үз алдыңа максат куя белү;укытучы белән бергәләп, үз эшеңне, иптәшләреңнең җавапларын бәяли белү. | Бишек җыры төшенчәсе белән танышу; И.Юзеев, Э.Шәрифуллина, Р.Вәлиев шигырьләре белән танышу | Бишек җырлары турындагы текстны уку; Э.Шәрифуллинаның “Бишек җыры”н уку, халык җырлары белән чагыштыру; автор әсәрләрендә балага әйтелгән ягымлы сүзләрне табу | Җырларны Интернеттан табып тыңларга; Бер бишек җы рын ятларга, 2 кисәк,6-8бит | 11.10 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Халык иҗаты белән рухланып- 3 сәг. | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
13 | Мәсәлләр. Г.Тукай һәм Ә.Исхак мәсәлләре | 1 | Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау | Бер үк темага язылган мәсәлләрне чагыштырып өйрәнә белү; автор әйтергә теләгән төп фикерне таба | Г.Тукай һәм Ә.Исхак мәсәлләре белән танышу; мәсәл төшенчәсен аңлау | Мәсәл текстын укып, фикер алышу; Г.Тукай һәм Ә.Исхак мәсәлләрен укып чагыштыру | 46 бит, бирем, 1 кис Авыр бирем, 46 бит | 15.10 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
14 | Г.Тукай һәм И.Крылов мәсәлләре | 1 | Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау; эшләнелгән гамәлләрдән чыгып, үзеңә дәрес алу | Мәсәлләрне чагыштырып өйрәнә белү; ике мәсәлнең охшаш һәм аермалы якларын таба белү; мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны уку, өстәмә сорауларга җавап бирә белү | Г.Тукай һәм Ә.Исхак мәсәлләре белән танышу; мәсәл төшенчәсен аңлау | Г.Тукай һәм И.Крылов мәсәлләрен уку, аларны чагыштыру; ике мәсәлнең охшаш һәм аермалы якларын табу | 1 бирем, 49 бит, 1 кис | 18.10 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
15 | Г.Тукай һәм Г.Шамуков мәсәлләре | 1 | Әдәп-әхлак, акыл төшенчәләренең кеше тормышындагы ролен аңлау | Мәсәлләрне чагыштырып өйрәнә белү; автор әйтергә теләгән төп фикерне таба белү, уку | Г.Тукай һәм Ә.Исхак мәсәлләре белән танышу | Г.Тукай һәм Г.Шамуков мәсәлләрен уку, аларны чагыштыру; ике мәсәлнең охшаш һәм аермалы якларын табу | Үзегезгә ошаган мәсәлне ятларга | 22.10 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Хәзинә. Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре – 3 сәг. | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
16 | Кол Гали“Кыйссаи Йосыф” әсәре | 1 | Борынгы хәзинәбез үрнәкләренең әдәбиятта тоткан ролен һәм укучыга тәэсирен аңлау | Татар әдәбиятын рус әдәбияты белән чагыштырып өйрәнә белү; сүзлекләр белән эшли белү; әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен ачыклый белү; үз хезмәтеңне бәяли белү | Кол Галинең тормышы һәм иҗаты турындагы кыскача фактлар белән танышу, “Кыйссаи Йосыф” әсәре белән танышу; борынгы әдәбият үрнәкләре төшенчәсе белән танышу | “Кыйссаи Йосыф” әсәреннән өзек уку; сораулар буенча эчтәлекне ачыклау; әсәрдән әкияти сюжетларны табу | 1 бирем, 52 бит, 1 кисәк | 25.10 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
17 | Кол Гали“Кыйссаи Йосыф” әсәре | 1 | Дуслык, татулык, туганлык хисләрен аңлау; борынгы хәзинәбез үрнәкләренең әдәбиятта тоткан ролен һәм укучыга тәэсирен аңлау | Әдәби әсәрне өйрәнү өчен, тарихи мәгълүматлардан файдалана белү; әдәби әсәрне ишетеп кабул итә белү; укытучы белән бергәләп, үз эшеңне, иптәшләреңнең җавапларын бәяли белү | Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре белән танышу; борынгы әдәбият үрнәкләре төшенчәсе белән танышу; борынгы сүзләрнең мәгънәләрен аңлау | Борынгы, мәгънәләре аңлашылмаган сүзләрне дәфтәргә язу; өзекне уку; Йосыф турында сүзле картина төзү; Йосыф белән Мәлик төшләре турында сөйләшү | Әсәрне тагын бер кат укырга, сүзлек эше, 28-34 б, 2 кисәк | 29.10 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
18 | Ш.Галиев “Кол Галигә” шигыре | 1 | Татар әдәбиятының тормышта тоткан ролен һәм кешегә тәэсирен аңлау | Татар әдәбиятына үз мөнәсәбәтеңне формалаштыра белү; әңгәмә кора белү; монологик сөйләмне куллана белү; мәгълүматны төрлечә итеп үзгәртә белү | Кол Гали иҗатына бүгенге көн язучыларының бәясе белән танышу; дастан һәм поэма терминнарын аңлау | Поэма төзелеше белән танышу; “Кол Галигә” шигырен уку; Кол Галигә Ш.Галиев биргән бәяне табып уку; “Кыйссаи Йосыф” әсәренең планын төзү | Сәнгат.укырга- 35бит, 2 кис. | 8.11 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Казан ханлыгы әдәбияты үрнәкләре- 1 сәг. | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
19 | Мөхәммәдьяр иҗаты | 1 | Борынгы хәзинәбез үрнәкләренең әдәбиятта тоткан ролен һәм укучыга тәэсирен аңлау; кеше хәленә керә белү, юмартлылык хисләренә төшенү | Укуның төрле формаларыннан файдалана белү; укылган әсәргә анализ ясый белү; укытучы һәм сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек оештыра белү. | Мөхәммәдьярның тормыш юлы турында кыскача белешмә алу; хикәятне өйрәнү | Шагыйрь Мөхәммәдьяр турында дәреслектә бирелгән текстны уку; хикәятне уку, сораулар буенча эчтәлекне ачу; әсәрдә күтәрелгән проблемаларны табу | 56 бит, 1 бирем, 1 кисәк. | 12.11 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
XIX йөз әдәбияты үрнәкләре -5 cәг. | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
20 | К.Насыйри иҗаты | 1 | Әдәп-әхлак нормаларының кеше тормышындагы ролен аңлау | Укылган әсәргә анализ ясый белү; укытучы һәм сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек оештыра белү. | Тормыш юлы турында кыскача белешмә алу; хикәятне өйрәнү | Хикәятләрне укып, фикер алышу; падишаһка хас сыйфатларны билгеләү; хезмәтче малайга характеристика бирү | К.Насыйри турында дәреслектә бирелгән текстны укырга, сөйләргә | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
21 | Б.С.Ү. “Эш үткәч, үкенүдән файда юк” темасына сочинение язу | 1 | Хезмәтнең кыйммәтен аңлау | Фикерне язма формада бирә алу; диалог төзүдә катнашу, үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү | Мәкаль-әйтемнәр белән танышу | Мәкаль-әйтемнәрне уку; хезмәт турындагы әйтемнәрне искә төшерү, сочинение язу | Иҗади эшне акка күчереп язарга | 15.11 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
22-23 | К.Насыйри “Әбүгалисина” әсәре | 2 | Ихтыяр көченең, белемнең тормышта кирәклеген аңлау | Халык авыз иҗаты турында белү; сүзлекләр белән эшли белү; әсәр эчтәлеген төрле формаларда ача белү | К.Насыйриның “Әбүгалисина” әсәре белән танышу; сүзләрнең мәгънәләрен аңлау. | “Әбүгалисина” әсәрен бүлекләп уку, һәр бүлеккә исем бирү; әсәр эчтәлеге буенча план төзү, сөйләү сөйләү | Әсәрне укып бетерергә,36-43 б,2 кис; Эчтәлек сөйләргә, 2 кис, 36-43 б | 19.11 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
24 | Б.С.Ү. Әсәргә миниатюр рецензия язу. Каюм Насыйри музеена сәяхәт | 1 | Ихтыяр көченең, белемнең тормышта кирәклеген аңлау. | Әдәби терминологиянең гади вариантларын куллана белү; актив, мөстәкыйль фикер йөртә белү; үз фикереңне дәлилли белү | Дәреслектән К.Насыйри музее белән танышу; рецензия төшенчәсен аңлау | Дәреслек битендәге материал белән танышу; рецензия өстендә телдән эшләү; мөстәкыйль рәвештә рецензия язу | Иҗади эшне акка күчереп язарга | 22.11 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
XX йөз башы татар әдәбияты үрнәкләре-2 сәг | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
25 | Г.Тукай “Су анасы” әкият-поэмасы | 1 | Татар әдәбиятына, мәдәниятына ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга кирәклеген аңлау | Дәреснең темасын, максатын формалаштыру, эшчәнлеккә бәя бирү; автор әйтергә теләгән төп фикерне таба белү; монологик сөйләмне куллана белү; рус әдәбияты белән чагыштырып, мифик образлар сурәтләнгән әсәрләрне анализлый белү | Г.Тукайның тормыш юлы һәм “Су анасы” әкияте белән танышу; әкият-поэма төшенчәсен аңлау; Тукай-Кырлай музей комплексы белән танышу | Дәреслек өстендә эш; иллюстрация буенча сөйләшү; әкият-поэманы уку; Су анасын тасвирлап сөйләү; Тукай турында язучылар фикерен уку | 6 бирем-65 бит, 1 кисәк.(өзек ятларга) | 26.11 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
26 | Г.Тукай. “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәре (сыйныфтан тыш уку) | 1 | Вакытның кадерен аңлау | Башкалар фикерен тыңлау, үз фикереңне белдерә белү; мөстәкыйль рәвештә дәрес проблемасын формалаштыра белү; әсәргә анализ ясый, сүзлекләр белән эшли белү. | Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәре, Б.Рәхмәтнең “Эш беткәч” шигыре белән танышу; нәзыйрә жанры төшенчәсен аңлау | Әсәрләрне уку; Б.Рәхмәт шигыренең нәрсә турында икәнен исеме буенча ачыклау; ике әсәрне укып чагыштыру; рифмалашкан сүзләрне табу | Сорауларга җавап әз-гә, 46-49 бит,2 кисәк | 29.11 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
XX йөз татар әдәбияты үрнәкләре- 5 сәг | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
27 | Г.Ибраһимов “Яз башы” әсәре | 1 | Табигатьнең матурлыгын күрә белүне һәм саклый белүне аңлау | Мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый, сүзлекләр белән эшли белү; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәнү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү | Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты, “Яз башы” әсәре белән танышу | “Яз башы” хикәясен уку; фикер алышу; рәсем ясау | Хикәянең үзегезгә ошаган өлешен ятларга,67-71, 1 кисәк | 3.12 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
28 | Г.Ибраһимов “Фагыйлә” хикәясе | 1 | Табигатьнең матурлыгын күрә белүне һәм сакчыл караш тудырырга кирәклеген аңлау | Сәнгатьле укый белү; сүзнең эстетик вазифасын, сурәтләү көчен аңлау; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, иптәшләреңнең эшен бәяләү; үз фикереңне бәяли белү | Г.Ибраһимовның “Фагыйлә” хикәясе белән танышу; хикәя жанры төшенчәсен аңлау | “Фагыйлә” хикәясен уку, тау битендәге җиләклекне тасвирлап сөйләү; кызның бөрлегән ашаганын тасвирлаган урынны табып, сәнгатьле уку. | Хикәяне укырга, “Җиләклектә” темасына рәсем ясарга, 51 бит,2 кисәк | 6.12 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
29-31 | “Алтынчәч” либреттосы | 3 | Туган илнең матурлыгын аңлау; туган илнең кеше тормышындагы ролен аңлау | Әдәби әсәрне аңлау өчен, чор белән бәйле тарихи мәгълүматларны белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезли белү; бердәм карар кабул итә белү; әсәрне анализлаганда гади әдәби терминология куллана белү; үзеңнең һәм иптәшләреңнең җавапларын бәяли белү | М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу; “Алтынчәч” либреттосыннан өзек белән танышу; либретто, ария, строфа төшенчәләрен аңлау | М.Җәлилнең биографиясен уку; Алтынчәч һәи Җик арияләрен уку; поэманың геройлары турында сөйләшү, уңай һәм тискәре геройларның төп сыйфатларын табу; рифма төрләрен искә төшерү | Сәнг.укырга- 72-76 бит , 1 кисәк; Эчтәлеген сөйл- 51-63б,2 кисәк; Сорауларга җа вап бир- 75 бит, 1 кисәк | 10.12 13.12 17.12 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Сугыш чоры әдәбияты-13 cәг. | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
32 | М.Җәлилнең “Кызыл ромашка”, “Җырларым” шигырьләре | 1 | Сугышның тормышыбызны авырайтуын, яшәү кыйммәтләрен юкка чыгаруын аңлау; патриотик хисләрнең көчен аңлау | Текстларны яттан сөйли белү; әсәргә анализ ясый белү; “Ромашкалар кыры” рәсеме буенча үз фикереңне белдерү һәм башкаларның хезмәтен бәяли белү; төрле фикерләрне исәпкә алып эш итә белү | М.Җәлилнең сугыш чоры иҗаты турында кыскача белешмә алу; “Кызыл ромашка”, “Җырларым” шигырьләрен уку һәм анализлау | “Кызыл ромашка” шигырен уку, “Җырларым” шигырен уку, эчтәлеге буенча әңгәмә; җырның көче турында сөйләшү; дәреслектә бирелгән рәсем буенча эшләү | 77 бит – 8 бирем, ятларга, 1 кисәк | 20.12 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
33 | Б.С.Ү. “Хөкем алдыннан” картинасы буенча сочинение | 1 | Туган илгә булган хисләрнең, ихтыяр көченең кыйммәтен аңлау | Рәсемгә карап фикер йөртә белү; иптәшләреңнең фикерләрен исәпкә алып эш итү; автор күрсәтергә теләгән төп фикерне таба белү | “Хөкем алдыннан” картинасы белән танышу | “Хөкем алдыннан” картинасы өстендә эшләү, сорауларга җавап бирү, сочинение язу | Иҗади эшне акка күчереп язарга | 24.12 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
34 | М.Җәлил “Бүреләр” шигыре | 1 | Сугыш кырларында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мәгънәсен аңлау, җиңү өчен барган авыр көрәшнең кыйммәтен аңлау | Сәнгатьле укый белү; үз эшчәнлегеңне мөстәкыйль оештыра белү; әсәргә анализ ясый, шәрехли белү; үз фикереңне дәлилли белү | М.Җәлилнең “Бүреләр” шигырен уку һәм анализлау | “Бүреләр” шигырен сәнгатьле уку; бүреләрнең ролен аңлау; төркемнәрдә эшләү | 64-65 б, 2 кис. сәнгат.укырга | 10.01 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
35 |
| 1 | Язучының патриотик шагыйрь, каһарман сугышчы булуын, туган илгә булган мәхәббәтен аңлау | Татар әдәбияты һәм мәдәниятенең рухи кыйммәтләрен якынайта белү; укытучы һәм иптәшләрең белән фикер алыша белү | Дәреслектә М.Җәлил музее белән танышу | Төркемнәрдә эшләү; музейлар турында сөйләү; дәреслектәге материалны уку | Музей турында мәгълүмат тупларга | 14.01 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
36 | Б.С.Ү. “Сугыш узган җирдә” темасына сочинение язу | 1 | Сугышның куркыныч афәт икәнен аңлау; сугыш кырларында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мәгънәсен аңлау | Үз фикереңне төгәл итеп әйтеп бирү; иптәшләреңнен фикерен ишетә белү; монологик һәм диалогик сөйләм төзи белү | Бөек Ватан сугышы турындагы материаллар белән танышу, сочинение язу | Кинофильмнар буенча әңгәмә алып бару; Бөек Ватан сугышы турындагы мәгълүматны искә төшерү, сорауларга җавап бирү, сочинение язу | Иҗади эшне акка күчереп язарга | 17.01 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
37 | Р.Мостафин. “Балыкчы Муса” әсәре (сыйныфтан тыш уку) | 1 | Балачакның матур чак икәнен аңлау; табигать матурлыгын күрә белү | Төрле чыганаклардан язучының иҗатын өйрәнә белү; укылган әсәрнең эчтәлеген сөйли белү; төрле фикерләрне исәпкә алып эш итә белү | М.Җәлилнең балалык еллары белән танышу; Р.Мостафинның “Балыкчы Муса” хикәясен уку, анализлау | Хикәяне уку; балык тоту кирәк-яраклары турында сөйләшү; балыкка баргач, үзләре белән булган кызык хәлләрне сөйләү, белемнәрне гомумиләштерү, тест эшләү | Эчтәлек сөйл- 66-67бит, 2 кисәк | 21.01 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
38 | Ф.Кәрим. “Кыр казы”, “Ватаным өчен” шигырьләре | 1 | Туган ил азатлыгы өчен башларын салганнарның батырлыгын аңлау | Телдән әңгәмә кора белү; татар әдәбиятының күренекле вәкилләрен белү; сәнгатьле укый белү | Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу; “Кыр казы”, “Ватаным өчен” шигырьләрен укып анализлау | Ф.Кәрим әсәрләреннән ясалган күргәзмәне карау; шигырьләрне уку, чагыштыру, уртак һәм аермалы якларны табу | “Сөйләр сүзләр бик күп алар...” шигырен ятларга, 2 кисәк; шигырьләрне сәнг.уку,82-84 б, 1 кисәк | 24.01 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
39 | Ф.Кәримнең “Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл” әсәре | 1 | Хайваннан дөньясының кызыклыгын аңлау | Телдән диалог төзи белү; әсәрдән юмор таба белү; фольклор һәм язучы әсәрендәге проблемаларны ачыклый белү; укуның төрле формаларын куллана белү | Ф.Кәримнең “Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл” әсәре белән танышу | Әкият төрләрен кабатлау; әсәрне чылбыр рәвешендә уку; әкиятнең халык әкияте белән уртак һәм аермалы якларын табу, иң кызыклы җавапны ачыклау | 67-73 бит, кыскача эчтәлек, 2 кис. | 28.01 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
40 | Г.Кутуй “Сагыну” нәсере | 1 | Кеше тормышында туган илнең зур урын тотуын аңлау | Әдәбиятны география предметы белән бәйләп, дөнья турында күзаллау формалаштыра белү; әсәрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора белү; сагыну турында әңгәмә кору | Г.Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскач. белешмә алу, “Сагыну” нәсере белән танышу; нәсер жанрын аңлау | Дәреслектәге материалларны уку; эчтәлек буенча әңгәмә оештыру; сагыну турында сөйләшү; әсәрдәге географик атамаларны табу, картадан күрсәтү | Нәсернең үзегезгә ошаган өлешен ятларга,85-87, 1 кисәк | 31.01 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
41 | А.Алиш “Килделәр” хикәясе | 1 | Сугыш авырлыкларын, сугыш барган шәһәрдә калган кешеләр хәлен аңлау | Сугыш темасына багышланган башка әсәрләр белән чагыштыру; әсәрнең мәгънәсен аңлап, авторның төп фикерен таба белү; укыганнарны гомумиләштереп, нәтиҗә ясау | А.Алишның тормышы һәм иҗаты белән танышу; “Килделәр” хикәясе белән танышу | “Килделәр” хикәясен уку, эчтәлеген ачыклау; әсәр буенча план төзү; анализлау | 73-75б,2 кис, эчтәлек сөйләргә яки 8 бирем, 76 бит(авыр бирем), 2 кисәк | 4.02 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
42 | С.Хәким “Колын” шигыре | 1 | Авыр сугыш елларында хайваннарның да өлеше керүен аңлау, аларны кызгану хисен кичерү | Кирәкле мәгълүматны төрле формада бирелгән чыганаклардан туплый белү; сәнгатьле укый белү; төрле фикерәрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезли белү | С.Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу; “Колын” шигырен укып анализлау | Дәреслектә бирелгән автобиографик текстны уку; “Колын” шигырен уку һәм анализлау; “Сугышта атлар да көрәште” дигән темага сөйләшүдә катнашу; атлар турындагы әсәрләрне искә төшерү | 88-89 б, сәнг укырга,1 кисәк яки 3 бирем (авыр бирем, 89 бит | 7.02 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
43 | Б.С.Ү. Л.Лерон. “Фашист очып узды” шигыре | 1 | Сугышның куркыныч афәт аңлау; ерткычлыкның тормышта иң начар сыйфат икәнен аңлау икәнен | Сәнгатьле укый белү; картинага нигезләнеп, үз фикереңне әйтә белү; билгеле бер күрсәтмә нигезендә эшли белү; әңгәмә кора белү; үз хезмәтеңә бәя бирә белү
| Л .Леронның “Фашист очып узды” шигырен уку һәм анализлау, А.Пластовның "Фашист самолеты очып үтте” картинасы белән танышу | Л.Леронның “Фашист очып узды” шигырен уку; А.Пластовның "Фашист самолеты очып үтте” картинасы өстендә эшләү, сорауларга җавап бирү | Сочинениене язып бетерергә, 76 бит, 2 кисәк | 11.02 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
44 | Р.Харис “Ветеран дәфтәрләр” шигыре | 1 | Сугыш кырында канын койган солдатларның батырлыгына төшенү | Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади укый белү; иптәшләрең алдында чыгыш ясый белү; бәхәсләшә, үз фикереңне дәлилли, анализ ясый белү | Р.Харисның “Ветеран дәфтәрләр” шигыре белән танышу; метафора төшенчәсен аңлау | Р.Харисның “Ветеран дәфтәрләр” шигырен уку; “Ветеран дәфтәр” – метафора, метафораның нәрсә икәнлеген кабатлау; тема буенча тест эшләү | Сугышта катнашкан бабайларыгыз турында материал тупларга | 14.02 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Сугыштан соңгы чор әдәбияты- 7 сәг | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
45-46 | Ф.Хөсни “Чыбыркы” хикәясе | 2 | Һөнәрне дөрес сайлау, җаныңа якын һөнәрнең генә күңелгә рәхәтлек бирүе турында аңлау | Чыбыркының нинди предмет икәнен аңлап, аңлы рәвештә сөйләшү; текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлаша белү; һәнәр сайлау турында иптәшләрең белән фикер алыша белү | Ф.Хөснинең тормышы һәм иҗаты турында белешмә алу, “Чыбыркы” хикәясен уку һәм анализлау | “Чыбыркы” хикәясен чылбыр рәвешендә уку; дәреслектәге сорауларга җавап бирү; “Рәшит нинди малай?” соравына җавап язу | Ф.Хөсни тормышы һәм. иҗат юлы тур сөйләргә, яки реферат язарга; 90-95 бит.эчтәл сөйл, 1 кис., 13 бирем (авыр б), 95 б | 18.02 21.02 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
47 | “Солдатлар” шигыре | 1 | Солдатлар белән горурлану; солдат тормышының авырлыкларын аңлау | Иптәшләреңнең эшенә бәя бирә белү; әдәбиятны география предметы белән бәйләп, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыра белү; әдәбиятны музыка белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтенә төшенә белү | Роб.Әхмәтҗановның тормышы һәм иҗаты турында белешмә алу, “Солдатлар” шигырен укып анализлау | Солдат тормышы турында сөйләшү; шигырьне сәнгатьле итеп уку; текст ахырындагы сорауларга җавап бирү; Идел һәм Дунай елгалары турында искә төшерү; җыр тыңлау | "Солдатлар" шигырен ятларга, 79 бит, 2 кисәк | 25.02 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
48 | Н.Дәүли“Бәхет кайда була?” шигыре | 1 | Хезмәтнең кеше тормышындагы ролен аңлау | Проблеманы аңлый белү, үз фикереңне раслау өчен, дәлилләр сайларга өйрәнү; бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлый, чагыштыра, нәтиҗә ясый белү | Н.Дәүлинең тормышы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Бәхет кайда була?” шигыре уку һәм анализлау | Дәреслектән биографик белешмәне уку; проблемалы сорауга җавап эзләү; бәхет, хезмәт турында мәкальләрне укып, мәгънәләрен аңлау; төркемнәрдә эшләү | “Бәхет кайда була?” шигырен ятларга, 96-97 бит, 1 кисәк | 28.02 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
49 | Н.Дәүли “Кар нинди җылы” хикәясе | 1 | Гаилә ныклыгын саклап калуда баланың ролен аңлау | Төрле фикерләрне исәпкә алып эш итә белү; деликатлылык сыйфатларын булдыра белү; бәхәсләшү, үз фикереңне дәлилләү | Н.Дәүлинең “Кар нинди җылы” хикәясе уку һәм анализлау | Малайларның үз әтиләре турында нәрсә уйлауларын дәреслектән табып уку; Гариф һәм Илгизне характерлый торган сыйфатлар уйлау | 80-86 бит, эчтәлек, 2 кис. | 4.03 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
50 | Ф.Яруллин “Зәңгәр күлдә Ай коена” хикәясе | 1 | Бер-береңә булышу, файда китерүнең яхшы гамәлләр икәнен аңлау | Төрле мәгълүмат чаралары белән эш итә белү; әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен ачыклый белү; укытучы белән бергәләп, үзеңнең һәм иптәшләреңнең җавапларын бәяләү | Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу; “Зәңгәр күлдә Ай коена” хикәясе белән танышу; автор әкияте төшенчәсен аңлау | Текст өстендә эшләү; “Ай” дип башланып киткән кыз һәм малай исемнәре язу; бу әкиятнең халык әкиятеннән аермасын табу; әсәрдән сурәтләү чараларын табу | 99-103 бит, эчтәлек, 1 кис 104 бит, авыр бирем, 1 кисәк | 7.03 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
51 | Р.Вәлиева "Бәхет”, Ф.Яруллин ”Бөтенесе кирәк” шигырьләре | 1 | Бәхетле булуның үзеңнән торуын аңлау | Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыра белү; укылган, тыңланган әсәрләр буенча сорауларга җавап бирә белү; әсәрләрне чагыштырып, анализ ясый белү | Р.Вәлиеваның "Бәхет”, Ф.Яруллинның ”Бөтенесе кирәк" шигырьләрен өйрәнү | Шигырьләрне уку; темаларын билгеләү; строфалардагы аралаш рифмаларны язып алу; тема буенча тест эшләү | “Нәрсә ул бәхет ?”темасына инша язарга, 86-87 бит, 2 кисәк | 11.03 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Туган ил, туган як турында- 9 сәг. | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
52 | Н.Исәнбәт “Туган ил” шигыре | 1 | Туган якка мәхәббәт, аның белән горурлану хисләре тәрбияли алу | Әдәби әсәр авторы турында төрле чыганаклардан мәгълүмат туплый белү; әдәбиятны музыка сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәнү; картиналар буенча үз фикереңне белдерә белү; монологик һәм диалогик сөйләм үстерә белү | Н.Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу; “Туган ил” шигыре белән танышу; дәреслектә бирелгән картиналар белән танышу | Исәнбәт укыган мәдрәсә исемнәрен уку һәм елларын язу; строфалардан туган җирне ярату турында эзләү; картиналар белән эшләү | 105 б, иҗади эш, 2 бирем, 1 кисәк. | 14.03 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
53 | Э.Шәрифуллина һәм Г.Зәйнашеваның туган якка багышланган шигырьләре | 1 | Туган җиребезнең матурлыгын күреп, иң кадерле җир икәнен аңлау | Тыңлаган әсәрләр буенча сораулар бирә белү; татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, уртак проблемаларны үзләштерә белү; фикер агышлары төрле булганда, бер фикергә килә белү | Э.Шәрифуллина һәм Г.Зәйнәшеваларның шигырьләре белән танышу; туган як төшенчәсен аңлау | Туган ил турындагы шигырьләрне уку, чагыштыру; строфалар тәртибен ачыклау, кабатланып килгән юлларны табу, дәреслектә бирелгән биремнәр белән эшләү | 90-91б, шиг-не сәнг. укырга,5 бирем, 91 бит,2 кисәк | 18.03 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
54 | Н.Мадьяров “Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем” шигыре | 1 | Туган җиребезнең матурлыгын күрә белергә өйрәнү | Сәнгатьле укый белү; тел-сурәтләү чаралары таба белү; әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, матурлыкны таный белү; үз хезмәтеңне бәяли белү | Н.Мадьяровның тормыш юлы турында мәгълүмат алу; “Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем” шигыре, И.Шишкинның “Яңгыр алдыннан” картинасы белән танышу | Авторның биографиясен уку һәм нинди һөнәр кешеләре булып эшләвен ачыклау; шигырьдән кабатланып килгән юлларны, эндәшләрне табу; риторик эндәшне ачыклау | “Туган авылым” темасына иҗади эш., 109 бит, 1 кисәк | 1.04 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
55 | С.Хәким “Бер горурлык хисе”, “Башка берни дә кирәкми” шигырьләрt | 1 | Туган җиребез белән горурлана алу; әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен аңлау | Мөстәкыль фикер йөртә белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезли белү; иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү | С.Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә алу, “Бер горурлык хисе”, “Башка берни дә кирәкми” шигырьләрен анализлау, лирик герой, строфа төшенчәләрен аңлау | Текстны сәнгатьле уку, шигырь ахырындагы сорауларга җавап бирү; элекке һәм хәзерге Татарстан турында чагыштырып сөйләү | 89 бит, шиг-не ятларга, 2 кисәк | 4.04 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
56 | Ф.Садриев “Тургай ни дип җырлый?” әсәре | 1 | Күчмә кошларны сакларга кирәклеген, аларның кеше тормышындагы ролен аңлау | Бәхәсләшә, әдәбиятны экология предметы белән бәйләп, табигать турында күзаллау формалаштыра белү; укылган әсәр буенча сораулар бирә белү | Ф.Садриевның “Тургай ни дип җырлый?” әсәре укып анализлау | Әсәр белән картина өстендә эшләү; уртаклыкларны табу | 113 бит – бирем, иҗади эш, 1 кисәк | 8.04 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
57 | Р.Вәлиева “Табигать баласына” шигыре | 1 | Табигатьне саклау, аның кеше тормышындагы ролен аңлау | Укытучы сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; дәреснең темасын, максатын формалаштыра белү | Р.Вәлиеваның тормышы, иҗаты турында кыскача белешмә алу; “Табигать баласына” шигырен анализлау | Китап күргәзмәсен карау; шигырьне укып, ритм, рифмасын табу; кызыл китапка кертелгән үсемлекләр турында сөйләшү | 114 бит- 2 бирем, 1 кисәк | 11.04 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
58 | М.Әгъләмов “Матурлык минем белән” шигыре. | 1 | Матурлыкның һәрчак янәшәдә булуын, аны күрә белергә, саклый белергә | Үзеңә кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан туплый белү; сәнгатьле укый белү | М.Әгъләмовның тормышы, иҗаты турында кыскача белешмә алу; “Матурлык минем белән” шигырен укып анализлау | Шигырьне строфалап уку, кабатланып килгән юлларны тикшерү; мини-сочинение язу | 115 б-шиг-не ятларга, 1 кисәк | 15.04 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
59 | Туган як турында шигырьләр уку | 1 | Туган якның матурлыгын тоя, аңлый белү; туган җиребезнең иң кадерле җир икәнен аңлау | Максатка ирешү юлларын билгели белү; иптәшләрең алдында төрле темаларга чыгыш ясый белү; укылган, тыңланган әсәрләр буенча сораулар, аларга җаваплар бирә белү | Г.Афзал, Р.Вәлиевның шигырьләре белән танышу | Шигырьләрне укып анализлау; текст ахырындагы биремнәрне үтәү; тема буенча өйрәнгән шигырьләрне кабатлау, исемнәрен, авторларын язып алу | Туган як, табигать турында шигырь язып карарга яки 92-94 б, сәнг. укырга, 1 кисәк | 18.04 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
60 | Б.С.Ү.Шишкин наратлары Сочинение язу. | 1 | Туган якның матурлыгын тоя, аңлый белү; туган җиребезнең иң кадерле җир икәнен аңлау | Үзләштерелгән һәм ныгытырга кирәк булган материалны билгели белү; диалогик һәм монологик сөйләм төзи белү; үзбәя | К.Сибгатуллинның “Шишкин наратлары” шигыре, И.Шишкинның “Нарат урманы” картинасы белән танышу | Шигырь һәм картина өстендә эшләү; тест эшләү | Иҗади эшне акка күчереп язарга, 95 бит, 2 кисәк | 22.04 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Тәрҗемә әсәрләр – 3 сәг. | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
61 | А.Платонов“Ягъфәр бабай” әсәре | 1 | Сугыш вакытында тылдагы авыр хезмәт, җимереклекләр, эшләргә кеше юклыктан җыелмаган
| Өстәмә белем чыганакларыннан язучының тормышын һәм иҗатын белү; геройларны тасвирлап сөйли белү; диалогик сөйләм төзи белү | А.Платоновның “Ягъфәр бабай” хикәясенең тәрҗемәсе белән танышу | Дәреслектән автор турындагы юлларны уку; әсәрне уку; сүзлек белән эшләү; план төзү, эчтәлек сөйләү | 116-119 бит, 1 кис.-эчтәлек сөйләргә | 25.04 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
62 | Дж.Родари “Әбинең кошчыклары” хикәясе | 1 | Өлкәннәр кадерен, гаилә кыйммәтен аңлау | Әсәр буенча сораулар төзи белү; сүзлек белән эшли белү; укыганны гомумиләштереп, нәтиҗә ясый белү | Дж.Родариның “Әбинең кошчыклары” хикәясен укып анализлау | Текстны уку, дәреслектә бирелгән сораулар буенча эшләү | 9698б, эчтәлек сөйләргә, 2 кисәк, яки 8 бирем,97 бит | 29.04 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
63 | А.Экзюпериның “Нәни принц” әсәре | 1 | Тормышта хыяллана белүнең, белемнең кирәклеген аңлау | Сүзлек белән эшли белү; бирелгән темага әңгәмә кора белү; мөстәкыйль рәвештә дәреснең максатларын формалаштыра белү | А.Экзюпериның “Нәни принц” әсәрен өйрәнү | Әсәр өстендә эшләү, мөстәкыйль эш эшләү | 103 бит, 2 кисәк- бирем | 2.05 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Шагыйрь һәм язучылар иҗатында юмор- 7 сәг | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
64-65 | А.Гыймадиев әсәрләрендә юморның бирелешен күзәтү | 2 | Тормышта юмор белән яшәү җиңелрәк, кызыклырак икәнлегенә төшенү | Диалог төзи, әңгәмә кора белү; кирәкле мәгълүматны табып, анализлый белү; төрле фикерләрне исәпкә алу һәм | А.Гыймадиев хикәяләре белән танышу; юмор төшенчәсен аңлау | Хикәяләрне уку; интернет-сүзлек белән эшләү; хикәяләрдә юморны табу | 124 бит- сүзлекне ятларга, 110-113б-эчтәлек сөйләргә,2 кисәк | 6.05 9.05 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
66 | Шәүкәт Галиев шигырьләре | 1 | Хезмәтнең кирәклеген, тормыштагы ролен аңлау | Тыңлаган әсәрләр буенча сораулар бирә белү; үз фикереңне кыскача әйтеп бирә белү; белешмә материаллар белән эшли белү | Шәүкәт Галиев шигырьләрен укып анализлау | Шигырьләрне уку, юмор бирелгән урыннарны табып уку, фикер алышу; “Татар исемнәре ни сөйли?” китабыннан “гәүһәр” сүзенең мәгънәсен эзләп табу | 106 б-шиг ятларга, 2 кисәк | 13.05 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
67-68 | Л.Лерон иҗатында юмор. | 2 | Тормышта хыяллана белүнең, юморның кирәклеген аңлау | Күмәк эш вакытында, фикер агышлары төрле булганда, бер фикергә килә белү; үз фикерен тексттан өземтәләр китереп дәлилли белү; шигъри кабатлап сөйләүнең төрле төрләрен куллана белү; әкият һәм чынбарлык элементларын табып, чагыштыра белү | Л.Леронның “Зөһрә кыз – безнең авылдан” хикәясен, “Песи булсаң иде” шигырен укып анализлау; эпиграф төшенчәсен аңлау | Әсәрләрне уку, әкият һәм чынбарлык элементларын табу; гиперболаларны эзләү; юмор элементларын табу; эпиграф төшенчәсен аңлату | 125126б, 1кис, эчтәлек сөйләргә; 113115б, сәнг. ук-га, 2 кисәк | 16.05 20.05 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
69 | Р.Миңнуллин, Р.Корбан иҗатларында юмор | 1 | Тормышта хыяллана белүнең, юморның кирәклеген аңлау | Мөстәкыйль фикер йөртә белү; сүзлек белән эшли алу; мөстәкыйль рәвештә | Р.Миңнуллин, Р.Корбан иҗатлары белән танышу; юмор төшенчәсен аңлау | Шигырьләрне уку, иң оста укучыны билгеләү; сораулар өстендә эшләү | Шиг-не сәнг. укырга, 1,2 кисәк. | 23.05 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
70 | Ф.Яруллин “Җыр калдырыйк” шигыре | 1 | Татар әдәбиятының укучы тормышындагы ролен, яшәешне бизәвен аңлау | Иптәшләреңнең җавапларын бәяли белү; максатка ирешү юлларын билгели белү; активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә өйрәнә белү | Ф.Яруллинның “Җыр калдырыйк” шигырен өйрәнү | Укучылар үзләре иҗат иткән әсәрләрне уку; Ф.Яруллинның “Җыр калдырыйк” шигырен уку; тест эшләү | Класстан тыш уку өчен бирелгән әдәби әсәрләрне укырга. | 27.05 |
VI. Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары
Тикшерү-бәяләү укучыларның әдәбияттан белемнәрен: аерым темаларның, әсәрләрнең, язучы иҗаты һәм әдәби чорларның үзләштерелү дәрәҗәсен, укучының иҗади һәм логик фикерләү сәләтен, теге яки бу әсәргә шәхси мөнәсәбәтен, карашын җиткерү осталыгын, аны мөстәкыйль анализлау дәрәҗәсен, укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген ачыклау өчен кулланыла.
Уку күнекмәләрен бәяләү
“5” ле билгесе куела. | Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап , сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән тиешле тизлектә укып, укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирсә. |
“4” ле билгесе куела. | Таләп ителгән күләмдәге текстны тиешле тизлектә укыса, укытучының сорауларына төгәл җавап бирсә, ләкин кайбер сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә, сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталары булып,интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрсә |
“3” ле билгесе куела. | Уку тизлеге тиешле нормада булмаса, текстны аңласа, әмма сорауларга җавап биргәндә төгәлсезлекләр җибәрсә, уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата ясап, интонацияне төгәл бирә алмаса. |
“2” ле билгесе куела. | Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңламаса,эчтәлек буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап биреп, тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса, фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа. |
5 нче сыйныф укучысы уку елы азагына 70-100 сүз укырга тиеш.
Сөйләм күнекмәсен бәяләү
“5” ле билгесе куела. | Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле һәм эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм төзи алса, бирелгән әсәр яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора белсә. |
“4” ле билгесе куела. | Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле, әмма эчтәлеге ачылып бетмәгән монологик һәм диалогик сөйләм төзи белсә. |
“3” ле билгесе куела. | Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле итеп сөйли белмәсә, эчтәлекне ачып бетерә алмаса, әңгәмәдә өстәмә сораулар бирелгәндә генә катнашса. |
“2” ле билгесе куела. | Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог та, диалог та төзи алмаса, сорауларга җавап бирә белмәсә. |
Анализ күнекмәләре һәм теоретик белемнәрне бәяләү
“5” ле билгесе куела. | Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында, әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап, урынлы кулланса, анализ- нигезле, җавап теоретик яктан югары булса. |
“4” ле билгесе куела. | Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында, әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап, урынлы кулланса да, аерым төгәлсезлекләр җибәрсә, анализ эчтәлек сөйләүгә генә кайтып калса. |
“3” ле билгесе куела. | Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында, әдәби-теоретик төшенчәләр кулланылса, әмма алар күренешкә туры килмәсә, хаталар ясалса, анализ әсәр эчтәлеген сөйләүдән генә гыйбарәт булса. |
“2” ле билгесе куела. | Әсәрне анализлау яки характеристика бирү барышында, әдәби-теоретик төшенчәләрдән мәгълүматсыз булса, алар җавап биргәндә кулланылмаса, анализ бөтенләй булмаса. |
Сорауларга җаваплар язуны бәяләү
“5” ле билгесе куела. | Барлык сорауларга да дөрес җавап бирелсә (1 сөйләм хатасы яки 1 пунктуацион хата булырга мөмкин) |
“4” ле билгесе куела. | Сорауларга дөрес җавап бирсә, ләкин 2 сөйләм хатасы, 3 орфографик, 2 пунктуацион хата булса. |
“3” ле билгесе куела. | Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәсе сизелсә, ләкин 3 сөйләм хатасы, 4 орфографик, 5 пунктуацион хата булса. |
“2” ле билгесе куела. | Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары 3 тән артык, 5 орфографик, 6 пунктуацион хата булса. |
Сочинениене бәяләү
Күләме- 0,5-1 бит. Сочинение ике билге белән бәяләнә: беренчесе- эшнең эчтәлеге һәм теленә, икенчесе- грамоталылыкка куела.
Сочинениенең эчтәлеге һәм теле түбәндәгечә бәяләнә:
1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдэ, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.
3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 6 орфографик, 6 пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.
Грамоталылык түбәндәгечә бәяләнә:
1 орфографик (пунктуацион яки грамматик) хата булса, “5”ле.
2 орфографик, 2 пунктуацион һәм 2 грамматик ялгыш булса, “4”ле.
3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш булса, “3”ле.
7 орфографик, 7 пунктуацион һәм 7 грамматик ялгыш булса, “2”ле.
VII. Укытуның материаль- техник һәм мәгълүмати тәэмин ителеше
УМК | Укытучы өчен методик әдәбият | Укучылар өчен әдәбият | Укыту чаралары |
1. Программа: “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа” (Төзүче-авторлар: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина) Казан, 2013) 2. Дәреслек: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина Татар әдәбияты, Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен), 5 нче сыйныф, 2 кисәктә. Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014 | 1. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда / төз. Р.Даутов, Р.Рахмани. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2009. 2.Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Татар әдәбияты, 5кл, методик әсбап, Казан, Мәгариф-Вакыт,2014 3.Д.Т.Гыйльманова, Укыту-методик кулланма, Яр Чаллы. 4. Д.Ф.Заһидуллина, М.И. Ибраһимов, В.Р.Әминева. Әдәби әсәргә анализ ясау, Казан, Мәгариф. | 1. Татар теленең аңлатмалы сүзлекләре (1, 2, 3 томнар). 2. Русча-татарча сүзтезмәләр сүзлеге ( ике томда). 3.Татарско-русский словарь. 4. Русско-татарский словарь. 5.Синонимнар сүзлеге, Ш.С. Ханбикова, Ф.С. Сафиуллина. -- Казан. | Электрон ресурслар: “Бала” китапханәсе, “Татар мультфильмнары”, мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (belem.ru, tatarile.org.com); аудио һәм видео әсбаплар: - Габдулла Тукай. Интерактив мультимедиа уку-укыту әсбабы. - Габдулла Тукай. Энциклопедия. Дисклар коллекциясе. - «Габдулла Тукай», «Вамин» Татарстанның мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү фонды, DVD и 1 СD дан торган җыентык, 2009. |
Йомгаклау арадаш аттестация эше
А1. Халыкның телдән сөйләнә торган поэтик әсәрләре ничек атала?
- Халык авыз иҗаты
ә. әкият
б. телдән сөйләү
А2. Бу төр әкиятләр хыялга бай, күләмнәре ягыннан зуррак, сурәтләнгән вакыйгалар катлаулырак?
- Хайваннар турында әкиятләр
ә. Тормыш - көнкүреш әкиятләре
б. Тылсымлы әкиятләр
А3. Ул – татар әдәбиятында балалар дөньясын киң сурәтли алган, нәни дусларының күңеленә керерлек әсәрләр калдырган язучы?
- Абдулла Алиш
ә. Габдулла Тукай
б. Галимҗан Ибраһимов
А4. Абдулла Алишның бу әкиятенең төп герое Үрдәк?
- “Сертотмас үрдәк”
ә. “Койрыклар”
б. “Нечкәбил”
А5. Габдулла Тукай ничәнче елда һәм кайда туган?
а. 1886 нчы елда Кушлавыч авылында
ә. 1889 нчы елда Кушлавыч авылында
б. 1886 нчы елда Кырлай авылында
В өлеше В1. Кайсы әсәр кайсы язучыныкы? Туры китереп языгыз.
Г.Тукай
М. Гафури
Г.Ибраһимов
Д.Аппакова
Ф.Кәрим
А.Алиш
Ш.Галиев
1.“Чуар тавык”
2.“Йолдызкай”
3. “Алтын куллар”
4.“Яз башы”
5.“Үлем уены”
6.“Эшкә өндәү”
7.“Кыр казы
В2. Өзек кайсы әсәрдән? Авторын, исемен языгыз.
“...Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә хуҗа кайткач инде, аның кирәген биргән...”
В3. Сүз кем турында бара?
1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Апас районы Олы Бакырчы авылында туа. Аның малай чагы сугыш елларына туры килә. Шагыйрьнең “Алтын куллар”, “Телләр белүче каләм”шигырьләре бар.
Иҗат эше белән дә шөгыльләнә, төрле елларда «Шәвәли», «Камырша» кебек
шигырь җыентыклары басылып чыга.
Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә (1972), 1982 елда Х. К. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга һәм Халык шагыйре дигән олы исемгә лаек булды.
Эшне бәяләү системасы
А1-А5 өлешендә һәр дөрес җавапка 1әр балл, В1 биременә 7 балл, В2 биременә 2балл, В3 биременә 1балл куела. Гомуми балл- 15.
14 - 15 балл –“5” ле
10 – 13 балл – “4” ле
7 - 9 балл – “3” ле
6 дан ким булса “2” ле
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочая программа учителя по литературе 5 класс по Снежневской
Рабочая программа разработана на основе - Федерального компонента Государственного стандарта основного общего образования по литературе, - «Программа для общеобразовательных учреждений 5 – ...
Рабочая программа по русской литературе. 11 класс.
Рабочая программа для 11 класса татарских школ. По учебнику под ред. М.Г.Ахметзянова....
Рабочая программа учебного предмета «Литература» 6 класс
Рабочая программа по литературе для обучающихся 6-х классов создана на основе Федерального государственного стандарта общего образования (утверждён Приказом МО РФ от 05.03.2004 года, №1089), При...
рабочая программа по литературному чтению 10 класс.(Русская группа)
Рабочая программа по литературному чтению.(10 класс .По Хайдаровой Р.З.)...
Рабочая программа по предмету «Литература. 6 класс» на основе программы по литературе В. Я. Коровиной
Настоящая рабочая программа по литературе для VI класса рассчитана на изучение литературы на базовом уровне. Программа детализирует и раскрывает содержание стандарта, определяет общую стра...
Рабочая программа по предмету «Литература. 5 класс» на основе программы по литературе Г. С. Меркина
Настоящая рабочая программа по литературе для V класса рассчитана на изучение литературы на базовом уровне. Программа детализирует и раскрывает содержание стандарта, определяет общую стратегию обучени...
Рабочая программа по литературному чтению на родном (татарском) языке. 3 класс
3 нче сыйныф өчен туган телдә әдәби укудан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде: 1.МБГБУ “ Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе”нең башлангыч гому...