Яраткан шигырьләрем
книга на тему
Монда минем иң яратып укый торган шигырьләрем.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 28.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Шәүкәт Галиев “Дуслык балы”
Дустым миңа алып килгән
Күчтәнәчкә «Башкорт балы»,
Янәшәгә мин дә куям —
Җыйган татар бал кортлары.
Гәрәбәдәй якты икән,
Икесе дә татлы икән:
Синең бал да кәттә икән,
Минем бал да яхшы икән!
Кысташабыз алмаш-тилмәш,
Макташабыз алмаш-тилмәш,
Очрашабыз алмаш-тилмәш —
Бик күңелле дустың килгәч!
Кыр-болыннар янәшәләр,
Гөл-чәчәкләр янәшәдер,
Бал кортлары әрле-бирле
Шәт кунакка йөрешәләр?
Син дип, мин дип бүлешергә
Гөл илендә чикләр юк бит,
Касәләре көнгә ачык,
Гел дә ачык — бикләр юк бит.
Синең балкорт, минем чәчәк
Күптән инде кушылгандыр,
Синең көйме, минем җырмы —
Җан уртаклык шушындадыр?
«Сезнең бал шәп!», «Сезнеке!» — дип,
Макташыйк без бергә килеп,
Туганнарча йөрик шулай,
Сезгә барып, безгә килеп.
Бозылмый да, картаймый да
Безнең татар-башкорт балы —
Гәрәбәдәй якты булсын,
Мәңге булсын дуслык балы!
Р. МИҢНУЛЛИН Әнкәйне сайлап алмыйлар
Әнкәсен, бик теләсә дә,
Сайлап алалмый кеше.
Әнкәйләрне Ходай бирә,
Ул фәкать Ходай эше!
Әнкәй ул чит-ят булалмый, —
Газиз генә булала!
Безнең өчен ул — Илаһи,
Безнең өчен ул — Алла!
Әнкәй ул гади булалмый, —
Гүзәл генә булала!
Әнкәеңә мәхәббәтле,
Мәрхәмәтле бул, Бала!
Әнкәй күңеле, һай, сизгер —
Барсын да белә бит ул…
Әнкәйне сайлап алмыйлар —
Бердәнбер генә бит ул!
Хатын-кыз ямьсез булалмый
Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Хатын-кыз чибәр була!
Шуны күрмәгән ир-ат ул,
Әлбәттә, җүләр була.
Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Юньсезе булыштыра…
Кайчакта чип-чибәрләр дә
Күңелне кырыштыра.
Хатын-кыз ямьсез булалмый —
Күрә белергә кирәк,
Хатын-кызның күңеленә
Керә белергә кирәк!
Хатын-кыз ямьсез булалмый —
Ул шулай яратылган…
Күпмесенә сокланылган,
Күпмесе яратылган!
Хатын-кыз ямьсез булалмый!
Яратсаң, ул нурлана!
Болай да матур хатын-кыз
Тагын да матурлана!
Хатын-кыз ямьсез булалмый —
Хатын-кыз матур, матур!
Хатын-кызны моннан соң да
Ир-атлар матурлатыр!
Хатын-кыз ямьсез булалмый
Яратылса, яратса…
Шул хатын-кыз – кичләр җитсә,
Шул хатын-кыз – таң атса! 23.11.03
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Яраткан әкият геройларыбыз" "Our favourite characters of fairy-tales" (инглиз һәм татар теленең берләштерелгән ачык дәресе)
МАКСАТ: Укучыларның инглиз hәм татар телендә сүз байлыкларын арттыру.Фикерне ике телдә бәйләнешле, төгәл, ачык итеп әйтә белүләрен ирешү.Балаларның логик hәм иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерү.Әк...

Минем яраткан ашларым.
Дәреснең максаты:1. “Минем яраткан ашларым” темасына караган сүзләрне кулланып, ашханәдә ашаганны, ашханәдә нәрсә пешергәнне, нинди ашлар яратканыңны әйтә белү;2....

Сочинение "Минем яраткан укытучым"
Күренекле шагыйрь Фəннур Сафин катлаулы, əмма мактаулы һөнəр иялəренə əнə шундый югары бəя бирə. Əйе, чыннан да, мөгаллимəлəрне без ...

Яраткан укытучым (Күңел истәлекләре)
Яраткан укытучым ( күңел истәлекләре) Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, ...