Яраткан укытучым (Күңел истәлекләре)
статья по теме

Галиуллина Диляра Ахмадулловна

                      Яраткан укытучым ( күңел истәлекләре)

       Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык – куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куя.

      Минем бу язмам абыем сөйләгәннәргә нигезләнеп язылды. Мәктәпне 40 ел элек тәмамлаган абыем , үзенең беренче сыйныфка укырга керүен, беренче  укытучысын бүгенгедәй хәтерли. Аның белән укытучылар темасына күп сөйләшәбез. Мәктәпне тәмалагач,  тарих укытучысы булырга хыялланган абыемның, укытучыларга карата хөрмәте зур.  Ул үзенең балачак хәтирәләре белән минем белән дә уртаклашты.Аның сөйләгәннәре, мине каләм алырга этәрде.  Сезне дә, абыемның  күңеленә уелып калган яраткан укытучысы турындагы язмам белән таныштырасым килә.

 

Бу язма  Саба районы Олы Кибәче авылында озак еллар белем биргән Әсмәбикә  апа Шәйдуллина турында .

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_yaratkan_ukytuchym.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

                                     

    Яраткан укытучым

                                           Башкарды:

 I категорияле   татар теле һәм

                                                             әдәбияты укытучысы

 Галиуллина Диләрә Әхмәдулла кызы

                                                   Казан-2016

                                 

                      Яраткан укытучым ( күңел истәлекләре)

       Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык – куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куя.

      Минем бу язмам абыем сөйләгәннәргә нигезләнеп язылды. Мәктәпне 40 ел элек тәмамлаган абыем , үзенең беренче сыйныфка укырга керүен, беренче  укытучысын бүгенгедәй хәтерли. Аның белән укытучылар темасына күп сөйләшәбез. Мәктәпне тәмалагач,  тарих укытучысы булырга хыялланган абыемның, укытучыларга карата хөрмәте зур.  Ул үзенең балачак хәтирәләре белән минем белән дә уртаклашты.Аның сөйләгәннәре, мине каләм алырга этәрде.  Сезне дә, абыемның  күңеленә уелып калган яраткан укытучысы турындагы язмам белән таныштырасым килә.

Бу язма  Саба районы Олы Кибәче авылында озак еллар белем биргән Әсмәбикә  апа Шәйдуллина турында .

        Беренче сыйныфка укырга  кергәндә укытучыма чәчәк бирдемме юкмы ,  анысын хәтерләмим . Сыйныфка  кереп утыргач, башка дөньяга эләкән кебек хис иттем үземне. Стенадагы рәсемнәр, такта, парталар, йөзеннән нур бөркелеп торучы укытучым , күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә иде.  Укытучыбыз үзен Әсма апагыз булам, диеп таныштырды .Безнең исем-фамилияләрне журналга язды . Башта безгә әлифба укытачагын, аннан туган тел , татар теле  дәресен алып барачагын әйтте. Ә аннан сүзне әлифбадан түгел , әкияттән башлады. Минем ул әкиятләрнең берсен дә ишеткәнем юк иде .Ул әкиятләрне  ышандырырлык итеп сөйләде. Без тын алырга да уңайсызланып, тып-тын әкият тыңладык . Ул әкиятләрне мин хәзер барысын да яттан беләм. Чөнки ул әкиятләрдә  авыл кешеләре, безнең авыл кырыенда урнашкан тау , урман катнашкан иде... Укытучымның  һәр әйткән сүзе миңа бик нык тәэсир итте.
     
Безнең авыл фермасыннан дуңгыз балалары (авылда дуңгыз фермасы бар ) НАФ-НАФ , НИФ-НИФ , НУФ-НУФ әниләренең сүзен тыңламыйча,  чыгып китеп,  тау кырыена йорт төзергә уйлаганнар...Әсма апа әкиятен шундый ышандырып сөйләде,  дәрестән соң без өч малай,  өйгә дә кайтып тормыйча,  тау кырыена аларның өйләрен карарга киттек, таба гына алмадык. Икенче көнне,  апага өйләрен тапмадык дигәч , аларның өйләрен сүтеп , анда хәзер кирпеч заводы төзеделәр,  Каюм бабай белән Хуҗияхмәт бабай кирпеч заводының стенасын өйделәр,  диде.
     
Мин һәр көнне бик теләп укырга йөри идем. Ярты елда” Әлифба”ны укып бетереп , “Туган тел”гә күчтек .Бер генә көн дә дәресләр беткәч, тиз генә өйгә кайтып китмәдек .Бергәләп дәрес хәзерлибез, яңадан-яңа әкиятләр  тыңлыйбыз. Әкиятләрдәге персонажлар : аюлар ,бүреләр, шүрәле һәм су анасы, серле йомгак , убырлы карчык , әйтерсең , безнең авылда кайчандыр торганнар, хәзергесе көндә картаеп үлеп кенә беткәннәр...
     
Әкият кенә түгел,  дәресләрне дә бик кызык алып бара иде Әсма апа .Һәр хәрефне өйрәнгәндә берәү дә читтә калмый, катнаша,  истә калсын өчен ул хәрефтән башланган исемнәр , сүзләр әйттерә, соңыннан такта янына чыгарып язарга өйрәтә.
     
Уку елы үткәнен сизми дә калдык . Яз җитте, без инде “Туган тел”не дә  укып бетердек . Бөтен бала да яхшы итеп укый, яза белә иде. Озакламый җәйге каникуллар башланды .Түземсезлек белән көз җиткәнне көттем , үзем дә әкиятләр уйлап чыгара башладым. Аларны кызык итеп, Әсма апага ошарга тырышып,сеңелкәшләргә сөйли идем .
     
Ниһаять беренче сентябрь җитте . Мин беренчеләрдән булып мәктәпкә йөгердем. Безне башка укытучы укыта башлады.

  -Әсма апа кайда? – дип сорадык без . Ул безгә: “Әсма апа авырый”, - дип  җавап бирде.

Без шаулаша башладык, дәрес өзелде .Тәнәфес булуга без бөтен сыйныфыбыз  белән  Әсма апаларга киттек .Безне кечкенә бала зурлыгындагы бер апа, кроватьта ятып каршы алды.. Укытучыбызны танырлык түгел иде , бик нык ябыккан , бәләкәй генә калган , әкрен генә сөйләшә. Ул: “ Кайгырмагыз, балалар,  тиздән терелеп чыгам”,  дип,  безне юатты .Без озак кына аның янында утырдык. Бер күрше әби кереп куып чыгармаса,  кайчан кайтып китәр идек .Икенче көнне дәрескә барасы килмичә генә мәктәпкә бардык. Яңа укытучы безне бик нык ачуланды . Файдасы булмады, әллә без тыңламадык , әллә ул тыңлата алмады , кайчан Әсма апабыз килер дип , көн саен көтә идек .
     Октябрь  урталарында күрше сыйныфтан бер кыз, Әсма апа үлгән, дип килеп әйткәч , без дәресләрне ташлап укытучыбызны озатырга киттек . Әсма апаның үлеменнән соң, мәктәпкә мәҗбүри генә йөри башладык .Дөрес, мәктәптә яхшы укытучылар тагын бар иде , ләкин Әсма апаны берсе дә алыштыра алмады , әллә үзебез гаепле , һәр укытучыдан Әсма апа сыйфатлар эзли идек...
     Мин соңыннан гына Әсма апаның яман чир белән авырганын аңладым . Их, Әсма апа , урының оҗмахта булсын , амин ! Син биргән белемнәр  бүгенге тормышта үз урыныбызны табарга ярдәм итте. Рәхмәт сиңа, яраткан укытучым!

   

      Абыемның  сөйләгәннәреннән чыгып,  шундый нәтиҗәгә килдем:  яраткан укытучы  бик күп еллардан соң да  күңелдән, хәтердән чыкмый, мәңгегә йөрәктә кала!

     

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яраткан әкият геройларыбыз" "Our favourite characters of fairy-tales" (инглиз һәм татар теленең берләштерелгән ачык дәресе)  

МАКСАТ: Укучыларның инглиз hәм татар телендә сүз байлыкларын арттыру.Фикерне ике телдә бәйләнешле, төгәл, ачык итеп әйтә белүләрен ирешү.Балаларның логик hәм иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерү.Әк...

Минем яраткан ашларым.

Дәреснең максаты:1.      “Минем яраткан ашларым” темасына караган сүзләрне кулланып,  ашханәдә ашаганны, ашханәдә нәрсә пешергәнне, нинди ашлар яратканыңны әйтә белү;2....

Р. Миңнуллин "Балаларның - яраткан шагыйре"

Шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту....

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...

Сочинение "Минем яраткан укытучым"

Күренекле  шагыйрь  Фəннур  Сафин  катлаулы,  əмма  мактаулы  һөнəр иялəренə əнə шундый югары бəя бирə. Əйе,  чыннан  да,  мөгаллимəлəрне без ...

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек” Физика фәне буенча класстан тыш чара: Укытучы: 1 нче кв. категорияле укытучы

Татарстан Республикасы Әтнә  муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе        “ Алтын бишлек”Физика фәне буенча класстан т...