Тема: Чәчәкләр илендә.
план-конспект на тему
Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе)
Максат: монологик һәм диалогик сөйләмне үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, “ә” хәрефенең язылышын истә калдыру; табигать дөньясына мәхәббәт тәрбияләү, әхлакый тәрбия бирү.
Җиһазлау: дәреслек, сүзлекчә, балаларның рәсемнәре, проектор, тема исеме, шигырьләр, чәчәк рәсемнәре, магнитофон.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
2_g_urok_s_ea.docx | 22.2 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Чәчәкләр илендә.
(рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе)
Ләйсән Фәйзуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
Эльмира Мифтахова, мәктәп психологы
Максат: монологик һәм диалогик сөйләмне үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, “ә” хәрефенең язылышын истә калдыру; табигать дөньясына мәхәббәт тәрбияләү, әхлакый тәрбия бирү.
Җиһазлау: дәреслек, сүзлекчә, балаларның рәсемнәре, проектор, тема исеме, шигырьләр, чәчәк рәсемнәре, магнитофон.
Дәрес планы
- Башлам. (3 мин.)
- Исәнләшү.
- Укучыларны барлау.
- Дежур укучы белән әңгәмә.
II. Актуальләштерү. (3 мин.)
Өй эшен тикшерү (5 күн. 82 бит.)
- Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру. (12 мин.)
- Дәрес максаты белән таныштыру.
- Презентация күрсәтү.
- 4 күн. 86 бит.
- Чәчәк атамалары белән таныштыру.
- Сүзләрдә “ә” хәрефенә игътибар итү. (практик эш)
- Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. (10 мин.)
- Сүзлеккә чәчәк атамаларын язу.
- “Мин – чәчәк” уены.
- 5 күн. 87 бит. Карточкалар ярдәмендә парлап эшләү.
V. Өйгә эш бирү. (2 мин.)
Кроссворд төзергә.
VI. Йомгак ясау. (5 мин.)
- Сорауларга җавап бирү. 2. Билгеләр кую. 3. Саубуллашу.
Дәрес барышы.
- Оештыру.
Укытучы: Исәнмесез, укучылар!
Укучылар: Исәнмесез!
Укытучы: Утырыгыз. Класста бүген кем дежур?
Дежур укучы: Класста бүген мин дежур. Класста барыбыз да бар. Бүген җиденче декабрь. Бүген сишәмбе.
Укытучы: Яхшы. Рәхмәт, утыр.
- Актуальләштерү.
Укытучы (Л.Ф.): Балалар, хәзер өй эшен тикшереп алабыз.
5 күн. 82 бит. Мыраубикә биргән сорауларга җавап бирәбез.
- Сиңа ачы алма ошыймы?
- Юк, миңа ачы алма ошамый.
- Син тактада ничә хәреф күрәсең?
- Мин тактада бер хәреф күрәм.
- Сез Казанда ничә ел яшисез?
- Без Казанда ... ел яшибез.
- Алар монда яшиләрме?
- Юк, алар монда яшәмиләр.
- Сиңа нинди чәчәк ошый?
- Миңа роза ошый.
- Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
Укытучы: Яхшы, молодцы. Менә бүгенге дәрескә сез барыгыз да яраткан чәчәк рәсемен ясап килергә тиеш идегез. Это не случайно. Сегодня мы с вами отправимся в мир цветов. В этом нам поможет и психолог Эльмира Анасовна.
Психолог: Укучылар, әйдәгез бергәләшеп кечкенә генә сюжет карап үтик.
(презентация карау)
Укытучы: Ә хәзер 86 биттәге 4 күнегүне эшлибез. Диалогны укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез. Катя һәм Адель укый.
(4 күн. 86 бит. башкару)
Пси холог: Ә хәзер әйдәгез ял итеп алыйк. Зарядка ясыйбыз.
(физминутка)
Укытучы: Яхшы. Укучылар, ә сез тагын нинди чәчәкләр беләсез?
Укучылар: Лилия... мак... колокольчик...ромашка...
Укытучы: Бу сүзләрнең тәрҗемәсен карап үтик әле.
(презентация формасында)
Укытучы: Балалар, карагыз әле, бөтен сүзләрдә дә “ә” хәрефе язылган.
Чәчәк Ак чәчәк Гөлчәчәк Лалә Мәк
Психолог: “ә” хәрефенең язылышын истә калдырыр өчен әйдәгез әле аны пластилиннан ясап карыйк.
(“ә” хәрефен ясау)
- Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Укытучы: Укучылар, менә сез чәчәк исемнәрен белдегез. Хәтта “ә” хәрефен дә ясап карадыгыз. Ә хәзер сүзлекләргә яңа сүзләрне язып куегыз.
(сүзлек эше, тактадан күчерү)
Психолог: Әйдәгез “Мин – чәчәк” уенын уйнап алыйк. Үзегез өчен чәчәк исемен сайлап алыгыз. ....
(уенны түгәрәктә уйнау)
Укытучы: Алдагы эшебез карточкалар ярдәмендә булачак. Парлап эшлибез. Сез монда тиешле сүзләр куеп, диалог төзергә тиеш.
(парлап эшләү)
- Өйгә эш бирү.
Укытучы: Көндәлекләрегезне ачыгыз. Өй эшен язып куябыз.
VI. Йомгак ясау.
Укытучы: Без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек?
Укучы: Чәчәк исемнәрен.
Укытучы: Нинди чәчәк исемнәре белдек?
Укучы: Ак чәчәк ... Гөлчәчәк... Лалә... Мәк...
Укытучы: Бу сүзләрдә нинди хәреф кабатланып килә?
Укучы: “ә” хәрефе.
Укытучы: Дәрес ошадымы сезгә?
Укучылар: Әйе.
Укытучы: Яхшы, хәзер билгеләр куябыз...
Укытучы: Торып бастык. Дәрес бетте. Сау булыгыз!
Укучылар: Сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Борын авазлары илендә
Борын авазлары илендә, 1 класс...
Әкиятләр илендә күңелле стартлар
Башлангыч сыйныфлар өчен уздырылган күңелле стартлар...
"Вакланмалар илендә"
Разработка урока для 6 класса...
Китаплар илендә
Уен-викторина...
Китаплар илендә
Уен-викторина...
Телдән журнал “ Математика илендә”
Телдэн журнал."Математика илендэ"...
Белем илендә
Балалар бакчасының әзерлек төркемен мәктәп белән таныштыру максатыннан үткәрелгән кичә...