Телдән журнал “ Математика илендә”
план-конспект занятия по алгебре на тему

Сагьдиева Танзила Хатиповна

Телдэн журнал."Математика илендэ"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon telden_zhurnal_matematika_ilende.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Телдән журнал “ Математика илендә”

Максат:

Укучыларда төрле уен формалары кулланып белемгә омтылыш тәрбияләү; математиканың башка фәннәр белән тыгыз элемтәдә икәнен төшендерү.

Материал һәм җиһазлау: Кулдан ясалган плакатлар, компьютер,  презентация, проектор.

Тип: белем – күнекмәләрне ныгыту.

Метод:Компьютер белән эш, телдән күнекмәләр, мәсьәләләр, әңгәмә, индивидуаль биремнәрне үтәү.

 

УкытучыУкучылар, без бүгенге «Математика илендә” дигән телдән журналыбызда математик мәсьәләләр, математика тарихы, математик гәлимнәр белән танышырбыз. Укучылар барыгызга да тән сихәте телим. Журналның беренче битен ачабыз.

1нче укучы

1-нче бит: шигырь-математика турында.

Хәтереңдә яңарт әле Архимедны-

Бар гомерең шушы фәнгә багышлаган.

Авыр булган, тик сынмаган, сыгылмаган-

Куәт алган табышлардан-ачышлардан.

2нче укучы

Я булмаса мәшһүр Виет! Юк белмәүче

Тигезләмә тамырлары формаласын.

Бөек Декарт! Мең ел элек файдаланган

Хезмәтендә координата системасын.

1нче укучы

Рус халкының бөек улы Лобачевский,

Шаккатыргыч ачышлары-чын Коперник!

Ковалевская,Чебышевлар...Күпләр алар,

Бар да титан, бар да дахи, бар да бөек.

2нче укучы

Чын талантлар, тирән фикер ияләре,

Гасырларга бер туучы асыл ташлар!

Иеләләр бу затларга сокланудан

Беркайчан да иелмәгән горур башлар.  

3нче укучы

2-нче бит  “Бөек кешеләрнең математика  турындагы сүзләре.”

4нче укучы

1.  “Математика- акыл гимнастикасы.”  М. И. Калинин.

5нче укучы

2.  “Математика  акылны тартипкә китерә.” М. Ломоносов.

1нче укучы

3.Математик булмаган кеше, мине укымасын.” Леонардо да Винчи.

2нче укучы

4.  “Геометриягә баганалы юл юк.”  Евклид.

3нче укучы

5.  Геометрия акылны чынбарлыкка  якынлаштыра.” Платон.

3нче укучы

6.  “Әгәр ниндидер моңа кадәр таныш булмаган эшне  берсе математик булган ике кешегә башкаруны йөкләсәң, нәтиҗә һәрвакыт бертөрле: математик аны  яхшырак башкара”

Г. Штейнгауз.

4нче укучы

7.  “Математика – фәннәрнең патшасы,  арифметика- математиканың әби патшасы” К.Ф. Гаусс.

 5нче укучы

3нче бит. “Математика тарихы”

“Геометриягә баганалы юл юк”        

Менә мондый бер легенда бар. Птолемей I патша геометрияне өйрәнергә теләк белдергән. Ләкин моның бик ук җиңел эш тугеллеген ачыклаган. Шунна ул Евклидны чакырып китергән һәм математиканы өйрәнүнең ансатрак юлын күрсәтүне үтенгән. “Геомертиягә баганалы юл юк”, - дип җавап баргән галим. Бу канатлы әйтем легенда булып безнең заманнарга ук килеп җиткән.

Геометриягә баганалы юл

(шигъри инсценировка)

Катнашалар:автор,патша, Евклид, шагырь)

           Автор.

Евклидның”Башлангычлар” дәреслеген

Патша үзе- Птолемей сорап алган.

Тик никадәр тырышса да, баш ватса да,

Аңламаган күп нәрсәне-хәйран калган.

Бер башыннан башлап укып караган ул,

Бер уртадан кереп кимәк булган. Әмма

Бернәрсә дә майтаралмый гаҗиз калгач,

Ачуланып кул селтәгән ошбу фәнгә

Әмер биргән:

        Патша.

Евклидны табып алып тиз арада,

Китерегез минем янга-төп сарайга!

       Автор.

Үпкә, ярсу... Ургып кайный күңелендә

Шул хезмәтне иҗат иткән зур галимгә.

      Патша.

Бер дөньяны таң калдырган, сокландырган,

Әсир иткән геометр-бөек Евклид!

Тик бу хезмәт каршы миңа буйсынырга...

Тиз чарасын табу кирәк өзми  өмет.

Укып-укып бернәрсә дә аҗламагач,

Бу хезмәтне яңабаштан язу кирәк!

     Евклид.

Гафу, патшам, тик һәркем дә була алмый,

Аны аңлар дәрәҗәдә тапкыр-зирәк.

Бу әмерне үти  алмыйм, галиҗанәп,

Йөрәгемә төбәлсә дә йөзләрчә ук.

Җөрьәт итеп әйтәм бары:”Патша өчен

Геометриядә баганалы юллар һич юк!”

     Автор.

Башын иде, горур калып, исем өчен.

Аңлап аның җөмләсенең фикер көчен,

Бер агарды, бер күгәрде патша, янды.

Куркуыннан телсез калды яраннары.

Шулчак шагырь тәвәкәлләп алга чыкты,

Коткарырга карар колып Евклидны.

Салмак атлап килеп патша каршысына,

Башын иде чын күңелдән, билен бөкте.

Әйтте:

         Шагырь

Кичер, зинһар, галиҗәнап, ачуланма,

Дөрес түгел аның сүзе, ялгыша ул.

Ошбу шигырь әйтеп бирер-бар ул фәнгә

Сез уйлаган баганалы, түшәүле юл.

       Автор.

Шигырь аша әйтте сүзен көйләп кенә.

       Шагырь.

Очкан кошны узып оча фаэтоның,

Тузанында юлның сызыла ике сызык,

Бармы күргән сызыкларның кушылганын?

Шул сызыклар хөкемендә ике нәрсә-

Гыйлем һәм дә караңгылык-томаналык.

Тик ике юл : яшәп була гыйлем эстәп,

Яки гыйлем эстәмичә-надан калып.

Сез беренче төркемдәдер, падишаһым,

Якты акыл башыгызда, зирәк фикер.

Кояш кебек яктыртасыз, җылытасыз,

Гыйлемегез хәттин ашкан- бик-бик күптер

   Автор.

Шагырь сүзе патша күңеленә

Сары майдай булып урнашты.

   Патша.

Син хаклысың, шагырь, әйе хаклы,

Булдырам бит җирдә булмасны!  

   Автор.

Тынычланган горур патшаны,

Күәтләде барысы, мактады.

Оныттылыр бар да Евклидны,

Яраннары да, патша үзе дә.

“Патша өчен генә геометриягә,

Махсус юл юк!”-дигән сүзен дә.

Тыныч ябып сарай ишеген

Куышына галим атлады.

 ...Тузан  бөркеп килеп туктады,

Кайсыныңдыр ярсу атлары.

Шагырь икән. Очына – очына,

Куанычлы сүзен башлады:

“Бик яратты патша сүземне,

Ә болары-бүләк атлары!”

      Евклид.

Рәхмәт сиңа, дустым, коткардың син,

Мине патша кабаласыннан.

      Шагырь.

Җилне узып чаба аргамагым,

Юлда кала тәгәрмәчләр эзе.

Күпме юл узсам да күрә алмам

Кавышканын шушы ике эзнең.

      Евклид.

Әйе, дускай, җир өстендә шулай.

Ә болытка ашса юлларың?

Үлчәп паралеллек тикшерергә

Җиталмас бит анда кулларың.

Гөман белән ерак китеп булмас,

Фәндә кирәк һәрчак төгәллек!

Һәм беркайчан нокта куеп булмый-

Йомгакланды бу фән, төгәл дип.

Алда әле күп сораулар торыр,

Табыш арты булыр табышлар.

Күп нокталар тезелеп калыр фәндә,

Ясалса да бик күп ачышлар.

6нче укучы

 4-нче бит: “Математик софизм” .

(Софизм- формаль яктан дөрес булып күренгән ялган фикри нәтиҗә чыгару)

 2*2=5  булганын исбатларга.

 Исбатлау:  1=1

1 саны урынына  4:4 һәм  5:5 не язабыз.

4:4=5:5

Сулда җәя тышына 4 не чыгарабыз, уңда – 5не.

4* (1:1) =5* (1:1)

 Тигезлекнең ике кисәген 1:1 гә бүләбез һәм

 4=5 килеп чыга.

 Кайсы җирдә хата бар?

7нче укучы

5-нче бит: “Математик фокус.”

  “Кеше яшен билгеләргә” уены.

 Укучының яшен 10га  тапкырларга, аннары  чыккан саннан   ниндедер берурынлы санның 9га тапкырчыгышын алырга. Җавапны әйтегез.

1нче укучы

6нчы бит: “Мәзәк математик мәсьәләләр”

1.  Бу вакытларны үсә бару тәртибендә языгыз.

2нче укучы

Сәгатьнең  чиреге, яртысы, өчтән бере

(15 минут, 20 минут,  30 минут).

1нче укучы

2. Иң кечкенә натураль сан   (1).

2нче укучы

3.188 санын  урталай бүлеп 2  йөзлек  ясагыз.        Җавап    100

    1нче укучы

                                                                                                 100

4. Натураль санның уң ягына 3 нуль өстәсәң  сан ничә тапкыр арта   (1000).

2нче укучы

5. Бу бөек  математикның  каберенә шар һәм аңа камалган цилиндр куелган. 200 ел үткәч шундый сызым буенча аның каберен табалар. Бу математик кем?   (Архимед).

3нче укучы

6.  Рәттән язылган 2 һәм 3 цифрлары  арасына нинди тамга куярга кирәк . Барлыкка килгән сан 2 дән зур   3 тән кечерәк булсын.      (өтер)

1нче укучы

7 .  Сугыштан соңгы Ленинградта    "Ленфильм" да   кино төшергәндә  яшь  кыз роленә 37 яшьлек актриса һәм 16  яшьлек  кыз  дәгъва белдерә. “31”  ле   37  яшьлек актриса  җиңеп чыга. Бу нинди роль?  “31” нәрсәне аңлата?      (Золушка, аяк киеме размеры).

2нче укучы

8. 4 дус төне буе уйнап чыктылар. Алар уенны  акчага уйнадылар. Иртән акчаларын исәпләгәч барысының да  акчалары тигез булган. Бу мөмкинме? ( дүрт дус скрипкада уйнаганнар)

3нче укучы

9. Бер аягында басып торучы торна алты килограмм авырлыкта. Әгәр ул ике аягында басса, күпме авырлыкта булыр ?  

1нче укучы

7нче бит. Математикага  гимн  .Жырлыйлар 9 класс кызлары.

 (Өйрәтәләр мәктәбләрдә” көенә)

Математикага гимн

(“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көенә)

Тигезләмәләр чишү,

Радикаллар исәпләү –

Кызык та соң математика дәресе.

Чыгарылма алырга,

Интеграллар табарга –

Мавыктыргыч искиткеч һәрберседа!

Геомерия кирәк,

Камил белүче сирәк –

Бихисап сер яшерелгән һәр җисемдә.

Аксиомалар белсәң,

Теоремаларда йөзсәң,

Гөрләп барыр эшләреңнең һәрберсе дә.

Ул – фәннәрнең патшасы,

Санлый аны барчасы.

Буыннардан-буыннарга ул калачак.

Камилләштерү аңны,

Бөтен максаты аның,

Шулай булган, шулай булыр һәм булачак!

   

 Укытучы

Менә бүгенге «Математика илендә” дигән телдән журналыбызның ахыры битенә дә килеп җиттек.  Сез үзегез өчен бик куп яңалыклар ачкансездер, кызыклы фән булуына ышангансыздыр. Аның күптармаклы булуын төшенгәнсездер дип уйлыйм. Барыгызга унышлар телим.  

 

Кулланылган әдәбият:

1.  Фарков А.В. “ Математические кружки в школе”. 5-8 классы/  3 –е издание-М.,: Айрис-пресс, - 2007 –( Школьные олимпиады).

2. Фарков А.В. “  Внеклассная работа по математике”. 5-11 классы/  -М.,: Айрис-пресс, - 2006 –( Школьные олимпиады).

3. Предметные недели в школе. Математика/сост. Гончарова . Волгоград : Учитель,2002

4. С. Әхтәмова “Геометриядә - ышанмаслык чынбарлык” “ Мәгариф” № 8, 2007 е.

                                                                                                                                                                                                                                                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без тарихта эзлебез" телдән журнал

Әлеге чара укучыларны Татарстанның үткәне, бүгенгесе белән таныштыра....

“Туган як- кадерле төбәк” ( Телдән журнал)

Максат: табигать турында төшенчә бирү,табигать белән кеше арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау; укучыларның фикерләү сәләтен, сөйләм культурасын үстерү, сочинение язуга хәзерлек, туган якка мәхәббәт т...

"Г.Тукай - публицист" телдән журнал.

Укучыларны Г.Тукайның публицистик  эшчәнлеге белән таныштыру, шагыйрьнең татар матбугатына нигез салуда, аның милли журналистикабызны  үстерүдәге ролен төшендерү, укучыларга иҗади эзлә...

Телдән журнал. Батырларның даны мәңгелек.

Танылган шагыйрь, язучыларыбызның батырларча көрәше....

Телдән журнал

Телләр көненә багышланган разработка. 5-10 нчы сыйныфлар өчен...

Телдән журнал "Башҡорт теле - туған телем"

Телдән журнал "Башҡорт теле - туған телем"...

Телдән журнал "Башкортстан- туган ягым"

Устный журнал, посвященный 100-лети нашей родной республики...