6нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
рабочая программа (6 класс) по теме

     Эш программасы татар теленнән гомуми (тулы) белем бирүнең  дәүләт стандартының федераль компонентына, Татарстан Республикасы тәкъдим иткән үрнәк программага нигезләнеп төзелде. 6 нчы сыйныфның укыту планында татар әдәбиятын укытуга атнага 2 сәгать вакыт  каралган.  (барлыгы 70 дәрес).

     Дәреслек: Ф.Ә. Ганиева, М.Д.Гарифуллина. Әдәбият: 6нчы сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6_dbiyat.docx59.49 КБ

Предварительный просмотр:

Каралды                                                                                          Килешенде                                                                  Раслыйм

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының                          Уку-укыту эшләре буенча                                       Мәктәп директоры                        

          методик берләшмәсе җитәкчесе                                                 директор урынбасары                                              

__________ Рамазанова Р.Н.                                                                                                                                               ________ Г.Т.Сабирзянова

Беркетмә № 1                                                                                  __________  Г.Т.Исмагилова                                   Боерык № 71                 

25нче  август   2017нче ел                                                            28нче август  2017нче ел                                           28нче август  2017нче ел            

                                             

ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

Татарстан Республикасы Сарман районының  муниципаль

бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе” филиалы

“Каташ-Каран төп гомуми белем бирү” мәктәбе

 Кәримова Резедә Рәшит кызы

Татар әдәбияты, 6нчы сыйныф

                                                                                                                                                                                           

 

                                                                                                                                                                                                Педсовет утырышында каралды

                                                                                                                                                           Беркетмә №1,   28нче август 2017нче ел

2017-2018нче уку  елы

АННОТАЦИЯ

     Эш программасы татар теленнән гомуми (тулы) белем бирүнең  дәүләт стандартының федераль компонентына, Татарстан Республикасы тәкъдим иткән үрнәк программага нигезләнеп төзелде. 6 нчы сыйныфның укыту планында татар әдәбиятын укытуга атнага 2 сәгать вакыт  каралган.  (барлыгы 70 дәрес). 

     Дәреслек: Ф.Ә. Ганиева, М.Д.Гарифуллина. Әдәбият: 6нчы сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014.

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

          Эш программасы түбәндәге норматив документларга  нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” Федераль законы (№273, 12.12.2012 ел).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы (№68, 22.07.2013 ел):

           - 7нче маддә – Татарстан Республикасында уку-укытуның үсеш программалары.

3. Татар урта  мәктәпләре өчен әдәбият  программалары (5-11нче сыйныфлар) Әхмәдуллин А.Г., Ганиева Ф.А. -Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

4. Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан үрнәк программа (Төзүче-авторлары:  Д.Ф.  

5. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында”12138/13 номерлы (7.09.2013) хаты.

6. Сарман  муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “ Сарман урта  гомуми белем бирү  мәктәбе”нең 2017-2018 нче уку елына укыту планы.

7.“Сарман урта гомумбелем бирү” мәктәбенең  Укыту курслары һәм предметларыннан эш программалары төзелеше, аларны эшләү һәм раслау тәртибе турында турындагы нигезләмәсе.

.        

       Искәрмә: “Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбе” муниципаль белем бирү бюджет учреждениесенең “Укыту курслары һәм предметларыннан эш программалары төзелеше, аларны эшләү һәм раслау тәртибе турында”гы 29 нчы август, 2016 нчы елда педсоветта каралган (беркетмә №1) һәм мәктәп директоры тарафыннан  2016 нчы елның 31 нче августынды чыккан 110 нчы санлы приказы белән расланган нигезләмәсенең 5нче пунктына таянып, дәресләр бәйрәм көннәренә туры килү сәбәпле, 6 нчы сыйныфта дәресләр сәгатьләрне берләштерү исәбенә программа үтәлә.

5-8 нчесыйныфларда татар әдәбиятыннанурта (тулы) гомумибелембирүнеңмаксатлары

             Дидактик максат

         Автор белән укучы мөнәсәбәте аша әсәрнең эчтәлеген – темасын, проблеманы, ул проблема чишелешенең автор тәкъдим иткән вариантын, әсәрнең идеясен табу һәм төрле жанрны (табышмак, мәкаль, әйтем, мәзәк, шигырь, мәсәл, хикәя) тану, шул җирлектә халык авыз иҗаты әсәрләрен һәм әдәби әсәрне, әдип иҗатын, әдәбият тарихын бербөтен итеп өйрәнү өчен тотрыклынигез – автоматлашкан әдәби уку күнекмәсе формалаштыру

   Үстерелешле максат

       Фәнни, иҗади, фикерләү күнекмәсенең камил үсешен тәэмин итү. Моның өчен теоретик белемнәрнефикерләүнең барлык формалары ( чагыштыру, гомумиләштерү, таркату, кабатлау) белән янәшә даими кулланышка кую. Шул рәвешле игүтибарлылык, зирәклек, тапкырлык кебек шәхеснең интеллектуаль һәм гаделлек, сабырлык, кебек әхлакый үсеш дәрәҗәсен билгели торган, шәхес буларак танытучы мөһим сыйфатлар формалаштыру.

Тәрбияви максат

     Кече яшь тәге укучыда әдәби китаплар уку, олы әдәби мираска тартылу ихтыяҗы уяту. Татар, рус, Идел буе халыклары, дөнья халыкларыәдәбияты үрнәкләрендә, төрле халыкның рухи кыйммәтләрен чагылдырган халык авыз иҗаты әсәрләре һәм әдәби әсәрләр – геройларның гамәлләренә, холыкларына бәя бирү, яшәү фәлсәфәләрен өйрәнү, үрнәк яисә гыйбрәт алу аша тормыш тәҗрибәсе туплау. Сәнгать әсәре тудыра алган авторларга, димәк, халык авыз иҗатын тудырган төрле милләт халкынада ихтирам хисләре уяту.

Бурычлар

1.Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.

2.Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.

3.Әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру.

4.Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

5.Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

6 нчы сыйныфны тәмамлаган татар балалары үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

- әкиятләр, аларның төрләрен, геройларның төп сыйфатларын аера белү;

 - язучылар язган әкиятләрнең үзенчәлекләрен, дөнья халыклары әкиятләрен аера белү;

 - мәкальләр, табышмаклар һәм укучыларның тапкырлыгын, зирәклеген билгеләүдә аларның ролен белү;

- өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү;

- классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру;

- әдәбитекстны кабул итүһәманализлау, укыганбуенча план төзү;

- геройларга характеристика бирү;

- әдәбиәсәрдәгеэпизодларныһәмгеройларнычагыштыру, автор позициясеначыклау;

- укыгангаүзеңнеңмөнәсәбәтеңне белдерү, әсәрне (өзекне) сәнгатьлеитепуку;

- -хикәя,фантастик хикәяне аера белү;

-шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;

- әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү;

-милли орнаментларны аера белү.

-бер минутка 80-115 сүз уку.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • сүз сәнгатенең образлы табигате;
  • өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;
  • классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп факторлары;
  • өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләр;
  • әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;
  • әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;
  • әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;
  • укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясын ачыклау;
  • геройларга характеристика бирү;
  • сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;
  • әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;
  • автор позициясен ачыклау;
  • укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;
  • әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;
  • кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;
  • өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерне белдерү;
  • укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү;
  • укыган әсәрләргә бәяләмә (отзыв) язу;
  • татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;
  • эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;
  • аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле белешмә әдәбият, вакытлы матбуга, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

Формалаштырылган белем-күнекмәләр (уку елы башына)

                 Башлангыч гомуми белем бирү этабын үткән укучылар аңлап, дөрес, сәнгатьле, кычкырып һәм эчтән уку күнекмәләренә ия.

Укучы:

  • укылгантекстныңэчтәлегенаңлыйһәманыңтемасынбилгели ала;
  • әсәрнеңмәгънәлекисәкләреарасындагыбәйләнешләрнеачыклап, төпфикернебилгели, аныүзсүзләребеләнәйтепбирә;
  • укылгангатулы, кыскаһәмрәсемле план төзи;
  • укылганныңэчтәлегентулысынча, кыскача, сайлапһәмиҗадисөйли ала; сөйләгәндәтасвирлама, фикерйөртүэлементларынфайдалана, цитаталаркитерә;
  • хикәянеңбашламын, мөмкинбулгандәвамынһәмахырынуйлапчыгара ала;
  • текстта автор һәикатнашучыларныңсүзләрен, табигатьһәмкөнкүрештасвирламаларынаерыпкүрсәтә;
  • мөстәкыйльрәвештә яки укытучыярдәмендәәсәрнеңтөпгеройларынабикгади характеристика бирә ала;
  • укытучыһәмсыйныфташларукыганәсәрнең, сабакташҗавабыныңэчтәлегенаңлапһәмтулыүзләштерә;
  • һәртөрлебашкарылганэшнең, биремнеңүтәлешенбәяли ала;
  • яттан 15 тәндә ким булмаганшигырьбелә;
  • 2-3 зуркүләмлеәсәрнең (фольклор һәммәшһүрязучыларныңәсәрләре) исемен, темасынәйтә, сюжетларынбәянитә ала;
  • 6-7 халыкәкиятенеңэчтәлеген, 10 нанартыкмәкальһәмәйтем, 2-3 тапкыртәгъбир (аларныңмәгънәсенаңлап, ситуациядәурынлыкулланып) белә;
  • бер минутка 85-95 сүздәнторгантекстныдөреситепукый, эчтәлегенаңлыйһәмсөйли ала.

Формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләр (уку елы ахырына). Материал үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре:

Шәхси нәтиҗәләр

- дөрес сөйләм булдыруга омтылыш

-үз фикереңне әйтә белү

-иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү

-фикереңне дәлилли белү

Предметны үзләштерү барышында ирешкән нәтиҗәлә:

-сөйләмиятнең барлык төрләрен (тыңлау, аңлау, уку, язу) үзләштерү;

-төрле чыганаклардан мәгълүмат туплый белү;

-аерым бер темага караган материалны туплый, анализлый, эшкәртә һәм үзгәртә белү;

-телнең әдәби нормаларын, сөйләм әдәбе нормаларын белү, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү;

-әдәби әсәрнең сәнгати чараларын аеру, аларның эстетик функцияләрен белү.

Предметара нәтиҗәләр:

Регулятив УУГ:

-уку бурычларын кую;

-үз фикереңне төгәл җиткерү;

-нәтиҗәләр формалаштыру.

Танып-белү УУГ:

-тиешле мәгълүматны табу  һәм аерып алу;

- укыганны анализлау.

Коммуникатив УУГ:

-башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

-үз фикереңә ышандыра белү;

-башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү.

Программаның эчтәлеге

Кулланылган кыскартылма сүзләр: КТ – контроль төре, ИР – Интернет ресурсы, МТК – милли-төбәк компоненты, ӘТ - әдәбият теориясе,

* - катлауландырылган бирем, КТЧ – класстан тыш чара, МК – методик кулланма (Жәләлиева М.Ш., Сибгатуллина Д.Ш. 5 нче сыйныфта әдәбият: укытучылар өчен методик кулланма. - Казан: Мәгариф, 1999).

Дәресләрдә Интернет ресурслары, интерактив китаплар, аудио-видеоязмалар, мультимедияле программалар куллану кебек эш төрләреннән киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла.

Темалар

Әдәбият теориясе

Бәйләнешлесөйләмүстерү

Эш программасындагы темалар өйрәнү өчен каралган сәгатьләр саны

Дәрестән тыш уку

Телдән сөйләм

Язма сөйләм

Керешдәрес. Матурәдәбият – сәнгатьнеңбертөре. Халыкавызиҗаты.

1

1

Халыкавызиҗаты Мифлар.

2

2

Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Образлар системасы.

әдәби алымнар, тел-сурәтләү чаралары. Матур әдәбият һәм башка сәнгать төрләре арасында образ иҗат итү үзенчәлеге

2

2

К.Насыйри.Тормышы,иҗаты.

1

1

К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте. Эпик төр жанры  буларак  хикәябелән уртаклыгы, аермасы.  Тасвирланган вакыйгалар, күренешләр. Төп геройлар, ярдәмче персонажлар, җыелма образлар.  Хикәяләүче автор образы;  автор пози циясе.    

3

3

Практик дәрес. Образларга чагыштырмача характеристика бирү

1

1

БСҮ. Әбүгалисина һәм Әбелхарис образларына характеристика.

1

1

БСҮ. Әбүгалисина һәм Әбелхарис язмышыннан мин нинди нәтиҗәләрясадым?

2

2

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе.Конфликтка бәйле сюжет элементлары. Тема, проблема, идея. Тасвирланган вакыйгаларда, геройлар язмышында һәм әсәрнең исемендә автор идеалының чагылуы. Әсәрдә сурәтләнгән чор картинасы.Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую. Тел–стиль чаралары (троплар). Әдәби сөйләм: хикәяләү, сөйләшү (диалог), сөйләү (монолог).

5

5

Әдәбият теориясе. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую. Тел–стиль чаралары (троплар).

1

1

Гали Рәхимнең тормышы һәм иҗаты. “Яз әкиятләре”

2

2

БСҮ.Табигать образларында кеше характерының сыйфатлары (Г.Рәхимнең “Яз әкиятләре” мисалында).

2

2

ДТУ. Гали Рәхим “Битлек”хикәясе

1

1

Дәрдемәнднең «Видагъ»,“Каләмгә хитаб” шигырьләре. Замандаш   шагыйрь-ләр арасында үзенчәлекле урын алган фәлсәфи лирикасы, хис-кичерешләрен,

 уй- фикерләрен  чагылдырган  образлар, сурәтләүләр.    

2

2

С.Рәмиевнең «Уку»,“Авыл”шигырьләре.Лирик герой  образы.   Табигатьне  тасвирлавында  романтик күтәренкелек. Тормышка һәм үзенә ышаныч  белән, сокланып каравы.  Яктылыкка  чакыру - өндәү пофосы.  

2

2

Г.Камал. Тормышы, иҗаты. “Беренче театр”

4

4

Габдулла Тукай. “Исемдәкалганнар” автобиографикповесте.

5

5

Практик дәрес. Тема: Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы; табигать образлары.  Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм үзенчәлекләре.

2

2

Лирик әсәсргә анализ

1

1

БСҮ.Ф.Яруллинның “Бер өмет” шигырен яттан сөйләү

1

1

ДТУ. Ф.Яруллин. “Урман әкияте” хикәясе.

2

2

Һ.Такташның  “Урман”,“Пи-би-бип” “Болай гади җыр гына” шигырьләре

2

2

Һ.Такташ шигырьләрендә  лирик герой, образлар системасы,  сурәтләү чаралары

2

2

И.Газиның  «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе. Сурәтләү обьекты, хикәяләүче образы, сурәтләү алымнары.   (3 сәгать).

3

2

БСҮ. И. Гази.”Кояш артыннан киткән тургай” хикәясенең “Күренер-күренмәс кенә...” дип башланган  һәм аннан соңгы өч абзацын яттан сөйләү

1

1

ДТУ. И.Гази. “Өч Мәхмүт” хикәясе.

1

1

Р.Батулланың «Имче», “Көчек”, ”Чагыр”  хикәяләре.  Тукайның балачагы турында  автор уйланмалары,  күзаллавы.  

4

4

Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе. Вакыйга, геройлар. Конфликт һәм сюжет  этаплары. Хикәяләү алымнары.    

3

3

БСҮ. Сочинение. Хикәя геройларына әйтер сүзем бар

2

2

Р.Миңнуллинның  ”Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем”,   “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!”шигырьләре.  Балачакны   гәүдәләндергән  образлар; әсәр геройлары һәм лирик герой образы, аларның хис-кичерешләре.   Сурәтләү  чаралары.  

3

3

БСҮ.Р.Миңнуллинның “Шундый минем туган ягым” шигырен яттан сөйләү

1

1

Лиро-эпик жанр – баллада.  Образлар системасы:  табигать, тереклек, кешеобразларының эстетик мәгънәләре, роле. Кискен каршылыкка, уйланмалылыкка корылган булу, вакыйгалар хәрәкәте һәм конфликтның үзенчәлекле чишелеше. Символ һәм аллегория алымнары.

2

2

М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә» балладасы.Әсәрнең төзелеше, геройлары. Символик образлар, халык авыз иҗаты белән аваздашлык.  

2

1

1

ДТУ. М.Җәлил. “Ана бәйрәме” шигыре.

1

1

Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”, “Йолдыз кашка турында  баллада”.Фантастик вакыйгаларда һәм символик образларда реальлекне тасвирлау. Героик яңгыраш, образлар системасы.  

3

3

БСҮ. И.Юзеевның  “Йолдыз кашка турында баллада”сын яттан сөйләү

1

1

Эпик төр жанры – роман. Сюжет һәм композиция  үзенчәлеге; катлаулы, каршылыклы тормыш күренешләре; геройларның язмышларын, кичерешләрен тулыитеп тасвирлау.

2

2

Ә.Фәйзи “Тукай” романы (өзекләр). Язучының  тормышы һәм иҗатытурында кыскача белешмә.  Тукайның тормыш юлын өйрәнү һәм  романның язылу тарихы.  “Исемдә калганнар” әсәре  һәм Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп  нәтиҗәләр ясау.

5

5

БСҮ. Сочинение. Габдулла Тукай образын гәүдәләндергән  сәнгать әсәрләре.

2

2

МТК: ДТУ.Дамир Гарифуллин, Әзһәр Габидишигырьләре.

2

2

ДТУ. Л.Шагыйрьҗан. “Тукай тавышы” поэмасы.

1

1

Ел буена өйрәнгәннәр буенча мөстәкыйльэш. (тест)

1

            1

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Дәреснең темасы

Укучыларның эшчәнлек төрләре

План

Факт

1

Кереш дәрес. Матур әдәбият – сәнгатьнең бер төре. Халык авыз иҗаты.

Әңгәмә, сорауларга җавап. Сүзлек белән эш.

5.09

2

Халык авыз иҗаты. Мифлар.

Әңгәмә, сорауларга җавап.

7.09

3

Дөнья халыклары тудырган мифлар  һәм татар халкы иҗат иткән мифлар.“Алып кешеләр”, “Зур кешеләр”, ”Җил иясе җил чыгара” мифлары.

Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җаваплар.

12.09

4

Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Образлар системасы. Әдәби алымнар, тел-сурәтләү чаралары. Матур әдәбият һәм башка сәнгать төрләре арасында образ иҗат итү үзенчәлеге.    

Әсәрне уку, тыңлау һәм анализлау. Сүзлек белән эш.

14.09

5

Практик дәрес. Әдәби әсәр: эчтәлек һәм форма

Сүзлек белән эш.

Әдәби алымнар, тел-сурәтләү чаралары белән танышу.

19.09

6

К.Насыйри.

Тормышы, иҗаты

К.Насыйриның тормышы, иҗаты, мәгърифәтче     эшчәнлеге белән танышу. Хронологик таблица төзү, әңгәмә. Әсәрне уку, тыңлау һәм анализлау. Нәтиҗәләр ясау.

21.09

7-9

“Әбугалисина” повесте

Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җавап бирү.

26.09

28.09

3.10

10

Практик дәрес. Образларга чагыштырмача характеристика бирү

Әдип тормышы буенча  укучылар һәм укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу. Сүзлек белән эш. Образларга чагыштырмача характеристика бирү

6.10

11

БСҮ. Әбүгалисина һәм Әбелхарис образларына характеристика.

Фикер алышу,нәтиҗәләр ясау. Характеристика бирү

10.10

12

БСҮ. Әбүгалисина һәм Әбелхарис язмышыннан мин нинди нәтиҗәләр ясадым?

“Әбүгалисина” әсәре буенча план төзү, сочинение язу.

13.10

13

Галимҗан Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты. “Алмачуар” хикәясе. 1-3 нче  бүлекләр.

Хронологик таблица төзү, әңгәмә. Сүзлек белән эш.

17.10

14

Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясе. 4-8 нче бүлекләр.

 “Алмачуар” хикәясен укып өйрәнү. Проблемалы сорауларга җаваплар табу.

20.10

15

Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясе. 9-14 нче нче бүлекләр.

Хикәяләү үзенчәлеген:  эпиклык (чор, урын, кешеләр язмышы) белән  лириклыкның (Закир-ның бик көчле теләге, хылы, эчке хис-кичерешләре, табигать күренешләре, Алмачуар образы)  үзара аерылгысыз үрелеп тасвирлануда икәнлегенә анализ ясап бару.

24.10

16

Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясе. 15-20 нче бүлекләр.

Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җавап бирү. Әсәрне уку һәм анализлау.

27.10

17

Гали Рәхимнең тормышы һәм иҗаты. “Яз әкиятләре”

 Хронологик таблица төзү, әңгәмә.

Яз әкиятләре” хикәясе  мисалында күчерелмә мәгънә, аллегория, символлар турында сөйләшү.

7.11

18

Гали Рәхим “Яз әкиятләре”

Хронологик таблица төзү, әңгәмә.

 Әсәрне уку һәм анализлау. Образлардагы яшерелгән мәгънәне - контекстны ачыклау

10.11

19

ДТУ. Гали Рәхим “Битлек”хикәясе

Әсәрне уку һәм анализлау. Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җавап бирү

14.11

20

Дәрдемәнд.Тәрҗемәи  хәле. «Видагъ” шигыре

Дәрдмәнднең тормышы, иҗаты  һәм әдәбиятта үзенчәлекле урыны турында кыскача белешмә алу.

Хронологик таблица төзү, әңгәмә. Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җавап бирү. Сүзлек белән эш.

17.11

21

Дәрдемәнд “Каләмгә хитаб”  шигыре

Әдәбият теориясе белән эш. Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җавап бирү

21.11

22

Сәгыйть Рәмиев. Тәрҗемәи хәле. “Уку” шигыре

С.Рәмиевнең тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат алу; Хронологик таблица төзү, әңгәмә.

Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җавап бирү

24.11

23

Сәгыйть Рәмиев“Авыл”шигыре

Шигырне  сәнгатьле сөйләү. Ике шагыйрьнең әсәрләрен чагыштыру.

28.11

24

Г.Камал. Тормышы, иҗаты

Хронологик таблица төзү, әңгәмә.

 Драма төренең үзенчәлекләрен барлау. Әдәбият теориясе белән эш.

1.12

25-27

Г.Камал “Беренче театр”

Сәнгатьле рольләргә бүлеп уку, Проблемалы сорауларга җаваплар табу.

5.12

8.12

12.12

28-32

Габдулла Тукай. “Исемдә калганнар” автобиографик повесте.

Хронологик таблица төзү, әңгәмә. Г.Тукайның тормышы, иҗаты, татар әдәбиятында тоткан урыны турында белгәннәрне искә төшерү. Күрсәтмә материаллар ярдәмендә өстәмә белем бирү.

15.12

19.12

22.12

9.01

12.01

33

Практик дәрес.  Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы; табигать образлары.  Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм узенчәлекләре.  

Лирик төрнең нинди фикер, хис белдерү үзенчәлегеннән чыгып, үз эчендә жанрларга бүленүен өйрәнгән әсәрләр мисалында аңлату. Әдәбият теориясе белән эш. Сүзлек белән эш.

16.01

34

Әдәбият теориясе.Лирик әсәргә анализ

Әдәбият теориясе белән эш.

Лирик төрнең нинди фикер, хис белдерү үзенчәлегеннән чыгып, үз эчендә жанрларга бүленүен өйрәнгән әсәрләр мисалында аңлату

19.01

35-36

ДТУ. Ф.Яруллин. “Урман әкияте” хикәясе.

Хикәяне  уку, сораулар, Проблемалы сорауларга җаваплар табу.

23.01

26.01

37

Һ.Такташның “Урман”,“Пи-би-бип” шигырьләре

Хронологик таблица төзү, әңгәмә.

 Лирика төшенчәсен ныгыту.  Шуңа бәйләп, Такташ турында сөйләшү, шәхесен чоры белән бәйләү.

30.01

38-40

И.Газиның  «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе. Сурәтләү обьекты,

хикәяләүче образы, сурәтләү алымнары.  

Хронологик таблица төзү, әңгәмә. Әдип тормышы буенча  укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу. Әсәр буенча фикер алышу. Әдәбият теориясе белән эш.

2.02

6.02

9.02

41

БСҮ. И. Гази.”Кояш артыннан киткән тургай” хикәясенең “Күренер-күренмәс кенә...” дип башланган  һәм аннан соңгы өч абзацын яттан сөйләү.

Хикәянең “Күренер-күренмәс кенә...” дип башланган  һәм аннан соңгы өч абзацын яттан сөйләү

13.02

42

ДТУ. И.Гази. “Өч Мәхмүт” хикәясе.

Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җавап бирү

Халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртаклык аерымлыкларын искә төшерү. Автор хикәяләвенә, персонажлар сөйләменә, деталь образларга, сурәтләү чараларының төгәллегенә игътибар итеп хикәяләрне укып өйрәнү

16.02

43-46

Р.Батулланың «Имче», “Көчек”, ”Чагыр”  хикәяләре.  Тукайның балачагы турында  автор уйланмалары,  күзаллавы

Хронологик таблица төзү, әңгәмә.

Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җавап бирү

20.02

23.02

27.02

2.03

47-49

Р.Миңнуллинның  ”Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем”,   “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!”шигырьләре.  Балачакны   гәүдәләндергән  образлар; әсәр геройлары һәм лирик герой образы, аларның хис-кичерешләре.   Сурәтләү  чаралары.  

Р.Миңнуллин иҗаты, әдәбияттагы урыны, дәрәҗәле исемнәре турында мәгълүмат. Шигырьләрен укып анализлау. Хронологик таблица төзү, әңгәмә. Лирик герой образын һәм әсәр героен аерырга күнегү. Әдәбият теориясе белән эш.

6.03

9.03

13.03

50

Р.Миңнуллинның “Шундый минем туган ягым” шигырен яттан сөйләү

“Шундый минем туган ягым” шигырен сәнгатьле итеп яттан сөйләү

16.03

51

Лиро-эпик жанр – баллада.  Образлар системасы:  табигать, тереклек, кешеобразларының эстетик мәгънәләре, роле. Кискен каршылыкка, уйланмалылыкка корылган булу, вакыйгалар хәрәкәте һәм конфликтның үзенчәлекле чишелеше. Символ һәм аллегория алымнары.

Балладаның үзенчәлекләрен: конкрет вакыйганы, геройларны сурәтләве - эпик төр сыйфаты; гадәттән тыш, тылсымга якын хәлләр, көчле соклану, горурлану хисләре;капма каршы кую алымы, символик образлар, арттыру-көчәйтү алымнары -  лирик төргә хас сыйфатларны  һәр әсәрдә табып күрсәтә бару. Әдәбият теориясе белән эш.

20.03

52

М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә» балладасы.Әсәрнең төзелеше, геройлары. Символик образлар, халык авыз иҗаты белән аваздашлык.  

Хронологик таблица төзү, әңгәмә

 Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җавап бирү. Төркемнәрдә эш. Мөстәкыйль эш.

23.03

53

ДТУ. М.Җәлил. “Ана бәйрәме” шигыре.

Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җавап бирү

6.04

54

Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”.  

Хронологик таблица төзү, әңгәмә. И.Юзеев”Бакчачы туры нда баллада”,”Йолдыз кашка турында баллада”.Әсәр буенча фикер алышу, төп геройларга характеристика бирү

10.04

55

Илдар Юзеев “Йолдыз кашка турында  баллада”  

И.Юзеев”Бакчачы туры нда баллада”,”Йолдыз кашка турында баллада”.Әсәр буенча фикер алышу, төп геройларга характеристика бирү

13.04

56

И.Юзеевның  “Йолдыз кашка турында баллада”сын яттан сөйләү

И.Юзеевның  “Йолдыз кашка турында баллада”сын  сәнгатьле итеп яттан сөйләү

17.04

57

Эпик төр жанры – роман. Сюжет һәм композицияүзенчәлеге; катлаулы, каршылыклы тормыш күренешләре; геройларның язмышларын, кичерешләрен тулыитеп тасвирлау

Әдәбият теориясе белән эш. Хикәя һәм повесть жанрлары белән чагыштырып, романның сыйфатлары, уртаклык һәм аермалары турында сөйләшү. Өйрәнгән әсәрләр мисалында эпик төргә йомгак ясау.  

20.04

58-62

Ә.Фәйзи “Тукай” романы (өзекләр). Язучының  тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә.  Тукайның тормыш юлын өйрәнү һәм  романның язылу тарихы.  “Исемдә калганнар” әсәре  һәм Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп  нәтиҗәләр ясау

Хронологик таблица төзү, әңгәмә.

Тукай” романының язылу тарихы. Әсәрне укып анализлау.

Проблемалы сорауларга җаваплар табу.

24.04

27.04

1.05

4.05

8.05

63-64

БСҮ. Сочинение. Габдулла Тукай образын гәүдәләндергән  сәнгать әсәрләре.

План төзү. Сочинение язу.

11.05

15.05

65-66

МТК: Класстан тыш уку.Дамир Гарифуллин, Әзһәр Габиди шигырьләре.

Шигырьләрне уку, анализлау. Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җаваплар бирү

18.05

22.05

67-68

ДТУ. Л.Шагыйрьҗан. “Тукай тавышы” поэмасы.

Поэманы уку, анализлау. Сәнгатьле уку, сораулар, биремнәргә җаваплар бирү.

25.05

29.05

69

Ел буена өйрәнгәннәр буенча мөстәкыйль эш. (тест)

Тест эшләү

31.05

70

Йомгаклау.

Кабатлау,сорауларга җаваплар,биремнәр эшләү.

31.05

Уку-укыту өчен методик кулланмалар (белем бирү чыганаклары)

  1. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф, 2000.
  2. Балалар фольклоры.- Казан: Татарстан Республикасы «Хәтер” нәшрияте, 2009.
  3. Бакиров М.Х. Татар фольклоры/ М.Х.Бакиров. Казан: Мәгариф, 2008.
  4. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы/ Д.Ф.Заһидуллина. – Казан: Мәгариф, 2004.
  5. Сүзлекләр:

Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007.

Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2001.

  1. Интернет ресурслар: mon.tatar.ru,   edu.tatar.ru (“Сообщества” бүлеге),    infourok.ru,   tatpoisk.net,   belem.ru,   nsportal.ru,  gzalilova.ru.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

4 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә  4 нче сыйныфының татар төркемнәре өчен  татар әдәбиятыннан эш программасы...

5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәбендә 5 нче сыйныфның татар төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

7 нче сыйныфтан әдәбият өчен эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

6нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

     Эш программасы Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен  ана теленнән программага (5 – 9 нчы сыйныфлар, Төзүче-авторлары:  Г.Р. Галиуллин...