6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына технологик карта
учебно-методический материал (6 класс)

Шамбазова Эльмира Гумаровна

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына  технологик карта

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tehnologik_karta._syyfat_turynda_toshench.doc79.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  ___Сыйфат турында төшенчә _

Дәрес тибы: уку мәсьәләсен чишү

Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе): 

  •   Сыйфат турында төшенчә формалаштыру

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе (танып-белү, регулятив, коммуникатив): 

  • алдан алган белемнәргә таянып эшли белү ;
  • адымлап максатка ирешү юлларын белү, үзбәя кую;
  • төркемнәрдә эшли белү.

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе): 

  • _сыйфатның сөйләмдәге ролен аңлап, теләп  куллану

Төп төшенчәләр:__сыйфат һәм аның үзенчәлекләре  

Белем алу процессын оештыру: фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә, мөстәкыйль 

Предметара бәйләнеш: әдәбият, табигать белеме, рус теле

Укыту- методик комплекс: - «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. 1-11 нче сыйныфлар» (Казан: Татар, кит. нәшр., 2011);

- «Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар теленнән программа» (Төзүче-авторлар: Р.К. Сәгъдиева, Р.М. Гарәпшина, Г.И. Хәйруллина, Казан: Мәгариф-Вакыт, 2015);

   -Татар теле”  6 нчы сыйныф өчен Р. К. Сәгъдиева, Р. М. Гарәпшина, Г. И. Хәйруллиналар эшләгән (Казан, Мәгариф- Вакыт, 2015), Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек.

Дәреснең дидактик этаплары

Дәрес этапларының төп максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Дәрес этапларының нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗә

Метапредмет нәтиҗәсе

Танып белү, коммуникатив, регулятив (универсаль уку гамәлләрен формалаштыру)

Предмет нәтиҗәсе

I.Ориентлашу-мотивлаштыру этабы.

1. Исәнләшү, хәлләр сорашу.

Уңай психологик халәт тудыру, дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү.

Татар теле дәресенә әзерлекне оештыра.

Исәнләшәләр, хәлләр сорашалар

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлаша белү  

Әңгәмәдәшең белән коммуникациягә керә белү.  

Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту.  

Авазларны дөрес әйтеп сөйләшү, синонимнар куллану

2. Белемнәрне тигезләү

(яки өй эшен тикшерү).

1.Тема буенча  грамматик  (яки лексик) белемнәрен бер старт позициясенә кую (өйдә эшләнгән эшләрнең дөреслеген –дөрес булмавын тикшерү, хаталар өстендә эш).

 Башлангыч мәктәптә сыйфат турында алган белемнәргә нигезләнеп, блиц-турнир үткәрү

Кыска конкрет җаваплар

бирелә

 

Үз белеменә бәя бирә

алдан алган белемнәргә таянып эшли белү

 Башлангыч мәктәптә сыйфат турында алган белемнәрне искә төшерү

3. Уку максатын кую.

Уку максатын куярга өйрәтү

 Модель

Белгәннәрдән чыгып белмәгәнне ачыклау: сыйфатның  3нче соравы өстендә эшләү

 Белемгә омтылыш

 Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

Модельләргә таянып сөйли белү

 

4.Үзбәя

Үзбәя куярга өйрәтү

Эшләрен бәяләргә куша

Үзләренә билге куялар (нормалары белән таныш булырга тиеш)

Үзеңнең белем системасында ориентлаша белү

  Билгеләнгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

II.        Уку максатын адымлап чишү этабы.

Бирем 1,2,3.

Сыйфат турындагы белемнәрне киңәйтү

  79 нчы күнегү

1.- Үзләре ачыклаган сүзләре

белән сыйфатларны язып алу;

2. сыйфатларга сорау кую

(агач башында сүзләр тезмәсеннән кайдагы ? соравына җавап биргән сыйфат чыгара);

3. -Ияреп килгән сүзнең төркемен

билгеләү һәм аның  сыйфатланмыш икәнен искә төшерү

 

Күнегүнең биремнәрен эшлиләр, сорауларга җавап бирәләр;

яңа сорау белән танышалар;

сыйфатланмышка билгеләмә бирәләр

 

Үзеңнең белем системасында ориентлаша белү

Чагыштыру алымнарын кулланып, үрнәккә карап индуктив, дедуктив фикерли белү.

 Алдан өйрәнелгән объектларны  яңа объектлар белән чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү.

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

 

Кайдагы? соравы белән танышу;

сыйфатланмыш төшенчәсен белү

 

Нәтиҗә 1,2,3  

Нәтиҗә чыгарырга юнәлеш бирә

 

Нәтиҗә 1. Сыйфат җөмләдә исемне ачыклап килә.

Нәтиҗә 2. Нинди? кайсы? Сораулары белән беррәттән, сыйфатлар кайдагы? соравына да җавап бирә

Нәтиҗә 3. Сыйфат ияреп килгән сүз сыйфатланмыш дип атала

Нәтиҗә чыгара белү.

Төп билгеләрнеее аерыппп алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

Сыйфат турында белем туплау, ныгыту

  Үзбәя  1

Үзбәя куя белү

Критерийларны искә төшереп үзбәя куярга куша

Үзбәя куялар.

3нәтиҗә –  “5”.

2 нәтиҗә  - “4”

1 нәтиҗә – “2”

Үзүсешкә  омтылу

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;  

Бирем 4.5.  

Сыйфатның төрле билгеләр белдерүе өстендә эш

4.. Ике предметны (алма һәм кыяр) чагыштырып сурәтләү.

5.. 81 нче күнегү

 4. Төркемдә алма  һәм кыярның билгеләрен төрле яктан ачыклыйлар (төсен, тәмен, форма ягыннан һ.б.)

5. Таблицада күрсәтелгән мәгънә  төркемчәләренә мисаллар китерәләр.

Үз фикерләрен җиткерә алу

Индуктив, дедуктив фикерли белү.

Төркемнәрдә  эшли белү.

Коммуникациягә керә белү.

Бер-береңнең хаталарын күреп төзәтә белү.

 

Сыйфатларны кулланып, предметларны сурәтләү.

Нәтиҗә 4,

Нәтиҗә чыгарырга юнәлеш бирә

 

Нәтиҗә 4.  Сыйфат белдерә торган билгеләр күп

Модельләргә таянып сөйли белү

Сыйфат белдерә торган билгеләрен белү.

Бирем 6  

Синонимнар, антонимнар белән эш

83нче күнегү

6.  Тактада язылган сыйфатларга тексттан синоним яки антонимнарын табып әйтергә. Сүзләр төркемнәргә бүлеп бирелә.

  Төркемнәрдә  эшлиләр  

Индуктив, дедуктив фикерли белү.

Төркемнәрдә    эшли белү.

Коммуникациягә керә белү.

Бер-береңнең хаталарын күреп төзәтә белү.

 

Сыйфатларның синоним һәм антоним парлары булу-булмавын белү.

Нәтиҗә 5

Нәтиҗә чыгарырга юнәлеш бирә

 

Нәтиҗә 5.  Һәр сыйфатның да синоним һәм антоним булмый

 Нәтиҗә чыгара белү

Сыйфатларның синоним һәм антоним парлары булу-булмавын белү

 Үзбәя. 5

Үзбәя куя белү

Критерийларны аңлатып, үзбәя куярга куша:

Бирелгән биремне башкарса, төркемдәге барлык укучылар да уңай билге куя ала,

эшли алмаган балалар билге алмый.

Үзбәя куялар

Үзбәяне исбатлый алу

Билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

III.Рефлексия.

1.Рефлексив синтез-анализ.

Дәрес буе ясалган нәтиҗәләрне системага салу

Дәрес буе ясалган нәтиҗәләрне системага салу

 Дәрес барышында ясалган нәтиҗәләрне әйтәләр

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеге буенча рефлексив анализ башкара алу, нәтиҗә чыгара белү.

Темага караган белемнәрен ныгыту

2. 2.Дәрескә үзбәя.

Үзбәя куя белү

Дәрестә үзләренә куйган барлык билгеләрен күздә тотып дәрестә эш сыйфатын бәя бирергә куша.

Билге куялар. Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлаталар.

  Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

3. Өй эше.

Балаларга өй эшен сайлап алу мөмкинлеге бирелә:

1 в.( мәҗбүри) – 82 нче күнегү (тәрҗемә)

2 в.(ярымиҗади) - 82 нче күнегү (җөмләләр төзү)

3 в.( иҗади) – 84 нче күнегү (хикәя төзү)

Өй эшен сайлап язып  куялар

Сүзлек белән эш.

Лексиканы баету,

Яңа лексиканы сөйләмә куллану


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

Тест ярдәмендә 6нчы сыйныф рус төркеме укучыларының белемен тикшерү.

Тест ярдәмендә 6нчы сыйныф рус төркеме укучыларының белемен тикшерү....

Эш программасы Татар әдәбияты 6нчы сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 6  НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ   ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ  БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ   ...

Эш программасы Татар теле 6нчы сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 6 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА А ЛАТМА ЯЗУЫ...

Б.С.Ү. “Дүртаяклы дусларыбыз турында сөйләшү”., Г.Сәгыйров “Акбай”шигыре . Әдәби уку 2 нче сыйныф (татар төркеме)

Дәрес технология картасы  Тема  - Б.С.Ү.  “Дүртаяклы дусларыбыз турында сөйләшү”., Г.Сәгыйров “Акбай”шигыре . Максат:  1.  Г.Сәгыйровның  “Акбай “ шигыре белән таныш...

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)...