Г. Әпсәләмов әсәрләрендә төс семантикасы
статья на тему

Садыкова Айсылу Илдаровна

Г. Әпсәләмов әсәрләрендә төс семантикасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g._pslmov_srlrend_tos_semantikasy.docx21.83 КБ

Предварительный просмотр:

Габдрахман Әпсәләмов әсәрләрендә төс семантикасы

Язучы Габдрахман Әпсәләмов - егерменче йөз совет чоры татар әдәбиятының иң популяр каләм осталарыннан берсе. Габдрахман Әпсәләмовның әсәрләре әдәбият һәм тел  ягыннан өйрәнелгән. Кызганычка каршы, төс семантика яклары каралмаган.  Шул уңайдан тикшеренү  объекты булып, бу эштә Г. Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” , “Яшел Яр”романнары сайланды.  

Лирик геройның рухи дөньясын ачу, шәхеснең чынбарлыкка мөнәсәбәтен ачыклау өчен, укучы әсәрне яхшырак кабул итәр өчен, текстны яхшырак аңлар һәм сизәр өчен Габдрахман  Әпсәләмов төрле сүрәтләү чараларын куллана. “Төсле” сурәтләү чаралары да зур урын тота. “Төсле” символика Габдрахман  Әпсәләмов иҗатында кызыклы  һәм үзенчәлекле гәүдәләнеш таба.  Ак төстән чистарак төс юк. Ак төс кием-салымда нигез һәм башлангыч дигән мәгънә төсмерен ала һәм Г. Әпсәләмов әсәрләрендә әлеге төсне бу юнәлештә  бик еш кулланган. Мәсәлән, Гөлшәһидә үзенең иң яраткан эре бизәкле, киң итәкле юбкасын һәм кар кебек ак кофтасын кигән, нечкә биленә нәфис пластмасса билбау салган, аякларында ак босоножкалар [Ак чәчәкләр 1989]. Г. Әпсәләмов әсәрләрендә әлеге төскә символик мәгънә төсмерен биргән. Мәсәлән, Тәңкә карлар шундый эре ява, әйтерсең, күктән әкрен генә, тын гына ак чәчәкләр коела [Ак чәчәкләр 1989].

 “Ак” төснең янәшәсендә аның капма – каршысы, аны ачыклап килүче икенче бер төс – “кара” төс яши. “Кара” сүзе искелекне, пычракны, эшләнеп бетерелмәгән эшне, чисталыктан мәхрүм булганны белдерә. Шул ук билгеләрне Г. Әпсәләмовның әсәрләрендә дә күрергә мөмкин. Мәсәлән, Тротуарлардагы, урамнардагы кар эреп кара боламык булган тик койма башларында, түбә кыекларында гына, ак каймалар шикелле, ак кар күренә иде.. [Ак чәчәкләр 1989].   Династия халифы Аббасидов кара төсле киемнәр кияргә яраткан. Аларның байраклары да шулай ук кара төстә булган. Г. Әпсәләмов та әсәрләрендә кара төсне бу юнәлештә күп кулланган. Мәсәлән, Өстендә өр – яңа кара костюм, кар кебек ак күлмәк, ак ефәк галстугын чикләвек хәтле генә төенләп таккан.[Ак чәчәкләр 1989]. Г. Әпсәләмов “кара көеп”, “кара курку”, “кара уй”, “кара елан”, “кара тап” кебек фразеологик әйтемнәрне еш куллана. Мәсәлән, Сез хаклы булып чыктыгыз, Җәгъфәр мине... кара елан дип атаган. [Яшел Яр 1972]. Кызыл – иң якты, көчле төс, ул кешенең үз-үзләрен нык яратуын, үзенә карата күп игътибар таләп иткәнлеге турында сөйли. Кызыл төс ролендә Г.Әпсәләмов әсәрләрендә кызгылт, җете кызыл, кып-кызыл,  һәм карасу кызыл төсеннән файдалана. Мәсәлән, Кинәт шушы җете кызыл офыктан ут елгасы шаулап, ишелеп төшә башлады. [Ак чәчәкләр1989]. Яшел төс үсемлекләр дөньясыннан килеп чыгуы нәтиҗәсендә уңай ягы белән китерелгән, язгы табигать яңарышы, өметле мул уңыш алуы, үсемлек үсүе һәм саф, яңа гына үскән үсемлекләр. Г. Әпсәләмов да  әсәрләрендә бу төсне шул мәгънәдә бик еш  куллана. Мәсәлән, Юлның бер ягында кара ефәк кебек елкылдап яңа сөрелгән сабан басуы, икенче якта – зөбәрҗәт шикелле ямь-яшел уҗым кыры. [Ак чәчәкләр 1989]. Алсу төс – асыл ак, сыек ал төс. Алсу төс – романтиканың абсолют символы. Г. Әпсәләмов әсәрләрендә дә әлеге төсне очраттык. Алар түбәндәгеләр: Бер читтәрәк, суда, алсу – ак болытлар шәүләсе чагыла, кояш яктырткан урыннар алсу, кызыл, җете кызыл булып тора, әйтерсең, диңгез уртасында бик зур учак якканнар. [Ак чәчәкләр1989] . Коңгырт төс ышанычлылык, тотрыклылык турында сөйли. Автор аны чәч һәм күз төсләрен сүрәтләгәндә кулланган. Коңгырт күзле кешеләр  күңелле, тиз кызучан, әмма тиз суынучан. Тиз гашыйк булалар, мәхәббәттә ышанычлы түгелләр. Мәсәлән: Коңгырт күзләре дымланып ялтырап китте. [Ак чәчәкләр 1989]Агара башлаган коңгырт чәч, куе зәңгәр күзләр, тыйнак сабырлык... [Ак чәчәкләр 1989]. һәрбер язучының яраткан төсе бар, күрәсең, Г. Әпсәләмовның да яраткан төсе булган. Аның әсәрләрендә ак төс өстенлек итә. Аклык – матурлык төшенчәсе булып яңгырый. Г. Әпсәләмов төсләр белән бик еш һәм актив кулланган һәм алар, туры мәгънәдә генә килмәгәннәр, күчерелмә мәгънә төсмерен алган очраклар да булды.  Ак, кара, яшел, кызыл,алсу,коңгырт  төсләр мисаллары шуны дәлиллиләр. Без Г. Әпсәләмовның дөньяны төсләр аша танып белү, яшәешне төсләр аша тоемлавын, сиземләвен ачык күрәбез. Төсләрнең кулланышы безнең өчен бик мөһим һәм әһәмиятле. Чөнки алар ярдәмендә әсәрнең матур, тулы язылуын аңлыйбыз. Төсләрне куллану әсәрнең текстын, эчтәлеген  матурайта, мәгънә төшенчәләрен аңлау ярдәм итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын  куллану укучыларның активлыгын үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, телгә мәхәббәт уята.....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә радиотапшырулардан файдалану"

"Хәзерге шартларда татар теле һәм әдәбияты укытуның эчтәлеге һәм методикасы" темасы астында шәһәр семинарында чыгыш....

Чыгыш. "Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану"

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану...

"Р.Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрендә һәм нәсыйхәтләрендә әхлак тәрбиясе мәсьәләсе"

Бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмаган классик үрнәктәге бу хезмәтләрнең һәр сүзе әхлагыбыз нигезенә ятарга тиеш. Һәр татар кешесе моны канун итеп кабул итсен иде.Ә без, татар мөгаллимнәре, бу өлкәдә а...

Урыҫ мәктәптәрендә инша - һүрәтләү яҙыу өсөн материал туплау һәм башҡорт теле дәрестәрендә ҡулланыу

Был дәрестә Т.Н. Яблонскаяның "Иртә" картинаһы өҫтөндә эш. Бында инша - һүрәтләү этаптары бирелгән....