Зиһен сандыгында ниләр бар?
план-конспект урока на тему

Шарафуллина Ильвера Наримановна

Сүзтезмә, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр турында алган белемнәрне ныгыту.

              Туган телгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

              Бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эшне дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zihen_sandygynda_nilr_bar.docx15.79 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Зиһен сандыгында ниләр бар?

Максат:1.Сүзтезмә, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр турында алган белемнәрне ныгыту.

              2.Туган телгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

              3. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эшне дәвам итү.

Җиһазлау: биремнәр, номерлы шакмаклар салынган капчык, интерактив такта.

Эпиграф:  Белемдә - көч.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

   1.Исәнләшү.

   2. Укучыларны дәрескә туплау.

   3. Тема һәм максатны хәбәр итү.

  1. Актуальләштерү.

           Сүзтезмә, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр турында алган белемнәрне ныгыту

 Яңа материал өстендә эш.

    1.Классны ике командага бүлү, исемнәр сайлау.

    2.Укучыларны уен белән таныштыру.

Табышмак, тизәйткеч әйтешү, биремне үтәү.

    4. Физкультминут(шигъри пауза).

    5.Өченче турны уйнау.Сорауларга тиз-тиз җавап бирү.

  1. Йомгаклау.

    1.Нәтиҗә ясау. Очколарны санау, җиңүчене билгеләү.

    2. Өй эше бирү.

    3. Актив катнашкан укучыларга билгеләр кую.

    4. Саубуллашу.

Дәрес барышы.

  -Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!  Барыгызга да хәерле көннәр теләп, дәресебезне башларбыз.

Укучылар, бу дәресебез өч турда үтәр.

Беренче команда-“Зирәкләр”, икенче команда “Тапкырлар” дип атала.

Сәламләшү;

“Тапкырлар”: Тырышкан табар, ташка кадак кагар.”

“Зирәкләр”: Сынатмаска, бирешмәскә, артта калмаска!

(Очколар куела.)

     Командалар белән таныштык, укучылар, ә хәзер уенга күчик.  

Беренче тур – “Капчыктагы хикмәтләр”. Менә бу янчыктан номерлы шакмакларны чираттан аласыз.Ничәнче номер чыга, шул биремне ике команда да үтисез. Шакмакны кайсы команда ала, шул башлап җавап бирә, икенче команда тулыландыра ала.

Биремнәр.

№ 1.Тәмле сүзе түбәндәге җөмләләрдә җөмләнең кайсы кисәге булып килгән? (Җөмләләрне дәфтәргә яздыру.)

   Тәмле күп булмый.  Бала тәмле йокыга китте.  Мәче тәмле итеп иснәп куйды.  Әнием ясаган чәй бигрәк тәмле. (Җавап тыңлана: туры, күчерелмә, күчерелмә, туры)

№2.  Нинди максат белән әйтелүеннән чыгып, җөмләләр нинди төрләргә бүленә? Мисаллар китерегез. (Җөмләләр дуслык темасына.)  Җавап: хикәя, боерык, сорау, тойгылы.

Авыр эшне күмәк кул җиңә.(Экранда.)

Мәкальнең мәгънәсен аңлату.

№4.Баш килештә килеп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча, кем? нәрсә? ни? сорауларына җавап бирүче кисәк?(Ия)

Дус – акчадан кыйммәт.(экранда)

    Мәкальнең мәгънәсен аңлат.

    Язып бетер

  Дөньяда иң йомшак нәрсә - ....(әнием кулы)

   

  Ялгыз агачны җил сындыра.(экранда).

    Мәкальнең мәгьнәсен аңлатыгыз.

Ял итү “Йөзек салыш “ уены. Йөзек кемдә, шул җәзасын ала.

2нче тур. “Син – миңа, мин – сиңа”.

Төркемнәр бер-берсенә сораулар бирәләр

“Тапкырлар” “Зирәкләргә”:

 Ак сандыгы ачылры, эченнән ефәк чәчелде.(кояш)

Табышмакның җавабын әйтегез.

“Зирәкләр” “Тапкырларга”.

  Сәлимнең сәләмә сыеры сәнәккә сөртенеп сыйрагын сындырган.

  Тизәйткечне отып кал.

3нче тур – “Тел чарлау”(сорауларга тиз-тиз җавап бирергә).

“Зирәкләр”гә:

  1. Билгеле бер мәгънәгә ия булган аваз яки авазлар тезмәсе
  2. Җөмләме, сүзтезмәме?  Марат укый.
  3. Аергычны рус телендә ничек атыйбыз?
  4. Ия сүз төркемеме, җөмлә кисәгеме?
  5. Глагол татарча нәрсә дигән сүз?

“Тапкырлар”га.

  1. Нинди җөмләләр боерырга, өндәргә яраталар?
  2. Бәйлекләр ия булып килә алалармы?
  3. Китап уку.  Җөмләме, сүзтезмәме?
  4. Тәмамлыкны рус телендә ничек әйтәбез?
  5. Фигыль сүз төркемеме, җөмлә кисәгеме?

    Очколарны санау, җиңүче команданы билгеләү.

    Дәресне йомгаклау.

  -Бүгенге дәрестә без нәрсәләр турында кабатладык?

  -Сүзтезмә,  җөмлә төрләре.

 Өй эше 5 табышмак язып килергә

       Билгеләр кую.

  Саубуллашу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күңел сандыгында ниләр бар? (Хәлимә Гыймазова белән очрашу кичәсе)

Кичә укучыларны авылыбызның күренекле кешеләре белән таныштыру максатыннан үткәрелә....

Күңел сандыгында ниләр бар? (презентация)

Гыймазова Хәлимә апа белән очрашу кичәсенә презентация...

Авторлык дәрес проекты "Туган телнең серле сүзләр сандыгында ниләр бар?"

 Бу дәрес 5-6 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән олимпиадаларга әзерләгәндә, татар теле лексикасыннан белемнәрне ныгыту һәм тирәнәйтү өчен тәкъдим ителә....

Авторлык дәрес проекты "Туган телнең серле сүзләр сандыгында ниләр бар?". Презентация.

Бу дәрес 5-6 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән олимпиадаларга әзерләгәндә, татар теле лексикасыннан белемнәрне ныгыту һәм тирәнәйтү өчен тәкъдим ителә. Дәрес,яшь үзенчәлекләрен искә алып, туган тел...