3 класс уку
рабочая программа на тему
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы
3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:
1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).
2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).
3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыктелләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).
4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №1015 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).
5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).
6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.
7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.
8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).
9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”.
10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы.
11. Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Мамадыш шәһәре беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең укыту планы.
12. Санитар – эпидемиология кагыйдәләре һәм нормативлары (Сан Пин 2.4.2. 2821 – 10 “ Белем бирү учреждениеләрендә белем алуны оештыруга һәм шартларына санитар – эпидемиология таләпләре” Минюст Россия № 19993 3 март 2011г
13. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (1 — 11 нче cыйныфлар. Төзүче-авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева). Казан, 2014.
14. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы (08.06.2015, №576) белән федераль исемлеккә кертелгән “Күңелле татар теле ” дүртъеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге - 3 нче сыйныф – 2 кисәктә. Авторлары : Р.З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина , Казан, “Татармультфильм” 2013
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Мамадыш шәһәре беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы буенча 3 нче сыйныфта (рус төркеме) әдәби уку дәресләренә атнага 3 сәгать ( барысы 102 сәгать) вакыт бирелгән
Татар теле белем бирү өлкәсендә тел белеме, психология, дидактика һәм башка чиктәш фәннәр белән тыгыз бәйләнгән. Өйрәнелә торган материалның эчтәлеге һәм характеры беренче чиратта - лингвистика, ягъни тел белеме тарафыннан билгеләнелә. Шуңа күрә татар теле укытучысы рус теленең үзенчәлекләрен яхшы сиземләргә, аларны истә тотарга бурычлы. Ул ике телгә хас булган охшаш һәм аермалы якларны даими рәвештә күрсәтеп барырга тиеш.
Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы, билингваль шәхес формалаштыру.
Гомуми башлангыч белем бирү мәктәбендә татар телен укытуның максатлары:
- укучыларга татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләре буенча гамәли белем бирү;
- балаларда телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре булдыру; сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;
- укучыларның иҗади активлыгын арттыру, аларда татар телен өйрәнүгә омтылыш һәм кызыксыну тәрбияләү;
- балаларның рухи дөньясын баету, төрле милләт вәкилләре арасында телләрне өйрәнү аша бер-берсенә ихтирам һәм дуслык хисе тәрбияләү.
Гомуми башлангыч белем бирү мәктәбендә татар телен укытуның бурычлары:
- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача сөйләм булдыруга ирешү;
- карап чыгу, танышу, эзләнү, максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
- тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;
- мәкальләрнең рус эквивалентларын табарга hәм чагыштырырга өйрәтү;
- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү; татар халкының фән, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыру
Рус телле балаларга уку дәресләрен укытуның төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.
Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:
1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
2.татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
3.программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
4.карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
5.татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
6.халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.
Укыту методик комплекты аша татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү түбәндәге максатларны күзаллый:
- башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып , сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап алу,сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;
- укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;
- укучыларның күпмилләтле җирлектә аралашу культурасын формалаштыру, татар халкының мәдәниятенә, милли үзенчәлекләренә карата хөрмәт хисе, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль шәхси күнекмәләр формалаштыру;
- укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү.
Метапредмет (танып белү, регулятив, коммуникатив) нәтиҗәләр.
Танып-белү
- фикерләүне үстерү белән бәйле психологик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
- классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру,
- үрнәк буенча эшли белү;
- аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
- рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;
- аңлап укый белү;
- укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
Регулятив
- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
- уку хезмәтенә бәя бирә белү;
- укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән эш итә белү;
- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртибтә тоту күнекмәләрен үстерү;
Коммуникатив
- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
- аралаша белү сәләтен үстерү;
- парларда һәм күмәк эшли белү;
- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;
3 нче сыйныфны тәмамлаучы укучыларның ел ахырына үзләштерергә тиешле җөмлә калыплары:
1. -Дәфтәрегез кайда? 8. Ул юл аркылы чыга.
-Дәфтәребез өстәлдә 9. Яздан бирле яңгыр юк.
2. -Апалары кайда яши? 10. Ул ел саен авылга кайта.
-Апалары авылда яши. 11. Китап өстәл өстендә.(астында,алдында,артында)
3. -Татарстанда иң зур шәһәр-Казан. 12. Бүген салкын,чөнки җил бар.
4. Бу китап бик кызыклы. 13. Бүген җылы,ләкин яңгырлы.
5. Мин язмадым әле. 14. Бу китап матур,ә теге китап матуррак.
6. Ул укыды инде.
7. Ул азат кебек тырыш. 15. Ул балалар өчен китаплар язган.
СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ ТАЛӘПЛӘР:
ТЫҢЛАП АҢЛАУ | ДИАЛОГИК СӨЙЛӘМ | МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМ | УКУ |
Дәрестә әйткән сүзләрне,җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү. Текстны тыңлап,җөмлә санын билгеләү. Дәрес барышында җанлы сөйләмне тыңлап, төшенеп баруга һәм аралаша алуга ирешү; 1-1,5 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеген сыйләп бирү. | Лексик тема буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 5 тән ким булмаска тиеш); Тиешле сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзү; Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар куя һәм җавап бирә белү. | Укытучы тәкъдим иткән тема буенча хикәя төзеп сөйләү (җөмләләр саны 6 дан ким булмаска тиеш); Хикәянең ахырын уйлап бетерү; Диалогик сөйләмне монологка әйләндерү; Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү. | Текстны аңлап эчтән уку; Укылган текстның эчтәлеге буенча сораулар куя һәм сорауларга дөрес җавап бирә белү; Укылган текстның эчтәлеген кыскача сөйләп бирү; Сүзлектән файдаланып, таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау; Татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен дөрес интонация белән укый һәм аңлый белү. Кечкенә күләмле шигырьләр. яттан сөйләү |
Программаның эчтәлеге
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны | Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат |
Белем бәйрәме (18 сәг.) | Беренче сентябрь – Белем бәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Предметларның төсен, санын әйтеп, үзеңә сорый белү. Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны әйтә, сорый белү. Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал, мәсьәлә чишкәнен сорый, әйтә белү. Китапханәчедән китап сорый, китапның нәрсә турында икәнен әйтә белү. Ничә китап укыганыңны әйтә, иптәшеңнән сорый белү. |
Көндәлек режим ( 5 сәг.) | Вакытны әйтә, сорый белү. Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү. |
Ашханәдә (10 сәгать) . | Ашханәдә нәрсә пешергәнне, ашаганны, нинди ашлар яратканны әйтә белү. Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә белү. Кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү. Табын әзерләү тәртибен әйтә, сорый белү. Ашхәнәдә дежур укучы хезмәтен сөйли белү. |
Без әти-әниләргә булышабыз (16 сәг.) | Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен әйтә белү. Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү. Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү. |
Туган якка кыш килде” ( 11 сәгать) | Бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын, Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә белү. Һава торышын сорый, әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чаңгы ярышы турында сөйли белү. Каникулда кайда булганыңны әйтә белү. Геройларга характеристика бирә белү. Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белү. |
Без шәһәрдә (авылда) яшибез.”( 9 сәгать) | Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.Татарстанда яшәгән милләтләрне әйтә белү. Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү. Шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтли белү. Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү. |
Әдәпле булыйк” (9 сәгать) | Телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә әдәпле чакыра белү. Килгән кунакларны каршылый белү. Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә, котлый белү. Бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. 8 нче Март бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү. |
Кечкенә дусларыбыз” (8 сәгать) | Этләрнең кушаматын әйтә белү. Этләрне ничек караганны сөйли белү. Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны әйтә белү. Кешенең характер сыйфатларын әйтә белү. Песиләрнең тышкы кыяфәтен сорый, сөйли белү. Песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сорый, әйтә белү. Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү. |
Күңелле җәй,ямьле җәй. (16 сәгать) | Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне турында сөйли белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү. Предметларның билгеләрен чагыштырып әйтә белү. Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле икәнен әйтә белү. Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү. Җәйге ял турында сөйли белү. Су керергә чакыра белү. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү. |
Барлыгы 102 сәг. |
Уку күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары hәм нормалары
Укучыларның белем һәм күнекмәләре тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан, чирек башындагы агымдагы, тематик, йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре үткәрелә.
Программада әйтелгәнча, укучыларның тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү, яъни коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру,hәм шулай ук учыларның татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштерүе- төп максат итеп куела.Тикшерү эшләренең төрләре шушы максатлардан чыгып сайлана.
Тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр:
-тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга телдән җавап бирү;
- бирелгән җөмләләр арасыннан эчтәлеккә туры килгәне сайлап алу һ.б.
Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр:
- рәсемнәргә карата сорау кую;
- куелган сорауларга җавап бирү;
Монологик сөйләм буенча:
- предметны,(табигатьне, кешеләрне һ.б.)тасвирлау;
- лексик тема буенча кечкенә хикәя төзү;
- укылган текстның эчтәлеген сөйләү;
- Уку күнекмәләре буенча:
- таләп ителгән текстны сәнгатьле итеп ,тиешле тизлектә кычкырып уку;
- текстны аңлап , эчтән уку;
- текст буенча куелган сорауларга җавап бирү;
- текстның эчтәлеген сөйләү;
Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр:
- аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу;
- нокталар урынына кирәкле хәрефләрне, сүзләрне куеп , җөмләләрне күчереп язу;
- диктант язу һ.б.
- изложение,сочинение өйрәтү рәвешендәге язма эшләр буларак кына кулланыла;
Агымдагы, тематик тикшерүләрне оештыру өчен тестлар куллану уңайлы. Алар тикшерү эшен тиз һәм төгәл оештыруны тәэмин итә.
Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытканда иң мөһим бурычларның берсе – сөйләм телен үстерү.
Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен сораулар төзегәндә: сораудагы һәр сүз аңлаешлы булырга, сораулар артык озын булмаска, балаларга аңлашылмаган сүзләр кулланылмаска тиеш;
Сорауларны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк;
Укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш;
Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь дә була ала : 1) укучылардан ешрак сорарга мөмкинлек бирә; 2)укучыларның белемнәре гомумиләштерелә, камилләштерелә;3) тикшерү эше тагын да җанлана.
Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләр искә алып куелырга тиеш:
-сөйләмнең орфоэпик , интонацион, грамматик яктан дөреслеге;
- сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, эзлеклелеге ;
- сөйләмнең аңлаешлылыгы;
- сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге;
Җавапны бәяләгәндә, уңай һәм кимчелекләрен әйтеп, хаталар яңадан кабатланмасын өчен,киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтергә тиеш.
Башлангыч этапта өйрәнү өчен тәкъдим ителгән шагыйрьләр һәм язучылар:
1 сыйныф | 2 сыйныф | 3 сыйныф | 4 сыйныф |
Ф.Кәрим | Г.Тукай | Г.Тукай | Г.Тукай |
Г.Тукай | М.Җәлил | Х.Гарданов | Х.Гарданов |
Б.Рәхмәт | А.Алиш | Б.Рәхмәт | Б.Рәхмәт |
Б.Рәхмәт | Ә.Бикчәнтәева | Р.Миңнуллин | |
Ә.Бикчәнтәева | Р.Миңнуллин | Г.Лотфи | |
Ш.Галиев | Җ.Тәрҗеманов | И.Туктар | |
М.Газизов | Ш.Галиев | Ш.Галиев | |
Х.Халиков | Җ.Дәрзаман | ||
И.Туктар | Р.Вәлиева | ||
Н.Мадьяров | Д.Аппакова | ||
Г.Рәхим | Р.Корбан | ||
Л.Толстой | |||
М.Газизов | |||
В.Осеева |
Тематик план | |||||||||||
№ | Дәрес темасы | Укучылар эшчәнлеге | Көтелгән нәтиҗә | Үткәрелү вакыты | Искәрмә | ||||||
Планлаш тырылган | фактик | ||||||||||
Белем бәйрәме - 18 Эшләнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү. Танып белү универсаль уку гамәлләре: Аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү. | |||||||||||
| Мәктәптә белем бәйрәме. | Яңа уку елы белән котлыйм. Син бүген бик матур кебек темаларга әңгәмә.Текст өстендә эш,сорауларга җавап бирү. | Текст өстендә эшли белү, сорауларга тулы җавап бирә белү. Башлана, уңыш, тели сүзләрен сөйләмдә урынлы куллана белү. | 3.09 | |||||||
Кабатлау белем бәйрәме. | Диалоглар төзергә һәм яңа уку елы белән котларга өйрәтү. | Тема буенча диалоглар төзи белү. Яңа уку елы белән котлый белү. | 5.09 | ||||||||
| Уку әсбаплары | Уку әсбапларын атый белү | уку-язу әсбапларын сорый белү | 8.09 | |||||||
Төсләр. | Син нинди дәфтәрләр алдың? Минем сумкам яңа кебек темаларга әңгәмә кору.Яңа уку елына әзерлек, нинди уку-язу әсбаплары кирәклеге турында сөйләшү. | Предметларның төсен , санын кулланып, үзеңә уку-язу әсбапларын сорый белү. | 10.09 | ||||||||
Бер-береңә комплиментлар әйтү. | Бер-береңә комплиментлар әйтергә өйрәнү. | Бер-береңә комплиментлар әйтә белү. | 12.09 | ||||||||
Класста мин дежур. | Мәктәптә дежурлык хезмәте турында һәм ничек укыганың турында әңгәмә. Дежур укучы нишләде? Ул тәрәзә ачты, тактаны сөртте кебек җәмләләр төзү һәм әйтү. | Мәктәптә дежурлык хезмәте турында һәм ничек укыганыңны сөйли белү. Дежур укучы нишләде? Ул тәрәзә ачты, тактаны сөртте кебек җәмләләрне төзи һәм әйтә белү. | 15.09 | ||||||||
Кабатлау . Диалоглар төзү. | Диалог төзү | Сөйләм телен үстерү | 17.09 | ||||||||
| “Без укырга яратабыз” | Укыган китаплар турында әйтү.Китапханә, китапханәче, кызыклы, әкиятләр, хикәя, ярдәм, турында тели сүзләрен сөйләмдә куллану. | Китапханә, китапханәче, кызыклы, әкиятләр, хикәя, ярдәм, турында тели сүзләрен сөйләмдә урынлы куллана белү.Укыган китаплар турында әйтә белү | 19.09 | |||||||
| “Без диктант язабыз” хикәя | Килешә, тарата, ятлый, чишә, такта сөртә, тәрәзә ача, хезмәт, хата, хаталы(сыз), яза, күчерә, аңлатакебек сүзләрне куллану. Текст өстендә эшләү, текст буенча әңгәмә уздыру, игътибарлылык тәрбияләү. | Килешә, тарата, ятлый, чишә, такта сөртә, тәрәзә ача, хезмәт, хата, хаталы(сыз), яза, күчерә, аңлата кебек сүзләрне сөйләмдә урынлы куллана белү. Текст өстендә эшли белү, текст буенча әңгәмә уздыра белү. | 22.09 | |||||||
“Без диктант язабыз” хикәясе өстендә эш. | 24.09 | ||||||||||
М. Галләмова “Чын иптәш” | монолик сөйләм. | Хикәяне аңлап эчтәлеген төшенеп уку, әңгәмә уздыру, чын дус булырга өйрәтү | 26.09 | ||||||||
Ш. Галиев шигыре “Онытылган...” | б.с.т.устерү. | Белемнәрне ныгыту, тәртипкә өйрәтү. | 29.09 | ||||||||
“Китапханәдә” тексты. | Сорауларга җавап бирү. Китапханәгә барырга чакыру, нинди китаплар уку турында сөйләшү. | Сорауларга җавап бирә белү. Китапханәгә барырга чакыра белү, нинди китаплар укыганың турында сөйли белү. | 1.10 | ||||||||
| Китап кибетендә. Без китап укыйбыз. | Син китапханәгә барасыңмы? Әйдә, китапханәгә барабыз. Син нинди китап укыдың?кебек темаларга әңгәмә кору. | Син китапханәгә барасыңмы? Әйдә, китапханәгә барабыз. Син нинди китап укыдың?кебек темаларга әңгәмә кора белү. | 3.10 | |||||||
Ә. Исхак “Сөмбелә” шигыре | Сәнгатьле итеп уку ирешү, ритмны оту. | Сәнгатьле итеп укуга ирешү, ритмны отып алу. | 6.10 | ||||||||
Г.Зәйнашева “Бер атнада ничә көн” | Атнаның көннәрен әйтү һәм сөйләмдә куллану. | Атнаның көннәрен әйтә һәм сөйләмдә куллана белү. | 8.10 | ||||||||
Атна көннәрен кабатлау.Диалоглар төзү. | 10.10 | ||||||||||
Белем бәйрәме” темаларын кабатлау | Сорауларга җавап бирү. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. | Сорауларга дөрес җавап бирә белү. Башлана, уңыш, тели, килешә, тарата, ятлый, чишә, такта сөртә, тәрәзә ача, хезмәт, хата, хаталы(сыз), яза, күчерә, аңлата, китапханә, китапханәче, кызыклы, әкиятләр, хикәя, ярдәм, турында кебек сүзләрне сөйләмдә урынлы куллана белү. | 13.10 | ||||||||
Көндәлек режим - 5 укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, укуэшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау; фикерләрне логик чылбырга салу әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү | |||||||||||
Минем көндәлек режим. | Сәгать ничә? Сәгать унике. Сәгать ничәдә киләсең? Мәктәптән сәгать ничәдә кайтасың? кебек сорауларга җавап бирү. | Кайчан нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү.Сәгать, йокы, тора, зарядка ясый, файдалы, шатлана, мактый, көндез, кичә, иртәсүзләрен сөйләмдә урынлы куллана белү. | 15.10 | ||||||||
Вакытның кадерен бел | Көндәлек режим турында сөйләү. Мин сәг 7дә торам. Ашыйм, мәктәпкә китәм кебек сүзтезмәләрне куллану. | Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү. Мин сәг 7дә торам. Ашыйм, мәктәпкә китәм кебек сүзтезмәләрне куллана белү. | 17.10 | ||||||||
М. Җәлил “Сәгать» шигыре | Сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтү. Сәгать, йокы, тора, зарядка ясый кебек сүзләрне һәм сүзтезмәләрне куллану. | Сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтә белү. Сәгать, йокы, тора, зарядка ясый кебек сүзләрне һәм сүзтезмәләрне сөйләмдә урынлы куллана белү. | 20.10 | ||||||||
Көндәлек режимны төгәл үтә | Дустыңнан кайчан торуы, мәктәптә килүе, мәктәптән кайтуы турында сорау. Сорауларга җавап бирү. | Дустыңнан кайчан торуы, мәктәптә килүе, мәктәптән кайтуы турында сорый белү.Сорауларга дөрес җавап бирә белү. | 22.10 | ||||||||
Минем бер көнем. | Лексиканы актив кулланып сөйләү. | Көндәлек режим турында сөйли белү. Зарядка, шатлана, спорт, файдалы сүзләрен активлаштыру. | 24.10 | ||||||||
Ашханәдә - 10 Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. Танып белү универсаль уку гамәлләре: сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; күмәк эшне планлаштыру; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәш аралашу калыбын төзү | |||||||||||
| Табын янында. | Текст өстендә эшләү.Безнең мәктәптә ашханә бар. Без ашханәдә ашыйбыз кебек темаларга әңгәмә кору. Ашханә, токмачлы аш, кәбестә ашы, дөге боткасы, кебек сүзләрне сөйләмдә куллану. | Мәктәп ашханәсе, пешерелгән ашлар тур сөйли белү.Ашханә, токмачлы аш, кәбестә ашы, дөге боткасы, кебек сүзләрне сөйләмдә урынлы куллана белү. | 27.10 | |||||||
“Ашханәдә” хикәя. | 29.10 | ||||||||||
| Татар халык ашлары. | Үзеңә кирәк ризыкны сорап алу. Миңа өчпочмак кирәк кебек төзелмәсен әйтү. Каймак, кесәл, төрле, кайнар, пилмән, кош теле кебек сүзләрне сөйләмдә куллану. | Үзеңә кирәк ризыкны сорап ала белү. Каймак, кесәл, төрле, кайнар, пилмән, кош теле кебек сүзләрне сөйләмдә урынлы куллана белү. | 31.10 | |||||||
Безгә кунаклар килә. | Табын әзерләү турында сөйләшү. Кунакларны каршы алу, табынга чакыру. | Кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү. Табын әзерләү турында сөйли белү. | 10.11 | ||||||||
Б. Рәхмәт “Аш вакыты”. | Әдәпле кеше кулын юа, чиста ашый. Табын янында сөйләшми кебек җәмләләрне сөйләмдә куллану. | Әдәпле кеше кулын юа, чиста ашый. Табын янында сөйләшми кебек җәмләләрне сөйләмдә куллана белү. | 12.11 | ||||||||
| Өстәл янында | Аш әдәбенә өйрәтү. Тук, ач, аш вакыты, ялган, ялганлый, әдәпле кебек сүзләрне сөйләмдә куллану. | Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли белү. Тук, ач, аш вакыты, ялган, ялганлый, әдәпле кебек сүзләрне сөйләмдә урынлы куллана белү. | 14.11 | |||||||
Х. Гарданов “Икмәк” | Мин өстәлгә тәлинкә куям. Тәлинкә янына ... кебек темаларга әңгәмә. | Мин өстәлгә тәлинкә куям. Тәлинкә янына ... кебек темаларга әңгәмә кора белү. | 17.11 | ||||||||
| “Икмәк”тексты өстендә эш. | Идән, төште, тәлинкә янына кебек сүзләрне сөйләмдә куллану. | Идән, төште, тәлинкә янына кебек сүзләрне сөйләмдә урынлы куллана белү. | 19.11 | |||||||
| Ш. Галиев. “Кунаклар” | Шигырь өстендә эшләү, кунак әдәбенә өйрәтү. | Шигырь өстендә эшли белү, кунак әдәбе турындагы белемнәрне сөйләмдә дөрес куллана белү. | 21.11 | |||||||
| “Ашханәдә”, “Татар халык ашлары” темаларын кабатлау. | Табын әзерләү турында һәм аш әдәбе турында белемнәрне ныгыту. | Табын әзерләү турында һәм аш әдәбе турындагы белемнәрне сөйләмдә дөрес куллана белү. | 24.11 | |||||||
Без әти-әниләргә булышабыз - 16 укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эш. Башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау. әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны жыю учен комик берём баш кару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү | |||||||||||
| Без әти-әниләргә булышабыз темасына лексик минимум. | 26.11 | |||||||||
Г. Тукай – бөек шагыйрь. | Кыскача тормыш юлы б-н таныштыру , белемнәрен ныгыту, биографиясен сөйли белү, иҗатына кызыксыну уяту. | Шагыйрь, шигырь, әсәр кебек сүзләр ярдәмендә Г. Тукай турында сөйли белү. | 28.11 | ||||||||
| Г. Тукай “Безнең гаилә.” Г.тукай әкиятләре белән таныштыру. | Минем әни-сатучы. Ул базарда эшли кебек сүзтезмәләр ярдәмендә гаилә әгъзаларының кайда, кем булып эшләгәнен әйтү.Туганлык хисләре тәрбияләү. | Гаилә әгъзаларының кайда, кем булып эшләгәнен әйтә белү. | 1.12 3.12 | |||||||
Төрле һөнәр ияләре | Хикәя төзү. | Сатучы, тегүче, эшче,сүзләре ярдәмендә хикәя төзергә өйрәтү. | 5.12 | ||||||||
“Акыллы малай” тексты. | Айдар – эшчән малай, чөнки ул әнисенә булыша кебек җөмләләр ярдәмендә хикәяне сөйләү | Айдар – эшчән малай, чөнки ул әнисенә булыша кебек җәмләләр ярдәмендә хикәяне сөйли белү. | 8.12 | ||||||||
| “Акыллы малай” тексты өстендә эш | 10.12 | |||||||||
| И. Әхтәм “Ана рәхмәте”. | Образга бәя бирү. Хикәя өстендә эшләү, белемнәрен ныгыту. | Укылган әсәрләрдәге образларга бәя бирә белү. Хикәя өстендә эшләргә өйрәнү. | 12.12 | |||||||
| “Ана рәхмәте” тексты өстендә эш. | 15.12 | |||||||||
“Әни табын әзерли” хикәясе. | Тема буенча сөйләшү, белемнәрен ныгыту, хезмәтне яратырга өйрәтү. | Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү. | 17.12 | ||||||||
Без табын әзерлибез. | 19.12 | ||||||||||
| Ә. Бикчәнтәева “Дәү әни” | Өлкәннәр, кечкенәләр сүзләрен сөйләмдә куллану. Шигырьне анализлау. | Өлкәннәр, кечкенәләр сөйләмдә куллана белү. Шигырьне анализлый белү. | 22.12 | |||||||
| И. Туктар “Авыраяк” тесты. | Текст эчтәлеген сөйләү.Үзем, тапты, алдында, артыңда, тиз, озак, эзләде, югалтты, җитез,әкрен, ялкау, тәртипле, тәртипсез, саф һава, эшчән, ялкау, үзе белә, каршында, өстендә, астында, тәрәзә, эри сүзләре ярдәмендә хикәя өстендә эшләү, диалогик сөйләм төзетү, тәртипкә өйрәтү. | Текст эчтәлеген сөйли белү.Үзем, тапты, алдында, артыңда, тиз, озак, эзләде, югалтты, җитез,әкрен, ялкау, тәртипле, тәртипсез, саф һава, эшчән, ялкау, үзе белә, каршында, өстендә, астында, тәрәзә, эри сүзләре ярдәмендә диалогик сөйләм төзи белү. | 24.12 | |||||||
“Авыраяк”тексты өстендә эш | |||||||||||
| Х.Халиков “Без ничәү?” | Сәнг.уку | Санарга өйрәтү | 26.12 | |||||||
Мин әти-әниләргә ничек булышам?. | Өйдә ничек булышканыңны әйтү.Тема буенча диалог төзү , туганлык хисләре тәрбияләү . | Өйдә ничек булышканыңны әйтә белү. Диалог төзи белү. | 12.01 | ||||||||
II бүлек Туган якка кыш килде - 11 укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларга,уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. Танып белү универсаль уку гамәлләре: уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру; анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү. | |||||||||||
| Җ.Тәрҗема “Яшел чыршы” | Шигырь өстендә эшләү, сөйләү, туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Яңа ел бәйрәме турында сөйләшү. | Шигырьнең эчтәлеген аңлап,сорауларга җавап бирә белү. Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү. | 14.01 | |||||||
Яңа ел котлаулары | 16.01 | ||||||||||
“Чыршы бәйрәме” тексты | Бәйрәмгә кайчан барасың? Кем белән барасың? Бәйрәм кайда була? Бәйрәмдә нишлисең?сорауларына җавап бирү. | Бәйрәмгә кайчан барасың? Кем белән барасың? Бәйрәм кайда була? Бәйрәмдә нишлисең?сорауларына җавап бирә алу һәм диалог төзи белү.Кар бөртеге, аяз, биек, шатланды, чаңгы ярышы сүзләрен сөйләмдә урынлы куллана белү. | 19.01 | ||||||||
Ә Бикчәнтәева “Салкын, саф һава” | Кыш айларын, кыш билгеләрен әйтү. | Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү. Һава торышы турында сөйләшә белү. | 21.01 | ||||||||
| Кышның билгеләре | Көн ниди? Көн аяз, салкын, җил исә, буран сүзтезмәсен сөйләмдә куллану. | Һава торышын сорый, әйтә белү Көн ниди? Көн аяз, салкын, җил исә, буран сүзтезмәсен сөйләмдә куллана белү. | 23.01 | |||||||
Һава торышы | 26.01 | ||||||||||
| “Без урамда уйныйбыз” тексты. | Хикәя өстендә эшләү, әңгәмә уздыру. | Тексты сөйли, сорауларга җавап бирә белү. | 28.01 | |||||||
“Тауда” тексты өстендә эш. | Хикәя өстендә эшләү, диалогик сөйләм төзү. | Кинәт, егылды, сынды, ерак, ярдәм итә сүзләрен сөйләмдә урынлы куллана белү. | 30.01 | ||||||||
“Дуслар” хикәясе. | Хикәя өстендә эшләү, әңгәмә уздыру, монологик сөйләм телен үстерү . | Хикәя өстендә эшләргә өйрәтү. | 2.02 | ||||||||
“Каникулда” тексты | Кышкы каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү. | Каникулда кайда булганыңны әйтә белү. | 4.02 | ||||||||
Мин каникулны ничек үткәрдем | 6.02 | ||||||||||
Шәһәрдә һәм авылда - 9 уку эшчэнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү. иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару | |||||||||||
| “Татарстан” тексты . | Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамалары турында белешмә бирү. | Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. | 9.02 | |||||||
Мамадыш туган шәһәрем. | Туган шәһәребез турында сөйләшү | Сөйләм телен үстерү | 11.02 | ||||||||
Казан -башкалабыз | Рәсем, үрнәк буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, сәнгатьле уку. | Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерә белү. | 13.02 | ||||||||
Мин яшәгән йорт | Мин икенче катта, 57 нче фатирда яшим. Безнең фатирда өч бүлмә бар: йокы бүлмәсе, кунак бүлмәсе, аш бүлмәсе җөмләләре ярдәмендә кайда яшәгәнеңне сөйләү. | Кайсы урамда яшәгәнеңне, үз фатирың турында сөйли белү. | 16.02 | ||||||||
“Шәһәрдә”тексты өстендә эш. | Безнең шәһәр матур, зур. Анда музейлар, театрлар бар, кибетләр күп. Безнең авыл елга янында урнашкан. Йорт янында бакча бар сүзтезмәләре ярдәмендә үзең яшәгән шәһәр(авыл) турында мәгълүмат бирү, аны сүрәтләү. | Үзең яшәгән шәһәр(авыл) турында мәгълүмат бирә белү.Үзең яшәгән шәһәрне , торган йортны сүрәтли белү. | 18.02 | ||||||||
Татарстандагы музейлар. | Музейлар белән таныштыру | Сөйләм телен үстерү | 20.02 | ||||||||
| “Безнең авыл” хикәясе. | Хикәя өстендә эшләү, әңгәмә уздыру. | Авыл табигате турында сөйли белү | 23.02 | |||||||
“Безнең авыл” хикәясе өстендә эш. | Якты, бакча, чишмә, агач сүзләре ярдәмендә хикәя төзетү. | Якты, бакча, чишмә, агач сүзләре ярдәмендә хикәя төзергә өйрәнү. | 25.02 | ||||||||
| Татарстан минем - Ватаным” темасын кабатлау. | Тема буенча диалог төзү,үзеңнең шәһәрең (авылың) турында сөйләү. Мәхәббәт хисләре тәрбияләү. | Үзеңнең шәһәрең (авылың) турында сөйли белү. Бүлмә, буенда, катлы, театр, музей, янында, йорт, фатир, кат, йокы бүлмәсе, кунак бүлмәсе, аш бүлмәсе, юыну бүлмәсе, якты, бакча, чишмә, агач сүзләрен сөйләмдә урынлы куллана белү. | 27.02 | |||||||
Әдәпле булыйк - 9 уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау. әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару | |||||||||||
| “Тәмле сүзләр” тексты. | Хикәя өстендә эшләү, әңгәмә уздыру.Табынга рәхим итегез!Олег, утыр, чәй эч, шикәр ал. Ашларыгыз тәмле булсын! Рәхмәт. Сезгә бик зур рәхмәт! сүзтезмәләре белән танышу. | Табынга чакыра белү.Рәхмәт әйтә белү.Транспортта зурларга урын тәгъдим итә белү.Рәхим итегез, , тәмле булсын сүзләрен сөйләмдә урынлы куллана белергә өйрәтү. | 1.03 | |||||||
Туган көн темасына хикәя төзү. | Туган көн белән котлау. Саша, сине туган көнгә чакырам. Туган көн сәгать 2 дә башлана кебек сүзләрне дөрес куллану. | Туган көнгә чакыру әдәбе белән таныштыру.Туган көн белән котларга өйрәтү. Сәламәтлек, шатлык, бәхет сүзләрен сөйләмдә урынлы куллана белергә өйрәтү. | 3.03 | ||||||||
| “8 нче Март-әниләр бәйрәме.” | 8нче Март бәйрәменең нинди бәйрәм икәнлеген әйтү. | 8нче Март бәйрәменең нинди бәйрәм икәнлеген әйтә белү. | 5.03 | |||||||
Бәйрәм белән котлау. Иҗади дәрес. | Сезне бәйрәм белән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, шатлык, бәхет телим консрукциясе ярдәмендә бәйрәмнәр белән котлау. | Өлкәннәрне, дусларны бәйрәмнәр белән котлый белү. | 8.03 | ||||||||
“Трамвайда” хикәясе | Сөйләм телен үстерү | Сәнг.уку | 10.03 | ||||||||
Гаилә әгъзәләре | Гаилә әгъзәләре белән таныштыру | Сөйләм телен үстерү | 12.03 | ||||||||
Дәрдемәнд “Өч ул” | Хикәя өстендә эшләү, әңгәмә уздыру. | Матур гадәтләргә өйрәтү.Ярты, барлык, буш, урын, егыла, тәртипле, акыллы, игътибарлысүзләре ярдәмендә әңгәмә кора белү. | 15.03 | ||||||||
Дәрдемәнд “Өч ул” тексты өстендә эш. | Укылган китаплар аша геройларның әдәпле булуына бәя бирү. Сөйләү күнекмәләрен үстерү.Исәнмесез, мин – Оля, миңа Алсу кирәк иде.Айдар – тәртипле малай, әбигә булышты сүзтезмәләрен куллану. | Укылган китаплар аша геройларның әдәпле булуына бәя бирә белү. Исәнмесез, мин – Оля, миңа Алсу кирәк иде.Айдар – тәртипле малай, әбигә булышты сүзтезмәләрен сөйләмдә урынлы куллана белергә өйрәтү. | 17.03 | ||||||||
| Әдәп төбе – матур гадәт” темасын кабатлау. | Өйрәнгән тема буенча Д/МС күнекмәләрен үстерү, матур сыйфатлар тәрбияләү. | рәхим итегез, чакыра, тәмле булсын, ярты, барлык, буш, урын, егыла, тәртипле, акыллы, игътибарлы, шалтырый, чакырыгыз, борчый, сәламәтлек, шатлык, бәхет сүзләрен сөйләмдә урынлы куллана белү. | 19.03 | |||||||
Кечкенә дусларыбыз - 8 Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку эшчэнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү. иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү. әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшен белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару | |||||||||||
“Дуслар” тексты өстендә эш. | Хикәя өстендә эшләү, әңгәмә уздыру, дуслык хисләре тәрбияләү.Кышлаучы кошлар, аларга җимлекләр ясау тур сөйләшү. | Кышлаучы кошлар, аларга җимлекләр ясау турында сөйли белү.Терелә, тәрәзә, чукый, канат, куна, койрык, озын,кара карга сүзләрен сөйләмдә урынлы куллана белү. | 31.03 | ||||||||
М. Галләмова “Дуслар” | Нинди кошлар бездә кышлый? Син кошларга җимлек ясадыңмы? Кая куйдың?сорауларына җавап бирү. Эчтәлек сөйләү, этләрнең кушаматын әйтә белү. | Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү.Этләрнең кушаматын әйтә белү.Сорауларга җавап бирә белү. | 2.04 | ||||||||
М. Җәлил “Маэмай” | Этләрне ничек караганны сөйләү,сорауларга җавап бирү. | Этләрне ничек караганны сөйли белү. Маэмай, тыңлый, Акбай, Актырнак,өрә, саклый, хуҗа, тәпи сүзләре ярдәмендә сорауларга җавап бирә белү. | 5.04 | ||||||||
| “Минем песием” хикәясе | Хикәя төзү һәм сөйләү, кечкенә дусларга мәхәббәт хисләре тәрбияләү. | Хикәя төзи һәм сөйли белү. | 7.04 | |||||||
Безнең нәни дусларыбыз | Үзеңнең кечкенә дусларың (эт, мәче), аларның гадәтләре, тышкы кыяфәтләре,аларны карау турында сөйләшү,сорауларга җавап бирү. | Үзеңнең кечкенә дусларың (эт, мәче), аларның гадәтләре, тышкы кыяфәтләре,аларны карау турында сөйли белү. | 9.04 | ||||||||
Кем нәрсә ярата? | әкиятне уку, эчтәлеге белән танышу . | Эчтәлекне сөйли белү. | 12.04 | ||||||||
“Минем яраткан җәнлегем. | Хикәя төзү | Сөйләм телен үстерү | 14.04 | ||||||||
Кечкенә дусларыбыз темасын йомгаклау. | Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлау, фикерне логик чылбырга салу. | Әкиятнең эчтәлеген сөйли белү. | 16.04 | ||||||||
Күңелле җәй, ямьле җәй - 16 уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү. сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү. мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләгә таянып, фикерне төгәл итеп җиткерү | |||||||||||
| Г.Тукай шигыре ,Б.Рәхмәт шигырьләре | Балаларның яраткан җәйге уеннары турында сөйләшү. Мин футбол уйныйм. Ә мин велосипедта йөрим төзелмәсен куллану. | Үзеңнең яраткан уеның турында сөйли белү. Мин футбол уйныйм. Ә мин велосипедта йөрим төзелмәсен куллана белү. | 19.04 | |||||||
Тиздән укулар тәмамлана. | 21.04 | ||||||||||
| “Төсләр” хикәясе | текст эчтәлеген сөйләү. | Әкият өстендә эшләү, эчтәлеген сөйли белү | 23.04 | |||||||
Җиләк кайда күп? | Шигырь өйрәнү белемнәрен ныгыту, хезмәткә мәхәббәт хисләре тәрбияләү | Шигырьне аңлап, эчтәлеген сөйли белү. | 26.04 | ||||||||
Җиләк җыям – как коям. | 28.04 | ||||||||||
Еллык аттестация эше. Туган як табигате. | Белемнәрне тикшерү | ныгыту | 30.04 | ||||||||
| Х. Халиков “Витаминлы аш” | Хикәя өстендә эшләү, әңгәмә уздыру, рольләргә бүлеп уку | Сорауларга җавап бирә белү. Рольләргә бүлеп укырга өйрәнү. | 3.05 | |||||||
| Р. Миңнуллин иҗаты.”К” лар кайда үсә” | Р. Миңнуллин турында белешмә бирү,кыскача тормыш юлы белән таныштыру , белемнәрен ныгыту, биографиясен сөйли белү, иҗатына кызыксыну уяту. | Р. Миңнуллин турында сөйли белү. | 5.05 | |||||||
| Без Сабантуйга барабыз. | текст эчтәлеген сөйләү. | Качышлы, әбәкле, туп, атта чаба, чүлмәк вата, баганага менә кебек сүзтезмәләр ярдәмендә текстны сөйли белү. | 7.05 | |||||||
Татар халык бәйрәмнәре. | Бәйрәмнәр белән таыштыру | Сөйләм телен үстерү | 10.05 | ||||||||
“Җәй “ темасы буенча кабатлау. | Белемнәрен ныгыту, әңгәмә уздыру, дусларга мәхәббәт хисе тәрбияләү. | җиләк, кып-кызыл, җыям, эре, күп, агулы, яңгыр, кызына, су коена, чума, балык тота, чүп утый, качышлы, әбәкле, туп, атта чаба, чүлмәк вата, баганага менә сүзләрен сөйләмдә урынлы куллана белү. | 12.05 | ||||||||
| Бүлекне йомгаклау. | 14.05 | |||||||||
Уку тизлеген тикшерү. Кабатлау. | Уку тизлеген тикшерү | Аңлар уку | 17.05 | ||||||||
Уен дәрес .Тапкырлар һәм зирәкләр | Сөйләм телен үстерү | кабатлау | 19.05 | ||||||||
Әкияттә кунакта. | Сөйләм телен үстерү | Әкиятләр уйлап чыгару, рәсем ясау | 21.05 | ||||||||
Гомумиләштерү. | ныгыту | ныгыту | 24.05 |
Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары
Уку –укыту чыганаклары
1.Рус телле балалар өчен татар теленнән ишетеп аңлау күнегүләре җыентыгы Яр Чаллы, 2000
2. Татар теленнән таблицалар һәм схемалар. “Гыйлем” 2008
3.Татар теленнән мөстәкыйль эшләр. “Мәгариф “нәшрияты 2008
4. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидиктик материаллар “Гыйлем” нәшрияты 2008
5.“Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары
6. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. Р.З. Хәйдарова, Г.М. Әхмәтҗанова, Яр Чаллы 2014
7. Орфографик, орфоэпик һәмбашка төр сүзлекләр.
Электрон ресурслар исемлеге:
Валиева Л.Ф., Җәлилова Г. И. сайтлары
Электрон ресурслар исемлеге:
Валиева Л.Ф., Җәлилова Г. И. сайтлары
Дидактик материаллар:
1.Таблицалар
2.Картиналар, репродукцияләр
Мәгълүмати-электрон ресурслар:
1.tatardeti.blogspot.com/2011/01/blog-post.htm
2.gzalilova.narod.ru/present_tat.htm
3.Презентацияләр..
Техник чаралар:
1.Видеопроектор.
2.Экран.
3.Ноутбук.
3 нче сыйныф (рус төркеме) өчен әдәби укудан арадаш аттестация эше (контр.эш)
1 вариант
- Скажи о том, что: (8 баллов).
- В Казани много музеев;
- Коля живет в Чистополе;
- ты живешь в девятиэтажном доме;
- ты уступил место одному дедушке.
- Дополни диалог. (4 балла).
- Син ничәнче мәктәптә укыйсың?
- ...
- Мәктәпкә ничек барасың?
- ...
- Мәктәп янында нәрсәләр бар?
- ...
- Мәктәпкә сәгать ничәдә барасың?
- ...
- Продолжи текст. (5 баллов).
Безнең гаилә бик тату. Без өйдә алты кеше: әти, әни, абый һәм мин, бабай һәм әби.
...
- Составь вопросы к предложению. (5 баллов).
2 вариант
1. Скажи о том, что: (8 баллов).
- В Казань едешь на автобусе:
- на этой улице мног красивых зданий;
- в Казани живут твои друзья;
- ты уступил место одной бабушке.
- Дополни диалог. (4 балла).
- Оля, сезнең гаиләдә кемнәр бар?
- ...
- Әтиең кайда эшли?
- ...
- Минем әтием дә заводта эшли.
- Коля, ә синең песиең бармы?
- ...
- Продолжи текст. (5 баллов).
Безнең мәктәптә китапханә бар. Ул бик зур. Анда кызыклы китаплар күп.
...
- Составь вопросы к прежложению.
Айдар иртән зарядка ясый, шуңа күрә ул сәламәт.
Айрат мәктәпкә килми, чөнки ул авырый.
3 нче сыйныфта эш төрләрен бәяләү :
1.Тыңлап аңлау- 1 – 1,5 минут. Тыңлаган татар сөйләмен дөрес аңлап, сөйли алганда “5”ле; Аңлап,якынча дөрес сөйли алганда”4”ле; Аңлап, өлешчә генә сөйли алганда”3”ле; Эчтәлеген тулаем аңламаганда “2”ле куела.
2.Диалогик сөйләм- 5 реплика. Бирелгән ситуация, өйрәнелгән тема буенча сораулар төзи ,җавап бирә , әйтелеш һәм грамматик яктан дөрес диалогик ссөйләм төзегәндә “5”ле; ...әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3хата җибәрсә “4”ле;
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә корганда, 4-6 хата җибәреп,эчтәлеген бозып диалог ик сөйләм төзегәндә”3”ле ; Сораулар төзи, җҗавап бирә алмаганда”2”ле куела.
3.Монологик сөйләм- 6 фраза. Тема буенча әйтелеше, гр. төзелеше ягыннан дөрес, эзлекле булган м/с өчен”5”ле; ...аерым сүзләрнең әйтелешендә, гр-к формасында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган м/с гә”4”ле;
Тема буенча эзлекле төзелмәгән ,4-6 хатасы булган м/с өчен “3”ле; м/с төзи алмаганда”2”ле куела.
4.Уку- Бирелгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап,авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда”5”ле; ...әмма тупас булмаган 2-3 орфоэпик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонаияне сакламау) укыганда”4”ле куела; Эчтәлекне өлешчә аңлап,4-6 орфоэпик хата белән,һәм уку тизлеге акрын булганда”3”ле; Аңламыйча,орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлеге акрын булганда”2”ле куела
5.Язу: (каллиграфик матур язу 2 юл).Орфографик(хәреф төшерү, өстәү, алыштыру,сүзләрне юлдан юлга дөрес күчермәү) хаталарга гына игътибар ителә; Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән ,бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.
6. Язма сөйләм (сочинение,изложение) күнекмәләрен үстерү өчен ,өйрәтү характерында яздырыла, бер билге куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләрнең уңай билгеләре генә журналга куела.
Бирелгән темага эзлекле язылган,1 орф-к һәм 1 гр-к хатасы булса “5”ле; Эзлекле язылган,ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән ,2-3 орф-к яки 2-3 гр-к хатасы булса”4”ле; эзлекле язылмаган,4-6 орф-к яки 4-6 гр-к хатасы булса “3”ле, Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7дән артык орф-к яки 7дән артык тупас гр-к хатасы булган эшкә “2”ле куела.
Контроль эшләрне бәяләү- 100-95% эшләнсә “5”ле; 94-75% эшләнсә “4”ле;74-51% эшләнсә “3”ле; 50% түбән булса“2”ле куела.
Йомгаклау билгесе чирек һәм ел ахырында куела. Ул, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен ,татар телендә аралаша алу осталыгын , шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.
Бәяләү: “5” ле – 22-20 балл “4” ле– 19-15 балл “3” ле – 14-9 балл “2” ле – 8 балл яки аннан да ким булса куела.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Авторские произведения учащихся литературного кружка "Вдохновение" (Виктория Баева (6-8 класс), Софья Орлова (8-9 класс), Яна Масная (10-11 класс), Надежда Медведева (10-11 класс)
Авторские произведения учащихся литературного кружка "Вдохновение" (Я. Масная (10-11 класс), Н. Медведева (10-11 класс), В. Баева (6-8 класс), С. Орлова (8-9 класс)...
Рабочая программа по географии на основе авторской программы Т.П. Герасимовой 6 класс), И.В. Душиной (7 класс), И.И. Бариновой (8-9 классы) при нагрузке 2 часа в каждом классе основной общеобразовательной школы
Программа содержит пояснительную записку, перечень мультимедийного обеспечения для использования на уроках географии, также содержит обязательный региональный компонент по географии Ростовской области...
Рабочие программы по математике для 5 класса, по алгебре для 8 класса. УМК А. Г. Мордкович. Рабочие программы по геометрии для 7 и 8 класса. Программа соответствует учебнику Погорелова А.В. Геометрия: Учебник для 7-9 классов средней школы.
Рабочая программа содержит пояснительную записку, содержание учебного материала, учебно - тематическое планирование , требования к математической подготовке, список рекомендованной литературы, календа...
Тематическое планирование по математике 5- 11 класс автор Мордкович, по физике 7-9 класс Громова, физике 10-11 класс Мякишева, факультативные курсы 9-11 классы по математике
В данном файле вложено тематическое планирование по математике. алгебре, геометрии, физике с 5 по 11 класс...
Рабочая программа по направлению: "Швейное дело" 6 класс 2018-2019г., 7 класс 2019-2020г., 8 класс 2020-2021г., 9 класс 2021-2022г.
Рабочая программа по направлению: "Швейное дело" 6 класс 2018-2019г., 7 класс 2019-2020г., 8 класс 2020-2021г., 9 класс 2021-2022г....
Рабочая программа по направлению: "Цветоводство и декоративное садоводство" 5класс 2019-2020гг.,6 класс 2020-2021гг., 7 класс 2021-2022гг.,8 класс 2022-2023гг., 9 класс 2023-2024гг.
Рабочая программа по направлению: "Цветоводство и декоративное садоводство" 9класс 2023-2024гг.",...
КТП 5 класс ФГОС 2019-2020,РП 5 класс ФГОС 2020-2021, РП 5 класс ФГОС 2021-2022 , РП 6 класс ФГОС 2022-2023
Учебник алгебра 5 класс. Авторы : Г.В. Дорофеев , С.В. Суворова, Е.А. Бунимович , Л.В. Кузнецова , С.С. Минаева, Л.О. Рослова....