Гомәр Бәширов иҗаты.
материал (7 класс) на тему
..."Туган ягым - яшел бишек"үзе -
Килер буыннарга әманәт .
Бу материал Г Бәширов иҗатына багышланган класстан тыш чара үткәрү өчен укытучыларга ярдәм булыр.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
g.b-v.doc | 33.5 КБ |
Предварительный просмотр:
...«Туган ягым-яшел бишек»үзе-
Килер буыннарга әманәт...
( Г.Бәширов иҗатына багышланган класстан тыш чара. )
Укытучы.” Озын гомер юлы узып, егерменче гасырның яшьтәше булып, туган халкы белән атлаган, үз вакытында Татарстан язучылар берлеге идарәсенең рәисе, укучыларга романнар, повестьлар, хикәя-очерклар, тәнкыйть мәкаләләре, публицистика, халык иҗаты китаплары бүләк иткән язучы – бәхетле язучы ул. Заман сулышын үзенә хас табигый-салмак, романтик-күтәренке һәм лирик-нәфис алым белән, кояшлы яңгыр кебек шифалы һәм саф итеп, чишмә җыры итеп үзебезнең ана телебездә укучыга җиткерә алган язучы,Татарстанның халык язучысы – чыннан да бәхетле язучы ул Гомәр Бәширов” - дип яза Г.Ахунов Г.Бәширов турында.
1 нче укучы. Арча кыры
Алтын башак
Дулкынлана җилләрдә
Башкайларыбыз кадерле
Туып-үскән җирләрдә.
Арча кыры җырга салган
“Җидегән чишмә” көен:
Тукайлы,Гомәрле төбәк
Булуың белән сөен!
2 нче укучы. Гомәр Бәшир улы Бәширов җирдә 98 ел гомер итте.Әдәби иҗаты бер батырлык булса, афәтле гасырны исән-имин кичүе – үзе бер батырлык. Ул 1901 елның 7 нче гыйнварында элекке Казан губернасы Арча волосте Яңасала авылында туган.
3нче укучы.Яңасала тирәсенең матур табигате бала күңелендә тирән эз калдыра. Тормышта шулай бит: авыл малае, кыш булса, чана шуа, кар тавында ауный; җәй җитте исә, су коена, болынга китә, урманнарны гизә.”Урманга чикләвеккә, җиләккә йөрүләр, ат ашатырга куна барулар, инде тагын да зуррак булгач, печән чабарга, көлтәгә йөрүләр – һәммәсе дә мине табигатькә тагын да якынайтты,” - дип яза Гомәр Бәширов үзенең бер истәлегендә.
4 нче укучы. Гомәр туып-үскән Яңасала авылын, Арча якларын күргәнебез булмаса да, әйтә алабыз: бик хикмәтле икән бу яклар.Һавасында ук халык рухы яшиме, ашаган ризыгында, эчкән суында берәр шифа бармы: әллә нинди “уңдырышлы туфрак” бу якларда -Г.Тукай,С.Хәким,Г.Ахунов, М.Мәһдиев, Р.Төхфәтуллин кебек талантларга бишек булган бу төбәк, дип уйлыйсың.
5 нче укучы.Г.Бәшировның үсмер чоры революция елларына туры килә.1920 елда кызылармеец Гомәр гражданнар сугышында катнаша.Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларын кичерә.
6 нче укучы.Тормыш тәҗрибәсе арта һәм язучы булу теләге көчәя барган саен Г.Бәширов белеме азлыгын, эзлекле булмавын көннән-көн ачык аңлый.Язучыга кирәкле белем һәм тәҗрибәне ул китаплардан эзләргә мәҗбүр була. 1933 елда басылып чыккан “Әни” исемле хикәясе аны язучы буларак таныта.
7 нче укучы. 1968 елда “Туган ягым-яшел бишек” повесте дөнья күрә.Автобиографик әсәр булса да, бу повестьта автор фәкать үзенең дөньясы белән генә чикләнми, халыкның борын-борыннан килә торган матур йолаларын, гореф-гадәтләрен үз авылының кешеләренә, тормышына бәйләп сурәтли. Халыкның зурлыгын, бөеклеген, аның күңел байлыгын һәм шигъри җанлы булуын зур осталык белән ачып бирә.
Укытучы. Г.Бәшировның “ Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә тарихи вакыйгалар туган як табигате белән тыгыз бәйләнештә сурәтләнә.Халкыбызның хезмәт сөючән, эчкерсез, дустанә мөнәсәбәтләре, гореф-гадәтләргә тугрылыгы да тасвирлана. Әйтегез әле ,укучылар, әсәрдә татар халкының нинди гореф-гадәтләре чагыла?.
8 нче укучы.Сабан туе- татар халкының иң гүзәл милли бәйрәме.Ул язгы кыр эшләре тәмамлангач уздырыла. Авыл халкы аңа кар эри башлагач ук әзерләнә башлый.
( “Туган ягым-яшел бишек” әсәреннән Сабантуйга бүләк җыю күренеше сәхнәләштерелә).
Укытучы.Әлеге әсәр турында шуны әйтәсем килә: гореф-гадәтләребез, матур йолаларыбыз бөтенләй онытылса, югалса, без үзебез дә татар халкы булып кала алырбызмы икән?!
9 нчы укучы. 1977 елда Г.Бәширов “Җидегән чишмә”романын язып бетерә. “Җидегән чишмә”- бүгенге көн, безнең замандашларыбыз турындагы роман. Аның үзәгендә табигатьне саклау проблемасы ята. Бу әсәр- табигать язмышының халык рухы белән никадәр тыгыз бәйләнгәнлеген тасвирлаучы әсәр.( “ Җидегән чишмә” җырын тыңлау)
Укытучы. Күпкырлы иҗади хезмәтләре өчен Г.Бәшировка Татарстанның халык язучысы исеме бирелде.Ул Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый исемендәге бүләкләр иясе.1999 елда Г.Бәширов вафат була.
( Китап күргәзмәсендәге китаплары белән таныштыру)
“ Китап- бер буынның икенче буынга рухи васыяте, гомеренең соңгы чигенә җиткән аксакалның яңа гына яши башлаган кешегә киңәше, ялга китүче сакчының үз урынында калучыга биргән әмере ул”- А.И.Герцен.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Пусть будет шире дружбы круг. Для 5-6 классов
Методическая разработка внекласного занятия( литературно - музыкальная композиция) для 5-6 классов "Пусть будет шире дружбы круг". Воспитательные задачи:формирование навыков толерантн...
Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе
8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...
Зариф Бәшири иҗатында халыклар дуслыгы.
Зариф Бәшири иҗатында халыклар дуслыгы....
Гомәр Бәширов
Гомәр Бәшировның тормыш юлына, иҗатына багышланган әдәби-музыкаль чара....
Конспект развлечения.Новогодняя дискотека "Шире круг"
Предлагаю Вашему вниманию конспект развлечения : Новогодняя дискотека "Шире круг".Цель: Приобщение детей к музыкальным произведениям разного жанра, народным играм, танцам и заб...
Г.Бәширов "Туган ягым-яшел бишек" әсәрен йомгаклау
8 нче сыйныф өчен...
“Экологик фаҗигаләр – рухи түбәнәю нәтиҗәсе” (Гомәр Бәширов әсәрләре буенча)
Эзләнү эшебезнең темасы итеп, без олуг әдибебезнең үз вакытында ук экологик афәтне кисәтүен, “Туган ягым – яшел бишек” һәм “Җидегән чишмә” әсәрләрендә табигать өчен көрәш...