“Экологик фаҗигаләр – рухи түбәнәю нәтиҗәсе” (Гомәр Бәширов әсәрләре буенча)
творческая работа учащихся (10 класс) на тему

Зайнуллина Эльвира Тимеряновна

Эзләнү эшебезнең темасы итеп, без олуг әдибебезнең үз вакытында ук экологик афәтне кисәтүен, “Туган ягым – яшел бишек” һәм “Җидегән чишмә” әсәрләрендә табигать өчен көрәшнең кешелек өчен көрәшкә әверелүен күрсәтүен ачыклауны алдык. Эшебезнең төп максаты –“Туган ягым – яшел бишек”тә чагылыш тапкан табигать һәм шәхес мөнәсәбәтләре темасының “Җидегән чишмә” әсәрендә югары дәрәҗәгә күтәрелүен күрсәтү, романдагы идея-проблематиканы ачыклау, авторның экологик һәлакәткә китерүче сәбәпләрне кешенең әхлакый, рухи ярлылануы белән бәйләвен, романның бүген һәм киләчәктә дә актуаль булачагын дәлилләү. Бу тема бик актуаль дип саныйбыз, чөнки, беренчедән,  экология мәсьәләсе - әлегә дәүләтләр дәрәҗәсендә дә чишелеш таба алмаучы, әмма яшәешебез өчен иң зарур мәсьәләләрнең  иң мөһиме. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nauch-issled.rab_.g.bashirov_ekologik_tema.doc66.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы Алабуга муниципаль районы  «10 нчы урта гомуми белем  мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

 ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ  ӘДӘБИЯТЫ СЕКЦИЯСЕ 

“Экологик фаҗигаләр – рухи түбәнәю нәтиҗәсе”

(Гомәр Бәширов әсәрләре буенча)

Фәнни- эзләнү эше         

Башкарды

Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

«10 нчы урта гомуми белем мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем бирү

учреждениесенең 10 класс укучысы

Гиззатуллина Зиля Фаил кызы

                                                                       

Фәнни җитәкче –

Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

«10 нчы урта гомуми белем мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем бирү

учреждениесенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Зәйнуллина Эльвира Тимерҗан кызы

Алабуга, 2016     

ЭЧТӘЛЕК.

  1. Кереш..............................................................................................................3

2. Г.Бәширов әсәрләрендә табигать һәм шәхес бердәмлеге проблемасының куелышы

2.1. “Туган ягым – яшел бишек” повестена кыскача күзәтү..............................3

 2.2. “Җидегән чишмә” романында табигатьне саклау өчен көрәшнең әхлакый биеклектә хәл ителүе....................................................................................................................4

3. Йомгак..............................................................................................................5

Файдаланылган әдәбият.....................................................................................6                        


Кереш

Туган якның гүзәллеген, аның сихри матурлыгын һәр кеше тоеп үсәдер. Ә менә аның кадерен белергә, һәр бөртек үләнен, һәр нәни кошчыгын, бөҗәген, ерганак-күлләрен сакларга, кирәк икән хәтта көрәшергә дә кирәклеген безгә әдәбиятыбыз төшендерә, үзенчәлекле образлары белән йөрәкләребезгә үткәрә. Белгәнебезчә, “Гринпис” халыкара экологик оешма 1971 нче елда Канадада барлыкка килә, Россиядә 1992 нче елда эшли башлый. Ә олуг язучыбыз Гомәр Бәширов 1968 нче елда чыккан “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә үк бу проблеманы күтәрә, халык йолаларының табигатьне саклауга, аның белән ярашып яшәүгә көйләнгән булуын сурәтли, 1977 нче елда чыккан “Җидегән чишмә” романында турыдан-туры табигатьне саклау идеясен күтәрә.

Эзләнү эшебезнең темасы итеп, без олуг әдибебезнең үз вакытында ук экологик афәтне кисәтүен, “Туган ягым – яшел бишек” һәм “Җидегән чишмә” әсәрләрендә табигать өчен көрәшнең кешелек өчен көрәшкә әверелүен күрсәтүен ачыклауны алдык. Эшебезнең төп максаты –“Туган ягым – яшел бишек”тә чагылыш тапкан табигать һәм шәхес мөнәсәбәтләре темасының “Җидегән чишмә” әсәрендә югары дәрәҗәгә күтәрелүен күрсәтү, романдагы идея-проблематиканы ачыклау, авторның экологик һәлакәткә китерүче сәбәпләрне кешенең әхлакый, рухи ярлылануы белән бәйләвен, романның бүген һәм киләчәктә дә актуаль булачагын дәлилләү. Бу тема бик актуаль дип саныйбыз, чөнки, беренчедән,  экология мәсьәләсе - әлегә дәүләтләр дәрәҗәсендә дә чишелеш таба алмаучы, әмма яшәешебез өчен иң зарур мәсьәләләрнең  иң мөһиме.

Эзләнү эшебезнең объекты –Г.Бәшировның иҗаты, аерым алганда, “Туган ягым – яшел бишек” повесте һәм “Җидегән чишмә” романы. Фәнни нигез буларак, Ә.Нәҗипова-Зиннәтуллинаның “Чишмәләр җыры” кереш мәкаләсе (Г.Бәширов - 5б.), А.Яхинның “Кайсы юлдан барасы?” кереш мәкаләсе (Таныш көйләр – 7б.), гамәли нигез буларак язучының “Туган ягым – яшел бишек”, “Җидегән чишмә” әсәрләре хезмәт итте.

Төп өлеш

 Г.Бәширов әсәрләрендә табигать һәм шәхес бердәмлеге

 “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә  кеше һәм табигать бәйләнеше

 «Туган ягым – яшел бишек » автобиографик повестенда, кереш мәкаләдән күренгәнчә, автор туган як, Туган Җир, табигать турында уйлана.

Повесть Гомәр исеменнән сөйләнә. Әсәрдә язучының үз кичерешләре, үз бәяләре һәм фикерләре чагыла. Мәсәлән, язучы бәләкәй Гомәрнең кош-кортлар, бөҗәкләр дөньясында йөргәндәге кичерешләрен тасвирлау өчен Алып бабай турындагы тарихи хикәятне файдалана. Әсәрдә Гомәр картларның Алып турында сөйләгәннәрен искә төшерә. Ул легендада Алып батырның даланы бозып, җир ертып йөриләр дип, атлары һәм сукалары белән җир сөрүче игенчеләрне кесәсенә тутырып алып кайтуы турында сүз бара. Әнисе аңа игенчеләрне кире урыннарына илтергә куша һәм киләчәктә бөтен дөньяда шундый нәни кешеләр генә торып калачагын әйтә. Гомәр дә үзен кырмыскалар янында Алып батыр хәтле итеп тоя. Әлеге риваять ярдәмендә язучы Гомәрнең кичерешләрен төгәл итеп ачуга ирешә. Язучының шуңа йөрәге әрни: табигатьне пычрату, аңа зыян китерү очраклары да артты. Эчә торган суыбыз эчәргә яраксызланды, чишмәләр кибә, тургайлар сайравы сирәгәйде, урманда киек-җанварлар үлеп бетә башлады, меңьяшәр имәннәр кипте... Болар барысы да — һәлакәт. Әгәр вакытында аңыбызга килмәсәк, табигатькә якынаймасак, үзебез казыган чокырга үзебез төшмәбезме? Менә шулар турында ачынып яза олы әдибебез.

 “Җидегән чишмә” әсәрендә табигать өчен көрәш

            Гомәр Бәширов «Җидегән чишмә» романында: «Табигать ул − безнең туган өебез, тирбәлеп үскән җылы бишегебез. Табигатьтән башка кешелек җәмгыяте, гомумән яши алмый», − дип яза. 

        «Җидегән чишмә»—бүгенге көн, безнең замандашларыбыз турындагы роман. Аның эчендә урман-кырларны, җир-суны, кош-корт һәм җәнлекләрне, гомумән, бөтен табигатьне саклау мәсьәләсе ята. Яшь егет Гайнан образы—Г. Бәшировның язучы буларак зур уңышы.

         Роман Гайнан-Зөләй мәхәббәт сюжеты белән башланып китә дә шундук төенләнә: мәхәббәт арасына машиналы шәһәр егете килеп керә. Авылга кайтуга икенче каршылыкны тоемлыйбыз. Монысы – әсәрне җыеп-тотып торучы, ахырда да өлешчә генә чишелүче төп проблеманы ача: бер якта акча, байлык, дәрәҗә өчен гасырлардан килгән матурлык, халык хәтере, гореф-гадәт-йолалары, табигать белән санлашмаучы, бар нәрсәгә материаль байлык күзлегеннән генә караучы Чурмантайлар, ә икенче якта – табигатьне саклап калу өчен көрәш мәйданына чыккан гади халык.

         Турай Салихҗаны образы да авторның зур табышы. “Сугышабыз. Туган яклар, чишмәләр, болыннар өчен”, - дип табигатьне саклау өчен сугышырга да әзер бу ир-ат кайчандыр Минһаҗ утырткан алмагачны бутап чыккан. Карт бик рәнҗеп яңа сорт алмагачын әрәм иткән адәмне каргаган. Кирәк бит, нәкъ каргыштагыча Салихҗанның сугышта бугазы яраланган. Шуннан соң ул тәүбә итеп гафу үтенгән һәм табигатьне саклаучылар сафына кушылган. “Кайчакны иң әшәке усаллык та сырты белән әйләнеп төшә дә яхшылыкка әверелә икән бит!”

        Минһаҗ карт – авылның тере тарихы, үткән белән бүгенгене бәйләп торучы хәтере, кешенең табигать белән бәйләнешен саклап торучы җаны. Кечкенә генә бер чагыштыру аша автор элеккеге колхоз җитәкчесе, хәзер умартачы булып эшләүче Минһаҗ картның тормышка, кешеләрнең яшәү рәвешенә карата аек карашын ачып сала:

“Менә бу умартада хәзер аз дигәндә кырык-илле мең бөҗәк бар. Тик син шулар арасында бер генә карак та, бер генә әрәмтамак та очрата алмассың. Ә безнең колхозда ничә сөрхәнтәй еллар буе бот күтәреп, түшәмгә төкереп ята! “[Шул ук,28б]

        “Табигатькә мөнәсәбәтендә кеше холкының төп сыйфатлары ачыла”, - дигән сүзләрне әйттерә автор язучы Камил Дусай авызыннан һәм мисалларын да бирә. Менә “тракторчы Фәрит бер зур агачны төбе-тамыры белән йолкып алган да ботаклары-ниләре белән сөйрәтеп төшә. Агач ботаклары юл кырыендагы үлән, яшел куак, иген үсентеләрен, кош ояларын кырып-себереп сытып узган”. Аңа каршы чыккан Минһаҗ карчыгы Сөембикә нәфрәт белән: “Улларыбызны шушы карама төбендә озатып калдык. Аңа сугышта үлгән 240 ир-атның күз нуры йогып калган”, - дисә, Рабига: “Мәнсез! Тагын кошлар каргышын кая куярсың?! Елның-елында күпме кошлар оя корды анда?”, - дип рәнҗүен белдерә. [Шул ук,81б]

          Ык буендагы табигать һәйкәлен бетерүдә Ризван Чурмантаев кебекләрнең кулы уйный. “Авылга шәһәр культурасы кертергә вакыт”, - дип акыллы сүзләр сөйләүче, кешеләрне файда күзлегеннән генә бәяләүче ( “Язучы кеше чама белән министрлар дәрәҗәсендәрәк йөрергә тиеш икән”) “алдынгы председательнең” яшәү принцибы: “Тургайсыз яшәп була, икмәксез булмый”.

Киләчәген журналистлык белән бәйләгән Гайнан, язучы Камил Дусай, табигатьне саклаучылар җәмгыяте җитәкчесе профессор Дормидонтов,  “Урманнарны бары утын гына итеп, болыннарны силос кына, “яшел масса” гына, тауларны җансыз таш кына итеп күрә башласак, кош-кортны кырып бетерсәк, бу дөньяларның нинди яме калыр икән?”- дип председательгә каршы чыккан Җәүһәрия, Минһаҗ картлар рәтеннән битарафлык сазлыгына чумган, табигатькә савым сыеры итеп кенә караучы зоотехник Дилбәр, агроном Фәйрүзә, авыл советы рәисе Фәсхи кебекләрне дә тасвирлый Гомәр Бәширов, экологик һәлакәтләрнең нәкъ менә шундыйлар аркасында килеп чыгуын, кызганычка каршы, андыйларның зур урыннарда утыруын ачынып фаш итә.

       “Беләсеңме, кайчакларда мин Мәскәү радиосы аша бөтен дөньяга чаң кагардай хәлгә җитәм. “Аңлагыз, шуны аңлагыз, зинһар! – дип аваз саласым килә. – Элекке гамьсез заманнар үтеп бара, хәзер табигатьнең бер генә бөртеген исраф итү дә киләчәккә зур зыян китерәчәк. Хәзер табигатьне яңача аңларга кирәк! Яшеллекнең һәр яфрагын, һәр кыягын, суның һәр тамчысын, һаваның һәр йотымын күз карасыдай кадерләп саклар чак җитте! Төшенегез шуны, төшенегез!” – дигән сүзләрне ишеттерә безгә язучы авызыннан өлкән язучыбыз. [Сайл.әсәрл.,443б]

Йомгак

- Гомәр Бәшировның  “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә табигать һәм кешеләрнең яшәешендәге гармония, гореф-гадәт һәм йолаларның табигать белән килешеп яшәүгә, туган җирне олылауга нигезләнгән булуы үзәк идея булса, “Җидегән чишмә”романында табигать өчен көрәш темасы күтәрелә. Автор кешенең бүгенгесен һәм киләчәген табигать белән мөнәсәбәткә бәйләп карый, ике әсәрдә дә авыл малаеның табигатькә мәхәббәтен, хыялларын гәүдәләндерә. Тик “Туган ягым – яшел бишек”тә Бәшир агай җиргә, кошларга сак карашта булса, “Җидегән чишмә” романында бүгенге көнгә кисәтү яңгырый: байлык артыннан куучы колхоз рәисе Ризван “Тургайсыз яшәп була” дип фикер йөртә. Уйласаң, менә нинди куркыныч күчеш!

- “Алтынбикә белән Җидегән авылның җаны бит, җаны! Җанын суырып алгач, аннан нәрсә генә кала?!” – дигән сүзләр әйттерә автор. Әйе, бүгенге авылларның йөзенә карагач, язучының бу кисәтүе никадәр хаклы икәнлеген аңлыйсың. Яшьләр, бәлки, шуңа калмыйдыр бүгенге авылда? Табигатькә мөнәсәбәтебез үзгәрсә, алар да, бәлки, икенче сулыш алыр. Шуңа ышанасы килә. Бүгенге әдәбият та шушы проблемаларны күтәрә. Инде дөнья күләмендә бу проблемага йөз белән борылдылар. 2013 ел безнең илебездә экология елы дип игълан ителде. “Җидегән чишмә” авторы кисәткәнчә, матур сүзләр, докладлар гына булып калмасын иде алар. Рәмзи кебек ерганак чокырларын күмеп йөрүче яшьләр күбәйсә иде!

            “Җидегән чишмә”дәге Казан университетының беренче студентларыннан берсе рус язучысы Сергей Аксаковның  “Кеше тарафыннан пычратылмаган табигать тормышы ул – хөрлек патшалыгы. Табигать белән аралашу кешеләрне бер-берсенә якынайта һәм җәмгыятьнең сафлануына ярдәм итә!” – дигән сүзләрен искә алыр вакыт җиткәндер безгә.

Файдаланылган әдәбият:

  1. Гомәр Бәширов. Туган ягым — яшел бишек: повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. — 328 б
  2. Гомәр Бәширов. Җидегән чишмә: роман. 1 китап. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. — 336 б.
  3. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. Казан: Мәгариф, 2005. – 111 б.
  4. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев. – Казан: Мәгариф, 2004.- 247б.
  5. Җәләлиева М. Гомәр Бәширов // М.Җәләлиева. Татар совет әдәбияты тарихы: очерклар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. — 737-758 б.
  6. Таныш көйләр:ХХ гасырның 50-60 нчы еллар татар прозасы. – Казан:Мәгариф, 2007. – 415б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок литературы в 6 классе по рассказу Г. Тарасовой "Игого"

Цели и задачи:познакомиться с биографией амурской писательницы Галины Тарасовой, повторить правила поведения на перемене, выяснить, что значит быть  воспитанным человеком и что надо делать,...

Конспект урока истории Отечества "Русь под монголо-татарским игом" (технологическая карта урока), 7 класс коррекционная школа VIII вида

Историческое образование на ступени основного общего образования играет важнейшую роль с точки зрения личностного развития и социализации обучающихся с ограниченными возможностями здоровья, приобщения...

Тема урока: Русь под монголо-татарским игом.

Задачи:Образовательные: обобщить и систематизировать знания у обучающихся  о борьбе русского народа  против монголо-татар,  сформировать  представление о  «монголо-татар...

Русь под монголо-татарским игом

Нашествие Чингисхана и Хана Батыя ну Русь....

классный час Целебные свойства тувинского национального инструмента- игил

Игил  – издревле и по сей день это струнный смычковый инструмент является неотъемлемой частью жизни тувинцев. Игил  называют тувинской скрипкой. Его протяжный, плачущий звук веками сопровожд...

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЭКОЛОГИК ҺӘМ РУХИ-ӘХЛАКЫЙ ТӘРБИЯ БИРҮ

quot;Табигатьне саклагыз!" Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур ...

Шире, шире, шире...

Игровая программа на сплочение детского коллектива...