Чыгыш " Татар телен укытуда эзләнү характерындагы биремнәр"
статья ( класс) на тему

Аппазова Нурания Накиповна

Чыгыш " Татар телен укытуда эзләнү характерындагы биремнәр"

 

  

 

 

 

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар телен һәм әдәбиятын укыту барышында эзләнү      характерындагы биремнәр

                                             

   Без , туган тел һәм әдәбият мирасын барлау һәм аны яшь буынга җиткерүнең төрле иҗади адым һәм юлларын эзләү чорында яшибез. Бу исә ана теле һәм әдәбияты укытучыларына зур бурычлар йөкли.Шулай итеп, ана теле дәресләрендә укычының сүз байлыгын үстерү , сөйләм һәм аралашу әдәбе тәрбияләүгә игътибарны көчәйтү зарурлыгы арта.

   Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен уңышлы һәм файдалы итеп үткәрү өчен төрле  алымнар ,биремнәр кулланырга була. Шуларның берсе – эзләнү характерындагы биремнәр  белән эшләү алымын  карап китик. Мондый эшләр укучыларның мөстәкыйль, үзлегеннән эшләүләренә зур йогынты ясый. Бүгенге үзгәртеп кору  чорында бу алым төп алымнарның берсе булып тора. Шуңа күрә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга мөстәкыйль эшләргә күбрәк мөмкинлекләр булдырырга кирәк .Мөстәкыйль эшләү укучыларда күзәтү, хәтер, логик фикерләү ,китап белән эшләү сәләтен арттыра, аларда мәктәпне бетергәннән соң да үз белемнәрен күтәрү өстендә эшләү осталыгын әзерли. Шул вакытта мөстәкыйль эшләү программа материалын тирәнтен аңлауны тәэмин итә.

   Күптән исбат ителгәнчә , укучылар үзләре фикерләп, үзләре эзләп тапкан материалны әзер материалга караганда күбрәк хәтерләрендә калдыралар. Шунлыктан, дәресләрдә укучылар үзләре эзләнеп аңлау дәрәҗәсендәге эшләрне ахыргача аңлатып бететергә кирәкми, ә аларга юнәлеш биреп, билгеле бер максат куярга кирәк . Мондый эшләрдә укучылар мөстәкыйль рәвештә китап белән, төрле таблицалар, сүзлекләр, әдәби әсәрләр, белешмәләр белән эшләргә  өйрәнәләр.

   Бу дәресләрдә укытучының да күбрәк вакыты кала, ә бу буш вакытта ул укучыларның эшләрен игътибар белән күзәтергә, матералны авыр үзләштергән  укучыларга вакытында ярдәм итәргә өлгерә ала.

   Белгечләр әйтүенчә, укыту программасында укучыларның мөсәкыйль эшләве – шундый эшләрдән санала – бу әле укытучының  даими ярдәменнән башка, әмма ул биргән юнәлеш ,һәм ул куйган бурычны билгеле бер вакытта үтәүне таләп итә, укучы шул таләпне үтәү һәм максатына ирешү өчен үзенең акылыннан һәм сәләтеннән файдалана.

   Ә хәзер мөстәкыйль эшләүнең кайбер алымнарын карап китик.

    Эш нәтиҗәләре күрсәткәнчә ,укучы алдагы дәрес матералын аңлап җиткергән булса гына, яңа материалны аңлау дәрәҗәсендә була. Мәсәлән,сүз төркемнәрен үткән вакытта исемнән соң сыйфат үтелә . Ясалма исемнәр турында алган белемнәр ясалма сыйфатларны үткән вакытта да ярдәмгә килә ала. Шуңа күрә дәрес башында укучыларга ясалма сүзләр турында нәрсә белүләрен исләренә төшерергә кирәк була  ,ә моның өчен тактага түбәндәге сорауларны язып куярга була:

1 . Нинди сүзләр ясалма сүзләр дип атала ?

2 . Алар ничек барлыкка килә ,ясала?

3 . Кайсы вакытта алар кушылып, кайсы вакытта сызык аша языла ?

( икешәр мисал китерергә). Шулай итеп, бу сорауларга җавап эзләгәндә укучылар яңа материал өчен кирәк булган сорауларга да җавап табалар.

   Укучыларны сөйләмне анализларга, нәтиҗә ясарга өйрәтергә кирәк. Мондый эш төрләренә гади һәм катлаулы план төзү, телдән яки язма эчтәлек сөйләү, яшерен изложение , яшерен сорауларга җавап алуны кертергә була.Мәсәлән, укытучы сөйләгәннән гади план төзү. Бу эш күмәк алып барылырга тиеш. Мисал өчен “Баш хәреф нинди сүзләрдә языла” дигән теманы карап китик. Башта укытучы материалны аңлата, аннан соң укучылар күмәкләшеп план төзиләр.

(План түбәндәгечә булырга мөмкин.)

Баш хәрефтән :

1 . Кеше исемнәре, фамилияләре.

2 . Хайван кушаматлары.

3 . Географик атамалар.

4 . Газета – журнал исемнәре.

5 . Бәйрәм исемнәре.

6 . Мактаулы исемнәр.

7 . Тарихи атамалар.

8 . Астрономик атамалар языла.

   План төзелгәннән соң ,планның уң ягына калган урынга мисаллар яздырырга була. Кайбер укучыларга китаптан, хәтта күнегүләрләрдән дә файдаланырга мөмкинчелек бирергә була.

   Хәзер катлаулы план төзү алымын карап китик:

   Мәсәлән, “Исемнәр” темасын үткән вакытта укытучы тактага гади план язып куя, ә укучылар укытучы сөйләгән вакытта планны катлауландырып төзиләр, мондый алымны башка темаларны үткән вакытта да кулланырга була.

“Исем” темасы буенча таблица.

Гади план (укытучы бирә)

Катлаулы план (укучылар төзи)

1 . Исем.

2 . Исемнең  морфологик үзенчәлекләре.

3 . Исемнәрнең ясалыш ягыннан төрләре.

4 . Исемнәр җөмләдә.

1 . Предметны белдереп,кем? нәрсә? сорауларына җавап булып килгән җөмлә кисәге.

2 . Исемнәр тартым,килеш белән төрләнәләр,берлектә һәм күплектә булалар.

3 . Тамыр,кушма,тезмә,парлы исемнәр була.

4 . Исемнәр җөмләдә ия,тәмамлык,хәбәр булып киләләр.

 

  Тагын бер алым, мәсәлән, укытучы яңа теманы аңлаткан вакытта, укучы үзенә кирәкле дип тапкан урыннарын конспектлап бара.

  Өлкән сыйныфларда грамматика дәресләрендә түбәндәге алымны кулланырга була.Укытучы сөйләгән вакытта схема яки таблица тәзиләр.

   Мәсәлән: туры сөйләм, һәм кушма җөмлә, катлаулы кушма җөмләләр темасын үткәндә  укытучы мисаллар китерә, ә укучылар дәфтәрләренә схемаларын төзиләр.

/Әдәбият дәресләрендә дә мондый алымнар кулланып була./

  Мәсәлән: “Тезем” темасын карап китик.

  Башта гомуми мәгълумәт бирелә:

    -Матур әдәбиятта, күбрәк шигъри әсәрләрдә, сирәк кенә булса да,чәчмә әсәрләрдә гаять матур төзелешле, музыкаль яңгырашлы, үзенә бер көйгә чорналган аһәңле өзекләр очрый. Андый музыкальлеккә, шигъриятлеккә җөмләдә тиңдәш кисәкләрнең, я тиңдәш җөмләләрнең күп булуы аркасында ирешелә.Тезем – гаять катлаулы конструкция. Аның укылу үзенчәлеген белмәсәң, бу төр сөйләмдәге үзенчәлекле төзелешле һәм тиңдәш кисәкләрнең урынын һәм функциясен  аңламасаң, аның сәнгатьлелек дәрәҗәсен ,шигъри гүзәллеген  сизә алмыйсың.

   Сыйныфка шундый сорау куела: “Биредә нинди синтаксик берәмлекләр турында сүз бара?”

Бирем тәкъдим ителә.

Дәреслектән Г.Тукайның “Китап” һәм башка шигъри әсәрләрдән “Тезем” темасына бирелгән өзекләрне бик игътибар белән укып чыгып, ничек итеп аларны сәнгатьле укырга икәнлеге турында уйланыгыз ,күнегүдән, өзекләрдән үзегезгә иң ошаганын дәфтәргә күчереп алыгыз һәм укытучы рөхсәте белән аны иптәшләрегезгә сәнгатьле итеп укып күрсәтегез.

Үз – үзеңне тикшерү:

А) теземнең түбәндә күрсәтелгән билгеләреннән аеруча кайсысын нык истә калдырырга һәм һич тә  онытмаска кирәк?(җавабын дәфтәргә яз.)

  - Тезем – образлылык чарасы. Анда матур яңгырашлы ,бертигез дәрәҗәдәге грамматик күренешләр саналып килә; алар буенча нәтиҗә чыгарыла, я алдан әйтелгән нәтиҗә киңәйтеп ачклана.

- Теземдә саналып килә торган күренешләр кимендә өч.

 - Тезем ике өлештән тора. Һәр өлеше үзенә хас интонация белән укыла.

 - Теземнең ике бүлеге арасында, җөмлә төзелешенә карап, тыныш билгесен  куюның 4 очрагы бар:

1 . Нәтиҗә үзе мөстәкыйль җөмлә тәшкил иткәндә, беренче урында килсә, аның соңында ике нокта куела.

2 . Нәтиҗә санау өлеше алдыннан килсә ,аның алдыннан сызык куярга кирәк.

3 . Нәтиҗә өлеше санау бүлегенең саналып киткән күренешләрнең берсе белән бербөтен тәшкил иткәндә, ике бүлек арасына бернинди тыныш билгесе куелмый.

4 . Ике өлеш арасында башка тыныш билгеләре, мәсәлән, өтер белән сызык куела.

Өтердән тыш,тагын күпнокта ,сорау, өндәү билгеләре дә булырга мөмкин.Ул вакытта шул билге янына сызык  та куела.

Б) түбәндәге җөмләләрне  бер тулы итеп берләштерергә:

Рәссам мең бәлале эзләнүләрдән соң гүзәл картина тудыра; Аларның һәркайсы һичбер сүз белән дә мәгънәсен аңлатып булмый торган татлы иҗат рәхәте кичерә.

   Сынчы ак мәрмәрдән камиллеккә комачаулаучы соңгы артык өлешне кырып ташлый алса;

   Шагыйрь төн йокыларын калдырып, шигырь язса;

   Композитор шагыйрь күңелен тирбәтә торган көйнең очкынын тапса.

В) түбәндәге схемадан җөмлә төзергә:

Җыелганнар батырлар : Кайдан? Кайдан? Кайдан?

Г ) хәтереңдә нык сеңеп калган иң истәлекле көн турында тезем белән әйтеп бирергә.

Өй эше : М.Җәлилнең, Г.Тукайның тезем белән язылган берәр шигырен ятларга.

   Әдәбият дәресләре, идея-эстетик, әхлак тәрбиясе  бирүдән тыш, балаларны уйларга, үз фикерләрен дөрес итеп әйтеп бирә белергә өйрәтү бурычын да үти.Әгәр укучы мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәнмәсә, чын шәхес булып формалаша алмас. Моның өчен мәктәптә иҗади дәресләргә дә урын бирергә кирәк. Алар чын-чынлап уйлану, фикер йөртү, иҗат итү, дөньяны танып белү, эстетик, әхлакый тәрбия дәресләре булсын. Диспут дәресләр әнә шундый  вазифаны үти ала.

   Өлкән сыйныфларда гадәттә аны йомгаклау дәресе итеп, ә кечерәк сыйныфларда инде бәхәсле сораулар биреп, укучыларда мөстәкыйль фикер йөртү күнекмәсе булдырырга кирәк.

   Диспут – дәресләр укучыларны сөйләм культурасына һәм максатка юнәлеш алган чыгыш ясый белү күнекмәләренә ия булырга өйрәтә .Ә менә дәрескә карата сайланган эпиграф исә фикерләргә нәтиҗәле, йомгак ясарга өйрәтүче чара булып хезмәт итә.

  Дәрес темасын ачуга ярдәмлек буларак тәкъдим ителгән плакатлар фикер төрлелеге аша уртак максатка барырга мөмкин икәнлекне раслаучы дәлил һәм юл күрсәткеч – маяк вазифасын үти.

  Диспут – дәреснең алдан төзелгән биремнәр һәм сорауларга нигезләнеп үткәрелүе укучыларга мөстәкыйль эшләү, эзләнүләр алып бару мөмкинлеге тудыра.Укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен искә алып бирелгән иҗади эшләр һәр  укучының яңа, әле моңарчы күрелмәгән сыйфатларын ача.

   Иҗат уңышларын иптәшләре бәяләве исә, аларда үз-үзләренә ышанычны арттыра.

   Тагын бер үзенчәлек күзгә ташлана: башка дәресләрдә пассив булган балаларда да иҗат  очкыны кабына .Андыйларның сәләтләре еш кына әкият жанрында ачылып китә.Укучыларның иҗади ачышлары тора-бара бик яхшы тәрбия чарасына да әйләнә.

   Гадәттә, укучылар үзләренең язмаларында уй- кичерешләрен чагылдырырга омтылалар, тормыштагы үзләренә якын күренешләргә бәя бирәләр.

    Дәресләрдә бәхәс барышында укытучы укучыларга әледән- әле “бу фикер белән килешәсезме?”, “ни өчен?”, “кем башкачарак уйлый?”, “автор кулланган алымнар һәм чараларны ничек бәялисез?” кебек сораулар  бирә ала һәм әдәби материалны чынбарлык белән, тормыш белән бәйли,нәтиҗәләр ясый.

   Мәсәлән 10 сыйныфта М.Фәйзинең “Галиябану” драмасын йомгаклау дәресен шулай ук диспут-дәрес итеп үткәрергә була.

   Сорауларга җавап бирү барышында укучылар әдәби текстны ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтү белән бергә, әдәби геройларга, “Мәхәббәтнең көче турында нәрсә әйтә аласыз? Мәхәббәт һәм милли горф-гадәтдәр, гаиләдәге тәртипләр турында сезнең  фикерләрегез нинди? Бүгенге тормышыбызла Галиябану, Хәлил мәхәббәтенә тиң булырлык чын сөю бармы?” дигән сорауларга җавап бирү өчен, укучыларга әти-әниләре белән киңәшергә, вакытлы матбугатта бу темага чыккан бәхәсле хаталарга да бәя бирергә туры килә. “Мәхәббәт, гаилә, бәхет турында уйланулар” дигән иҗади сочинение дә укучыларның сиңа гына ачкан серләре белән танышу  бик җаваплы бурыч та йөкли. Ялгышларны бик сак кына төзәтә дә барырга туры килә.

   Иҗади сочинениеләр шулай ук әдәби әсәр геройларны чишә алмаган күп мәсьәләләр белән очраштыра.Тормышта аларны укучыларның үзләренә хәл итәргә туры киләчәк.Шуңа күрә укучыдан бәхәс –әңгәмәләрнең чын күңелдән алып барылуына ирешү таләп итә.Ул яшь кешедә мөстәкыйльлек тә тәрбияләргә тиеш, шуңа күрә аңа бу катлаулы психологик бурычны истә тотарга туры килә.Моның өчен аның балаларның эчке дәньясы ,карашлары,сәләте,әхлакый сыйфатлары, психологик үзенчәлекләре белән кызыксынуы да бик әһәмиятле.Ул аларның иптәшләре белән нинди мөнәсәбәттә булуларын ,ничек аралашуларын белергә тиеш.Һәркемнең билгеле бер төркем,коллектив әгъзасы булуын һәм андагы уңай яки тискәре сыйфатларны үзенә күчерүен дә истән чыгарырга ярамый.Укучыга психологик ярдәм оештырганда, бу мәсьәләне һичшиксез,искә алу зарур.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар телен укытуда яңа технологияләр куллану

Белем бирүдә информацион технология– компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы. ...

Татар телен укытуда яңа педагогик технологияләр

Татар телен укытуда яңа педагогик технологияләр...

Татар телен укытуда заманча технологияләр

татар телен укытуда заманча технологияләрдән файдалану...

Татар телен укытуда актуаль проблемалар

Татар телен укытуда актуаль проблемалар...

Балаларга татар телен укытуда коммуникатив технологияләрне куллану.

Статья об использовании коммуникативных технологий в обучени татарскому языку на уроках татарского языка и литературы....

Татар телен укытуда заман таләпләре.

Интернет-ул тормышыбызның виртуаль көзгедәге чагылышы.Заманча технологияләр кулланып эшләү ул-укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уята....

Татар телен укытуда актуаль проблемалар

Тел- кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып белү, һөнәрле булу, тәҗрибә туплау, фән,техника, сәнгать һәм башка яңалыклар белән танышу, уйл...