"Яшәсен халык әдәбияты"
учебно-методический материал на тему
Зәй районы Сарсаз-Баграж
төп гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Чернова Ирина Григорьевна
Яшәсен халык әдәбияты
(Халык авыз иҗаты кичәсе)
Яшь буынга тәрбия бирү мәсьәләсе борынгы акыл ияләрен дә гел борчып торган. Мәгълүм булганча, бала мәктәптә белем һәм тәрбия ала. Ата – аналарның, тәрбиячеләрнең, укытучыларның алда торган җаваплы изге бурычларының берсе – баланы кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү.
Максат: 1) укучыларда халык педагогикасы (Ризаэддин Фәхреддин, Г.Тукай) hәм халык аваз иҗаты әсәрләре аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү, әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга, туган телебезгә карата хөрмәт, ярату, кадерләү хисләре тәрбияләү.
2) халык авыз иҗаты турында белемнәрне арттыру;
3) балаларда милли үзаң, халкыбызның бөек улларына ихтирам тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yashsen_halyk_dbiyaty.doc | 66 КБ |
Предварительный просмотр:
Зәй районы Сарсаз-Баграж
төп гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Чернова Ирина Григорьевна
Яшәсен халык әдәбияты
(Халык авыз иҗаты кичәсе)
Яшь буынга тәрбия бирү мәсьәләсе борынгы акыл ияләрен дә гел борчып торган. Мәгълүм булганча, бала мәктәптә белем һәм тәрбия ала. Ата – аналарның, тәрбиячеләрнең, укытучыларның алда торган җаваплы изге бурычларының берсе – баланы кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү.
Максат: 1) укучыларда халык педагогикасы (Ризаэддин Фәхреддин, Г.Тукай) hәм халык аваз иҗаты әсәрләре аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү, әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга, туган телебезгә карата хөрмәт, ярату, кадерләү хисләре тәрбияләү.
2) халык авыз иҗаты турында белемнәрне арттыру;
3) балаларда милли үзаң, халкыбызның бөек улларына ихтирам тәрбияләү.
Җиһазлау: Зал күренекле фикер ияләренең халык авыз иҗаты турында әйтелгән сүзләр язылган плакатлар белән бизәлгән.
“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр”.
(Р.Фәхреддин)
“Халык иҗатын белми торып, хезмәт халкының чын тарихын белеп булмый”.
(М.Горький)
“Кечкенәдән җырлар яратудан миндә телебезне сөю туды. Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә... туган телбезне ярату кебек олы бер нигъмәткә ия булыр идеммени? Яшәсен халык әдәбияты! Яшәсен туган тел!”
(Г.Тукай).
“Тел – халыкның акылын, гореф – гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын мең еллар буена үзенә сеңдереп килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә”.
(Г.Бәширов)
Кичәнең барышы.
Сәхнәгә ике алып баручы чыга.
1 нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле тамашачылар!
2 нче алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!
Сәхнә артында баянда салмак кына “Илкәем” дигән халык җыры ишетелә.
1 нче алып баручы.
Туган илкәй ...
Ни аһәңле, назлы исем!
Сизәм анда болыннарның татлы исен.
Ишетәм анда яфракларның серле шавын.
Тау астында салкын чишмә чылтыравын.
Саклыйм аңа чын мәхәббәт сөю хисен.
Алам аннан мәңге сүнмәс яшәү көчен!
2 нче алып баручы.
Туган илкәй ...
Бу исемдә язгы моңнар.
Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар.
Бу исемдә - киләчәгем һәм үткәнем.
Туган халкым, туган илем,
Туган телем бар.
1 нче алып баручы.
Туган җирем – Идел буе
Һәр телнең бар үз туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
2 нче алып баручы. “И туган тел, и матур тел”, - дигән Г. Тукай һәм шунда ук матурлыгын сиздереп: “Әткәм - әнкәмнең теле”, - дип өстәгән. Бу сүзләрдә күңел назы, бөтен җаның – тәнең белән ярату, өзелеп әйткән тойгылар җанлана.
“Туган тел” шигырен бер укучы сөйли.
1 нче алып баручы. Без бүген халык авыз иҗаты кичәсенә җыелдык. Халык авыз иҗаты дигәч тә, күңелгә Г. Тукай сүзләре килә: “Бу шундый әдәбият, әле дөньяда язу сәнгате булмаган чакта ук, авыздан – авызга сөйләнеп, бабадан – атага, атадан балага ишетелеп, буыннан буынга калып килгән әдәбияттыр. Халык әдәбияты бер дә кәгазьгә язылмаса да, буыннан буынга ишетелеп, халык күңелендә бер дә онытылмый торадыр.” Дөресен әйткәндә “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”, - дип яза Г. Тукай.
“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр” дип яза Р.Фәхреддин.
2 нче алып баручы. Иске, күчмә заманнардан калган гадәтме, нидәндер, безнең халык – шигырь, җыр – бәетләр чыгарырга бик маһир халык. Чү, әз генә бер нәрсә “шылт!” иттеме, инде аның турында иртәгә урамга бәетләр чыга.
1 нче алып баручы.
Халкыбыз иҗатының сихерле көзгесенә бер карасаң, татар халык җырларының моңын күңелең белән тойсаң, милли уен – биюләрен күрсәң, бу көзгедән тиз генә аерылам димә. Аның сихри көче дә шунда: ниндидер бер көч, гармун тавышы булып, үз артыннан ияртә, моң булып күңел кылларына кагыла.
(Баянда укучылар башкаруында көйләр уйнала.)
2 нче алып баручы.
Җыр – халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле җимеше. Ул халык тормышының чагылышы. Кеше күңелендәге хисләрнең матур яңгырашы, яктырылышы.
1 нче алып баручы.
Бөек шагыйребез Г. Тукай халык авыз иҗатына зур бәя биргән. “Халык җырлары – безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәхетле бер мирастыр. Белергә кирәк ки, халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”, – дигән ул. Әйе, халык авыз иҗаты – халыкның күңел көзгесе. Ул көзгедә тарих чагылышы.
Хор башкаруында “Ай былбылым” җыры.
Ай былбылым.
Татар халык җыры.
Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделнең камышы;
Таң алдыннан чут-чут килә
Сандугачлар тавышы.
Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделдә таң ата;
Таңнар ата, өзелә үзәк,
Җырлата да елата.
Ай былбылым, вай былбылым,
Кунып сайрый талларга;
Синең хакта серләремне
Сөйлим сандугачларга.
2 нче алып баручы.
Халык иҗаты әсәрләре халыкның тормышын, көнкүрешен, киләчәк турындагы якты хыялларын, туган җиргә тирән мәхәббәтен чагылдыра. Хәзер укучылар башкаруында “Урманда” дип аталган күренеш карарсыз.
(Балалар урманга килеп керәләр һәм җиләк җыялар).
- Кызлар! Малайлар! Монда килегез! Монда җиләк күп!
- Җиләк күп икән монда!
Җиләк җыям, как коям
Дәү әнигә бүләккә.
Монда җиләк күп икән,
Аю – бүре юк микән?
- Кызлар! Малайлар! Әйдәгез шушында ял итеп уйнап алабыз.
- Хәзер мин саныйм.
- Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун картлар кия кара тун, кара тунның бәясе 158 сум.
- Нинди һөнәреңне күрсәтәсең?
- Мин биим.
(Татар халык биюе).
Тагын саный.
- Син ни эшлисең?
- Мин әкият сөйлим.
Борын заманда булган, ди бер патша. Ул ясаттырган ди бик матур бер бакча.
Бакчаның коймасы булган ди таштан. Сөйлимме яңабаштан!
- И – и шаяртасың.
- Дуслар, әйдәгез такмаклар, такмазалар сөйләп уйныйк әле.
1 нче бала.
Җиктем үрдәк,
Киттем үрләп.
Җиктем күркә,
Баганадан өркә.
Җиктем тычкан,
Чиный бит нишләтим?
Чанам кабык
Төядем чыбык – чабык.
Киттем авып.
Тәртәсе салам,
Төшәм дә калам,
Төшәм дә калам,
Ничек кайтып җитәргә,
Аптырадым бит тәмам.
2 нче бала.
Утыр, бәбкәм, ашарга
Түгеп, чәчеп ашама.
Тәти утыр табында,
Алдыңа күл ясама.
Ипи валчыгыңны койма,
Аяк астына ташлама,
Карга боткасы түгел бу
Аягүрә ашарга.
3 нче бала.
Әби коймак пешерә,
Бабай коймак төшерә.
Мин дә коймак сорасам.
Чыбык белән төшерә.
Көтеп тор, ди пешкәнче,
Табасыннан төшкәнче.
4 нче бала.
Әптчи чумадан,
Әби битен юмаган.
Әби битен юар иде.
Комганда су булмаган;
Комганда су булыр иде,
Кызы суга бармаган;
Кызы суга барыр иде,
Көянтәсе булмаган;
Көянтәсе булыр иде,
Әтисе ясамаган;
Әтисе ясар иде дә,
Агачлары булмаган;
Агачлары булыр иде,
Лесник утын бирмәгән;
Лесник агач бирер иде,
Агачлары булмаган;
Шуның өчен әбекәй
Битен юмый башлаган.
- Дуслар, әйдәгез, тәңкә салыш уйныйбыз.
- Тәңкә кемдә, йөгереп чык!
- Ә син нинди җәза үтисең?
- Мин җырлыйм.
Җыр: “Әпипә”
Бас кызым Әпипә
Син басмасаң, мин басам
Синең баскан эзләреңә
Мин дә китереп басам.
Бас кызым Әпипә
Идәннәре селкенсен
Идәннәре селкенсен дә
Кияү күңеле җилкенсен.
Бас кызым Әпипә
Сындыр идән тактасын
Сындырсаң идән тактасын
Кияү түләр акчасын.
- Әйдәгез “Кәрия – Зәкәрия”не уйныйбыз.
“Кәрия – Зәкәрия”
Бу бик яхшы җырлаучы,
Бу бик яхшы җырлаучы,
Аның җырлавы матур,
Аннан үрнәк алыгыз.
Аның җырлавы матур,
Аннан үрнәк алыгыз.
Кәрия, Зәкәрия коммая,
Кәрия, Зәкәрия коммая,
Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая;
Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая;
Бу бик яхшы биюче,
Бу бик яхшы биюче,
Аның биюе матур,
Аннан үрнәк алыгыз.
Аның биюе матур,
Аннан үрнәк алыгыз.
Кәрия, Зәкәрия коммая,
Кәрия, Зәкәрия коммая,
Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая;
Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.
- Дуслар, карагыз әле, кояш болыт астына качты. Әйдәгез, кояшны чакырыйк:
Кояш, чык, чык, чык!
Синең җылың бик тансык.
Чыксаң, без сөенербез.
Майлы ботка бирербез.
Майлы ботка казанда.
Тәти кашык базарда.
Тәти кашык саф алтын.
Кирәкми безгә салкын.
- Ура-а, кояш чыкты! Кояш чыккач, ничек күңелле. Җырлыйсы килеп китте. Әйдәгез, бергәләп җырлыйбыз.
(“Күбәләгем” җырын җырлап сәхнәдән чыгалар).
Күбәләгем.
Татар халык җыры.
Күбәләк гөлләргә кунса,
Гөлләр тибрәнә микән?
Ул да мине сагынганда,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Җырлап җибәрә микән?
Күбәләккәй гөлгә кунган,
Гөлдә булгач оясы;
Минем күңелем сиңа тарта,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Син бит күңелем кояшы.
Тау астында, тал астында
Салкын чишмә түгәрәк;
Очып барып кайтыр идем,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Әгәр булсам күбәләк.
(Сәхнәгә алып баручылар чыга).
1 нче алып баручы:
Халкым теле миңа – хаклык теле,
Аннан башка минем илем юк,
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
2 нче алып баручы:
Кеше җирдә йорт – җир, нигез кора,
Тимәс, диеп җилләр, салкыннар.
Зур илемдә рухи хәзинәсе,
Чал тарихы булган халкым бар!
1 нче алып баручы.
Халык иҗаты – безнең бабаларыбыз тарафыннан безгә калдырылган иң кадерле мирас. Анда безнең телебез, рухыбыз саклана. Бу иҗатны онытмасак, милләтебез яшәр, телебез сакланыр.
2 нче алып баручы. Кичәбезне Тукай сүзләре белән тәмамлыйсы килә:
Яшәсен халык әдәбияты!
Яшәсен Туган тел!
Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар халык җырлары- иң кадерле мирас
Мастер класс по музыке...
Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану
Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...
Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану
Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла. Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...
Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү
Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү....
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану
әлеге чыгышта татар халык авыз иҗаты әсәрләренең килеп чыгышы белән танышырга була...
Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.
Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану. Т...
"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"
Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...