доклад
методическая разработка на тему
Предварительный просмотр:
Хәерле кич , хөрмәтле әтиләр. Бүген без һәрбер гаиләне дә борчыган , күңелләргә тынгылык бирмәгән , актуаль һәм әһәмиятле булган темага сөйләшү өчен җыелдык. Шундый катлаулы заманда балаларыбызга нинди тәрбия бирергә, аларны ничек бәхетле итәргә?
Һәр гаиләнең башкалардан аерылып тора торган ниндидер үзенчәлеге, үзенә күрә аерым гореф – гадәтләре, традицияләре, максат- теләкләре бар. Ләкин һәр гаиләне дә берләштергән, һәрберебезне дә борчыган, яшәешебезнең асылын билгеләгән бер теләк- максат бар: ул – балаларыбызны бәхетле итү.
Бәхетле кешенең йөзе ачык, сөйкемле, шатлыклы һәм нур чәч еп тора, ә күңеле күтәренке була . Ә менә Ризаэддин Фәхреддин ата-ана : “Мин бәхетле” диеп әйтә алсын өчен, балаларының тәрбияле һәм ата-аналарының терәге булып үсүе кирәк икәнлеген әйткән. “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә- тәрбияле баладыр. Ата- ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас.Тәрбия булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән , тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр.
Берәүләр: “Бәхет тәхеттә түгел, аны акчага да сатып алып булмый”, дисәләр, икенчеләре исә : “Акчаң булса, бәхет үзе йөгереп килә”,- дип фаразлый.Ә менә безнең мәктәп укучылары бәхет төшенчәсен ничек фаразлый икән. Хәзер балаларыгыз язган иншалар белән танышып китәбез. Югары сыйныф укучылары менә нәрс әләр яза:
“Мин бәхетне үземчә аңлыйм. Минем өчен бәхет- гади тормыш, яраткан кешең, әти-әниең яныңда булу. Бәхет бит ул һәрбер туар көннең кадерен белеп яшәүдә, ул Аллаһыбыздан бирелгән хәзинә-ди.
Икенчесе: “Минем уйлавымча, бәхет ул саулык, саулык булса бар да була. Яныңда туганнарың . яраткан кешең, әти-әниең булу. Һәр көнне үз аягыңда торып басып, үз кулларың белән барлык эшләрне башкару”- ди.
Өченчеләре :” Кемнәрдер бәхетне байлыкта күрә. Минем өчен якыннарымның, әти-әниемнең сау- сәламәт булуы бәхет . Әти- әнисе булган кешене мин дөньяда иң бай кеше дип саныйм”-ди.
Менә күрәсезме, һәрберсенең язмасында “Әти-әнием янымда булсын” дигән сүзләр ишеттегез.
Без үзебез дә балаларыбызның бәхетле булуын телибез.Танылган мәгърифәтче, галим, дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин болай ди: Бетми торган мирас, бәхет- гүзәл тәрбия икәнен белегез. Дөрес тәрбия булмавы соңында балалар өчен дөнья тулы алтын калса да файдасы юктыр, бәлки тәрбиясезлекләре һәм малы икенче бәхетсезлек булыр. Ә нәрсә соң ул тәрбия? -дигәч , бу сорауга җавабында ул “Шәхси үрнәк” ди.
Әйе, без балаларыбызга яхшы үрнәк күрсәтергә тиешбез. Бала ул- йомшак киптергеч кебек, яхшысын да , яманын да сеңдерә бара. Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.
Ничек кенә булмасын, гүзәл хисләр тәрбияләү үзләренең тамырлары белән балачакка тоташырга тиеш, ә кешелеклелек , яхшылык, ягымлылык, итагатьлелек хезмәттә ,әйләнә- тирәдә матурлык турында кайгыртканда, борчылганда туа. Мәктәп тәрбиясе һәм тормыш тәҗрибәсе шуны раслый, матур хисләр, хисси культура- кешелеклелеккә хас сыйфат. Матур хисләр балачакта тәрбияләнмәсә, аларны беркайчан да тәрбияләп булмый. Шуңа күрә балага мәктәптә һәм гаиләдә бары тик уңай шартлар тудыру зарур. Ул матур хисләр тәрбияләү мәктәбен үтәргә тиеш. Дөньяны акылы белән генә түгел, ә бәлки йөрәк хисләре аша танып белә алса гына , балада әхлакый тәрбиянең асылы чагыла.
Бала күңелендә кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү өчен , аны “ матурлык дөньясына” алып керергә кирәк. Мәктәп һәм гаилә бердәм булып әхлакый сыйфатлар тәрбияләгәндә генә, балада әхлаклылык принциплары формалаша. Чөнки дөнья матурлыгы баланың күңелен дә матур итә. Бу турыда күренекле педагог В.Сухомлинский : “ Матурлык- кешелеклелекнең, саф хисләрнең, эчкерсез мөнәсәбәтләрнең нигезе һәм асылы ул. Матурлыкка карап елмаю, аның белән хозурлану һәм аңа соклану миңа балалар йөрәгенә илтә торган сукмак булып тоелды”,- дигән.
Хәзер үзләренең шәхси теләкләренә чик куя белмәгән кешеләр саны арта бара. Дөнья байлыкка мөкиббән киткән , акча иң мөһим әйбер итеп санала. Ләкин шуны онытмыйк: “ Һәлак булыйм дисәң, я мал тупла, я надан кал “,- ди халкыбыз.
Шунысы мәгълүм, кеше үзенең шәхси мәнфәгатьләренә чик куя алмый икән, ул беркайчан да яхшы кеше була алмый. Үз- үзләрен яратучылар, үз файдалары өчен генә тырышучылар, кеше кайгысына һәм уңышсызлыгына шатланып, аңа ваемсыз караучылар, нәкъ менә бала чакларында үз теләкләрен генә үтәтеп, аларны барыннан да өстен куеп, башкаларга битараф булганнар арасыннан килеп чыга да инде.
Рухи ышанулар, дөньяны күзаллау, гадәтләр кешенең эчке хисләре белән тыгыз бәйләнештә яши. Бала әйләнә- тирәне танып белергә өйрәнгәндә сизгерлек, зирәклек булмаса, җирдә рәхимсез, шәфкатьсез кешеләр барлыкка киләчәк.Ә бит кешенең күңел дөньясы балачакта формалаша. Балачак елларында шул сыйфатлар тәрбияләнмәсә, яшьлек елларында да, картаймыш көнендә дә аңа бик кыен булачак.
Мәктәптә соңгы елларда бәйләнчек, әдәпсез балалар күбәйде ,дибез. Бу инде -балаларда була тоган индивидуализмның бер чире. Ә ата-ана баланың хилаф эшләрен гафу итсә, ул җәзасыз калуга шатланып укытучыга һәм башкаларга карата дорфа мөнәсәбәттә була, аларның сүзен тыңламый торган буын барлыкка килә.
Чыгышымның соңында мин сезгә бөек педагог Сухомлинскийның бер хикәясен сөйләп үтәсем килә.
“Карт кына бер оста бик матур, бик биек бер йорт сала һәм үз эшенә сокланып карап тора башлый. Шул вакыт карт янына бер кечкенә генә бала йөгереп килә дә өйнең иң түбәнге баскычына сикереп менә. Баскычтагы цемент әле йомшак була, шуңа күрә малай баскан җирдә аның кечкенә генә эзе кала. Оста малайга бер сүз дә дәшми, ә малай исә бары тик остага карап елмая һәм чабып китә.
Шул вакыйгадан соң күп еллар үтә, күп сулар ага. Кечкенә малай да зур кеше була. Ул күп кенә җирләрдә яшәп карый, төрле эшләр белән шөгыльләнә, ләкин бер кая да төпләнеп яшәп китә алмый.
Сиздермичә картлык килә. Шуннан соң ул үзенең кайчандыр туып үскән туган якларын исенә төшерә һәм шул якларга кайта. Ләкин күпме кеше белән сөйләшсә дә , исем- фамилиясен әйтеп караса да , аны белүче булмый.
-Синең кызың яки улың бармы, - дип сорыйлар кешеләр.
-Юк, -дип җавап бирә ул.
-Бәлки берәр утырткан агачың , имәнең бардыр , -дип сорыйлар алар.
-Юк, агач та утырткан юк,-дип җавап бирә.
-Кем соң син, гомерең буе нәрсә эшләдең,- дип аптырыйлар кешеләр.
Карт бернәрсә дә әйтми. Тик шул вакыт аның хәтеренә бала чагында баскычта калдырган эзе исенә төшә һәм шул йорт янына килә. Йорт һаман да шундый матур, шундый төз,аны әле кичә генә төзегәннәр диярсең. Ә иң түбәнге баскычта кечкенә генә эз, бала эзе.”Менә шул эз инде миннән соң бу җирдә кала, -дип , үкенечле уйлап куя ул,- Ләкин бу бит аз , бик аз. Болай яшәргә кирәкми иде бит!”
Менә шуңа күрә һәрбер кеше үзеннән соң тормышта нинди дә булса эз калдырырга тиеш.Бәлки ул эз үзеңнән соң синең нәселеңне дәвам итүче, картлык көнеңдә дә сине ярдәменнән ташламыйча ныклы таянычың булырдай тәрбияле баладыр.
Барыбыз да киләчәктә балаларыбызның бәхетле булуын теләдек. “Бала гаиләсе эчендә рәхәт күрмәсә, гаилә тышында да рәхәт күрмәс , бәхетле булмас”, дигән әйтемне онытмасак иде. Гаиләбезне бәхетле итми торып, без балаларыбызны бәхетле итә алмаячакбыз. Ә моның өчен эшне иң элек үзеңне тәрбияләүдән башларга кирәк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Слайды к докладу по теме: "Доклад по теме: "Воспитательный потенциал школьного педагога на уроке иностранного ".
Данные слайды отражают и суммируют основную идею доклада....
Доклад:"Эффективность учебного занятия-стимул к успеху педагога и обучающегося" Доклад:" Профессиональная компетенция педагога в дополнительном образовании"
Млтивация ребенка на освоение нового для себя и интересного вида деятельности.Профессионально компетентным можно назвать педагога доп. образования, который на достаточно высоком уровне осуществляет пе...
Доклад к педсовету от 27 марта 2013 г. Тема доклада: «Формирование продуктивных компетенций через участие учащихся в кружковой деятельности».
Развитие творческих способностей детей является неотъемлемой частью образовательного процесса, который включает в себя не...
Доклад "ФОРМИРОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАТИВНОЙ КУЛЬТУРЫ ПЕДАГОГА." и презентация к докладу.
Аннотация:В данной работе рассматривается вопрос формирования и повышения информационно–коммуникационной культуры педагога современной школы. «Все течет – все изменяется», - говорили древние. Эт...
Доклад "ФОРМИРОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАТИВНОЙ КУЛЬТУРЫ ПЕДАГОГА." и презентация к докладу.
Аннотация:В данной работе рассматривается вопрос формирования и повышения информационно–коммуникационной культуры педагога современной школы. «Все течет – все изменяется», - говорили древние. Эт...
Доклад "ФОРМИРОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАТИВНОЙ КУЛЬТУРЫ ПЕДАГОГА." и презентация к докладу.
Аннотация:В данной работе рассматривается вопрос формирования и повышения информационно–коммуникационной культуры педагога современной школы. «Все течет – все изменяется», - говорили древние. Эт...
Доклад: «Обновление практик обучения и воспитания в современном дополнительном образовании.» Доклад: "Развитие игровой технологии в образовательной практике"
Воспитательный процесс в системе дополнительного образования....