“Моабит дәфтәрләре”нең язылу һәм басылу тарихы
статья на тему

Зинятуллова Гөлия Айдар кызы

“Моабит дәфтәрләре”нең язылу һәм басылу тарихы  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл moabit_dftrlrenen_yazylu_hm_basylu_tarihy.docx20.34 КБ

Предварительный просмотр:

“Моабит дәфтәрләре”нең язылу һәм басылу тарихы  

                                                        Әкияттәге серле йомгак булып,

                                                         Җырым калды сүтелеп юлымда,

                                                                Сез табарсыз килеп шушы эздән

                                                      Мине соңгы йөрәк җырымда.

(“Серле йомгак” - 1943)

Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары бары тик аның  шигырьләре Туган илгә кайткач кына билгеле була. Чыннан да,  М. Җәлилнең шигырьләренә игътибар белән караганда, шагыйрьнең үзен табуы, ягъни аның башыннан кичкән хәлләрне күз алдына бастыру читен түгел. Дәфтәрнең тышкы күренешләре генә дә шигырьләрнең гаять авыр, кысынкы шартларда мәйданга килүләрен күрсәтәләр. Шагыйрь үзе кичергән хәлләрне, үзе күргән вакыйгаларны читләтеп узмаган, ул аларга карата үзенең поэтик мөнәсәбәтен билгеләп барган һәм бу бик табигый.

М. Җәлилнең тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләре, төрле кәгазь кисәкләреннән үзе тегеп ясалган, ике дәфтәрдән тора. Аның беренчесе илебезгә 1946 елда кайтып җитә. Аны җәлилчеләр утырган Тегель төрмәсеннән 1944 елның февралендә алып чыгалар. Франциягә аны Габбас Шәрипов дигән кеше алып килә. Шәрипов Муса Җәлилнең яшерен оешмасында эшләгән һәм шуның өчен фашистлар тарафыннан төрмәгә ябылган. Алар кайдадыр очрашканнар, һәм Муса Шәриповка  нишләргә кирәклеген өйрәткән. Бу мәсьәлә турында А.Д.Рыбалченко болай ди: “Сезне Мусаның Шәриповка дәфтәрне ничек тапшыруы кызыксындыра: ничек итеп Шәрипов аны Тегель төрмәсеннән алып чыккан, ә бит Муса Тегельдә Шәриповтан  соң булган? Монда бер дә катлаулы һәм серле нәрсә юк. Эш шунда, без барыбыз да ничек кенә булса да бер-беребезне үзәк гестапоның көтеп тору бүлмәсендә очрата идек. Анда безне допросларга китерәләр иде. Без иптәшләребезне күреп кенә калмыйбыз, бәлки иң кирәклесе турында, сорау алу вакытында нәрсәләрне сөйләргә, нәрсәләрне сөйләмәскә кирәклеге турында да фикерләшә ала идек. Мин үзем кулга алганнан соң беренче тапкыр Муса белән шул ук көтеп тору бүлмәсендә очраштым һәм аның белән 10-15 минут сөйләштем. Шунда без сорау алу вакытында, күп кешеләрнең язмышлары хәл ителә торган мөһим мәсьәләләрдә үзәбезне ничек тотарга кирәклеге турында киңәштек. Мусаның Шәриповны да шундый ук шартта очратуы һәм блокнотны тапшыруы бик мөмкин. Мин яхшы хәтерлим, мин аңа үземнең Бушманов, Конаваленко, Чичвиков һ.б. ВКП(б)ның Берлин комитеты членнары белән шушы ук бүлмәдә очрашуымны сөйләгәч, ул да үзенең яшерен оешмасындагы берничә иптәше белән шушында очрашуын әйтте. Шул иптәшләре арасында Шәриповның да булуы мөмкин бит... Билгеле,  Муса блокнотны иптәшләре аркылы да тапшыра ала ”.[1]

 Ләкин ничек кенә булмасын, Габбас Шәрипов Мусаның дәфтәрен төрмәдән алып чыга һәм әлеге дәфтәрне Франциядә Ле-пюи лагеренда Нигъмәт Терегуловка тапшыра. Ә ул каршылык хәрәкәтендә катнашкан француз партизаны Мария Дубизага сакларга бирә. Шигырьләр Мариянең әнисенең өендә бер ел саклана.  Нигъмәт Терегулов, сугыш беткәч, туган якларына кайта. Почта аша мондый кыйммәтле әйберне җибәрергә җөрьәт итми. Татарстан Язучылар союзына тапшыра. Моннан тыш, аның дәфтәрдәге бөтен текстны әйбәтләп ике тапкыр күчереп тә чыгуы мәгълүм. Димәк, Нигъмәт исемле милләттәшебез иң беренче булып М. Җәлил шигырьләренең кыйммәтен аңлаучы, аны халкыбызга җиткерү өчен зур тырышлык куючы.  Аның үзеннән дәфтәрне ничек коткаруы, утлы-давыллы юллардан ни рәвешле алып кайтуы турында сорарга мөмкин булмаган, чөнки ул 1947 елда ук үлгән, ә М. Җәлилнең хыянәтче түгел – каһарман икәне 1953 елда гына ачыкланган.

Дәфтәр 9,5 х 7,5 см зурлыгындагы куен дәфтәре була, карандаш белән гарәп алфавитында язылган. Аның соңгы битендә түбәндәге васыять язылган:

“Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска.

Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил. Аның тарихы болай: ул 1906 елда туган. Квартиры Казанда һәм Мәскәүдә. Илдә иң зур шагыйрьләрдән санала. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп азаплар чигеп, 40 үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 нең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул.

Муса Җәлил. 1943. Декабрь”.[2]

Икенче блокнот – шулай ук 10,7 х 7,5 см зурлыктагы куен дәфтәре, каләм белән латин шрифтында язылган. Аны М. Җәлил белгияле Андре Тиммерманска, үзен судка җибәрергә ярты ай гына калгач тапшыра. Бу мәгълүматны Константин Симоновның “Бер камерада” исемле мәкаләсеннән табарга мөмкин. Моннан тыш Тиммерманс М. Җәлилнең төрмәдә ничек иҗат итүе турында болай ди: “Безнең буш вакытыбыз күп иде, мин аны тизрәк үткәрү өчен көн саен иртән озак-озак берәр сәгать, хәтта күбрәк тә кырына идем. Хәтерем ялгышмаса, Җәлилнең сакалы акрынрак үсә иде, һәм ул сирәк кырына иде.  Көн саен иртән мин кырынган арада, Муса гадәттә “Фелькишер беобахтер” газетасыннан ертып алынган кәгазь кисәкләренә нидер яза, ертып ташлый һәм яңадан яза иде. Мин кырынып бетергәч, ул язуыннан туктый, һәм без рәсемнәр ярдәмендә сөйләшә башлый идек. Ярты көнгә кадәр вакыт шулай үтә иде. Көн уртасында без төшке аш дип атый торган нәрсә була иде. Төшке аштан соң без яңадан тел өйрәнә башлый идек, ә сәгать дүртләрдә Җәлил яңадан язарга тотына иде”. Тиммерманс дәфтәрне тоткынлыктан исән-сау алып чыгып, биш елга каторгага хөкем ителгәннән соң, үз әйберләре белән әнисенә җибәрә. Сугыш беткәнче әнисе аны улының әманәте итеп саклый. Андре әйләнеп кайта һәм Җәлилнең шигырьләр дәфтәрен 1947 елда Бельгиядәге Совет илчесенә тапшыра. Димәк, Андре Тиммерманс - әдәбият өчен “Моабит дәфтәрләре”н коткарып калган, бурычын үтәгән кеше.

Беренче дәфтәрдә алтмыш ике, ә икенчесендә илле шигырь тупланган. Димәк, ике дәфтәрдә шагырьнең йөз дә унике әсәре теркәлгән, ләкин унтугызы ике тапкыр кабатлана. Менә аларның исемнәре: “Тик булса иде ирек”, “Кызыл ромашка”, “Кошчык”, “Шагыйрь”, “Хәдичә”, “Томаулы гыйшык”, “Бүреләр”, “Гашыйк һәм сыер”, “Соңгы җыр”, “Мәхкүм”, “Сакчы”, “Сөеклемә”, “Корыч”, “Күлмәк”, “Соңгы үпкә”, “Сугыштан соң”, “Тау елгасы”, “Була кайчак”,  “Чәчәкләр”. Шулай булгач, ике дәфтәрдә илгә туксан өч шигыре кайткан була. Шагыйрь үзе йөз егерме биш шигыре һәм бер поэмасы булуы турында яза. Димәк, башкалары илгә кайтып җитмәгән дигән сүз. Дөрес, шагыйрьнең өченче дәфтәре булганлыгы турында да сүзләр йөри. Әмма ул әле табылмаган. “Ул дәфтәр Тегель төрмәсендә язылган һәм “тиешле кешегә тапшыру өчен”, тоткын Русановка бирелергә тиеш булган, ләкин М.Иконников дәфтәрне бирә алмаган, Русановны ул төрмәдән күчереп өлгергәннәр”, - дип яза Г. Кашшаф үзенең бер мәкаләсендә.[3] Ә Рафаэль Мостафин җыентык безнең илдә югалган булырга тиеш дигән карашта тора.[4]

“Сабантуй” газетасында Равилә Мөбәрәкшинаның “Өченче дәфтәрнең эзе бар” дигән язмага күзем төште. Монда Зөлфия апа Галимова өченче шигырьләр дәфтәрен кулында тотып каравы турында сөйли: “Шома кәгазьгә рәсемнәр белән язылган куен дәфтәре иде ул. Концлагерь рәшәткәләре һәм әсирләр ясалган иде. Өч төрле язулар белән язылган шигырьләр иде анда”.

Апас районы Кече Күккүз авылында туып үскән Хәмдениса апаның энесе Хәбибуллин Исмәгыйль Ибнеәмир улы Бөек Ватан сугышыннан кайткач, апасына озынча дәфтәр тапшыра. Бик зур сер итеп кенә Хәмдениса апасына үзенең немецлар концлагерында М. Җәлил белән бергә әсирлектә булуын, аңа бу блокнотны бер поляк солдаты бирүен әйтә. Ул үлә. Апасы шигырьләрне сандык төбенә яшереп куя. Еллар узгач, Зөлфия апа әнисеннән бу китап турында сорап карый, ә әнисе: “Авызыңны ачасы булма!” – дип, сөйләшүгә нокта куя. Хәмдениса апа бөтен серләрне үзе белән алып китә, дәфтәрне кая яшергәнен әйтми.[5]

Шагыйрьнең дусты, күренекле әдәбиятчы Гази Кашшаф илгә әйләнеп кайткан әлеге дәфтәрләрне болай тасвирлый: “Тышкы күренеше белән бик гади, куен кесәсендәдә беленеп тормаслык кечкенә ике дәфтәр. Аның берсе соры катыргы белән тышланган. Икенчесе – йомшак кызгылт кәгазь белән уратылган. Каты тышлыкның икенче ягында шагыйрьнең Москвадагы квартира адресы һәм Татарстан совет язучылары союзы адресы язылган. Шунда ук без Муса Җәлилнең Германиядә политик эш алып барган өчен төрмәгә ябылуын һәм үлем җәзасына хөкем ителүен беләбез. Бер ягына еллык календарь табеле басылган, икенче ягы ак калган кәгазьләрдән яки ниндидер китапларның ачык калган битләреннән тырышлык белән тегелгән дәфтәрләр беренче карашка сүзлек өчен билгеләнгән дип уйларлык. Бу үзе үк Муса Җәлилнең нинди авыр шартларда язуын һәм нинди саклык белән эш итәргә мәҗбүр булуын әйтеп тора. Шагыйрь  дошман тозагында. Аның кәгазе дә, карасы да юк, ә  “язасы килә, язасы ! ” Муса Җәлилнең өзгәләнеп әйткән бу сүзләре төрмәнең каты режимын күз алдына бастыралар”.  

Хәзер бу дәфтәрләр Татарстан Милли музеенда тиешле шартларда саклана. Әлеге шигырьләр 1953 елның азагында тулы килеш аерым китап булып басылып чыкканнар. Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган бу әсәр бик тиз таралып беткән. М.Җәлил шигырьләренең беренче тапкыр басылуы Әминә ханым күңелендә якты бер истәлек булып калган: “1953 елның 24 апреленә каршы төндә Әминә ханым төшендә ак күмәч күргән. Күкрәгенә кысып, ак ипине телемнәргә кисә, имеш. Йокыдан торуга төшен кызы Чулпанга сөйләгән, бүген берәр шатлыклы хәбәр булыр, ахрысы, дип әйткән.

Берничә сәгать үтүгә, Әминә ханымга “Литературная газета” редакциясеннән шалтыраталар: “Иртәгә чыгачак санны алып укыгыз... Җәлилнең Моабитта язылган шигырьләрен бастырабыз. Әйе, әйе, ул хыянәтче түгел, ул каһарман...” Икенче көнне – бу 1953 елның 25 апреле була – алар Чулпан белән икәүләшеп барлык киоскалардан бер кочак газета сатып алалар. Кат-кат укыйлар, шатланалар да, үксеп-үксеп елыйлар да. Әйе, Муса сатлыкҗан түгел!” [6]

Димәк, җыр үлемнән көчлерәк булып чыга, аны фашист балтасы да кисә алмый,  фашист төрмәсе дә бикләп тота алмый. Ул җыр суда да батмый, утта да янмый, илләр гизеп, таулар-урманнар, күлләр-иделләр кичеп, Туган илгә кайта.


[1] Рыбалченко А.Д. Ерткыч оясында/ Кашшаф Г. Муса турында истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964 – Б. 227.

[2] Җәлилов М.М. Әсәрләр: 5 томда/ Том 2. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. - Б. 6.

[3] Кашшаф Г. Муса Җәлил Моабит дәфтәрләре. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – Б. 224.

[4] Әхмәдуллина Г. Муса Җәлил иҗаты – дөнья матбугатында/ Мәгариф. - №2, 2009. – Б. 7.

[5] Р. Мөбәрәкшина.  Өченче дәфтәрнең эзе бар/ Сабантуй. – 13 февраль, 2006.

[6] Р.Мостафин. Сөйгәнем йөрәгеннән дәрт алам мин... / Сөембикә. - №2, 2006. – Б.6


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Квадрат тигезләмәләрне чишү тарихы

Квадрат тигезләмәләрне чишү тарихы күпләрне кызыксындыра. Укучыларны мавыктыргыч формада, презентация кулланып, тарихи материал белән таныштытыру укучыларның фән белән кызыксынуына этәргеч ясый. Тигез...

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...

Тарихи-мәдәни мирасыбыз

Туган-үскән җир ул – иң төп мирас, Дәвамында гомер юлының.Хезмәт, сәгадәт, хәят мәйданы ул,Иман шарты һәрбер буынның.(Фазыл Шәех “Туган-үскән җир ул”)2012 нче ел – Тарихи-мәдәни мирас елы.Мирас... Ул ...

Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романында бу тарихи вакыйгалар чагылыш таба

“Тарихлардан килгән  хакыйкать” (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча йомгаклау дәресе )...

Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романында бу тарихи вакыйгалар чагылыш таба

“Тарихлардан килгән  хакыйкать” (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча йомгаклау дәресе )...

Сценарий внеурочного мероприятия, посвященного Дню памяти Мусы Джалиля Телдән журнал "Тоткынлыкта туган иҗат:"Моабит дәфтәрләре""

Устный журнал - своеобразная форма работы по морально- нравственному воспитанию, которая позволяет ярко, эмоционально донести до воспитанников важную информацию. Это форма проведения информационн...