Дәрес планы. 2 нче сыйныф рус төркеме уку дәресе. Тема: Тауда
план-конспект урока на тему
План урока по татарской литературе во 2 классе русскоязычной группы. Тема: Тауда. Автор учебника Хайдарова Р.З.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
plan_tauda_achyk_dres_2b.docx | 22.05 КБ |
Предварительный просмотр:
“8 нче гомуми белем бирү мәктәбе”
Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Ачык дәрес
2 нче сыйныф рус төркеме
Тема: Тауда (уку дәресе)
I кв. категорияле
татар теле укытучысы
Мөхәммәтова Эльза Илгиз кызы
Яр Чаллы
2016
Укытучы: I кв. категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы Мухаметова Э.И., МБОУ “СОШ № 8”
Тема: Тауда.
Максат:
1. Белем бирү максаты – кыш темасына кагылышлы лексиканы актив кулланышка кертү, Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына дөрес җавап бирү. “Тауда” тексты белән танышу.
2. Фикер сәләтен үстерү максаты – укучыларның мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру.
3. Тәрбияви максат – бер-береңә дус мөнәсәбәт тәрбияләү, аралашу, хезмәттәшлек итү күнекмәләре формалаштыру. Татар телен өрәнүгә уӊай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау.
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча презентация, мәктәп ишегалды рәсеме, биремле карточкалар, дәреслек: “Күӊелле татар теле” 2кл. Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева. Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2013 ел.
Дәрес тибы. Яңа материалны өйрәтү.
Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү.
Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш
Дәрес барышы:
I. Оештыру.
- Исәнмесез, балалар.
- Исәнмесез.
- Хәерле көн. Утырыгыз.Бүген урамда көн нинди?
- Салкын. Болытлы. Кар яумый. Җил исә. (мәктәп ишегалды рәсеменә “кояш”, “болытлар” ябыштырыла)
- Слайд №3 Тактага карагыз һәм җавап бирегез: Үзе салкын, үзе бик матур...” нәрсә ул?
- Кыш. Слайд №4
- Дөрес. Без дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?
- Кыш.
- Кыш айларын әйтегез.
- Декабрь, гыйнвар, февраль.
-Молодцы. Бүген дәрестә без нәрсә эшлибез?... Игътибар тактага. Слайд №5. Укыйбыз
- яңа сүзләр өйрәнәбез;
- текст белән танышабыз;
- җөмләләр төзибез.
II. Өй эшен тикшерү.
- Өй эшен тикшерәбез. 77 бит, 8нче күнегү. 1нче җөмләне .............. укый.
- ...........
(Слайд №6, тикшерәбез)
Сәлим тау+га килде.
Сәлим тау+да чана шуа.
Сәлим тау+дан өйгә кайта. (Укучылар телдән ни өчен бу аффикс язылуын аңлаталар.)
ҮЗБӘЯ.
III. Уку мәсьәләсен чишү.
- Балалар, сез кышны яратасызмы? Урамда уйныйсызмы?
- Әйе.
- Урамда нәрсә эшлисез?
- Мин чана шуам. Мин чаңгы шуам. Мин тимераякта шшуам. Мин хоккей уйныйм.
- Без дә бер уен уйныйбыз. Слайд №8. Рәсемнәр ясалган (чана, китап, чаңгы, кар бабай, тимераяк, кәшәкә, туп, машина, чәчәк) Найдите слова, относящиеся к зиме. (группада эш)
-.........(карточкаларда язылган сүзләр арасыннан эзләп табалар)
- Слайд №9, тикшерәбез.
ҮЗБӘЯ
- Бүген без бер текст белән танышабыз. Текстның исемен сез үзегез әйтергә тиеш буласыз. Слайд №10 (чана, чаңгы, ледянки, бублик). Что обәего в этих 4х картинках?
- .............
- Ә без кайда чана, чаңгы, ледянки шуабыз?
- Тауда.
- Дөрес. Без “Тауда” текстын укыйбыз. Слайд №11. Текста яңа сүзләр бар. Тактага карыйк. Слайд №13
БИЕК – ВЫСОКИЙ
БУЛДЫ – БЫЛО
ЧЫКМАДЫ – НЕ ВЫШЕЛ
ДИДЕ – СКАЗАЛ
ИКЕНЧЕ КӨННЕ – НА ДРУГОЙ ДЕНЬ
Мин укыйм. Укучылар кабатлыйлар.
- Тәрҗемә итегез. Гора высокая.
-.....
- Гора высокая была.
-.........
- Салим не вышел. (Салим на улицу не вышел. На другой день Салим вышел. «Син шума», - диде Вәли....)
ФИЗМИНУТКА
КАР, КАР, КАР ЯВА,
БУРАННАРНЫ ТУЗДЫРА.
КУЛЛАРГА ТӨШЕП ЭРИ,
ҮЗЕ БИК ТИЗ ТУҢДЫРА.
ЙОМШАК КАРНЫ АЛАБЫЗ
АННАН ШАРЛАР ЯСЫЙБЫЗ.
КАР АТЫШЫП УЙНЫЙБЫЗ,
БИК КҮҢЕЛЛЕ ЯШИБЕЗ. Слайд №12
Текстны 1нче мәртәбә тыңлау (аудиоязмада)
- Текст нәрсә турында?
-.......(русча җаваплар)
- Текстны 2нче мәртәбә тыңлыйбыз. И вставляем пропущенные слова
ТАУДА
Вәли һәм Нәсим тау ясадылар. Ә Сәлим .............. чыкмады, өйдә утырды, чөнки ул авырды. Тау биек, зур булды. Вәли ............... шуды, Нәсим ............ шуды.
Икенче көнне Сәлим дә ............ килде.
- Шума, бу синең тавың түгел! – диде Вәли.
- Шу, Сәлим, син дә шу, – диде Нәсим.
- Тикшерәбез. Слайд №15
ҮЗБӘЯ.
IV. Беренчел ныгыту.
- Слайд № 16. Мин укыйм, укучылар тексттан җөмләләрне табып, укыйлар.
- Вали и Насим сделали горку.
- Салим на улицу не вышел, потому что заболел.
- Горка получилась большой и высокой.
- Вали катался на санках.
- Насим катался на лыжах.
- «Не катайся! Это не твоя горка», - сказал Вали.
- «Катайся, Салим», - сказал Насим.
- Ответьте на вопрос: А как бы вы поступили на месте Вали? Слайд № 17
- …………
ҮЗБӘЯ.
V. Белемнәрне мөстәкыйль кулану.
- Дәфтәрләрне ачабыз. Числоны язабыз. Матур утырыгыз.
Егерме җиденче гыйнвар.
Сыйныф эше.
4нче күнегү. Слайд № 18. (мөстәкыйль эшлиләр)
- Тикшерәбез. Слайд № 19
4нче күнегү.
2) Вәли белән Нәсим тау ясадылар.
4) Сәлим урамда уйнамады.
6) Вәли чана шуды, Нәсим чаңгы шуды.
VI. Рефлексия.
- Назовите 3 слова, которые мы сегодня учили и вы запомнили.
-..............( отвечают 3-4 ученика)
- Скажите 2 предложения из текста, которые вы запомнили.
-..............( отвечают 3-4 ученика)
- Скажите 1 предложение из текста, с которым вы придя домой поделитесь с мамой и папой.
-..............( отвечают 3-4 ученика)
VII. Өй эше.
- Слайд № 20. 78 бит, 1нче күнегү (укырга)
VIII. Йомгаклау. Билге кую.
- Слайд № 21. Кем, мин бүген “5”лек эшләдем, дип уйлый икән, ак кар бөртеге күтәрә; “4”лек, ди икән, зәңгәрсу кар бөртеге күтәрә, “3”лек – зәңгәр.
Ә хәзер “мәктәп ишегалдына” билгеләрегездән тау ясап куйыйк.
Менә нинди матур тау килеп чыкты.
Дәрес тәмам. Сау булыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
5 нче сыйныф (рус төркеме) табигать һәм без темасына татар теле дәресе.
5 нчы сыйн ыф (рус төркеме) табигать һәм без темасына дәрес эшкәртмәсе....
уку дәресе буенча дәрес эшкәртмәсе 4 сыйныф(тат.төркеме)
4нче сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрелде Р.Хафизова буенча" Күгәрчен һәм малай"...
Сыйфа.Ныгыту дәресе. 6 нчы сыйныф татар төркеме өчен.
Максат: 1. Сыйфат сүз төркеме турындагы белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, ныгыту ...
Календарь тематик план 8 сыйныф рус төркеме өчен татар теле һәм әдәбияттан
план 8 класса по татарскому языку и литературы по учебнику Хайдаровой Р.З....
5 нче сыйныф өчен (татар төркеме) татар әдәбияты дәресе. Тема: Ф.Садриев “Тургай ни дип җырлый?” хикәясе
Ф.Садриевның “Тургай ни дип җырлый?” әсәрен укып анализлау....
Дәрес планы. 5 сыйныф, рус төркеме.
Дәрес планы. 5 сыйныф, рус төркеме....
Татар теленнән дәрес планы 2 сыйныф рус төркеме
Р.З. Хәйдәрова дәреслеге буенча 2 сыйныфта Кая? Кайда? Кайдан? сораулары темасына дәрес планы һәм презентация...