Г.Шамуков һәм Г.Тукай тәрҗемәсендә И.А. Крыловның “Аккош, Чуртан һәм Кысла” мәсәле
план-конспект по теме
Материал опубликован в журнале “Мәгариф” №9, 2015 г
3 НЧЕ ТАТАР СЫЙНЫФ БАЛАЛАРЫ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
g.shamukov_hm_g.tukay_trzhemsend_i.a._krylovnyn_akkosh_churtan_hm_kysla_msle.docx | 33.97 КБ |
Предварительный просмотр:
Казан шәһәре Идел буе районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
«129 нчы номерлы рус-татар урта мәктәбе»нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
филология фәннәре кандидаты
МИНГАЛИЕВА ЛӘЙСӘН ӨМЕТ КЫЗЫНЫҢ
3 НЧЕ ТАТАР СЫЙНЫФ БАЛАЛАРЫ ӨЧЕН
ӘДӘБИ УКУДАН ДӘРЕС ПЛАНЫ
Казан, 2015 ел
Тема: Г.Шамуков һәм Г.Тукай тәрҗемәсендә И.А. Крыловның “Аккош, Чуртан һәм Кысла” мәсәле
Максат:
- Г.Шамуков һәм Г.Тукай тәрҗемәсендә И.А. Крыловның “Аккош, Чуртан һәм Кысла” мәсәлен өйрәнү.
- Укучыларның әдәбият белеме буенча белемнәрен тирәнәйтү (мәсәл жанры, аллегория, персонаж терминнары һ.б); балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, логик фикерләү сәләтен киңәйтү, метапредмет күнекмәләрен булдыру.
- Укучыларга әхлакый тәрбия бирү, күмәк хезмәттәшлек хисләрен тәрбияләү.
Материал: Г.М. Сафиуллина, Ф.Ф. Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек. 2 нче кисәк. К.: Мәгариф-Вакыт, 2013 ел.
Өстәмә материал: Ф.Урманче, К.Миңнуллин. Татар халык авыз иҗаты. К.: Мәгариф, 2005 ел.
Җиһазлау: И.А. Крылов, Г.Тукай, Г.Шамуков портретлары, презентацион материал, проектор тактасы, Сингапур методы буенча кисмә карточкалар (ФРЕЙЕР моделе), әдәби анализ терминнары язылган күрсәтмәләр, магнитофон, Сингапур методы буенча ТИК-ТЭК-ТОЙ уены җиһазламасы, А.Яхин методикасы буенча терәк –таблица.
Дәреснең тибы: Яңа тема өйрәнү.
Дәреснең методы: Иҗади уку методы, А.Яхин методикасы буенча эзләнүле анализ, әңгәмә, Сингапур методлары (ТИК-ТЭК-ТОЙ, ФРЕЙЕР моделе, ЭЙ АР ГАЙД методы (өлешчә).
Укыту алымнары: Укытучы сүзе, сайлап уку, сәнгатьле уку, әңгәмә, эзләнү, такта янында һәм мөстәкыйль эшләү.
ДӘРЕС БАРЫШЫ.
I. Оештыру өлеше:
Дәреснең кыскача эчтәлеге, эшләнәсе эшләр турында әйтү. Укучыларга эзләнүле ситуация тудыру (ФРЕЙЕР моделе).
II. Актуальләштерү: И.А.Крылов, Г.Тукай, Г.Шамуков иҗатларын искә төшерү, аларның мәсәл жанрында иҗат итүләре.
III. Яңа материал өстендә эш: Г.Шамуков һәм Г.Тукай тәрҗемәсендә И.А. Крыловның “Аккош, Чуртан һәм Кысла” мәсәле өстендә эш (А.Яхин методикасы).
III. Ныгыту. ТИК-ТЭК-ТОЙ уены (Сингапур методикасы).
IV. Йомгаклау.
- Рефлексия. Эзләнүле ситуациягә әйләнеп кайту, нәтиҗәләр чыгару, йомгак ясау (ЭР АР ГАЙД методы).
- Билгеләр кую.
V. Өй эше: Дәреслек: 32-34 битләрне сәнгатьле уку, малайларга җавап хаты язу.
Дәрес барышы.
- Оештыру өлеше:
- Исәнмесез, укучылар! (Исәнмесез - саумысыз!)
- Кәефләрегез ничек? (Кояшлы иртә кебек! Татар телен, ана телен өйрәнергә дип килдек!)
- Кадерле, укучылар һәм хөрмәтле кунаклар! Әдәби уку дәресен башлап җибәрәбез.
- Сезнең яныгызга керергә җыенганда, миңа хат ташучы бер хат китерде. Менә ул. Әйдәгез, шуны ачып укыйк әле! (2 нче слайд)
Исәнмесез, сабакташларыбыз! Без, Алмаз, Булат, Самат, 3 нче сыйныфта укыйбыз. Укытучы апа безгә “Казанның иң күренекле урыннары” темасына күмәк проект эшләргә кушты. Алмаз театрлар турында языйк, ди. Булат музейлар хакында язмакчы була, ә Самтка зоопарк темасы күбрәк ошый. Вакыт уза! Бер фикергә килә алмыйбыз! Безнең команданың күмәк проект эше уңышлы чыксын өчен, безгә нәрсә җитми? Зинһар, ярдәм итегез!
- Укучылар, малайларга ярдәм итеп карыйк. Сезнең алдыгызда кәгазь битләре ята. Аларга дүрт өлешкә бүленгән схема язылган. (3 нче слайд). Һәрбер өлеш үзенә сездән җавап көтә. Уртада ромб эчендә сезгә төп сорау куелган: күмәк эш нәтиҗәле килеп чыксын өчен нәрсә булу мөһим? Кәгазь кырыйларында сезгә сүзләр бирелгән. Аларны игътибар белән укып, сез дүрт шакмакка бүлеп язарга тиеш. Һәр шакмакның үзенең сыйфат төшенчәләре бар. 1 нче шакмак: иң мөһим шарталар һәм характер сыйфатлары. 2 нче шакмак: бик үк мөһим булмаган шарталар һәм характер сыйфатлары. 3 нче шакмак: кирәк булмаган шарталар һәм характер сыйфатлары. 4 нче шакмак: күмәк эшкә зыян китерә торган сыйфатлар шарталар һәм характер сыйфатлары (ФРЕЙЕР моделе буенча эш)
Белем (знание)
Бердәмлек (коллективизм)
Җаваплылык (ответсвенность)
Сабырлык (терпимость)
Түземлек (выносливость)
Тырышу (старание)
Кире беткәнлек (делать назло все наоборот)
Үзсүзлелек (упертость)
Кеше сүзен тыңламаучанлык (не соглашаться с мнением других)
Кеше эшләгәндә телефон белән уйнап утыру(любить играть с телефоном, когда остальные работают)
Кызыксынучанлык (любознательность)
Яңа белмнәргә омтылу (стремление к новым знаниям)
Кызып китүчәнлек (вспыльчивость)
Игътибарсызлык (невнимательность)
Хаталы язу (писать с ошибками)
- Мин сезгә ике минут вакыт бирәм, сез шул сүзләрне дүрт шакмакка
бүлеп языгыз һәм өстәл читенә куегыз, дәрес азагында ул безгә кирәк булачак. (балалар эшләгәндә “Галиябану” спектакленнән музыка куела)
- Актуальләштерү
- Балалар, малайлар сөйләгән проблема – күмәк эшне башкарганда
булган авырлыклар проблемасы моннан ике гасыр элек тә актуаль булган. Шул турыда без бүгенге дәрестә бөек рус язучысы Иван Андреевич Крыловның “Аккош, Чуртан һәм Кысла” мәсәлен укыгач белербез. Кем соң ул И.А. Крылов? Сезгә өй эше итеп кыскача гына автор турында мәгълүмат әзерләргә кушылган иде. Әйдәгез, тыңлап үтик. Исмагилова Камиләне тыңныйк әле. (4 нче слайд)
Иван Андреевич Крыловны халык яратып “Крылов бабай” дип юкка гына атамаган. Менә инде аның тууына ике йөз елдан артык вакыт үтсә дә,ул язган мәсәлләрнең әһәмияте бүген дә актуаль. Ул Мәскәүдә туып үскән. Балалык һәм усмер еллары авыр шартларда үткән. Мәктәптә белем алу бәхетенә ирешмәсә дә, Крылов үзлегеннән укып, төрле фәннәрдән белемнәрне тирәнтен үзләштереп, танылган язучыга әйләнгән. Ул барлыгы 205 мәсәл язган. Һәм алар бүгенге китап укучыларга да якын һәм кызык.
- Рәхмәт, Камилә! Сез Крыловның “Лебедь, Щука и Рак” мәсәлен
2нче сыйныфтан ук беләсез. Рәсемгә карагыз әле. Менә, мәсәлнең персонажлары. (5 нче слайд).
- Рус әсәре татар укучысына да аңлаешлы булсын өчен, аның эчтәлеген Г.Тукай татар теленә үз сүзләре белән тәрҗемә итеп язган иде. Без инде Г.Тукайның кем икәнен беләбез, шулай да, кыскача гына аның турында да сөйләп үтик әле. Рәхим ит, Дилә (6 нчы слайд).
Күренекле шагыйрь Габдулла Тукайны халкыбыз һәрвакыт күңел түрендә саклый. Аның әсәрләрен балалар дә, олылар да яратып укыйлар, ятлыйлар, чөнки алар матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди. Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай - халкыбызның бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе.
- Рәхмәт, Дилә! Хәзер, балалар, дәреслекләрнең 32 нче битен ачабыз
һәм Г.Тукай тәрҗемәсе белән танышабыз. Игътибар белән тыңлыйбыз һәм карап барабыз (укытучы укуы).
- Әсәрең эчтәлеген исегезгә төшердегезме, балалар? Ә менә шигъри
форма буларак, СССР ның халык артисты Г.Шамуков мәсәлнең әдәби тәрҗемәсен ясаган. Шамуков турында безгә кыскача Миләүшә сөйләп бирер. (7 нче слайд)
Күренекле сәхнә остасы, язучы һәм тәрҗемәче, СССРның Халык артисты Габдулла Рухулла улы Шамуков – әдәбият-сәнгатьнең төрле тармакларында көчен сынап, һәркайсында үзенчәлекле эз калдырган күпкырлы иҗат кешесе. Актер буларак ул үзенең ярты гасырга сузылган сәхнә гомерендә татар театр сәнгате тарихында онытылмас сәхифәләр булып калырдай дистәләрчә образлар, характерлар иҗат итә.
- Сез әле аның турында өлкәнрәк сыйныфларда тирәнтен өйрәнерсез.
Сез алдагы дәресләрнең берсендә аның нинди мәсәлен йөрәнгән идегез.
III. Яңа материал өстендә эш:
1.Әсәрнең жанрын билгеләү
- Хәзер без сезнең белән Г.Шамуков тәрҗемәсендә “Аккош, Чуртан һәм Кысла” мәсәлен өйрәнербез. Икешәр юл берәм-берәм укыйбыз.
- Әйдәгез, әсәрнең жанрын билгелибез. Рус әдәбиятыннан беләсез инде, мәсәлнең тәрҗемәсе – басня. Сез инде мәсәл жанрын берничә дәрес рәттән өйрәнеп киләсез. Нәрсә соң ул мәсәл? Проекторда язылган сүзләрдән дөрес билгеләмәне табыгыз (8 нче слайд):
кызыклы хәл турында әсәр;
хайваннар турында кызыклы хикәя
гыйбрәтле акыл өйрәтүле кечкенә хикәяләр
(хор белән дөрес билгеләмәсен укыйбыз)
- Башка әсәрләрдән аермалы буларак, мәсәлгә нәрсә хас?
Тактада ике баганада эленеп торган карточкаларны бер-берсе белән кушып, мәсәл жанрының моделен төзү:
Әкияттәге кебек | тормышта булган тискәре сыйфатларны читләтеп күрсәтү өчен җәнлекләр катнаша |
Шигырьдәге кебек | рифмасы бар, тезмә формада языла |
Мәкальдәге кебек | әхлакый нәтиҗә, үгет-нәсыйхәт (мораль) бар |
(бергә укыйбыз)
Физминут:
Очты-очты, аккошлар очты
Чуртаннар очты
Кыслалар очты
Чыпчыклар очты
Балыклар очты
Авыр йөкләр очты
- А. Яхин методикасы буенча мәсәлгә анализ ясау
- Хәзер мәсәлне өлешләргә бүлеп карыйк.
1 нче өлеш (9 нчы слайд): Аккош, Чуртан һәм Кысла арбага җигеләләр. Ничек итеп? (“йөк тартырга сүз берләшеп”). Күмәк эш башлар өчен шул гына җитәме?
- Аларның планнары булганмы?
- Йөк кая барырга тиешлеге турында сөйләшеп куйдылармы?
- Бу өлештә үк эшнең килеп чыкмаганлыгы беленәме?
2 нче өлеш (10 нчы слайд): (хор белән уку).Йөкне тарту.
- Йөкне тарту ничек башкарылган?
- Димәк, һәрберсе үз ягына тарткан (11-13 нче слайдлар)
- Бу персонажларны берләштерә торган уртак сыйфатлары бармы?
(алар барысы да суда йөзә белә)
- Геройлар бер фикергә килгән очракта йөк урыныннан кузгала алыр
идеме? (юк, чөнки алар йөк тарта ала торган хайваннар түгел, ул эшкә алынырга тиеш тә түгелләр иде)
- Димәк, йөккә җигелгән геройлар дөрес сайланганмы? (юк, авыр
йөкне тартырга атлар, яисә көчле хайваннар гына булдыра ала)
3 нче өлеш (14 нче слайд) Йөк бүген дә шул урында.
- Вакыйгаларны гомумиләштереп, ике өлешкә калдырыйк:
- Йөк тартырга җигелү һәм тарту
- Йөк урыныннан кузгалмый
- Темасын билгелибез. Әсәр нәрсә турында – йөк тарту.
- Идеясен билгелибез. Мәсәлдә ул мораль дип атала:
- Ни өчен йөк урыныннан кузгалмаган? Персонажларга нәрсә
җитмәгән? Ни өчен алар төрлесе-төрле якка тарткан?
- Күмәк эш нәтиҗәле булып чыксын өчен бердәмлек кирәк
Проблемасы: бердәмлек җитмәү, эшләү планы булмау.
Мондый проблема И.А. Крыловның тагын нинди мәсәлендә чагылыш тапкан иде? (“Квартет”) (15 нче слайд)
- Практик бирем
- Бердәмлек, дуслык, күмәк эш темасы халык авыз иҗатында да еш
очрый, аерым алганда мәкальләрдә. Әйдәгез әле без дә күмәк эш башкарып алыйк әле. Мин һәр төркемгә берничә бит кәгазь таратам. Сез шулардан мәкаль төзәргә һәм без өйрәнә торган мәсәлгә туры киләме, юкмы икәнлеген билгеләргә тиеш буласыз. Вакыт бирелә. Башладык.
Бергә эшләсән, авыр эш тә жинел.
Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.
Дуслык - зур байлык.
Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.
Дуслык тау күчерә.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
Бердәмлектә - көч!
- Ныгыту. ТИК-ТЭК-ТОЙ уены (Сингапур методикасы)
- Ә хәзер әсәрнең эчтәлеге буенча бер уен уйнап алыйк. Ул ТИК-ТЭК-
ТОЙ дип атала. Тактага шакмакларга язылган, сез, берәм-берәм чыгып, шул шакмакларга тексттан берәр сүз язарга тиеш буласыз (чыгып язалар)
- Ә хәзер шул сүзләр белән тексттан чыгып җөмләләр төзибез. (3
җөмлә)
- Йомгаклау. Рефлексия
- Инде малайларның хатына әйләнеп кайтыйк. Без малайлар күтәргән
проблеманың 2 гасыр элек тә актуаль икәнен белдек. Бәлки сезнең әсәрне өйрәнгәнче булган фикерез үзгәргәндер Хәзер без дәрес башындагы сорауга тагын әйләнеп кайтыйк (ЭЙ АР ГАЙД методы): күмәк эш нәтиҗәле килеп чыксын өчен нәрсә булу мөһим? (16 нчы слайд)
- 30 сек. вакыт бирәм. Фикерләрегезне үзгәртеп языгыз. Карандаш,
яки икенче төрле ручка белән дә язарга ярый.
- Тикшерәбез. Балалар, сезнең дәрес башында һәм Крыловның
Шамуков тәрҗемәсендәге “Аккош, Чуртан һәм Кысла” мәсәлен өйрәнгәннән соң күмәк эшкә карата фикерләрегез үзгәрдеме? Кемнеке үзгәрде? Кул күтәрегез.
- Нәтиҗә чыгарабыз: Киңәшле күмәк эшнең генә нәтиҗәсе була.
(17 нче слайд)
Билгеләр кую.
Өй эше: Һәрберегез үзегезнең исемегездән малайларга киңәш биреп хат языгыз. Киләсе дәрестә тикшерербез.
Дәреслек: 32-34 битләрне сәнгатьле уку. (18 нче слайд)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
100летие С.Хакима("Аккош күленең ак күңелле шагыйре")
Аккош күленең ак күңелле шагыйре.(С.Хәким иҗатына багышланган әдәби-музыкалькичә- презентация) Җиһазлау: 1) Портреты...
"Замана гаиләсендә гореф-гадәтләр"
Җәмгыятебез тормышындагы соңгы еллардагы сәяси,социаль-икъдисадый үзгәрешләр мәгариф системасы алдына яңа бурычлар куйды.Мәктәп тә,җәмгыять кебек үк,базар мөнәсәбәтләре кагыйдәләре буенча я...
НӘҖИП ДУМАВИНЫҢ ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ПУБЛИЦИСТИКА ӨЛКӘСЕНДӘГЕ КҮПКЫРЛЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ.
Еллар, гасырлар уза тора. Кайбер данлыклы шәхесләр онытылалар. Ә менә Нәҗип Думави халык хәтерендә һаман саклана, күңелдән бер минутка да китми, әйтерсең лә сихри алмаз бөтен җиһанга нур сибә. Н...
Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».
Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....
Ел әйләнәсендә (шигырьләр)
Ел әйләнәсендәКышКөзләр үтте, кышлар җитте,Табигать нык үзгәрде.Суык бөтен тирә- якныМамык юрганга төрде.Бөтен дөнья ап- ак булды:Урманнар, кырлар, таулар.Якты күк йөзендә йөзәКүксел йомшак болытлар.Я...
Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ
"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...
Илдар Юзеевның "Унике аккош" шигыренә презентация
Илдар Юзеевның "Унике аккош"шигыренә презентация. Төрле шигырь конкурсларында катнашу өчен, файдалы булыр....