"Замана гаиләсендә гореф-гадәтләр"
классный час (9 класс) по теме

галиева зульфия ильясовна

 

Җәмгыятебез тормышындагы соңгы еллардагы сәяси,социаль-икъдисадый үзгәрешләр мәгариф системасы алдына яңа бурычлар куйды.Мәктәп тә,җәмгыять кебек үк,базар мөнәсәбәтләре кагыйдәләре буенча яшәргә йөз тота башлады.Әти-әниләр дә балаларын традиция буенча бирелгән белем һәм күнекмәләргә , югары әхлак сыйфатларына ия булуын гына түгел,ә хәзерге шартларда тормышта үз урыннарын табып,базар икътисады,конкуренция шартларында югары тормыш дәрәҗәсенә ирешерлек итеп яши алуларын телиләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ata-analar_zhyelyshynda_chygysh.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Күшәр төп белем бирү мәктәбе

Ата-аналар җыелышында ясаган чыгыш.

Докладчы Галиева З.И.

     Җәмгыятебез тормышындагы соңгы еллардагы сәяси,социаль-икъдисадый

үзгәрешләр мәгариф системасы алдына яңа бурычлар куйды.Мәктәп тә,җәмгыять кебек үк,базар мөнәсәбәтләре кагыйдәләре буенча яшәргә йөз тота башлады.Әти-әниләр дә балаларын традиция буенча бирелгән белем һәм күнекмәләргә , югары әхлак сыйфатларына ия булуын гына түгел,ә хәзерге шартларда тормышта үз урыннарын табып,базар икътисады,конкуренция шартларында югары тормыш дәрәҗәсенә ирешерлек итеп яши алуларын телиләр.

     Яшәешебезнең төп бурычларыннан берсе булып-үткән буыннар туплаган рухи байлыкны саклап,баетып,аларның иң кыйммәтле үрнәкләрен һәр шәхескә җиткерү тора.Һәр милләт,һәр халык үзенең рухи байлыгын үзенчәлекле шартларда,үзенчәлекле алымнар белән туплаган.

     Яшь буынны милли рухта тәрбияләү өчен үткәндәге тәҗрибәне яхшырак белергә һәм файдаланырга кирәклеге һәрдаим үзен сиздереп тора.

     Тәрбия беренче чиратта,гаиләдән,ата-анадан килә. Бөек рус галиме,педагог һәм психолог К.Д.Ушинский:”Милли тәрбия генә көткән нәтиҗәне бирә,тулы канлы шәхесләр формалаштыра”,-дигән.

     Бүген без рухи бөлгенлеккә төшүне үз күзләребез белән күреп торабыз.

Тәрбиячесез калган ятим балалар,инвалид балалар,ата-аналар хокукыннан мәхрүм ителгән кешеләр.Бу төркемнәрнең саны елдән-ел арта.

    Тәрбия процессында гаилә иң беренче,мөһим урынны алып тора.Баланың үз гаиләсенә мәхәббәте,барыннан да бигрәк,гаиләнең үзендә туа,ата-ананың бала тәрбияләүгә ни дәрәҗәдә җаваплы каравыннан килә.Сәламәт яшәүгә омтылу,наркоманиягә каршы көрәш,тәмәке тарту һәм алкоголизм профилактикасы,мәктәптә баланы җәберләүләрне кисәтү-дәүләт өчен генә түгел,ә бөтен җәмгыятебез һәм һәр кеше өчен дә төп бурыч булып тора.

Милләтебезнең мәшһүр мәгърифәтчесе Каюм Насыйри үз вакытында:”Тәр-

бия –һәр нәрсәнең ачкычы,аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була,ул кешене кеше итүдә иң дөрес юл”,-дип язган.

   Балаларга белем һәм тәрбия бирү бердәм процесс.Әдәпле-әхлаклы камил кеше тәрбияләү-педагогик эшчәнлектә төп мәсьәләләрнең берсе.Шулай ук гаилә һәм мәктәпнең төп тәрбияви бурычларының берсе-нәселебезнең,татар халкының лаеклы сәламәт дәвамчыларын тәрбияләү.Бернинди яңа технологияләр дә халык педагогикасы алымнарын кысрыклап чыгара алмый дип саныйм.Чөнки гореф-гадәтләр халыкның үткәнендә дә,бүгенгесендә дә,киләчәгендә дә урын алып тора һәм торачак.”Гадәтең нинди-холкың шундый”.Без бу халык мәкален бик еш ишетәбез. Балаларны мәрхәмәтле, әхлаклы итеп тәрбияләүдә әби-бабайларның роле бик зур. Гадәттә алар ир балаларның да,кыз балаларның да ничек итеп үз-үзләрен һәр очракта да әдәпле,тәртипле тотарга,ничек итеп гыйлем серләрен үзләштерергә,ничек итеп үзләрен тәрбияләп кадерләп  үстергән ата-аналарга ,якыннарына, җәмгыятькә лаеклы,файдалы шәхес булып җитешергә,ә ата-аналарга ничек итеп бала тәрбияләү кебек үтә дә җаваплы эштә аеруча игътибарлы һәм үзләренә дә балаларына бөтен яктан үрнәк булырга кирәклеген тәфсилләп өйрәтә.Алар укучы балаларның тормыш юлында һәрвакыт дөрес юнәлеш биреп торучы юл күрсәткечләр кебек. Чынлап та ,гасырлар буена халыкта тупланып килгән гореф-гадәтләр меңләгән  мисаллар ярдәмендә тулыландырылганнар,сыналганнар.Җиз иләк аша үткән тәрбия алымнары,елдан-ел камилләшкән ,иләнгән. Халыкның түбәндәге тапкыр әйтемнәре дә шул турыда сөйли.

1.Үзеңнең кем икәнлегеңне беләсең килсә,көзгегә түгел,балаңа кара.

2.Бала күңеле-уңдырышлы туфрак,ни чәчсәң шуны урырсың.

3.Тәртипнең анасы-тәрбия.

4.Оясында ни күрсә,очканында шул булыр.

Ата-бабаларыбызның киңәшләре,һичшиксез,тирән мәгънәле тәрбияви чара.

Әйтергә теләгән фикерне бик оста гына итеп бер җөмләгә сыйдырып уйдырып  әйтә белгән халык.”Тупсага утырма-бәхетең кимер”,”Яңагыңа

таянма-кайгы күрерсең”,”Аягыңны болгама-шайтан чакырасың”,Кояш баегач идән себермә-хәерче булырсың”,”Кояш баегач суга барма-суыңа шайтан төкерер”.һ.б. Күргәнебезчә,һәрбер әйтемнең эчендә тирән мәгънә ята.

Ләкин сизәсездер,гаиләдә бала тәрбияләү эше елдан-ел катлаулана бара.Моның сәбәпләре бик күп төрле,әлбәттә ,чөнки хәзер балалар күбрәк күрәләр(телевидение чаралары),күбрәк фикер йөртәләр.Тормыш шартларының,халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе күтәрелүе,балаларда да чагылыш тапты. Аларны хәзер “шайтан” белән генә куркыта алмыйсың.

Күбесе аны үзләре куркытырга да күп сорамас. Нишләргә,кая барырга,  кемнән киңәш сорарга?  Менә шулай җиде юл чатында басып торганда

милләтебезгә янә бер күркәм гадәт, ислам дине йолалары кире әйләнеп кайтты. Җитмеш ел буена совет хөкүмәте корытырга теләгән дини гореф-гадәтләр тәрбияви чара булып әйләнеп кайтты.Бу безнең дәүләтнең хокукый-норматив документларына каршы килми һәм мәктәп балаларының интеллектуаль ,әхлакый потенциалын һәм дөньяга карашларын үстерүгә ярдәм итә.Яхшы гамәлләр хуплана,начар гамәлләрне , киресенчә, тыя

торган Ислам дине җәмгыять әгъзалары арасында үзара мөнәсәбәтләрне туганлык,кеше хокукларын хөрмәт итү принципларына нигезләнгән .Сәламәт

яшәү рәвеше тәрбияләү исламның төп өлеше булып тора.Шулай ук ул укырга,гыйлем тупларга,белгечлек алырга,һәрвакыт чиста булырга,яхшы укырга һәм эшләргә,әти-әнине хөрмәт итәргә,туганнарга булышырга,бөтен кешеләргә игелек кенә эшләргә өйрәтә.Исерткеч эчемлекләр эчүне,наркотик матдәләр куллануны,тәмәке тартуны,кешенекен һәм дәүләтнекен урлауны,икмәккә суга сакчыл карашта булмауны,гайбәт сату,көнләшү,яман сүз сөйләшү,сүгенү,мыскыллауны тыя.

       Сүземнең соңында шуны әйтәсем килә,чыннан да,заман гаиләсендә бер-

ничек тә гасырлар буена яшәп һәм камилләшеп килгән халык педагогикасыннан  һәм гореф-гадәтләрдән башка гына тәрбияле бала үстереп булмый.Балаңны авырлыкларны җиңеп чыгарга,үзенең йомшак якларын һәм җитешсезлекләрен күрә белергә,яшьтәшләре белән дус булырга,үз кимчелекләрен бетерү өстендә һәрвакыт бирелеп эшләү теләге уятырга,яраткан шөгелен эзләп табарга өйрәтергә кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1. “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау;2.         Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формал...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрендә милли йола, гореф-гадәт һәм традицияләрнең бирелеше

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясендә киң чагыла. Язучы татар халкын халык иткән гореф-гадәт, традицияләрне ...