Конспект урока татарского языка в 5 классе
план-конспект урока (5 класс) на тему

Разработка урока татарского языка (русскоязычная группа) в 5 классе по теме "Минем гаиләм"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany._minem_gailm.docx19.45 КБ

Предварительный просмотр:

5 нче класста “Минем гаиләм” темасы буенча дәреснең план конспекты

     

Максат: 

  • “Минем гаиләм” темасы буенча лексик –грамматик  һәм сөйләм күнекмәләрен куллану, камилләштерү
  • укучыларда төркемнәрдә, парларда эшләп аралаша белү күнекмәләрен үстерү, бирелгән ситуация буенча үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.
  • укучыларда бер-берсенә карата игътибарлылыкны, ярдәм итә белүне тәрбияләү

Җиһазлау:  компьютер, таратма материал, сүзләр язылган плакатлар, сүзлекләр, аудирование өчен текст, музыка

Дәреслек:Р.Р Нигъмәтуллина  тарафыннан эшләнгән “Татарча да яхшы бел”(Казан, Мәгариф, 2011, ике кисәктә),

Дәрес барышы.

  1. Оештыру. 

     Исәнләшү. Дежур укучы белән әңгәмә.

Коммуникатив  разминка. Укучыларның хәлләрен,дәрескә әзерлекләрен сорашу, һава торышы, табигатьтә булган үзгәрешләр турында диологлар төзү.Уңай психологик халәт тудыру. Хәерле көн, яхшы теләкләр  теләү.

  1. Актуальләштерү. Теманы лексика буенча тикшерү.

ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН (Take Off – Touch Down)

Гаилә темасына туры килгән  сүзләрне ишеткәч укучылар басалар, туры килмәгән очракта утыралар.(Әни, каләм, урындыклар, дәреслек,бертуган, куллар, әти, әби, бетергеч, хатын, нәсел агачы, әдәбият, мәсьәлә, туганнан- туган, бертуган,фән, бизәк, киңәш,кияү, урман, килен, нәсел, онык, күрше, бәйрәм, карлыгач, ташбака, агачлар, оныкчык, өчпочмак, чәкчәк).

Яхшы, укучылар, молодцы! Ә хәзер тема  өстендә эшләүне дәвам итәбез.

  1. Ситуатив биремнәр. Парларда  эш.

Укытучы тема буенча ситуатив бирем бирә:

  • спроси, как зовут его сестру;
  • ему сколько лет брату;
  • как он помогает маме;
  • сколько человек в его семье;
  • как проводите  свободное время ;
  • какая у него семья.   
  1.       Өйрәнгән лексик-грамматик материалны сөйләмдә камилләштерү.

ДЖОТ ТОТС (Jot Thoughts)

Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Һәр кәгазь битенә “Өй” сүзе белән бәйләнгән сүзләр язабыз. Сүзне язар алдыннан аны кычкырып әйтәсез, аннан язасыз. Башкалар ул сүзне язмый.

ТИК-ТЭК-ТОУ (Tic-Tac-Toe)

Хәзер ул кәгазь битләрен бутыйбыз һәм 3*3 итеп 9 карточка тезәбез.

Һәр укучы горизонталь, вертикаль яки диагональ буенча 3 сүзне кулланып, 3 җөмлә төзи. Кулланылган сүзләрнең астына сызабыз.

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (Continuous Round Robin)

Ә хәзер икенче укучыдан башлап һәрберегез берәр җөмләсен укый, аннан икенчесен, өченчесен.

  1. Текст өстендә эш. Безнең гаилә. Аудирование.

       Безнең гаилә дүрт кешедән тора:әтием,әнием,апам һәм мин.Гаиләбез бик тату ,тыныч һәм тырыш.Әнием балалар табибы булып эшли. Әтием тыныч холыклы,тәртипле,кайгыртучан.  Кирәк вакытта миңа математика фәненнән булыша,чөнки ул физико-математика фәннәре докторы. Апам минем Мәскәү шәһәрендә эшли, ул студент.  Мин аны бик яратам. Буш вакытларда,  сирәк булса да, без бергә  театрга, атна саен урманга барабыз.Ял көне әниебез камыр ашлары пешерә һәм матур итеп өстәл әзерли , төрле-төрле тәмле салатлар да һәм аш та була. Минем  дә эшем бар: өй җыештырам, идәннәрне һәм савыт-  сабаны  юам.

Сораулар:

Гаиләдә ничә кеше бар?

Бу гаилә нинди?

Әти – әниләре кем?

Буш вакытта алар бергә нишлиләр?

Ял көне ничек уза?

         Группа сорауларга җаваплар әзерли.Сорауларга җавапның дөреслеген тикшерү (группадан 1 укучының җавабы тыңлана).

  1. Монологик сөйләмне үстерү өстендә эшләү. Бирелгән вакыт эчендә укучылар сигнал буенча бер-берсенә дусты турында сөйләргә тиеш. (кемнең чәче озынрак, шул укучы беренче башлый).
  2. Рефлексия. 

 Укучылар классташларының гаиләләре турында алган информацияне 3 нче затта сөйлиләр.

8 . Өй эше. Билгеләр кую.

Гаиләң  турында текст язып килергә (8-10 җөмлә) яки аның турында сөйләргә әзерләнергә.

Укытучы укучыларның дәрестәге  эшчәнлеген бәяли, билгеләр куя.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

разработка урока татарского языка ( 4 класс Р.З Хайдарова).

Методическая разработка урока татарского языка для учащихся 4 класса обучающихся по программе Р.З.Хайдаровой...

Конспект урока татарского языка во 2 классе

"Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын кабатлау" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе рус телле 2нче сыйныф укучылары өчен әзерләнде....

План-конспект урока татарского языка, тема: "Фразеологик әйтелмәләр".

План-конспект урока татарского языка на тему: "Фразеологизмы" для 5 класса. Цель: научить детей находить в предложениях фразеологизмы, побудить любовь к татарскому языку и т. д....

Конспект урока татарского языка на тему " Ө хәрефе" во 2 классе (татарская группа).

2 В сыйныфында “Ө хәрефе” дигән темага дәрес. Укыту процессында укучыларны тәрбияләү юллары, аларга белемнәрне бирү, ул белемнәрне тикшерү һәм ныгыту юллары, укучыларның акыл көчләрен һәм сәләтләрен ү...

открытый урок татарского языка 5 класс "Минем көндәлек режимым" ФГОС

Открытый урок данный в  рамках республиканского семинара " Преемственность дошкольного и общего образования в условиях реализации ФГОС НОО"...

План-конспект урока татарского языка в 7 классе "Хәл фигыль"

План-конспект урока татарского языка в 7 классе по технологии А.З.Рахимова "Хәл фигыль"...

урок татарского языка 8 класс

Урок татарского языка 8 класс для школ с родным языком обучения...