2 нче (татар группалары) сыйныфлар өчен татар теленнән һәм әдәби укудан эш программасы.
методическая разработка на тему
Татар теленнән эш программасы
2 нче сыйныф
(105 сәг.)
Аңлатма язуы
Эш программасы статусы
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды. «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы, 1-11 сыйныфлары (татар балалары өчен),» на нигезләнеп төзелде. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
Эш программасы структурасы
Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән
Эш программасының эчтәлеге
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм анны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу – яңа стандарта эшлекле дип атала. Эшлекле – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. алу гамәлләрнең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.
Татар теле укытуның максатлары:
укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;
телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру;
дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;
укучылардан ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
mbbu_2_nche_litseynyn.docx | 63.68 КБ |
Предварительный просмотр:
«Каралды» Методик берләшмә җитәкчесе: Невметулина Г.Ф. | «Килешенде» Милли мәгариф буенча директор урынбасары: Зәйнуллина Ф.В. | «Раслыйм» 2 нче лицей директоры: Иванов Г.А. |
Беркетмә №1 29 август 2013 ел | 31 август 2013 ел | 31 август 2013 ел |
МББУ 2 нче лицейның
татар теле укытучысы
Хәйбуллина Г.М.-ның 2 нче (татар группалары)
сыйныфлар өчен татар теленнән һәм әдәби укудан эш программасы
Фәнни-методик совет утырышында каралды
Беркетмә № 1; 31 август 2013 ел
2013/2014нче уку елы
Татар теленнән эш программасы
2 нче сыйныф
(105 сәг.)
Аңлатма язуы
Эш программасы статусы
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды. «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы, 1-11 сыйныфлары (татар балалары өчен),» на нигезләнеп төзелде. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
Эш программасы структурасы
Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән
Эш программасының эчтәлеге
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм анны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу – яңа стандарта эшлекле дип атала. Эшлекле – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. алу гамәлләрнең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.
Татар теле укытуның максатлары:
- укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;
- телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру;
- дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;
- укучылардан ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы
Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру, әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларның эзлеклелегенә төшенү.
Сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору. Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү.сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.
Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап алу. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.
Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү. Хат һәм төрле котлау текстлары язу.
Программада 2 нче сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик план ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (1-11 нче сыйныфлар. – Казан: « Татарстан китап нәшрияты», 2011) нигезендә төзелде.
№ | Төп темалар | Сәг. | Белем һәм күнекмәләр |
1 | 1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау | 6 | Сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан-юлга күчерү; аерым сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес итеп уку һәм язу; бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр төзеп әйтү һәм язу. Тәкъдим ителгән җөмләләрне төзеп әйтү һәм язу; алардагы “Кем?”, “Нәрсә?”, “Нинди?”, “Кайсы?”, “Нишли?” сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табып әйтү, укучылардан алар белән җөмләләр төзетү. Баш хәреф белән языла торган сүзләрне кабатлау, дәрестә өйрәнелә торган язучыларның исем, фамилияләрен дөрес язу |
2 | Авазлар һәм хәрефләр | 35 | Татар теленең алфавиты һәм аны өйрәнү, дәреслектәге сүзлекләрдән сүзләр таба белү; бирелгән сүзләрне, сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу; Сузык авазлар, калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү күнекмәләрнен булдыру; сингармонизм законы татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.. [а], [э], [о], [ы] сузыкларын белдерә торган хәрефләр һәм аларның дөрес язылышы; татар һәм рус телләрендә бу авазларның әйтелеш үзенчәлекләре; я, ю, е хәрефләре, алар кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Тартык авазлар; яңгырау һәм саңгырау авазлар, алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу. [w], [гъ], [къ], [х], [ч] тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең язылышы, татар теленеңүзенчәлекле тартыклары [җ], [ң], [һ]; алар кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәсе булдыру. Ц, щ хәрефләре булган сүзләрне уку һәм язу; ъ, ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Аңлатмалы һәм сүзлек диктантлары язу. Кабатлау. |
3 | Сүз | 5 | Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Татар теленең иҗек калыплары белән таныштыру. Татар телендә сүз басымы, аны дөрес куярга өйрәнү. Рус телендәге сүз басымының урыны. |
4 | Морфология | 19 | Исем, аның мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту. Исемнәрнең берлек һәм күплек формасы. Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы, аларны рус теле белән чагыштыру. Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары. Фигыльләрнең заман формалары турында төшенчә бирү; аларны рус теле белән чагыштырып күрсәтү. Сыйфат аның мәгънәсе, сораулары белән таныштыру. Предметның төрле билгеләрен белдерә торган сүзләр буларак, аларны сөйләмдә дөрес куллану; татар һәм рус телләрендә сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлеге. Кабатлау. Бирелгән җөмләләрдән,әзер тексттан өйрәнгән сүз төркемнәрен таба белү, андый сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү, сөйләмдә дөрес куллану. |
5 | Синтаксис | 11 | Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү. Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү, аларның урнашу тәртибен күзәтү, аны рус теле белән чагыштыру. Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү күнекмәләрен формалаштыру. Тәрҗемә күнекмәләре булдыру. |
6 | Кабатлаулар | 4 | |
7 | Бәйләнелешле сөйләм үстерү | 22 | Укытучының яки сыйныфташның сорауларын аңлап, аларга гади җөмләләр белән җавап бирү. Укытучы тәкъдим иткән темага 4-6 җөмлә төзеп әйтү. Бирелгән диалогны яки монологны дәвам итү. Укылган өзекнең төп фикерен үз сүзләрең белән әйтү. Темаларны өйрәнү вакытында сүзлек һәм аңлатмалы диктантлар язу. Аерым рәсемнәрне яки әйберләрне сүрәтләп биргәндә, исем, сыйфат һәм фигыльләрне дөрес куллану. Тизәйткеч, санамыш, табышмак, мәкаль-әйтемнәр ятлау. Матур язу күнегүләрен үтәү. |
II нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр
Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә | Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү | Тыңлап аңлау | Фикерләү белән бәйле күнекмәләр | Телдән һәм язма сөйләм үстерү , аралаша белү |
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү. | Дәреслек белән эш итә белү | Укытучының (сыйныфташның) өйрәнгән материалга нигезләнгән сөйләмен тыңлап аңлау | Уку мәсьәләсен куярга өйрәнү |
|
Эшне планлаштырырга өйрәнү | Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) СИУ | Текстны тыңлаганнан соң, төп фикерне башкаларыннан аера белү | Яңа теманы аңлауга мотив тудыру |
|
Эшнең дөреслеген тикшерү | Балалар өчен нәшер ителгән китаплар, газета -журналларны, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йогерек һәм аңлап уку | Татарча сөйләмне тыңлап, сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү | Төшенчә, термин, кагыйдә закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен булдыру | |
Эш сыйфатына бәя бирә белү | Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку | Текстны тыңлап аңлагач, аңа исем бирү | Грамматик анализ төрләрен үзләштерә башлау | |
Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү | Ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү | Сүз төзелешенә анализ; Сүз төркемнәренә морфологик анализ; Сүзтезмәләргә анализ; Гади җөмләгә анализ | ||
Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү | Тикшеренү ысуллары:
|
II нче сыйныфны тәмамлаганда укучылар белергә тиеш:
Сүзләрне җөмләләрне. 35-45 сүзле текстны, хәрефне бозмыйча, төшереп калдырмыйча, алмаштырмыйча һәм хәреф өстәмичә, каллиграфик дөрес язу.
Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм иҗекләп юлдан –юлга дөрес күчерү.
Еш кулланыла торган сүзләрдә нечкә тартыкларны яки иҗекләрне сузык хәрефләре һәм ечкәлек билгесе белән күрсәтү.
Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл, елга, күл исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.
Э, е, о, ә, ый, йо, йө, я, ю хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу.
В, к, г, й, н, ң хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу.
Янәшә килгән бертөрле тартык булган сүзләрне дөрес язу.
Нечкәлек һәм калынлык аеру билгесе булган гади сүзләрне дөрес язу.
Сүзгә фонетик анализ ясау.
Сүзләргә сорауларны дөрес куя һәм шул сораулар буенча предметларны, предмет билгесен, аның эшен һәм хәрәкәтен белдергән сүзләрне таба белү, “Кем?” соравына җавап булган сүзләрне “Нәрсә?” соравына җавап биргән сүзләрдән аера белү.
Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү һәм җөмләнең баш кисәкләрен табу.
Җөмлә башындагы сүзне баш хәрефтән язу, җөмлә ахырында нокта, сорау, өндәү билгесе кую.
Сораулар ярдәмендә 30-45 сүзле текстка изложение язу.
Бирелгән темага 2-3 җөмлә төзү һәм язып кую.
Сөйләм үстерү өчен темалар:
- Уку – язу әсбаблары.
- Яшелчә бакчасында.
- Яраткан ризыгым.
- Укыган мәктәбем.
- Якын дусларым.
- Җәйге ял.
- Татар теле дәресләрендә.
- Туган көнем.
- Әниемә булышам.
- Милли ризыклар.
- Шәһәр транспорты.
Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү
Диктантларны бәяләгәндә, орфографик һәм пунктуацион хаталарның саны, ә изложение белән сочинениеләрдә исә, орфографик һәм пунктуацион хаталар белән бергә, теманың ачылу дәрәҗәсе, язманың тел байлыгы (С.), грамматик ялгышлар (Г.), логик (Л.) һәм фактик (Ф.) хаталар да исәпкә алына.
Контроль диктант - уку елы башында 25-30 сүз; уку елы ахырында 35-40 сүз
Диктантны бәяләү нормалары
№ | Таләпләр | Билге |
1 | Орфографик һәм пунктуацион хаталар булмаган төзәтүләрсез эшкә | “5”ле куела |
2 | 3 хатага: 2 орфографик, 1 пунктуацион хата; 1 орфографик, 1 грамматик, 1 пунктуацион хата; 1 орфографик, 2 пунктуацион хата булган эшкә | “4”ле куела |
3 | 6 хатага: 5 орфографик, 1 пунктуацион; 3 орфографик, 1 грамматик һәм 2 пунктуацион хата булган эшкә | “3”ле куела |
4 | 12 хатага: 5 орфографик, 5 пунктуацион, 2 грамматик хата булган эшкә | “2”ле куела |
5 | 12 хатадан артып киткән эшкә | “1”ле билгесе куела |
Изложение текстының күләме: уку елы башында 15-20 сүз; уку елы ахырында 20-25 сүз
Сочинение текстының күләме: уку елы башында 10-15 сүз; уку елы ахырында 25-30 сүз
Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү нормалары
№ | Текстның бирелеше | Билге |
1 | Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылса; Җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; Хаталар булмаса яки 1 хата җибәрелсә (орфографик, пунктуацион, грамматик, стиль, фактик, логик хаталарның берсе генә булса) | “5”ле куела |
2 | Эчтәлек дөрес ачылып та эзлеклелек сакланмаса, 3 хата (орфографик, пунктуацион, грамматик, стиль, фактик, логик хаталарның бары тик өчесе генә булса) | “4”ле куела |
3 | Текстның төп эчтәлеге нигездә бирелеп тә эзлеклелек сакланмаса, 6 хата (орфографик, пунктуацион, грамматик, стиль, фактик, логик хаталар җибәрелсә) | “3”ле куела |
4 | Эчтәлек дөрес ачылмаса, эзлеклелек сакланмаса, 12 хата (орфографик, пунктуацион, грамматик, стиль, фактик, логик хаталар китсә) | “2”ле куела |
Йомгаклау билгесе
Йомгаклау билгесе чирек һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары
УМК | Укытучы өчен методик әдәбият | Укучылар өчен әдәбият |
Программа "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы" (рус балалары өчен) 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 2011. Дәреслек: Ф.Ф. Харисова, Ч.М. Харисов, А.К. Җәләлиева. Татар теле. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Татарстан Республикасы һәм фән министырлгы тарафыннан рөхсәт ителгән. – Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 2012. Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар). Изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар). Н.В. Максимов. Татар теленнән тестлар. |
| 1. Ф.Ф. Харисова, Ч.М. Харисов, А.К. Җәләлиева. Татар теле. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Татарстан Республикасы һәм фән министырлгы тарафыннан рөхсәт ителгән. – Казан: « Татарстан китап нәшрияты», 2012. |
Өстәмә әдәбият
№ | Исеме | Авторы | Нәшрияты һәм басылган елы |
1 | Русско-татарский словарь | Ф.А.Ганиев, Ф.Ф.Гаффарова | Казань:Тат.книжн.изд.,2001 |
2 | Татарско-русский словарь | И.А.Абдуллин, Ф.А.Ганиев, М.Г.Мухамадиев, Р.А.Юналеева | Казань:Тат.книжн.изд.,2002 |
3 | Татарский энциклопедический словарь | Институт татарской энциклопедии АН РТ | Казань:1998 |
4 | Татарча-русча фразеологик сүзлек | Сафиуллина Ф.С. | Казан: Мәгариф, 2001 |
5 | Татар теленең аңлатмалы сүзлеге | Казан: Матбугат йорты, 2005 | |
6 | Сүзләр һәм җөмләләр дөньясында: рәсемле ситуатив татарча-русча сүзлек | Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова | Казан: Мәгариф, 2000 |
7 | Татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар | Гыйлаҗетдинова А. | Казан: Яңалиф ,2004 |
8 | Сборник текстов по татарскому языку для дополнительного и внеклассного чтения | НигматуллинаР.Р.,Юнусова Р.А. | Наб.Челны: Хорошая тиогр.,2004. |
Методик әдәбият
№ | Исеме | Авторы | Нәшрияты һәм басылган елы |
1 | Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы | Гыймадиева Н.С., Закирова Г.Н | Казан: Яңалиф,2006. |
2 | Татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханы | Г.Р.Галиуллина, Х.Х.Кузьмина, Р.Р.Шәмсетдинова, Ә.Ш.Юсупова, К.С.Фәтхуллова, Э.Н.Федорова | Казан: Школа,2007 |
3 | Обучение татарскому произношению в русской школе | Ч.М.Харисова | М.: Гуманит.изд.центр ВЛАДОС,2001 |
4 | Обучение татарской устной речи | Ф.Ф.Харисов | Казань: Магариф, 1999 |
5 | Основы методики обучения татарскому языку как неродному | Ф.Ф.Харисов | СПб.: филиал изд. «Просвещение» |
6 | Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан | Р.З.Хайдарова | Наб.Челны:«Набережночелнинская тип.»,2006 |
Татар теле 2 класс
№ | Дәреснең тибы | Дәреснең темасы | Сәгать саны | Үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр | Укучылар эшчәнлеге | Контроль эш төрләре | Өй эше | Уздырылу вакыты | |||||
план | факт | ||||||||||||
1 сыйныфта үткәннәрне кабатлау -6 сәг.+3 сәг.(бсү) | |||||||||||||
1 | БСҮ | БСҮ. Белем көне | 1 | 1 нче сентябрь – белем көне булуын белү. | Әңгәмә, презентация карау, шигырьләр тыңлау | Рәсем буенча хикәя | 2.09 | ||||||
2 | Кабатлау дәресе | Авазлар һәм хәрефләр | 1 | Аваз һәм хәрефләрнең аермасын белү.Сөйләм телен үстерү. | Әңгәмә, дәреслек белән эш, күнегүләр эшләү | №6, сүзләрне кабатларга | 3.09 | ||||||
3 | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү | Иҗек. Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү | 1 | Сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлә алу. Иҗек сүзен татарча истә калдыру. Сүзләрне дөрес итеп юлдан-юлга күчерә белү. Дөрес, матур язу. | Әңгәмә, күнегүләр эшләү. Дәреслек белән эшләү, әңгәмә, карточкаларда эшләү | №13, кагыйдә кабатларга | 4.09 | ||||||
4 | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү | Предмет исемнәре | 1 | Предмет белдерә торган сүзләрне җөмләдән дөрес табу,аларга сорау куя белү.Төгәл һәм пөхтә эшләү. | Дәреслек белән эшләү, эзләнү | №15, кагыйдә кабатларга | 9.09 | ||||||
5 | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү | Билге һәм эшне белдерә торган сүзләр | 1 | Билге һәм эшне белдерә торган сүзләрне җөмләдән дөрес табу, аларга сорау куя белү.Төгәл һәм пөхтә эшләү. | Төрле характердагы биремнәр үтәү | №17, хикәя төзергә | 10.09 | ||||||
6 | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү. БСҮ | Исем һәм фамилиядә баш хәреф. Шәһәр, авыл, елга исемнәрендә баш хәреф | 1 | Исем һәм фамилияләрнең баш хәрефтән язылуын истә калдыру. Сөйләм телен үстерү. Җөмләдә исем һәм фамилияләрне дөрес язу. | Дәреслек белән эшләү, карточкаларда эшләү, күчереп язу | №21, ребус | 11.09 | ||||||
7 | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү | Җөмлә | 1 | Җөмлә төшенчәсен истә калдыру. Тексттан дөрес таба белү. | Төрле характердагы биремнәр үтәү | №24, табышмак | 16.09 | ||||||
8 | Контроль дәрес | Диктант. “Мәктәп бакчасында” | 1 | Алган белемнәрне дөрес куллану. Орфографик дөрес язу. | Диктантны дөрес итеп язу | Контроль диктант | Сүзлек кабатларга | 17.09 | |||||
9 | БСҮ | Хаталар өстендә эш. Уку-язу әсбаплары | 1 | Диктантта киткән хаталарны аңлап, дөрес төзәтү. Уку-язу әсбапларын сөйләмдә дөрес куллана белү, аларга сакчыл караш. | Сөйләү алымы, әңгәмә, хаталар өстендә эш | Уку-язу әсбаплары турында хикәя төзергә | 18.09 | ||||||
Авазлар һәм хәрефләр – 34сәг.+7 сәг.(БСҮ) +1 сәг. контроль тест | |||||||||||||
1 | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү | Алфавит | 1 | Татар алфавитын яттан белү.Сөйләмнәрен фикерләүләрен арттыру. Матур язу. | Дәреслек белән эшләү,сөйләү | 25 нче бит алфавитны ятларга | 23.09 | ||||||
2,3 | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү | Сузык авазлар һәм аларның хәрефләре | 2 | Сузык авазларны һәм һәм аларның хәрефләрен истә калдыру.Сүзләрдән аларны табып әйтү.Төгәл,пөхтә,матур язу. | Дәреслек белән эшләү,эзләнү, уен, карточкаларда эш | 1) 13 нче бит сузыкларны ятларга 2) 14 нче бит №35 | 24.09 25.09 | ||||||
4 | БСҮ | Укыган мәктәбем | 1 | Мәктәп турында төгәл, дөрес җөмләләр төзү. Аларда сорау җөмләләр булдырып җавап бирү. | Сөйләү, әңгәмә, презентация | Хикәя төзергә. Сүзлек кабатларга | 30.09 | ||||||
5,6 | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү | Калын һәм нечкә сузык авазлар | 2 | Калын һәм нечкә сузыкларны истә калдыру.Алар белән дөрес итеп сүзләр төзү. Калынны нечкәдән аера белү. | Дәреслек белән эшләү, әңгәмә, фонетик анализ, карточкалар белән эш | 1) 14 нче бит калын һәм нечкә сузыкларны ятларга, №40. 2) 15 нче бит кагыйдә, №42 | 1.10 2.10 | ||||||
7 | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү | [а] авазы. А хәрефе | 1 | [а] авазы һәм хәрефе турындагы мәгълүматны практикада дөрес куллану.Матур,чиста,дөрес язарга өйрәнү. Татар телендә [а] авазын дөрес әйтү | Дәреслек белән эшләү, әңгәмә, фонетик анализ | 19 нчы бит, № 48 сүзләрне аваз ягыннан тикшерергә | 7.10 | ||||||
8 | [ә] авазы. Ә хәрефе | 1 | [ә] авазын дөрес әйтү һәм ә хәрефен сүзләрдә дөрес язу. Сөйләм телен үстерү | Дәреслек белән эшләү, әңгәмә, сайланма диктант. | 20 не бит, №51 | 8.10 | |||||||
9 | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү | [о] авазы. О хәрефе | 1 | [о] авазын һәм о хәрефен дөрес әйтү һәм язулары | Дәреслек белән эшләү,сүзлек диктанты, әңгәмә | 21 нче бит кагыйдәләрне ятларга, №56 “йокы” сүзен аваз ягыннан тикшерергә | 9.10 | ||||||
10 | Контроль дәрес | Диктант. “Бакчада” | 1 | Алган белемнәрне дөрес куллану. Дөрес,чиста,матур язу. | Диктант язу | Контроль диктант | Өйрәнгән хәрефләрдән сүзләр уйларга | 14.10 | |||||
11 | Хаталар өстендә эш | Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү | 1 | Диктанттагы хаталарны аңлап, дөрес итеп төзәтү. Дөрес язу күнекмәләрен ныгыту. | Хаталар өстендә эш эшләү | Кагыйдәләрне кабатларга | 16.10 | ||||||
12 | БСҮ | Минем туган көнем | 1 | Үзләренең туган көннәре турында матур итеп сөйли алу. | Сөйләү, фотографияләр, | Хикәя төзергә | 21.10 | ||||||
13 | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү | [ө] авазы. Ө хәрефе | 1 | [ө] авазын һәм ө хәрефен дөрес әйтүләре һәм язулары | Дәреслек белән эшләү,сүзлек диктанты, әңгәмә | 23 нче бит кагыйдәне ятларга, №59 | 22.10 | ||||||
14 | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү | [у], [ү] авазлары. У,ү хәрефләре | 1 | [у], [ү] авазларын һәм у,ү хәрефләрен дөрес әйтүләре, язулары. Матур,чиста язу.Сөйләм телен үстерү. | Дәреслек белән эшләү, әңгәмә, сүзлек диктанты, презентация | 25 нче бит №66 | 23.10 | ||||||
15 | [ы] авазы. Ы хәрефе | 1 | [ы] авазын һәм ы хәрефен дөрес язу, әйтү. Төгәл, пөхтә эшләү | Дәреслек белән эшләү, әңгәмә, сүзлек диктанты, презентация | 25 нче бит кагыйдә 26 нчы бит №70, 71 | 28.10 | |||||||
16 | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү | [э] авазы. Э хәрефе | 1 | [э] авазын һәм э хәрефен сүзләрдә дөрес әйтү һәм язу. Сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү | Әңгәмә, дәреслек белән эш, аңлату | 27 нче бит кагыйдә, №75 ребус | 29.10 | ||||||
17 | БСҮ Контроль тест | Яшелчә бакчасында | 1 | Яшелчә исемнәрен сөйләмдә куллану. Балаларны актив аралаштыру. Диалогик, монологик сөйләм телен үстерү | Әңгәмә, сөйләү, биремнәр үтәү, өлешчә эзләнү, презентация | Контроль тест | 28 нче бит сорауларга җавап | 30.10 | |||||
II нче чирек | |||||||||||||
18 | Катнаш дәрес | Изложениегә әзерлек | 1 | Изложение язарга өйрәнү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү | Әңгәмә, сөйләү, биремнәр үтәү, өлешчә эзләнү, презентация | 44 бит, 119-к., текстны укып, эчтәлеген язарга | 11.11 | ||||||
19 | БСҮ | Изложение “Үрдәк” | 1 | Алган белемнәрне сөйләмдә һәм язуда куллану. Изложениенең эчтәлеген аңлап, фикерне эзлекле рәвештә җиткерә алу | Сүзлек эше, әңгәмә, өлешчә эзләнү, план төзү, мөстәкыйль эшләү | Изложение | Язып бетерергә | 12.11 | |||||
20 | Хаталар өстендә эш | Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү | 1 | Изложениедәге хаталарны аңлап, дөрес итеп төзәтү. Дөрес язу күнекмәләрен ныгыту | Хаталар өстендә эш эшләү | Кагыйдәләрне кабатларга | 13.11 | ||||||
21 | БСҮ | Без Татарстанда яшибез | 1 | Аңлаешлы,төгәл фикерләр.Мәгънәле җөмләләр. Диалогик,монологик сөйләм | Әңгәмә, аңлату, план төзү, сөйләү, әңгәмә | Хикәя төзеп язарга | 18.11 | ||||||
22,23 | Катнаш дәрес | Тартык авазлар һәм аларның хәрефләре. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар | 2 | Тартык авазларны яңгырауга һәм саңгырауга дөрес бүлеп әйтү. Татар теле белән кызыксына белү. | Әңгәмә, дәреслек белән эшләү, фонетик анализ | 1) 29 бит 79-к., 30 бит 80-к. 2)30 бит кагыйдәне ятларга 82-к., 32 бит 89-к. | 19.11 20.11 | ||||||
24 | Катнаш дәрес | [к], [къ] авазлары. К хәрефе | 1 | К хәрефен дөрес язу, [к], [къ] авазларын әйтү. Сөйләм телен үстерү. Матур язарга өйрәнү. Калын һәм нечкә сүзләрдәге [к], [къ] авазын дөрес әйтергә өйрәнү, аермасын күрә белү. | Дәреслек белән эшләү, биремнәр үтәү, әңгәмә, аңлату | 35-б. 96-к, 97-к., 34-б. кагыйдәләр | 25.11 | ||||||
25 | Катнаш дәрес | [г], [гъ] авазлары. Г хәрефе | 1 | Г хәрефен сүзләрдә дөрес язу, [г], [гъ] авазын әйтү.Төгәллек, пөхтәлек булдыру. Калын һәм нечкә сүзләрдәге [г], [гъ] авазын дөрес әйтергә өйрәнү, аермасын күрә белү. | Әңгәмә, аңлату, дәреслек белән эшләү, фонетик анализ | 37-б. 101-к., 36-б. кагыйдәләр | 26.11 | ||||||
26 | Катнаш дәрес | [в], [w] авазлары. В хәрефе | 1 | В хәрефен сүзләрдә язу. [w], [в] авазлары белән танышып, дөрес әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен белү. Матур,чиста язу. | Дәреслек белән эшләү, әңгәмә, аңлату, сүзлек диктанты, карточкаларда эш | 38-б. 105-к. 1 сүзне аваз ягыннан тикшерергә | 27.11 | ||||||
27 28 | Катнаш дәрес | [һ], [х] авазлары. Һ, х хәрефләре | 2 | Һ, Х хәрефләрен сүзләрдә дөрес язу һәм әйтү. Сөйләм телен үстерү. Язу күнекмәләре. | Дәреслек белән эшләү, әңгәмә, сүзлек диктанты, карточкаларда эш | 39-б. 108-к., 40-б. 109-к. | 2.12 3.12 | ||||||
29 | Катнаш дәрес | [эҗ] авазы. Җ хәрефе | 1 | Җ хәрефен сүзләрдә дөрес язу һәм әйтү.Сөйләм телен үстерү. | Әңгәмә, дәреслек белән эшләү, биремнәр үтәү | 41-б. 112-к. | 4.12 | ||||||
30 | Катнаш дәрес | [ң] авазы. Ң хәрефе | 1 | Ң хәрефен сүзләрдә дөрес язу һәм әйтү.Сүзлек запасларын баету | Дәреслек белән эшләү, әңгәмә, сүзлек диктанты | 42-б. 115-к., 116-к. | 9.12 | ||||||
31 | БСҮ | Яшел чыршы янында | 1 | Бәйрәм турында мәгълүмат туплау. Актив аралашу. Сорау-җавап җөмләләрен дөрес куллану. | Әңгәмә, биремнәр үтәү, сөйләү, презентация | Хикәя төзеп язарга | 10.12 | ||||||
32 | Катнаш дәрес | Й хәрефе | 1 | Й хәрефен сүзләрдә дөрес язу,әйтү. Бу хәрефтән сүзләр, сүзләрдән дөрес җөмләләр төзү. Матур,чиста язу. | Дәреслек белән эшләү, аңлату, биремнәр үтәү | 43-б. Кагыйдә, 44-б. 119-к. | 11.12 | ||||||
33 | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү | [йа], [йә] аваз кушымчалары. Я хәрефе | 1 | Я хәрефен дөрес язу һәм әйтү. Кайсы очракта 2 аваз белдерүен белү. Сөйләм телен үстерү. Төгәллек һәм пөхтәлек тәрбияләү | Әңгәмә, аңлату, дәреслек белән эшләү, презентация, сүзлек эше, карточкаларда биремнәр. | 44-б. кагыйдә, 121-к. | 16.12 | ||||||
34 | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү | [йу], [йү] аваз кушымчалары. Ю хәрефе | 1 | Ю хәрефен дөрес язу һәм әйтү . Кайсы очракта 2 аваз белдерүен белү. Матур язу күнекмәләрен дәвам итү | Кагыйдә, күнегүләр эшләү, презентация, сүзлек эше, карточкаларда биремнәр. | 45-б. кагыйдә, 46-б. 126-к. | 17.12 | ||||||
35 | Контроль дәрес | Контроль диктант. “Кыш” | 1 | Алган белемнәрне дөрес куллану. Орфографик дөрес язу | Диктант язу. | Контроль диктант | Кагыйдәләрне кабатларга | 18.12 | |||||
36 | Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләүю Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү. | [йы], [йэ] аваз кушымчалары. Е хәрефе | 1 | Е хәрефен сүзләрдә дөрес язу һәм әйтү. Кайсы очракта 2 аваз белдерүен белү. Сөйләм телен үстерү | Дәреслек белән эшләү, әңгәмә, биремнәр үтәү, презентация, сүзлек диктанты | 46-б. кагыйдә, 47-б. 129-к. | 23.12 | ||||||
37 38 | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү | Ь хәрефе (нечкәлек һәм аеру билгесе) Ъ хәрефе (калынлык һәм аеру билгесе) | 2 | Ь,Ъ хәрефләрен сүзләрдә дөрес язу һәм әйтү. Әлеге хәрефләрнең авазы юклыгын белү. Чиста,матур язу, игътибарлы булу | Дәреслек белән эшләү, әңгәмә, биремнәр үтәү, презентация, сүзлек диктанты | 48-б., 49-б. кагыйдәләр, 133-к. 50-б. кагыйдәләр, 51-б. 140-к. | 24.12 25.12 | ||||||
III нче чирек | |||||||||||||
39 | Катнаш дәрес | [ц], [щ] авазлары. Ц, щ хәрефләре | 1 | Ц,Щ хәрефләрен дөрес язу һәм әйтү | Дәреслек белән эшләү,аңлату, әңгәмә, биремнәр үтәү | 52-б. кагыйдә, 143-к., 145-к. | 13.01 | ||||||
40 | Катнаш дәрес | Сүз ахырында яңгырау һәм саңгырау тартыклар | 1 | Сүз ахырында саңгырау тартыкларның яңгырау парлары белән чиратлашуын белү, аларны сөйләмдә, күнегүләр эшләгәндә дөрес куллану | Сүзлек эше, кагыйдә уку, аңлату, күнегүләр эшләү | Кагыйдәләрне кабатларга | 14.01 | ||||||
41 | Катнаш дәрес | Контроль тест | 1 | Алган белемнәрне дөрес куллану | Тест эшләү | Контроль тест | Кагыйдәләрне кабатларга | 15.01 | |||||
42 | БСҮ | Яраткан ризыгым | 1 | Татар телендә дөрес ,төгәл,тулы җавап бирә алу һәм җөмлә төзү | Әңгәмә, биремнәр үтәү, сөйләү, презентация | Хикәя төзеп язарга | 20.01 | ||||||
Сүз – 5 сәг.+1 сәг.(БСҮ) | |||||||||||||
1 | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү | Сүз һәм җөмлә | 1 | Бәйләнешле җөмләләр төзи алу. Сөйләм телен үстерү | Дәреслек белән эшләү,аңлату, әңгәмә, биремнәр үтәү | 54-б., 148-к. күчереп яз | 21.01 | ||||||
2 | Яңа материалны өйрәтү | Иҗек. Татар телендә иҗек калыплары. | 1 | Татар телендә ничә иҗек калыбы булуын белү. Сөйләм телен үстерү. | Дәреслек белән эшләү,аңлату, әңгәмә, биремнәр үтәү | 56-б. кагыйдә, 151-к. | 22.01 | ||||||
3,4 | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү | Басым | 2 | Татар сүзләрендә басымны дөрес әйтә һәм куя белү. Рус телендәге сүз басымы белән татар телендәге аерманы күрү.Искәрмә очракларын истә калдыру | Дәреслек белән эшләү,аңлату, әңгәмә, биремнәр үтәү | 1)58-б. кагыйдә, 58-б. 153-к. 2)60-б. 157-к. | 27.01 28.01 | ||||||
5 | БСҮ | Әниемә булышам | 1 | Монологик һәм диалогик сөйләмне камилләштерү.Актив аралашу.Әниләргә хөрмәт, аларга ярдәм | Әңгәмә, сөйләшү, җырлау, рәсемнәр өстендә эш | Хикәя төзеп язарга | 29.01 | ||||||
6 | Катнаш дәрес | Иҗади диктант ”Кышкы уен” | 1 | Алган белемнәрне дөрес куллану. Орфографик дөрес язу.. | Сүзлек эше, диктант язу. | Кагыйдәләр не кабатларга | 3.02 | ||||||
Морфология – 19 сәг.+6 сәг.(бсү) | |||||||||||||
1 | Яңа материалны өйрәтү | Сүз төркемнәре турында төшенчә | 1 | Татар телендә сүз төркемнәрен аңлап, аларны әйтә белү көтелә. Матур язу . | Дәреслек белән эшләү,аңлату, әңгәмә, биремнәр үтәү, карточкаларда эш | Кагыйдәләр | 4.02 | ||||||
2,3 | Катнаш дәрес | Исем | 2 | Исемне сүз төркеме буларак аңлаулары Җөмләдән таба белүләре. | Дәреслек белән эшләү, аңлату, әңгәмә, биремнәр үтәү | 1)61-б. кагыйдә, 63-б. 164-к. 2) 165-к, язып бетерергә | 5.02 10.02 | ||||||
4 | Катнаш дәрес | Исемнең берлек һәм күплек санда килүе | 1 | Исемнең күплек һәм берлек санда килүен белү. Язуда һәм сөйләмдә активлаштыру. | Дәреслек белән эшләү, аңлату, әңгәмә, биремнәр үтәү | 65, 67 ,69-б. кагыйдәләр, 67-б. 169-к. | 11.02 | ||||||
5 | БСҮ | Якын дусларым | 1 | Якын дусларны онытмаслык итеп әңгәмә алып бару. Диалогтан монологка күчеп сөйли белүләре. | Әңгәмә, сөйләшү, җырлау | Хикәя төзеп язарга | 12.02 | ||||||
6,7 | Катнаш дәрес | Фигыль | 2 | Фигыльне сүз төркеме буларак белүләре һәм аңлаулары.Сорау куя, җөмләдә таба белүләре. Барлыкта һәм юклыкта килә алуын исбатлау | Дәреслек белән эшләү, аңлату, әңгәмә, биремнәр үтәү | 73-б. кагыйдә, 74-б. 183-к. | 17.02 18.02 | ||||||
8 | БСҮ | Нурлы Казан! | 1 | Татарстанның башкаласы булуын, истәлекле урыннарын белү. Сөйләм телен үстерү. Казаныбыз белән горурлану. | Әңгәмә, презентация, сөйләшү | Сөйләргә өйрәнергә | 19.02 | ||||||
9 | Яңа материалны өйрәтү | Фигыльнең заман белән төрләнүе | 1 | Заманнарны истә калдыру. Бер – берсеннән аера алу. Алар белән җөмлә төзи белү. Дөрес, чиста, матур язу | Дәреслек белән эшләү, аңлату, әңгәмә, биремнәр үтәү | 75-б. 185-к. | 24.02 | ||||||
10, 11 | Яңа материалны өйрәтү | Үткән заман | 2 | Фигыльнең үткән заманын аңлау. Җөмләдән үткән заманны таба алу. Дөрес сорау кую. Алар белән җөмләләр төзү. | Дәреслек белән эшләү,аңлату, әңгәмә, биремнәр үтәү | 76-б. кагыйдә, 76-б. 187-к. | 25.02 26.02 | ||||||
12 | БСҮ | Татар теле дәресендә | 1 | Төгәл җөмләләр белән аралашу. Фикерне җиткерә алу. | Әңгәмә, биремнәр үтәү, сөйләү | Хикәя төзеп язарга | 3.03 | ||||||
13 | Контроль дәрес | Контроль диктант “Кошлар килә”. | 1 | Орфаграфик дөрес язу | Сүзлек эше, диктант язу, бирем үтәү | Контроль диктант | Кабатларга | 4.03 | |||||
14 | Катнаш дәрес | Хаталар өстендә эш. | 1 | Хаталарны аңлап, дөрес төзәтә алу | Хаталар өстендә эш эшләү | Кагыйдәләр не кабатларга | 5.03 | ||||||
15, 16 | Яңа материалны өйрәтү | Хәзерге заман | 2 | Фигыльнең хәзерге заманын аңлау. Җөмләдән хәзерге заманны таба алу. Дөрес сорау кую.Алар белән җөмләләр төзү. | Дәреслек белән эшләү,аңлату, әңгәмә, биремнәр үтәү | 79-б. 190-к. | 10.03 11.03 | ||||||
17 | БСҮ | Кошларны саклыйбыз. | 1 | Төгәл җөмләләр белән аралашу.Фикерне җиткерә алу. Сөйләмне үстерү. | Презентация, әңгәмә, сөйләү | Кагыйдәләр не кабатларга | 12.03 | ||||||
18 | Яңа материалны өйрәтү | Киләчәк заман | 1 | Җөмләдән киләчәк заманны табу.Дөрес сорау кую. Алар белән җөмләләр төзү. | Дәреслек белән эшләү,аңлату, әңгәмә, биремнәр үтәү | 80-б. 193-к. | 17.03 | ||||||
19, 20 | Катнаш дәрес | Сыйфат | 2 | Сыйфатны сүз төркеме буларак белүләре, аңлаулары. Җөмләдә таба белү | Презентация. Дәреслек белән эшләү, аңлату, әңгәмә, биремнәр үтәү | 1) 81-б. кагыйдә, 196-к. 2)82, 83-б. кагыйдәләр, 84-б. 200-к. | 18.03 19.03 | ||||||
4 нче чирек | |||||||||||||
21 | БСҮ | Шәһәр транспорты | 1 | Актив, күмәк сөйләшү. Аңлаешлы әңгәмә | Презентация, әңгәмә, биремнәр үтәү, сөйләү | Хикәя төзеп язарга | 31.03 | ||||||
22, 23 | Кабатлау | Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау. | 2 | Исем,сыйфат, фигыльнең мөстәкыйль сүз төркемнәре булуын истән чыгармау. Дөрес сораулар кую, җөмләдән таба алу, бер-берсеннән аеру | Карточкаларда эш. | Язма эшкә әзерләнергә | 1.04 2.04 | ||||||
24 | Контроль дәрес | Тест. Мөстәкыйль сүз төркемнәре | 1 | Алган белемнәрне дөрес куллану. Орфографик дөрес язу | Тест биремнәрен үтәү | Контроль тест | Кагыйдәләр- не кабатларга | 7.04 | |||||
25 | БСҮ | Милли ризыклар | 1 | Татар халык ризыклары турында мәглүмат алу. Актив аралашу | Әңгәмә, биремнәр үтәү, сөйләү | Хикәя төзеп язарга | 8.04 | ||||||
Синтаксис – 11 сәг.+ 3 сәг.(БСҮ) | |||||||||||||
1 | Катнаш дәрес | Сүзтезмә һәм җөмлә | 1 | Җөмлә турында алган мәглүматларны камилләштерү. Сөйләм телен үстерү. Җөмләләрдән сүзтезмәләр аера алу. | Дәреслек белән эшләү,аңлату, әңгәмә, биремнәр үтәү | 85-б. 203-к. | 9.04 | ||||||
2,3 | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү | Җөмлә ахырында тыныш билгеләре | 2 | Әйтү интонациясенә карап, тыныш билгеләрен куя белү. Матур язу. | Дәреслек белән эшләү,аңлату, әңгәмә, биремнәр үтәү | 86-б. кагыйдә | 14.04 15.04 | ||||||
4 | Яңа материалны өйрәтү | Җөмлә кисәкләре | 1 | Җөмлә кисәкләре төшенчәсен истә калдыру. Җөмлә кисәкләрен табып әйтә алу. Игътибарлы эшләү | Дәреслек белән эшләү,аңлату, әңгәмә, биремнәр үтәү | 86-б. 207-к. | 21.04 | ||||||
5 | БСҮ | Туган ягым | 1 | Төгәл җөмләләр белән аралашу.Фикерне җиткерә алу. Сөйләмне үстерү. Туган якка мәхәббәт. | Әңгәмә, биремнәр үтәү, сөйләү, җырлау | Хикәя төзеп язарга | 22.04 | ||||||
6 | БСҮ | Сочинение “Туган ягым” | 1 | Орфографик дөрес язу.Фикерне төгәл, тулы җөмләләрдә җиткерә алу. | Әңгәмә, план төзү, сөйләү, мөстәкыйль язу | Сочинение | Язып бетерергә | 23.04 | |||||
7 | Катнаш дәрес | Хаталар өстендә эш. Тәрҗемә күнегүләре | 1 | Хаталарны аңлап, дөрес төзәтә алу. Җөмлә эчтәлеген аңлап, дөрес тәрҗемә итү | Хаталар өстендә эш эшләү, тәрҗемә итү. | 2 җөмлә тәрҗемә итәргә. | 28.04 | ||||||
8,9 | Яңа материалны өйрәтү | Җөмләнең баш кисәкләре | 2 | Баш кисәкләргә нәрсәләр керүен белү. Җөмләдән баш кисәкләрне таба алу. Матур язу | Дәреслек белән эшләү,аңлату, әңгәмә, биремнәр үтәү | 88-б. 209-к. | 29.04 30.04 | ||||||
10 | Контроль дәрес | Контроль диктант ”Җәй” | 1 | Алган белемнәрне практикада дөрес куллану | Сүзлек эше, диктант язу. | Контроль диктант | Кагыйдәләр- не кабатларга | 5.05 | |||||
11 | Катнаш дәрес. | Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү | 1 | Хаталарны аңлап, дөрес төзәтә алу. Җөмлә эчтәлеген аңлап, дөрес тәрҗемә итү | Хаталар өстендә эш эшләү, күнегүләр. | 2 мәкаль язарга | 6.05 | ||||||
12 | БСҮ | Табигать кочагында | 1 | Төгәл җөмләләр белән аралашу.Фикерне җиткерә алу. Сөйләмне үстерү. Туган якка мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш | Сөйләшү, экскурсия | Хикәя язарга | 7.05 | ||||||
13,14 | Яңа материалны өйрәтү | Җөмләнең иярчен кисәкләре | 2 | Җөмләнең иярчен кисәкләренә нәрсәләр керүен белү. Җөмләдән иярчен кисәкләрне таба алу | Дәреслек белән эшләү,аңлату, биремнәр үтәү | Кагыйдәләр | 12.05 13.05 | ||||||
Үткәннәрне кабатлау – 4 сәг. +3 сәг.(БСҮ) | |||||||||||||
1 | БСҮ | Җәйге ял | 1 | Татар телендә матур, дөрес сөйләү | Әңгәмә, биремнәр үтәү, сөйләү | Хикәя төзеп язарга | 14.05 | ||||||
2 | Кабатлау дәресе | Авазлар һәм хәрефләр | 1 | Аваз һәм хәрефләрнең аермасын белү.Сөйләм телен үстерү | Төрле характердагы биремнәр үтәү | 91-б. 2-к. | 19.05 | ||||||
3 | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү | Сүз төркемнәре | 1 | Сүз төркемнәренең исемнәрен һәм сорауларын белү, аларны җөмләдә дөрес табу | Төрле характердагы биремнәр үтәү | 92-б. 5-к. | 20.05 | ||||||
4 | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү | Җөмлә кисәкләре | 1 | Җөмлә кисәкләренең исемнәрен һәм сорауларын белү, аларны җөмләдә дөрес табу | Төрле характердагы биремнәр үтәү | 93-б. 8-к. | 21.05 | ||||||
5 | БСҮ | Юл йөрү кагыйдәләре | 1 | Төгәл җөмләләр белән аралашу.Фикерне җиткерә алу. Сөйләмне үстерү. Юл йөргәндә игътибарлы булу | Презентация, сөйләшү | Сөйләргә өйрәнергә | 26.05 | ||||||
6 | БСҮ | Сабан туй бәйрәме | 1 | Татар телендә матур, дөрес сөйләү | Әңгәмә, биремнәр үтәү, сөйләү | Хикәя төзеп язарга | 27.05 | ||||||
7 | Йомгаклау дәресе | Йомгаклау | 1 | Татар телендә төгәл,дөрес итеп җөмләләр төзүләре. Үз телебездә сөйли алулары | Әңгәмә, биремнәр үтәү | Татарча китап укырга | 28.05 |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.
Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...
5нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы
5нче татар сыйныфлары өчен ФДБС буенча татар теленнән эш программасы...
1-4 сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы (рус төркеме)
Р.З.Хәйдарова дәреслеге буенча...
1 нче (рус группалары) сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы
Аңлатма язуыЭш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып һәм түбәндәге документларга таянып төзелә:1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовани...
2 нче (татар группалары) сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы
Әдәби укудан эш программасы2 нче сыйныф(70 сәг.)Аңлатма язуыЭш программасы статусыПрограмма нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартла...
Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән сәләтле балалар белән эш программасы
Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән сәләтле балалар белән эш программасы...
10-11нче сыйныфлар өчен татар теле буенча “Татар теленең стилистикасы” электив курсы программасы
Рухи хәзинәләребезне барлап, милли сәнгатебезнең гүзәллеген, тарихыбызның бөеклеген күрсәтүдә телебез төп рольне уйный. Туган телебез – искиткеч бай, матур һәм тирән аһәңле тел. Аның бөтенлеген,...