Халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлакый тәрбия бирүдә мәкальләрнең роле
опыты и эксперименты на тему

Калкаманова Гульназ Фаниловна

Тезислар

                                                                                 Собханкул урта мәктәбенең

                                      I категорияле татар теле һәм              

                                                                                 әдәбияты укытучысы

                                                                                 Калкаманова Гөлназ Фәнил

                                                                                 кызының эше                                                                                 

 

Тема:  Халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлакый тәрбия бирүдә мәкальләрнең роле.

Актуаллек.  Бүгенге көндә төп бурычларыбызның берсе – һәрьяктан камил булган зыялы шәхес тәрбияләү.Ә ул,үз чиратында, туган телебезне яратучы, үз халкының мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш. Яңа буын дәүләт стандартларында   белем һәм тәрбия бирүне, милли традицияләргә таянып, халык педагогикасы нигезендә алып бару тәү чираттагы максатлар дип танылды.

Борынгы грек фәлсәфәчесе Сенека “Гыйлемлелектә алга китеп тә,әхлаклылыкта артта калган кеше алга китүдә иң артта калган кеше,”-дигән.

Татар халык авыз иҗаты элек-электән халык тарафыннан киң кулланылган һәм яшь буынны тәрбияләүгә юнәлтелгән. Үз телен онытып, руслашкан баланы  яңадан үз асылына кайтару искиткеч авыр эш.   Шуңа күрә   мин үземнең дәресләремдә  халык авыз ижаты урнәкләре  булган мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр, тизәйткечләр кулланам. Әхлак тәрбиясе бирүдә иң мөһим һәм нәтиҗәле эш төрләренең берсе итеп тел һәм әдәбият дәресләрендә мәкальләр куллануны күрәм.

 

Өйрәнеү объекты:  татар халык мәкальләре

Максат: Әхлак тәрбиясе бирүдә, тел һәм әдәбият дәресләренә кызыксыну уятуда мәкальләр куллануның   иң мөһим һәм нәтиҗәле эш төрләренең берсе  булуын   исбатлау, методик  папкалар әзерләү.

Бурычлар:

1.  Мәкальләрнең тематик яктан бүленешен өйрәнү; 

2.  Укыту эшчәнлеге нәтиҗәләренә куелган таләпләргә туры килгән төрле эш  алымнарын  билгеләү;

3.  Мәкальләрнең зур тәрбия чыганагы икәнлеген мисаллар ярдәмендә күрсәтү;

4.  Укучыларда мәкальләр  туплау  эшчәнлегенә  кызыксыну уяту.

Гипотеза:   Дәресләрдә мәкальләр куллану укучыларның татар теле һәм әдәбияты дәресләренә карата кызыксынуын арттыра; фикерләү сәләтен  , сөйләм телен баета.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл npk_halyk_avyz_izhaty_asha_ukuchylarga_hlakyy_trbiya.docx32.16 КБ

Предварительный просмотр:

       Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение                      средняя общеобразовательная школа с. Субханкулово муниципального  
           района Туймазинский район Республики Башкортостан

Халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлакый тәрбия

 бирүдә мәкальләрнең роле

                                                         Туймазы районы

                                                                                Собханкул урта мәктәбенең

                                      I категорияле татар теле һәм              

                                                                                 әдәбияты укытучысы

                                                                                 Калкаманова Гөлназ Фәнил

                                                                                 кызының эше                                                                                

                   

Туймазы 2015

        Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение                      средняя общеобразовательная школа с. Субханкулово муниципального  
           района Туймазинский район Республики Башкортостан

 Роль пословиц в духовно-нравственном воспитании учащихся

 

                                                        Калкаманова   Гульназ   Фаниловна

  учитель татарского языка и литературы

                                                           первой квалификационной  категории

                                              МБОУ СОШ с. Субханкулово

                               Тумазинского района

Туймазы 2015

Тезислар

                                                                                 Собханкул урта мәктәбенең

                                      I категорияле татар теле һәм              

                                                                                 әдәбияты укытучысы

                                                                                 Калкаманова Гөлназ Фәнил

                                                                                 кызының эше                                                                                

Тема:  Халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлакый тәрбия бирүдә мәкальләрнең роле.

Актуаллек.  Бүгенге көндә төп бурычларыбызның берсе – һәрьяктан камил булган зыялы шәхес тәрбияләү.Ә ул,үз чиратында, туган телебезне яратучы, үз халкының мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш. Яңа буын дәүләт стандартларында   белем һәм тәрбия бирүне, милли традицияләргә таянып, халык педагогикасы нигезендә алып бару тәү чираттагы максатлар дип танылды.

Борынгы грек фәлсәфәчесе Сенека “Гыйлемлелектә алга китеп тә,әхлаклылыкта артта калган кеше алга китүдә иң артта калган кеше,”-дигән.

Татар халык авыз иҗаты элек-электән халык тарафыннан киң кулланылган һәм яшь буынны тәрбияләүгә юнәлтелгән. Үз телен онытып, руслашкан баланы  яңадан үз асылына кайтару искиткеч авыр эш.   Шуңа күрә   мин үземнең дәресләремдә  халык авыз ижаты урнәкләре  булган мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр, тизәйткечләр кулланам. Әхлак тәрбиясе бирүдә иң мөһим һәм нәтиҗәле эш төрләренең берсе итеп тел һәм әдәбият дәресләрендә мәкальләр куллануны күрәм.

Өйрәнеү объекты:  татар халык мәкальләре

Максат: Әхлак тәрбиясе бирүдә, тел һәм әдәбият дәресләренә кызыксыну уятуда мәкальләр куллануның   иң мөһим һәм нәтиҗәле эш төрләренең берсе  булуын   исбатлау, методик  папкалар әзерләү.

Бурычлар:

  1. Мәкальләрнең тематик яктан бүленешен өйрәнү;  
  2. Укыту эшчәнлеге нәтиҗәләренә куелган таләпләргә туры килгән төрле эш  алымнарын  билгеләү;
  3. Мәкальләрнең зур тәрбия чыганагы икәнлеген мисаллар ярдәмендә күрсәтү;
  4. Укучыларда мәкальләр  туплау  эшчәнлегенә  кызыксыну уяту.

Гипотеза:   Дәресләрдә мәкальләр куллану укучыларның татар теле һәм әдәбияты дәресләренә карата кызыксынуын арттыра; фикерләү сәләтен  , сөйләм телен баета.

 

Эчтәлек

1.Кереш.................................................................................1

2.Төп өлеш............................................................................2-4

3. Нәтиҗә...............................................................................5

4.Кулланылган әдәбият........................................................6

                                                 

Кереш

 Бүгенге көндә төп бурычларыбызның берсе – һәрьяктан камил булган зыялы шәхес тәрбияләү.Ә ул,үз чиратында, туган телебезне яратучы, үз халкының мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш.

 Яңа буын дәүләт стандартларынада   белем һәм тәрбия бирүне, милли традицияләргә таянып, халык педагогикасы нигезендә алып бару тәү чираттагы максатлар дип танылды.

Борынгы грек фәлсәфәчесе Сенека “Гыйлемлелектә алга китеп тә,әхлаклылыкта артта калган кеше алга китүдә иң артта калган кеше,”-дигән.

Татар халык авыз иҗаты элек-электән халык тарафыннан киң кулланылган һәм яшь буынны тәрбияләүгә юнәлтелгән.  Шуна күрә   мин үземнең дәресләремдә  халык авыз ижаты урнәкләре  булган мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр, тизәйткечләр кулланам.  Шул уңайдан үземнең хезмәтемдә   “ Халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлакый тәрбия бирүдә мәкальләрнең роле” дигән темага тукталырга булдым һәм  минем максатым:  әхлак тәрбиясе бирүдә, тел һәм әдәбият дәресләренә кызыксыну уятуда мәкальләр куллануның    мөһим һәм нәтиҗәле эш төрләренең берсе  булуын   исбатлау, методик  папкалар әзерләү.

Иҗади эзләнү барышында түбәндәге бурычларны куйдым: 

1.Мәкальләрнең тематик яктан бүленешен өйрәнү;  

2.Укыту эшчәнлеге нәтиҗәләренә куелган таләпләргә туры килгән төрле эш  алымнарын  билгеләү;

3.Мәкальләрнең зур тәрбия чыганагы икәнлеген мисаллар ярдәмендә күрсәтү;

4.Укучыларда мәкальләр  туплау  эшчәнлегенә  кызыксыну уяту.

Гипотеза:   Дәресләрдә мәкальләр куллану укучыларның татар теле һәм әдәбияты дәресләренә карата кызыксынуын арттыра; фикерләү сәләтен  , сөйләм телен баета.

                                                                                                                 

Төп өлеш

Яңа буын дәүләт стандартлары  укыту эшчәнлеге нәтиҗәләренә түбәндәге таләпләрне куйды. Алар шәхси, эшчәнлекнең гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.

Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавына һәм кабул итүенә, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.

Әхлак тәрбиясе бирүдә  мөһим һәм нәтиҗәле эш төрләренең берсе итеп тел һәм әдәбият дәресләрендә мәкальләр куллануны күрәм. Мәкаль ул халыкның зур тормыш тәҗрибәсен чагылдырган дидактик эчтәлекле, кыска һәм образлы сөйләм берәмлеге. Халык узе болай, ди “Әйтем-сүзнең бизәге, ә мәкаль- сүзнең жиләге.”Аның төбендә   кешелеклелек, гаделлек, мәрхәмәтлелек,тыйнаклык кебек матур сыйфатлар ята.

Татар теле һәм  әдәбият дәресләрендә  аларны тематик яктан берничә төргә бүлеп өйрәнәбез.Ватанга, туган  телгә  , халыкка мәхәббәт белән сугарылган мәкальләрне дөрес файдалану яшь буында патриотик тойгылар формалаштыруга ярдәм итә.

Үз илең –алтын бишек.

 Иле юкның көне юк.

Ир егет үзе өчен туа, иле өчен үлә.

Иле барның теле бар.

Кул ярасы бетәр,тел ярасы калыр.

Белем, акыл, һөнәрлелек темасына караган мәкальләр тырыш хезмәткә,укуга уңай караш тәрбияли.

 Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

 Тик тормаган тук торган.

Ялкау ятып эшләр, утырып йоклар.

Ялкау өмәгә йөрүне ярата.

Яхшылык һәм яманлык, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланган  мәкальләр дә    укучыларга әхлакый тәрбия бирүдә  мөһим урын алып тора.

Әдәпле кеше солтан,әдәпсез кеше олтан.

Акыллы атын мактар,кыланчык үзен мактар.

Яхшы булсаң сөярләр,яман булсаң төярләр.

Әтисеннән күргән ук юнган.

 Урынлы  кулланылган       мәкальләр укучыларның белемен тирәнәйтеп кенә калмыйлар, тел дәресләренең тәрбияви әһәмиятен, шәхси эшчәнлекнең  

нәтиҗәләрен арттырырга  ярдәм  итәләр.

Метапредмет нәтиҗәләренә логик фикерләү,нәтиҗә ясый белү, диалогик, монологик, язма   сөйләм төзи белү, үз фикереңне ачык, дөрес итеп аңлату, парларда, төркемнәрдә эшли белү   керә. Бу нәтиҗәләргә түбәндәге эш төрләре аша ирешәм.

Башлангыч сыйныфларда  дәреснең башын ярыш формасында башлыйм. Бер дәрестә “Кем күбрәк белә?” дип мәкаль әйтеп җиңүчене белсәк, икенче дәрестә “Дәвамын беләсеңме?” дигән ярышта укучы мәкальне дәвам итәргә тиеш. Һәр дәрескә аерым тәрбия темасын алырга тырышам.

1. Тел турында:

- Иле барның....(теле бар).

- Зәһәр тел...(йөрәкне яралый).

- Кул ярасы бетәр, ...(тел ярасы бетмәс).

 2. Әхлак турында:

- Исәннәрнең кадерен бел, ...(үлгәннәрнең каберен бел).

- Гайбәт сүзне сөйләмә, (сөйләгәнне тыңлама).

  Төркемнәрдә эшләгән вакытта     мәкальләрнең бер өлешен генә бирәм, ә икенче өлешен укучылар үзләре уйлап, фикер йөртеп,  киңәшләшеп эзләп табалар.

Хикәя укыйбызмы, әкиятме, шигырьләр өйрәнәбезме - аларның асылы барыбер әдәпкә кайтып кала.   Укылган әсәргә анализ ясала һәм авторның әйтергә теләгән фикере ачыла. Әлеге фикерне укучылар үзләре мәкальләр ярдәмендә тулыландыралар һәм нәтиҗә ясыйлар. Мәсәлән, Ә. Еникинең “Ипекәй” хикәясен укыгач, балалар “Икмәксез алтын тавы башында да үлүең бар”,“Ипекәйне кадерсезләмә, үзең кадерсезлеккә төшәрсең” дигән мәкальләрне  тәкъдим итәләр.

 Уку дәресләрендә, мәкальләрнең тәрбияви функциясеннән киңрәк файдалануны күздә тотып, мәкальләр белән исемләнгән язма эшләр уздырам.Мәсәлән, “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә”, “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”.  Укучы үзенең тәртибен, холык-фигылен тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәяләргә өйрәнә.

Сөйләм үстерү дәреслерендә дә  темага эпиграф итеп  мәкальләр  алырга була. Мәсәлән “ Иле барның-теле бар. ”Китап-белем чишмәсе”.

Рус ,башкорт телләре белән чагыштырулар, мәкаль һәм әйтемнәрне тәрҗемә итү дә мәкальләрне тирәнрәк аңларга, аларны истә калдырырга ярдәм итә.

    Китап – белем чишмәсе .  Книга – источник знаний.

 Сәламәт тәндә сәламәт акыл.  В здоровом теле здоровый дух.  

Фәнне өйрәнү нәтиҗәләренә  фонетик , лексик, морфологик һәм грамматик материалларны, орфографик кагыйдәләрне өйрәнү, ситуация тудыру, уку мәсьәләсен кую, чишү, сөйләм телен баету  керә.

 Бу нәтиҗәләргә ирешү өчен    тел дәресләрендә  үтелгән теманы ныгыту,  кабатлаулар вакытында мәкальләр  белән дә эш оештырам.

Башлангыч сыйныфларда  матур язу күнегүе итеп мәкаль дә алына.

 2 нче сыйныфта төшеп калган хәрефләр урынына тиешлеләрен куеп язу яисә мәкальләрдән исемнәрне табу кебек эшләр булса, 3-4 нче сыйныфларда мәкальдәге   исемнәрнең килешләре билгеләтелә.

Кеше күрке – йөз,

Йөзнең күрке – күз,

Уйның күрке – тел,

Телнең күрке – сүз.

5-6нчы сыйныфларда сыйфат темасын өйрәнгәндә сыйфат һәм сыйфатланмышларны  табу,  дәрәҗәләрен  билгеләү,   сыйфатларны   синоним  яки антоним  белән алыштыру кебек эшләр оештырам. 

7-8 нче сыйныфларда боерык фигыльләрне , аның төрләрен табабыз ,  киләчәк заман хикәя фигыльләрнең кушымчаларын күрсәтәбез.  “Аерылганны аю ашар,бүленгәнне бүре ашар”,”Батыр яуда беленер”  

 Ә инде  югары сыйныфларда  тест   куллануны кулай курәм.  

 Мәкаль - иярчен  җөмләнең нинди төре булып килә?

“Кемнең  итәгенә ут капса, шул яна.”

1. иярчен аергыч җөмлә   2. иярчен вакыт җөмлә  3.  иярчен ия җөмлә.

Эш тәмамлангач, укучылар бик теләп  мәкальләрнең эчтәлеген аңлатырга омтылалар.

Татар теле атналыгыныгының бер көне халык авыз ижаты буенча иҗади эшләргә багышлана.Укучылар  әкиятләр уйлап чыгаралар, табышмаклар,мәкальләр  кулланып ребуслар, кроссвордлар төзиләр.  6 нчы сыйныф укучысы Галимова Лиана мәкальләр кулланып көндәлек режим төзеде. Аны сезгә  дә күрәтәсем килде.

Без 5-6 сыйныф укучылары белән берлектә төрле темалар буенча мәкальләр тупланган җыентык булдырдык. Быел “ Әдәбият елы”   булганлыктан, шушы темага караган мәкальләр туплый башладык. Укучылар бу эшкә бик теләп катнаштылар.  Киләчәктә дә дәвам итәрбез дип уйлыйм.

Нәтиҗә

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, халык авыз иҗаты үрнәкләрен дәрестә куллану укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерә, матурайта, баета, фикерләү сәләтен арттыра  һәм шәхес тәрбияләү буенча заман куйган таләпләргә җавап бирә дип уйлыйм.

 

 Шулай итеп,дәресләрдә мәкальләр куллану укучыларның татар теле һәм әдәбияты дәресләренә карата кызыксынуын арттыра  дигән гипотеза расланды.

 

 

Кулланылган әдәбият

 

Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. – Казан, 1959. – Т.1. – 959 б.

Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. – Казан, 1963. – Т.2. – 800 б.

Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. – Казан, 1967. – Т.3. – 780 б.

 Исәнбәт Н. Мәкальләребез турында //Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – Т. 1. – Б.5-22.

Мәҗитов З.М. Мәкальләр һәм әйтемнәр //Фольклор жанрларын система итеп тикшерү. – Казан: КДУ нәшр., 1987. – Б. 43-49.

 Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр /Томны төзүче, кереш мәкалә язучы, искәрмәләр әзерләүче Х.Ш.Мәхмүтов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 592 б.

Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф, 2005. – 383 б.

Яхин А.Г., Мәһдиев М.С. Халык иҗаты әсәрләрен система итеп тикшерү тәҗрибәсе. – Казан: КДУ нәшр., 1987. –154 б.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү. Презентация.

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү - укытучылар һәм әти - әниләрнең төп бурычы.Әхлак тәрбиясе бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булып тора.  5 нче сыйныфларга әхлак тәрбиясе бирү тәҗрибәсенн...

Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

      Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү....

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү,    һәръяктан камилләшкән шәхес    тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...

Рус телле укучыларга татар теле укытуда халык авыз иҗаты үрнәкләрен куллану. (Мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар мисалында)

Белгәнебезчә, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар халык авыз иҗатының кече яки афористик жанрларына керә.Мәкаль һәм әйтем янәшә йөрсә дә, алар арасында шактый җитди аерма бар. Төп аерма, әйтемнәрдә киңәш, ү...