Мастер класс конкурсы
материал по теме

Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы

Татар теле буенча мастер-класс конкурсына материал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл beleshme.docx20.53 КБ
Файл esse._minem_pedagogik_ostalygym.docx17.53 КБ
Файл master_klass.docx19.47 КБ
Office presentation icon prezentatsiya.ppt1.02 МБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Сосна төп гомуми белем мәктәбе

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Мастер-класс”бәйгесе

Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы- Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Сосна төп гомуми белем мәктәбе” нең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2015

Сосна төп   мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы турында

белешмә

    Зәйнуллина Люция  Гаптрәүф кызы 1974 нче елда ТР Балтач районы Смәел авылында туа. Арча педагогия училищесын тәмамлап, читтән торып укуын Казан дәүләт педагогия университетының татар теле, әдәбияты факультетында  дәвам итә. Әлеге уку йортын 1998  нче елда тәмамлый.  1993 нче елдан Смәел урта мәктәбендә озынайтылган көн төркемендә, ә 1996 нчы елдан Сосна урта мәктәбендә  эшли. . Эш стажы – 21 ел, югары  категорияле укытучы. Татар теле укытучысы булып 10 ел эшли. 2005  нче елдан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын да башкара.

         Люция  Гаптрәүф кызы үз фәнен тирәнтен белүче, һәрбер яңалыкка иҗади якын килеп, укучыларга ныклы белем бирүче мөгаллимә. Ул җаваплылык тоеп, туган телебезне саклап калуга, үстерүгә армый – талмый хезмәт итә. Люция  Гаптрәүф кызы – иҗади шәхес, һәрдаим белемен, педагогик осталыгын арттыру юнәлешендә эшли, эзләнә. Тел һәм әдәбият укыту методикасындагы яңалыклар, үзгәрешләр белән танышып бара, яңа метод һәм алымнарны, эш ысулларын үз тәҗрибәсендә киң куллана. Аның дәресләре җанлы уза һәм хәтердә нык саклана. Ирешкән уңышлары белән ачык дәрес, чараларда, конференцияләрдә, татар теле укытучыларының методик берләшмәсендә теләп уртаклаша. Белем һәм тәрбия биргәндә, татар халкының тарихы, гореф – гадәтләре, милли традицияләренә  таяна.Укучыларында  үз фәненә кызыксыну тудыра. Укучыларында  иҗатка омтылыш тәрбияләнә. Аларның язмалары   районда нәшер ителүче “Хезмәт” газеталарында   дөнья күрә.

    2011-2012 нче уку елында  татар теле  буенча уку сыйфаты 73%, 2012-2013 нчы уку елында 75%, 2013-2014 нчы уку елында 76%; татар  әдәбияты буенча-2011-2012 нче уку елында 90 %, 2012-2013 нчы уку елында 88%, 2013-2014  нче уку  елында 89 %.

Укытучының район һәм республика күләмендә катнашып призлы урын алган конкурслар

Уку елы

Конкурс исеме

     Нәтиҗә

2011

“Ел укытучысы -2011”

Район

2 урын

2011

Татар теле укытучыларының “Мастер класс” ы

Район

2 урын

2012

“Иң яхшы татар теле дәресе”

бөтенрәсәй

таныклык

2014

“Туган ягым-яшел бишек” төбәкара фәнни-гамәли укытучылар конференциясе

республика

3 урын

2014

“Авыл укытучысы-2014”

бөтенрәсәй

таныклык

2014

“Иң яхшы укытучы” гранты

республика

грант

2015

Ибраһим Хәлфин исемендәге X республика фәнни-эзләнү конференциясе

республика

таныклык

        Укучыларының район һәм республика күләмендә катнашып соңгы 3 ел эчендә призлы урын алган конкурслары

Уку елы

   Класс, ФИО

Конкурс исеме

     Нәтиҗә

2011

Ибраһимова Илгизә , 10 нчы класс

Бөтенрәсәй күләмендәге “Илһамлы каләм” конкурсы

Рәхмәт хаты

2011 ел

Ибраһимова Илгизә , 10 нчы класс

Республика күләмендә Укытучы елы уңаеннан югары класслар арасында үткәрелгән инша конкурсы

Сертификат

2011

Зәйнуллин И. 7 класс

Марш Парков-2011

“Табигать һәм без” иншалар конкурсы

3 урын

2012

Зәйнуллин И.

Район күләмендәге “Алтын каләм” конкурсы

1 урын

2012

Хабибуллина Р. 8 класс

V Республика күләмендәге Фатих Әмирхан исемендәге конференция

3 урын

2012

Ибраһимова И.8 класс

Россия күләмендәге “Россия тарихында минем якташларым”

Сертификат

2012

Зәйнуллин И. 9 класс

Татар теле һәм әдәбиятыннан интернет-олимпиада

Сертификат

2014

Габдрахманов Ф. 9 класс

Каюм насыйри исемендәге XII төбәкара фәнни-эзләнү укуларының муниципаль этабы

3 нче урын

2014

Зәйнуллин И.10 класс

Республика күләмендәге “Алтын каләм” конкурсы

Сертификат

2015

Галлямова Т. 7 класс

Район күләмендә үткәрелгән “Коррупциягә каршы” иншалар конкурсы

1 нче урын

2015

Садиков Д.6 класс

Район күләмендә үткәрелгән шигырь конкурсы

3 нче урын

     Люция Гаптрәүф кызы сәләтле укучыларны әзерләү өстендә актив эшли. 2014-2015 нче уку елында татар теле буенча муниципаль этапта Хәйруллина Илүзә җиңүче булды һәм республика күләмендә уңышлы чыгыш ясап кайтты.  

    Люция  Гаптрәүф кызы Мәгариф өлкәсендә озак еллар намуслы, нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Балтач районының Мактау таныклыгы, методик эшкәртмәләр конкурсында актив катнашканы өчен район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты, “Ел укытучысы-2011” конкурсында 2 нче урын алганы өчен район мәгариф бүлегенең Мактау  грамотасы белән бүләкләнде.

        Милләтебезнең   киләчәге  күпмедер дәрәҗәдә  Люция Гаптрәүф кызы кебек  тырыш, фидакарь мөгаллим-мөгаллимәләр кулында.  

 25.02.2015  

  Мәктәп    директоры:                     Котдусов Г.Х.        



Предварительный просмотр:

                           Минем   педагогик осталыгым

                                             Эссе          

                                                                  Якутлар табыладыр вакыт белән...

                                                                                Габделҗәббар Кандалый

            Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш.

    Әйе,  мин дә - укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Туган телемне, әдәбиятны яратам”, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер.  Бәлки, “Әниемнең һөнәрен дәвам итәм” дигәнмендер.  Бу һөнәрнең авырлыгын, зур җаваплылык, сабырлык таләп итүен мин кечкенәдән үк күреп үстем. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам.

          Педагогик осталыкны ничек булдырырга? Татар теле, ана теле укытучысы   буларак минем бурычларым нинди, нидән гыйбарәт? Үзебезнең татар теле һәм милләтебез  өчен мин нинди өлеш кертә алам? Телебезгә мәхәббәт, милләтебезгә хөрмәт хисләре тәрбияли алырмынмы? Моның өчен нинди ысуллар бар? Укучыларым минем юлымны дәвам итәрләрме?

      Менә шушы сорауларга җавап бирергә телим. Әйе, педагогик осталык – беркемгә дә, бер мөгаллимгә дә җиңел генә килеп керми. Аңа ирешү өчен иң мөһиме -үз хезмәтеңне, фәнеңне яратуың һәм талантлы булуың мөһим. Күпсанлы дәресләрең, күп уйлануларың, эзләнүләрең, укучыларны аңлый белүең, йокысыз төннәрең, һәр укучыңның  психологиясен өйрәнүең, аларның иҗади эшләрен дөрес  һәм вакытында бәяләүләрең, гаилә гореф – гадәтләрен өйрәнүләрең, төбәк компоненты буенча белемнәрең, фәнең буенча даими белемеңне арттыруларың – барысы да мөһим. Минемчә, ана теле мөгаллиме иң беренче чиратта, үз теленә  һәм халкына чын күңеленнән бирелгән, теләсә нинди очракта да телен һәм милләтен сакларга әзер булган  шәхес булырга тиеш. Чөнки укучылар шундый  укытучылар   янәшәсендә генә, үзләрендә  туган телләре белән горурлану һәм киләсе көнгә ышаныч хисләре булдыра алалар.

        Ә моның өчен нинди ысуллар кулланырга соң?

        Без катлаулы чорда яшибез. Соңгы вакытта телебез икенче планга куелды кебек.Бу мәсьәлә, әлбәттә, мине бик борчый. Халкыбызның бай мәдәни мирасын саклап калу, баету, аны киләчәк буынга тапшыруны үземнең бурычым дип саныйм.Татар теле укытучысының һәр дәресе телебезгә мәхәббәт тудырырлык, әхлакый кыйммәтләребезне ачарлык дәрес булырга тиеш дип уйлыйм.  “Татар телен яхшы белү хәзерге чорда кирәк түгел, аны бераз “сукалый” белсәң, шул җиткән,” – дигән фикерне  кире кагып, укучыларыма  җитди  дәлилләр китерәм. Нәкъ менә үз халкын, телен, үз мәдәниятен яратучы, аны үстерүче,  пропагандалаучы  кеше генә  башка халыкларны ярата, аларның телен, мәдәниятен хөрмәт итә һәм белә алуына төшендерергә тырышам.  Әдипләребез – Тукай, Җәлил, Гомәр  Бәширов, Мәһдиев һәм башка бик күп язучыларның үз фикерләрен үз туган  телебездә тулы  яңгыратуларын исбатлыйм. Әсәрләрдән телебезнең байлыгы, матурлыгы, зәвыклылыгы күренә торган өзекләр укыйм. Шунысы сөенечле: елдан-ел матур әдәбиятыбызга тартылучы, аны  сөюче укучыларым арта бара.

             Авыл мәктәбендә эшләү дәверемдә тагын шуңа инандым: нәкъ менә кечкенә авылларда милли рух, әхлак нормалары, гореф – гадәтләре саклана. Боларны ничек югалтмаска? Төбәк  җәүһәрләрен ничек сакларга? Уйланып, эзләп, шундый нәтиҗәләр ясадым: һәр баланың үз нәсел шәҗәрәләрен барлавына һәм гаилә тарихларын белүләренә ирешү, бергәләп төбәк топонимнарын эзләү, төбәгебезгә хас халык авыз иҗатын-фольклорны  барлау, төбәкнең күренекле һәм өлкән буын кешеләре белән очрашулар үткәрү, аларның сөйләгәннәрен яздырып алу кебек эшләр уңышлы нәтиҗәләр бирәчәк. Чыннан да, югарыда саналган эшләр укучыларымны кызыксындыра алды. Эзләнү-тикшеренү эшләренә этәргеч  бирде. Кызыклы һәм файдалы эшләр  башкарылды.  

         Мине, әдәбият укытучысы буларак, әхлак тәрбиясе дә борчый. Мин тәрбиядә нинди ысуллар куллана алам соң? Бүгенге заманга яраклашкан әхлакый шәхесне үгет – нәсыйхәт аша гына тәрбияләүгә ирешеп буламы? Өлешчә. Әдәбият дәресләрендә иң үтемле юл - әсәр эчтәлеген анализлау; герой сыйфатларына бәя бирү, образ һәм аларның гамәлләрен чагыштыру; укучыларның  әлеге темага фикерләрен тыңлау, төрле  бәхәсләр оештыру; фикерләрен дәлилли белүләренә ирешү.

       Укучыларымны  фәнем белән кызыксындыру максатыннан төрле ысуллар  куллануны дәвам итәм. Яңа ысуллар эзлим. Алар фәнне яхшы үзләштерсеннәр өчен белем һәм күнекмәләрне даими тикшерү, иң мөһиме вакытында бәяләү кирәк. Вакытында бәяләнмәгән эшләр укучыларны алдагы эшләрдән читләштерә, аларны  битарафка әйләндерә. Мин моны хезмәт итү дәверемнең тагын бер методик табышы дип  саныйм. Укучыларымның белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен төрле алымнар: индивидуаль – дифференциаль карточкалар, тест биремнәре, язма зачетлар, перфокарталар кулланам. Үз вакытында һәм  гадел бәяләргә омтылам.

                 Үзенә-үзе ышанган, җәмгыять фикереннән азат кеше генә  югары биеклекләрне ала. “Һөнәремне дөрес сайладыммы икән?” дигән шик туганы юк.  Димәк, мин дөрес юлда. Һәр көн шундый җаваплы, игелекле, саваплы һөнәр иясе булуым белән горурланып, иртән мәктәбемә ашыгам. Нәтиҗәсенә куанып, канәгатьләнү хисе кичерә – кичерә, эш көнемне тәмамлыйм һәм иртәгәсе көнне уздырасы дәресләрем турында уйга чумам.



Предварительный просмотр:

Мастер класс “ Татар теле дәресләрендә кластер алымын куллану”

         Хәерле көн,  хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне «Татар теле дәресләрендә кластер алымын куллану» дигән темага уздырылачак мастер-класс эшендә катнашырга чакырам.

Максат:татар теле дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологияләреннән булган кластер методы белән таныштыру, әлеге алымны практик кулланырга өйрәтү.

  Темаларны үткәндә дәрескә кластер алымын кертеп җибәрү укучыларның кызыксыну, фикерләү сәләтләрен тагын да үстерә. Бу алымнарны дәреснең төрле этабында кулланырга була.

Нәрсә соң ул кластер? 

«Кластер» сүзе бәйләм, тәлгәш дигәнне аңлата. Бу алымның асылы – булган белемнәрне системага салу.

Тәнкыйди фикерләү технологиясенең нигезе булып 3 баскыч тора : 

1. Кызыксындыру – булган белемнәрне искә төшерү; яңа темага кызыксыну уяту; укучыларда максат булдыру.

2. Аңлау, мәгънәсенә төшенү – яңа мәгълүмат кабул итү, максатларны ассызыклау.

3. Рефлексия – өйрәнелгән мәгълүматны иҗади анализлау, бәяләү, яңа максатлар  кую.

     Кластер дәрес материалын график калыпка салуны күздә тота. 

Төп мәгънәне белдергән сүз уртага языла, аңардан төрле якка киткән уклар бу сүзне ачыклаучы башка сүз, сүзтезмәләр белән бәйли. Шулай итеп, бер сүзне, төшенчәне ачыклаучы бик күп мәгълүмат җыела. 

Кластер төзү 2 этаптан тора   

I этап – этап мәгълүмат туплау;

II этап – тупланган мәгълүматны системага салу.

      Әгәр кластерны  яңа теманы аңлата башлагач төзесәк, ныгыту өлешендә тулыландырырга мөмкин. Ул дәрес темасы буенча балаларның ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуын күрсәтә, укучыларның белеме ныгытыла.

   

Хәзер иярчен кисәк булган аергычка сүз кластер төзеп карыйк.

1 этап. Җөмләләрне укыйбыз, кызыл белән бирелгән сүзләргә сорау куябыз.

Көләч йөз, яхшы сүзләр белән безне каршыладылар.

Шакирның җитдилеге кимемәде.

Бишенче класста укыйм.

 Димәк, җөмләдә исемне ачыклап килгән иярчен кисәк аергыч дип атала. Аергыч нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирә. Шушы аергычка биргән билгеләмәгә кластер төзибез. (слайдта чыга)

       Ә хәзер  төркемгә эшләп алыйк. Экранда кыгыйдә бирелгән, шушы кагыйдәгә нигезләнеп сезгә кластер төзергә кирәк (Һәр төркем үз кластерын төзи. Ахырда эшләр тикшерелә.)

  Кагыйдә: Җөмлә кисәкләре баш һәм иярчен булалар. Баш кисәкләр 2 төркемгә: ия һәм хәбәргә бүленә. Иянең сораулары кем? нәрсә?, хәбәрнең сораулары: нишли? нишләми? нишләде? нишләмәде? нишләмәгән? кем? нәрсә? нинди? ничә? ничәнче? кемнеке? Иярчен кисәкләр үзләре 3 төргә бүленә: аергыч, тәмамлык, хәл. Аергыч -нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничә? ничәнче? сорауларына , тәмамлык- кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кем белән? нәрсә белән?,   хәл- кайчан?кайда? ничек?күпме? ни өчен? ни сәбәпле?нишләсә? нишләсә дә? сорауларына җавап бирә

       Кластерлар төзү дәрестә төркемле эш алымнарын оештырганда да уңайлы. Чөнки  бу очракта  төркемнәрнең һәркайсына аерым подтемага кластер төзү мөмкинлеге туа. Һәр төркемнең эшен тыңлаганнан соң,  укытучы дөрес версияне тактада күрсәтә, эшләр анализлана. Шушы формада укучыларга һәр реформага кластер төзүне өй эше итеп  бирергә мөмкин.

Мастер-классыбызның ахырында мин сезгә бер синквейн укып китәсем килә

УКЫТУЧЫ

ЯГЫМЛЫ, БЕЛЕМЛЕ

ӨЙРӘТӘ, ТӘРБИЯЛИ, БУЛЫША

ЯХШЫ ДУС, ИПТӘШ ОСТА

     Кадерле хезмәттәшләрем, нәкъ шушы синквейндагыча укучыларыбызның яраткан мөгаллимнәре, ярдәмчеләре булып эшкә сөенеп килергә, кайтырга язсын. Ә иң мөһиме: гаиләләребездә тынычлык, тигезлек, сәламәтлек хөкем сөрсен. Игътибарыгыз, миңа ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер -класс "Представление участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителя родного (татарского) языка и литературы «Туган тел» "

Яруллина Гульшат Минасхатовна  имеет высшее образование, закончила  Арское педагогическое училище в 1995г., Набережночелнинский  государственный педагогический институт в 2003 г. Стаж р...

Разработка выступления на мастер - классе конкурса "Педагог года 2017" на тему: "Читая между строк".

Всегда ли у нас получается понять прочитанное произведение? Вникнуть во все сюжетные линии? Оценить позицию автора, его замысел? Что нужно сделать, чтобы научиться читать великие произведения между ст...

номинация "мастер-класс" конкурса "Учитель года"

Здесь представлены материалы для номинации "мастер-класс" муниципального этапа конкурса "Учитель года 2019"...

мастер -класс конкурс"Учитель года"

презентация "Слушай свой организм"...

Мастер-класс конкурс «Педагог-наставник» «Ступени -мастерства»

Молодой специалист, придя в школу с определенным багажом знаний, в первый раз испытывает массу эмоций, в большинстве своем достаточно волнительных. Уважаемые коллеги, каждый из вас когд...