Шәриф Камалның “Буранда” хикәясенә анализ. Әсәрдә геройның хисләренә бәя бирү.
план-конспект урока (7 класс) на тему
Шәриф Камалның "Буранда" хикәсен анализлап ,укучыларда әниләргә карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
sh._kamal_buranda_etel-.doc | 48.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Шәриф Камалның “Буранда” хикәясенә анализ.
Әсәрдә геройның хисләренә бәя бирү.
( 7 нче сыйныфта А.Яхин дәреслсге буенча үткәрелгән әдәбият дәресе- конспекты)
Максат:
- әдәби алымнарны, әдәби төрләрне кабатлау;
- әсәрнең сюжетын сөйли белергә, хикәяне өлешләргә бүлеп алар арасындагы бәйләнешне табу, анализлау;
- кабатлау, метафора алымнарының мәгънәләрен ачыклау;
- геройның хисләрен ачыклау, аның кичерешләре турында уйларга һәм сөйләргә өйрәнү, хисләргә бәя бирү;
- әсәрнең эчтәлеген, идеясен, темасын табу;
- укучыларда әниләргә карата шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: язучының портреты, әсәрләре, иллюстрация, дәреслек, мәкальләр,
плакат (хис төрләре), магнитофон, әниләргә багышланган әсәрләр
( Дибәҗә Каюмованың “Аналарның кулын үбик” нәсере).
Дәрес барышы:
I. Оештыру моменты.
Исәнләшү, дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.
II. Яңа дәрескә әзерлек өлеше.
Кабатлау өчен сораулар бирелә:
Укытучы. Укучылар, сез нинди әдәби алым төрләрен беләсез?
Укучы. Чәчмә төрнең жанрлары: хикәя, повесть, роман һ.б.
Укучы. Тезмә төрнең жанрлары: шигырь, поэма, баллада, бәет;
Укучы. Драма жанрлары: комедия, трагедия, драма, водевиль һ.б.
Укытучы. Өйрәнелгән әсәрләрдә нинди әдәби алымнар белән таныштык?
Укучы. Чагыштыру, каршылык, гипербола, кабатлау, метафора алымнары белән таныштык.
Укытучы. Шәриф Камал кем ул?
Укучы. Ул - язучы һәм драматург, чөнки чәчмә һәм драма әсәрләре язган.
Укытучы. Аның нинди әсәрләрен беләсез?
Укучы. Ш.Камалның “Акчарлаклар”, “Матур туганда”, “Таң атканда” (роман), “Сукбай”, “Сулган гөл”, “Буранда”, “Козгыннар оясында”, “Хаҗи әфәнде өйләнә” һ.б. әсәрләре бар.
Укытучы. Хикәя дип нинди әсәр атала?
Укучы. Кечкенә вакыйгаларны үз эченә алган кечкенә күләмле чәчмә әсәр.
Укытучы. “Хис” сүзен ничек аңлыйсыз? Шуны аңлатып бирегез.
Укучы. Хис ул - тойгы, кичереш дигән сүз. Хис кешенең йөрәгендә туа һәм һәрбер хис күңел түреннән, йөрәктән чыга (плакатта “йөрәк” рәсеме ясалган, аның тирәсендә хисләрнең төрләре язылган, укучы шуңа карап сөйли). Кеше күңелендә бик күп төрле хисләр туарга мөмкин: мәсәлән, үкенү, сагыну, дуслык, ярату, нәфрәт, ачу, борчылу, кайгыру, шатлану, горурлану һ.б.
Укучы. Хис туар өчен нинди дә булса сәбәп булырга тиеш. Хисләр төрле булгач, аның сәбәпләре дә төрле-төрле була.
Укытучы. Димәк, без “Буранда” хикәясендә геройның хисләрен, аның сәбәбен ачыкларбыз.
III. Әсәргә анализ ясау.
а) хикәянең сюжетын 1-2 укучы сөйли. (кыскача)
б) сюжетны төп һәм ярдәмче вакыйгаларга бүләбез
Төп вакыйгалар:
- Мостафаның дустына керүе
- юлга әзерләнү
- буран булуга карамастан, юлга чыгуы, уйлары
- әнисенең үлеме.
Ярдәмче (кечкенә) вакыйгаларны табу:
- бала елау
- көчле буран
- төн үтеп, яктыру.
Укытучы. Төп һәм ярдәмче вакыйгалар үзара нинди алым белән бәйләнгән?
Укучы. Бу вакыйгалар кабатлау алымы белән бәйләнгәннәр, кабатлау алымы әсәрнең иң кирәкле эчтәлеген, мәгънәсен ачарга ярдәм итә.
Укытучы. Кабатланган вакыйгаларны табып кычкырып укыйбыз.
(буран, бала елау урыннарын укучылар табып укыйлар)
Укытучы. Ярдәмче вакыйгалар әсәрдә нинди роль үти? Алар Мостафага ничек тәэсир итә?
Укучы. Ярдәмче вакыйгалар метафора ролен үтиләр. Бала елау - Мостафа әнисен искә төшерә, аны шул төн үзгәртә. Чөнки ул моңарчы гамьсез, кешедән көлә торган, кеше сөйләгәнгә ышанмый, тыңламый торган салкын җанлы кеше була. Яшь ана - Гайшә - төне буе бала янында була, аны юата, тынычландырырга тели, җитмәсә ире, кунагы өчен дә борчыла. Мостафа минем әнием дә шулай төннәрен йокламыйча мине юаткандыр, борчылгандыр, яраткандыр дип уйлый башлый.
Буран - ул бер көчәя, бер тынгандай була, аннан тагын көчәя. Буран геройның авыр хисләрен, анасы турында уйларын көчәйтә.
Таң ату - Мостафаның авыр хисләреннән арынуы, хатасын аңлавы һәм тизрәк, бүген үк әнисе янына кайтып, аннан гафу үтенергә теләве.
Укытучы. Хикәядә вакыт белән бәйле вакыйгаларны табыгыз, шулар аша геройның хисен, хиснең сәбәбен табыгыз.
Укучы. Вакыт белән бәйле вакыйгалар: Мостафаның үткәннәрне искә төшерүе һәм бүгенге көне.
Ул бала чагын, әнисеннән көлүен, көл сибүен, аннан бизүен, гафу үтенмәвен искә төшерә. Бу уйлар аның күңелендә газаплы үкенү хисе тудыра. Бу хиснең сәбәбе - әнисен рәнҗетү.
Бүгенге көне - дустында төн кунуы, юлга чыгуы, тизрәк әнисеннән гафу үтенергә теләве, күрешергә теләве, әнисенең үлеме.
Мостафа әнисе белән күрешә алмый, соңгы минутында да баласы турында уйлаган ана үлеп китә. Бу вакыйга геройга нык тәэсир итә. Аның кайгысы (хисе) бик көчле. Хиснең сәбәбе - моңарчы гафу үтенмәве, ул соңга калды.
Укытучы. Мостафага һәм әнисенә бәя бирегез.
Укучы. Мостафа салкын бәгырьле, анасын рәнҗеткән бәхетсез, мескен кеше. Әнисе бала җанлы, мәрхәмәтле, кичерә белүче, гомер буе Мостафаны сагына, ярата, чөнки бала ана өчен бик кадерле.
Укытучы. Укучылар, хикәянең төзелешенә игътибар итегез әле. Башы ничек башлана, ахыры ничек бетә? Аларның аермасы һәм охшашлыгы нәрсәдә?
Укучы. Хикәянең башында яшь бала елый, аны юатучы әнисе бар, ахырда - Мостафа елый. Ул инде зур кеше, ләкин анасы өчен ул да барыбер бала, аны инде юатучы юк.
Укытучы. Хикәянең азагында фигыль нинди заманда бирелгән һәм нинди мәгънә төсмерен аңлата?
Укучы. Фигыльләр үткән заманда бирелгән (керделәр, үпкәләгән иде, карый алмый иде һ.б.), мәгънәсе: эш инде үтте, Мостафа соңга калды.
Укытучы. Мостафаның елый башлавы, аннан акрып-акрып елавы ни өчен кабатланып бирелгән?
Укучы. Аның хәсрәт хисен арттыру өчен, кайгысының көчле икәнен күрсәтү өчен. Үзенең бәхетсезлегеннән елый.
Укытучы. Әсәрдә тагын арттыру алымы да бар. Буран котыруы, төн буе бала елау, авыр уйлар, ананың үлеме дә бер көндә булган хәлләр. Билгеле, автор хикәяне башка төрле итеп үзгәртә алыр иде. Ләкин ул аны үзе теләгәнчә язган. Авторның тормыштагы чынбарлыкны хыялдагычага үзгәртеп, арттырып сурәтләвен романтизм диләр. ( романтизм сүзенең аңлатмасы тактада языла)
Укытучы. Укучылар, әсәрнең эчтәлеге нәрсә турында микән? Яхшылап уйлагыз әле.
Укучы. Әсәрнең эчтәлеге Мостафаның хисләре, кичерешләре турында, чөнки хис кенә ачыла.
Укытучы. Бу әсәр белән язучы нәрсә әйтергә теләгән? Авторның идеясен табыйк.
Укучы. Автор әниегезне беркайчан да рәнҗетмәгез, мәңге бәхетсез булырсыз һәм бу бәхетсезлектә сезгә беркем дә ярдәм итә алмас, ди.
Укытучы. Әсәрнең темасын хикәянең исеменнән табыйк. Буран - метафора буларак кулланылган. Ул геройның хисләрен көчәйтә, дидек. Тагын нинди мәгънә белдерә микән?
Укучы. Буран кешене юлда адаштыра һәм кеше бәхетсезлеккә дучар була. (өшергә, туңып үләргә дә мөмкин). Әсәрнең темасы - тормыш юлында адашкан ялгыз кешенең бәхетсезлеге, мескенлеге.
Укытучы. Бу әсәр безне нәрсәгә өйрәтә?
Укучы. Әсәр безне әниләрне беркайчан да авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмәскә, аларны хөрмәт итәргә, миһербанлы, шәфкатьле булырга өйрәтә.
Укытучы. Әйе, бик дөрес. Татар халкында аналар турында әйтелгән матур, тирән мәгънәле гыйбарәләр, мәкальләр бар. Әйдәгез, шуларны укып аңлатма биреп карыйк әле. (плакатта язылган мәкальләрне укучы үзе белгәнчә аңлата)
- Ана - бөек исем. (Һ, Такташ)
- Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
- Анага бала алтыда да бала, алтмышта да бала. (хикәя белән дә бәйләргә мөмкин)
- Җәннәт аналарның аяк астында. (Пәйгамбәребез хәдисеннән). (Өстәмә аңлатма: Пәйгамбәребез Мөхәммәт саллиаллаһу галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә болай ди: “Әлҗеннәтү тәхтә әкъдәмилүммәһәти”, ягъни “Җәннәт - аналарның аяк астында”. Җәннәткә керү юлы - ананы хөрмәтләү, олылау, картлык көннәрендә тәрбияләү. Ана хакы - бөек хак.)
- Анаңны рәнҗетсәң, бәхетсез булырсың.
- Ана сөте белән кермәгән,
Тана сөте белән кермәс. (Өстәмә мәгълүмат: ана балага тормыш, җан бирүче. Англия галимнәре ана сөтенең файдасы һәм шифасы турында менә нинди фикергә килгәннәр: ана баласын кимендә ике ел имезергә тиеш. Чөнки ана күкрәк сөте аша үзенең әхлагын, рухи байлыгын, әдәбен бирә. Ясалма сөт порошокларын сатудан тыйганнар. Сөтсез ана икенче бер әдәпле, әхлаклы анадан баласын имезә ала. Ике ел дәвамында әхлакый, рухи байлыкның, тәрбиянең 80 %ы күкрәк сөте аша керә, ә бары тик 20 %ы гына уку, уеннар, төрле күнегүләр аша керә икән.)
Укытучы. Укучылар, ана һәм бала темасына багышланган нинди әсәрләр укыганыгыз яки ишеткәнегез бар?
Укучы. “Сак-Сок” бәете, легендалар, “Матурлык” Ә.Еники һ.б.(Алабуга шагыйрәсе Дибәҗә Каюмованың “Аналарның кулын үбик” нәсере сәнгатьле итеп укыла).
Магнитофон язмасында җыр тыңлау:
“Синең куллар” (И. Шакиров башкаруында).
IV. Йомгаклау, билгеләр кую.
Өй эше: Ш. Камалның “Сукбай” әсәрен укып килергә, биремнәргә җаваплар әзерләргә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Шәриф Камалның" Буранда хикәясендә мотивлар
Әлеге фәнни-тикшеренү эшендә Ш.Камалның "Буранда" хикәясеннән мотивлар аерып алныды һәм аларга анализ ясалды....
Г.Ибраһимовның "Яз башы" хикәясенә анализ.
“Г.Ибраһимовның “Яз башы” хикәясенә анализ”. Рус мәктәбендә укучы 5 нче сыйныф укучыларының татар төркемнәре өчен хикәягә анализ бирү өчен төзелде....
К.Тинчурин "Мәдрәсәдә беренче көн" хикәясенә анализ
7 нче класста К.Тинчуринның "Мәдрәсәдә беренче көн" хикәясен өйрәнү дәресе презентациясе...
ТЕМА: Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясенә анализ.
Максат: 1) укучыларда әсәр белән мөстәкыйль эшләү һәм анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү өчен җ ирлек тудыру;2) укучыларның әдәби сөйләм телен үстерү, фикерләү сәләтләрен арттыруга ярдәм итү;3) Ват...
ТЕМА: Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясенә анализ.
Максат: 1) укучыларда әсәр белән мөстәкыйль эшләү һәм анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү өчен җ ирлек тудыру;2) укучыларның әдәби сөйләм телен үстерү, фикерләү сәләтләрен арттыруга ярдәм итү;3) Ват...
Шәриф Камалның "Буранда" хикәясен анализлау
Шәриф Камалның "Буранда" хикәясе буенча презентация...
Эпик төргә анализ. Ш. Камалның “Буранда” хикәясе (коучинг)
Эпик төргә анализ. Ш. Камалның “Буранда” хикәясе (коучинг)...