Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче сыйныф татар төркемендә укучы балалар өчен эш программасы
рабочая программа (8 класс) на тему

Романова Галина Николаевна

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче сыйныф  татар төркемендә укучы балалар өчен  эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_v_kl.tatar_gr._tatar_teleromanova.docx83.42 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                  Татарстан Республикасы Зәй  муниципаль районы

“ 6 нчы номерлы  урта гомуми белем  мәктәбе”

бюджет  гомуми белем учреждениесе

Каралды:                                                                                                Килешенде:                                                      Расланды:        

МБ утырышы беркетмәсе                                                Директор урынбасары:                                              Мәктәп директоры:                                                                  

№1  “ 28 “ август 2015ел.                                          ________   Камалиева Л.Ю.                                        __________ Кузнецов  С.А.

 ________Романова Г.Н.                                       “ 28 “ август 2015 ел                                            257 нче  номерлы боерык белән гамәлгә кертелде

                                                                                                                                                    “28”август 2015 ел.                                                                                                                                      

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче  В сыйныфының

 татар төркемендә укучы балалар өчен 2015-2016 нчы уку елына эш программасы

Төзүче:  беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Романова Галина Николаевна

                                                                                             

                                                                                                                                                                                      КАБУЛ  ИТЕЛДЕ:

Педагогик совет беркетмәсе

              № 1  “28” август  2015 ел

Аңлатма язуы.

Эш программасы статусы

Программа

  • ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә  татар  телен  һәм әдәбиятын   укыту программалары (татар балалары өчен),  1-11 нче сыйныфлар» (Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2011 ел),
  • ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында  бирелгән “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программасына (V – 1Х сыйныфлар)” (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова. К а з а н .  2013 ел),
  • ТР Фән һәм Мәгариф министрлыгы 29.04.2010 числосында 1763/10 номерлы “Уку курсларының, фәннәрнең эш программаларын якынча эшкәртмәләренең тәртибен ТР белем учреждениеләренең раславы турында” боерыгына таянып;
  • 2015-2016 нчы  уку елы өчен Зәй муниципаль районы “6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе”  бюджет белем  учреждениесе  уку планына нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Татар теленнән 8 нче сыйныфта   белем бирүнең максатлары һәм бурычлары:

  • Укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;
  • Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен  үстерү,  үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;
  • Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;
  • Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;
  • Телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли – мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.

                                                                   Коммуникатив компетенция.

  Сөйләм эшчәнлегенең төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм) үзләштерелә. Укучылар  әңгәмә үткәрә, үз фикерен дәлилли, телнең орфографик һәм орфоэпик, лексик, морфологик, синтаксик нормаларын саклап, телдән яки язмача эчтәлеген кыскача, тулы, сайлап алып җиткерә.Телнең әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга диалогик һәм монологик сөйләм оештыра. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзи. Төрле типтагы язма эшләр, шул исәптән компьютер кулланып, ( диктант, изложение, сочинение һ.б) башкара. Татар сөйләм этикеты нормаларын дөрес һәм урынлы куллана.

Лингвистик компетенция.

                      Татар теленең тармаклары буенча үзләштерергә тиешле төп теоретик мәгълүматлар:

Татар теленең иҗтимагый – мәдәни роле. Сүзтезмә һәм җөмлә,сүзләр һәм җөмләләр арасында бәйләнеш төрләре. Җөмлә кисәкләре. Җөмләләрне төркемләү принциплары. Туры һәм кыек сөйләм.  Татар телендә тыныш билгеләре.Җөмләгә синтаксик анализ ясау.

                            Этнокультура өлкәсенә караганкомпетенция

       Тел  чараларының халыкның милли үзенчәлекләрен сурәтләү мөмкинлекләрен өйрәнү. Тәкъдим ителгән текстлардан   халык авыз иҗаты үрнәкләрен , тарихи лексиканы аеру,  аларның төрләрен һәм мәгънәләрен ачыклау.

Темаларга бүленеш.

Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

1

5-7 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

7

  • сүз ясалышы, сүз төзелеше, сүз төркемнәре, фигыль, фигыль юнәлешләре, җөмләдә сүзләр тәртибе;

2

Синтаксис турында төшенчә

2

                -  синтаксис турында төшенчә, синтаксик берәмлекләр;

3

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

12

  • җөмләдә сүзләр бәйләнеше,тезүле бәйләнеш, ияртүле бәйләнеш, сүзтезмә,    рус һәм татар телләрендә сүзләр бәйләнеше;  

4

Ике составлы җөмләләр

6

  • җөмлә кисәкләре, ия һәм аның белдерелүе, хәбәр һәм аның белдерелүе,

кушма хәбәр һәм аның белдерелүе, ия белән хәбәр арасында сызык;

5

Җөмләнең иярчен кисәкләре

21

  • аергыч һәм аның белдерелүе, аергыч белән аерылмыш арасында бәйләнеш;
  • тәмамлык һәм аның белдерелүе,туры һәм кыек тәмамлыклар;
  • хәл һәм аның төрләре: урын хәле, вакыт хәле, рәвеш хәле, күләм хәле, сәбәп хәле, максат хәле, шарт хәл, кире хәл;
  • аерымланган хәлләр һәм алар янында тыныш билгеләре, төрле хәлләрнең аерымлануы;
  • аныклагыч; аерымланган аныклагычлар, алар янында тыныш билгеләре,

6

Җөмләнең модаль кисәкләре

3

  • эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре;
  • кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре;
  • кереш җөмләләр  һәм алар янында тыныш билгеләре;

7

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

4

  • тиңдәш кисәкләр, алар янында бәйләүче чаралар, тиңдәш кисәкләр һәм янында тыныш билгеләре; тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр;

8

Җөмләдә сүз тәртибе

2

- сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе, логик басым;

9

Гади җөмлә

5

- әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя җөмлә, сорау җөмлә, боеру җөмлә, тойгылы җөмлә;

10

Ике составлы һәм бер составлы җөмләләр

6

  • җыйнак һәм җәенке җөмләләр, гади җөмләгә синтаксик анализ;
  • бер составлы җөмләләр: исем җөмлә, фигыль җөмлә, сүз җөмлә;

11

Тулы һәм ким җөмләләр.

Раслау һәм инкарь җөмләләр

3

  • тулы һәм ким җөмләләр турында төшенчә;
  • раслау һәм инкарь җөмләләр, раслау һәм инкарь җөмләләрнең кулланлышы;

12

Туры һәм кыек сөйләм

4

- туры һәм кыек сөйләм турында төшенчә, диалог, туры сөйләм янында тыныш билгеләре, туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү;

6

Кабатлаулар

6

  • Ел буена өйрәнгәннәрне кабатлау

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү

24

   Барлыгы                       105 с.

Татар теленнән  8 нче сыйныфта  укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

 -җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау, бәйләнеш чараларын күрсәтү;

 -җөмлә төрләрен аеру, алар янында тыныш билгеләрен куярга өйрәнү;

Татар теленнән  8 нче сыйныфта  формалашырга тиешле күнекмәләр:

 -телдән һәм язма сөйләм, диалог һәм монолог, аралашу ситуациясе  гамәлдә дөрес   куллану;

 -төрле  текстларны сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру;

 -текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача сөйләп бирү, текст буенча куелган сорауларга төгәл    җавап бирү;

 -бирелгән темага, куелган максатка яраклы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, тасвирлау яки хикәяләү характерындагы  

 текстларны телдән яки язмача әзерләү;

 -текстның планын төзү яки эчтәлеген конспект рәвешендә язу;

-җөмләгә  синтаксик анализ ясау;

-тормыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында  сөйләшү күнекмәләренә ия булу;

-сөйләү һәм язуда татар әдәби теле нормаларын  саклау һәм сөйләм этикеты нормаларын үтәү;

-тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

Татар теленнән  8 нче сыйныфта укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

-татар теленең тулы бер система булуы, аның тармаклары;

-телнең лексик һәм грамматик чаралар байлыгы, аларның тел ситуацияләренә бәйле үзгәреше;

-тел системасы, аның үсеш-үзгәреше, тел берәмлекләрен тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик мәгълүмат;

-төрле типтагы сүзлекләр һәм белешмәләр, электрон чыганаклар.

Татар теленнән 8 нче сыйныфта  предметара эшчәнлек:

 -татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;

 -татар телен әдәбият белән бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләренең тәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдырудагы  

 ролен ачыклау;

  -телне мәдәният белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү;

 -татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә – рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка

 милләт вәкилләренә карата түземле – ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;-телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында күзаллау формалаштыру;-татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм  итү.

Татар теленнән 8 нче сыйныф укучыларның шәхси үсеш – үзгәреше:

-баланың акыл, мөстәкыйль фикерләү эшчәнлеген активлаштыру;

 -баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү;

 -сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлау;

 -укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

 -җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.

       8 нче сыйныф укучыларына белем  бирүнең эчтәлеге

                                            Коммуникатив компетенция.

Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Телдән сөйләмне һәм язма сөйләмне аеру, аралашу өлкәсенә һәм сөйләм ситуациясенә бәйле алардан дөрес файдалана белү. Диалогик һәм монологик сөйләм. Иҗтимагый-мәдәни, әхлакый,көнкүреш темаларына бәйле монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү. Тел берәмлекләрен сөйләм ситуациясенә бәйле аера белү.

   Танышу, өйрәнү, эзләнү, карап чыгу максаты белән уку төрләрен үзләштерү. Китаплар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

   Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

 Текст эчтәлеген кыскача, тулы, сайлап алып сөйләү. Диктант, изложение, сочинение язу. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү:  характеристика, гариза.

Лингвистик компетенция.

                                 Тел турында гомуми мәгълүмат.

Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны.

Синтаксис. Пунктуация.

    Сүзтезмә һәм җөмлә. Сүзләр һә м җөмләләр арасында бәйләнеш төрләре. Җөмләләрнең әйтү максаты ягыннан төрләре, аларны барлыкка китерә торган  чаралардан  интонация, логик басым һәм  сүз тәртибе. Җөмләнең грамматик нигезе. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр. Гади  җөмлә, аның  төрләре. Эндәш  һәм  кереш сүзләр. Кереш җөмләләр. Туры һәм кыек сөйләм.

    Җөмлә ахырында, тиңдәш кисәкләр янында, гади  җөмләләрдә, диалог һәм монологларда, цитаталарда тыныш билгеләренең  куелышы.

Этнокультура өлкәсенә караганкомпетенция

Татар теленең башка телләр арасында тоткан урыны.  Төрле өлкәгә караган татар сөйләм этикеты нормалары, халкыбызның аралашу културасы үзенчәлекләре.

  1. нче сыйныф укучыларының татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары.

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү.

Сорауларга җавап язуны бәяләү:

Барлык сорауларга да дөрес җавап бирелсә, “5” ле куела (1 сөйләм хатасы яки 1 пунктуацион хата булырга мөмкин).

Сорауларга дөрес җавап бирелсә, ләкин 2 сөйләм хатасы, 3 орфографик, 2 пунктуацион хата яки 2 сорауга җавап язганда, төгәлсезлек җибәрелсә, “4” ле куела.

Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәләре сизелсә, 3 сөйләм хатасы, 4 орфографик, 5 пунктуацион хата булса, “3” ле куела.

Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары 3 тән артса, 5 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булса,”2” ле куела.

Акрынрак язган укучылар белән эшне оештыру өчен сүзләр һәм хәрефләрнең саны түбәндәгечә тәкъдим ителә.

Сүзләр саны

Хәрефләр саны

14-15

68-76

Диктантларның күләме һәм аларны бәяләү

Диктант-  укучының гомуми грамоталылыгын тикшерү өчен уздырыла торган язма эшнең бер төре. Диктантлар өйрәтү һәм контроль төрләргә бүленә.

Өйрәтү диктантын бәяләү

Өйрәтү диктантлары берничә төрле була: сүзлек диктанты, искәртмәле, аңлатмалы, сайланма, иҗади, ирекле диктантлар.

Орфографик хатасы булмаса, “5” ле куела ( 1 пунктуацион хата булырга мөмкин).

1 орфографик,1 пунктуацион хатасы булса,”4” ле куела.

2 орфографик,2 пунктуацион хатасы булса,”3” ле куела.

5 орфографик,4-6 пунктуацион хатасы булса,”2” ле куела.

Сүзлек диктантының күләме

Сүзләр саны

26-34

Сүзлек диктантын бәяләү

Пөхтә  итеп язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.

1  орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

3  орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

      5   орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Контроль диктантларның күләме һәм аларны бәяләү

Алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен, контроль диктантлар елга ике тапкыр яздырыла.

    Сүзләр саны

Уку елы башында

Уку елы ахырында

90-100

100-110

Контроль диктантны бәяләү:

   Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса  “5” ле куела. (1   орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин.)

   2 орфографик, 2  пунктуацион яки 1  орфографик, 4  пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

   4  орфографик, 4  пунктуацион яки 3  орфографик, 6   пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

   6  орфографик, 5 пунктуацион яки 5  орфографик, 8  пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

        Изложениенең күләме һәм аны бәяләү.

Изложение яздыру өчен, матур әдәбият  әсәрләреннән өзекләр, хикәяләр, аерым текстлар алына. Алар эчтәлеге һәм күләме ягыннан тиешле таләпләргә җавап бирергә, тәрбияви максатларны үз эченә алырга һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, камилләштерү юнәлешендә булырга тиеш. Изложение ярдәмендә укучының тема эчтәлеген ача белү осталыгы, лексик байлыгы, орфография, грамматика, пунктуация өлкәсенә караган грамоталылыгы тикшерелә.

                       Изложение текстының күләме

        

                   Уку елы башы

                        Уку елы ахыры

Тексттагы сүзләр саны

Язма күләме

Тексттагы сүзләр

саны

Язма күләме

270-310

125-130

310-350

130-135

Изложениенебәяләү

Тема тулысынча ачылган,эчтәлеге һәм  стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5»ле куела. (1 орфографик, 2 пунктуацион яки    

   2  грамматик хатасы булырга мөмкин.)

     Текстның эчтәлеге темага, нигездә,  туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, 1 -2  фактик, 1 -2  техник хатасы булса, 2  орфографик,2-3 пунктуацион, 1  грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

    Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, 3  фактик, 2-3 техник хатасы булса, 3  орфографик, 4 пунктуацион, 2  грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны 4 артса, пунктуацион хаталарның саны 5тән, грамматик хаталар саны 3тән артса, «2» ле куела.

Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү. Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ.б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә
үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була. Сочинение план нигезендә языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең  күләме  8 нче сыйныфта 2-2,5 бит.

Сочинениене бәяләү

Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5»ле куела. (1 орфографик яисә 2  пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.).Язманың эчтәлеге, нигездә,  темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, 1-2 фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, 2 орфографик, 3  пунктуацион (грамматик) яисә 1-2  сөйләм ялгышы булса, «4»ле куела.Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 3  орфографик, 4  пунктуацион яисә 3-4  сөйләм хатасы булса, «3»ле куела. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса,5  орфографик, 8 пунктуацион  яисә 4-6  сөйләм хатасы булса, «2»ле куела.

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Контроль эшләр саны

Өйрәтү характерында мөстәкыйль эшләр саны

(диктант)

БСҮ дәресләре саны

Дәреслекнең авторы, елы

Сочинение

Изложение

105с.

3с.

2  + 3 (административ)

4с.

6(1)

5(2)

Р.Ә. Асылгәрәева, Р.А. Юсупов, М.К. Зиннуров. Татар теле. Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек.Казан. Татарстан китап нәшрияты.   2011

УМК

Электрон ресурслар

 Харисова Ч.М. Татар теле. Теория.Күнегүләр. Тестлар. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2006 елЗ.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиев, V- XI сыйныфлар өчен язма эшләр. Казан, 2003.З.Н. Хәбибуллина, И.Г.Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел, Мәгариф № 1, 2010 ел

Мәгариф № 2, 2010 ел

Мәгариф № 4, 2011 ел

Мәгариф № 11, 2011 ел

Мәгариф №4, 2012 ел

-Орфографик, орфоэпик  һәм башка төр сүзлекләр

- Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. Казан “Яңалиф” нәшрияты, 2006 ел

tatartele2010.ucoz.ru

raushania.ucoz.ru

tugan-tel.blogspot.com

tatartele5.edu.tatar.ru

belem.ru

forum.tatar.infoindex.php

halik-ishati.ucoz.ru

janar.ucoz.rupubl/i_tugan_tel/i_tugan_tel/

adiplar.narod.ru\

tatardeti.blogspot.com

tatar.org.rukurs/6-tatar-tele/cyr_1.php

in-yaz-book.narod.rutatar.html

tugantelem.narod.rutel/nigmatullina.html

Календарь –тематик план

Т/с

Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Укучылырның эшчәнлегенә характеристика һәм уку эшчәнлеге төрләре

Контроль төре

Үзләштерелергә яки камилләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Үткәрү вакыты

Искәрмә

план

факт

                                                                                    1 чирек.       5-7 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

1

Туган тел турында әңгәмә.

1

Б.С.Ү.

Әңгәмә

“И телем, ...сыкраулар теле түгел син, күкрәүләр теле бүген” темасына  сөйләшү.

8в- 1.09

2

Сүз ясалышы.

1

Кабатлау

Анализ, дәреслек белән эш

Ясалышлары ягыннан сүзләрнең тамыр һәм ясалма  сүзләргә бүленүен, кушымчаларның сүз ясагыч, мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларга бүленүен искә төшерү.

8в-2.09

3

Сүз төзелеше.

1

Кабатлау

Танып белү күнекмәләре  үстерү

Сүзләрне мәгънәле кисәкләргә таркату

8в-3.09

4

Сүз төркемнәре.

1

Кабатлау

Анализ, дәреслек белән эш

Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәне искә төшерү. Сүз төркемнәренең морфологик һәм синтаксик билгеләрен искә төшерү

8.09

5

Фигыль сүз төркеме.

1

Материалны ныгыту

Грамматик анализ төрләрен үзләштерү

Хаталар  өстендә эш. Фигыль төркемчәләрен искә төшерү

9.09

6

Фигыль юнәлешләре. Диктантка әзерләнү.

1

Кабатлау

Грамматик анализ төрләрен үзләштерү

Сүзлек диктанты

Фигыль юнәлешләрен (төп, төшем, кайтым, уртаклык, йөкләтү) искә төшерү

11.09

7

Җөмләдә сүзләр тәртибе.

1

Кабатлау

Чагыштыру, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язу.

Татар һәм рус телләрендә җөмләдә сүзләр тәртибен искә төшерү

15.09

8

Кереш контроль диктант.  

1

Контроль

7  нче сыйныфта үтелгән темаларның истә калу дәрәҗәсен тикшерү.

Контроль диктант

№1

Укучыларның грамоталылыгын,тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен  тикшерү

17.09

9

Хаталар өстендә эш. “Җөмләдә сүзләр тәртибе” темасы буенча тәрҗемә итү күнегүләре.

1

Б.С.Ү.

Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү.                          

Тәрҗемә итү

  Хаталар өстендә эш.  Тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән  татар теленә һәм  татар  теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

19.09

                                                              Синтаксис. Гади җөмлә синтаксисы.

10

Синтаксис турында төшенчә.

1

Яңа материалны аңлату

Чагыштыру, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү

Синтаксисның тел белеменең сөйләм төзелешен өйрәнүе. Тыныш билгеләрен кую кагыйдәләре җыелмасы пунктуация дип аталуы.

22.09

11

Синтаксик берәмлекләр. Сүз һәм җөмлә.

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек  белән эш итә белү

Синтаксисның төп берәмлекләре сүз һәм җөмлә булуы. Гади җөмлә, кушма җөмлә төшенчәсе.

26.09

                                                                             Җөмләдә сүзләр бәйләгеше

12

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Сүзләр һәм җөмләләр арасында бәйләнеш төрләре.

1

Яңа материалны аңлату

Төп  фикерне аерып ала белү

Нинди грамматик чара ярдәмендә формалашудан чыгып, җөмләдә сүзләр бәйләнешенең икегә: тезүле һәм ияртүле бәйләнешләргә бүленүе.

26.09

13

Тезүле бәйләнеш.

1

Яңа материалны аңлату

Белемнәрне системалаштыру өчен таблицалардан файдалану

 Тезүле бәйләнешнең җөмләнең тиңдәш кисәкләр арасында гына булуы; теркәгечләр ярдәмендә дә, алардан башка да формалаша алуы, санау интонациясе белән әйтелүе.

29.09

14

Тезүле бәйләнешнең кулланылышы.

1

Материалны ныгыту

Белемнәрне системалаштыру өчен таблицалардан файдалану

Тезүле бәйләнешкә кергән җөмлә кисәкләренең  рус һәм татар телләрендә туры килү-килмәвен тикшерү, нәтиҗә ясау.

1.10

15

Тезүле бәйләнешкә кергән сүзләрне тәрҗемә итү күнегүләре.

1

Б.С.Ү.

телнең  төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллану

Тәрҗемә итү

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итү.

3.10

16

Ияртүле бәйләнеш.

1

Яңа материалны аңлату

Ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләрнең берсе ияртүче, икенчесе иярүче сүз булуы.

Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән мөстәкыйль сүзләр арасындагы бәйләнешнең ияртүле бәйләнеш дип аталуы.

6.10

17

Ияртүле бәйләнешнең кулланылышы.

1

Яңа материалны аңлату

 Ияртүле бәйләнешнең түбәндәге чаралар белән белдерелүе: кушымчалар (килеш, хәл фигыль, шарт фигыль кушымчалары), бәйлек һәм бәйлек сүзләр, сүз тәртибе, ия белән хәбәр арасында ияртүле бәйләнешнең зат-сан кушымчасы

8.10

18

Ияртүле бәйләнеш  буенча  тәрҗемә итү күнегүләре.

1

Б.С.Ү.

телнең  төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллану

Тәрҗемә итү

-    тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән  татар теленә һәм  татар  теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

10.10

19

“Көзге бакчада эшләү” исемле сочинение язу өчен материал туплау.

1

Б.С.Ү.

Материал әзерләү

Сочинение язуга материал туплау, әзерләү

13.10

20

Сочинение язу. “Көзге бакчада эшләү”.

1

Б.С.Ү.

Фикер йөртү элементлары кертеп, гади план төзеп сочинение язу

Сочинение №1

Фикер йөртү элементлары кертеп, гади план төзеп сочинение язу Текстның эчтәлеген  язмача төгәл итеп,план нигезендә,үз тәҗрибәләреннән чыгып сочинение язу

15.10

21

Сүзтезмә.

1

Яңа материалны аңлату

Сүзтезмәнең иярүче һәм ияртүче кисәкләрдән торуы.

Кимендә ике мөстәкыйль сүзнең үзара бәйләнешкә керү нәтиҗәсендә сүзтезмә барлыка килүе.

17.10

22

Сүзтезмәләрнең төркемчәләре. Диктантка әзерләнү.

1

Материалны ныгыту

10 мин Сүзлек диктанты

Ияртүче кисәкнең кайсы сүз төркеменнән булуына карап, сүзтезмәләрне 6 төркемгә: исем сүзтезмә, сыйфат сүзтезмә, сан сүзтезмә, алмашлык сүзтезмә, фигыль сүзтезмә, рәвеш сүзтезмәгә бүленүе.

20.10

23

Сүзтезмәләрне тикшерү.

1

Материалны ныгыту

Грамматик анализ төрләрен үзләштерү

Сүзтезмәләрне тикшерү

22.10

24

Диктант “Күзләрегезне саклагыз”.

1

Контроль

Диктант № 2 Хәбибуллина “ V- XI сыйныфлар өчен язма эшләр”, 60 бит

Укучыларның грамоталылыгын,тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен  тикшерү

24.10

25

Хаталар  өстендә эш. Рус һәм татар телләрендә сүзләр бәйләнеше.

1

Яңа материалны аңлату

Чагыштыру. Нәтиҗә чыгару

 Рус һәм татар теләрендә сүзләр бәйләнеше

27.10

26

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше темасын кабатлау.

1

Кабатлау

Тест сорау -ларына җавап бирү-10 мин.

Татар телендә тезүле һәм ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләрнең бәйләүче чаралары турында алган белемнәрне ныгыту.

29.10

                                                                 Ике составлы җөмләләр

27

Җөмләнең кисәкләре турында мәгълүмат. Җөмләнең грамматик нигезе.

1

Яңа материалны аңлату

 Грамматик анализ төрләрен үзләштерү

Ия белән хәбәр – җөмләнең баш кисәкләре. Баш кисәкләрдән башка кисәкләр җөмләнең иярчен кисәкләре дип аталуы.

31.10

                    27 с                                                                           2 чирек

28

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм аның белдерелүе.

1

Яңа материалны аңлату

Җөмләдә баш килештә килгән исем яки алмашлыкның ия булуы. Иянең тезмә сүз белән дә белдерелүе.

10.11

29

Хәбәр һәм аның белдерелүе.

1

Яңа материалны аңлату

Грамматик анализ төрләрен үзләштерү

Тәрҗемә итү

Ия турында ни дә булса хәбәр итә торган җөмләнең баш кисәгенең хәбәр дип аталуы. Нинди сүз белән белдерелүенә карап, хәбәрләрнең фигыль хәбәр һәм исем хәбәргә бүленүе.

12.11

30

Кушма хәбәр һәм аның белдерелүе.

1

Яңа материалны аңлату

Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү

Кушма хәбәрнең ике яки берничә сүздән торуы. Кушма хәбәрнең барлык мөстәкыйль сүзләргә, ымлыкларга һәм хәбәрлек сүзләргә ярдәмче фигыль өстәп ясалуы.

14.11

31

Ия белән хәбәр арасында сызык.

1

Яңа материалны аңлату

Тәрҗемә итү

Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем яки исем урынына килгән башка сүз төркеме белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куелуы.

17.11

32

Кабатлау. Ия һәм хәбәр.

1

Кабатлау

Тәрҗемә итү. Тест

Ия белән хәбәр турында белемнәрне ныгыту

19.11

33

Сочинение “Ел фасыллары”.

1

Б.С.Ү.

Сочинение №2

Текстның эчтәлеген  язмача төгәл итеп,план нигезендә,үз тәҗрибәләреннән чыгып сочинение язу

21.11

                                                                    Җөмләнең иярчен кисәкләре

34

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч һәм аның белдерелүе.

1

Яңа материалны аңлату

Иярчен кисәкләр: аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагычлар

Баш кисәкне ачыклап, аңа ияреп килә торган кисәкнең иярчен кисәк дип аталуы. Аергыч ачыклап килгән сүзнең аерылмыш булуы.

24.11

35

Аергыч белән аерылмыш арасында бәйләнеш.

1

Яңа материалны аңлату

 Эш кәгазьләре: характеристика

Аергычның аерылмышына ике төрле юл ярдәмендә бәйләнүе: сүз тәртибе һәм иялек килеше кушымчасы ярдәмендә.

26.11

36

Изложение. “Хуш,алтын көз”.

1

Б.С.Ү

Фикер йөртү элементлары кертеп, гади план төзеп изложение язу

Изложение №1 Хәбибуллина “ V- XI сыйныфлар өчен язма эшләр”, 61 бит

Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү

28.11

37

Административ контроль диктант.

1

Контроль

Алган белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү.

Диктант№ 3

Алган белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү.

1.12

38

Хаталар өстендә эш.Тәмамлык һәм аның белдерлүе.

1

Яңа материалны аңлату

Тәмамлыкның исем һәм исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркеме белән белдерелүе.

Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклаган кисәкнең тәмамлык дип аталуы.

3.12

39

Туры һәм кыек тәмәмлыклар.

1

Яңа материалны аңлату

5-7 мин тест

Җөмләдә төшем килешендәге исем белән белдерелгән тәмамлыкның туры тәмамлык дип аталуы. Ияртүче сүзгә юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килеше кушымчалары ярдәмендә бәйләнгән кыек тәмамлыклар дип аталулары.

5.12

40

Контроль изложение “Туган мәктәбем”.

1

Б.С.Ү

Изложение №2 З.Н.Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев “Изложениеләр җыентыгы”, 216 бит

Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү, текст буенча куелган сорауларга төгәл җавап  бирү;

8.12

41

Хәл һәм аның төрләре. Урын хәле.

1

Яңа материалны аңлату

Чагыштыру, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү

Җөмләдә эш яки хәлнең кайда? ничек? кайчан? нинди шартларда үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә торган иярчен кисәкнең хәл дип аталуы.

10.12

42

Вакыт хәле.

1

Яңа материалны аңлату

Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү

Җөмләдә эш яки хәлнең вакытын белдереп, кайчан? кайчанга чаклы? кайчаннан бирле? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең вакыт хәле булуы.

.

12.12

43

Рәвеш хәле Диктантка әзерләнү.

1

Яңа материалны аңлату

Сүзлек диктанты

Җөмләдә эш яки хәлнең рәвешен белдереп, ничек? ни рәвешле? сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең рәвеш хәле булуы.

15.12

44

Күләм хәле.

1

Яңа материалны аңлату

Җөмләдә эш яки хәлнең, яисә билгенең күләмен, дәрәҗәсен  белдереп, күпме? күпмегә? күпмедән? никадәр? ннчә тапкыр? ни дәрәҗәдә?  сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең күләм хәле булуы.

17.12

45

Диктант “Әдәп башы – тел.

1

Контроль

Диктант №4

Мәгариф №4,2012 ел,20 бит

Укучыларның грамоталылыгын,тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен  тикшерү

19.12

46

Хаталар  өстендә эш. Сәбәп хәле.

1

Яңа материалны аңлату

Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү

Хаталар  өстендә эш. Җөмләдә эш яки хәлнең, сәбәбен  белдереп, ни сәбәпле? ник? нигә? ни (нәрсә) аркасында? ни өчен? кебек   сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең сәбәп хәле булуы.

22.12

47

Максат хәле.

1

Яңа материалны аңлату

Җөмләдә эш яки хәлнең, яисә билгенең максатын белдереп, нигә? ни өчен? нинди максат белән? кебек  сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең максат хәле булуы.

24.12

       48

Шарт хәле.

1

Яңа материалны аңлату

Җөмләдә эш яки хәлнең шартын   белдереп, нишләсә? нинди шартта?  сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең шарт хәле булуы.

26.12

49

Кире хәл.

1

Яңа материалны аңлату

Кире хәлләрнең белдерелүе.

Җөмләдә көтелгән эш яки хәлнең киресе булачагын   белдереп, нишләсә дә? нәрсәгә карамастан?  сорауларының берсенә җавап бирә торган хәлнең кире хәл  булуы.

29.12

        22 с.                                                                3 чирек

50

Сочинение. “Татарстан милли музеенда”.

1

Б.С.Ү

Фикер йөртү элементлары кертеп, гади план төзеп сочинение язу

Сочинение №3

Текстның эчтәлеген  язмача төгәл итеп,план нигезендә,үз тәҗрибәләреннән чыгып сочинение язу

12.01

51

Аерымланган хәлләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

1

Яңа материалны аңлату

Аерымланган хәлләрнең башка җөмлә кисәкләреннән өтер яки өтерләр белән аерып алынуы.

 Үзләре буйсынган җөмлә кисәгеннән ераклашкан һәм аерым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган хәлләрнең аерымлануы.

14.01

52

Төрле хәлләрнең аерымлануы.

1

Яңа материалны аңлату

Үзләре бәйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклаштырылган һәм ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган вакыт, рәвеш, сәбәп, максат, шарт һәм кире шарт хәлләренең аерымлануы.

16.01

53

Аерымланган хәлләрнең җөмләдә кулланылышы.

1

Материалны ныгыту

Аерымланган хәлләрнең җөмләдә төрле урында килүләре

19.01

54

Хәлләрне кабатлау.

1

Кабатлау

Тест, тәрҗемә күнегүләре

Хәлләрне кабатлау

21.01

55

Аныклагыч.

1

Яңа материалны аңлату

Җөмләдә иярчен кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә аныклык, төгәллек биргән иярчен кисәкнең аныклагыч дип аталуы. Аныклагыч белән ачыкланып килгән җөмлә кисәгенең аныкланмыш дип аталуы.

23.01

56

Аерымланган аныклагычлар. Алар янында тыныш билгеләре.

1

Материалны ныгыту

чагыштыру анализ

Аныкланмышы белән нинди дә булса грамматик формада гына ярашкан аныклагычларның аерымлануы.

26.01

57

Кабатлау. Җөмлә кисәкләре. Диктантка әзерләнү.

1

Кабатлау.

Сүзлек диктанты

Җөмлә кисәкләрен кабатлау.

28.01

58

“Җөмлә кисәкләре” темасы буенча тәрҗемә итү күнегүләре.

1

Б.С.Ү

Тәрҗемә итү

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итү. -    тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән  татар теленә һәм  татар  теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

30.01

59

Диктант. “Балыкта”.

1

Контроль

Диктант№5

Мәгариф № 4,2012 ел, 21 бит

 Укучыларның грамоталылыгын,тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен  тикшерү

2.02

                                                                      Җөмләнең модаль кисәкләре

60

Хаталар  өстендә эш. Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

1

Яңа материалны  өйрәтү

Зат алмашлыкларының бер вакытта да эндәш сүз була алмаулары.

Сөйләм төбәп әйтелгән затны яки предметны белдерә торган сүз яки сүзләр тезмәсенең эндәш сүз дип аталуы.

4.02

61

Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

1

Материалны  ныгыту

Тыныш билгеләрен дөрес кую

Сөйләүченең җөмләдәге уйга булган мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләрнең кереш сүзләр дип аталуы.

6.02

62

Кереш җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

1

Материалны  ныгыту

Тыныш билгеләрен дөрес кую

Сөйләүченең үз уена мөнәсәбәтенең төп җөмлә составында килгән бөтен бер җөмлә белән белдерелә алуы. Андый җөмләнең кереш җөмлә дип аталуы.

9.02

63

Изложение  “Муса турында”.

1

Б.С.Ү

Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү.

Изложение №3 З.Н.Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев “Изложениеләр җыентыгы”, 15 бит

Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү, текст буенча куелган сорауларга төгәл җавап  бирү;

11.02

                                                                                 Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

64

Тиңдәш кисәкләр. Тиңдәш кисәкләр янында бәйләүче чаралар.

1

Яңа материалны  өйрәтү

Тиңдәш кисәкләрнең тезүче теркәгечләр (җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечләр) белән дә теркәгечләр булмыйча,  тик санау интонациясе ярдәмендә дә үзара бәйләнүе.

13.02

65

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

1

Материалны  ныгыту

Теркәгечләрдән башка гына бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына өтер, нокталы өтер, сызык куелу очраклары. Тиңдәш кисәкләр янында һәм, яки теркәгечләре кабатланмаса, өтернең куелмавы.

16.02

66

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр.

1

Яңа материалны  өйрәтү

Җөмләдә тиңдәш кисәкләрнең я алдында, яки соңында аларны тулысынча алыштыра торган сүзләрнең гомумиләштерүче сүзләр дип аталуы.

18.02

67

Тиңдәш кисәкләрне кабатлау.

1

Материалны ныгыту

Тиңдәш кисәкләрне кабатлау.

20.02

                                                                                      Җөмләдә сүз тәртибе

68

 Сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе.

1

Яңа материалны  өйрәтү

Татар телендәге сүз тәртибенең рус телендәге сүз тәртибеннән аерылуы. Иянең хәбәрдән алда килүе, ә хәбәрнең җөмләне тәмамлап куюы. Җөмләдә сүзләрнең уңай һәм кире  (инверсия) тәртибе

25.02

69

Логик басым.

1

Яңа материалны  өйрәтү

Башка кисәккә төшкәндә, ул кисәкнең хәбәр алдыннан куелуы.

Җөмләдә мәгънәсе ягыннаниң әһәмиятле сүзнең логик басым төшкән булуы. Гадәттә логик басымның хәбәргә төшүе.

27.02

70

“Сүзләр тәртибе” темасы буенча тәрҗемә күнегүләре.

1

БС.Ү.

Тәрҗемә итү

Тәрҗемә иткәндә татар һәм рус телләренең җөмлә төзелешенә игътибар итү.

1.03

71

Изложение.“Песнәк белән Әнисә”.

1

БС.Ү.

Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү.

Изложение №4 З.Н.Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев “Изложениеләр җыентыгы”, 16 бит

Текстны җәенкеләндереп, төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны файдаланып изложениене язу

3.03

                                                                                   Гади җөмлә

72

Гади җөмлә турында  гомуми мәгълүмат. Гади җөмлә, аның төрләре. Диктантка әзерләнү.

1

Яңа материалны  өйрәтү

Җөмлә ахырында тыныш билгеләренең куелышы.

Сүзлек диктанты

Гади җөмләләрнең, төркемләүнең нигезенә нинди билге салынуына карап, берничә төремгә бүленүе: хикәя сорау, тойгылы җөмләләр; бер составлы, ике составлы; җыйнак һәм җәенке җөмләләр; тулы һәм ким җөмләләр; раслау һәм инкарь җөмләләр.

5.03

73

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә. Сорау җөмлә.

1

Яңа материалны  өйрәтү

Б.СҮ.Гариза язу.

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре, аларны барлыкка китерә торган чаралардан интонация, логик басым һәм сүз тәртибе. Хикәя җөмлә. Сорау җөмлә.

10.03

74

Контроль сочинение “Казан- музейлар шәһәре”.

Б.С.Ү

Фикер йөртү элементлары кертеп, гади план төзеп сочинение язу

Сочинение №4

Фикер йөртү элементлары кертеп, гади план төзеп сочинение язу

12.03

75

Контроль диктант  “Ямьле Мишә”.

1

Контроль

Диктант №6

Мәгариф № 4,2011 ел,40 бит

Укучыларның грамоталылыгын,тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен  тикшерү

15.03

76

 Хаталар  өстендә эш. Боеру җөмлә. Тойгылы җөмлә.

1

Яңа материалны  өйрәтү

Хаталар өстендә эш

Көчле хис белән әйтелгән җөмләнең тойгылы җөмлә булуы. Аның соңында өндәү билгесе куелу. Тойгылы җөмләдә көчле тойгы интонациясе, эмоциональ бизәк өсти торган сүзләр, шулай ук сүзләрнең гадәти тәртибе үзгәрүнең зур роль уйнавы.

17.03

77

Контроль изложение “Сөйкемсез песи”.

1

Б.С.Ү

Изложение №5 З.Н.Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев “Изложениеләр җыентыгы”,35  бит

Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү, текст буенча куелган сорауларга төгәл җавап  бирү;

19.03

                                                                    Ике составлы җөмләләр

78

“Гади җөмлә” темасын кабатлау. Гади җөмләләрдә тыныш билгеләренең куелышы.

1

Кабатлау

Гади җөмләләрдә тыныш билгеләренең куелышы

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен кабатлау.

22.03

             29 сәг.                                     4 чирек

79

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

1

Яңа материалны  өйрәтү

нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү

Баш кисәкләрдән генә торган җөмләнең җыйнак җөмлә дип, баш кисәкләрдән башка иярчен кисәкләре дә булган җөмләнең җәенке җөмлә дип аталуы.

2.04

80

Гади җөмләләрне тәрҗемә итү.

1

Б.С.Ү

Гади җөмләләрне тәрҗемә итү, диалоглар төзү-    тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән  татар теленә һәм  татар  теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

5.04

81

Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау. Диктантка әзерләнү.

1

Яңа материалны  өйрәтү

Иҗади диктант

Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибен үзләштерү.

7.04

                                                                          Бер составлы җөмләләр

82

Бер составлы җөмләләр. Исем җөмлә.

1

Яңа материалны  өйрәтү

Бер генә баш кисәге булган (икенчесен өстәп булмый торган) җөмләнең бер составлы җөмлә дип аталуы. Бер составлы җөмләләрнең исем җөмлә, фигыль җөмлә, сүз җөмләләргә бүленүе.

9.04

83

Диктант “Чишмәләр”

1

Контроль

Диктант № 7 Хәбибуллина “ V- XI сыйныфлар өчен язма эшләр”, 82 бит

Грамматик биремле диктант. Укучыларның грамоталылыгын,тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен  тикшерү

12.04

84

Хаталар  өстендә эш. Фигыль җөмлә.

1

Яңа материалны  өйрәтү

Иясе булмаган җөмләнең (аны сүз сөрешеннән дә табып булмый) фигыль җөмлә дип аталуы. Фигыль җөмләләрнең хәбәрләре  белдерелүе.

14.04

85

Сүз җөмлә.

1

Яңа материалны  өйрәтү

нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү

Бер составлы җөмләләрнең баш кисәге булып, үзләренә башка сүзләрне ияртми торган сүзләрнең  килүе, сүз җөмлә дип аталу. Сүз җөмләләрнең күбрәк диалогларда кулланылуы.

16.04

86

 Сочинение  “Тукай исән, җыры күңелләрдә”

1

Б.С.Ү.

Фикер йөртү элементлары кертеп, гади план төзеп сочинение язу

Сочинение №5

Текстның эчтәлеген  язмача төгәл итеп,план нигезендә,үз тәҗрибәләреннән чыгып сочинение язу

19.04

                                                                             Тулы һәм ким җөмләләр

87

Тулы һәм ким җөмләләр турында төшенчә.

1

Яңа материалны  өйрәтү

Җөмләдә кирәкле кисәкләрнең барысы да булу-булмавыннан чыгып, җөмләләрнең тулы һәм ким җөмләләргә бүленүе.

.

21.04

88

 Тулы һәм ким җөмләләрне тәрҗемә итү күнегүләре.

1

Б.С.Ү

Тәрҗемә

-    тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән  татар теленә һәм  татар  теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

23.04

                                                                             Раслау һәм инкарь җөмләләр

89

Раслау һәм инкарь җөмләләр.

1

Яңа материалны  өйрәтү

Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү

Чынбарлыктагы күренешләрне раслау яки инкарь итүгә бәйле рәвештә җөмләләрнең раслау һәм инкарь җөмләләргә бүленүе. Раслау җөмләләрнең нәрсә дә булса раславы. Инкарь җөмләләрнең нәрсә дә булса инкарь итүләре.

26.04

90

Раслау һәм инкарь җөмләләрнең кулланылышы.

1

Материалны ныгыту

Раслау һәм инкарь җөмләләрнең телебездә күп төрләре булу. Аларның кара-каршы сөйләшкәндә күзәтелүе.

28.04

91

Хикәя. Җиңү бәйрәме.

1

Б.С.Ү

Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү.

План нигезендә текстның стилен саклап яза белү

30.04

                                                                     Туры һәм кыек сөйләм

92

Туры һәм кыек сөйләм турында төшенчә.

1

Яңа материалны  өйрәтү

Сөйләмне башкаручының сөйләүче яки автор дип аталуы.  Сөйләүченең үз сүзләре-автор сөйләме, ә сөйләүче кулланган башка кеше сүзләренең чит сөйләм дип аталуы. Үзгәртелмичә кулланылган чит сөйләмнең туры сөйләм дип, ә үзгәртелеп кулланылган чит сөйләмнең кыек сөйләм дип аталуы.

3.05

93

Диалог. Диалог, монолог, цитаталарда тыныш билгеләренең куелышы.

1

Б.С.Ү.

Туры сөйләмнең төрләре: диалог, монолог, цитата. Диалог, монолог, цитаталарда тыныш билгеләренең куелышы.

5.05

94

Туры һәм кыек сөйләм кулланып диалоглар төзү.

1

Б.С.Ү

Аңлатмалы диктант

Туры һәм кыек сөйләм. Туры сөйләмнең төрләре: диалог, монолог, цитата

7.05

95

Арадаш аттестация эше.

1

Контроль

Өйрәнелгән лексик, грамматик материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү

Тест

Өйрәнелгән лексик, грамматик материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү

10.05

96

Туры сөйләм янында тыныш билгеләре. Сочинение. “Туган як табигате”.

1

БСҮ

Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү

Сочинение №6

Туры сөйләмнең куштырнаклар эченә алынуы. Туры сөйләм янында тыныш билгеләре куюның өч төргә бүленүе. Туган як табигатен тасвирлап язу.

12.05

97

Туры сөйләмне тәрҗемә итү  күнегүләре.  

1

Б.С.Ү

тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән  татар теленә һәм  татар  теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

14.05

98

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү.

1

Яңа материалны өйрәтү

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү

17.05

99

Гади җөмлә синтаксисын гомумиләштереп кабатлау.

1

Кабатлау

Тәрҗемә итү

Гади җөмлә синтаксисын гомумиләштереп кабатлау.

19.05

100

Бер составлы җөмләләр. Җөмлә төрләрен кабатлау.Диктантка әзерләнү.

1

Кабатлау

 Җөмлә төрләрен кабатлау.

21.05

101

Кабатлау.  Тиңдәш җөмләләр. Эндәш җөмләләр.

1

Кабатлау

Кабатлау.  Тиңдәш җөмләләр. Эндәш җөмләләр.

24.05

102

Контроль диктант “Дуслык”.

1

Контроль

Контроль  диктант №8

Мәгариф № 4,2011 ел, 40 бит

 Укучыларның грамоталылыгын,тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен  тикшерү

26.05

103

Хаталар  өстендә эш. Аерымланган кисәкләрне һәм кереш сүзләрне кабатлау.

1

Кабатлау

Аерымланган кисәкләрне һәм кереш сүзләрне кабатлау.

28.05

104

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

1

Кабатлау

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау

28.05

105

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Кабатлау

Белемнәрне тирәнәйтү, системага салу

31.05

                                                   27 сәг

                                                      105 сәг.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 5 нче А,Б сыйныфларының рус төркемендә укучы балалар өчен 2015-2016 нчы уку елына эш программасы

Татар  теле  предметыннан  төп гомуми  белем  бирү  буенча5  нче А,Б  сыйныфларының  рус  төркемендә укучы  балалар өчен2015-2016 нчы уку елына э...

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик план Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик планДәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина...

"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа 1 – 4 нче сыйныфлар, (Казан, "Мәгариф", 2011 ел, төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ) һәм “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен к

На сегодняшний день для учащихся с ограниченными возможностями здоровья нет специальных учебников для преподавания татарского языка и литературы в русскоязычных группах, поэтому перед учителем остро в...

Чистай муниципаль районы 1 нче гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хайруллина Ләйсән Альберт кызының 5 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес планы. Тема : Без әнигә булышабыз.”

тип урока: новая темаПродолжительность занятия: 1урока (45 минут).Цели:  развивать у школьников умение излагать мысли,  развивать навыки; развивать познавательного интереса, творческой актив...

9нчы сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен Р.З. Хәйдәрова,Г.И. Ибрагимова. Р.Л.Малафеева дәреслекләре буенча 1 нче чиреккә контроль эш

quot;Без Татарстанда яшибез" темалары буенча  укучыларның   беренче чиректә алган белемнәрен тикшерү....

Рус төркемендә укучы балалар белән татар теленнән олимпиадага әзерләнү

Рус төркемендә укучы балалар татар теленнән олимпиада эшләрен чишкәндә  төрле типтагы биремнәр белән очраша. Әлбәттә, һәр укытучы үз укучысы...