Электив курс
элективный курс (5 класс) на тему
V СЫЙНЫФТА СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕН ӨЙРӘНҮ
(татар теленнән электив курс программасы)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
"Сүз төзелеше" | 27.36 КБ |
Предварительный просмотр:
Түбән Кама муниципаль районы муниципаль гомуми белем бирүче
бюджет учреждениесе “7 нче гомуми белем бирү мәктәбе”
V СЫЙНЫФТА СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕН ӨЙРӘНҮ
(татар теленнән электив курс программасы)
Төзеде: Сабирова Гөлүсә Мөхәмәтхәсән кызы
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2015 нче ел
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Укучылар өчен тәкъдим ителә торган электив курс программасы сүз ясалышы һәм төзелеше бүлегенең иң әһәмиятле һәм гамәли дәресләрдә укучылар өчен авырлык тудыра торган темаларын үз эченә ала.
5 нче сыйныф программасында сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча системалы белем бирү карала. Рус мохитендә тәрбияләнүче татар баласы өчен сүзне мәгънәле кисәкләргә аеру, кушымчаларны дөрес итеп ялгый белү, сүзләр ясау шактый кыенлыклар тудыра. Шушы мәсьәләләрне күздә тотып, тамыр, нигез һәм кушымчаларның төрләре, сүзләр ясау ысуллары турында тулырак мәгълүмат бирү укытучы алдына куелган төп шартларның берсе булып тора. Әлеге электив курста, татар тел белеме казанышларын исәпкә алып, телебездәге сүзләрнең ясалу ысулларын өйрәнүгә, сүз төзелешен һәм сүз ясалышын тикшерү күнекмәләрен булдыруга шактый зур әһәмият бирелә. Программа эчтәлегендә сүзнең тамырын, нигезен, кушымчаларын билгеләү белән берлектә тамырдаш сүзләр, сүз төркемнәре турында белемнәрне ныгытуга да зур өлеш куела. Ясагыч, мөнәсәбәт беледерүче (бәйләгеч, модальлек) кушымчалар, сүзнең нигезе (тамыр һәм ясалма), шулай ук кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе,татар телендә сүз ясалу ысуллары турында тирәнрәк мәгълүмат бирелә. Һәрбер теманың аңлатмасыннан соң, сүзләрне тикшерү үрнәге һәм күнегүләр белән ныгыту күздә тотыла.
Бу электив курс, мәктәп дәреслеген нигез итеп алып, тел белеменең сүз төзелеше һәм сүз ясалышы бүлеген тирәнәйтүне күз алдында тота.
Курс программасы урта һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең 5 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. Ул 18 сәгатькә исәпләнгән.
ЭЛЕКТИВ КУРСНЫҢ МАКСАТЫ
- Сүзләрнең мәгънәле кисәкләргә бүленеше хакында мәгълүмат бирү, сүзләр ясалу ысуллары белән таныштыру, сүз төзелешен тикшерү тәртибен аңлату;
- Башлангыч сыйныфларда үзләштергән лексикология, морфология бүлекләрен ныгыту;
- Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.
ТӨП БУРЫЧЛАР
1.Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү;
2.Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү;
3.Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру;
4.Туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау;
5.Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.
КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘ
Сүзнең тамыры һәм кушымчалар турында аңлатма бирә белү, төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчаларны үзләштерү, бәйләгеч һәм модальлек кушымчаларны бер-берсеннән аера белү, татар телендә кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибен истә калдыру, тамыр һәм ясалма нигезле сүзләр турында мәгълүмат бирә белү, сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерә белү; ясагыч кушымчалар ялгану ысулы белән, сүзләр кушылу ысулы белән кушма, парлы һәм тезмә сүзләр, бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү, сүзләрне кыскарту ысуллары белән яңа сүзләр ясый белү; фонетик ысул белән, сүзләрнең мәгънәсе үзгәрү юлы белән яңа сүзләр ясалуы хакында белү; сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерә белү.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
- Зәкиев М.З. Татар теле морфологиясенә кереш // Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе / З.М.Вәлиуллина, К.З.Зиннәтуллина, М.Ә.Сәгыйтов. – Казан, 1972. – 206 б.
- Татар грамматикасы. – Т. I. – М.: «ИНСАН», Казан: «ФИКЕР», 1998. – 512 б.
- Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле. Морфология. – Казан: КДУ нәшр., 1978. – 221 б.
- Харисова Ч.М. Татар теле. Морфология: Югары уку йортлары өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2010. – 128 б.
- Харисов Ф. Ф. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) / Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2012. -174 б.
- Абдуллина Р. С. Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирү мәкт. 10 нчы с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) / Р. С. Абдуллина, Г. М. Шәйхиева. – Казан: Татар. Кит. Нәшр., 2012. -158 б.
“V СЫЙНЫФТА СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕН ӨЙРӘНҮ”
ЭЛЕКТИВ КУРСЫНЫҢ СӘГАТЬЛӘРГӘ БҮЛЕНЕШЕ
№ | Тема | Сәгать саны | Укыту эшчәнлеген оештыру формалары |
1 | Тамыр һәм кушымчалар | 1 | Лекция, әңгәмә, карточкалар белән эш |
2 | Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар | 1 | Лекция, укучылар белән әңгәмә, биремнәр өстендә эш |
3 | Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар | 1 | Әңгәмә,сүзләрне тикшерү |
4 | Бәйләгеч кушымчалар | 1 | Карточкалар белән эш |
5 | Модальлек кушымчалары | 1 | Биремнәр өстендә эш, әңгәмә |
6 | Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе | 1 | Лекция, дискуссия, схемаларга туры китереп, сүзләргә кушымчалар ялгау |
7 | Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма сүзләр | 1 | Лекция, әңгәмә, биремнәр өстендә эш |
8 | Гамәли дәрес. Сүз төзелешен тикшерү | 1 | Үзлектән эш |
9 | Сүз ясалу ысуллары | 1 | Лекция, әңгәмә, карточкалар белән эш |
10 | Кушымча ялгану ысулы | 1 | Үзлектән эш |
11 | Сүзләр кушылу ысулы | 1 | Лекция, биремнәр өстендә эш |
12 | Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү ысулы | 1 | Биремнәр өстендә төркемнәрдә эш |
13 | Сүзләрне кыскарту ысулы | 1 | Лекция, әңгәмә, карточкалар белән эш |
14 | Фонетик ысул | 1 | Әңгәмә, сүзлекләр белән эш |
15 | Сүзнең мәгънәсе үзгәрү ысулы белән сүз ясалу | 1 | Ясалыш ысулларына таблицалар тутыру |
16 | Татар һәм рус телләрендә сүз төзелеше | 1 | Дискуссия, сүзләрне морфемаларга таркату |
17 | Сүз төзелеше бүлегенә проект эше төзү | 1 | Төркемнәрдә эш |
18 | Йомгаклау дәресе | 1 | Чыгыш ясау |
ЭЛЕКТИВ КУРСНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ
- Тамыр, кушымча турында мәгълүмат бирү. Исемнәргә сан, тартым кушымчаларын өстәп язу, сыйфат дәрәҗәләре кушымчаларын кабатлау, хикәя фигыльлләрнең заман, зат-сан кушымчаларын искә төшерү, ныгыту.
- Ясалма сүзләрне табу, сүз ясагыч кушымчаларны ялгап, сүзләр уйлап язу; сүзләрдә тамыр һәм ясагыч кушымчаларны шартлы билгеләр белән күрсәтү, тамырдаш сүзләрне төркемләү.
- Төрле сүз төркемнәрендә мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны табу, мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны өстәп, сүзтезмәләр төзү.
- Бәйләгеч кушымчаларның сүзләрне, җөмләләрне бәйләү өчен кулланылуын үзләштерү, исемнәргә килеш, тартым кушымчалары өстәп язу, фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү, фәл фигыль кушымчаларын үзләштерү.
- Исемнәрдә күплек сан, иркәләү-кечерәйтү кушымчаларын, сыйфатларда чагыштыру, кимлек дәрәҗәсе кушымчаларын, саннарда җыю, тәртип төркемчәләре кушымчаларын, фигыльләрдә юклык, заман һ.б. кушымчаларны табу күнекмәләрен ныгыту.
- Татар телендә кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе белән таныштыру, тамырга башта ясагыч кушымча, аннары модальлек, ахырда бәйләгечләр ялгануын өйрәтү.
- Сүз нигезенең тамырдан һәм ясагыч кушымчадан торуын өйрәтү. Тамыр нигезле сүздә кушымчаның булмвы, ясалма нигезледә ясагыч кушымчаларның булуы турында аңлату.
- Мөстәкыйль рәвештә укучыларның сүзләрне тикшерүләре, тамыр, кушымчалар темаларын ныгытулары.
- Сүзнең тамырына яки нигезенә ясагыч кушымча ялгап, яңа сүз ясау кушымча ялгану ысулы дип аталуын билгеләү, кушымча ялгану ысулы белән кушма, парлы сүзләр ясалуын үзләштерү, әдәби әсәрләрдән ясалма сүзләр табу, рәвеш сүз төркеменә биремнәр эшләү.
- Схемаларга таянып, төрле ясалма сүзләр төзү, карточкаларда бирелгән сүзләрнең төзелешен тикшерү.
- Сүзләрне бер-берсенә теркәү юлы белән кушма, парлы, тезмә сүзләр ясалуын аңлату, әлеге ысул белән исем, сыйфат, рәвеш, сан, фигыльләр ясалуын ачыклау. Кушма сүзләрне кайсы сүз төркеменә караганлыгын билгеләү. “Кем күбрәк язар” уенын кушма сүзләрдән торган кеше исемнәре мисалында башкару.
- Кайбер сүзләрнең бер сүз төркеменнән икенчесенә күчүләре, мәгънәләрен үзгәртүләре турында аңлату. Әлеге сүзләрнең ике сүз төркемендә дә кулланылуы турында мәгълүмат бирү. Төрле мәгънәдәге бер үк сүзләр белән җөмләләр төзү.
- Сүзләрне кыскартуның өч ысулы белән таныштыру, кыскартылма сүзләрне җөмләләрдә урынлы куллану.
- Татар телендә сүзләрнең фонетик ысул белән дә ясалуы, төрле фонетик чаралар катнашында барлыкка килүләре турында мәгълүмат бирү. Аңлатмалы сүзлектән файдаланып, күнегүләр эшләү.
- Мәгънә үзгәрү юлы белән яңа сүзләр ясалганда, сүзнең шул ук сүз төркемендә калуын өйрәтү, күнегүләр эшләү, сүзләрнең ясалышларын аңлату, төзелешләрен тикшерү.
- Татар телендәге сүз төзелешенең аермалы һәм уртак яклары турында мисаллар ярдәмендә аңлату, карточкалар ярдәмендә сүз төзелеше, ясалышы буенча үзләштергән белемнәрне камилләштерү.
- Алган белемнәрне системага салу максатыннан, сингапур системасының РАФТ структурасын башкару.
- Проект эшен (РАФТ) яклау.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Туган төбәгем". Электив курс программасы
Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк.Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар...
Электив курс для 9 класса
Мәкаль һәм әйтемнәргә нигезләнеп төзелгән әхлак тәрбиясе(9нчы сыйныфлар өчен электив курс)...
Электив курс для 9 класса. Разработки уроков
1 нче бүлек. Алма агачыннан ерак төшми.1 нче тема : Анасына карап кызын коч, атасына карап улын коч.Максат :1.Гаилә турында төшенчә бирү; гаиләнең ныклыгы, ата-анага, балаларга йөкләнгән бурычларны ба...
Электив курс программасы
Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге яшьләр арасында филология фәннәре белән бәйле б...
Электив курс программасы
Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге яшьләр арасында филология фәннәре белән бәйле б...
Электив курс-11 класс
Урта мәктәптә “Татар теле һәм әдәбияты программасы”нда стилистикага, сүз сәнгетенә, эш кәгазьләренә өлешчә урын бирелә. 11нче сыйныфта укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стильләрнең үз...
Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")
“Татар теленең лексикологиясе” дип аталган электив курсы программасы гуманитар профильгә юнәлеш тоткан гомумбелем бирү учреждениеләре өчен т...