Кушма сүзләр.
план-конспект урока по теме

Кушма сүзләр. 3 нче сыйныф татар төркеме. Дәрес планы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Кушма сүзләр

Максат: укучыларны кушма сүзләр белән таныштыру; аларның язылу үзенчәлекләрен үзләштерү; ул сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белергә ирешү.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы турында  белем күнекмәләрен ныгыту, үстерү.

Башкалар турында да кайгырту, киң күңеллелек, толерантлык хисләре тәрбияләү, коллективта эшләргә өйрәтү.

Җиһазлау: дәреслек, дидактик материал, сүздәр язылган карточкалар, слайдлар.

Дәрес тибы: яңа тема аңлату.

Дәрес барышы:

  • Исәнмесез, укучылар, хәерле көн!
  • Бер-берегезне сәламләгез.  Без бүген белемнәребезне бергәләп, төркемнәрдә үзләштерербез.
  • Бүген сыйныфта кем дежур? (дежур укучы белән әңгәмә)

Укытучы: “Тел” дигән дәрья бар

                    Төбендә энҗе-мәрҗән бар.

                    Белгәннәр чумып алыр,

                    Белмәгәннәр коры калыр.

  • Мин дә сезне тел дәръясына чумып андагы серләрне, хәзинәләрне табарга чакырам.
  • Укучылар, сүзләрнең нинди серләре бар икән? Экранга карагыз.

1 нче слайд.           15+14   ничә була?

2нче слайд.           [Б] авазына [А] авазын кушабыз. Нәрсә килеп чыга?

3 нче слайд.          КА иҗегенә  ЛА иҗеген  кушабыз. Нәрсә килеп чыга?

  • Кала сүзе русча ничек була?

Экранга Казан шәһәре сурәтләнгән рәсем чыгарыла. Рәсем астына: “Казан каласы –  Татарстанның башкаласы”,- диеп язылган.

- Бу җөмләдә кала сүзенең мәгънәсе ничек була? Бу сүзне русча әйтегез.

  • Әйе, укучылар кала сүзе ике мәгънә белдерә.
  • Башкала сүзен аңлыйсызмы? Русча ничек була ул сүз?
  • Ул нинди сүзләрдән ясалган?
  • (Баш һәм кала сүзләреннән ясалган.)
  • Димәк, укучылар, башкала сүзе ничек ясалды?

Игътибарларын тактадагы схемага юнәлтәм.

БАШ + КАЛА

  • Укучылар, ә барлык сүзләрне дә бер-берсенә кушып буламы икән? Кушкач нәрсә килеп чыга?  Беләсегез киләме?
  • Моны белер өчен төркемнәргә конвертлар бирелгән. Һәр төркемнең беренче № ы конверарны ачыгыз.Конверт эчендә 10 сүз бар. Бу сүзләрне кушып яңа сүзләр ясый алырсызмы икән? Сезнеңчә, кайсы сүз нинди сүз белән парлашыр? Таләп шундый: сүзләрне парлаштырганда, аларның мәгънәсе булырга тиеш. Кайсы төркем күбрәк сүз ясый – шул төркем җиңүче була.
  • Хәзер һәр укучы 2 сүзне берләштереп, кәгазъләрне ябыштырып         1 сүз төзи. Бу эшкә 2 минут вакыт бирелә.
  • Вакыт бетте. Нинди сүзләр килеп чыкты? Һәр төркемнән 2 нче номерлары сүзләрегезне күрсәтегез һәм укыгыз.

Экранга   ИТТАРТКЫЧ, ТАШБАКА, КӨНБАГЫШ, АККОШ    сүзләре чыга.

  • Зәринә, укы.
  • Ә бу сүзләрнең мәгънәләрен аңлыйсызмы?
  • Нәрсә дигәнне аңлата?
  • Русча ничек була?
  • Нинди сүзләрдән тора?
  • Татар телендә 2 сүз кушылып ясалган сүзләр дә була икән.
  • Ә рус телендә мондый сүзләр буламы?
  • Андый сүзләр ничек атала?
  • Кем андый сүзләр белә, мисаллар китерегез.
  • Бу сүзләр ничек ясала? (Сложные слова)
  • А сложные слова как пишутся?
  • Вместе пишутся татарча ничек була?

Тема эранга чыга:

КУШМА СҮЗЛӘР

  • Нәтиҗә ясыйбыз. Татар телендә кушма сүзләр ничек ясала?
  • Ике тамыр кушылып ясала.
  • Алар ничек язылалар?
  • Кушылып язылалар
  • Дәреслекнең 57 нче битен ачыгыз, тикшерегез, чынлап та, кушма сүзләр турында без дөрес әйттекме икән?
  • Кагыйдәне бергәләп кычкырып укыйбыз.
  • Балалар, безнең фикеребез дөрес булганмы? Килешәсезме?
  • Әйтегез әле, бу сүзләрне белү нәрсә өчен кирәк?
  • Бу сүзләрне белү аларны дөрес язу өчен һәм сөйләмдә дөрес куллану өчен кирәк.
  • Без бүген дәрестә кушма сүзләр турында өйрәнербез, аларның дөрес язылышларын истә калдырырбыз.
  • Ә хәзер беренче төркем белән икенче төркем; өченче төркем белән дүртече төркем  эшли. Беренче төркемнең өченче номеры куша сүзләренең башын әйтә, ә  икенче төркемнең   өченче номеры әйтеп бетерә. Шулай ук өченче төркемнең өчнче номеры кушма сүзләренең башын әйтә, ә  дүртенче төркемнең   өченче номеры әйтеп бетерә.
  • Яхшы. Алга таба бу сүзләр белән җөмләләр төзибез. Һәр укучы бер кушма сүз белән бер җөмлә төзи. Моның өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә.
  • Һәр төркемнең дүртенче номеры башлый. Бер-берегезгә төзегән җөмләләрегезне хәбәр итегез.

Физкультминут.

Дәреслек белән эш.

 -      Ә хәзер, укучылар, күнегүләр ярдәмендә кушма сүзләр турында белемнәребезне ныгытырбыз. Дәреслекнең 57 нче битен ачыгыз, 131нче күнегүне  табыгыз. Биремне Алмаз укый.

- Әйе, бу сүзләр нинди мәгънәле кисәкләрдән тора икән? Беренче сүзне үзем әйтәм. Ташкүмер – таш һәм күмер. Сез дәвам итегез, Һәр төркемнең беренче номеры  икешәр сүз укый.

- Укучылар, барлык сүзләрнең дә мәгънәләрен аңладыгызмы?

- Чуерташ (ташбака, елъязма, башваткыч) русча ничек була?

Уен. Смарт тактада.

- Кушма сүзләр татар телендә дә, рус телендә дә бик күп. Ә менә 132 нче күнегүдәге җөмләләрдән кушма сүзләрне таба алырсызмы икән? Күнегүне күчереп языгыз, кушма сүзләрнең асларына сызыгыз.

- Нинди сүзләр таптыгыз?

- Экранга карыйбыз. анда табышмаклар бирелгән. Шул табышмакларга җаваплар эзләрбез.

- Без бүен дәрестә нинди сүзләр турында өйрәндек?

- Кушма сүзләр  ничек ясалалар?

- Алар ничек язылалар?

- Хәзер, укучылар, үз белемнәребезне бәялибез.

- Яхшы, рәхмәт!

- Дәрестә актив булдыгыз, тырышып эшләдегез. Мин сездән канәгать.

Билгеләр куела.

  • Дәрес бетте. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кушма исем хәбәрләр. Кабатлау. 6 сыйныф (рус төркеме)

Тема: Кушма исем хәбәрләр. Кабатлау. 6 сыйныф (рус төркеме) Максат: Исем хәбәр төрләрен аерырга өйрәтү; телдән аралашу күнекмәләрен камилләштерү; табигатькә сакчыл караш т...

Синтетик иярченле кушма жомлэлэр

8 класста татар теле дэресеннэн дэрес эшкэртмэсе...

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.8 класста татар теле дәресе.

Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төз күнекмәләрен булдыру. Әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирү, җавапл...

"Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре" - 9сыйныфта татар теленнән ачык дәрес.

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре   9  сыйныфта татар теле  дәресе   I.          Дәреснең максатлары.Укучыларның и...

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. (9 класс)

Бу -  рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес. Татар теле – гаять бай тел. Шуның өчен дә мин халык авыз иҗаты әсәрен куллану аша укучыларга  телебезнең  байлыг...

Презентация.Кушма җөмләләр.

Кушма җөмләләр темасын өйрәнерү....