Муса Җәлил һәм җыр; Гаилә бәйрәме
статья (9 класс) по теме

Җыр... Дәртле, моңлы җыр, күңелне күтәрә һәм уйландыра торган җыр, нәфрәтләндерә һәм көлдерә торган җыр, көрәшкә күтәрә һәм дошманны көйдерә торган җыр, иркәли һәм сагышлы уйларга чумдыра торган җыр, бала йоклата торган, савыктыра торган җыр...

   Җыр һәм Муса Җәлил. Җыр – шагыйрьнең биографиясендә гаять күңелле, дулкынландыргыч бер күренеш. Җыр аның бөтен иҗат юлына сибелеп бара. “Гомерем минем моңлы бер җыр иде”, - ди шагыйрь соңыннан.

   Халык җырларын, халык әкиятләрен һәм бәетләрен кечкенәдән аерым-аерым дәфтәрләргә язып барган, алардан үзенчә язма китаплар ясаган. Бу юлда аның беренче укытучысы Гыйльми әби үзенең сөекле оныгы Мусага халык күңелендә өлгергән җәүһәрләрдән өзлексез дәрес биреп барган. Алар яшь Мусаның фантазиясенә азык булганнар,аны канатландырганнар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon musa_zhlil_hm_zhyr.doc56 КБ

Предварительный просмотр:

Мингәрәева Гөлсара Минрәхим  кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Түбән Кама шәһәре

28 нче мәктәп

   

Муса Җәлил һәм җыр

   Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

               Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

    Үлемем дә яңрар җыр булып.

                                                Муса Җәлил “Җырларым”.

    Җыр... Дәртле, моңлы җыр, күңелне күтәрә һәм уйландыра торган җыр, нәфрәтләндерә һәм көлдерә торган җыр, көрәшкә күтәрә һәм дошманны көйдерә торган җыр, иркәли һәм сагышлы уйларга чумдыра торган җыр, бала йоклата торган, савыктыра торган җыр...

   Җыр һәм Муса Җәлил. Җыр – шагыйрьнең биографиясендә гаять күңелле, дулкынландыргыч бер күренеш. Җыр аның бөтен иҗат юлына сибелеп бара. “Гомерем минем моңлы бер җыр иде”, - ди шагыйрь соңыннан.

   Халык җырларын, халык әкиятләрен һәм бәетләрен кечкенәдән аерым-аерым дәфтәрләргә язып барган, алардан үзенчә язма китаплар ясаган. Бу юлда аның беренче укытучысы Гыйльми әби үзенең сөекле оныгы Мусага халык күңелендә өлгергән җәүһәрләрдән өзлексез дәрес биреп барган. Алар яшь Мусаның фантазиясенә азык булганнар,аны канатландырганнар.

   Яшьлек елларында язылган “Бибкәй кыз”, “Каз канаты” пеьсалары яшь шагыйрьнең әбисеннән алган фольклор дәресләрен уңышлы үзләштерүен күрсәтәләр. Ул әсәрләрнең нигезендә халык җырлары ята.

   Зур язучыларның иҗат биографияләре фольклорга тамырланып үсә. Моны А.Пушкин, М.Лермонтов, Н.Гоголь, Н,Некрасов, Г.Тукай, М.Ауэзов, Н.Исәнбәт, Г.Бәширов һ. б. бик күп рус, татар, кардәш халыкларның язучылар биографиясеннән  күрергә мөмкин.

   Муса Җәлил дә кече яшьтән үк халыкның авыз иҗатына таянып күтәрелә башлый. Үскән саен ул аның илһам бирүче чишмәсенә тирәнрәк чума. “Кечкенә Җәлил” имзасы белән шигырьләр язганда, фольклор бизәкләре күбесенчә табигый хәлендә файдаланса, тора-бара ул фольклорны иҗади үзләштерү юлына баса һәм аның энергиясеннән уңышлы файдалана.

   1928 елда шагыйрьнең яшь композитор Латыйф Хәмиди белән иҗади дуслыгы башлана. Бу дуслыкның нәтиҗәсе уңышлы була. “Октябрь баласы” , “Ударниклар” журналларында Муса Җәлил җырлары Л.Хәмиди музыкасы белән басылалар. Беренче маршлар, романс, сонаталар, массовый җырларны алар яшьләргә тәкъдим итәләр. Муса Җәлилнең балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәте дә аерым рәвештә искә алынырга лаек. Балалар журналында эшләгән вакытта ук ул композитор Латыйф Хәмиди белән иҗади дуслыкта балалар өчен дистәләрчә җырлар яза. Татар опера студиясе укучылары Мәскәүдә укыган вакытта композитор Җәүдәт Фәйзи белән шагыйрь балалар өчен шаян җырлар сериясе яза һәм аны алар аерым китап итеп бастырып чыгаралар. Бу җырлардагы гадилек, шаянлык һәм шатлык күзгә ташлана. Шагыйрь балалар өчен кызыклы вакыйгалар уйлап таба һәм аны балаларга барып җитә торган тел белән яза.

   Мусаның балалар өчен язган шигырьләре, җырлары әнә шундый гади эчтәлекле, җиңел, аңлаешлы телле һәм балаларны мавыктырырлык кызык сюжетка корылган булулары белән аерылалар. Үзе дә озак еллар балалар арасында эшләгән шагыйрь аларның психологиясен яхшы белә, нәрсә белән һәм ничек мавыгуларын ачык итеп күз алдына китерә.

   30 елларда  Муса Җәлил шигырьләренә музыка язмаган татар композиторлары юк дияргә була. С.Сәйдәш, Ф.Яруллин, Н.Җиһанов, М..Мозаффаров, А.Ключарев, Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин һ.б. композиторлар М.Җәлил белән иҗади багланышта булалар. Җыр аша ул татар халкының милли үзенчәлеген сурәтли, аның эшчәнлек, батырлык сыйфатларын, коллыкка һәм җәбер-золымга нәфрәт белән каравын, кунакчыллыгын һәм башка халыкларга карата аеруча ягымлы булуын, дуслык, туганлык, кардәшлек мөнәсәбәтләренә керергә хәзер торуын – татар халкының үзенә хас сагышлы, моңлы көйләре аша җанландыра. Ул үзенең эпик әсәрләрен дә, драматик поэмаларын да нәкъ менә шул бай тойгыларны, тирән фәлсәфи мәгънәләрне ача торган җырлар ярдәмендә яза. Музыкага кушылган, аннан аерылгысыз  җырлар – Муса Җәлил иҗатының характерлы күренеше.

   Тирән эчтәлекле, эмоциональ яңгырашлы, күңел ача торган моңлы җырлар – татар поэзиясенең хәзинәләре алар. Җәүдәт Фәйзи тарафыннан музыкага салынган балалар җырлары (М. Җәлил текстлары) никадәр үзенчәлекле! (“Әтәч”, “Карак песи”, “Шмидт бабай”, “Сәнгать”, “Парашютсыз курчак” һ.б.) Композитор М. Мозаффаров тарафыннан музыкага салынган “Җиләк җыйганда”, З. Хәбибиуллин музыкасындагы “Сагыну” һ.б. җырларны да Муса Җәлил иҗат иткән текстлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

   Муса Җәлил эмоциональ көчле, тәэсирле лирик җырлар язды, мәхәббәт темасына үзләренең сафлыгы белән аерылып торган җырлар – романслар тудырды.  

   Җыр Муса Җәлилне опера сәнгатенә алып килә. Шагыйрь музыка теориясен, рус һәм Европа музыка культурасы казанышларын, опера сәнгате үзенчәлекләрен, Россия халыкларының музыка байлыгын зур тырышлык белән өйрәнә. Бу өйрәнүнең дилетантларча булмавын , бәлки  нигезле, төпле икәнлеген әйтергә кирәк. Музыка өлкәсендәге зур авторитет-академик Б.Асафьев М.Җәлилнең музыка турындагы фикерләре белән санашкан икән, димәк, музыка культурасына Муса Җәлил бик җитди килгән. Шагыйрьнең архивында татар опера һәм балет театрын тудыру юлындагы эшчәнлекне күрсәтә торган  документлар бик күп. Бу, иң элек, шагыйрьнең үз эшчәнлегенә бәйле материаллар: либреттолар әзерләү буенча язучылар-шагыйрьләр белән, композиторлар белән аралашу кәгазьләре, рецензияләр, шагыйрьнең үз либреттолары һәм либретто планнары.

   Язучылар, композиторлар әдәби җитәкчелекне Мусага тәкъдим итәләр. Муса чыннан да дәртләнеп китә. Җәүдәт Фәйзи үзенең истәлегендә бу хакта болай сөйли:

   - Әдәби җитәкченең булуы һичшиксез кирәк иде. Дөресен әйткәндә, мин бу турыда Муса белән сүз алып барган идем инде. Ул миңа: “Сезнең коллективта әдәби җитәкче булып эшләү мине кызыксындыра, ләкин мин булдыра алырмын микән? Иптәшләрнең фикерен белергә кирәк”, - дигән иде. Татар язучыларының Мәскәүдә киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә Фәтхи Бурнаш, Мәхмүт Максуд, Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәй иптәшләр катнаштылар. Бар да бер авыздан бу эшне Муса Җәлилгә тапшыруны тиешле күрделәр. Шулай итеп Муса белән без бергә эшли башладык.

   Муса студия эше белән кабынып китә, ул булачак театрның репертуарын кайгырта башлый.  Студиянең Мәскәүдә уку дәверендә үк ул һәрбер укучының үзенә генә кирәкле арияләрен булдыра. Шагыйрьләр белән композиторларны туплый. Аз гынә вакыт эчендә К. Тинчурин, Ф. Бурнаш, К. Нәҗми, Ш. Маннур Ә. Фәйзи, Х. Туфан, Ә. Ерикәй, М. Максуд кебек талантлы язучыларны либретто язу эшенә тарта һәм аларны композиторлар белән бердәм эшләүләрен тиешле юлга сала.

   Татар культурасы өчен яңа булган опера сәнгатенең үзенчәлекләрен Муса студия студентлары белән бергә өйрәнә; алардан калышмыйча, хәтта аларны узып китеп, бу сәнгатьнең специфик якларын, рус, Европа музыкасын җентекли. Ул рус һәм Көнбатыш Европа опера һәм балетларының либреттоларын һәм музыкаларын яхшы өйрәнә. Нәтиҗәдә ул музыканы нечкә аңлаучы белгечләр рәтеннән урын ала. Аның фикере белән һәркем хисаплаша, аның сүзе авторитетлы була.

   Музыканың иң яхшы белгече академик Б. Асафьев белән дә Муса Җәлил уртак тел тапкан. Асафьевның хатларында Мусаны хөрмәт итү ачык күренә.      

   Үзе яшәгән чордагы күренекле шагыйрьләрне, драматургларны, танылган һәм яшь композиторларны Муса Җәлил опера сәнгате тудыру эше белән мавыктыра алган. Ул аларга темалар тәкъдим иткән, прфессиональ консультацияләр оештырган, рецензияләткән һәм, билгеле, эшнең иң авырын һәм иң күбен үзе башкарып чыккан. Аның ул рецензияләреннән идея-эстетик карашларны, таләпчәнлекне, поэтик һәм музыкаль образлар гармониясенә омтылуны, җанр үзенчәлеген сакларга тырышуны күрәбез. Шушы ук рецензияләрдән шагыйрьнең халыкчанлык принципларын илһамланып яклавы ачык чагыла.

   Шагыйрь үзе дә либреттолар яза. “Алтынчәч”, “Илдар” либреттолары нигезендә композитор Нәҗип Җиһановның опералары майданга килә.

   Шагырьнең архивында “Алтынчәч” либреттосының уннан артык варианты саклана. Муса Җәлил бу әсәрне язар өчен татар халкының һәм башка тугандаш Көнчыгыш халыкларның тарихын, энтографиясен, материаль һәм рухи культура байлыклары тарихын, җыр-музыка казанышларын, легендаларын өйрәнә - гомумән, күп яклы гыйльми эзләнү, тикшеренү алып бара. Нәтиҗәдә, әкият белән чынлыкны бергә кушкан, аларның гүзәл синтезын китереп чыгарган әсәр туа. Ул әсәр татар халкының рухын, коллык һәм җәберне җаны-тәне белән кире кагуын, ирек сөюен,гаделлек һәм хаклык өчен аяусыз көрәшкә әзер торуын тәэсирле итеп чагылдыра. Илбасарларга каршы изге көрәш рухы белән сугарылган, халыкларның үлем сынуларын узып, азатлыкны үз куллары белән даулап алуларын эмоциональ дәртлелек белән җырлаган бу әсәрнең сәхнәгә күтәрелүе гаять әһәмиятле булды. Ул Бөек Ватан сугышының беренче атналарында сәхнәгә куелды һәм фашизмга каршы көрәшкә күтәрелгән совет халыкларының көчле рухи коралына әверелде. Героик поэма-опера халыкның үлемсезлеген җырлады һәм фашизмны җиңүгә булган ышанычны ныгытты.

   Опера сәнгатен үстерү буенча шагыйрьнең иҗат планнары зур була. “Беренче яз”, “Акбүзат”, “Балыкчы кыз” (“Дулкыннар”) исемендәге либретто планнары, мәктәп һәм очучыларга багышлап язарга уйлаган әсәрнең кайбер кисәкләре, арияләре Муса Җәлилнең опера сәнгатен үстерүдәге тырышлыгы турында сөйлиләр.

   Ә. Фәйзи, Ә. Ерикәй кебек шагыйрьләрнең либреттоларын яхшыртуда да М. Җәлил файдалы киңәшләр бирә һәм аларның либреттолары нигезендә “Качкын”, “Галиябану” опералары языла.

   Бу – Муса Җәлилнең бәя биреп бетерә алмаслык хезмәтенең бер өлеше генә. Аның архивында татар опера сәнгатен үстерүгә багышланган мәкаләләр, рецензияләр, докладлар, аерым фикер йөртүләр калын томга җитәрлек. Опера сәнгате өлкәсендә М. Җәлил искиткеч эшчәнлек күрсәтә һәм үзен әдәбиятны гына түгел, музыканы  да нечкә аңлаучы теоретик итеп таныта.

   Моны документлар да раслый. Мәсәлән, партиянең Татарстан Өлкә Комитеты архивында, 1939 елда язылган, театр директоры, партоешма секретаре һәм местком председателе кул куйган характеристика саклана. Ул характеристика Муса Җәлилгә бирелгән. Анда шундый юллар бар:

   “Муса Җәлил музыкаль культура үсешенә гаять зур хезмәт салды. Иптәш Җәлиловнең хезмәтләре искиткеч күп... Ул музыка өчен бик күп гүзәл җырлар язды. Классик операларның текстларын тәрҗемә итүдә дә беренче тәҗрибәләрне ип. Җәлилов ясады...

   Ип. Җәлилов үзенең тырыш редакторлык-иҗади эше белән беренче либреттистлар үстерде. Аның рецензияләре, тирән анализлары һәм югары культуралы консультацияләре авторларга тәрҗемә итәргә һәм яхшы либреттолар язарга ярдәм итте. Опера репертуары тулысынча ип. Җәлилов тырышлыгы белән барлыкка килде...”

   Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет театры хәзер хаклы рәвештә Муса Җәлил исемен йөртә.

   Нинди генә җырлар юк аның арсеналында! Моабит дәфтәренә теркәлгән соңгы җырлары Муса Җәлил поэзиясен тагын да нурландырып җибәрәләр.

   Моабит дәфтәрләрендәге  “Тик булса иде ирек”, “Хат”, “Җырларым”, “Яралар” һ.б. җырлар көрәшче шагыйрьнең кайнар каны белән язылганнар. Аларда халык күңелендә чәчәкләнгән сагыш, моң, сөю, ата һәм бала мәхәббәте, яшенле-давыллы хисләр өермәсе дәһшәт һәм нәфрәт ялкыннары... Чыннан да шагыйрь:

    Мин кабыздым җырда ялкын итеп,

Йөрәгем һәм хаклык кушканны.

 Җырым белән дусны иркәләдем,

     Җырым белән җиңдем дошманны,-

дип җырларга хаклы иде. Ул җырлар корыч ихтыярлы батырлыкның, илгә тугрылыкның, халыкчанлыкның соклангыч символы булып яңгырыйлар.

   Фашизм тезләндерә алмаган, рухи ныклык саклап үлгән батырлар саны йөз меңнәр белән исәпләнә. Тик аларның күбесенә хәтта үзенең исемен язып калдыру да мөмкин булмаган. Алар таш стеналарны чукып, үлем камераларының тимер ишекләренә сызып, соңгы хушлашу һәм дошманнарга ләгънәт сүзләрен теркәп калдырырга тырышканнар. Тик фашистлар корбаннарының сүзләрен кырып ташлаганнар, шуның белән үзләренең канлы эзләрен яшерергә уйлаганнар.

   Муса Җәлил, шундый вәхшәт эчендә үлемсез җырларын иҗат итеп, бер батырлык күрсәтсә, шул җырларны төрмәнең калын стеналары аша иреккә чыгара алуы белән икенче батырлык эшли. Бу үлемсез җырлар безгә Мусаның авазы булып кына түгел, бәлки фашистлар җәзалаган миллионнарча корбаннарның, миллионнарча көрәшчеләрнең васыятьләре булып килеп җитте.

     Арагызда кем бар Цеткин улы,

Тельман егетләре кайсыгыз?

       Ишетегез корыч ирек тавышын,

Төрмәләрне безнең ачыгыз!

                                                                                            (“Алман илендә” 1943)    

   Кешелекнең бөек хисләрен утлы сүзләр белән язган бу дәфтәрләре, шул рәвешчә, халыкара әһәмияткә ия булдылар. Алар кешелек дөньясының йөрәгенә юл алдылар.

Батыр үлә, үлмәс ат алып,

      Батырлыклар белән макталып,

    Исмең калсын, үзең үлсәң дә,

 Тарихларда укып ятларлык.

                                                                                   (“Батырлык турында”, 1943).

Әдәбият.

  1. Гази Кашшаф “Муса Җәлил.”
  2. Р. Мостафин “Өзелгән җыр эзеннән.”
  3. Н. Г. Юзиев, Ф. С. Сафиуллина 11 нче сыйныф өчен әдәбият дәреслеге.
  4. Татар әдәбияты тарихы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс "Гаиләдәге мөнәсәбәтләр"

Җыелышның темасы: Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланы мактау, җәза бирү.      Җыелышның бурычлары:  Гаиләдә баланы мактау һәм җәза бирү проблемаларын әти-әниләр бел...

Гаилә бәйрәме

Гаиләдә бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү....

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

"Тәрбия- гаилә учагы"

ДокладБалаларга  әхлак тәрбиясе...

Гаилә татулыгының сере

Күп еллар мәктәптә эшләп, шул ук вакытта үрнәк гаилә булып яшәгән укытучыларыбызның юбилей кичәсе \сценарий\...

Сөйләм телен үстерү. ("Безнең гаилә" темасы буенча)

Презентаөия ярдәмендә "Безнең гаилә" темасы буенча сөйләм телен үстерү...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...