Кагыйдәләр
материал на тему
Предварительный просмотр:
Татар теле
Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, А.К. Җәләлиева
Рус телендә башлангыч белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф дәреслегендәге кагыйдәләр ( татар балалары өчен)
Мин әлеге кагыйдәләрне яңа тема үткән саен укучыларга таратам.Укучылар аларны кагыйдәләр альбомына җыялар.
********************************************************************
-Сүзләр авазлардан тора.Авазлар язуда хәрефләр белән белдерелә.
-Сүзләр бер юлдан икенче юлга иҗекләп күчерелә.
-Сүзләрне юлдан юлга күчергәндә, бер генә хәрефне аерып калдырырга ярамый.
-Ъ, ь хәрефләре үзләреннәналда торган хәрефтән аерып күчерелми: Мәр - ям, аль-бом, кулъ-яулык.
-Кеше исемнәре, фамилияләре, шәһәр, авыл, елга исемнәре баш хәрефтән языла:Камилә Исламовна, Казан шәһәре, Кушлавыч авылы, Кама елгасы.
- Татар алфавитында 39 хәреф бар. Алфавитта хәрефләр билгеле бер тәртиптә килә.Һәр хәрефнең үз исеме һәм урыны бар.
- Татар алфавиты
А а Ж ж Н н У у Щ щ
Ә ә Җ җ ң Ү ү ъ
Б б З з О о Ф ф Ы ы
В в И и Ө ө Х х ь
Г г Й й П п һ Э э
Д д К к Р р Ц ц Ю ю
Е е Л л С с Ч ч Я я
Ё ё М м Т т Ш ш
-[а]-[ә], [у]-[ү,] [о]-[ө], [ы]-[э], [и] – сузык авазлар.
О, ы, э хәрефләре икешәр аваз белдерә. Татар сүзләрендә алар кыскарак, рус сүзләрендә сузыбрак әйтелә.
Татар телендә калын һәм нечкә сузыклар бар:
[а],[у],[о],[ы] - калын сузыклар,
[ә],[ү],[ө],[э],[и] – нечкә сузыклар
Калын сузык булган сүзләр калын әйтелә. Аларны калын сүзләр дип атыйлар: урам, бакча. Нечкә сузык булган сүзләр нечкә әйтелә. Алар нечкә сүзләр дип атала: бәйрәм, энем.
-[а] - калын сузык аваз.
Татар сүзләрендә беренче иҗектәге[а] авазы [о] авазына якын әйтелә:[алма], [апа], [балалар].
- [ә] – нечкә сузык аваз.
-[о] – калын сузык аваз. Ул татар телендә кыска әйтелә.О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә языла:бо-лын, йол-дыз.Рус сүзләрендә [о] авазы сузыбрак әйтелә, о хәрефе төрле иҗекләрдә языла: о-рел, ки-но.
Беренче иҗектә [о]авазы булган татар сүзләрендә икенче һәм өченче иҗекләрдә ы хәрефе языла: озын дип языла, [озон] дип укыла.
[ө] – нечкә сузык аваз. Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла: тө-зе-леш, көз-ге, төл-ке. Калган иҗекләрдә е хәрефе языла: [көзгө] дип языла,[көзгө]дип укыла.
[у] -калын сузык аваз.
[ү]-нечкә сузык аваз.
[ы] – калын сузык аваз. Ул татар сүзләрендә кыскарак әйтелә:[къыш],[чыршы]. Рус сүзләрендә[ы] авазы сузыбрак, озынрак әйтелә:[сыр].[мыло].
[э] – нечкә сузык аваз. Язуда [э]авазын белдерү өчен, сүз башында э хәрефе, башка урыннарда е хәрефе языла: эшче[эшчэ], энем[энэм]. Татар теленең үз сүзләрендә [э] авазы кыскарак әйтелә:[эшчэ], рус телендә ул сузыбрак, киң әйтелә:[этаж].
[б], [в],[w],[г],[гъ],[д],[ж],[җ],[з],[й],[л],[м],[н],[ң],[р] – яңгырау тартыклар. Алар, яңгырап, тавыш һәм шау белән әйтеләләр.
[п],[ф],[к],[къ],[т],[ш],[ч],[с],[х],[һ],[ц],[щ], [,](һәмзә) – саңгырау тартыклар. Алар шаудан гына торалар. Һәмзә тартыгының махсус хәрефе юк. Ул маэмай, мәсьәлә кебек сүзләрдә кулланыла.
э, ъ, ь хәрефләре белән белдерелә.
К хәрефе язуда ике авазны белдерә. Калын сүзләрдә ул каты укыла:[къабакъ],[къалын], нечкә сүзләрдә йомшак укыла: [кишэр],[кәбэстә].
Сүздә [а],[о],[у],[ы] сузыклар булса, к хәрефе [къ] авазын белдерә.
Г хәрефе ике авазны белдерә. Калын сүзләрдә ул каты укыла: [агъач], [къаргъа], нечкә сүзләрдә йомшак укыла:[гөл],[дөгө].
В хәрефе татар телендә [в] һәм [w] авазларын белдерә. Рус теленнән кергән сүзләрдә
[в] авазы рус телендәгечә әйтелә:[ванна]. Татар сүзләрендә в хәрефе [w]авазын белдерә:[саwыт],[wәли].
Сүзләрне аваз ягыннан тикшерү тәртибе:
Урман - 5 аваздан тора:
[у], [а]- калын сузыклар
[р] - яңгырау тартык
[м] - яңгырау тартык
[н] - яңгырау тартык
Бу калын сүз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теле кагыйдәләре
Татар телен өйрәнү өчен татар теле кагыйдәләре....
![](/sites/default/files/pictures/2015/03/02/picture-161952-1425306615.jpg)
Булыйм дисәң исән-имин, өйрән юл кагыйдәсен!
Юл өйрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча дәрестән тыш чара эшкәртмәсе...
![](/sites/default/files/pictures/2014/10/11/picture-496476-1413056156.jpg)
Яшел светофор (юл йөрү кагыйдәләре буенча класстан тыш чара)
Башлангыч класс укучылары өчен. Максат: Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне тикшерү. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү һәм аларны куллану кирәклеген аңлату.Җиһазландыру. Юл чаты схемасы төшерелгән плак...
Кагыйдәләр
Татар теле дәресендә куллану өчен рус телле укучыларга ярдәмлек....