Булыйм дисәң исән-имин, өйрән юл кагыйдәсен!
методическая разработка (5 класс) на тему
Юл өйрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча дәрестән тыш чара эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
bulyym_disn_isn-imin.docx | 324.26 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Биектау муниципаль районы
МБУ “Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбе”
( 5нче сыйныф өчен)
Автор: Дөбъяз урта гомуми белем
бирү мәктәбенең I категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Вафина Гөлия Илдус кызы.
2011 нче ел.
Максат: 1. Укучыларны юл билгеләрен танырга, юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү.
2. Укучыларда хәрәкәт активлыгын арттыру, фикерләү сәләтен үстерү.
3. Игътибарлылык, кагыйдәләрне үтәүгә аңлы һәм сәламәтлекне саклауга аңлы караш тәрбияләү.
Җиһазлау: конкурс исемнәре язылган карточкалар, юл билгеләре, “Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!”, “Булыйм дисәң исән-имин, өйрән юл кагыйдәсен!” плакатлары, балалар ясаган рәсемнәр, светофор.
Бәйгедә 2 команда катнаша. Алып баручы – укытучы. Һәр конкурстан соң жюри нәтиҗәләрне әйтеп бара.
Укытучы:
- Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар,укучылар. Без бу залга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүдә көч сынашырга җыелдык.
Безнең күп вакытыбыз юлда үтә. Әйе, һәрберебез көтелмәгән хәлгә юлыгырга мөмкин. Һәркайсыбыз урам яки юл аркылы чыга, купләребез җәмәгать транспортыннан файдалана, кайберәүләр велосипедта йөри. Менә болар барысы да бергә безне юл хәрәкәтендә катнашучы итә. Газета-журналлар, радио-телевидение һәр көнне диярлек төрле илләрдә , район һәм авылларда төрле юл һәлакәтләре булуын хәбәр итә. Юлда булган вакыйгаларга кем гаепле соң? Без үзебезме, әллә автомобиль йөртүчеме? Безнең белән мондый күңелсезлекләр булмасын өчен, барыбыз да юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш.
Менә бүгенге бәйгедә 2 командага җыелган уенчыларыбыз юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтерләр. Бәйге булгач, кемдер җиңәр, кемдер җиңелер. Ә иң көчлеләрне жюри билгеләр.
Жюри белән таныштыру.
-Һәр командага исем, девиз уйлап килергә бирелгән иде. Хәзер сүзне аларга бирик.
Командалар үзләре белән таныштыралар.
Укытучы: Төп бәйгене башлаганчы, сезнең бәйгегә әзерлекне тикшерик. Моның өчен “Кем?” дип аталган гади генә уен уйнап алабыз. Уенның тәртибе болайрак: әгәр дә сез мин әйткән сорау-табышмакта әйтелгәнне үтисез икән,”Мин һәм дусларым!” дип җавап бирәсез, әгәр дә юк икән, берни дә әйтмисез.
-Кем юл иминлеген кайгырта?
- Светофорның кызыл төсе янгач, кем хәрәкәт итүдән туктый?
- Кем юлы юлга якында гына туп тибә?
-Олылырга юл чыгарга кем ярдәм итә? Транспортта кем урын бирә?
- Светофорга карамый кем юлдан йөгереп чыга?
- Кем юлны зебра аша гына чыга?
- Кем аны-моны уйламый олы юлдан велосипедта җилдерә?
- Бик яхшы, укучылыр. Күрәм: сез бәйгегә әзер.
“Өй эше” конкурсы
- Бу конкурс өчен һәр команда үзенең юл билгесен уйлап килергә тиеш иде. Сезгә аларны аңлатып бирергә һәм жюрига тапшырырга кирәк булыр. Әзерләнү өчен 3 минут вакыт бирелә.
Һәр командадан берәр укучы үзләре уйлап ясаган юл билгесен тәкъдим итә.
- Юл билгеләрен кабатлау – өй эшенең икенче биреме иде. Хәзер шуңа күчәбез. Ике командага да төрле юл билгеләре бирәм. Мин бер билгенең нәрсә аңлатуын әйтәм, ә сез шуның рәсемен күрсәтәсез.
Бу билгене, һичшиксез,
Һәр шофер яхшы белә:
Игътибарлы булыгыз.
Юлдан балалар килә. (“Балалар чыгуы мөмкин” билгесе)
Тукта, юлчы, ашыкма,
Бу андый урын түгел.
Монда ремонт эшләре -
Аңлавы кыен түгел. (“Ремонт һәм төзелеш эшләре” билгесе)
Бу урында, дусларым
Юл аерата куркыныч.
Бу билге куша безгә
Үтәргә әкрен, тыныч. (Төрле куркыныч янавын кисәтүче билге)
Дәресләр тәмамланып,
Җитте уйнар вакыт та.
Тик бу билге тыя безне
Йөрүдән ... (велосипедта) (“Велосипедта йөрү тыела” билгесе)
Бу билге шоферларны
Ерактан ук кисәтә:
“Тизлегеңне әкренәйт!
Поезд бик кызу килә!” (“Тимер юл” билгесе)
Бу билгедә түгәрәктә
Уклар йөри әйләнеп.
Машиналар шуңа карап
Китәләр бит бәйләнеп. (“Әйләнмә хәрәкәт” билгесе)
Тиз арада хәбәр бирү
Кирәк булса дустыңа,
Як-ягыңа кара да
Йөгер син ... (телефонга). (“Янәшәдә телефон” билгесе)
Бик ашыгыч булса да,
Игътибар ит билгегә:
“Бу урында һич ярамый
Җәяүлегә йөрергә!” (“Җәяүлегә хәрәкәт тыелган” билгесе)
Арысаң юлда йөреп,
Бик тә тамагың ачса,
Аптырама, юлыңны бор
(Туклану пунктына) (“ Туклану пункты” билгесе)
Заманасы хәзер шундый:
Юлда һәркем ашыга.
Кайберәүләр машинасын
Тиешсез җиргә куя.
Нинди билге бу рәвешле
Тәртипсезлекне тыя? (Р билгесе – машиналар тукталу урыны )
“Кагыйдәне искә төшер” конкурсы
Укытучы: Хәзер үткәреләсе конкурска һәр командадан 3 укучы чакырыла. Сезгә киселгән төрле рәсем-фигуралар бирелә (юл, агач, бина, кеше, юл билгеләре,машина, һ. б.). Шуларның үзегезгә кирәклесен ак кәгазьгә ябыштырып, юл хәрәкәтенә бәйле күренеш ясыйсыз. Соңыннан рәсемгә туры килгән кагыйдәне искә төшерергә кирәк булыр. Дөрес һәм тиз башкарган командага югары билге куела.
Бер командага “Велосипедта йөрү тыела”, икенчесенә “Юл аркылы зебрадан чыгарга кирәк” кагыйдәләренә караган эш бирергә мөмкин.
“ Уйлап кара” конкурсы
Командаларга юлда килеп туарга мөмкин булган төрле хәлләр тасвирлап язылган конверт бирелә. Ике минут әзерләнгәннән соң,балалар шул ситуацияне ничек чишәргә кирәклеген аңлатып бирергә тиеш булалар.
- Мәктәптә дәресләр тәмамланганнан соң, балалар ( 3 малай һәм 2 кыз) кайтырга чыгалар. Зебрага җиткәч, светофорның яшел төсе янып- сүнә башлый. Ике малай тиз генә юлны йөгереп чыга, берсе юл уртасында туктап кала, ә кызлар чыкмый калалар. Кем дөрес эшләгән?
- Автобустан 3 малай сикереп төшә. Берсе юлны зебра аша чыга, икенчесе автбусның алдыннан әйләнеп, машиналарны үткәрә-үткәрә чыга, өченчесе тукталышта кала. Кем кагыйдәне дөрес үтәгән?
- Азатка яңа велосипед сатып алдылар. Ул шунда ук урамга йөгерде. Иптәшләренә бүләкне күрсәтеп мактанып аласы килде аның.
- Минем велосипед барыгызныкыннан да кызурак йөри!”- дип масайды.
Бу калган малайларга ошамады, бәхәс купты. Һәркайсы үз велосипедын күрсәтү өчен, малайлар ярышырга уйладылар.
Беренче килеп җитәргә теләп, Азат бар көченә “тимер атында” алга ыргылды. Тик урам юлының машына юлына килеп чыгуын исәпкә алмады. Кинәт каршысына килеп чыккан машинаны күреп, каушап егылды. Бәхеткә каршы, шофер машинасын вакытлы туктата алды. Курыккан малай озак дәшә алмый торды.
Азатның хатасы нәрсәдә?
-Жюри балларны саный торсын, ә командалар ял итеп алсын.
Музыкаль пауза. “Юлларда тәртип булсын” (Р. Вәлиева көе һәм сүзләре)
“Сүземне дәвам ит” конкурсы
Укытучы: Халкыбызның җәүһәргә тиң күңел хәзинәсе бар. Шулар арасыннан мәкаль һәм әйтемнәр татар халкының ни дәрәҗәдә зирәк, тапкыр булуы турында сөйли. Мәкальләрне галимнәр төрле темаларга бүлеп туплаганнар. Юл белән бәйләнешлеләре дә шактый.
-Балалар, сез “Юл”, “Юлчы”, Йөрү-хәрәкәт” кебек темаларга мәкальләр карап килергә тиеш идегез. Мәкальнең беренче өлешен мин әйтәм, ә сез дәвам итәрсез.
1. Аптырамый ашык,
... (Юлың булыр ачык)
2. Атлының юлы бер булса, ... (җәяүленең сукмагы – җиде).
3. Өйдәге исәп ... (юлга ярамый).
4. Юл азабы - ... (гүр азабы).
5. Юл кешесенең ... (юлда булуы яхшы).
6. Юлда йоклаганда бер күзең ... (ачык булсын).
7. Юлны яхшы белгән ...(арымас).
8. Юлга чыксаң, юлдашың ... (үзеңнән яхшы булсын).
9. Туры юлдан олы юл ... (яхшы).
10.Йөри белмәгән юл бозар, ... (сөйли белмәгән сүз бозар).
11. Бер көнлек юлга чыксаң, ... (өч көнлек азыгың булсын).
Капитаннар конкурсы
Укытучы: Хөрмәтле капитаннар! Сезне сынар вакыт җитте. Сезгә ДАИ хезмәткәренең төрле хәрәкәтләр ясаган рәсемнәр бирәм. Бу хәрәкәтләрнең нәрсә аңлатуын төгәл аңлатып биргән капитан җиңүче була.
- Юл хәрәкәте хезмәткәре җәяүлегә яны белән басып тора, ә кулын өскә күтәргән. Бу җәяүлеләр өчен светофорның кайсы төсенә туры килә?
- Юл хәрәкәте хезмәткәренең кулы өскә күтәрелгән. Бу очракта җәяүлеләр нишләргә тиеш?
- Юл хәрәкәте хезмәткәренең кулы алга сузылган. Бу җәяүлеләр өчен светофорның кайсы төсенә туры килә?
- Юл хәрәкәте хезмәткәре җәяүлеләргә алды яки аркасы белән басып, кулларын ян-якка сузса яки төшерсә, җәяүлеләр нишләргә тиеш?
Капитаннарның җаваплары бәяләнә.
Укытучы: Жюриның кайсы команда җиңүче булуын билгеләгән арада без музыкаль тәнәфескә тукталыйк.
“Юл фәне әлифбасы” җыры башкарыла.
Укытучы: Олы юлларда кагыйдәләрне төгәл үтик. “Ашыккан җитмәс, боерган җитәр”, ди халык. Күпме генә ашыксаң да, вакытны куып тотып булмый. Юлларда уяу, сак булыйк. Якыннарыбыз безнең өчен тыныч булсыннар. Иминлегебез үзебезнең кулларда!
Ашыгулар һәлакәткә илтә” –
Дөреслек бар моңлы җырларда.
Шул сүзләрне истән чыгармыйча
Йөрик әле олы юлларда.
Бәйгедә катнашучы укучыларга һәм гадел хөкем итүче жюри әгъзаларына рәхмәт әйтеп, бәйге-кичәне тәмамлыйбыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.
“ Исән-имин йөрим дисәң Бел син юл кагыйдәсен”!...
Татар теле кагыйдәләре
Татар телен өйрәнү өчен татар теле кагыйдәләре....
Юлда йөрсәң бул өлгер, Юл кагыйдәсен нык бел!
Юлда йөрү кагыйдәләре...
Классный час. Сәламәт булыйм дисәң...
Тәрбия сәгате.Тема: Сәламәт булыйм дисәң...Максат : Укучыларда сәламәт яшәү рәвешен алып бару теләге уяту; тәмәке тартуның кешенең эчке дөнясына һәм тышкы кыяфәтенә начар тәэсир итә торган ...
Яшел светофор (юл йөрү кагыйдәләре буенча класстан тыш чара)
Башлангыч класс укучылары өчен. Максат: Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне тикшерү. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү һәм аларны куллану кирәклеген аңлату.Җиһазландыру. Юл чаты схемасы төшерелгән плак...
Сәламәт булыйм дисәң.
Максат: - сәламәтлек өчен җаваплылык хисе уяту; - укучыларны сәламәт яшәү рәвеше белән таныштыруны дәвам итү; - аракы, тәмәке, наркотикларның зыяны турында аңлату; - спортка мәхәбб...
"Адымнар нык, юллар имин булсын!"
Максат: Балаларны урамда һәм юлларда үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләрнә ойрәтү....