Г. Тукайга багышланган КВН
учебно-методический материал (7 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Зур Ключи гомуми урта белем мәктәбе.
Г.Тукай иҗатына багышланган КВН.
Әзерләде: Фатрахманова Ф.С.
2015 нче ел, апрель.
Габдулла Тукай иҗатына багышлап үткәрелгән КВН
( Г. Тукайның “Тәфтиләү” көе әкрен генә уйнап тора)
Хәерле көн хөрмәтле укучылар, укытучылар!
Без бүген татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайга багышланган КВН кичәсенә җыелдык. Башларга рөхсәт итегез.
Гыйбрәт өчендер күрәсең, ходай татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга гомерне бик кыска биргән. Ләкин ул шушы 27 ел гомерендә дә гаять күп эшләргә өлгергән. Кызганыч, ул якты дөньядан бик иртә киткән. Әмма Тукай үлмәгән, ул безнең күңелләрдә мәңге яши.
Һәр яз саен апрель аенда бөтен Татарстан халкы Тукай һәйкәле янына чәчәкләр белән килә.Бөтен җирдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә.
Безнең мәктәптә дә үткәрелә андый бәйрәм. Без Тукайны онытмыйбыз, аны сагынабыз, аның алдында баш иябез.
“Горурланып Тукай белән:
“Безнең Тукай!”- диябез.
Аңардан үрнәк алабыз,
Туган телне сөябез.
“Шүрәлене”, “Су анасын”
Белми икән кем генә,
Төннәрен сорасагыз да
Яттан сөйлимен менә.”
-Бүген була КВН
Гаҗәп күңелле уен.
Укучылар көч сынаша,
Менә була тамаша.
-Хәзер, дуслар, көч сынашыйк
Батырлар юлга чыксын.
Һәр укучы КВНда
Зирәклеген, белгәнлеген,
Булганлыгын күрсәтсен.
Алып баручы: Хәзер КВН ны башлыйбыз. Рәхим итегез. ( укучылар чыга).
Алып баручы: Хәзер һәр команда үзенең командирын, исемен, девизын сайлый.Һәм бер-берсен гадәттәгечә сәламли.
1 команданың исеме «Кызыклы шәкерт»
2 команданың исеме «Су анасы»
Командаларның капитаннары билгеләнә
Һәр команда үзенең девизын әйтә.
1.«Тор әйдә, өйрән син, бел яшьләй !»
2. «Кешенекен алма
Үзеңнекен бирмә!»
Сәламләү өчен сүз командаларга бирелә.
-“Кызыклы шәкерт” командасыннан
“Су анасы” командасына
Ялкынлы кайнар сәлам.
Алып баручы: Ярыш нәтиҗәләрен билгеләп бару өчен безгә жюри кирәк булачак. (балалар жюри членнарын үзләре тәкъдим итәләр)
Уеннар:
1.Һәр командага чиратлап сораулар бирелә:
- Габдулла Тукай укыган Уральскидагы мәдрәсәнең исеме ничек? (Мотыйгия)
- Г. Тукай яратып йөргән кызның исеме ничек? (Зәйтүнә)
- Тукайның кушаматы ничек булган? (Апуш)
- Г. Тукай туган авылны атагыз (Кушлавыч)
- Шагыйрь туган ел (1886 ел)
- Г.Тукайның әнисенең исеме ничек? (Мәмдүдә)
- Г.Тукайның әтисенең исеме ничек? ( Мөхәммәтгариф)
-“Бу авыл минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын”-дип яза Тукай.Бу кайсы авыл?(Кырлай).
- Олуг шагыйребезнең кайсы шигырьләре көйгә салынган? ( Туган тел, Туган авыл,Пар ат, Бала белән күбәләк....).
- Күренекле шагыйребез иҗатын халыкка танытуда зур эш башкарган әдип?(Әхмәт Фәйзи).
- Олугъ әдибебез Г.Тукайга багышлап язылган Х.Туфан шигыренең исемен әйтегез (“Чәчәкләр китерегез Тукайга”).
- Аның тууына ничә ел?
2. ”Тукайга ияреп”.
- Ике командага да ”Пар ат” шигыре бирелә.Кайсы команда сәнгатьлерәк итеп укый.
- Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыре буенча рәсем ясау.(билгеле вакыт бирелә).
Алып баручы: сез рәсем ясаган арада безгә Кожевникова Алинә скрипкада “Әнисә”көен уйный.
3. “Мәкальне дәвам итү”.Һәр командага да тел турында мәкаль әйтелә.Мәкальнең башы әйтелә, ахырын дәвам итеп әйтеп бетерәсе.
-Теле озын булмаганның ... (гомере озын булыр)
-Теле озын кешенең ... (акылы кыска булыр)
-Бер телдә ун хикмәт, .... (ун телдә йөз хикмәт)
-Бит күрке күз, .... (тел күрке сүз)
-Әдәп башы .... (тел)
-Иле барның .... (теле бар)
Алып баручы: ә хәзер безгә Иванова Ксения шигырь сөйли.
4 нче ярыш. Бу өзекләр кайсы шигырьләрдән?
1 нче командага:
“Шунда аңгар бик матурлап елмаеп-көлде кояш,
Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде алмагач.”
(“Эш беткәч уйнарга ярый...”)
2 нче командага:
“Юк кирәкми,мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә,
Шул болыннарда ятасым,шунда ауныйсым килә.”
(“Кызыклы шәкерт”)
1 нче командага:
“Тик кенә торганда капланды томанга бар һава:
Кар оча, кар себерелә, кар котырына һәм кар ява.”
(“Буран”)
2 нче командага:
“Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,
Эндәшә батыр утынчы:”Сиңа миннән ни кирәк?”
(“Шүрәле”)
1 нче командага:
“Беркөн чәй эчкән вакыт, укый Сабит шартлатып;
Әти белән әнисе торышалар, шаккатып.”
(“Сабитның укырга өйрәнүе”)
2 нче командага:
Арба әйтә:”Җәй көне мин һич тә рәхәт күрмимен;
Көне-төне эштә йөрим,һичбер җигелми тормыйм.”
(“Арба, чана, ат.”)
5 нче ярышыбыз “Тапкырлар табарлар” дип атала.Тукайны дөресләп укырга кирәк.
1 нче командага:
Җәй көне. Эссе һавада мин комда койнам,йөзәм;
Чәчрәтәм,уйныйм,чумам,башымны суга бәрәм.
2 нче командага:
Шул рәвешчә кичкә кадәр рәхәтләнеп уйнагач,
Инде шаять бер сәгатьсез кибенмәм дип уйлагач,
Ә хәзер Шәмсуллина Динә бии.(“Бас, кызым,Әпипә”)
Ярышыбызны дәвам итәбез.
6 нчы ярыш “Тапкыр сораулар”.
Габдулла Тукай бик тапкыр да, шаян да булган.Исән булса,бәлки ул сезгә мондый шаян сораулар бирер иде. Игътибар белән тыңлагыз?
1 нче командага:
Кәҗәнең юлдашы?(сарык)
2 нче командага:
Урман сарыгы?(шүрәле)
1 нче командага:
Биш ботаклы каенның һәр ботагында бишәр алма бар, ди.Агачта барысы ничә алма бар?(каенда алма үсми)
2 нче командага:
Чыпчык үзен кош дип атый аламы?(юк, чөнки ул сөйләшә белми)
1 нче командага:
Ач карыннан ничә алма ашап була? (берне, аннан соң карын ач булмый инде)
2 нче командага:
Дүрт ел яшәгәннән соң кара карга нишли? (бишенче елын яши башлый)
(жюриларга сүз бирелә)
7 нче ярыш. “Табышмаклар”.
Игътибар белән тыңлагыз. Мин хәзер һәр командага табышмак әйтәм, җавапларны чиратлап әйтәсез. Җаваплар Г.Тукай әсәрләреннән.
1. Нәкъ кеше кебек үзе ,
Бар маңгаенда мөгезе.
“Былтыр кысты”,- дип акыра,
Туганнарын чакыра? (Шүрәле)
2.Туннарга киендерә,
Җылыта, сөендерә,
Тоягы була ярык,
Исеме аның... (Сарык.) (“Кәҗә белән Сарык”)
- Кешенең якын дусты,
Йортның тугры сакчысы.
Аннан гел игелек көт,
Ә исеме ничек? (Эт) (“Кызыклы шәкерт”.)
4. Кулы юк, балчык ташый;
Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач.) (“Карлыгач”)
5. Җәен соры , кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. (Куян) (“Бичара куян”)
6. Чуар, йомшак күлмәге,
Тотсаң уңа бизәге.
Тоттырмый, китә очып,
Я кала җирдә посып. (Күбәләк.) (“Бала белән Күбәләк”)
9 нчы ярыш ахыргысы.
Тукай әкияте белән Ләбиб Лерон әкиятенең аермасын табарга. “Әкиятче малай.”
1.Әкиятләр укый торгач,
Тәки шомардым, малай:
Ошбу әкиятне үзем
Уйлап чыгардым, малай.
2.Борын-борын заманнарда
Түгел, бүген заманда
Яшәгән, ди, Кәҗә, Сарык...
Яшиләр, ди, һаман да.
3.Сарык бик акыллы икән,
Кәҗә аңгыра икән.
Сарык ак сакаллы икән
Кәҗә саңгырау икән.
4.Берчак урманда йөргәндә
Аю башы тапканнар.
Аю башы:”Сәлам!” дигәч,
Болар куркып чапканнар....
5. Бераз чапкач, хәл-тын алгач,
Сарык:”Ми-ки-ки-ки!”-дигән.
Кәҗә мескен ишетмәгәч:
“Ул баш синеке!”-дигән...
6.Шуның белән шул Кырлайга
Болар кайтып киткәннәр.
Вилсәпидләре ватылып,
Көчкә кайтып җиткәннәр...
Нинди аерма күрәсез?
2 нче командага:
1.Тагын борын заманнарда,
Авыз-колак чакларда.
Яшәгән Былтыр, Шүрәле
Сезнең-безнең якларда.
2.Шүрәле урманчы икән,
Былтыр-чүкеч остасы.
Бер мәлне болар урманда
Очрашканнар, кыскасы.
3.Бер ботакның булган икән
Нечкә генә ярыгы...
-Кети-кети уйныйк!-дигән
Шулчак урман сарыгы.
4.Былтыр- оста шүрләп калган,
Дер-дер килгән,кыскасы.
-Гафу ит, Шүрәле абзый,-
Дигән чүкеч остасы.
5.Ярыкка үз бармакларын
Былтыр кыстырган шулчак.
“Шүрәле быел кысты!”-дип
Былтыр кычкырган шулчак.
6.Менә шул...әкиятемне
Тагын укып алыгыз
Тукай абый язган диеп
Исегезгә алыгыз.
Алып баручы: Сүзне жюрига бирәбез. (бүләкләр бирелә)
Алып баручы: Туган телне күңел гөле итеп,
Саф көенчә сакла гомергә.
Рухи кыйблаң булсын – Тукай моңы,
Илең йөрсен уйда гел бергә.
Алып баручы: Син күрмәгән яңа буын килде.
Котлап бүген туган көнеңне.
Киләчәккә барган балалардан
Ишетәсең “Туган тел”еңне.
Күргәнегезчә, Тукай турында байтак күп нәрсәләр беләсез икән.
27 ел гына яшәп калган Тукай инде 129 ел буе шагыйрьләребезгә үрнәк, өлге булып тора. Безгә дә әле аның әсәрләрен, иҗатын өйрәнәсе дә өйрәнәсе.
Даны барның җирдә җыры булыр
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без-бәхетле, без шагыйрьле халык,
Без Тукайлы халык мәңгегә.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
(соңыннан бөтен зал бергә, басып “Туган тел” не җырлыйлар)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Габдулла Тукайга багышланган КВН.
Внеклассное мероприятие....
ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ
Азнакай шәһәре 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенеңберенче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыТинбакова Римма Варис кызы тарафыннан мәктәптәге драма түгәрәкләре өчен әзерләнгән...
Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты
Максат: Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фик...
Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичә
Жизнь и творчество Габдуллы Тукая...
Габдулла Тукайга багышланган әдәби викторина ( Өлкән сыйныф укучылары өчен)
Габдулла Тукайга багышланган әдәби викторина (Өлкән сыйныф укучылары өчен)...
Г. Тукайга багышланган әдәби кичә
Г.Тукайга багышланган әдәби кичә...
“Тукай - халыкныкы, халык -Тукайныкы” (Г.Тукайга багышланган әдәби- музыкаль композиция)
ldquo;Тукай - халыкныкы, халык -Тукайныкы” (Г.Тукайга багышланган әдәби- музыкаль композиция) “Тәфтиләү” көе яңгырый. Алып баручы: Исәнмесе...