Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты
методическая разработка (5 класс) на тему

Миннибаева Дамира Летфулловна

 

Максат:  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес

              сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фикерләү сәләтен,

              сөйләм телен үстерү; Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, сәнгати

              зәвык, шәхестә милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисе, милли

              әдәбиятка, мәдәнияткә, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:  Г.Тукай портреты, шагыйрьнең төрле елларда чыккан

                    китапларыннан төзелгән күргәзмә, аудиокассета, аның тормышын

                   һәм иҗатын чагылдырган слайдлар, компьютер, магнитофон.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay_-_sunms_yoldyz.doc68 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

                                        Тукай – сүнмәс йолдыз ул

                                          әдәби –музыкаль кичә

Максат:  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес

              сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фикерләү сәләтен,

              сөйләм телен үстерү; Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, сәнгати

              зәвык, шәхестә милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисе, милли

              әдәбиятка, мәдәнияткә, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:  Г.Тукай портреты, шагыйрьнең төрле елларда чыккан

                    китапларыннан төзелгән күргәзмә, аудиокассета, аның тормышын

                   һәм иҗатын чагылдырган слайдлар, компьютер, магнитофон.

-   Сәлам, Алинә!

  1. Сәлам, Сабина!
  2. Алинә, болай матур киенеп, кая ашыгасың?
  3. Бәйрәмгә, Сабина, бәйрәмгә.
  4. Бүген нинди бәйрәм булсын инде я? Гөрләвекләр җырлый – җырлый агып киткән, басуларда карлар күптән эреп беткән. Бүген гап-гади көн бит. Мин бернинди дә бәйрәм күрмим. Өйдә күпме эш. Минем өйгә кайтып барышым әле.
  5. И Алинә, Алинә! Синең бар белгәнең эш инде. Бәйрәм итә белергә дә кирәк.
  6. Соң бүген нинди бәйрәм булсын? Календарьда кызыл белән билгеләнмәгән бит. Сез беренче майны алдан билгеләргә булдыгызмы әллә? Көне килеп җиткәч, җитешмәс идегез, бер атна алдан бәйрәм итә башламасагыз.
  7. Син , Алинә,  дөнья куа-куа,  бөтенләй онытылгансың икән инде. Соң аз гына хәтереңне эшкә җигеп, яхшылап уйлап кара әле, бүген нинди көн?

- Җомга көн.

  1. Юк, мондый хәл булырга тиеш түгел. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла  Тукайны  онытырга ярыймы соң? Бүген мәктәптә– сөекле шагыйребез Г.Тукайга багышланган “Тукай – сүнмәс йолдыз ул” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтәчәк.
  2. Әәә!  Әйе шул, Сабина, ничек истән чыккан соң әле ул минем? Тукаебызны онытырга һич ярамый! Тукаен оныткан кеше туган телен дә онытачак.
  3. Әйе. Бик дөрес, Алинә. Әйдә бәйрәмгә киттек. Миңа бу кичәне алып бару вазифасы йөкләтелде, син дә миңа ярдәм итәрсең, ярыймы? Бергә-бергә күңеллерәк булыр.

Балалар, “Туган тел” җырын җырлап, бәйрәмне башлыйлар.

1ук.  Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

         Бәйрәмнәр кирәк безгә,

         Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

         Кирәк һәммәбезгә дә.

2 ук. Исәнмесез, минем якын дуслар!

         Хуш килдегез, рәхим итегез.

         Кулга тотып телем ачкычларын,

         Я, әйдәгез, түрдән үтегез.

3 ук. Тукайлы  ил – Татарстан,

         Моң – җырлы ил – Татарстан.

         Бүген бездә Тукай көне,

         Бәйрәм итә Татарстан.

4ук.  Яз җитүгә Тукай кайтып төшә,

          Киткән җире ерак булса да.

          Аны тоеп моңнар уяналар,

          Аны күреп дөнья кул чаба.

А.Б.   Җаныбызда, каныбызда

          Тукай моңы, Тукай теле,

А.Б. - Мәгълүм булганча, табигать яшәргән чакта, халкыбыз сөекле шагыйребез Тукайның туган көнен шигырь бәйрәме белән билгеләп үтә.

5 ук. Тукайча булсын һәр китап,        

         Күпләп укысын халык,

         Сокланып, чиксез шатланып,

         Һәр сүзеннән тәм табып.

6 ук.– Асрамага бала бирәм,

          Йә, кайсыгыз ала? –

          Шомлы тавыш ишетелде

          Печән базарында.

7 ук.   Кайберәүләр читләп үтте,

           Кемдер кызганды.

           Арадан бер мәрхәмәтле

           Аны күтәреп алды.

8 ук.   – Бала чакта әле бик күп

           Кулдан-кулга йөрде.

           Җылы кочак, кадер-хөрмәт

           Апуш бик аз күрде.

9 ук.   Халкына да мәхәббәте

           Аның сүрелмәде.

           Хакыйкатькә туры юлны

           Ул күрсәтә белде.

10 ук.   – Үз улыбыз! – диде халык,

           Бөеклеген таныды.

           Исеме дә мәңгелеккә

           Җир йөзендә калды.

Регина .Булачак шагыйрь хәзерге Арча районының  Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне  Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Шунда аның газаплы, авыр тормышы башлана.

Бераз соңрак әнисе баланы үзе янына ала. Ләкин бәхетле чаклар озак булмый: әнисе дә вафат була. Үги атасы-мулла Габдулланы, озак та тормастан, әнисе ягыннан бабасына - Өчиле авылына кайтарып җибәрә. Ә инде бу гаиләдә балалар болай да күп була, шуңа Апуш күп кыенлыклар кичерә.

Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар.

Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Тукай өчен бу исә — бишенче оя. Бәләкәй Габдулла бу гаиләсендә ике ел буена ярыйсы гына яшәгәч, тагын артып кала; әти-әнисе авырып китә һәм: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк...» — дип, аны яңадан Өчилегә озаталар. «Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьяның мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин». Тырыша торгач, малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Шулай ул алтынчы гаиләгә күчә.

Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый.


Рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.

Шулай Тукайның авыр, хәсрәтле балачак чоры тәмамлана. Ул Җаекка юнәлә.

“Туган авыл”(Алмаз Монасыйпов көе) музыкасы астында

 11 ук.  Тау башына салынгандыр безнең авыл,

           Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул,

           Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

           Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.

Музыканы тыңлап бетерәбез.

12 ук. Каты эссе. Һава бөркү.

           Кыза дөнья, сабыр җитми,        

           Җил исми аз гына да,

           Бер генә яфракны селкетми.

 13 ук. Агачлар астына сыена

           Балалар барчасы бергә,

          Алай да булмаса, барысы...

          Төшәләр сикерешеп күлгә. (Җәй көнендә)

14 ук. Кырлар буш кала,

          Яңгырлар ява;        

          Җирләр дымлана,-

          Бу кайчак була? (Көз)

Балалар бергә: “Көз”.

15ук. Кырга ак кардан

          Юрган ябылган,

          Җир язга чаклы

          Уйкуга талган.

16 ук.Җир йоклый тыныч,

          Күреп тәмле төш,

          Уяныр әле,

          Тукта, үтсен кыш! (Җир йокысы)

17 ук. Боз һәм кар эреде,

           Сулар йөгерде,

           Еглап елгалар,

           Яшьләр түгелде,

           Көннәр озая, төннәр кыскара.

           Бу кайсы вакыт

           Я, әйтеп кара? (Яз)

Балалар бергә:”Яз”.

А.Б. - Әйе, язын табигать уяна, җанлана. Без дә күңелләрне җилкетеп алыйк әле.

Бию. Татар халык биюе.

     А.Б.  Театр яктылыкка, нурга илтә,

              Кире юлга җибәрми, уңга илтә...- дип әйткән бөек шагыйрь.

  1. Әйдәгез, үзебезне театрда дип хис итик.

                          “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәре сәхнәләштерелә.

 Автор.   Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер сабый

                 Ян тәрәзә каршысында иртәнге дәрсен карый.

                 Чын күңел белән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;

                 Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.

                 Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач

                 Чакыра тышка Сабыйны:

Алмагач. - Әйдә тышка, күңлең ач!

                Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,

                Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!

Автор.    Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала:

 Бала.      Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.

                Тукта, сабыр ит аз гына, и кадерле Алмагач,

                Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач.

 Автор.   Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсен,

                Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны – барсыны.

                Чыкты йөгереп бакчага:

 Бала.      - Я, кем чакырды мине?

               Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсемне!

                                   Слайд кабызам җыр белән

Автор.    Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Кояш,

                Шунда аңгар кып-кызыл зур алма бирде Алмагач;

                Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач,

                Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.

                                 Муслим бии

А.Б. - Табышмак әйтәм, җавабын табыгыз.

        Дус булса да -  сөйләшми,

        Күп ишетә, күп өрә.

        Үзенә бер йорт төзедек

        Хезмәт иткәнгә күрә.                                                (Балалар бергә: “Эт”.)

“Кызыклы шәкерт” әсәре сәхнәләштерелә.

Шәкерт. - Әйдәле, Акбай! Өйрән син,

               Арт аягың белән тор,

               Аума-аума! Туп-туры тор,

               Төз утыр, яхшы утыр.

Акбай.   - Ник газаплыйсың болай син,

               Мин әле бик кечкенә.

               Мин туганга тик

               Ике айлап булыр, йә өч кенә.

               Юк кирәкми, мин өйрәнмим

               Минем уйныйсым килә;

               Шул болыннарда ятасым,

               Шунда уйныйсым килә.

Шәкерт. - Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй,

               Зурайгач җайсыз ул.

               Картаеп каткач буыннар

               Эш белү уңайсыз ул!

А.Б. - Дөрес, алтыда белгән алтмышта да онытылмый дип юкка гына әйтмәгән халык.

Сәхнәгә Шүрәле килеп керә

  Шүрәле. - Менә музыка тавышы ишеттем дә, килим дидем.

                   - Мин үзем дә бик яратам

                    Бергәләп ял итәргә.

                    Минем исемем Шүрәле

                    Тукай әкиятеннән мин,

                   Сез белмисездер әле?

Укучылар. - Беләбез, беләбез.

А.Б. - Беләләр, менә нинди рәсемнәр ясаганнар.

Шүрәле.  - Бигрәк миңа охшаганнар.

                - Әйдәгез, уйнап алабыз.

А.Б. - Сул як тамашачылары -  беренче команда, уң як – икенче команда. Дәфтәр битенә 3 минут дәвамында сүзләр язасыз. Шуларны укырбыз. Кемдә уен туктала, шул команда җиңелә.

Музыка астында сүзләр язалар.

                                       Җиңүче команда билгеләнә.

Шүрәле .- Тагын ярышып алырбыз? Сорауларга җавап бирербез. Кайсы команда күбрәк балл җыяр.

                                 Слайдларда сораулар

                                                Дөрес, дөрес түгел

                                     Музейлары турында сөйләргә

А.Б. - Шүрәле, балалар җыр да, бию дә  әзерләде.

“Яз җитә” җыры яңгырый.

Бию башкарыла

А.Б. - Бүген җырладык, биедек, уйнадык, аралаштык. Барысы да бөек татар телендә эшләнде. Чыннан да, без телсез, Тукайсыз - канатсыз кош.

“Яратыгыз” җырын башкарып, бәйрәм тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайга багышланган КВН.

Внеклассное мероприятие....

Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак мәктәбе      Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә...

ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ

Азнакай шәһәре 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенеңберенче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыТинбакова Римма Варис  кызы тарафыннан мәктәптәге драма түгәрәкләре өчен әзерләнгән...

Г. Тукайга багышланган КВН

Г. Тукайга багышланган КВН...

Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичә

Жизнь и творчество Габдуллы Тукая...

Сүнмәс йолдыз (Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Киек казлар өйгә кайта иде –              Каңгылдашып күккә эленеп калды...       Офыкларга сары сагыш ку...

“Тукай - халыкныкы, халык -Тукайныкы” (Г.Тукайга багышланган әдәби- музыкаль композиция)

ldquo;Тукай -  халыкныкы, халык -Тукайныкы” (Г.Тукайга багышланган  әдәби- музыкаль композиция)      “Тәфтиләү” көе яңгырый. Алып баручы: Исәнмесе...