ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ
методическая разработка на тему
Азнакай шәһәре 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең
беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тинбакова Римма Варис кызы тарафыннан
мәктәптәге драма түгәрәкләре өчен әзерләнгән
кичә эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
mou_sosh_no3tinbakova_g.tukay-kich.doc | 56 КБ |
Предварительный просмотр:
Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты
мәгариф бүлеге
ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ
ТУУЫНА 125 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ
Азнакай шәһәре 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең
беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тинбакова Римма Варис кызы тарафыннан
мәктәптәге драма түгәрәкләре өчен әзерләнгән
кичә эшкәртмәсе
Тинбакова Римма Варис кызы,
Азнакай шәһәре 3 нче гомуми
урта белем бирү мәктәбенең
беренче категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тукай туган көн
Кичә
(драма түгәрәкләре өчен)
Әзерлек.
Кичә узасы залның түрендә - Габдулла Тукайның портреты, әсәрләренә карата укучыларның ясаган рәсемнәре, курчак театры өчен көйләнгән сәхнә. Бу кичә өчен алдан курчаклар әзерләнә.
Кичә барышы.
(Салмак кына көй яңгырый).
Алып баручы: И мөкатдәс моңлы сазым!
Уйнадың син ник бик аз?
Табигать яшәргән, яңарган вакытта без сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итәбез. Татар булган һәр җирдә Тукай рухы хөкем сөргән, халкыбыз шигъри хәтерен барлаган көннәр бу.
Син күрмәгән яңа буын килде,
Котлап синең туган көнеңне.
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең “Туган тел”еңне.
(Бергәләп “Туган тел” җырлана)
1 бала: Якташларың, Тукай, сине укый...
Бәләкәйдән, бала чагыннан.
Күңелләрдә - синең якты җырлар,
Синең моңнар күздә чагыла.
2 бала: Дөньяда бик аз булыр чын шагыйре Габдулладай!
Ул караңгы төндә яктыркан матур тулган ай.
3 бала: Әйләнәдә гөлләр,
Тормыш якты.
Бәйрәм хисе бүген күңелдә!
Туган көнең белән! - диләр,
Горурланып һәркем бу көндә.
4 бала: Бар күңеллелек бөтен дөньяда,
Бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу ? Мин беләм –
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
( Ишек шакыйлар).
Алып баручы: Я, кем бар анда? Керегез!
(Белмәмеш атлы малай керә).
Белмәмеш: Исәнмесез, керергә ярыймы?
Алып баручы: Исәнме, Белмәмеш, син каян килеп чыктың монда?
Белмәмеш: Бәйрәм бүген, дигән сүзләрне ишеткәч, кердем әле менә. Нинди бәйрәм икән монда – беләсем килде.
Алып баручы: Әйе, Белмәмеш, бездә зур бәйрәм: бүген бөек язучыбыз Габдулла Тукайның туган көне.
Белмәмеш: Бүген туган да бөек язучы да булганмы?
Алып баручы: Юк инде, Белмәмеш, Габдулла Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында дөньяга килгән. Шулай булгач, аның тууына быел нәкъ 125ел була.
Белмәмеш: Туган көнен бөтен халык бәйрәм итәрлек булгач, ул бик зур кеше булгандыр. Ниләр эшләгән соң ул? Тормышы нинди булган?
Алып баручы: Белмәмеш, син менә монда башка балалар белән бергә утырып тыңла. Ә без сиңа хәзер барысын да аңлатып бирербез.
(Салмак көй яңгырый)
Габдулла Тукай өчен язмыш бик авыр тормыш юлы әзерләп куя. Кечкенә чакта аңа ана назын бик аз татырга, кулдан – кулга күчеп йөрергә туры килә. Үскәч тә ятимлек, хәерчелек, кагылу-сугылулар аны дәвалап булмаслык авыруга дучар итәләр.
1 бала: Габдулла Тукай нибары 27 яшендәш дөнья куя. Гомере кыска булуга карамастан, ул никадәр иҗат әсәрләре язып калдырган!
2 бала: Исән чакта ул әнисен, бала чагын уйлап моңайгандыр. Шуңа күрә, балалар дөньясын нечкәлекләп белгән Тукай, аларны якын итеп, эшчән, белемле, тәрбияле булып үссеннәр дип, бик күп шигырьләрен кечкенәләргә багышлаган.
3 бала: “Безнең гаилә”.
Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи –
Безнең өйдә без җидәү, безнең песи – җиденчесе.
Бергә ашый, чәй эчә, безнең белән бергә йоклый ул.
Хезмәте дә бар - өйне тычкан явыздан саклый ул.
4 бала: “Гали белән кәҗә”.
Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән.
Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
5 бала: “Карлыгач”.
Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.
Ул көн буе авызы белән балчык ташый,
Балчык белән матур итеп оя ясый.
Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгырды ул матур-матур балалар да.
Ачыксалар карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.
Карлыгачым ямьсез озын кара төндә
Каты йоклый оясында, алмый тын да.
Бер канатының астына тыга башын,
Уянмый ул, - бөтен кеше тавышлансын.
6 бала: “Кошларга”.
Курыкмагыз, кошлар, күреп яныгызда мин барын;
Мин тимим сезгә, фәкать сайравыгызны тыңлармын.
Җырлагыз сез күңелегезгә тәңре нәрсә салганын;
Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.
Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим;
Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?!
Курыкмагыз – яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;
Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.
7 һәм 8 бала: “Бала белән Күбәләк”.
Бала: Әйт әле,Күбәләк, Ничек соң тормышыңң?
Сөйләшик бергәләп: Ничек көн күрмешең?
Бу кадәр күп очып Сөйләп бирче тезеп,
Армыйсың син ничек? Табаламсың ризык?
Күбәләк: Мин торам кырларда,
Болында, урманда,
Уйнармын, очармын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя Тик гомерем бик кыска:
Кояшның яктысы; Бары бер көн генә, -
Аш буладыр миңа Бул яхшы, рәнҗетмә
Чәчәкләр хуш исе. Һәм тимә син миңа!
9 һәм 10 бала: “Кызыклы шәкерт”.
- Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың белән тор;
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр.
- Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр, я өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
- Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар – эш белү уңайсыз ул!
Алып баручы: Балалар, без Тукайлы халык, без бәхетле, чөнки безнең башка халыкларда булмаган әкият геройларыбыз бар. Ягез әле, әйтегез, Тукай әкиятләрендәге геройларны беләсезме?
Балалар: Шүрәле. Былтыр. Су анасы. Йорт иясе.
Алып баручы: Әйе. (Стенага эленгән рәсемнәргә күрсәтеп) Укучылар аларның рәсемнәрен дә ясадылар.
Ә менә сез Тукай әсәрләренең эчтәлеген яхшы беләсезме икән? Ягез тикшереп карыйк. Безнең бүгенге бәйрәмгә биремнәр белән бер конверт килде. Анда сөекле язучыбызның әсәрләреннән өзекләр язылган. Мин аларны укыйм. Сез өзекнең кайсы әсәрдән булуын әйтерсез:
*Җәй көне эссе һавада мин суда коенам , йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм... (“Су анасы”)
*Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу? (“Шүрәле”)
*Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый
Ян тәрәзә каршысында иртәнге дәресен карый. (“Эш беткәч уйнарага ярый”)
*Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман,
“Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан”. (“Пар ат”)
Булдырдыгыз. Әфәрин! Ә хәзер игътибар итегез (кул чаба – сәхнә алдында курчак Кәҗә пәйда була). Бу нәрсә, балалар?
Балалар: Кәҗә.
Алып баручы: Әйе, (тагын кул чаба – сәхнәгә курчак Сарык килеп чыга) бусы нәрсә?
Балалар: Сарык.
Алып баручы: Алар Тукайның кайсы әкиятеннән килгәннәр?
Балалар: “Кәҗә белән Сарык”.
Алып баручы: Я, Кәҗә белән Сарык, балалар дөрес әйттеләрме?
Сарык: Маладислар, Без тамашага “Кәҗә белән Сарык” әкиятен алып килдек. Тукай яшәгән заманалар авыр иде, Рәсәйдә патша золымы хөкем иткән чаклар иде.
Кәҗә: Әйе, Тукай яшәгән чор авыр иде. Ул чакта...
Алып баручы: Тукта, ашыкма, Кәҗәкәй, күрәм: син тамашаның эчтәлеген сөйләргә җыенасың бугай. Сез бит аны бүген уйнап күрсәтергә тиешсез. Әйдәгез, башлыйк тамашаны.
Язучы Гәрәй Рәхимнең Г. Тукай буенча язган “Кәҗә белән Сарык” әкияте сәхнәләштерелә
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Габдулла Тукайга багышланган КВН.
Внеклассное мероприятие....
Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты
Максат: Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фик...
Г. Тукайга багышланган КВН
Г. Тукайга багышланган КВН...
Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичә
Жизнь и творчество Габдуллы Тукая...
Габдулла Тукайга багышланган әдәби викторина ( Өлкән сыйныф укучылары өчен)
Габдулла Тукайга багышланган әдәби викторина (Өлкән сыйныф укучылары өчен)...
Г. Тукайга багышланган әдәби кичә
Г.Тукайга багышланган әдәби кичә...
Габдулла Тукайга багышланган КВН кичәсе.
Зал бәйрәмчә бизәлгән.Уртада Габдулла Тукай портреты.Аның янында кичәнең эпиграфы итеп шигъри юллар эленгән :”Халык зур ул,көчле ул,дәртле ул,моңлы ул,әдип ул,шагыйрь ул !”&ldq...