Эссе "Тиңләп булмый Сезнең эшне башка белән"
статья на тему

Тиңләп булмый Сезнең эшне башка белән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tinlp_bulmyy_seznen_eshne_bashka_hezmt_beln.docx26.66 КБ

Предварительный просмотр:

Тиңләп булмый Сезнең эшне башка хезмәт белән:

Үлчәнми ди минут белән, сәгать белән.

Сезнең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтнең нәтиҗәсен күрер өчен,

Дистә еллар түгәсез Сез акыл көчен...

        Иртә. Көн салкын. Мин әкрен генә мәктәбемә атлыйм. Сукмак мәктәп бакчасына алып керә. Як-ягымда алмагачлар тезелеп киткән. Ә аларны ак бәс сырган һәм кояш нурларында елык-елык килеп торалар. Әле кайчан гына ап-ак шау чәчкәдә утыралар иде. Вакыт уза. Без аны сизми дә калабыз.

Беренчедә чагында

Утырттым алмагачлар

Бар да үсеп җитеште,

Быел менә җимешле...

     Укытучы хезмәтенең нәтиҗәсе матур булып, тәмле булып пешкән алма. Ләкин алмагачтагы алмалар да бертөрле өлгерми: кайсы кып-кызыл, өзелеп төшәм дип тора, ә кайсы әле өлгермәгән, ә өченчесен корт кимергән, ул шиңгән. Һәрберсенә вакыт кирәк. Кортлысын дәвалап, пешмәгәнен өлгертеп була.

     Укучылар белән дә шулай түгелме?! Һәркайсының үз мөмкинлеге, үз дөньясы. Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Минемчә, иң беренче, укытучы укучысының якын дусты булырга тиеш, аның  белән бергә шатлансын, бергә кайгырсын,  аны аңлый белсен.

      Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә, хезмәттән башка кеше үзенең кешелек дәрәҗәсен саклый алмый” дигән  Л.Н.Толстой

Хезмәтем – җан  рәхәтем...

Мин – укытучы...

      Мин – остаз... Элек-электән халкыбыз Укытучыны Остаз дип бөекләгән. Һәркемнең Остазы булган. Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Туган телебездә белем бирү  миңа зур бурычлар йөкли. Бөек шәхесебез Риза Фәхреддин әйткәнчә, “һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш”. Ә халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге дә өметле.  Әгәр бала үз халкына ихтирамлы булса, эш-гамәле белән милләт үсешенә үз өлешен кертә алса, гомумән, балалар күңелендә милләт өчен янып-көеп яшәү теләге, ихтыяҗы туса, димәк, минем бурычым үтәлгән була.

       Мин – укытучы... Балачак хыялымны тормышка ашыруда беренче адымнарымны ясыйм… Үз гомеремдә күпме эчкерсез җаннарга белем дигән гаҗәеп сихри дөнья ишекләрен  ачарга, алар күңелен җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатлар белән генә бизәргә тиешлегемне әле Уфа дәүләт педагогия институтын тәмамлап, 135 нче урта мәктәбендә  эшли башлаганда  аңлап та бетермәгәнмендер, мөгаен... Аннары хезмәтемне  Яр Чаллы шәһәренең  49 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәвам иттем. Бүген менә уйланам да хәйран калам. Хезмәтем искиткеч җаваплы  бит.

     Минем алда – күзләр, күзләр... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга,  аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым һәм педагогик фәлсәфәм – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү,  көченә ышандыру, үзен шәхес итеп тойдыру.

       Минем фикеремчә,  татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мөхиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алырга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң?      Мин   бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында – укучыларның күзләрендә...

     Тормыш агышының һәр көнендә кеше нәрсә дә булса үзләштерә, укый, белемен күтәрә. Белем алудан да гади һәм шул ук вакытта катлаулы процесс бар микән бу дөньяда? Без – мөгаллимнәр,  күбәләктәй беркатлы балаларыбызга ярдәм кулы суза беләбезме? Мин ничек эшлим? Минем балалар ничек укый? Бүгенге буынга тапшыра аламмы мин халкымның мәңгелек мирасын?

      Яткан таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Минуты саен үзгәреп торган бу фани дөньяда гаиләңне, балаларыңны бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың. Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, эшкәртмәләргә генә ябышып яту дөрес булмас иде. Хәзер замана таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә ала.

      Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артта калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да иярләргә туры килде. Укучыларны кызыксындырыр өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Презентация ясый белә торган укучыларым да артканнан-арта бара, бергә-бергә эшләгәндә, компьютер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә алышабыз. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән заманча балаларда матур әдәбият белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм.

     5 а, 6а, 9а,б сыйныфларын да  коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелгән  Р.З.Хәйдәрова дәреслеге  белән укытам.  Шуны әйтәсем килә, башка сыйныфлар белән чагыштырганда укучылар иҗади, мөстәкыйль фикер йөртә, үз фикерләрен курыкмыйча әйтә беләләр.  сыйныфыннан Камила  бик матур шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр яза. Язучы иҗатына дөрес итеп анализ ясый, тәнкыйтьли белә.

   Дәрестә  һәр бала актив катнаша, үзен шәхес итеп тоя, аңарда үз көченә ышаныч арта, лидерлык сыйфатлары күренә. Адәм  баласы аралашмыйча яши алмый.  Алар актив, аралашучан, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр.

Укучы укытучы белгәнне генә түгел, ә үзенең белгәннәре аша яңаны үзләштерергә өйрәнергә тиеш. Укытучысын, ягъни үзен уздырган укучылары белән горурланырга тиеш педагог. Шул вакытта гына үсеш булачак.

         Һәр баланың  үз дөньясы... Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Тышкы сыйфат белән эчке ихтыяр көче туры килмәсә, зур һәлакәт килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан укучының эчке  халәтен яхшы чамаларга кирәк. Дәрес уңышлы узсын өчен, мин сыйныфта психологик уңай халәт тудыруны беренче максат итеп куям.Чөнки белем алу өчен иң кирәкле шарт – укучы-укучы, укучы һәм укытучы арасында ышанычлы атмосфера, үзара ихтирам дип уйлыйм.

       Һәр баланың үз мөмкинлеге… Укучыларны бер-берсе белән чагыштырмыйча, һәрберсенең үсешен аерым күзәтәм, алга таба эш алымнарын билгелим. Фәнне авыр үзләштерүче бала да дәрескә куркып керергә, киеренке халәттә утырырга тиеш түгел. Дәресләрне һәр укучыга кечкенә генә булса да уңышка, үсешкә ирешерлек мөмкинлек бирү зарурлыгын истә тотып планлаштырам. Укучыга индивидуаль якын килү, укыту процессын аның сәләтен истә тотып оештыру, дифферециальләштерү баланың үз-үзенә ышанычын арттыра, фән белән кызыксынуын, белемгә омтылышын көчәйтә.

         Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мохиттә: телевидение, Интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту-тәрбия эшен компьютер технологияләреннән  башка оештырып булмый. Бүгенге көндә  беренче юлдашым – ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. Дәресләрне, тәрбия чараларын  әлеге технологиягә нигезләнеп үткәрү уңай, әлбәттә. Укытучы  бу очракта вазифасы консультацияләр бирүгә, координацияләүгә кайтып кала. Бу – заманча электрон дәреслекләрдән, виртуаль лабораторияләр, Интернеттан файдалану нәтиҗәсе. Укытучының бурычы – уку материалының эчтәлегенә, балаларның яшь һәм психологик үзенчәлекләренә туры китереп, шулай ук укучыларның компьютер белән ни дәрәҗәдә эш итә белүләренә карап, әлеге чараларны сайлап ала белү. Хәзерге заман мәктәбендә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану белән бара торган дәресләрдә эш оештыру уку мотивациясенә, бердәм дәүләт имтиханы рәвешендә йомгаклау аттестациясен тапшыруга, олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерләнүгә бәйле проблемаларны чишәргә булыша, укучыларга проектлар төзү һәм иҗади эшләр башкару, төрле  бәйгеләрдә катнашу юнәлешләрендә ярдәм итә. Укучыларым белән бергә-бергә эшләгәндә, компьютер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә алышабыз. Фәнни-гамәли конференциягә презентацияләрне укучылар үз көчләре белән әзерлиләр.  Үз тырышлыгым белән татар теле һәм әдәбияты, тәрбия өлкәсенә кагылышлы  презентацион  материаллар эшләдем. Укучыларымның PoverPoint, Publisher программалары белән эшләнгән презентацияләре-минем зур ярдәмчеләрем икәнен раслый.   Үзем дә төрле дәрәҗәдәге педагогик тәҗрибәмне гомумиләштеререп, шулай ук укучыларның иҗади эшләрен мәгариф хезмәткәрләре социаль челтәрендәге  сайтларга   куеп барам. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән  балаларда матур әдәбият, фән белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Әмма техниканың  бала сәламәтлегенә зыянын киметү юллары турында да уйлану кирәк...

    Укучыларның, фән белән кызыксынуларын арттыру өчен уен-дәрес, төркемнәрдә эшләү, берләштерелгән дәрес, дәрес-экскурсия, дәрес-КВН, дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, өлкән сыйныфлар белән дәрес-дискуссия,  дәрес-диспут, семинарлар, проект яклау дәресләре һ.б.үткәрәм.

    Балалар тормышында уенның әһәмияте искиткеч зур.Уенны бигрәк тә 5 – 6 сыйныф укучылары ярата.Уен бала шәхесенә уңай йогынты ясый, аның акыл үсешен активлаштыра, балада хисләр эшчәнлеген көчәйтә, ихтыяр көче тәрбияли. Уен – иҗат эшенең беренче адымы. Шуны истә тотып, мин дәресләрдә уеннар кулланам һәм яхшы гына нәтиҗәләргә ирешәм.

        Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә  кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү укучыларның яраткан эше. Аларны үзем дә тәкъдим итәм, үзләре дә өйдә төзеп алып киләләр. Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Тестлар аз вакыт эчендә укучыларның белеменә дөрес бәя бирергә мөмкинлек ача. Замана кыенлыкларына да карамастан, киләчәккә өмет белән яшим  һәм эшлим, укыту-тәрбиянең югары нәтиҗәлелегенә ирешү, зыялы, кешелекле балалар тәрбияләү өчен эзләнәм. Мин 26 ел хезмәт дәверендә шушы максатка ярашлы эш алып барырга тырышам. Билгеле булганча, һәр эштә гади дә, гадел дә булу укучы белән укытучы арасын якынайта. Үз эшемне генә түгел, балаларны ихлас күңелдән яратам. Аларны тәрбияле, югары культурага ия, зәвыклы, белемле, туган илебезгә лаек кешеләр итеп күрәсем килә. Югары һөнәри осталыкка омтылу, балаларның үзенчәлекләрен яхшылап өйрәнү һәм аларны ихтирам итү – педагогик максатымның нигезе. Бу исә тәрбия һәм белем бирүнең яңадан-яңа алымнарын, методларын эзләү һәм өйрәнүгә этәрә. Һәр дәресне иҗади уйлап, методик таләпләргә туры китереп оештыруны сорый.

 “                           ” дигән түгәрәк өчен программа төзеп, өстәмә материаллар туплау һәм  укучыларда туган ягыбыз тарихы белән кызыксыну уяту, аны тирәнтен белү, нәселебез тамырларына хөрмәт белән карау кебек сыйфатлар тәрбияләүдә зур роль уйный.

   Иҗат лабораториясе булган кабинетны да тиешенчә җиһазлау, анда материаллар туплау белем һәм тәрбия бирүдә әһәмиятле. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты кабинеты” конкурсының “Заманча җиһазландырылган кабинет” номинациясендә җиңүче булдым.

    Укучыларның туган телләрен яратуларын, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүләрен белү-күрү – үзе бер шатлык. Ә бу эштә үзеңнең керткән өлешеңне күрү – икеләтә сөенеч. Укысыннар, күбрәк белсеннәр иде безнең укучыларыбыз. Ә моның өчен армый-талмый эшләргә кирәк.

    Педагогик киңәшмәләрдә утырганда үзеңне, укучыңны мактап телгә алалар икән, читенсенеп кенә булса да кош тоткандай сөенәсең. Әле ярый иренмичә эшләгәнмен, дип уйлыйсың. Мәктәп эшчәнлегендә тәкъдим ителә торган бөтен эш төрләре дә балада фикер үсешен, мөстәкыйльлек тәрбияли. Димәк, минем хезмәтем юкка чыкмады, ә уңышларым укучыларымда чагылыш тапты. Ә бу - минем табышларым.

Укытучы – Китап һәрчак бергә,

Пар канаты кебек бер кошның.

Белем, акыл баш булганда гына

Нигезе нык була тормышның.

                                Ф.Яруллин.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык"

Укучыларда китап укуга кызыксыну уятырга мөмкинлек бирәчәк тәрбия сәгате....

"Яздан аерып булмый Тукайны!"

125-летие Г.Тукая посвящается."Яздан аерып булмый Тукайны!"...

Эшнең тәмамлануын белдерүче аналитик фигыльләр

Ф.С.Сафиуллина дәреслеге буенча 7-сыйныфта  рус төркемендә дәрес үткәргәндә  күрсәтмә һәм интерактив тактада эшләү өчен  күнегүләр....

Әмир Әминевтың “Ҡытайгород” повесенең проблематикаһы буйынса традицион булмаған дәрес (дәрес - репортаж)

Дәрес Әмир Әминевтың "Ҡытайгород" әҫәрен өйрәнеү менән бергә, "репортаж" термины өҫтөндә эшләү, ижади эшкә ылыҡтырыу менән отошло. Дәрестең маҡсаттары: Әмир Әминевтың “Ҡытайгород” әҫәренең проблематик...

Әмир Әминевтың “Ҡытайгород” повесенең проблематикаһы буйынса традицион булмаған дәрес (дәрес -суд)

·         Әмир Әминевтың тормош юлы һәм ижады тураһында уҡыусыларҙың белемдәрен киңәйтеү;·         “Ҡытайгород” повесене...

Бәхетле булмый кара... Хикәя. Шәхси язмаларым.

Август аеның икенче яртысы булса да, көннәр эссе торды быел. Бакчаларда  беренче уңышлар да җыела башлады. Бигрәк тә, дәлия чәчәкләре  шаулап чәчәккә төренде. Берсе-берсе кушуч зурлыгында, ә...

"Интернет ҡоло булмаһындар"

Ата-әсәләргә кәңәштәр...