Белешмә
материал по теме

Исмагилова Гульнара Тагировна

Укытучы эшчәнлегенә белешмә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл beleshme_ismagilova.docx22.14 КБ

Предварительный просмотр:

Югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызының

 педагогик эшчәнлегенә бәяләмә.

    Мәктәптә эшләү дәверендә Гөлнара Таһир кызы бай педагогик тәҗрибә туплады. Үзенең коллегалары арасында фәнен тирән белүче, укучыларны шәхес итеп күрүче, культуралы һәм зыялы шәхес булып танылды. Ул - укучыларга татар телен, әдәбиятны тирәнтен өйрәтү, халкыбызның бай рухи мирасын пропагандалау, балаларда милли үзаң, горурлык хисләре тәрбияләү, татар дөньясының иҗтимагый, сәяси, мәдәни тормышы белән якыннан һәм даими таныштырып бару буенча югары квалификация категорияле укытучы.

    Аның дәресләре укучыларда зур кызыксыну уята. Укытучы үз-үзен тотышы, эмоциональ матур сөйләме белән балаларда туган җиргә, татар теленә мәхәббәт, ата-анага, өлкәннәргә карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияли. Ул укучыларның мөстәкыйль рәвештә фикерләү сәләтен үстерүгә, грамоталы язуларына һәм сәнгатьле укуларына нык игътибар итә. Рус балаларын татар телендә бәйләнешле итеп сөйләргә, үз фикерләрен эзлекле итеп әйтеп бирергә өйрәтә, һәрбер балага индивидуаль якын килеп сүз байлыгын үстерергә ярдәм итә. Компьютер    технологиясен    кулланып,    интерактив чаралардан файдаланып  дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыра. Төрле мультимедиа ресурсларда бирелгән  мәгълүматларны  файдалана. Интерактив китаплар, дискларны еш куллана.

    Гөлнара Таһир кызы район татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен  ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар  күрсәтә, семинарларда чыгышлар ясый. Укучылары, төрле сочинение, шигырь сөйләүчеләр конкурсларында, фәнни-тикшеренү конференцияләрендә  актив катнашып, югары уңышка ирешәләр.

   Укытучы инновацион технологияләр, яңа алымнар ярдәмендә укучыларны мөстәкыйль эшчәнлеккә җәлеп итә, аларда фәнгә кызыксыну тәрбияли. Тырыш, эзләнүчән мөгаллимә укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү максатыннан, компьютерда тестлар, дәрес зачетлар үткәрә, һәр укучыга ижади якын килә, аларны шәхес итеп карый. Укучыларның алларына максат куярга өйрәтә. Сәләтләрен, фантазияләрен, талантларын үстерергә ярдәм итә.

   Укытучы дәресләрендә укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен, фикерләү сәләтләрен үстерүгә игътибар бирә. Гадәти дәресләр белән бер рәттән укытуны оештыруның яңа формаларын кулланып, дәрес-семинар, дәрес-зачет, дәрес-лекцияләр, дәрес-презентация, дәрес-бәхәсләр үткәрә, төрле дидактик уеннарны уңышлы файдалана. Коммуникатив үстерешле укыту, проблемалы укыту технологияләрен куллана. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларда тормышка карата кызыксыну, белем алуга карата аңлы караш, гүзәллекне тоя белү хисләрен тәрбияли.

   Дәресләрдә милли-төбәк компонентын куллануны да Гөлнара Таһир кызының эш тәҗрибәсендә күрергә мөмкин. Бу исә укучыларның кызыксынучанлыгын арттыра,  телне тирәнтен өйрәнергә этәргеч бирә.

   Мәктәпләрдә сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларның талантын тагын да үстерү юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Бу өлкәдә Гөлнара Таһир кызының да үз эш алымы бар.  “Сәләтле балалар белән эшләү программасы”  нигезендә мәктәпнең иң сәләтле укучылары белән индивидуаль эшли, аларның белемен күтәрү өчен зур тырышлык куя.

   Сәләтле балалар белән юнәлешле эшләгәнлектән укучылары район  конкурсларында уңышлы гына чыгыш ясыйлар. Төбәкара бәйгеләрдә дә көчләрен даими сынап торалар. Каюм Насыйри исемендәге төбәкара укуларда 2-3  нче урыннарны алдылар. “Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт – без”  конференциясендә, “Каюм Насыйри укулыры”нда, Салих Сәйдәшев исемендәге конференциядә Газизов Эмиль 3 нче урынны алды. “Биккол укулары” нда Авдонина Иринага тиңнәр булмады, “Авылдашым – Советлар Союзы Герое Петр Григорий улы Шафранов” темасына язылган эзләнү эше белән  беренчелекне алды. ”Мин авылны сайлыйм” конференциясендә грамотага ия булды.  “Нобель өметләре” ндә дә 2 нче урынны алды. Быел “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” дип исемләнгән россиякүләм конференциядә 3 укучысы җиңде. Уртак җимешләре җыентыкларда басыла. Саный китсәң, алар да шактый: “Хаков укулары – 2011, 2013”, “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар”, “Мин авылны сайлыйм”,

“Каюм Насыйри исемендәге укулар” һ.б.

  “Зирәк тиен” Бөтенроссия уен-бәйгесендә ел саен теләп катнашалар. Җиңүчеләр дә ел саен булып тора. 2012 нче елда рус төркемендә белем алучы укучысы Кудряшова Алина 1 нче урынны алса, 2013 нче елда 8 укучысы җиңүче исеменә лаек булды. Былтыр да 3 укучысы җиңүгә иреште.

       Олимпиадаларда да җиңүгә ирешәләр. Быелгы уку елында 9 нчы сыйныф укучысы Назарова Юлия районда 2 нче урын, 7 нче сыйныф укучысы Самсонова Мария 3 нче урын алды. Башлангыч сыйныфлар арасында үткәрелүче “Татар теле-Инфо”  Халыкара дистанцион олимпиадада 7 укучысы җинеп чыкты, шулай ук “Татар теле. Инфо” олимпиадасында 30 укучысы җиңүгә иреште. Казан федераль университеты үткәргән дистанцион олимпиадаларда да даими уңышка ирешәләр.

         Рәсәйкүләм укучылар һәм студентлар өчен «Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциясенә, “Мин туган телдә сөйләшәм” иҗат бәйгесенә укучылар әзерләгән өчен Филология һәм сәнгать институтыннан рәхмәт хатлары алды. Республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесенә даими җиңүчеләр әзерләгәне өчен дә,  “Идел” яшьләр үзәгенең җылы эчтәлекле хатлары шактый. “Шигъри Сабантуй-2013” бәйгесен оештыручылар тарафыннан да җылы эчтәлекле рәхмәт хаты тапшырылды. Яшьләргә патриотик тәрбия һәм Россия халыкларының традицияләрен өйрәнүдә зур өлешен керткәне өчен Төмән өлкәсенең Ветераннар Советы дипломы белән бүләкләнде. Тыгыз элемтәдә эшләү нәтиҗәсендә Ульян белемне күтәрү институты ректорының рәхмәт хатына ия булды. Казан дәүләт университетының атказанган профессоры Вахит Хөҗҗәт улы Хаков истәлегенә багышланган фәнни-гамәли конференциядә диплом белән бүләкләнде. “Милләтебезнең мәшһүр кызы: Мөхлисә Буби” дигән иншалар бәйгесендә катнашып, “Мәгърифәт” газетасының рәхмәт хатына ия булды.  Фәнни эшләре җыентыкларда, газета-журналларда басыла.  Интернет-сайтларда тәҗрибәсе белән даими уртаклаша.  Шәхси сайтында да укучылар һәм татар теле укытучылары өчен материал күп.  Укучылары газета-журналлар үткәргән бәйгеләрдә катнашып, Рәхмәт хатларына ия булалар. Гайнетдинов Рәис, “Илем тарихында гаиләм тарихы” дип исемләнгән фәнни-тикшеренү эшләре бәйгесендә “Минем гаиләм” номинациясендә 1 нче урынны алды.  

    Укытучы үзе дә төрле һөнәри бәйгеләрдә көч сынаша. Галим-мәгърифәтче Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган республика фәнни-тикшеренү конференциясе кысаларында узган Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар конкурсында 3 нче урын алды. Мөхлисә Буби исемендәге III республикакүләм педагогик укуларда III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.“Безнең  яхшы укытучыбыз” республика  грантына 3 ел рәттән ия булды. “Иң яхшы татар теле дәрес эшкәртмәсе” район  бәйгесендә катнашып, 3 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. “Хәзерге укытучы – 2014» Бөтенроссия профессиональ остаханәләр конкурсында 1 нче урын алды. «Гаилә һәм мәктәп» журналы дөнья гизә» бәйгесендә җиңү яулады. 2013 нче елны районда үткәрелгән «Туган тел» мастер-класс бәйгесендә «Иң гыйлемле әдәбият укытучысы» номинациясендә җиңеп чыкты. Узган ел  «Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә җиңде. Татарстан–Яңа гасыр телевидениесенең «Манзара» тапшыруында ике тапкыр тәҗрибәләре белән уртаклашты.

      Бүгенге көндә Гөлнара Таһир  кызы Мәгариф өлкәсендә булган яңалыклар белән танышып, үз хезмәтендә кулланырга, белем һәм тәрбия бирү процессында файдаланырга тырыша.

   Мөгаллимә туктаусыз эзләнә, педагогик осталыгын  камилләштерә.

 Буа муниципаль районы

 мәгариф идарәсе башлыгы:                                    И.Ф.Ханбиков

                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ш.Рәкыйпов. Язучы турында белешмә.

8нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Белешмә язу үрнәге (Эш программалары буенча)

Һәр сыйныфка эш программалары мәктәпнең укыту планына, нигезмәсенә таянып төзелгән. Программалар аңлатма язуы, тематик план, календарь - тематик планнан тора.  Аңлатма язуында төп бурычлар һәм ма...

Үзем турында белешмә

Үзем турында кыскача белешмә (укыту технологияләре, укучыларның  белем сыйфаты, муниципаль һәм дистанцион олимпиада нәтиҗәләре , укучыларның конкурс, фәнни- практик конференцияләрдә  ка...

Педагогик эшчәнлек турында белешмә

Справка о педагогической деятельности учителя. Абдуллина Ф. М. работает в данной школе с начала открытия школы - с августа 1992 года....

Татарстан Республикасы Тукай районы Новотроицк авылы турында тарихи белешмә

Татарстан Республикасы Тукай районы Новотроицк авылы турында тарихи белешмә...

Үзем турында белешмә

Үзем турында кыскача белешмә (укыту технологияләре, укучыларның белем сыйфаты, муниципаль һәм дистанцион олимпиада нәтиҗәләре , укучыларның конкурс, фәнни- практик конференцияләрдә катнашуы, тәҗрибә...

Һади Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.“Алсу” поэмасы. Әдәбият теориясе. Поэма жанры. Лирик һәм эпик поэма.

Мин "Һади Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.“Алсу” поэмасы.  Әдәбият теориясе. Поэма жанры. Лирик һәм эпик поэма" темасына әдәби уку дәресенә технологик карта төз...