Профессиональ осталыкта татар теленең роле
статья (11 класс) по теме

Әюпова Алсу Фаит кызы

Нинди генә һөнәр иясе булып эшләсәң дә, үз туган телеңдә матур итеп, дөрес итеп аралашырга, сөйләшергә кирәк! 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon professional_ostalykta_tatar_telenen_role.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әюпова Алсу Фаит кызы.

ТР Зәй муниципаль районы “Кадер урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Профессиональ осталыкта татар теленең роле

                                                   Туендыручылар,

Киендерүчеләр дигәндә

Минем телем искә төшсен!

Равил Фәйзуллин

Тел – безнең гомерлек юлдашыбыз. Нәрсә генә эшләсәк тә, кайларга гына барсак та, ул һәркайда да безне озатып бара. Алты меңгә якын тел арасында татар теле, тагын унөч тел белән беррәттән, ЮНЕСКО га кертелгән. Әлеге телләрдә дөнья халкының җитмеш проценты сөйләшә. Тарих битләренә күз салсак, шундый кызыклы фактка тап булабыз: уналтынчы-унҗиденче гасырларда татар теле Россиядә рус теле белән беррәттән халыкара әһәмияткә ия булган. Туган телебез үзенең гомерендә төрле киртәләр аша үткән. Халкыбыз, нинди генә авырлыклар күрсә дә, барыбер телебезне саклаган, яклаган. Шуның белән бергә милләтебез дә яши, сакланып килә. «Туган телен сансызлаган үзе дә сансыз. Иң яманы – ана сөте белән кергән изге, иң күркәм гореф-гадәтләребезне әкренләп югалта баруыбызда. Кеше өчен иң каһәрле, каргышлы язмыш – милли горурлык хисенең үтерелүе», - дип әйтсә дә язучыбыз М.Хәсәнов, республикадан читтә яшәүче кардәшләребезнең активлашуы, хәтта чит илләрдә гомер итүче милләттәшләребезнең туган телдә аралашуы, татар халкының гореф-гадәтен, сәнгатен, җырларын күңелгә сеңдерергә ашкынып, сагынып күрешергә килүләре – безгә үрнәк алырдай мисал. Соңгы елларда безнең илебездә чит тел йогынтысы нык сизелә башлады. Без дөньяви мәдәният һәм дөньяви хуҗалыкка йөз тоткан ачык җәмгыять шартларында яши башладык. Ә мондый җәмгыятьтә яшәр өчен, белемле, грамоталы, инициативалы, егерме беренче гасырда ныклы ышанычлы адымнар белән атлаучы шәхесләр кирәк. Ләкин, үз туган телебезне өйрәнеп бетмичә, без чит телләрне өйрәнә алмыйбыз. Татар телен фәнни яктан йөрәнүдә Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих Казан институтының әһәмияте һичшиксез зур. Шулай ук 1944 елда Казан дәүләт университетында татар филологиясенең ачылуы татар теле үсешенә уңай тәэсир итә. Мәктәптә татар телен укытуга килгәндә дә яңа, заманча технологияләргә мөрәҗәгать итү сорала, чөнки, тәҗрибәдән күренгәнчә, аларны куллану укыту сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләү сәләтен үстерә, үз-үзенә ышанычын арттыра, аларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну уята һәм укучыларны туган илен яратучы, аның киләчәген кайгыртучы шәхес буларак тәрбияли. Ә болар барысы да профессия сайлаганда кирәк булачак сыйфатларның әһәмиятлесе. Мәсәлән, компетентлык – ул кешенең, белем, күнекмә һәм шәхси сыйфатларына нигезләнеп, ниндидер эшне башкара алу сәләте. Ә төп компетенцияләр дип коммуникатив, тел (лингвистик), лингво-культурологик компетенцияләрне күрсәтергә мөмкин. Коммуникатив компетенция кешеләрнең аралаша белү осталыгы, билгеле күләмдә тел байлыгына ия булуын, эзлекле фикерләү сәләтен, сөйләм күнекмәләренә ия булуын күзаллый. Бүгенге көндә кешенең белем сыйфаты илнең икътисадый үсешенә йогынты ясый. Егерме беренче гасырда яшәгән теләсә нинди профессия кешесен алсак та, ул җәмгыятебезгә яраклашкан булырга тиеш. Кеше нинди булса, җәмгыятебез дә шундый булачак. Зиһенле, әхлакый яктан тәрбияле, цивилизацияле, үз туган телен кадерләүче, яклаучы кеше генә илендә тәртип, билгеле бер кагыйдәләр урнаштыра ала.

Шуңа күрә фәнни-техник казанышларга ирешер өчен, хәзерге шартларда эшли алырлык югары квалификацияле эшче куллар кирәк. Россия Федерациясенең фән министрлыгы күрсәткечләре буенча, киләчәктә теләсә нинди идарә итү эшчәнлеге өлкәсенә бары тик укымышлы, тәрбияле кешеләр генә алыначак дигән фикер әйтелә. Ә без дөньяда барган үзгәрешләргә ияреп бара алабызмы соң? Хәзерге заман яшьләренә төрле телләрдә бирелә торган информацияне ничек тиешлесен генә алырга? Буталчык мохитта адашмыйча гына яшәргә ничек ярдәм итәргә?

Экономиканың һәм конкурентлыкның кырыс шартларында нинди сыйфатларга ия һөнәр кешесе кирәгрәк соң? Хәзерге вакытта реаль билгене бары тик әлеге шәхес эшләгән оешма һәм предприятие генә бирә ала. Уку, профессиональ эшчәнлек кебек, аралашу аркылы тормышка ашырыла. Шул сәбәпле, хәзерге вакытта оста һәм югары профессиональ компетентлы кешеләр кирәк. Петербургта туган, дөньякүләм танылган татар җанлы шәхес Даут Әхәт улы Әминов үзенең бер чыгышында болай дип яза:”Татарлар эшче сыйфатында үзләренең намуслы, чыдам, дөреслек яклы, аек акыллы, пөхтә булулары һәм эшмәкәрләр арасында абруй казанулары белән дан казанганнар”. Әйе,эшмәкәрләргә дә бары тик җаваплы, намуслы, коллективта эшли белә торган, аралашучан эшчеләр кирәк шул. Билгеле, бу кешеләр, беренчедән, үз туган телләрендә һәм чит телдә аралаша белергә тиешләр, икенчедән, язма сөйләмне дә яхшы белергә тиешләр. Чөнки кеше тел аша илнең культурасы, тарихы белән таныша.

Тәҗрибә шуны күрсәтә: телефоннан сөйләшә белү әдәбеннән алып, тиешле документлар, очрашулар әзерли белүгә кадәр булган сыйфатлар бары тик практика һәм булачак хезмәткәрнең мөстәкыйль эшчәнлеге аркылы формалаша. Санап кителгәннәр арасына үз эшеңне оештыра белүне, мәдәнилекне китерми калдыру хата булыр.

Димәк, безгә, ягъни мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә, төгәлрәге татар теле укытучыларына, балаларыбызның киләчәктә сайлаячак профессияләрендә зур уңышларга ирешүләре өчен, барлык мөмкинлекләребезне кулланып, көчебезне кызганмыйча, армый-талмый эшләргә, иҗат итәргә кирәк. Иле, дәүләте, яратып башкара торган эше, теле, татар җанлы кешесе булган милләтнең генә киләчәге бар. Безгә төп йортыбызның хуҗалары булырга, тапкан байлыкларыбыздан курыкмыйча файдаланырга, бер гаилә булып яшәргә кирәк.

Кулланылган әдәбият:

"Татарстан" журналы, №3-4, 1995 ел. Даут Әминов мәкаләсе

“Тел – халыкның көзгесе”, Ф.Ю.Ахмадуллина, Л.В.Мирошниченко, Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан: Мәгариф, 2009.-255б.

“Татарстанда тел сәясәте”, Т.Ф.Акчурина, Г.Г.Валеева, Е.Б.Султанов. – Казан: Мәгариф, 2006. – 327 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

Хәтер.Татар теленә өйрәтүдә хәтернең роле.

Хәтер.Татар теленә өйрәтүдә хәтернең роле....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...