Муса Акъегет - татар әдәбиятының күренекле вәкиле.
план-конспект урока (9 класс) по теме

Кутерова Галия Юнисовна

Тема. Муса Акъегет - татар прозасының күренекле вәкиле. “Хисаметдин менла” романы.

Максат.1.  М.Акъегетнең  тормыш һәм иҗат эшчәнлегенә күзәтү ясау. 2. “Хисаметдин менла” әсәрен өйрәнүгә әзерлек тудыру.  3. Укучыларны әдәби текстка тирән кереп, аны игътибар белән укырга өйрәтү. 4. Белем алуга омтылыш тәрбияләү.

 

Дәресне җиһазлау: 

9 нчы сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия.

2. М.Акъегетнең  портреты.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa_akeget_-yana_dbiyatnyn_berenche_sandugachy.docx15.43 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. М.Акъегет - татар прозасының күренекле вәкилләреннән. “Хисаметдин менла” романы.

Максат.1.  М.Акъегетнең  тормыш һәм иҗат эшчәнлегенә күзәтү ясау. 2. “Хисаметдин менла” әсәрен өйрәнүгә әзерлек тудыру.  3. Укучыларны әдәби текстка тирән кереп, аны игътибар белән укырга өйрәтү. 4. Белем алуга омтылыш тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау:  

9 нчы сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия.

2. М.Акъегетнең  портреты.  

Дәрес барышы 
I. Дәресне оештыру. 
1. Исәнләшү. 
2. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру. 
II. Актуальләштерү. 
Укучылар,үткән дәрестә  без сезнең белән реалистик проза үсеше турында сөйләштек. Яңа темага керешкәнче, үткән дәресләрдә алган белемнәрне тикшерербез. Тест эшләп алыйк.

Тест.

1. Татар прозасының мәгърифәтчелек реализмы баскычына күтәрелүен күрсәткән беренче әсәрне язучы автор:

а) Хөсәен Фәезханов

ә) Мартемьян Иванов

б) Муса Акъегетзадә.

2. Мәгърифәтчелек әдәбиятына хас булмаган үзенчәлекне атагыз:

а) вакыйга һәм геройларны татар тормышының үзеннән алып сурәтләү;

ә) хыялый сюжетлар, фантастик геройлар;

б) прогрессив карашлы геройлар югары әхлакый сыйфатларга ия; торгынлык яклылар еш кына ямьсез, әхлаксыз кешеләр;

в) кешене тәрбия җимеше итеп сурәтләү.

3. Исемлектәге кайсы әсәрне К. Насыйри төрекчәдән тәрҗемә иткән?

а) “Әхлак рисаләсе”

ә) “Кырык бакча”

б) “Кырык вәзир кыйссасы”.

4.  Мәгърифәтче галим, мөгаллим, тарихчы, философ, “Нәзурәтел-хак”, “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” кебек хезмәтләр авторы.

а) Шиһабетдин Мәрҗани;

ә)  Исмәгыйль Гаспралы;

б) Хөсәен Фәезханов.

5. Бу өзек кайсы әсәрдән алынган? “Мин яшь вакытта, безнең кыяр каравылчысы бер картыбыз бар иде. Бу картны мин бик сөядер идем. Чөн-ки, төрле-төрле хикәятләр сөйләп, минем күңелемне бик хуш итә торган иде...”

а) М. Акъегетзадә “Хисаметдин менла”;

ә) Ф. Кәрими “Салих бабайның өйләнүе”;

б) Р. Фәхретдинов “Әсма, яки гамәл вә җәза”.

Җавапларны проектор аша экраннан укучылар үзләре тикшереп чыгалар.

Дөрес җаваплар: 1-б, 2- ә, 3- б, 4- а, 5- ә. Үзбәя.  Хатасыз –“5”ле.    1 хата – “4”ле.  2 хата –“3”ле.    3 һәм артыграк хата – “2”ле.

 

 III. Яңа материал өстендә эш. 

Укытучы: 19 йөзнең икенче яртысында яңа темалар, яңа жанрлар барлыкка килә. Мәгърифәтче язучылар матур әдәбият ярдәмендә халыкны тәрбияләү бурычын куялар. Иҗтимагый һәм әхлакый зарарлы күренешләрне, наданлык һәм фанатизмны тәнкыйть иткән, аң-белем һәм һөнәр кирәклекне пропагандалаган әсәрләр языла. Шундыйлардан берсе М.Акъегет турында сөйләшербез

Бер укучы язучының биографиясе белән таныштыра.

 XIX йөзнең икенче яртысы татар прозасының күренекле вәкилләреннән берсе — Муса Акъегет. Ул 1864 елның 3 декабрендә Пенза губернасы Чембар (хәзерге Белинский) каласында урта хәлле чиновник гаиләсендә туа. Башта дүрт класслы рус мәктәбендә, аннары Пенза гимназиясендә укый. Гимназияне тәмамлагач (1884), Мәскәү, аннан Казан дәүләт университетына керергә сорап гариза бирсә дә, үтенече кире кагыла. Ахырда югары белем алу нияте белән Төркиягә китә (1888). Анда дәүләт мөәссәсәләре (учреждениеләре) өчен белгечләр әзерли торган Мөлкия югары мәктәбенә кереп укый, бер үк вакытта хәрби мәктәптә рус теле укыта. 1908 еллар тирәсендә Истанбулда «Мәтен» («Асыл нөсхә») исемле газета чыгара, күпмедер вакыт Төркиянең Анадолу өлешендә өяз башлыгы булып та тора. 1914 елдан башлап Муса Акъегет Истанбул фәнни китапханәсендә хезмәт итә, анда заманында Казаннан сатып алынган Катанов китапларын, кулъязмаларын барлау, тәртипкә салу эше белән шөгыльләнә. Ул 1923 елның 24 сентябрендә Истанбулда вафат була.

Иҗаты. М. Акъегет «Хисаметдин менла» , Төркиядә икътисад буенча фәнни хезмәтләр яза, «Ауру-па мәдәниятенең әсасенә бер нәзар» (1906), «Икътисад, яхуд Гыйльме сәрвәт» (1918) дигән китапларын бастыра.

1880 нче еллар уртасыннан мәгърифәтчелек әдәбиятның төп иҗат методы булып китә. М. Акъегетнең «Хисаметдин менла» әсәрендә дә бу шактый урын ала. Ул яңа әдәбиятның беренче сандугачы булып тора.  Пенза гимназиясендә укыган чагында татар тормышын яктырткан беренче реалистик романы  1886 нчы елда Казанда университет типографиясендә басылып чыга.  Бу әсәр урта күләмле (72 битле).  Бездә татарча тәүге роман һәм рус орфографиясе нигезендә тыныш билгеләре куеп басылган беренче китап та шул була. Автор, беренчеләрдән булып, үз заманының реаль тормышына мөрәҗәгать итә, мәгърифәтчеләргә хас күп кенә актуаль мәсьәләләрне күтәрә. Алар арасында иң әһәмиятлесе — заман герое. Яңа әдәбият яңа геройлардан башлана. Аның сюжеты нигезендә искелек белән яңалык көрәше ята. Бу көрәш әсәрдә уку-укыту һәм гаилә- көнкүреш мәсьәләләре фонында күрсәтелә. Мәгърифәтчелек реализмы әдәбияты тормышны һәм шәхесне яхшыртуның төп чарасын мәгърифәттә күргән һәм аның өчен көрәш байрагын күтәргән укымышлы геройны игътибар үзәгенә алды. М. Акъегетнең менласы — нәкъ менә шундый образларның берсе. 

Ш.Рефлексия.

Дәрескә гомуми  бәя кую.

Өй эше. «Хисаметдин менла» әсәрен укырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре

Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....

ХУҖА БӘДИГЫЙ – ТАТАР МИЛЛӘТЕНЕҢ КҮРЕНЕКЛЕ ВӘКИЛЕ

Тәнкыйтьче, публицист, язучы, тарихчы, тел бел-гече, педагог, философ Х. Бәдигый  татар халкының әдәби телен, фәнен үстерү-дә файдалы, халык мәнфәгатьләрен кайгырткан  фәнни әсәрләр ка...

Гамил Афзал - 1960-2000 нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле (11 сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Гамил Афзал - 1960-2000нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле(11 нче Б сыйныфында татар  әдәбияты дәресе) Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учрежден...

Баулы районы Татар Кандызы авылының күренекле шәхесләре.

Рәшит Әхмәтҗанов, Илдус Әхмәтҗанов турында...

Татар теле һәм татар әдәбиятын Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартына нигезләнеп укыту

Татар теле һәм татар әдәбиятын Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартына нигезләнеп укыту.  Әлеге язмада Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы турында, шул максат...

XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү.XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү. Поэзиягә күзәтү. А.Каргалый,Х.Салихов, Г.Кандалый, Г.Чокрый, Акмулла, Г.Сәмитова шигырьләреннән афоризмнар уку (презентация)

Максат һәм бурычлар: Укучыларны XIX гасыр татар әдәбияты тарихы, XIX гасыр поэзиясе, аның күренекле вәкилләре, иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру....